Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ


  
Әхмәт Ерикәй безнең тәҗрибәле һәм халык популяр шагыйрьләрнең, шактый уңышлы һәм иҗат итә. Без аның яңа ?. атбугат битләрендә әледән-әле күреп торабыз. Ә. Ерикәйнең үзенчәлекле поэтик тавышы, иҗат йөзе бар. аның иҗат характеры шактый ачык билгеләнсара». 
«Кәкүк», «Гармонь», «Яшь егетләр, яшь кызлар». «Сандугач» һәм башка бик күп җырлары халык арасында киң таралды, массаның яраткан үз җырлары булып китте. Хәтта Ерикәйнең кайбер җырлары масса эченә шул кадәр үзләшеп кергән ки, киң • масса алариы үз җырлары итеп җырлый һәм аерым өлешләрен үстерә, үзгәртә, кицэй'ю бара, ә ул җырларның авторы булуын белми дә. Бу бер дә очраклы түгел, әлбәттә. Бу факт Әхмәт Ери- к ә й җ ы р л а р ы 11 ы н х а л ы к чан б ул у - ларын, аның киң масса хисләрен, уйларын, мәхәббәтен тирәнтси аңлый һәм җырга «сала» белүен ачык күрсәтеп тора. Ерикәйнең әнә шундый җырлары, композиторларның күңелгә дәрт, ләззәт бирүчән матур көйләре белән берлектә, халык тарафыннан бик хаклы рәвештә хөрмәтләнәләр. Әхмәт Ерикәй иҗатының үзенчәлеге, талантының көче җыр жанрында ачылды. Шулай да анын. иҗатын бер жанр белән генә чикләү дөрес булмас иде. Ул поэзиянең. башка жанрларында да уңышлы әсәрләр тудырды. Ватан сугышы чорында аның иҗаты тагын да тирәнәя һәм киңәя төште. Моңа соңгы елларда басылган җыентыклары, шул җөмләдән күптән түгел Татгосиздат тарафыннан чыгарылган «Халкыма» 1 җыентыгы яхшы мисал була ала. 
Ә. Ерикәйнең бөтен иҗаты яки башка җыентыклары турында җәелеп китмичә, әнә шул соңгы җыентыгына күз ташлыйк. Бөек Ват.ан сугышы елларында Әхмәт Ерикәй зур эшчәнлек күрсәтеп, уңышлы иҗат итте. Фронтта да, тылда да ул Социалистик Ватаныбызга мәхәббәт белән, фашист ерткыч илбасарларга каршы нәфрәт белән сугарылган шигырьләр, очерклар һәм мәкаләләр язды. Фронт эпизодларын күрсәткән һәм Советлар Союзы Геройлары — безнең якташлар турындагы очерклары барыбызның да хәтерендә. Сугыш елларында Ерикәй берничә шигырьләр җыентыгын да чыгарды. Соңгысы менә — «Халкыма» җыентыгы. Бу җыентыгы белән шагыйрь Ватан сугышы елларындагы үзенең поэтик хезмәтләренә йомгак ясый, һәм, әйтергә кирәк, матур йомгак. «Халкыма» - эчтәлеге ягыннан да, шигырь төрләре буенча да бай җыентык булып чыккан. Ерикәйнең моңа чаклы чыккан бик к\ п җыентыклары арасында иң яхшысы ■ «Халкыма» җыентыгы, дип әйтсәк тә һич ялгыш булмас. Без анда ялкынлы публицистик рухтагы һәм шагыйрь өчен программа төсен ал ган шигырьләрне дә, сугышчан җырларны да, элегия, романска '' <). Ерикәй — «Халкыма». 112 биг ]У< е I. бәясе - 7 сум.
