Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВЕНАДА ҺӘЙКӘЛ

Госман Бакир

ВЕНАДА ҺӘЙКӘЛ

Шванценбергеннлан — Венада иң матур мәйданнарның берсе. Менә шунда гаскәрләр парадка җыелганнар. Каскалар кигән совет пехотачыларының коры штыклары җәйге кояш нурларында күзне камаштырырлык булып ялтырыйлар. Әнә Вена нолыгы гвардеецлары. Алар — Австриянең башкаласы Венаны азат иткән батырлар. Сугышлардан соң гвардеецлар бу мәйданда үзләренең иң яхшы дусларын, Австриянең башкаласын гитлерчы кабахәтләрдән азат иткәндә һәлак булган иптәшләрең күмделәр. Венага штурм ясаганда һәлак булган сугышчылар һәм офицерлар хөрмәтенә салынган гаять зур һәйкәлнең өсте полотно белән капланган. Жыелган халык аның ачылуын, түземсезлек белән көтә. Тәбәнәк тимер челтәр исләп әйләндереп алынган түгәрәк бакча әйләнәсен шәһәр халкы сырып алган. Бәйрәмчә киенгән балалар тимер решетка буенда үзләренә уңайлы урын сайлан мәж киләләр...

 Кинәт мәйданда:

— Парад, смирно! — дигән көчле тавыш янгырый. Советлар Союзы Герое генерал-полковник Гуеев һәм башка югары командование вәкилләре килә. Алар стройны әйләнеп үтәләр һәм гвардеецлар белән исәнләшәләр. Трибунада генерал-лейтенант Крайнюков, гвардия генерал-майоры Яшечкин, Вена шәһәр коменданты генерал-лейтенант Благодатов, совет һәм союзниклар командовавиесепең башка ьәки.йшре күренәләр. һәйкәлне тантаналы рәвештә ачу вакытында Австрия Вакытлы Хөкүмәтенең дәүләт канцлеры доктор Карл Реннер, Вена шәһәре бургомистры генерал Кернер, министрлар, партия, җәмәгать җитәкчеләре һәм матбугат вәкилләре дә катнашалар. Советлар Союзы Герое генорал-полковник Гусев микрофон алдына баса. Аның совет солдатларына һәм офицерларына, союзникларыбыз гаскәрләренә һәм Вена халкына мөрәҗәгать итеп сөйләгән сүзләре яңгырый. Ул Кызыл Армиянең Советлар Союзы генфалиссимусы иптәш Сталин җитәкчелегендә үткән озын һәм данлы юлы турында сөйли.

— Без бүген Австриянең башкаласы Венаны — музыка бишеге, сәнгать һәм тарихи һәйкәлләр шәһәрен немец ерткычлардан азат иткән совет сугышчылары һәм офицерлары хөрмәтенә салыпгап һәйкәлне ачабыз, — ди ул.

— Бөек көрәшнең, бөек җиңүнең мәңге онытылмас истәлеге булсын бу һәйкәл...

Һәйкәл өстенә ябылган җәймә ачыла. Ун меңнәрчә халык алдына 32 метр биеклектәге мрамор нигезгә урнаштырылган; мәһабәт совет сугышчысының сыны килеп баса. Ярты дуга рәвешендә салынган коланналар тезмәсе һәйкәлне камап тора. Аңа: «Европа халкының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен немец-фашист ерткычларга каршы сугышларда һәлак булган Кызыл Армия геройларына мәңгелек дан!» дип язылган, һәйкәлнең мрамор нигезендә Венаны азат итүчеләргә карата Верховный Баш командующий иптәш Сталинның тарихи приказы рус һәм Австрия телләрендә алтын белән язып урнаштырылган. Һәйкәлнең бер кырында «Бүгенге көннән башлап, Европа өстендә халыклар азатлыгының һәм халыклар арасындагы тынычлыкның бөек байрагы җилфердәячәк (Сталин)», дигән сүзләр, икенче кырында Венаны азат иткәндә һәлак булган сугышчыларның исемнәре чүкеп язылган.

Һәйкәл ачылу вакытында күккә бер-бер артлы ракеталар чөелә, гаять зур фонтаннан сиптерелгән су баганасы, һәйкәл биеклегенә күтәрелеп, бу күренешкә тагын да тантаналырак төс бирә, оркестрлар Советлар Союзы гимнын уйныйлар. Митинг башлана.

Кояшлы матур көн. Ак-кызыл төстәге милли Флаглар күтәргән халык шәһәр үзәгенә таба агыла. Венада һәйкәл Митингында чыгып сөйләүчеләрне Вена халкы кайнар рәвештә котлый, генералиссимус Сталин хөрмәтенә көчле алкышлар ясыйлар. Австрия Вакытлы Хөкүмәтенең дәүләт канцлеры доктор Карл Реннер, дәүләт секретарьлары Фишер, Фигль әфәнделәр һ. б. чыгып сөйлиләр. Алар кешелек дөньясына азатлык китергән һәм Венаны азат иткән Кызыл Армиягә һәм аның җитәкчесе иптәш Сталинга Вена халкы исеменнән рәхмәт белдерәләр һәм һәйкәлне хөрмәт белән сакларга тантаналы рәвештә өсләренә алалар. Парад башлана, музыка тавышлары яңгырый.

Һәйкәл алдыннан беренче булып совет сугышчылары үтә, алар һәйкәл алдына веноклар куялар. Алар артыннан союзниклар гаскәрләре үтәләр, алар да веноклар, чәчәкләр белән һәйкәл тирәсен күмәләр. Алар артыннан милли флаглар күтәргән Вена халкы, эшче-хезмәткәрләр, укучы яшьләр, кызыл галстуклы балалар үтәләр. Алар, йомарланган кулларын күтәреп, антифашистик салютлар бирәләр. Һәйкәл ачылу тантанасы антифашистик көчләр демонстрациясе төсен ала, ул Европа цивилизациясен саклап калучы Советлар Союзына карата, аңың шашчы Кызыл Армиясенә карата һәм Гитлер Армиясен тар-мар китергән бөтен Берләшкән Милләтләр армиясенә карата дуслык һәм мәхәббәт демонстрациясе иде. Кешелек дөньясын азат итү юлында һәлак булган бу совет сугышчыларының данлы исемнәре мәңге онытылмас. Бу һәйкәлне Вена халкы гасырлар буена хөрмәт белән саклар. Бу һәйкәл Европаны гитлерчы чумадан азат итү символы булып яшәр.

Вена

Август 1945 ел