ЕГЕТНЕҢ ЕГЕТЕ
Габдрахман Әпсәләмов
ЕГЕТНЕҢ ЕГЕТЕ
(Хикәя)
Көннәрем яктырак, бәхетем тулырак булган саен мин гади бер татар солдатын — Френтор Әсрар Хәмидуллинны исемә төшерәм... Вакыйга моннан бер ел элек булды. Мин землянкадан чыкканда таулар арасында тирән тынлык иде. Төнлә улаган күз ачкысыз буран хәзер басылган, һава искиткеч якты, күк үтә күренмәле зәңгәр һәм биек иде. Алдагы бөкере таулар артыннан кояшның беренче нурлары сибелә башлаганнар. Яңа яуган кар бихисап алсу йолдызлар булып җемелди иде. Төнлә белән ротага өстәмә көч килде. Вакыт бик соң булганлыктан һәм буран котырынганлыктан, мин килүчеләр белән таныша алмадым. Хәзер рота старшинасы, минем кушуым буенча, яңа сугышчыларлы землянка алдында сафка тезгән иде. Мин алар янына юнәлдем. Ерактан ук сафка йөгерек караш ташладым һәм, старшинаның рапортын тыңлагач, сугышчылар белән исәнләштем. Алар бердәм тавыш белән:
— Исәнлек телибез, иптәш гвардия капитаны!— дип җавап кайтардылар. Тын таулар яңгырап китте. Мин бу көчле тавыштан канәгать булып калдым һәм эчемнән «өметле егетләр» дип уйладым. Аннары уң флангтан алып, һәрбер сугышчыга аерым туктала-тукталa, сораштыра башладым. Сугышчылар миңа кыска, ләкин тулы җавап бирделәр. Барысының да йөзләре җитди һәм берникадәр ябык иде. Тик сул флангта баскан тәбәнәк буйлы, йомыры сөякле бер сугышчының йөзендә генә хәйләле елмаю, кысык күзләрендә ялтырау, яңакларында яшүсмерләрнеке шикелле, ялкын күземә бәрелде. Бигрәк тә аның үткер, җитез һәм тирән карашы миңа көчле тәэсир итте, гүя мине инә белән чәнчеп алдылар.
— Фамилиягез ничек? — дип сорадым мин коры гына.
— Гвардия ефрейторы Осрар Хәмидуллин,— дип, кыю рәвештә җавап бирде егет. Мин гаҗәпсендем. Беренчедән бу бәләкәй егетнең күпне күргән сугышчы-ефрейтор булуы, икенчедән аның татар булуы кызык иде. Дөресен әйткәндә мин аны «вологодский» дип уйлаган идем, чөнки гадәттә Вологда малайлары шулай тыйнак, эчкерсез, бер катлы елмаючан булалар. Мин аларны фронтта бик күп күрдем. Җаваплар биреп торган чагында да Хәмидуллинның күзләрендәге утлы чаткылар сүнмәде, калынрак иреннәрендәге елмаю очмады, моңа мин юри игътибар иттем.
— Сугышларда булганың бармы?
— Бар.
— Бүләкләрең дә бармы?
— Дан орденныкың бөтен дәрәҗәләре һәм «Батырлык өчен» медале.
— Хәзер госпитальдәнме?
— Госпитальдән.
Бу юлы Хәмидуллин белән артык сөйләшә алмадым. Егетләрне мунчага җибәрәсе бар иде. «Җаен туры китереп, тагы бер сөйләшермен әле» дидем эчемнән. Ләкин әле бер эш, эәле икенче эш чыгып, сөйләшергә туры килмәде. Ә икенче көнне караңгылы-яктылы вакытта рота тревога буенча күтәрелде һәм без, чаңгыларга басып, иртәнге рәшә белән уралган таулар арасына кереп югалдык. Командование минем ротама әйләнеш маневр ясап, немецларның тылына үтү һәм «Җәһәннәм» тавы янында аларның шоссе юлын кисү бүрычын куйган иде.