әдәбиятта арасында берсе. Ул җимешле әсәрләрен 
гән инде. Халык арасында үл үзен, бигрәк тә, җырчы, җыр остасы итеп танытты. Аның «Комсомолка Гөл 

-him Ерикәй шигырьләре 125 
 
 тартым булган лирик җыр һәм ишгырьләрен дә очратабыз һәм канәгатьләнү белән укыйбыз. Җыентыкның эчтәлеген, рухын бор нәрсә билгели, ул — шагыйрьнең патриотлыгы, героик совет халкының. дошманны тиздән тар-мар итеп җиңүенә ышану тойгысы һәм халыкны көрәшкә өндәү. 1941 иче елда язылган «Яшә, даһи, яшә, баһадир», «Ил чакыра», «Шаула, Москва», «Чебиләрне көзен саныйлар», «Лнт итәбез» һ. б. публицистик1 рухтагы шигырьләрдә шагыйрь совет халкының үзенең сөекле Ватанын сакларга күтәрелүе, бердәмлеге, иптәш Сталинга мәхәббәте һәм бирелгәнлеге турында җырлый. Ерикәй бик гади итеп, мәгънәле һәм хиссиятле шигырь юлларын көчле ярсу, омтылу белән яза. Шулай булырга да тиеш иде. Ирекле социалистик илебезгә ерткыч фашистлар өере, халык канын түгеп, шәһәр һәм авылларны яндырып, басып кергәндә, бөтен патриот язучылар да, халык белән берлектә, каләм һәм корал белән, сугышчылар сафына бастылар. Чөнки: «Безнең илебез туды ут эчендә. Безнең илебез туды( үлмәскә. Безнең Ватаныбыз әмер бирд?- «Бер адым да артка чикмәскә’.* 
Болытларны ярып кояш чыгар. Ул балкытыр ямьле җир йөзен: Без бирмәбез, юк, без сүндермәбез ОкТябрьның якты йолдазыи! («Ант итәбез»). Ә. Ерикәйнең «Халкыма» дин исемләнгән, чыннан да халыкка багышланган бу җыентыгында, баштан ахырынача, көчле патриотлык хисе, туган илебез, халкыбыз турында уйлану, борчылу яши. Патриотик хис — абстракция түгел, һавага корылган «алтын сарай» түгел ул. Ул бик конкрет, нигезле, канлы һәм җанлы хис. Ул, чын шагыйрьдә гомуми декларация төсендә генә кала алмый, конкрет тормыш фактларына, тормыш күренешләренә мөнәсәбәттә чагыла һәм бу хис һәр иҗатта үзенчәлекле чагылышын таба. Ә. Ерикәй шигырьләрендә дә шундый конкретлык, үзенчәлекле поэтик мөнәсәбәт бар. Шагыйрь. «Ил ди.мен мин, ил дигәнем — Ул туып-үскән җирем; Ул минем алтын кибәнем, Ул донья көткән җирем. Ул минем урман, кырларым. Ул минем бакчаларым. Ул минем гүзәл җырларым, Ул борын төрткән җирем. Ул минем халкым, ватаным. Ул минем 
атам-анам. Ул минем сөйгән дусларым. Ул гомер иткән җирем. 
... Т ик илнең яшәве генә — Дан "ы яшәвем минем». («Ил») — дип, ил турындагы фикерен берникадәр гомуми, декларатив төстәрәк* әйтү белән бергә, «Шаула, Москва», «Бу йортларда мин торам», «Тукайга», «Идел», «Синең хатларың», «Землянкада» һәм башка шуның кебек шигырьләрне язып, патриотик хисне конкрет поэтик телгә күчерә һәм җанлы образларын тудыра. Бөек Москва, Идел, Сталинград турында булсын, яки гомер иткән туган җире, аның суы, урманы, назлы кызлары, шәфкатьле аналар турында язылган шигырьләр бул. сынмы, — барысында да илне сөю һәм аны дошманнан саклау идеясе, патриотик тойгы бар. Совет кешеләренең шәхси тормышы да, семьясы, мәхәббәте дә ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Моны шагыйрь «Хат яз миңа», «Синең хатларың» һ. б. лирик шигырьләрдә бик матур әйтә. Фронттан совет сугышчысы сөйгән кешесенә мондый җылы һәхМ бик мәгънәле сүзләр яза: «Хат яз миңа, иркәм, авыр көндә Сип юаныч миңа, син терәк, Безнең мәхәббәт тә сафрак бүген, Дуслык тойгысы да көчлерәк». («Хат яз, миңа») Я КИ: 
«Нур шикелле җылы хатларыңнан Яшәү энҗеләрен сөзәм мин. Туган илнең бөек кайгыртуын Синең .хатларыңда сизәм мин. Синең хатың, синең мәхәС^теи Сугыш уты аша үтәрлек. Сүрелмәслек изге сөю өчен Яуга каршы кылыч күтәрдек». («Синең хазарың»).

