Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ

* БЕРЕНЧЕ ТОСТ 
Тарих дәфтәренә яздык Алтын белән балкытып, Көрәш данын, җиңү данын Еөек Совет халкының. Балкый безнең ил шатлыгы Нур өстендә нур кебек; Матур йолдызларны тезеп Күккә язган җыр кебек. Яңгырый шатлык музыкасы Сокландыргыч моң булып, Батыр егетләр турында Ил җырлаган җыр булып. Нурга күмелеп, җырга кушылып, Көтмичә кыстаганны, 
БЕЗНЕҢ ДЕПУТАТЛАР (Җыр)
 I. Бөек эштә кем алдынгы, Ке.м көрәштә дан ала, Шул кеше изге Ватанның Улы булып санала. Хезмәт сөйгән кеше генә Атаклы безнең илдә. Тик шул кеше депутатка Яраклы безнең илдә. II. Кем намуслы, турылыклы, Кем эштән ильһам ала; Шул кеше изге Ватанның Улы булып санала. III. Кем утлы давыл эчендә Хаклык өчен яна ала, Шул кеше изге Ватанның Улы булып санала. 
IV. Кем авыр минутларда да, • Үз постында кала ала, Шул кеше изге Ватанның Улы булып санала. . V. Кем җанын, тәнен кызганмый Җиңүләргә бара ала, Шул кеше изге Ватанның Улы булып санала. VI. Кем халкына бәйсезлекме Сталинча яулап ала, Шул кеше изге Ватанның Улы булып санала. Хезмәт сөйгән кеше генә Атаклы безнең илдә. Тик шул кеше депутатка Яраклы безнең илдә.
Факел кебек күтәрәбез Беренче тустаганны. Беренче тулы тустаган — Яңа ел тосты безнең, Хөрмәтенә, саулыгына Иң бөек дустыбызның. z Ул безне яңадан-яңа Елларга алып барыр; Ул безне яңадан-яңа Көчләр белән сугарыр. Ул безгә бирер яңа дәрт, Яна бәхет, яңа дан; Бу гаҗәеп тустаганны Кабатларбыз яңадан. 

26 Әх.мәт Ерикәй шнгырьларе 
 
СУГЫШ БЕТКӘЧ*
 Шаулап үтте өермәләр. Озакламый кайтырлар Сугышларда дошманнарны Җиңеп чыккан батырлар. Дан алып кайтырлар алар Әллә каян — ерактан. Бала-чагалар үзара Сөйләшәләр шул хакта. Берсе әйтә: «Минем әти Кайтып килә-диимеш. Күкрәгендә медальләре Гел алтын да гел көмеш. Ул сугышта дошманнарны Чебен төсле кырган. — дн. Чөнки анда минем әти Төз атучы булган, — дн. Икенчесе алга баса: «Минем әти — вәт. әти! Аның кигән киеме дә, Фуражкасы да тәти. Фуражкасында да йолдыз, Күкрәгендә дә йолдыз. Погоннарында да йолдыз. Бөтен .җирендә йолдыз. Кайтып килер минем әти Йолдызлар белән балкып. Без алырдай булдык аны Тыныбыз белән тартып...» Өченчесе сикереп тора. К а л ы ш м ы й те гел ә р дә н: «‘Минем әти дә кайтам — дип, Телеграмма җибәргән. Минем әти дә дошманны Бик күп кырган икән, — ди. Ул үзе дә ике тапкыр Ранен булган икән. — ди. Ул бөтен сугыш юлында Дошманны кыйнап үткән. Хәтта ул Германиягә, Берлингә барып җиткән. Без әтинең кайтуына Ике каз симертәбез; Без әтине, таң атуын Көткән кебек, көтәбез. Дүртенчесе кузгала, Якын бара, сүз ала Кара кашлы кара күзле Нәни генә кыз бала. һәм әйтә ул «Сез бәхетле, Сезнең әтиләрегез Тиздән кайтыр. Матурланыр, Ямьләнер өйләрегез. Алар кайтыр. Кулларына Алып сезне сөярләр. Танымаслык матур булып, Зур үскәнсез, — диярләр. 
                     * Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты һәм Совет язучылары союзы.' тарафыннан балалар әдәбиятына үткәрелгән конкурста бүләкләнгән әсәр. 
Тик минем әтием кайтмас, Тик минем әтием юк. Сезнең әтиләр кайтканда Минем күңелем боек. Минем әти кайтмас инде, Минем белән уйнамас. «Сагындыңмы, нәни кызым?» — Диеп миннән сорамас... Ләкин, шулай булса да, мин Бәхетсез бала түгел. Тик сезнекеләр кайтканда Боегып куя күңел. Кыш көне Мәскәү янында Үлде минем әтием. Егерме сигез геройның Берсе минем әтием. Батыр булган минем әти, Ул куркып тезләнмәгән; Үзе үлгән, ә дошманны Мәскәүгә җибәрмәгән. Бәлки үлмәгән булса ул Дошманнар үтәр иде; Илебезне дә, безне дә Бәхетсез итәр иде...» Кызның сүзен бала-чага Тын гына тыңлап тора. Шуннан берсе, зурырагы: «Иптәшләр!» дип, кычкыра. «Мондый бөек батырларның Эше ничек онтылсын; Шундый әтисе бар кеше Ничек бәхетсез Цзулсын?..» Бөтенесе: «Дөрес!» диләр, «Бәхетсез түгел!» диләр. «Бәхет өчен сугышканнар Безнең батыр әтиләр!..»