Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨТМӘГӘНДӘ


 Башта көньяк күк чиге аксылланган кебек булып китте һәм, то- ра-бара, анда акрын гына сыек алсу төс йөгерде. Тагын да сонрак кызарганнан кызарды. Гүя ки төн буена туктамый гөрселдәп ярылып торган туп ядрәләренең берсе, күк читенә барып тиде дә, аны яралады, канатты. Еракка ата торган туплар гөрселдәүләрен әле һаман дәвам иттерәләр иде. Алардан атылган снарядлар, күз җитмәс югарылыктан, сызгырып очып алга—дошман өстенә китәләр. Ара-тирә, каядыр дала читендә, бизгәк тоткан кешенең теше тешкә бәрелүне хәтерләтеп пулемет такылдап куя иде.| Ә көньяк шәфәкъ бите, үзенең ярасын җиңә алмаган кебек, кы- зарганнан-кызара барды. Ләкин күп тә үтми,» бу кызыллык акырынлап кына башта сарысу төскә, аннары алсу-аксыл-зәнгәр төс- ләрг^ әйләнә барды. Таң атты, яктырды. Кинәт, сугыш уты белән көйдерелеп, актарылып беткән дала өстендә, бу җиргә ничектер эләгеп, төн кунып калган ялгыз тургай, сугыш уты сулышларына һич тә исе китмичә, югары калкып, сайрый башлады. Аның сайравы туар таңны котлау җыры кебек аһәңле, туган-үскән җирләреннән аерылып, еракларда йөргән солдат сагышы кебек, моңлы иде. Шушы тургай сайравын гына] көткән кебек, куаклыклар янындагы биеклектән, җир астыннан үсеп чыккан кебек бер баш күтәрелде һәм ул тыныч каран ташлап, тирә-юньне күзәтеп тыңлап алды. Ләкин сул як флангыда—еракта, өзлексез яңгырап торган һәм ерагая барган канонада тавышыннан башка, әһәмият бирерлек нәрсә күрә дә, ишетә| дә алмады ул. Соңгы өч көн буена барган каты атыштан соң, дошман ягы шактый таушалган булса кирәк, совет туплары атудан] туктагач ук, алар да тынып калганнар иде. Могаен, алар хәзер башка эштә, үзләренең позицияләрен, туп уты белән актарылып беткән ояларын ныгытып маташу белән мәшгульләрдер. Ләкин моның хәзер әллә ни әһәмияте юк, эшләнәсе эш эшләнгән, дошманның игътибары яулап алынган, ул алданган иде. Сул яктан яңрап торган канонаданың һаман саен алга таба ерагая баруы үзе генә—дә уйланган тактиканың уңышлы чыгуын күрсәтеп тора иде. Ә хәзер? Хәзер азрак ял итәргә дә була иде инде. Шуңа күрә өсте нык капланган һәм ишерелгән землянкаларда тынлык хөкем сөрә иде.! Өч көн, өч төн 6'усна күз йоммыйча утка каршы ут атып арган, талчыккан тупчылар, үзләренең язмышларын менә аңар — шушы сакчыга тапшырганнар да, үзләре рәхәт йокыга талганнар нде. Ә сакчы тирә-юньне тагы бер кат күзәтеп алды да, ’ул-бу күренмәгәч, өскәрәк калка төште һәм, кулындагы' автоматына! таянып, тынып кал

63 Көтмәг әндә     
 ды, тургай сайравын тыңлый башлады. Ә тургай өзелеп-өзелеп сайрый, ул, бераз тынып тора да, яңадан канат җилпеп күтәрелә, тагы сайрый башлый. Ә моннан утыз адымнар гына читтә, траншей барып тоташкан землянкада, сугышып арыган тупчылар — «Сугыш алласы» егетләре йоклап яталар иде. Кайсының баш астында буш ящик, поход капчыгы, асларында шинель, яки салам, печән түшәлгән агач сәке. Ләкин шулай да аларның йокылары бик тәмле иде. Әнә арадан кайсыдыр хырылдап җибәрә, сискәнгәндәй тынып кала да, тагын суза. Бер читтә ятучы татар егете Әпсәләм, гадәте буенча, беренче булып} калыкты, бәйләнгән маңгаеның бинт читләрен рәтләп җыйнаштырып куйды, һәм йокылы' күзләрен угалап алгач, идән уртасына өстәл итеп урнаштырылган ящнкка карады. Анда, консерва савыты өстендә, янып утырган шәм инде бетәргә якынлашып килә нде. Шәмнең бетеп килүен күреп, Әпсәләм нәрсәдер исенә төшергәң кебек булды. Баш астына салган шинелен актарып, кесәсеннән янчыгын алды һәм тәмәке төрә башлады. Төреп бетереп авызына капкач, башта йоклап яткан иптәшләренә күз салды. Алар, йокысыз үткән төнләр әҗәтен түләгәндәй, әле бик тәмләп йоклый} бирәләр нде. Ул, аларның йокыларын бүлдермәскә тырышып, әкрен генә хәрәкәтләнеп, җир идәнгә төште, шәмгә иелеп ут алды һәм землянкадан чыга башлады. Ул аяк очы белән генә басып, ничаклы гына әкрен хәрәкәтләнмәсен, барыбер, кемдер 'уянды, башын күтәреп, Әпсәләмнең1 артыннан карап калды. Чалбар кесәсеннән сәгатен чыгарып, аңа күз салды һәм яңадан ятты. Ләкин ул башын куярга да өлгермәде, телефон гөжли башлады. Ул яңадан күтәрелеп, трубканы кулына алды һәм тыңлавын белдерде. Алар кодларын әйтештеләр. — Әйе, тыңлыйм, биш ноль — нольдә; есть, бнш ноль — нольдә, яхшы... Ул трубкасын куйды һәм яңадан кесәсеннән сәгатен чыгарды. Вакыт әле бары- өч кенә! иде. Димәк, анык расчеты әле иркенләп тагын! бер сәгать йоклый ала. — Әйдә, туры килгәч йокласыннар! — дип, ул аларның тәмле йокыларын бүлдермәскә тырышып, үзе дә яңадан урынына ятты. Бу — расчет командиры Гәрәй иде. Ләкин ул, ятса да, йокламады. Башыннан күп уйлар кичерде, расчетының, якында торган эшләре турында уйлады. Ә бу вакытта землянкадан чыгып киткән Әпсәләм, < борма-борма итеп казылган траншей буйлап барып, туп мәйданчыгына килеп чыкты. Мәйданчыкның бер читенә казылып эшләнгән пост чокырында казах егете Исәнбай, автоматына таянган хәлдә, сакта тора иде. Ул Әпсәләмнең килүен күрсә дә, ни өчендер, күрәсең, аның тыныч кына килүеннән ул-бу юклыгын ,аңлап оулса кирәк, аңа игътибар итмәде. Шуңа күрә Әпсәләм, үзенең якын дусты итеН санаган һәм инде менә ике ел буена бергә, дошманга ут сибүче корыч туп янына снаряд ташып торучы Исәнбайга беренче башлап үзе сүз к'ушты: — Я, чырагым, амандырсыи?! — Аман, гой, нә син йокы калдырып җөрепсең, кел бире, колак сал. j Әпсәләм аның өндәвенә буйсынып якынрак килде һәм Исәнбай күрсәткән якка колак салды. Башта ул еракта аратирә гөрселдәп торган туп тавышларыннан башка берни дә ишетмәде. Ләкин Исәнбайның: — Есетесеңбе, ниндәй кос?! — диюеннән сүзнең бүтән турыда баруын аңлап, игътибарны шул тавышка күчерде. Исәнбайның далага текәлгән соры күзләрендә! моң, сагыш тулган иде. Кинәт яңадан Әпсәләмгә борылып:

Г. 3 акиров 
 
— Жолдас. бу кос мэнем туган даламдан очып килгән гон?! Ул мина сылув бичэмнен, мынаудай буз балам Сәрсәмбайдан! сәлам сөйлей- де. Күкчәтау даласының җәйләвендә. мал бакканда ул мәнең җанда сайраиде иде. Ә менә кәзер ул усунда килеп...1 Ул күзләрен күккә теки, иягенә таянган хәлдә, үзенең таоигыи гадәте буенча, алсуланып аткан җәйге таңга карап көй суза: Ау-ау, ау-у, алалау Кия сахрадың даласы, Җан сызланып сагна гой Үзе үстерген баласын. Җыпкылары, мул жөреп LicTbiK дала түрендә, Малдар төсәр тестектә Көмес сулы күленә... Исәнбайның көе иркен, җыры күп. ә моңы үзе үскән сахра, дала кебек киң, чиксез. Җырны ул, күпме кирәк, шул кадәр табып тора һәм җырлый башласа, аны тиз генә туктатам димә инде. Күп вакытларда, бигрәк тә кичләрен, землянкада, үзе белән алып килгән өч кыллы думбрасын кулына ала да, сәке түренә менеп утырып җыр суза башлый ул. һәм ул, онытылып, бөтен булган хисләрен думбра кылына сала, җыр чыгара. Бу вакытта аның янына снаряд төшеп ярылса да, ул үзенең җырлавыннан, думбрасыннан аерылмас кебек күренә иде. Исәнбайның кайдадыр еракта, Күкчәтау ягында, хатыны һәм өч яшьлек бер баласы калган. Ул аларлан хат алмый диярлек. Алса да бик сирәк ала һәм хатлар бик кыска булалар. Һәр хәлдә алар Исәнбайны канәгатьләндереп бетерә алмыйлар. Шуңа күрә ел, батика лар хат алганда: — Менә бикәче хат җазган, җак- сы бикәч, укый-җаза беләде. Минем бикәч җаза белмәйдс. Усуңар катны да аз җибәрәде, — дип сөйләнеп бетә алмый. Ләкин хат алмаучы, яки кыска язылган хат алучы бер ул гына түгел. Әпсәләм' дә, мәсәлән, инде күптән хат алмый. Башта аңа хат еш кына килгәләсә дә, тора-бара сирәгәйде һәм бөтенләй туктады. Бер көнне почта килеп, аларга бернәрсә дә булмагач, Исәнбай, Әпсәләм янына килеп утырды да, аның җилкәсенә кулып куеп: — Менә мин хат сирәк алам, бикәч яза белмәйде. Аннары без хат та язышып өйрәнмәгән. Синец бикәчен җаза беләде. Әмма нигә ул язмый, әйт әле? — дип сорау 