«Җәһәннәм» тавы дигәч тә сез аны карталардан эзләмәгез. Карталарда андый исем юк, сез аны бары 126.5 яисә бүтән саннар белән билгеләнгән биеклекләрне генә табарсыз. Менә шушы биеклекләрнең берсен, аның текәлеге, мәкерле ныклыгы өчен, безнең разведчиклар «Җәһәннәм тавы» дип исем биргәннәр иде. Хәмидуллин үзенең взводы белән бергә бара иде. Бервакытны мин аның яныннан үттем. Безнең күзләр очраштылар һәм без икебез дә елмайдык. Ышанырсызмы, бу эчкерсез елмаюдан соң минем күңелемдә сүз белән әйтеп бирә алмаслык яхшы тойгы хасил булды. әйтерсең, җиләс җил алма бакчасының хуш исләрен алып килде.
— Нихәл, Хәмидуллин, эшләр ничек? — дип сорадым.
— Хәзергә майлаган кебек бара әле, иптәш гвардия капитаны, — диде ул һәм, чаңгы таякларын култык астына кыстырын, «таяксыз» бара башлады. Ялангач таулар, кыргый үзәнлекләр буенча биш сәгатьләр чамасы киткәч, алдагылар кинәт туктадылар.
— Ни бар? Нигә туктадылар?
— Разведчиклар юлны бутаганнар.
— Алда юл юк.
— «Җәһәннәм» тавы.
— Булса ни? Үтмәбезме әллә?
— Болан үткән җирдән солдат та үтәр, дигән Суворов, ә боланнарның биредән үткәннәрен үзем күргәнем бар.
Колонна башына ашыгып үткәндә мин шул сүзләрне ишетеп калдым. Соңгыларын Хәмидуллин әйтте бугай, тавышын аныкына ошаттым. Хәмидуллинны мин генә түгел, взводта да белеп алганнар иде инде. Кичә старшина минем янга кереп: «Безнең ротаның хәзер үз артисты бар, иптәш гвардия капитаны,—диде.
— Элек сугышчылар землянкада тып-тын утыралар иде, ә бүген кәмит карыйлармыни. Авызлары колакларына җиткән. — диде.
— Кем ул артист? — дип сорадым мин.
— Кем булсын, ефрейтор Хәмидуллин, — дип җавап бирде старшина һәм өстәде:
— Ну тел үзендә, иптәш гвардия капитаны, тотлыкмый да, күзен дә йоммый. Җыен әкәмәт әйберләр сөйли. Ышанырлык булмаса да, ышанасың. Имеш бервакытны алар күл өстендә яталар. Зур снаряд килеп төшә. Боз ватыла. Боз өстендәге сугышчылар да су төбенә китәләр. Күл бик тирән була. Күл төбенә бәрелү белән әлеге зур снаряд ярыла һәм шартлау су төбенә төшкән сугышчыларны яңадан өскә чыгарып ташлый. Аларга шайтаным да булмый, су төбеннән чыгалар да яңадан немецларны куа китәләр.
Менә бит нинди хикмәт. Мин дә көлмичә чыдый алмадым. Чыннан да егетнең фантазиясе бай икән. Старшина кадәр старшинаны гаҗәпләндергәч, сугышчыларга ничек тәэсир итүе үзеннән-үзе билгеле инде. Колонна башына барып җиткәндә, минем егетләрем «Җәһәннәм» тавының иң текә җиренә басып торалар иде.
