Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КӨЗ

Шау-гөр ындырда:

Ашлык сугалар.

Икмәк төялгән

Атлар узалар.

Урак бетерен

Кайтты комбайн...

Эскерт өелә

Өелгән саен.

 

КЫШ

Елгалар туңа,

Бураннар була;

Ишек аллары

Көрт белән тула.

Ак тун киенде

Урман һәм кырлар,

Сузылып яталар

Тасмадай юллар.

Ялга чыктылар

Хәзер арбалар —

Эш башладылар

Нидә чаналар,

Шат балалар да

Чана шуалар,

Алар чыныгып

Таза булалар.

Тынлык урнашты

Хәзер басуда,

Боз да күренә

Күлдәге суда...

Көннәр ямансу,

Болытлы һава,

Сибәләп кенә

Вак яңгыр ява...