Поэзия
ӘХМӘТ ФӘЙЗИ ☆
ДУСЛЫК
(новелла)
Хәтереңдәме, ничек таныштык без,
Землянкада бер көн очраштык.
Тынлык иде алгы окопларда.
Без шахматта көчне сынаштык.
Син кукраеп миңа: «Мат бирергә
Хәзермен мин!» диеп мактандың,
Әмма киресенчә килеп чыкты,
Син берьюлы ике мат алдың.
Син бәхәскә кердең... һәм шуннан соң
Очрашмадык артык уенда.
Без очраштык синең белән алгы
Сызыкта, бер траншей буенда.
Син бәхәсне менә шунда чиштең,
Сәләтеңә синең ышандым:
Тидерә алмадым мин, ә син шунда
Дөмектердең ике дошманны.
Мин яшендем синең алда, мине
Үчектерде синең уңышың:
Мин бер разведкада немецларның
Плен алып кайттым унысын.
Безнең бәхәс шулай дәвам итте,
Уңышларны бер-бер алмаштык,
Өстенлекне һаман бирешмәдек
Һәм ахырда бер көн... талаштык.
Безне килештерде бер вакыйга:
Посылкалар килде Казаннан,
Күчтәнәчләр белән хатлар килде,
Таныш түгел кызлар язганнар.
Асия лссмлесо аеруча бер
Урын алды безнең акылда,
Алты станокны алып бара,
Орден алган, рәсеме басылган.
Һәм мин әйттем, ә син риза булдың,
Килдек икәү, шундый карарга:
Күңелебезгә сеңгән Асиягә
Икебез дә җавап язарга.
Шуннан болан уйланыштык икәү: —
Кемгә язар ул кыз иң элек,
Өстенлекне менә шул казаныр,
Һәм бәхәс тә шунда чишелер.
Хатны яздык.
Шуннан бер-беребезгә
Ике хатны алышып укыштык,
Ялкын, һәркем үзен артык мактап.
Арттырмаган микән уңышны.
Хатлар дөрес. Икесен дә төреп
Салу эше булды минутлык.
Әмма көтү?! Юк, без көтмәмешкә
Салыштык һәм гүя оныттык.
Ә үзебез кая!
Җавап көтеп
Түземсезлек белән янабыз,
Сиздермичә генә бер-беребезгә
Кырын-кырын карап алабыз.
Эчтән генә саныйбыз үзебез:
— Менә өч көн... Менә алты көн...
Ә бер көне, мин сиңа әйтим, бер ел
Шундый озын, шундый салпы көн.
Юк, хат килде.
Безнең зарыгып көтү
Булмаган ла икән тпктәскә.
Түземсезлек бсләп хатпы ачтык,
Хат язылган минем иптәшкә!
Әйе, шуның белән зур мәсьәлә
Хәл ителде... Бәхәс чишелде.
Минем эч ут! Әмма тышым белән
Берни дә булмаган шикелле.
Ләкин хәтереңдәме? Сүндерергә
Тырышып күзнең көннәү очкынын.
Исем китмәгәндәй әйтеп салдым:
«Беләсең бит безнең почтаны, —
Я тартмада шунда берәр җирдә
Кысылыпмы, ниме калгандыр,
Я минем хат барып җитмәгәндер,
Я адресын яңлыш язгандыр.
Иң беренче очрашуда миннән
Син берьюлы ике хат алдың.
Мин хат бирдем, ә хат алалмадым,
Ә син аннан алты хат алдың».
Хәер... Көрсенергә юл калмады,
Бер көн тәмләп алдык сулышны:
Икебез дә, дустым, оттырмадык.
Икебез дә оттык сугышны.
Икебез дә җиңүчеләр булып,
Кайту юлына бордык күңелне,
Илгә. Тукта, тукта!
Бу соң, дустым,
Безнең аерылышу түгелме?
Әйе, минем: «Сау бул!» дигән сүзем
Тамагыма килеп тыгылды.
Синең ирексез яшь әйтеп бирде
Яшерәсең килгән тойгыңны.
Шунда гына без аңладык икәү
Аерылудан туган бушлыкны,
Шунда гына белдек, ут эчендә
Чыныгып туган безнең дуслыкны.
Бу хат белән, дустым, даулыйм әле
Һаман беренчелек хакымны.
Күрәсеңме, мин беренче булып,
Синнән элек язам хатымны.
Сагындырдың, хат урнына үзем
Очар идем шушы минутта,
Сау булып кал, дустым, Асиягә
Миннән сәлам! Кара, онытма!
Август 1945. Каган