ГАЛЯ
Гыйлемдар Рамазанов
ГАЛЯ
Нойштадтка сугышып бәреп кердек,
Ялкын үрли бүген урамда,
Йөрәкләргә бераз җиңел кебек
Дошман өне утка чумганда.
Хуҗа качкан, хәзерләгән ашып,
Талап җыйган малын калдырып,
Бер кыз йорттан чыкты миңа каршы
Йөгерә-йөгерә җитез талпынып.
Шушы минут өчен үткән юл да,
Аккан кан да, тир дә жәл түгел,
Ирек алды тагын азмы коллар,
Коткарылды күпме яшь гомер.
Шәһәр — ана, гүзәл Киев кызы.
Студентка Галя, акыллым,
Килдем сиңа коткаручың булып
Утлы кырлар, сулар аркылы.
Бу бокалны бердәм күтәрәбез
Синең бәхтең өчен, Галина,
Гүзәл булсын өчен киләчәгең,
Кайту өчен Днепр ярына.
Без иртәгә алга киткән чакта
Син чыгарсың кайтыр юлыңа.
Кул болгарлар сиңа алмагачлар
Колач җәер иркен болыннар.
Ана — Украина көтә сине,
Гүзәл Киев көтә сагынып,
Яз күкрәп якты килер көнең. —
Хәерле юл сиңа, акыллым.
Ә хәзергә, сау бул! Безгә —
Кем соң белә, бәлки тагын да
Бүгенгедәй шулай әллә кайда
Очрашырбыз җиңү таңында.
Коткаручың булып, дусың булып
Сине күрдем. Галя, мин бүген,
Шушы минут өчен үткән юлым,
Түккән каным, тирем җәл түгел.