Хәсән Хэнк 
 
 
Бер караганда бик гади сүзләр генә болар, анда.әллә нинди тантаналы. бизәкле сүзләр дә юк, ә шулай да бу юлларда тирән мәгънә һәм кешенең 'эчке сере, кичереше бар, шагыйрь монда күпчелек өчен уртак солдат моңын, хисем аңлый һәм бирә белгән. Ә. Ерикәйнең «Халкыма» җыентыгына кергән 1941—12 нче елдагы шигырьләренең күпчелек өлеше риторик пафос белән, публицистик рухта язылган. 1943—14 нче еллардагы шигырьләрендә исә лирика өстенлек ала; ул бүлмәгә бикләнгән. сентименталь лирика түгел, ә лтыш көндәлекләрен, совет кешеләренең, сугышчыларының уйларын һәм кичерешләрен чагылдырган сугыш лирикасы. Шундый лирик шигырьләрдән аеруча уңышлы эшләнгәннәре итеп «1943 нче ел» бүлегенә керт ■<’ шигырьләрен исәпләргә кирәк. Мәсәлән: «Җирне каплан монсу болыт чыга», «Землянкада», «Утыр, дускай», ' Ян. йолдызым», «Хат яз миңа», «Синең хатларың» һ. б. Болар янына тагын 1944 нче елда язылган «Халкыма», «Ана», кЗәнгәр яулык», «Аккаен», «Ши- п>>5 «Җырчы кыз», «Күтәрик бокалларны» кебек уңышлы шигырь һәм җырларын өстәргә кирәк. Бу шигырьләр Ә. Ерикәйнең нечкә лирик шагыйрь булуын күрсәтәләр һәм алар аның лирикасы үзенчәлекле конкрет төс алып, көчәеп, үсә һәм тирәнәя баруы турында сөйлиләр. Менә «Землянкада» шигыре. Кечкенә генә бу шигырьдә әллә никадәр мои, уйлану бар. Бер караганда, бик гали бер хәл: совет сугышчылары «дымлы землянкада бәрәңгене көлдә пешереп» утыралар, ту- raff җирләрен, дус-ишләрси сагыналар, үткәннәрне искә төшерәләр. ШУЛ ук вакытта аларда дошман- га уч. ачу уты януын сизәсси, алар- ныц «йөрәк өзгеч ааыр минутларны» гомердә дә оиытмаячакларына ышанасын һәм аларга кушыласын. «Землянкада» шш ыренә «Утыр, дускай» шигыре бик якын тора. Икесендә дә совет сугышчысының эчке кичерешләре йөрәккә үтеме? лирик юлларда бирелгән. «Утыр, дускай» дигән шигырьдә ике сол-1 1атиың поэтик образлары, хисләре кешегә тәэсир итмичә калмыйлар Менә алар дәһшәтле сугыш уш эченнән чыгып, ял сәгатендә утыралар һәм, тәмәкеләрен төрен, дошманны 
җиңү, халыкның бөек танта налы көне т\ рында сөйләшәләр: «Без барырбыз берга алга таба Беребезгә беребез сыенып. Без кайтырбыз сугыш мәйданын»;»;» Җицү нурларында коенып. Утыр, дускай, берне төреп җибәр Дошман бетәр, дошман җиңелер. Кояш безгә җылы нурын сибәр, /\л чәчәкле матур көн килер. Безнең чәчләр бәлки сирәкләнер. 4 Джин, дусла]) белән угырып Без эчәрбез яшәү ширбәтләрен Бәхет чынаягына тутырып.» Әйе, ул шулай булды да. Сон т халкы, данлыклы Кызыл Армия гарихп бөек җиңү көнен бәйрә-л итте. Арыслан йөрәкле җиңүче батыр кызыл сугышчылар, тугае, җирләренә кайтып, «бәхет чынаягына тутырып», иптәш Сталин хөрмәтенә, Кызыл Армия хөрмәтенә; җиңү хөрмәтенә «яшәү ширбәтләрен» эчтеләр. Хәзер дә әнә ш\л сугышчылар Ерикәйнең солдат моңын, теләкләрен чагылдырган әсәрләрен ләззәт һәм дәрт белән яратьш укыячаклар. Ә. Ерикәй ул шигырьләрендә с • гыш көндәлекләрен, солдат күргәннәрне реаль шатлыклары белән тас- д вирлый; ул кирәксез бизәкләрдән, ясалма кызыл буяуларга бирелүдән саклана (сүз уңаенда әйтергә кирәк, бу кимчелек Ерикәйнең сугыш- к а кадәрге и җа ты 11 да си.>.ел гэ.i иде), һәм уңышка да ирешә. Шулай эшләмәгән хәлдә, әлбәттә, ша- I ыйрь тормыш дөреслегенә да. 1.оэзия хәкыйкатеиә дә зарар иткәг булыр иде. Әхмәт Ерикәй — лирик шагыйрь. Аның җырларында да һәм пц яхш. шигырьләрендә дә лирик мотивлар \ най сыйфатларын билгеләп торалар. Мондый шигырьләрдә һичбер 
