Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШУЛ МАЛАЙ

Фатих Хөсни

ШУЛ МАЛАЙ

(хикәя)

Галләм абзый — безнең ишек алдында тора ул. Ә без Яңа бистәдә торабыз (әти әйтә, безнең Яңа бистәдә элек, әле мин тугаган чакта ук, трамвай да, Меховой фабрика да юк иде, ди).

 Галләм абзый карчыгы Бибисара түтәй белән генә тора. Бибисара түтәй өйдә чүлмәкләр юа, ә Галләм абзый үзе атка утырып йөри. Аннары тагын Бибисара түтәй безгә кереп минем әни белән сөйләшеп утыра, аннары тагын Бибисара түтәй кичен, Галләм абзый кайткан чакта, аш пешереп, самовар кайнатып куя. Ә аларның үзләренең малайлары да, кызлары да юк. Аның каравы аларның атлары бар. Галләм абзый үзе артельдә ломовой извозчик булып эшли икән. Галләм абзый, рәхәтләнеп, көннең көн буена атка утырып йөри. Иртән, мин йокыдан торганчы ук китә, кич белән караңгы булгач кына кайта. Кай көнне ул исереп кайта, капкадан керешли үк «әй, карчык, җырлат самоварыңны! Картың кайтып килә» дип кычкырып керә.

Без, шул тирә малайлары, Галләм абзыйның кайтканын, чатка чаклы барып, дүрт күз белән көтеп торабыз. Ник дисәң, Галләм абзый безне арбасына утыртып алып кайта. Әле кайчакта, дилбегәне дә безнең кулга биреп, атны да без тотып кайтабыз — во! Аннары, ишек алдына килеп кергәч, атны туктаткач, Бибисара түтәй үзе чыгып, арба янына килеп баскач, Галләм абзый, тавык чебиләрен, келәт алдындагы чыпчыкларны куган күк итен, «көшегез-көш!» дип безне арбадан себереп төшерә. Үзе карчыгына кызык кина итеп карап тора да:

— Менә, карчык, ничаклы аяклы мал төяп кайттым мин бүген, — дип кеткелдәп көлә. «Аяклы мал» дигәне без инде аның, малайлар. Аннары шунда ук көлүдән туктап, бер күзе белән Бибисара түтәйгә, бер күзе белән безгә карап:

— Әмма ләкин берсе дә безнеке түгел, — ди. Шуннан соң алар, карт белән карчык, бушап калган арбага карап, моңаеп калалар, без, үзара шыбырдашып, кайсыбыз кая таралып бетәбез. Ә бер көнне аларның үзләренең дә малайлары булды. Әле кич бөтенләй җитмәгән иде, әле ул чакта Бибисара түтәйнең самовары да кайнамаган булгандыр, әле без чатка, Галләм абзыйның каршына барырга уйлап та карамый идек, ул, арбасына кечкенә генә бер малай утыртып, ишек алдына кайтып керде. Бибисара түтәй безнең әни янында сөйләшеп утыра иде, Галләм абзыйның бер үзе бөтен ишек алдын бер итеп кычкырып җибәрүен ишетеп, йөгереп чыгып китте. Бибисара түтәй артыннан мин дә, әни дә чыктык. Бүтән күршеләр дә чыкканнар иде. Чыр-чу, шау-гөр арасында Галләм абзый әлеге малайны, банкалы гөлне күтәргән төсле итеп, уч төбенә утыртып, безнең барыбызга да селкеп күрсәтте.

 — Менә, карчык, бүгеннән башлап безнең дә улыбыз булды инде,—диде ул, Бибисара түтәйгә малайны сузып. Галләм абзый шул чаклы шатланган, аның бөтен битен көлү баскан, сакалына урын да калмаган, сакалы ияк очында эләгеп кенә торган төсле күренә иде.

Малай үзе дә көлеп бушый алмый, атка күз төшергәләп ала, ул да булмый, Бибисара түтәйнең муенына сарыла, ә миңа бөтенләй кырын күзен дә төшерми. Ахырысы, мине чит ишек алдыннан кергән берәр шундый малай дип белде бугай, тукта әле, гөл чүлмәге, без бу ишек алдында синнән элегрәк, тишелеп чыккан куаклар. Шул малай Аннары Бибисара түтәй ул малайны җитәкләп өйгә алып кереп китте, Галләм абзыйның ат тугарып бетерүен дә көтеп тора алмады (Ә бүтән вакытта ул Галләм абзыйның бөтен эшен эшләшеп керә иде). Аннары мин аның шунда, өй белән өй алды тирәсендә тыз-быз чабып йөргәнен күреп тордым, Бибисара түтәйнең. Кар базына төшен менде, бераздан йөгерен чыгып, тагын нидер алын кереп китте. Песине чакырып алып кереп китте, аның белән генә калмады, мине дә җитәкләп алып кереп китте. Әле җитмәсә зарлана, бүтән чакта аякка чалынып йөргән малай-шалайлар бүген әллә кайда дөмегеп йөриләр, ди.

