Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

с. хәким

ЕФӘК КОРТЫ ҺӘМ ҮРМӘКҮЧ

(Мәсәл)

Күптән микән, шаулап матур урман үскән,

Аланында булган аның авыл йорты.

Мич катында шушы өйнең карчык торган,

Тур ягында яшәгән, ди, ефәк корты.

Яраткан, ди, ефәк корты тут яфрагын,

Өстәленнән еракка ул һич йөрмәгән,

Бөгәрләнеп кичтән ятып йоклаган да,

Иртүк торып хуҗасына җеп эрләгән.

Эрләгән ул — орчык-фәлән кирәкмәгән,

Йомгак үскән — җебе нәзек, нәфис икән,

Карчык нигә куанмасын, шатланмасын —

Гел ефәктән киенгән ул, бәйрәм иткән. —

Хәлен белмим, күптән аны күргәнем юк,

Иртәгә дә көн бетмәгән, — диеп, — эшкә, —

Ефәк корты, йомгагын бер читкә куеп,

Сәлам биргән үтеп барган үрмәкүчкә. —

Хәл — искечә. Син гафу ит, керәлмәдем,

Бу арада бер өзлексез кунак көтәм,

Шөһрәткә мин бүтәннәр күк мохтаҗ түгел.

Кулдан килгән кадәр тырышып хезмәт итәм.

Гайбәт микән, өзеп ачык әйтү кыен.

Ялгышмасам, сөйләнеп, ди, торган чебен.

«Осталыгы белән артык масаймасын,

Бер тиенгә алмыйм, — имеш, — аның җебен».

Бәхәс кызган ике күрше арасында.

Тәрәзәдән шөпшә өнгә очын кергән.

«Ефәк корты,—дигән, — аңа колак салма.

Үрмәкүчтән кем дөньяда файда күргән!

Көнләшүнең, күрәлмәүнең сәбәбе шул:

Һөнәре бит синекенә охшый төшә.

Бер үрә дә, тагын сүтә, белми ләкин,

Әрәм гомер, — диеп фикер иткән шөпшә.

 

ӘНӘС НАРИ

ИСТӘЛЕК

(Бөек Ватан сугышында батырларча

һәлак булган дустым

Габдрахман Хәмитовка)

Дәртле йөрәкләрне ашкындырып,

Кич клубта утлар кабына,

Яшел гармонь белән җырлый-җырлый,

Яшьләр менә клуб ягына.

Әллә аның серле телләрендә

Калдырдыңмы, дустым, бар моңың?

Башка кулларда да үзең кебек

Матур итеп уйный гармоның.

Язгы таңда тургай сайрагандай.

Сызылып-сызылып чыга көйләре,

Тынга калып тыңлый таныш көйне

Тезелеп киткән авыл өйләре...

Урамнарга чыгу белән син дә

Гармоныңны суза идең бит,

Күңелләрен кытыклап кызларның,

Матур җырлап уза идек бит.

Яшьлек үткән урамнарда хәзер

Ул чактагы эзләр югалды,

Горур җырлар өчен ядкар булып,

Ул яшьлектән көчле җыр калды...