бирде. Бу сорау Әпсәләмне башта аптырауда калдырган кебек булды. Ул тиз генә җавап бирмәде. Аныц каршында гына! тез өстенә шинелен салып төймә тагып утыручы таза гәүдәле, сары чәчле украин егете Тарас моны шулай ук эләктереп алды: — Әһә, каптырдымы егетең, әйт әле дөресен генә, нигә язмый ул синең кызың? Әпсәләм яшермәде. Алар, сугыш авырлыкларын бергә кичерергә өйрәнгән кебек, үзләренең йөрәк кичерешләрен дә бергә уртаклаша беләләр иде. Әпсәләм, авыр гына с‘у- лап куйды да, тәмәке төрәтөрә сөйләп китте: — Языша идек, ул да яза иде, мин дә яза идем. Бер караганда, бер-беребезне яхшы гына аңлый да идек кебек. Ярата да иде кебек, үзе теләп мине сөя башлады. Млгл дә яраттым. Ә менә бара-тора хатлары салкыная башлады. Язган чагында да нәрсәнедер әйтеп бетермичә яшереп калдыра кебек... бара- торгач бөтенләй туктады. Ә соңыннан бер иптәш язды үземә: күңелеңә авыр булса да әйтим, ахыры ул ычкынды бугай, ди. Аннары үзе юатып та куя. Хәер, төкерәсе андызларга, сугыш беткәч, тот та үземә кайт, үзем менә дигән балдызымны димләрмен, ди. Менә шул. Шуңа күрә4 күрәсең, хат алмыйм. Тарас төймәсен тагып бетереп: — Алай булгач, яшь кияү икәнсең, туйны бергә үткәрәбез,—дип елмаеп куйды. Исәнбай да', аңа ку

Көтмәгәндә 65 
 
шылып, Әпсәләмнең күңелен табарга теләгәндәй сөйләнеп алды: — Җаның теләсә өземдең сең- ле.мне бирем, аның балдызыңнан хур имәс, кодадыр. Сундай озын кара чачлы, кара кашлы, эслесә эсте гыла беләде. Йөзе айдай, көтүдә уд савалмаган бия юк. Имандыр мәнә... Шул көннән алып Әпсәләм белән Исәнбай бер-беренә тагын да ныграк якынад төшкән кебек булдылар. Расчетта да аларга, гәүдә тазалыкларына карап булса кирәк, тупка снаряд ташып тору эше йөк- ләтелгән иде. Исәнбай кинәт, колаклары белән яәрсәдер эләктерергә теләп, төрле якны тыңлап карады. Ләкин ул теләгәнен ишетмәде. Кошчык инде җырыннан туктаган иде. Ул, күрәсең. бу яндырылган, көйдерелгән җирләрдә үзенә ямь, җылылык тапмыйча, башка җиргә очып киткән иде булса кирәк. Исәнбай, киң сулап, көрсенеп куйды; — Китте, ерак очып китте. Ул бездән сәлам алып барыр. Бәлки кайтып без эчкән көмеш сулы арыктан су эчәр, сайрар... Ләкин аңар сөйләп бетерергә туры килмәде. Ана алмашка яңа постовой килде һәм, постны үзенә алып, аларга, икесенә дә, хәзер үк землянкага кайтырга кушылуын белдерде. Көн инде яктырып килә иде. Исәнбай белән Әпсәләм землянкага кайтып кергәндә, бар да урыннарыннан торып ашыгып- ашыгып хәзерләнәләр иде. Расчет ‘командиры, таза, йомры гәүдәле Гәрәй телефонда сөйләшә һәм блокнотына нәрсәләрдер язгалый. Ул, сөйләшеп беткәч, трубкасын урынына куйды да, аларның сәламнәрен алып: — Я, егетләр, хәзерләнегез! Егерме минут! вакыт сезгә! — дип алар- ны ашыктыра төште. Сугышчыларның кайсы консерва савыты ача, кайсы шикәр ваклый, кайсы ипи тУрый иделәр. Тиздән) иртәнге аш башланды. Орудие расчеты командиры Гә- ■С. Ә.“ № 1. рәйнең бүген төсе, ни өчендер, үтә җитди.' Ул аз сөйләшә һәм командаларын да кыска кыска итеп бирә, ара-тирә сәгатенә күз салгалый. Ул бераздан: — Я, барыгыз да хәзерме?—дип сорады һәм «хәзер», җавабын алгач, югарыга, туп мәйданына чыгарга команда 
бирде. Алар чыкканда, баш очыннан гына диярлек, һава ярып, бер төркем истребительләр дошман ягына үтеп китте, алар артыннан тагын бер төркем, тагын... Кайдандыр арттан еракка! ата торган туплар, һава селкетеп, гөрселдәп ут ачтылар. Гәрәй яңадан сәгатенә карап алды һәм тупны оясыннан чыгарырга команда бирде. Сугышчылар бердәм омтылыш белән тупны тәгәрәтеп түгәрәк мәйдан уртасына чыгардылар. Көпшә авызына снарядлар сузылды, шап итеп йозак ябылды, көйләнде һәм нәкъ күрсәтелгән вакытта дошман өстенә ут ачтылар. Кинәт бөтен дөнья уянгандай булды, колакларга берни дә ишетелми башлады. Бу вакытта батареяның уң як позициягә урнашкан башка туплары да каты ут ачканнар иде инде. Кинәт кайдадыр алда, дошман позицияләрендә, әле моңарчы күрелмәгән каты шартлау яңгырады, күкне, тауларны өскә җимереп төшергәндәй итте. Җир, күк гөрселдәп куйды. Еракта — күз җитмәс югарылыкка ак төтен баганасы күтәрелде. —• Фрицның көле күккә! — дип куйды кемдер, ләкин шатланырга артык вакыт юк иде. Дошман үзе дә каты ут алып бара. Аның1 әйләнә-тирәдә төшеп ярылган снарядлары, ерактан сузылган кул бармаклары кебек', тузан күтәреп батарея тирәсен капшыйлар, якынай- ганнанякыная баралар. Бераздан инде дошман снарядлары баштагы кебек еш төшмиләр, сирәгәйгәннән сирәгәя бардылар. Артиллерия ДҮЭ- ле үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә" — дошман тупларының сафтан чыга барулары турында сөйли иде. Сугышчылар моны яхшы сизәләр. Лә


 
66 
кнн бу турыда кем дә дәшми. Монда сүз артык, монда эш үзе күрсәтеп тора иде. Гәрәй, муенына асылган биноклен аратирә күзенә куеп алгалап, наводканың дөреслеген тикшерә, төзәтмәләр кертә, кулы белән сыпырып манган тирләрен сөртә. Аның алга — дошман ягына төбәлгән күз карашында: — Карарбыз, кем кемне тизрәк капшар! — дигән горурлык сизелә иде. Ул, бинокленнән карый торгач, алда, һич уйламаган җирдә, бер яңа нокта күрде һәм, ашыгычлык белән, наводчикка яңа төзәтмәләр бирә башлады. Ләкин ул: — Ноль — ноль ике. уңга! — дип әйтеп кенә өлгерде, якынга ук төшеп ярылган снаряд, ут, балчык баганасы күтәреп, батарея расчетын каплады. Кемдер ыңгырашып куйды, көчле һава дулкыны китереп бәрүдән егылучылар да булды, шунда ук тирә-юньгә афәтле тынлык урнашты. Ләкин бу тынлык берничә секунд кына дәвам итте. Гәрәй, өстенә өелгән балчык катлавын коеп, калкып чыкты һәм: — Минем командамны тыңларга! — дип кычкырды. Сугышчылар аякка бастылар. Ләкин орудие хезмәткәрләреннән инде бары өч кенә кеше калган иде. Снаряд ташучы казах егете Исәнбай, биленнән урталай өзелгән килеш, бер читтә ята иде. Аннан ерак түгел, сугышка кергән көннән алып Гәрәй белән бергә хезмәт иткән һәм ут, давыл кичеп сыналган якын дусы Әпсәләм гәүдәсе күренде. Кыйпыл- чык тиеп булса кирәк, аның ике кулы да өзелгән, аскы ияк сөякләре актарылып ташланган иде. Ул җан әрнеткеч күкрәк тавышы белән ыңгырашып ята. Мелдерәп яшь бөртекләре чыккан күз пәрдәсен үлем алдыннан гына була торган тоныклык каплаган. Гәрәй үзенең дустын шундый хәлдә күреп, каты сызланды, җирдә яткан пилоткасын алып, анын башына кигезде һәм маңгаеннан үпте, Аннары, үзенең шинелен салып аның ярым ачык Г. Закиров хәлдә калган гәүдәсенә япты. Күз төпләреннән инде тамарга торган яшь бөртекләрен кулы белән сыпырып алды: — Синең үчеңне алырмын, дустым, — дип кенә әйтә алды ул. Яңадан якында гына төшеп ярылган снаряд исән калган 
