Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕЛКА БӘЙРӘМЕ 

*
(Нәниләр өчен)
 
I Зур залда бер елка утыра, Нурларын балкытып як-якка. Уенчык аюлар, тиеннәр, Курчаклар, маймыллар, алмалар. Конфетлар тагылган куакка. Балалар уйныйлар әйләнеп, Бергәләп шат җырлар җырлыйлар, Аталар-апалар дәртләнеп, Аларныц саф чишмә суыдай Бу матур җырларын тыңлыйлар: — Елка, елка без сине Сагынып көттек ел буе, Син тагын да матур булып Бизәлгәнсең бу юлы. Энҗе карлар явып үткән Яшел ылысларыңа, Мул бүләкләр китергәнсең Без — нәни дусларыңа. Без уйныйбыз, җырлыйбыз, Елмаябыз, көләбез, Безгә рәхәт тормыш биргән Юлбашчыны сөябез. Балаларның якын дусты — Бәхет кояшыбызга, Озын гомерләр телибез Даһи юлбашчыбызга. 
II Ишектә кыш бабай күренә, Лк тунын киенгән өстеиә, Папанин кышлаган төньяктан, Килгән ул! бирегә ерактай Яна ел бәйрәме киченә. Артыннан куяннар керәләр. Болары — кызлары, уллары. Әй, матур, әй, йомшак үзләре, Ахактай сап-сары күзләре, Ак мамык шикелле туннары. — Хуш килдең сиң, кыш' бабай, Әйдә, түргә рәхим ит, Шатлыклы бәйрәмебезне 
Син дә бүген күреп кит. Быелгы бу бәйрәмебез Тагы да матур, күңелле. Җырлашып та, гөрләшеп тә Күтәрәбез күңелне. Әтиләр кайтты сугыштан Дүрт ел гомер уздырып, Кайтты алар, фашистларның Ояларын туздырып. Бездә бәйрәм, бездә шатлык, Бездә рәхәт, бездә ямь, Җиңүче халык кулында Җилферди кызыл әләм. 
III 
Якты зал кунакны каршылый, Зур хөрмәт күрсәтеп бабайга. — Очраган дошмаңны юлыңда, — Сөйлә,—дип, җиңүең турында,— Балалар сырыша аңарга. 
Балалар бабайга сарыла Илгиз дә, Йолдыз да, бары да: — Сөйлә, — дип диңгезләр артында Туңмыйча яшәүче буранда, салкын 
да 
Котыпчы-батырлар хакында.

94 Саха б Урай«к®& 
 
— Ямьле елка бәйрәмнәрен Сагынып көттем ел буе, Дошманнарны тар-мар итеп Килдем сезгә бу юлы. Энҗе карлар явып үткән Елка ылысларына. Бүләкләрне күп китердем Сез — нәни дусларыма. Бүген бәйрәм, бергә-бергә Уйныйбыз да, көләбез, Безне бәхетле итүче Юлбашчыны сөябез. Ин кадерле атабызга — Бәхет кояшыбызга, Озын гомерләр телибез Даһи юлбашчыбызга. IV Дус күреп, үз күреп балалар Кадерләп сөяләр бабайны Мәктәптә бик яхшы укырга. Зур үскәч данлыклы булырга Кыш бабай чакыра аларны. Җитен күк сакалың селкетеп, Сөйли ул йөрәкне җилкетеп, — Зурларның сүзләрен тыңлагыз, Шапшаклар, ялкаулар булмагыз, ’’кудан, язудан туймагыз, Ә. хәзер җырлагыз, уйнагыз!.. — Без матур итеп җырлыйбыз, һәм бии дә беләбез/- Безне бәхетле итүче Сталинны сөябез. ■ ’л безнең бәхет кояшы, Иң сөекле атабыз, Безне кадерләп үстерә, Аны бик яратабыз. Гөл-чәчәкләргә тиң булып Матураеп Һәм ныгып, Пионерларга алмашка Без үсәбез чыныгып... Без үсәбез гөрләшеп, Бер тамырга берләшеп, Безнең шатлык җырларыбыз Җирдә, күктә гөрләсен. V Зәңгәрле, кызыллы, яшелле Лампалар ялтырый чыршыда, Би палап башлыклар кигәннәр, Куяннар, төлкеләр, тиеннәр, Аюлар шикелле барысы да. Елканы уртада калдырып Әйләнептулгаиып уйныйлар, Очынып-талпынып бииләр, Җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, Шатланып һәм көлеп туймыйлар: — Җырлыйк әле, биик әле, Ямьле үтсен кичәбез; — Күкрәгендә кызыл йолдыз, Алар 
кемнәр, дисәгез, Октябрятлар диербез, Берне җырлап бирербез, Такмак әйтеп, куллар чабып Тып-тып басып биербез. Тыпырдап бии Марат Кыш бабай тора карап, Куллар чапкач барысы да Ул да чыга каршыга. — Биисең, бабай, биисең, Селкенә дә белмисең, Селкенә дә белмәсәң дә — Бии белмим, — димисең... VI Гөлләрдән гөлләргә очынган Күбәләк шикелле балалар, Уенчык аюлар, куяннар, Шеколад, конфетлар, алмалар һәм башка бүләкләр алалар. Яна ел бәйрәме тагын да Күңелле тоела аларга, Балалар шатлана — мактана. Яңгырап, шыңгырап зур залга Бик матур тавышлар тарала: —. Елка, елка без сине Сагынып көттек ел буе, Син тагын да матур булып Бизәлгәнсең бу юлы. Энҗе карлар явып үткәй Яшел ылысларыңа, Мул бүләкләр китергәнсең Без — нәни дусларыңа. Бүген бәйрәм, бүген шатлык, Уйныйбыз да көләбез, Безне бәхетле итүче Сталинны сөябез. Балаларның якын дусты — Бәхет кояшыбызга, Озын гомерләр телибез Даһи юлбашчыбызга