Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАЙГА ИРТӘСЕ

Тайга сукмагыннан барам,

Алсу таң ата.

Салкынча җил үтеп керә

Ботаклар аша.

 Экеренләп китә җирдән

Тайганың төне.

Куаклыкларда чутылдый

Төн күгәрчене.

Эрбет ята күпер булып

Инеш аркылы.

Ишетелә шуннан гына

Шәүлегән моңы.

Бер-бер артлы агачларга

Утлар кабына.

Шаулы шарлавык өстеннән

Нурлар агыла.

Тайга битенә чыга кояш,

Сезгә таң китә.

Нурга манчылган алсу таң

Сәламен илтә.

Манчжурия