— Менә тагын бер иптәш артты сезгә, бергә уйнарсыз инде, мәгәр яхшы карагыз, кыерсытмагыз безнең малайны, югыйсә Галләм абыегыз беркайчан да атка утыртып йөртмәс, — дип минем колагыма тукыды. Аннары ул, туктап, үзенә үзе:

— Менә ходайның рәхмәте, картайган көнебездә безнең дә улыбыз булды лабаса, — дип, авыз эченнән мыгырданып куйды. Шулай итеп шул, безнең Галләм абзыйларның да малайлары булды. Әле нинди генә малай, безнең ишек, алдында, аннан да шәп кычкыручы юк. Бугаздан гына тора дип белерсең. Атка утыра башласак, «безнең атыбыз!» дип кенә кычкыра. Галләм абзый да хәзер элекке Галләм абзый түгел, әти Галләм абзый булып китте. «Минем малай!» дип кенә җибәрә бернәрсә булса. Ул Бпбисара түтәйне әйтеп тә торасы юк инде, тавык анасы күк, «курт-курт» килеп, сыртын күпертеп кенә йөри. Без үзебез дә яраттык ул малайны. Кечкенә генә булса да, башы бар — тегесен дә, монысын да белә. Үзенең яшелле-кызыллы утлар чыгара торган фонаре да бар. Бер командир биреп киткән үзенә. Ә үзе әтисен дә, әнисен дә белми. Безгә дә әйтмиләр. Ә мин шулай да белеп алдым.

Бер көнне Бибисара түтәй минем әнигә сөйләп утырды (мине өйдә юк дип белде ул, ә мин почмакта агач каерысыннан көймә ясап утыра идем). Аның әтисе немецлар белән сугышканда бомба астында калган, әнисе партизан булып урманда йөри икән. Ул малай үзе Толя атлы, ә Бибисара түтәй аны Түләкгали дип йөри. Дөресен генә әйткәндә, бөтенесе шул яшелле-кызыллы утлар чыгара торган кесә фонареннан, аннары тагын Бибисара түтәйдән бозылып китте. Юк, алай гына түгел, тагын бер эт тә бар икән әле.

Бер чакны шулай безнең өй алды астына, кайдандыр килеп, бер эт ияләште. Шунда ук балалады да. Бер заман балалары чиный башладылар, без өй тирәсендә әйләнеп-әйләнеп йөрибез. Кермәкче булабыз, кереп булмый. Берәр тишек табып керер дә идек, караңгы, күренми. Безнең арада бер малай бар, Илгиз атлы, кызыл чәчле, без аны пожардан чыккан дип йөртәбез. Шул, Илгиз дигән малай тотынды безнең Толяга бәйләнергә:

Бир фонареңны, өй алды астына кереп, эт бабаларын карап чыгам,—ди теге. Толя бирми, иң элек үзем карап чыгам, ди. Чак кына сугышмадылар болар. Тавышка Бибисара түтәй килеп чыкты. Китте чыр-чу. «Минем Түләкгалием дә минем Түләкгалисм» дип сызгырып тора Бпбисара түтәй. Илгизнең дә анасы бәреп килеп чыкты, өйалды астыннан эт балалары тавышланып куялар, без малайлар шулай ук тик кенә калмыйбыз, чебеннәр мыжлый...

Шул көннән башлап Бибисара түтәй белән ара бозылды да калды безнең. Ә ул Галләм абзыйга илтеп түккән, ә Галләм абзый мыекны утыртты да куйды, аты тпрәсенә якын да җибәрми башлады, арбага утырып йөрүне әйтмибез дә инде. Була шундый көннәр, Галләм абзыйның кайтышына каршы төшәбез, «Галләм абзый, тизрәк кайт, Бибисара түтәйнең самовары әллә кайчан кайнады инде» дип куштанланып та карыйбыз, юк, малаен арбаның уртасына ук кертеп, чүлмәк күк утыртып куя да, безне калдырып китә дә бара. Торып-торып, безнең ачу килә башлады бу эшкә. Кичләрдән бер кичне, Галләм абзый арбасына утырып өенә кайтып килгәндә, үзенә сиздермичә генә, арба чәкүшкәсен алып, аның ул кадерле «чүлмәген» дырык итеп җиргә утыртырга уйладык без. Илгиз дигән малай «үзем күреп калдым, алар көндез үк Толя белән бергә утырып киттеләр» дип балчык ашый-ашый ант әйткәч, ышандык, көттек тә көттек. Китүен, чынлап та, бергә утырып киткән булганнар алар, ә кайткан чакта Галләм абзый ялгызы гына утырып кайтты. Чатта безнең көтү булып җыелып торуыбызны күргәч, ул, безгә күтәрелеп карамыйчы гына: — Әйдәгез, чуар тәпиләр, кем ничек тезелә ала — тезелегез, — диде. Арбасына тезелеп менеп утырдык. Ишек алдына, арба тутырып, шаулашып килеп кердек. Ләкин алар — Галләм абзый да, Бибисара түтәй дә — бик күңелсез иделәр.

Калды?—дип сорап куйды Бибисара, ни әйтергә дә белмәгәч.

— Калмыйча нишләсен, үз апасы ич. — дип теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды Галләм абзый. Без, «көшегез-көш» дигәнне дә көтмичә, шыбырдашып, таралышып беттек. Ишек алына караңгылык төшә башлады, ә Галләм абзый белән Бибисара түтәй буш арба янында калдылар да калдылар, ә үзләре берни дә сөйләшмиләр дә.

Миңа соңыннан әни әйтте — Толяныц сугыш вакытында партизан булып, урманда, гөбеләр ашап йөргән әнисе килеп чыккан, малаен үзенә сораткан, Галләм абзый «бирмим» дип караган икән дә, закон Толяның әнисен яклаган, шулай итеп, Галләм абзый атына тагын безне утыртып йөртә башлады. Шулай да безнең ишек алдын тутырып торган ул зәңгәр күзле малайны без барыбыз да сагынып сөйли торган булдык. Хәзер инде Фонарь да кирәк түгел, эт балалары өйалды астыннан үзләре үк чыгып йөриләр, тик шулай да Толя булмагач, күңелсез... күңелсез. Бигрәк тә Бибисара түтәй, сүз саен диярлек, «Минем Түләкгалисм!», «Минем Түләкгалисм бар чакта» дип сөйли торган булып калды.