тупчыларны аңларына китерде — капшым- капшый килеп дошман аларны тапкан иде инде, һич кичекмичә тупны икенче урынга күчерергә кирәк иде. Бу тиз хәл ителергә тиеш булган мәсьәлә күз алдында күренеп яткан авыр кичерешләрне барысын да вакытлы рәвешчә оныттырды. Сугышчылар бар көчләрен биреп тупны алга, алдан ук хәзерләнеп куелган яңа ояга тәгәрәтә башладылар. ( Үлем газабы белән газапланып* ятучы Әпсәләмне, санитарлар носилкага салып, санчастька алып киттеләр. Ә туптан бушап калган мәйданчык өстенә бер-бер артлы дошман снарядлары төшеп ярыла һәм !ут, балчык фонтаннары күтәрә башлады. Яңа ояга күчеп урнашкан туп расчеты дошманга тагын да катырак ут ачты. Сугыш һәм артиллерия дуэле белән кызган Гәрәй хәтта үзенең аркасындагы авыр ярасын да сизми иде. Кинәт кайдандыр арттан гүләү тавышы ишетелде һәм ул көчәйгәннән көчәя барды. Гәрәй сәгатенә карап алды. Нәкъ билгеләнгән вакыт. Бу — дошман өстенә үтүче совет танклары иде. Алар, корыч өермәдәй булып, артиллерия ярдәмендә инде шактый көчсезләндерелгән донТман өстенә ыргылалар иде. Аларга ияреп мотопехота китте... Гәрәй үзен нәрсәдәдер соңга калган кебек хис итте һәм ут сибеп торган1 туп янын-* да күлмәк изүләрен ычкындырган хәлдә эшләүче наводчикка ашыгыч- ашыгыч төзәтмәләр бирә башлады. Туп көпшәсе гали күз белән карауга сизелмәслек дәрәҗәдә уңгарак- югарырак юнәлтелдо һәм снаряд очырды, тагын, тагын. Шуны гына көткән кебек, 6viu мәйданчыкка

дә 67 
 
дошманның снарядлары төшми башлады. Гәрәй, шатлыклы елмаю белән, иркенләп сулап куйды. № Нәфисә бүген, ни өчендер, тыныч кына йоклап китә алмады. Аны озакка сузылган җыелышта каралган мәсьәләләр дә борчымады. By ?ләсьәләләр, тиешенчә каралып, хәл ителгән һәм аларны тормышка ашыру юлы ачык иде. Нәфисә тарафыннан озак уйланып һәрбер яктан үлчәнеп төзелгән эш планын да яхшы дип таптылар һәм бу план үтәлгән вакытта бригаданың һичшиксез зур уңышка ирешәчәген дә әйтеп уздылар. Хәтта завод директоры үзенең чыгышында Нәфисәне бераз мактап та куйды. Аның сүзләреннән Нәфисәгә ничектер бераз уңайсыз да булган кебек тоелды. Бу вакытта ул җыелыштагы бөтен халыкны үзенә текәлгән кебек сизде һәм, аларның карашлары белән очрашудан тартынган кебек, күзләрен аска текәде. Дөресен әйткәндә, ул үзенең бу эшендә макталырлык артык берни дә тапмый иде. Бары тик ул инде ел буена артта калып килгән цехка, аның бригадасына дорес, җиңел юл гына күрсәтте, һәм шул юлны тормышка ашыру буенча үзенең фикерләрен* практик чараларын күрсәтте. Булмас, чыкмас дип шыңшучы һәм бригаданың һаман койрыкта сөйрәлүенә тыныч кына карап килешергә теләүчеләрнең кирелекләрен сындырды. Алар- ныүзкул астына алды, скрипка кылын тартын көйләгән кебек, тәртипкә чакырды. Билгеле, күп кичерешле, авыр вакытлар да булды. Кайбер кыенлыклар аңа бирешмәскә тырыштылар, алар өстснә кайбер техник кимчелекләр дә өстәлделәр. Ләкин Нәфисә көрәште, кирәк булса башка цехлардан ярдәм ялды, парткомга барды, завкомга барды, үзенең кирәкләрен таләп итте. Нәтиҗәдә күп тә үтмәде, ңех алдынгылар рәтенә басты. Аннары, эзенә кергән тәгәрмәч кебек, цех бер көйгә, бер җайга үзенең нормасын, заданиесен үти башлады. Ә бүген менә аның күңеле ни өчендер тынычсыз иде. Әле унга, әле сулга әйләнеп ята-ята, тик таң атканда гына диярлек, ул йокыга китә* алды. 
Икенче көнне иртә белән тору вакыты җиткән булса да, әнисе Хәмдия түти Нәфисәне уятмады. Ул аның бүген ял көне икәнлеген белә иде. Акрын гына итеп бүлмә ишеген ябып куйды һәм аяк очы белән генә басып йөреп, өй җыештыра башлады. Идән уртасында шүрәкә тәгәрәтеп уйнап йөрүче сог>ы мәчене тотып алдьц да: — Апаңны уяртырсың, юньсез, азрак тычканнар куып кер! — дип, аны алып чыгып, чоланга ябып куйды. Өйдә тынлык урнашты. Тик стенадагы озын телле сәгатьнең келт-келт итеп йөрүе һәм Хәмдия түтинең кухня өстәлендә иртәнге аш хәзерләп савыт-саба кузгаткан тавышлары гына тынлыкны боза иде. Көтмәгәндә ишекне кактылар. ХӘМДИЯ ТүТИ: — һай, мур кыргыры, кайсысы шулай йөри икән-, тыныч кына йокларга да ирек бирмәсләр ахыры,— дип, тизрәк ишеккә йөгерде. Килүче кеше почтальон иде. Ул: — Яруллина Нәфисә биредә торамы?— дип соравына, «Әйе биредә тора» — җавабын алгач, Хәмдия түтинең кулына зәңгәр конверт тапшырып, юлына китте. Бу зәңгәр конверт Хәмдия апаны аптырауга калдырды. Ул русча укый белми иде. Шуңа күрә конвертның тышына карап бернәрсә дә аңламады. Ә кызыннан башка эчен ачып карарга җөрьәт итмәде. — Кемнән икән бу хат?—дигән сорау! аны борчыганнан-борчыды, башыннан күп уйлар үтте. Кияве Гәрәйдән дә инде күптәннән бирле хат юк иде. Аны да исенә төшерде. Соңгы хатында ул: — «Газиз күргән әнкәем 1г>.м сөекле Нәфисәм! Явыз дошман
68 Г. Закиров 
 
өеренә бүгеннән алып зур һөҗүм ясарга хәзерләнәбез, безнең өчен кзге теләктә булыгыз» — дип язган иде һәм шул хатыннан соң бер хәбәре дә булмады. Инде күп айлар үткән иде. Ул булган юнәлештә фронт сызыгы да шактый ераклашты, дип сөйлиләр, ә кияүдән хәбәр юк та юк. Алар кызы белән аның өчен нык борчылдылар. Нәфисә, баштарак, эштән кайткан саен, беренче сүзе итеп: — Хат юкмы? — дип сорый иде. Бу сорау Хәмдия түти өчен дә бик авыр һәм аңа көн саен «юк» дигән җавапны биргәндә ул зур газапланулар кичерә. Аның бу газабын Нәфисә дә яхшы сизә иде. Шуңа күрә соңгы вакытларда ул әнисеннән хат турында сорамый башлады. — Күрәсең үлгәндер, — дигән шомлы уйлар Нәфисәне кайгы, газап эченә аттылар. Эштән кайтып йокларга яткач та ул юрган астында, әнисенә сиздерми генә, аны исенә төшереп елап, кайнар күз яшьләрен түгә иде. Бу кайгы, яр ташларын юып, аларның матурлыгын, төсен алган тозлы диңгез суы кебек, Нәфисәнең дә матурлыгын алды. Ул ябыгып, сузаеп калды, күз төпләре зәңгәрләнеп эчкә баттылар. Хәтта көдрәләнеп, тузылып торган чәчләре дә инде ничектер төсләрен югалткан кебек булдылар, юкара төштеләр. Әнисе Хәмдия түти кызының кичерешләрен яхшы сизә иде. Ул үзе дә, кияве өчен, кызыннан ким кайгырмый иде. Кызының киявеннән} алган бәхете, шатлыгы аның шатлыгы булган кебек, бу авыр кичерүләре дә аның өчен уртак кайгы иде. Ә бүген менә хат. зәңгәр конвертлы хат. Хәмдия түти, конвертны кулыннан куймыйча, озак вакыт аның язуына карап торды. Ул укый бел- мәсә дә, киявеннән килгән хатларны, аның конвертына язган кул язмасын төсмерләп танып ала иде. Ләкин бу хатның кул язмасы Гәрәйнеке түгел. Хәмдия апаның башыннан «Кемнән икән бу хат?» — дигән борчулы уй йөгерде, ләкин, шул ук вакытта, кызының йокысын бүлдерергә дә теләми иде ул. 