— Карагыз, иптәш гвардия капитаны, нинди коточкыч трамплин, — диде взвод командирларының берсе. Мин түбәнгә карадым. Тау чыннан да текә, аның итәгендә әле анда, әле монда карга күмелгән зур-зур ташларның үткер кырыйлары, кәкерәеп беткән агачларның түбәләре күренә. Шунда минем күз алдыма 1911 елда булган бер вакыйга килеп басты. Декабрь башларында бугай без, бер төркем разведчиклар, шушы тау башына килеп чыктык. Бик көчле җил исә иде. Җилгә каршы ян биреп бара-бара зуп-зур болан өстенә килеп төртелә язганбыз бит. Хайван безне ахыргы минутта гына сизде. Яткан җиреннән сикереп торды да, уктай атылып, тау астына ташланды һәм күздән югалды. Ә бераздан иптәшләрнең берсе: «Энә, әнә ул!» дип түбәнгә күрсәтте. Болан сынган аягын сөйри-сойри куакларга таба бара иде. «Әйе, болан аягын сындырган тау бу» дип уйладым мин. Биноклемне күзләремнән алдым да, взвод командирларына карап, бәхәсләшергә юл куймый торган тавыш белән:
— Мин бу тауның мәкерлеген беләм. Моннан өч километрда шоссе. Әгәр дә без барыбыз да әйләнеп барсак, иң мөһимен — вакытны югалтачакбыз. Ә безнең һәр минутыбыз, минутыбыз гына түгел, һәр секундыбыз санаулы. Кимендә бер отделение турыдан төшәргә тиеш. Үз ихтыярлары белән төшәргә теләүчеләрне сайлагыз, — дидем. Шунда ук мнн Хәмидуллинның таныш тавышын ишеттем:
— Иптәш гвардия капитаны, миңа рөхсәт итегез, мин төшәм, — диде ул. Мин тиз генә борылып ана карадым. Хәмидуллпнның кысык күзләре беренче көндәге кебек ялтырыйлар иде. Ул мине икенче тапкыр гаҗәпкә калдырды. Бу бәләкәй егеттә чыннан да шул кадәр кыюлык, көч барлыгына миндә шик туды. Ләкин аның бүләкләрен күз алдыма кигердем дә,
— Бар! —дидем. Хәмидуллин кабаланмыйча гына чаңгыларын кагып алды, ак маскхалатын, башлыгын рәтләде, аннары җиңел бер хәрәкәт белән урыныннан этәрелде дә, тау битен кыйгачлатып, түбән таба төшеп китте. Менә ул кар тузанын туздырып борылды, менә ул күз иярмәс тизлек белән югары күтәрелде, менә ул гаҗәеп кош сыман һавага очты, югалды, тагын күренде, тагын югалды.
— Ох, шайтан, нишли!—дип кычкырды кемдер сокланып.
— Ох, җен! — диде икенчесе аңа кушылып. Мин тын да алмыйча Хәмидуллин артыннан күзәттем. Ул һаман кечерәя һәм кечерәя бара иде. Аңардан үрнәк алып, аның эзе буенча башка сугышчылар да кузгалдылар. Ә калганнарны мин әйләнеч юлдан алып киттем...
Без шоссега килеп җиткәндә анда сугыш кызып бара иде инде. Немецлар бер төркем сутышчыларын бер омтылыш белән изәргә теләп, психик атакага күтәрелгәннәр иде. Аларга каршы юл чатыннан безнең кул пулеметы бәрә, ташлар артына яшеренгән аз санлы автоматчылар сиптерәләр иде. Без бик вакытлы килеп җиттек, немецлар тәмам якынлашканнар иде инде.
— Гранаталар белән!—дип кычкырдым мин. Берничә секундтан әле анда, әле тегендә гранаталарныц коры шартлаулары ишетелде. Шул чакта өч немец миңа ташланды. Икесе сул яктагы куаклардан чыгып миңа таба йөгерделәр, берсе таш артыннан минем күкрәгемә автоматын туп-туры төзәде. Мин аңа атып җибәрдем, ләкин автоматым осечка бирде. Тирә-ягыма карасам — йөрәгем «жу» итеп китте. Яп-ялангач урында икәнмен. Гранатымны алганчы мине өч-дүрт тапкыр үтерәчәкләр бит. Мин үземне үзем белештермичә, зур ачылган күзләремне немецның автомат көпшәсенә текәп, аңа каршы атладым. Чөнки минем бүтән чарам юк иде. Аркама пуля аласым килмәде. Менә шунда минем өчен һич тә көтелмәгән бер хәл булды. Кемдер, мин аны күреп тә өлгерә алмадым, миңа таба йөгереп килүче ике немецка граната ыргытты һәм үзе минем белән өченче немец уртасына сикерде. Бер секундтан немецның автомат чираты яңгырады. Сугышчы чайкалып китте, аннары, чаңгыларында буталып җиргә егылды. Ләкин командирның тормышы, ягъни минем тормышым, коткарылган иде инде.
Мин гранатамны суырып алырга һәм аны немец өстенә ташларга өлгердем. Үземне коткарган сугышчы янына килеп җиткәндә, ул җиңе белән күзләрен каплап, капланып ята иде. Мин аны юлдан чигкәрәк этә башладым. Ул чырылдаган ачулы тавыш белән:
— Кем ул, ташла мине, немецларны кыйна!— дип кычкырды. Мин аның Хәмидуллин икәнен таныдым...
* * *
Соңыннан, инде икенче сугышта мине дә яраладылар һәм мин госпитальгә эләктем. Соры, бертөрле, күңелсез госпиталь көннәр башланды. Минем яраларым артык каты түгел иде. Башыма һәм муеныма әләккән мина кисәкләрен врачлар бик тиз тазарттылар.
