Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛКОВОДЕЦ М. И. КУТУЗОВ

Л.КОРОБЦОВА

ПОЛКОВОДЕЦ М. И. КУТУЗОВ

(Тууына 200 ел тулуга карата)

Гус, хәрби сәнгате XVIII гасырның икенче яртысында үзенең чәчәк атуына иреште һәм Көнбатыш хәрби сәнгатеннән алда барды. Фельдмаршал Румянцев һәм бигрәк тә генералиссимус Суворов, рус армиясендә Бөек Петр тарафыннан салынган нигезләрне үстерә, көчәйтә барын, җиңү белән тәмамланган күп кенә сугышларда тирән уйлаеылгае һәм кыю, кискен рәвештә тормышка ашырылган маневр хәрәкәтләренең искиткеч үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу хәрәкәтләр нәтиҗәсендә, хәтта сан ягыннан күп тапкыр өстен торган дошманнар да тар-мар ителделәр.

Румянцевның һәм Суворовның кече замандашы һәм шәкерте Михаил Илларионович Кутузов та рус хәрби сәнгатен тудыручыларның данлыклы исемлегенә керә. Кутузов моннан 200 ел элек, 1745 нче елның 16 нчы сентябрендә, хәрби хезмәткәр семьясында туган. Аларның ерактагы бабалары данлыклы Нева сугышындал князь Александр Невский байраклары астында дошманга каршы сугышкан.

Михаил Кутузов бик яшьләй әнкәсеннән ятим кала һәм үзенең балачагын Исков губернасы алпавытларының берсендә, әбисендә, авылда үткәрә. Авылда ул халык тормышы белән, халык карашлары белән якыннан таныша. Хәрби белемне Кутузов артиллерия-инженерлык мәктәбендә ала. Бу мәктәпне ул 16 яшендә прапорщик исеме белән тәмамлап чыга һәм үзенең хәрби хезмәтен башлый. Яшь офицерның хәрби эшчәнлегеиең беренче адымнары бөек рус полководецы А. В. Суворовның турыдан-туры җитәкчелеге астында полкының рота командиры булганы хәлендә, 1761—1769 нчы Михаил Илларионович Кутузов еллардагы кампаниядә үзенең сугышчан юлын башлап җибәрде.

1770 нче елда төрекләргә каршы ясалган кампаниядә катнашу Кутузов өчен зур хәрби сәнгать мәктәбе булды. Ул чакта Армия белән Кутузовның өлкән замандашы һәм остазы Суворов командалык итте. Бу кампания рус коралының бөек җиңүләре белән төгәлләнде. Анда Кутузов турыдан-туры катнашты; ул сугышта үзен аеруча күрсәткән корпусларның берсендә штаб начальнигы иде. Сак һәм уйлап эш итүчән Кутузов бер үк вакытта үзенең киске һәм кыю хәрәкәтләре белән танылды. Ул һәрвакытта да иң куркынычлы урыннарда булды, һәм, тормышны ул гаять яратса да, үлем аны бер дә куркытмый кебек иде. 1774 нче елны Кырымда хәрби хәрәкәтләр үткен төс алдылар. Төрекләр, ахыр чиктә, бу ярыматауны десант төшерү юлы белән алырга маташып карадылар.