  Нәфисәнең уянуын күрүгә, Хәмдия түти, беренче сүзе итеп: — Кызым, хат бар, — диде< Бу сүзне 
ишетүгә Нәфисә, яшен кебек, урыннан идәнгә атылып төште һәм күз ачып йомганчы, әнисе кулыннан конвертны алып ача башлады. Конверт эченнән көтелгән хат чыкмады. Хат урынына анда җыйнак кына итеп машинкада басылган белдерү кәгазе иде.\ Нәфисәнең күзләре ашыгып кәгазьдәге юллар буенча йөгерделәр. «Хөрмәтле Нәфисә Гәрәевна! Сезнең иптәшегез Гәрәй Яруллин, батырларча көрәшеп каты яраланганнан соң безнең госпитальдә ятып дәваланды. Хәзер сәламәтлеге сизелерлек яхшырды. Сезнең, тормыш иптәшегез булган һәм ватан сугышында батырларча көрәшеп авыр яралар алган батырны ихтирам итсәгез, шушы айның, ахырына чаклы вакыт эчендә килеп алуыгызны сорыйбыз. Алырга теләгегез булмый икән, безгә хәбәр итегез. Ул чагында сезнең иптәшегез Гәрәй Яруллин сугыш инвалидлары йортына җибәреләчәк. Госпиталь начальнигы Петров» Укып бетергәч 4Нәфисә бераз вакыт, кузләрен кәгазьгә текәгән һәм мәсьәләгә әле төшенеп җитмәгән кыяфәттә, бераз вакыт тынып калды. Аннары яңадан, ләкин инде бу юлы ашыкмыйча, шул ук белдерүне укый башлады. Аның, янында басып торган һәм бер генә сүзне дә төшермичә тотып калырга тырышкан әнисе Хәмдия түти, инде күзләренә мөлдерәп чыккан күз яшьләрен яулык почмагы белән, сөртеп алып, дәшмичә түзә алмады: — Нәрсә, ничек дигәннәр coiu һич тә аңламыйм?! Ярасы авыр дигәннәр түгелме? И бичара балакай...


 
Көтмәгәндә
 Нәфисә аның сорауларына җавап кайтара алмады. Ул, ирексез- дән, якындагы урындыкка коелып төште һәм җыелган күз яшьләренә ирек бирде. 
* Ф 
Зәңгәр конверт эчендә килгән бу юбәр Нәфисә өчен шатлыклы да, әрнүле дә иде. Кыска гына вакыт эчендә җыйналып өлгергән йөзләрчә сораулар аңа тынгылык бирмәделәр, уйландырдылар, борчыдылар һәм алар һәркайсы да үзләренә җавап көтәләр иде. — Ни өчен соң ул үзе дүрт ай буенча бер дә хат язмаган? — Ни өчен соң ул, инде хәзер дә, сәламәтлеге яхшыра төшкәч тә, хат язмый? Бер ике авыз сүз белән генә булса да үзенең исәнлеген дә белдерми бит. Әллә берәр нәрсәгә хәтере калганмы?.,* а Нәфисә, шундый сорауларга бирелеп, Гәрәйнең хат язмау сәбәпләрен табарга тырышты, үзенең аңа язган хатларын һәрбер сүзенә кадәр исенә төшерергә теләп, хәтереннән үткәрде. Ләкин аларның берсендә дә Гәрәй күңеле өчен авыр булырлык, аның хәтерен калдырырлык сүз юк кебек иде бит! Соң нигә ул үзе язмаган? 
Кечкенә генә кәгазь кисәге. Аны да үзе язмаган. Ләкин ул да, әйе, хәтта ул да Нәфисәнең күңеленә чиксез шатлык, җылылык кертте. Бу шатлыкны ул бөтен ил белән уртаклашса да, бетмәс кебек күренде. Үзе дә сизмәстән, көзге каршысына басып, чәчләрен рәтли башлады, нәзек кара кашларын сыпырып куйды. Иртәнге ашны әзерләп йөрүче Хәмдия түти дә ничектер җанланып киткән кебек булды. Кайнап сыккан сөтне өстәлгә алып куйгач, юланга ябып куйган мәчесе «келт» *теп исенә төште һәм ул, тиз генә чыгып, аны өйгә кертте, аңа сөт салын бирде. Нәфисә ашап бетергәч тә, ашыгып, өстенә киенә башлады. Әнисе аның болай ашыгып киенүеннән үк кызының каядыр китәргә хәзерләнүен күреп тора иде. һәми өй рәтләгән булып, аның тирәсендәрәк чуала башлады. Комод читләренә кунган тузаннарны сөртеп алды, гөлләргә су сибәргә тотынды. Ул үзенең теләген 
кызына әйтер өчен җай таба алмый газаплана иде. Ахырда ул түзмәде, Нәфисә яны нарак килеп: — Кызым, бүген ял көне бит. Әллә Гайшә апаңа барып кайтасыңмы, ул кичә дә килеп озак кына утырың китте. Нәфисә мине туганга да санамый, ди, үпкәли. Яна күлмәк тектергән, крәмшин диме шунда. Теләсә Нәфисәгә дә текте- рәм, ордер гына тапсын, ди. Нәфисә дәшмәде. Ул, бер тугач булса да, Гайшә апасының күп гадәтләре белән килешә алмый иде. Баштарак ул аңа^ еш кына барга- ласа да, соңгы вакытларда бөтенләй ташлады. Хәтта Гайшә үзе килгәләгән араларда да ул өйдә булмаска тырыша, өйдә булганда да, барасы җирем бар, дип чыгып китә торган иде. Туганлык ягыннан килгәндә, бәлки Нәфисә дөрес тә эшләмидер. Ләкин ул башкача булдыра алмый иде. Бу читләшү сугышның беренче көннәрендә үк башланды. CV- гыш башлануга әле берничә көн генә узган иде. Халык, картыяше. зурысы-кечесе, бар да кайгы, ут йотып йөриләр, ил күз яшькә күмелеп, үзенең улларын сугышка озата, ә аның апасы Гайшә: — Менә яңа йон күлмәк тектердем әле, тар булмаганмы дип сиңа күрсәтергә килдем, — дип яңа күлмәк киеп килгән. Үзенең тупас TV- ЛЫ гәүдәсе белән Нәфисә алдында боргалана. Нәфисә, апасының мондый чыгышына түзә алмады.- — Шундый кичерешле көннәрдә күңелеңә яңа күлмәк кайгысы сыйгач, тар булмагандыр,—дип әйтә 

70  _ 
 салды. Апасы Гайшә, күңеле бераз кителсә дә, аптырамаска тырышкан кыяфәттә: — Нинди кичерешле булсын, минем солдатка озатасы улларым яки ирем юк ла! Ирем инвалид, сугышка ярамый, яраган булса да бронь алган булыр идс, — дип үзенең чүп- чарын сүтә башлады. Апасы Гайшә аларга башта еш кына килә иде. һәм килгән саен я анысын, я монысын ала алуы, әле теге, әле бу магазинның сатучысы белән танышуы турында сөйләп. тә?мләп-тәмләп мактанырга керешә иде. Кыскасы, Нәфисә үз апасының, бигрәк тә соңгы елларда, бу рәвешчә үзгәрүенә, аның тик үзе өчен генә яшәргә тырышуына һәм халык хәле, ил хәле белән бөтенләй кызыксынмавына исе китә, аптырауда кала. Аның шулай булу сәбәпләрен эзли иде. Ә апасы көннән- көн юаная да юаная. Юанайган саен акылы артка китә, тупаслана, кешелеге кими бара кебек. 
