Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ БӨЕК МАКСАТ


 Моннан кырык еллар элек, татар халиыпыц сөекле шагыйре Габдулла Тукай: — Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия! — дип язган иде. Ленин һәм Сталин тарафыннан җитәкләнгән герой рус халкы илебездәге барлык халыкларга, шул җөмләдән безгә, — Волга буе татарларына әнә шул бөек максатка, йөрәкләребездә якты җыр шикелле яшәп килгән теләккә ирешергә булышты. Егерме тугызынчы ел инде без ирекле дәүләттә яшибез. Бу дәүләттә кеше кешене изми, эшсезлек һәм хәерчелек юк. Бу дәүләттә һәркемгә хезмәт, белем алу, ял итү хокуклары тәэмин ителгән. Бу илдә дәүләт эшенә киң халык массалары катнашалар һәм хөкүмәтнең халык интересларыннан башка бер генә интересы да булуы мөмкин түгел. Без — чиксез бәхетле кешеләр. Чөнки безнең үзебезнең, чын-чын- нан халыкчы совет властебез бар, үзебезнең, чынчыннан халыкчы данлы большевистик партиябез бар. Барлык ирекле халыкларның сөекле юлбашчысы, даһи Сталиныбыз бар. Сталин исеме белән безнең тормышыбыздагы барлык героик. күркәм, яхшы эшләр бәйләнгән. Халык әкиятләрендә җырла нылгаи бәхет һәм гаделлек баһадиры ул. Шуңа күрә дә без 10 нчы февральдә сай- лау урналарына бөек Сталин исеме белән барачакбыз. Без шул тантаналы көндә, горур һәм шатлыклы көндә әйтербез: — Туганыбыз Сталин өчен! — Куәтле, ирекле, бөек совет                      § Казан шәһәр сайлау округы вәкилләренең җыелышында сөйләнгән речьтән. дәүләтебез өчен! Үзебезнең язмышыбызны һәм илдәге югары властьны иң алдынгы һәм тәҗрибәле кешеләребезгә тапшыру көне турында уйлаган чакта йөрәкләр тагын да ешрак тибәләр һәм күз алларыбызга якты нур дөньясы шикелле гүзәл Ватанырыз килеп баса. Менә ул — халыкларның ихтыяры белән, Ленин — Сталинның даһи акылы белән төзелгән күп милләтле •Советлар Союзы — гранит кыя кебек мәһабәт ил. География карталарында чикләре ялкынлы сызык белән билгеләнгән илебез — сугышчан байрак төсле балкып тора. Бу — социализмның җиңү байрагы, халыклар дуслыгы байрагы, азатлык һәм бәхет байрагы. Советлар Союзы Верховный Советына депутатлар сайлаган тантаналы бәйрәм көнендә безнең һәр кайсыбыз үзенең тормыш юлын, яшьлек һәм җитлегү елларын, хезмәттә һәм көрәштә яулап алынган бәхетен искә төшерер. Бәйрәм табыны янында без шушы бәхетле, ирекле якты тормышка алып чыккай сөекле юлбашчыбыз бөек Сталинга, өлкән туганыбыз бөек рус халкына саулык теләп, чын

96 Кави Нәҗми 
 күңелдән рәхмәт укып, тост күтәрербез. Нинди яхшы, самимый мөнәсәбәт һәм нинди нык туганлык җепләре, дуслык багланышлары яши безнең илдәге халыклар арасында! Моңа һәркапсыбызның тормышы җанлы шаһит. Алып карагыз сез безнең кандидатларыбыз булган атаклы совет галиме академик Бардинны һәм СССР Совнаркомы янындагы югары мәктәпләр эшләре комитетының председателе Кафта- новны. Алар илебездәге барлык халыклардан. шул җөмләдән татар халкыннан яшь гыйльми кадрлар җитештерүдә һәм аларны үстерү бхенча ярдәм күрсәтүдә көчләрен һәм белемнәрен аямыйча эшлиләр, данлыклы мастер Харчсвникова — производствога сугыш елларында килгән яшь татар эшче хатын-кызларының квалификацияләрен күтәрү юлында армый-талмый эшли. Ул да безнең депутатлыкка кандидатыбыз. Бөек рус халкының турылыклы уллары һәм кызлары тарафыннан илебездәге барлык халыкларга күрсәтелә торган көндәлек ярдәмне цифр һәм сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Тереклегсбезнең чишмәсе булган бу дуслык безнең илебезне тарихта һичбер ил күрмәгән югарылыкка күтәрде. Шушы җирлектә илебездәге барлык халыклар арасыннан йөз меңнәрчә геройлар җитеште. Күптән түгел газеталар, махсус сайлау округына керә торган бер гарнизонда, Германия шәһәрендә шы дуслыкның, бердәмлекнең гүзәл үрнәге булган бер очрашу турында яздылар. Дары төтене сеңгән данлыклы байраклар астына бөек Ватан сугышы геройлары тезелеп, маршал Жуковны сәламлиләр. Күкрәкләре геройлык билгеләре белән бизәлгән сугышчылар арасыннан Казан егете, сержант Нургали Хәсәнен сүз ала һәм кулын козырекка куеп, маршалга болай дип ра- ■юрт бирә: — Иптәш Маршал! Хөкүмәтебез һәм иптәш Сталин тарафыннан йөкләнгән бурычларны үтәүдә сезгә киләчәктә дә барлык көчебез белән ярдәм итәчәгебезне белдерәбез. — Рәхмәт сезгә, иптәш Хәсә- нев, — дип җавап кайтара аңар маршал һәм батыр сугышчы белән күрешә. Бу сүзләрдә — Идел суларында кояш нуры чагылган төсле — халыкларның Сталинчыл дуслыгы һәм бердәм сафларда үткән данлыклы җиңү юлыбыз бөтен яктылыгы белән чагыла. СССР Верховный Советына коммунистлар һәм партиясезләр блогының кандидатларын сайлаган чагында без шушы дуслык өчен, халыкларыбызның бердәмлеге өчен, туган илебезнең тагын да ныгуы һәм чәчәк атуы өчен тавыш бирәчәкбез. Без коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына бердәм тавыш бирүебез белән тормышыбыздагы барлык гүзәллекнең, бәхет һәм азатлыкның, барлык җпңүләребезнең илһамчысына. ирекле халыкларыбызның якты акылы һәм саф веҗданы булган даһи Сталинга тавыш бирәчәкбез. Даһи остаз! Сиңа г лләрснең, Җырларының саны чикләүсез Бакча иле — Волга буеннан Иксез-чиксез кайнар сәлам юллап. Сайлау җыенына киләбез. Туган кардәшебез — руслар белән Бергә кичтек суны, узны без. Шушы дуслык өчен, Җиңү өчен Чын күңелдән Сине котлыйбыз. Якты чишмә кебек һәр күңелдә Сиңа булган керсез мәхәббәт. Һәм яңгырый татар телендә Саф йөрәктән әйткән: — Мең рәхмәт! Безнең җырлар — кояш нурларыдай Кремльгә барып җитсеннәр. Халкыбызның тирән мәхәббәтен Тан. җилләре сиңа илтсеннәр. Дөньябызның шатлык — куанычы! Бәхтсбсзнсң сүнмәс кояшы! Сәлам сиңа, даһи юлбашчы! Озак яшә, интәш Сталин! (Көчле алкышлар).