Госпитальгә эләккәннең беренче көннәрендә, гадәттәгечә, мин күп йокладым, соңыннан төн буенча күземә йокы керми башлады. Уйларым әллә кайларга китеп очалар, очалар да яңадан шул «Җәһәннәм» тавына, шоссе буендагы сугышка кайталар иде. Кан койган җирләр онытылмыйлар бит алар. Аларны еллар тузаны да каплый алмый.
Яңадан, нәкъ ул ватттагы кебек, үземә төбәлгән автомат көпшәсен күрәм һәм сискәнеп китәм. Ул чакта үлем миңа шул чаклы якын иде бит, әгәр дә Хәмдуллин булмаса мин күптән инде беткән булыр идем. Хәмидуллин. Сөекле егет. Ватанның турылыклы улы һәм намуслы солдаты. Син үз гомереңне кызганмыйча командирыңның гомерен коткардың. Никадәр зур һәм изге эш эшләдең сиш. Әйе, изге эш дим. Минем шәхсемне коткарганың өчен алай димим. Бу очракта мин Ватан вәкиле, командир идем. Командирны коткару ул инде гади дусны коткару гына да түгел, ә зуррак, изгерәк эш. Мин үзем сугыш кешесе. Әсрарның язмышы турында төрлечә уйлап карыйм. Шулай да аның исән булуына өметем бик зур. Андый кешеләр һичкайчан үлмәскә, яшәргә, мең яшәргә тиешләр дим. Чыннан да Әсрарлар шикелле батырлар булмаганда тормышның яме булыр идемени? Бу чая һәм кыю егетне тагын да күрү, очрату теләге миндә көннән-көн көчәя бара. Мин аңа командир буларак та, кеше буларак та рәхмәтләр әйтергә тиешмен бит әле.
Ул үзенең Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүен дә белми торгандыр әле. Каян белсен, без аны һушсыз хәлендә санбатка тапшырдык бит. Кайчакта минем йөрәгем ниндидер бер сызлану белән кысыла. Мин яткан урынымнан торам да аягыма йомшак чүвәкләремне, өстемә ак каймалы күк халатымны киеп, тәрәзә яңагына килеп сөяләм. Тышта җанда әллә нинди яшәү кодрәте уята торган һәм күңелгә якты шатлык бөрки торган кояшлы кышкы көн. Каршы яктагы оч катлы йортның сырлы тәрәзә кыегына бер песнәк кунган. Кунган бәләкәй башын як-якка боргалый. Кояш яктысында аның һәрбер кавырыс, бәләкәй томшыгы ачык күренә. Ә песнәк кунган тәрәзә турыда, урамда, бишәр яшьлек ике малай чана тартып йөриләр.
Mенә аларның берсе егылды. Икенчесе аны күтәрергә маташа. Күтәрә. Егетнең егете күтәрә үзе дә егыла. Аннары икесе дә торалар. Беренче егылганы, ни өчендер, нәни кулын күтәреп, икенчесен куарга тотына. Куып җитә алмагач, туктый, нәни кулын селкеп нәрсәдер кычкыра, баскан урынында тыпырчына. Ә икенче яктай бер төркем матур кызлар култыклашып болай таба киләләр. Уртадагысы ак беретлы. Кыйгач киелгән береты астыннан саргылт чәчләре тузгып чыкканнар, өстендә гәүдәсенең бөтен сылулыгын белдереп тора торган кара пальто. Ул көлә-көлә нидер эшли, иптәшләре дә көләләр.