Нәфисә, киенеп бетте дә, әнисенең хәтерен калдырмаска теләп: — Әни, син теләгәнгә генә барам, юкса һи1?: тә барасым килми. Кемгәдер барасым, кичерешләремне уртаклашасым килә. Ләкин апаларда күңелемә ямь алырлык бернәрсә дә тапмыйм мин. Мин Мәрфугага бармакчы идем. Хәер, апалардан туры шунда китәомсн,—дип комод өстеннән редикулен алып һәм аның эченә яңа килгән белдерү хатын салып, чыгып китте.’ Хәмдия түти кызларын ничек тә булса бер-берсе белән килештереп яшәргә тели иде. Шуңа күрә, Нәфисәнең Гайшәләргә барам дигән сүзен ишеткәч, куанып куйды. 
Нәфисә барып кергәндә, апасы өйдә ялгызы гына идс. Ул плита янында аш хәзерләп йөри. Инде    Г Закиров күптән килмәгән Нәфисәне күреп, шатланып каршы алды. 
— Әле бөтенләй үк онытып бетермәгәнсең икән. Мин инде, юлны югалткандыр, дип уйлый идем, әйдә, уз түргә! — дип залга өндәде. һәм зал уртасындагы түгәрәк өстәл өстенә тәлинкәләр куеп, аш урыны хәзерли башлады. — Менә, бик яхшы булды. Әле ялгызыма гына утырып аша}’ күңелсез булыр дип тора идем. Җиз- нәң бүген иртән дачный поезд белән Паратскнйга, бер белеше янына киткән иде. Бик яхшы иске танышым, ди... Нәфисә артык зур булмаган, ләкин яхшы җиһазландырылган залга керде. Аңа күп нәрсәләр яңа! тоелды. Уң якта, стена буенда, апасының киемнәре белән тулган һәм берсе өстенә бере өелеп куелган чуар калайлы сандыклар ана тагын да биегәйгән кебек булып күренделәр. Әле яңа гына алынган һәм идәннең түр өлешенә җәелгән зәңгәрсу төстәге яңа келәмгә күзе төште. Ләкин ул, апасының мактану чирен кузгатмас өчен, боларныд берсендә күрмәгән төсле, түргә узды һәм үзенең редикулен куеп, көзгегә карады. Каш өстенә чыга язган тир бөртекләрен яулык) очы белән сөртеп алды. Ашарга утырдылар. Нәфисә: — Менә, бүгенге көннең минем өчен китергән яңалыгы, — дип апасына почта китергән белдерү кәгазен сузды. Апасы укып чыккач, икенче ягын әйләндереп карап: — Алай икән, я соң ’нишләмәкче буласың? — дип сорау бирде. Нәфисәгә бу сорау бик сәер тоелды. Ул, «әллә аңламадымы?» дигән уй белән апасына карап: — Ничек нишләмәкче буласың?— дип аның соравына сорау белән җавап бирде. — Хат җибәрмәкча буласыңмы, әллә дәшмичә калганда да ярармы, дигән сүзем. Нәфисәнең йөзенә аптырау, җитдилек билгеләре чыкты. Апасы, аның болай текәлеп каравын күреп: 
Көтмәгәндә- 71 
 — Нигә аптырадың, әллә бу кә- Iазьдә язылган сүзләрне аңлап бетермәдеңме? Инвалидлар йортына җибәрәбез диюләре, инде ул кеше түгел, ул инде кемнеңдер карамагына мохтаҗ дигән сүз бит. Нигә исең китте, — дип үзенчә акыл бирергә ашыкты. Нәфисә аның сүзен бүлдерде: — Мин дә шулай аңлыйм һәм лртәгә заводтан, аны алып кайту «өчен, отпуск сорамакчы булам. — Отпуск сораганчы син, сеңлем, башта яхшылап киңәш ит. Зурлар сүзенә колак сал. Мин сиңа бертуган апа кеше. Кайбер киңәшне бирергә үземне хаклы дип табам. Син яшь әле, балаларыгыз да юк. Төскә биткә дә кызлардан ким җирең юк. Вот допустим, бардың да, ди, Гәрәйне алып кайттың, ди, ә аның аягы да, кулы да юк, ди. Я әйт инде: гомер bye аны тәрбияләп азапланырсыңмы? Уйлап кара. Ә син яшь,' таза кеше. Менә дигән кешегә кияүгә чыга аласың. Нәфисәнең кулындагы кашыгы иреннәренә килеп җитмәде. Яңадан тәлинкәсенә төште һәм кулыннан ычкынды. Ул утырган урыныннан торып китте һәм, гардероб янына барып, киемнәрен киенә башлады. — Рәхмәт, апа, яхшы киңәшеңә' Ләкин син аны үз иреңә карата шулай итәрсең. Хуш, сау бул! — дип, кызу-кызу атлап, чыгып китте. 
.Сугыш чорының авыр, борчулы юллары артта калды. Нәфисә, поезддан төшүгә, тизрәк шәһәр эченә юнәлде. Бу шәһәр урамнары аның өчен таныш түгел иде. Ул чатлыкта басып торучы милиционердан госпиталь урнашкан урамны сорады һәм, канәгатьләнерлек җавап алып, ашыга-ашыга алга китте. Госпиталь шактый ерак булып чыкты. Нәфисә анда барып кергәндә, инде кызу төш чагы авышып бара иде. Аның йөрәге ешрак тибә башлады, күкрәген нәрсәдер кыса кебек, сулышы ‘җитми. Нәрсәдер көткән кебек, күңеле дулкынлана. Деж'урный аны начальник кабинетына китерде һәм ул, ишек шакып, керергә рөхсәт сорады. Нәфисә, ачык кына тавышлы берәүнең: — Керсен, — дигән сүзен ишетте һәм бүлмәгә керде. 
Госпиталь начальнигы Петров ягымлы, ачык йөзле кеше булып чыкты. Нәфисәнең тормыш, көнкүреш шартларын сорашты. Аның әле генә поезддан төшеп туры монда килүен белгәч, хезмәткәреннән чәй, ашамлык китертте һәм аларны Нәфисәгә тәкъдим итеп, җитешергә кушты. Нәфисә дөрестән дә ачыккан иде. Бигрәк тә, кызулыктан аның тамагы кипкән иде. Ул, рәхмәт белдереп, чәй эчә башлады. Ләкин чәй аның тамагыннан үтмәде. Ул, ашкынулы күңелен азапламыйча гына тизрәк Гәрәйне күрсәтүләрен үтенде. Аңа ак чиста халат китерделәр һәм кияргә тәкъдим, иттеләр. Алар палатага кергәндә, озын гына буйлы медсестра авыруларга дару өләшеп йөри иде. Ул, кечкенә ящикка салынган даруларын тоткан хәлдә, алар каршына килде. Мөләем йөз белән исәнләште. Нәфисәгә ияреп кергән врач, күзен койкаларга салып, кемнедер табарга теләде. — Без, Зоя Павловна, сезнең палатага, Гәрәй Яруллинның хәлен белергә дип кергән идек. Ул үзен ничек хис итә? Сестра, мәсьәләне тиз төшенде булса кирәк, ак халат кигән Нәфисәгә кыска гына бер караш ташлап: — Ә, рәхим итегез, аның хәле бүген тагын да яхшыра төште. Прогулкадан соң йокламаган булса.—дип, аларны үз артыннан ияртеп, түгәрәк тәрәзә янына табарак алып китте. 
