Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ МӨҺИМ НӘРСӘ

(Балалар календаре турында)
 Синең үсеп килә торган улларың бар, дусыңның алма кебек кызы мәктәпкә йөри, күршеләрең дә баласыз түгел һәм алар барсы бергә уйнап, көлеп үсәләр. Бу бәхетле балаларның ’уеннарын ямьләндереп җибәрәсең килә; балалык елларын ни белән булса да бизәп, яңартып китәсең килә һәм син аларга бүләк алырга җыенасың. Уенчыкмы? Биик шәп. Уенчык та ярый, ләкин ул гына җитми. Бераз ияләшү белән бала уенчыкны ташлый, ул якалык эзләнә. Ә менә баланы һәр вакыт кызыксынып торырлык, аны ту й д ы р м ы й, ялыктырмы й торган нәрсә табасы иде! Бармы соң андый нәрсә? Бар.1 Детиздат тарафыннан чыгарыла торган балалар календаре бар. Москворецкий райпромтрестының полиграфия фабрикасы бастырып чыгарган бал< tape бар. Болар балаларны ел әйләнәсенә кызыксындырып тота торган нәрсәләр. Балалар өчен зур бүләк болар. Ул баланы кызыксындыра, мавыктырып тота. Анда ел буе укырлык' әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәзәкләр бар. Аның естенә балалар өчен төрле уеннар бирелгән. Бала, аерым битләрд^е төрле буяулар белән басылган рәсемнәргә карап, үзе бик күп уенчыл ябыштырып ясый ала. Кави Нәҗми тарафыннан төзелгән балалар календаре да изге ният белән эшләнгән эш. Матур, кыйммәтле идея бу! Әле татар телендә мондый календарь беренче тапкыр чыга ич. Монда табелькалендарь, баланың үзенә кисеп ясар өчен «Күкеле сәгать» рәсемнәре бирелгән. Кечкенә күләмле’ булуы- I на карамастан, календарьда Ленин, I Сталин турында истәлекләр, Тукай, Такташ, К. Нәҗми, А. Квитко шигырьләрен, Крылов мәсәлен, М. Горь ( кийдан өзек, кыска әкиятләр, та- • бышмаклар укырга була. Димәк/1 календарьга хас төрлелек тәэмин’] ителгән. Кави Нәҗми иптәшнең идеясен яхшы табып, без бу эшне тагында җэебпгҗ җибәрү кирәклеген әйтәбез. Детиздат календарена караг юл тотарга кирәк! Безнең моңа мөмкинлекләребез бар. Безнең балаларыбыз ел әйләнәсенә мавыгып укырлык бүләк алырга тиешләр! Ул календарь халык әдәбиятында, совет язучыларын да урнаштырырга, балаларның фикерен үстерер: лек, хыялларына азык бирерлек, матурлыкны аңлау тойгыларын үстерерлек материаллар белән тулы • чыгарга тиеш. Календарь балаларны төрле уеннар белән мавыктырырга, ниһаять, табигать, дөнья , белән, Туган ил белән таныштырырга тиеш. Бу эшкә барлык! совет ’ язучыларын тартырга, рус язучы- ларының тәҗрибәләреннән файдаланырга, художникларны тупларга ] кирәк булыр. Татгоспздат исә б\ мөһим эшкә хәзердәи ук керешер, литография хуҗалыгын җәелдерер һәм балалар календаре өчен иң яхшы кәгазь булдыру чарасына ко- j решер дни ышанабыз! Баланың яшьлек балалык елларын бизән калдырырлык, гомергә онтгглмый торган бүләк булыр 6v!