Әхмәт Ерикәй шигырьләре _____ 
 
 •шнди фалын, салкынлык, очраклы .мотивка бирелү сизелми. Ә. Ерикәйнең кайбер шигырьләрендә салкынлык, риторик рух- фикер йөретү күренгәли, поэтик бу яула р ы, темпераменты җитеш м i f. Билгеле, андый шигырьләрдә та- бигыйсезлек һәм ясалмалык килеп чыга, шуңа күрә андый тип әсәрләр бернинди эстетик ләззәт бирмиләр, хисне һәм фикерне уята алмыйлар. Шундый ук, эчтәлекләре уйланып җитмәгән, идея һәм кичерешләрне ачарлык буяулары, образлары табылмаган уңышсыз берничә шигырь кызганычка каршы «Халкыма» җыентыгында да очрый. «Син айдагы кыз мәллә», «Җил», «Шәфкать кызы, бәйлә ярамны», «Сугыш, ни әйтсәң дә, сугыш инде», \'Минем ирЗхӘм хат җибәргән» исемле шигырьләрне күрсәтергә мөмкин. Боларда югарыда әйтелгән кимчелекләр нык сизелә. Ләкин мондый шигырьләр җыентыкта бик аз һәм алар шагыйрь иҗаты өчен характерлы да була алмыйлар. Шагыйрь ул кимчелекне лекне уңыш белән бетерә бара. Ә. Ерикәй җырларында халык иҗатының яхшы йогынтысы күренә, шагыйрь фольклорны яхшы айлап файдалана белә. Биредә Ерикәйнең кайбер шигырьләрендә халык иҗаты образларыннан урынсызрак куллануның очравын да әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән: «Син айдагы кыз мәллә» шигырендә халык иҗатында ай, Зөһрә йолдыз, айдагы «көянтәле кыз» кебек ле- юндалар, образлар җанлы кешеләргә мөнәсәбәттә чагыштырылып, уңышсыз кулланылганнар. Ә. Ерикәй бер дә чәчелми, җыр һәм лирик шигырен мөмкин булган чаклы кыска һәм җанлы итәргә тырыша. Фәлсәфи уйлану харак- терындарак шигырен, хәтта сигез—ун икс юлдан да арттырмый. Мона карап ул шигырьнең көчен, эчтәлеген һич тә киметми. «Теләк» белән «Урак урыр вакыт тагын җитте» кебек сигезәр юлдан торган шигырьләрен укып карагыз. Зур фикерне кыска шигыри юлларга сыйдыра белүдә алар күнләргә үрнәк булырлык. Ә. Ерикәй өчен лирик жанрлар характерлы булуын әйттек: эпик жанрларга исә (поэма, баллада) ул бөтенләй диярлек игътибар бирми. Ул үзенең та ла нты н ы ң характерына карап үзен шулай чикли булса кирәк. Ләкин без Ерикәйнең эпик жанрлар буенча да кыю адым ясавын теләр идек. Безнең уебызча, ул лирик-героик поэманың мату р үрнәген тудыра алыр иде. Моның өчен аңарда барысы да бар: иҗат көче дә, тормыш тәҗрибәсе, «материалы» да. Бу безнең I еләк. Шагыйрь «Халкыма» шигырендә үзенең бөтен иҗат көчен үзенең халкына багышлавы турында ачык әйтә. «Даннарым, дәртем, дәрманым. Минем туган халкыма» — ди ул. Типиклык киртәләрен берникадәр атлан узган кебек тоелса да, шагыйрьнең фикере, чын күңеле белән халыкка хезмәт итүе һичшиксез дөрес һәм бик урынлы әйтелгән. Ерикәй иҗатының халыкка якынлы гында, аның халык өчен ильһамланып иҗат итүендә шик юк. һәм ул тагып да алга китәчәк, тавышы көчлерәк яңгыраячак. Шагыйрь үзе дә моны аңлый. «Җыр» исемле шигырендә ул, Тукайга ияреп, бик хаклы рәвештә: «Җырлап барам алга таба, данга таба — Мпнем җырым һәр тарафта яңрап бара» — ди. Уңыш телибез! X