Тезелеп киткән ак койкаларда, кадакланган сыман, тыныч кына ятучы яралы авыруларны күреп, Нәфисәнең йомшара төшкән күңеле бераз тынычланып калды. Ул 

Т2 Г. Закиров 
 авыр хәлдә ятучы бер Гәрәй генә түгеллеген, ә аның кебекләрнең күбәү булуларын күрде. Аларның кайсының аякларын рамга бәйләп югарыга тарттырып күтәрткәннәр. Кайсының җимерек кулы гипска катырылган, кайсының башы, күзе бәйләнгән. Алар, үз хәлләре белән ризалашкан сыман, тыныч кына яталар. Димәк, шушы яралылар арасында Гәрәй дә булырга тиеш. Әнә алда кайсыдыр авыр ыңгырашып куйды. Бу ыңгырашу, кадалып кергән авырттыргыч тимер кебек, Нәфисәнең күңеленә бәрелде. Ул ни өчендер «Гәрәйдер» дип уйлады. Ләкин ыңгырашучы Гәрәй түгел иде. Аксыл чәчле, яп-яшь кенә чырайлы сугышчы, бәйләнгән каты яраларыннан булса кирәк, газап чигә иде. Аның төссез, тонык йөзек кашы кебек мөлдерәеп калган күзләре түшәмгә текәлгән. Бинт белән уралган иңбашыннан, күрәсең, ябылып бетмәгән ярасыннан, алсу кан өскә үтә чыккан. Нәфисә ирексездән аның янында туктап калды. Хәтта аңа карап ул бер аз вакыт Гәрәендә исеннән чыгарды. Кесәсеннән ак яулык кисәген алып: — Мескенем, бик авыртадыр шул. — дип аның энҗе бөртеге кебек агып төшкән күз яшьләрен сөртеп алды. Авыру аны няня дип уйлап: — Няня, су бир! — дип ыңгырашты. Ләкин Нәфисәгә су салып бирергә туры килмәде, ак халат ‘кигән няня үзе килеп җитте һәм үзенә хас булган йомшаклык, игътибарлык белән авыруның ихтыяҗларын үти башлады. Нәфисә бу күренешләрдән, күңеле сызланып калган хәлдә, тизрәк сестраны һәм врачны куып җитәргә ашыкты. Алар тәрәзә буендагы бер койка янына туктадылар. Койкада җилкәсенә одеял ябынган, ияк-авызлары бинт белән уралган авыру ята. Ул, күзләре йомык хәлдә. тыныч кына йоклый иде. Аның сул күз өстеннән маңгай уртасына таба киң яра тартылган. Бер яңак өсте, кыйпылчык тиюдән булса кирәк, сыдырылып киткән һәм хәзер ялтыравыклы ак эз генә калган. Нәфисә бу яткан кешегә, врачларның әйтүе буенча, үзенең Гәрәе дип исәпләнгән кешегә карап, башта нәрсәдәндер аптырап калган кебек, булды. Аңа кроватьча ятучының бары тик коңгырт кара чәче генә элеккедәй якын, таныш күренде. Ә башка җирләре... 
Нәфисә көрсенеп куйды, аның нечкәреп калган күңеле тынычсызлана, ташый башлады, бугаз төбен нәрсәдер. кыскан кебек булды, нәрсәдер борын эчләрен чәнчеп җыерды, телен бәйләде. Әгәр күрсәтмәсәләр, әйтмәсәләр табыр идеммени мин сине?! —дип сызланып куйды ул. Нәфисә, редикулендәге яулыгын чыгарып, инде килеп тыгылган күз яшьләрен сөртеп алды. Күрәсең, инде мондый күренешләргә күнегеп беткән врач, борын өстендәге күзлеген төзәтә төшеп, тыныч кына тавыш белән: — Менә бу инде сезнең иптәшегез Гәрәй Яруллин була, — дигг авыруның койка башына эленен куелган листогына күрсәтте һәм: — Әһә, температурасы яхшы. РОЭ сы да төшкән, — дип язмаларын укый башлады. Ләкин Нәфисә аның сүзләрен ишетмәде. Ул, авыру өстенә иелеп, аның ачык маңгаена акырын гына кулын куйды. — Гәрәй, — диде ул йомшак кына тавыш белән. Авыру күзен ачты. Алдында иелеп торган һәм шомырт кара күз төпләренә яшь тулган Нәфисәне күрде. Аның күңел җылыткыч иркә, ягымлы һәм йөрәк хисләре белән ялкынланып чыккач сүзләрен ишетте. Ләкин ул үзе аңа бер сүз дә әйтә алмады. Сөйләргә теле булмагач ул бәлки к'улы белән язып та аңлатыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, аның куллары да өзелгән иделәр. — Гәрәй, җаным, күрәсеңме без нинди хәлдә очраштык, әгәр миңа син икәнлекне әйтмәсәләр, мин танымаган да булыр идем. Ә син хат та язмыйсың, хәер, кулларың 

Китмәгәндә 73 
 булмагач язың та булмагандыр шул. Нәфисә бу сүзләрне әйткәндә аның йөзендә мөләемлек катыш беркадәр аптырау эзләре дә күренә иде. Авыруның күңеленә аз гына булса да кәеф кертергә, тирән моң, һәм ниндидер авырлык, аптыраулык тупланган күзләренә яңадан элекке ачыклыкны, җылы шатлыкны кайтарасы килде аның. Аңа карап яткан күзләр хәзер элеккегә караганда күп авыррак, уйчанрак булып күренде. Ләкин Нәфисә теләгәнен булдыра алмады. Ул иренә •сугыш балтасы салган яраларның артык тирәнлеген, хәтта аның күңеленә кадәр үк үтүен аңлады. Ничек тә булса аларны юарга, бераз гына булса да киметергә, оныттырырга теләде ул. Үзенең ничек ашкынып килүләрен һәм хәзер аны үзе белән алып китәчәген, яңадан бергәләп гомер итәчәкләрен сөйләде. Авыру, нәрсәдер белдерергә теләп, башын селкеп куйды. Аның ымлавын, баш селкүен Нәфисә үзенчә аңлады. Авыруның инде ярадан төзәлгән һәм тартылыбрак калган, кашлары өстеннән, йомшак кына итеп, бармаклары белән сыйпап: — Гәрәй, җаным, алай итмә, мин синең хәлеңне яхшы аңлыйм, мондый хәлгә төшүче бер син генә түгел, ләкин син шуны яхшы бел: мин соңгы сулышыма кадәр синең белән бергә булачакмын. Син туган илеңне, семьяңны’ хурлыктан, вәхшиләр тырнагыннан — коллыктан саклап калу өчен көрәштең, зур газаплы яралар алдың. Хәтерлисеңме, син киткәндә миңа «Нәфисә, мин китүгә карап кешелегеңне, намусыңны югалтма» дигән идең. Мин синең ул сүзләреңне йөрәгемдә нык сакладым. Ә хәзер менә мин синең алдыңда, синең өчен шундый ук Нәфисә, шулай ук яратучы... Ул иркә бармаклары белән авыруның башыннан йөртеп аның маңгаена иреннәрен куйды, аның күңеленә якын булган җылысын тойды. Тагын нәрсәләрдер әйтергә теләде ул, ләкин күзенә төялгән яшьләре ташып тышка чыктылар һәм* Нәфисәнең инде тәмам йомшарып җиткән күңел кылларын кузгаттылар. Ләкин ул үзен бик тиз- кулга ала алды. Бу палатада бер алар гына түгеллеген исенә төшерде. — Син, Гәрәй, сөйләшә алмавың һәм миңа җавап кайтара алмавың өчен дә борчылма. Врачлар, синең контузияң үткәч, яраларың тәмам төзәлгәч, яңадан сөйләшә алачаксың диләр. Син борчылма! Менә без өйгә кайтырбыз, сиңа анда яхшырак булыр. Тизрәк уңайланырсың, мин һәм әни синең турыда гына кайгыртырбыз, — дия-дия һаман Гәрәйне юатып азаплана иде. Кинәт авыру урыныннан кузгалды һәм, яңадан нәрсәдер белдерергә теләп, башын селекте. Ңәфисә аның күзләрендә, чыраенда ризасызлык, каршылык күрде, кинәт күңеле җәберләнгәндәй булды аның: — Гәрәй, нигә син болай карышасың!? Син мине кимсетәсең. Сиңа хатын 6‘улырга’ хакым булган кебек, сине ир итәргә, тәрбияләргә дә хакым бар минем. Ул тагын ниләрдер әйтергә теләде, ләкин яңадан килеп төялгән күз яшьләре аңа ирек бирмәделәр, һәм ул, авыруның одеял белән капланган күкрәге өстенә капланып, үксеп-үксеп елый башлады. Ә бу минутта.- — Изгеләрнең изгесе, хатын-кызларның иң нәфисе, синең изгелегең, матур күңелең өчен, рәхмәтемне белдерергә, ата баласын иркәләгән кебек, башыңнан бер генә сыйпарлык булса да кулым, йомшак сүз әйтерлек телем булсамы, — дип газапланып ятучы авыруның күңелен үзеннән башка беркем дә белми нде, ул аны1' энҗе бөртекләре кебек* мөлдерәп торган күз яшьләрендә генә тышка чыгара алды. ❖ * .Авыруны алып китәр өчен канцелярия белән бәйләнгән формаль яклары да бар иде. Нәфисә, жур
74 Г. Закиров 
 налга кул куеп, аның документларын алды. Барын да баштан аяк укып чыкты. Аның санбатка китергәч шинель кесәсеннән табылган удостоверениессн, Нәфисәнең үзеннән килгән һәм укылып, кесәдә йөреп таушалып беткән берничә хатын бирделәр. Нәфисә башта удос- товерениене кулына алды, яңгырларда. юеш окопларда яткан чакта чыланып, таушалып беткән катырта тышын ачып, эченә күз салды. Удостоверениенең бер почмагына Гәрәйнең рәсеме ябыштырылган иде. Нәфисә аңа озак каран торды. Аннары янында басып торучы өлкән сестрага сузды: — Карагыз, кем уйлар, шундый таза кеше хәзер шулай булып калыр дип! — дия-дия сөйләнеп алды үзе. Сестра. рәсемне кулына алып, бер авык карап торганнан соң: — Әйе, сугыш үзенекен итте. Күп кенә корбаннар алды, күп кенә яралар калдырды. Менә минем улымнан да. инде ике ел, хәбәр юк. — дип үзенең күңелендә яткан кайгысын уртаклашып китте. Китәр алдыннан өлкән врач Нәфисәне үзенең кабинетына алып керде һәм кайбер киңәшләрне бирергә тырышты, баш контузиясе сәбәпле Гәрәйнең әле шактый вакыт сөйләшә алмаячагын, күрсәтелгән дәвалануларны теле ачылганчы өзлексез дәвам итәргә кирәклеген. бит яраларын көчәйтмәс өчен ашарына каты әйберләр бирмәскә кирәклеген һәм тагын күп кенә башка киңәшләр бирде. Авыру үзе торып йөри алганлык тан, аны киендереп вокзалга алып төшү кыен булмады. Киткән вакытта палатада дәваланучы яралы сугышчылар. Нәфисәгә ихтирам' йөзеннән, ана өстәлләрдәге иң матур чәчәкләрдән җыйнап букет ясап бирделәр һәм йөри алучыларның куллары исән булган һәркайсы аның кулын кысып саубуллашып калды. Парадный төбендә аларны маши на көтә иде. Озата чыгучы врачлар, сестралар бары да аларга хәерле юл теләделәр. Дәваланучы сугышчылар, чыга алмасалар да, тәрәзә янына л җыйналышып, аларны, күздән югалганчы, озатып калдылар. Аннары, уйга талган кыяфәттә, акрын гына үз койкаларына таралыштылар. Бүлмәнең түр тәрәзә буенда сызланып ятучы сыңар куллы, сыңар аяклы бер сугышчы түзә алмады: — Я, шундый хатыныбыз бар дип кайсыбыз мактана ала?! — дип сорау бирде. Нәфисә, өчен яңа көннәр) башланды. Ул хәзер эшеннән дә мөмкин чаклы тизрәк кайтырга тырыша иде. Хәзер инде аңа, элекке кебек, аның күзенә бүлмә түреннән бушлык, ялгызлык карап тормый. Аны үзенчә елмаю, һәм һәрбер хәрәкәтендә шатлык • белдергән, күп нәрсәләр турында сөйләргә теләгән кеше каршы ала иде. Нәфисә дә хәзер инде аның сөйли алмавыннан артык аптырамый кебек. Ул күбрәк аңа үзе сөйли, сораулар бирә һәм: — Әйеме?—дип аңа ымлап ишарә ясый. Ире дә Нәфисәнең,— әйеме? — дип соравына баш селки. Я ризалыгын, я түгеллеген белдерә. Аның үзенә кирәк булган ихтыяҗларын белдерүне дә Нәфисә тиз аңлап ала. — .Менә, баланың тиздән теле ачыла башлар, — дип төрле шаяртулар ташлый. Әнисенә шелтә ясаган сыман: — Син көндез, мин өйдә югында, баланы ничек карыйсың икән?— дигән сораулар бирә. Әнисе дә апа үзенең кайбер сорауларны акламый аптырап бетүләрен, Гәрәйнең аяк очы белән ишарәләп, аңлатырга тырышуын, килеп чыккан кызыкларны көлә-көлә сөйли. Көн артыннан көннәр уза. Гәрәйнең дә битендәге яралары төзәлгәннән төзәлә бара. Каш өеге һәм яңак сөякләре өстендәге яра
Көтмәгәндә 75 
 урыннары да, азлап-азлап булса да, төзәлә баралар. Битең] тартыш- тыргалап торга и җөйләре инде җибәрәләр кебек. Электр белән дәвалау да үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә башлаган идс( инде. Беренче көннәрне Нәфисә аны яткан урынында, кроватенда хәлдә ашатса да, соңгы вакытта үзләре белән өстәл янына 'утырта башлады. Бу ашау вакыты үзенә күрә бер күңел ачу сәгатенә әйләнә бара иде. Нәфисә үзе белән янәшә утырган иренә елмаеп, ярым шаяр- п белән: — Кая кил, муеныңа салфетка бәйлим,1 Башта мин сине ашатыйм, аннары үзем ашармын. Ач авызыңны! Курыкма, курыкма, бер дә эссе түгел, кап!—дип сөйләнә- сөйләнә ашата иде. Ә бер көнне шулай, ашарга утыргач, ул авыруга түбәндәгеләрне белдерде: — Әй, оныта да язганмын, бүген кич протезный мастерскойдан сиңа лерка алырга килергә тиешләр. Ясалма кул булса да, бөтенләй булмауга караганда, яхшырак булыр. Кашык тотарга, каләм татарга, ишек ачарга һәм башка шундый эшләрдә аптырамас, диләр. Нәфисә аңа җайлы булсын дип монтер чакыртып, радио алгычны да аның койкасы янына мк җай- чатты. Аңа кайтканда һәркөи диярлек газетажурпаллар алып кайта башлады, кичләрен аның янына утырып китаплар укый, шәһәр хәлләрен, тормыш яңалыкларын сөйли, кинога алып бара иде. Ләкин һич уйламаганда килеп туган сорау көннән көн Нәфисәне борчый, аның уйларын чуалта һәм үзен ачык- ландыруны сорый иде. Бу сорауны китереп чыгаручы сәбәпләр күзгә, күңелгә эле күптән түгел генә чагылсалар да, алар инде хәзер көн саен диярлек өстәлә генә баралар, һәм бу сорауны үстергәннән үстерәләр. Алар Нәфисәле төрле яклап үткер тешләр арасына китереп кыскан кебек азап- пыйлар. Ләкин Нәфисә, үзен борчучы бу газаплы сорауны бер кемгә дә әйтми, үзендә сер итеп саклый, баш вата. Хәтта кай вакытларда бу сорау исенә төшкәндә ул нәрсәдәндер куркынган сыман сискәнеп, тартынып куя иде. Ул күп төрле уйлап карады. Хәтта бер көнне бу сорауны ул үзенең якын дусты булган һәм үзара берни дә яшермәгән әнкәсенә-- Хәмдия түтигә дә чак-чак кына әйтеп салмады. Ләкин, бер зур нәрсәдән оялган кебек, тыелып калды, һәм сүзне тизрәк икенчегә борып: — Йокыдан торгач Гәрәйнеч аягына теге элекке сары туфлиларын киертерсең. Алар комод тартмасында яталардыр. Ул алариы аякка иркен, җиңел дип яратып кия иде. Мондый эсседә итекләрен кимәсә дә ярар,—дип үз эшенә китеп барды. Ә кич өенә кайтса Гәрәйнең аякларында сары туфля булмыйча, һй- ман элеккегечә итекләр иде. — Әни, әллә туфляларын тапмадыгызмы? — дип кызның соравына Хәмдия түти: — Таптык кызым таптык, ләкин ни өчендер аягына ярамадылар, якын да килмиләр, ис китәрлек, әллә ятып кибеп беткән димме? Бу җавапны ишетеп Нәфисә: — Әллә сугышта йөри-йөри чыннан да, аягы шулай артык зураеп калганмы? — дип тә уйлап куйды. Ләкин мондый күренешләр инде беренче генә булмаганга, аның күңелендә яткан авыр һәм баш ваткыч сорауны, билгеле, кө чәйгә генә төште. Соңгы вакытларда ул Гәрәйнең күз карашларында да нәрсәдер җитештермәгән кебек тоя иде. Өйләнешкәч тә алар бары тик дүрт — биш көн генә торып калдылар. Сугыш алариы аерды. Ләкин алай да Нәфисә, кыска вакыт эчендә булса да, Гәрәйнең гадәтләрен һәм башка күп якларын инде җитәрлек өйрәнеп, үзләштереп өлгергән иде. Аның якты, ачык күзләренә карап, аның бу минутта нинди теләктә булуын да аңлый белә иде кебек
76 Г. Закиров 
 ул. Ә менә хәзер ул, Гәрәйнең күзләрендә элекке ачыклыкны, күңелгә җылы бирүчән иркә — йомшаклыкны ни өчендер таба алмый иде. Аның күзләрендә күпме карасаң да гел ниндидер авырлык, газап- сыиу, ризасызлык сизелә иде. Башта Нәфисә болар да сугыш кичерешеннән калган авырлыклар һәм каты яралануның нәтиҗәләредер дип уйлады. Вакыты белән алар бар да үзгәрер, төзәлер, дип күңелен юатып килде. Ләкин соңгы вакытта булып үткән сәбәпләр хәзер аны икенче төрле уйларга мәҗбүр иттеләр. Нәфисә алдында хәзер зур һәм бнк мөһим сорау басып тора иде. Уйлый-уйлый торгач Нәфисә үзенчә бер карарга килде — ул бу сорауны хәл итү өчен хәзергә вакытка тапшырды һәм вакытның кайчан да булса бу сорауны чишүенә, ачыкландыруына ышана иде. Ләкин бу мәсьәлә, чыннан да уйлаганча булып чыкса? Бу сорау Нәфисәнең фикерләрен чуалта, җеп очлары югалган буталчык йомгак кебек итә. һәм бу буталчыкны, чишү өчен ул үзендә көч тапмый азаплана иде. Беркөнне Нәфисә' яңа гына басы лып чыккан китап алып кайткан иде. Шуңа күрә кич алар озак утырдылар, укып бетермичә ятмадылар. Китап тыңларга яраткан Хәмдия түти дә алардан калышмады. Ак сарык йоныннан киявенә җылы оек башлары бәйли-бәйли, тыңлап утырды. Китапны укып бетергәндә, сәгать төнге унике тулып килә иде инде. Нәфисә, Гәрәйнең урын-җирен кабартып салды да, аңа хәерле йокы теләп, үз урынына барып ятты һәм шунда ук каты, йокыга китте. Ләкин күп тә үтмәде, кемдер ишек шакый башлады. Ишек шаку башта акрын, аннары ныграк көчәя төште. Нәфисәнең әнисе Хәмдия түти, кухня якта ятканга! күрә, шакуны тизрәк ишетеп, беренче уянды, һәм: — Кайсы йөри инде бу вакытта, мөгаен тагын берәрсе адрес фәлән сорыйдыр әле, — дип урыныннан торды һәм ишек янына килеп: — Кем бар анда? — дип эндәште. Ишек артыннан ир кеше тавышы ишетелде: — Бу мин, әнкәй, ач әле. Хәмдия түти аптырауда калды. Кире чигенеп, утны кабызды, һәм түр бүлмәгә кереп кызын уятты. Нәфисә башта бернәрсә дә аңламады. Ул тик йокы аралаш: — Ник уятасың, иртә ич, әле — дип сөйләнә генә бирде. Ләкик әнисе ныграк селкеп: — Ишектә кеше бар дим ич, тор инде! — дип кабатлагач кына, айныша төште. Өстенә төнге халатым киеп, әнисенә ияреп, ишеккә килде Ишекне тагын шакыдылар. Нәфисә, каушаган һәм аптыраган төстә, — Кем бар анда?—дип сорады- — Бу мин — Гәрәй, ач инде! Вакытсызрак кайттым ахыры. Нәфисә,- аптыраганрак кыяфәттә әнисенә карап алды. Ләкин анасының йөзендә дә шундый ук аптырау чагыла иде. Ул ишеккә якыт? ук барып һәм азрак ачулана төшеп: — Төнлә шаяртып йөрмәгез, сез нинди Гәрәй буласыз, ди, — дип кычкырып җибәрде. Ләкин тышкы яктан инде ышандырырга теләү тавышы белән үпкәләү бергә кушылып ишетелде: — Ничек инде мин Гәрәй булмыйм ди, әллә үз иреңнең тавышын да оныттыңмы? Бик тиз... Бу кешенең тавышында ниндидер якынлык, танышлык ишетелсә дә, Нәфисә аптырау катыш ачу белән: — Минем Гәрәем өемдә, урынында йоклап ята, йөрмәгез юкны сөйләп, — дип ишектән китмәкче булды. Аның исенә бу минутта кайбер кешеләрдән ишеткән вакыйга- лар — каракларның төнлә белән ишек ачтырып талап чыгып китүләре килеп төште. Ләкин шул ук вакытта ишек артындагы ксшеися тавышы чынлап та аңа таныш, якын булып ишетелә иде. Хәмдия түти дә ишеккә якыЛ ук килеп: 
Көтмәгәндә 77 
 — Чыннан да, бу кияү тавышы түгелме соң? Шул үзе кебек ишетелә бит, — дип к*уйды., Ә тышкы яктай инде бөтенләй үпкәләп әйтә башладылар: — Белмәдем болай буласын,көндез килер идем. Юкка куркасыз. Бәлки тавыш та азрак үзгәргәндер, сугыш бит ул... Кинәт Нәфисәнең түземлеге бетте, батыр хәрәкәтләр ясап, ишек келәсенә тотынды һәм ачып җибәрде. Өстенә соры шинель кигән, аркасына юл капчыгы аскан кеше, бусага аша әкрен генә атлап өйгә керде, һәм каршында аптырап торучыларга елмаюлы чырай белән эндәште: — Менә мин, ышанмыйсыз да тагы. Ул, җиңел генә хәрәкәт белән, башта котомкасын җилкәсеннән төшерде һәм аларга кул сузды, кочак ачты. Ләкин каршында дәшмичә, агарынган йөзле Нәфисәне күреп, аптырап калды. Кинәт аның йөрәге жу итеп китте. Нәфисәнең: — Минем Гәрәем өемдә, йоклап ята, — дигән сүзе исенә төште, тәненә салкын су йөгергән кебек булды. һәм бу мин’утта бөтен дөньясын бер селтәүдә аяктан егасы килде. Яхшысы-ямамы бар да буталды, күзен караңгылык баскан кебек булды, һичнәрсә уйламастан, ул җитез адымнар белән атлап, яктыртылган түр бүлмәгә узды. Койкага күз ташлады, ләкин койкада урын буш иде. Ул, аптыраган кыяфәттә, җитез күз йөртеп, читтәге икенче койканы күреп алды. Анда, дөрестән дә, одеял астында бер кеше ята иде. Ул, үз ихтыярына буйсынырга теләмәгән җәһәттә, тупас көч белән, барып аның одеялын тартып ачты. Ләкин алдында бпте-күзе яраланган, ике кулыннан да мәхрум калган кешене күреп, аптырап калды. Аның башыннан, аз гына вакыт I эчендә, яшен тизлеге белән күп уйлар, зур вакыйгалы күренешләр сурәтләнеп узды. Каршыннан караңгылап торган кара пәрдәләр ачылып киткәндәй булды. Ут, сугыш кызуында яралы иптәше Әпсәләм өстенә шинелен ябын калдыру һәм шинель кесәсендә киткән язуларының, удостоверепиесенең нәтиҗәләрен ул менә хәзер чак-чак аңлады. Окружениегә эләккәнче ул Әпсәләм турында санбатлардан сораш са да, — Юк, андый кешене безгә китермәделәр, — җавабыннан башка бернәрсә дә ишетә алмады, һәм ул аның турында «ул мескен үлеләр белән күмелгәндер» дигән карарга килгән иде. Ә окружеииедә калгач, болар барысы да онытылды, йөрәк — корычка, кеше дигәнең — җенгә әйләнде. Айлар буенча утлы боҗра эчендә кыйналырга, өзлексез утка' ут атарга туры килде. Ә хәзер, менә хәзер, бергә ут, су кичкән, авырлыкларны җиңеп сугыш газабын барысын бергә татыган якын дусты, күзләрен ачкан •хәлдә, аның каршында ята. Гәрәй кинәт аның алдына тезләнде һәм аны кочып, үзенеке кебек үк үткер күзләреннән үбә башлады. Аннары, нәрсәдер исенә төшкән кебек, артына карады. Аида аптыраган кыяфәттә Хәмдия түти басып тора иде. Ул Гәрәйнең әйләнеп каравын гына көткән кебек: — Кичер инде кияү, гаеп бездә булды, күрәсең, ялгышканбыз, — дип еламсырап дәшеп куйды. Гәрәй сикереп торып, кухня ягына чыкты. Аида, урындык артына капланып, Нәфисә елап утыра иде. Гәрәй аны үзенең көчле кочагына алды. — Нәфисә, нинди бәхетле мин! Мин һич тә сине шушындый шәфкатьле, мәрхәмәтле булырсың дип уйламый идем. Кичер мине, гаеп миндә. Бу ялгышуда синең бер бөртек тә гаебең юк. Уртаклаш минем шатлыгымны, сөрт күз яшьләреңне! Ләкин бу минутта инде ) ул үзе дә, күңеленең тәмам нечкәрүеннән, 
78 Г, Закиров 
 күз яшьләрен тыя алмыйча, Нәфисәне кочкан хәлдә елын иде: — Әгәр мин шулай мәҗрух булып кайткан булсам, димәк, син мине шулай каршы алган, тәрбияләгән булыр идең? Бу минутта күз яшьләренең шаг- лык яшьләренә әйләнүен, аларның рәхәтлеген, сөйләп бетергесез бәхетле яшьләр булганлыгын язып бирергә кемнең дә көче җитмәс нде. Бу семьяда булган шатлыкның чиге юк иде. Бәхет белән тугая яңа көннең якты кояшы, аларныа шатлыкларын уртаклашкан кебек, тәрәзәдән өй эченә көлтә-көлгә ахак нурлар сибә. Тәрәзә алдындагы тирәк-агачларга кунып санду- дугачлар сайрый. Бу семьяда’ хәзер берәү дә кип түгел һәм берәү дә артык түгел иде. Гәрәйнең якын, дусты Әпсәләм бу семья членнарының берсе булып,' сәламәтләнгәнче, алар тәрбиясендә калган иде.