— Матур бит үзе! — дип уйлыйм мин һичбер эчкерсез уй белән һәм еракта, калган иркәмне күз алдыма кптерәм. Бәлки, шушы минутта ул да шаулы Казан урамы буйлап шулай көлә-көлә үтә торгандыр. Күңелемдә үзем дә аңламый торган татлы шатлык уяна. Бу шатлык әллә кайдан, йөрәгемнең иң тирән җирләреннән чыга төсле. Күңелемне иртәнге һава шикелле саф, ак томаннар шикелле җиңел хисләр урыйлар. Мин тормышны тоям, аның чишмәдәй җайлы агышын сизәм һәм шунда ук күз алдыма Хәмидуллин килеп баса. Әгәр дә ул үз гәүдәсе белән мине дошман пулясыннан капламаган булса, мин менә шушы яшәү рәхәтлеген тыюдан мәңгегә мәхрүм булган булыр идем. Taгын «Җәһәннәм» тавы, Хәмидуллинның коточкыч тизлек белән текә таудан очуы, граната ташлавы, үз гәүдәсе белән мине саклап калулары, канлы җиңе белән йөзен каплап шоссе өстендә ятулары минем күз алдымнан үтәләр. Мин шулай тәрәзә яңагына сөялен, уйга чумып торганда кемдер әкрен генә:
— Нәрсә күзәтәсез?—дип сорады. Артыма әйләнеп карасам, минем белән янәшә койкада ятучы лейтенант Герасимов икән. Бу Герасимов һәрвакыт шулай мәче кебек йомшак басып йөри, сорауларын һәрвакыт искәрмәстән биреп, кешене сискәнергә мәҗбүр итә. Мин бу турыда аның белән сөйләшкәнем юк югын, әмма ләкин ул разведчик, булгандыр дип уйлыйм.
— Әнә, тәрәзә кыегына бер песнәк кунган, шундый кызык кабарына, — дим мин аңа.
— Ике аяклы, ике куллы песнәкме? — дип сорый ул каш сикертеп.
— Юк, ике канатлы, дим.
— Син әллә зоологмы?
— Инженер-электрик.
— Инженер-электрикның канатлы кошлар белән мәшгуль булуын мин аңлый алмыйм. Шуның өчен әйдә икенче катка төшик. Анда бер татар егете ята. Гаҗәп кызыклы кеше. Бөтен йөзе һәм башы марля белән уралган, һичнәрсә күрми, бары авызы гына ачык. Ә әкият сөйләвен тыңласаң — оеп китәсең. Чистый артист.
— Артист?—дип кайтарып сорыйм мин һәм үзебезнең рота старшинасы келт итеп исемә төшә. Ул да Хәмидуллинны «артист» дип атаган иде бит. Минем йөрәгемдә Хәмидуллинны күрү өмете яңа көч белән кабынып китә. Без ашыгып икенче катка төшәбез һәм унбишенче бүлмәгә керәбез. Ян тәрәзә янындагы койкада йөзе ак марля белән уралган бер кеше терсәгенә таянып кырын яткан да, янында утыручы иптәшләренә нәрсәдер сөйли. Без сөйләүчене бүлдермәс өчен, саклык белән атлый-атлый койка читенә килеп утырабыз. Герасимов миңа күз кыса, менә ул ди, янәсе. Сөйләүче сүзен дәвам иттерде:
— ... Шул кыз белән вәгъдәләштем. Төнлә кил диде, тәрәзәне ачык калдырырмын диде. Менә тцн булды. Беренче әтәчләр кычкыра башладылар. Мин читән аркылы алгы бакчага сикереп төштем дә, кызның тәрәзәсенә таба поса-поса бара башладым. Йөрәк дөп-дөп тибә, күзләрем ут кебек уйнап, ул-бу юкмы дип як-якка йөгерәләр. Шик булмагач әкрен генә тәрәзәне чиертәм. Кыз эчтән ак пәрдәнең бер читен күтәрә.
— Бу — мин, — дим. Тәрәзә ачыла. — Кер тизрәк, ди. Әмма ләкин авыз балга тигәнгә, борын җиргә тиде. Тәрәзәдән башымны гына тыгарга өлгергән идем, кемдер ботаклы таяк белән сырт буема төшермәсенме! Күзләремнән утлар чәчрәп киттеләр. Ул арада таяк тагын бер тапкыр минем аркага кунып алды. Шул ук вакытта таяк иясе ачы тавыш белән:
— Каравыл, өемне талыйлар, — дип кычкырырга тотынды. Кыз куенында рәхәтләнү өметләре бар да очтылар. Мин җиргә сикереп төштем дә, таяклы кешене баш аркылы атындырып, үзем читән аркылы чыгып сыздым...»
Сөйләүче рус сүзләрен үзенчә сузып, басымнарын татарчалаштырыбарак хикәя кыла иде. Бу хәл аның сөйләвенә үзенчә бер төс бирә, тыңлаучылар рәхәтләнеп көләләр, вакыйганы җанландыра, куерта торган сораулар яудыралар иде.
Мин бигрәк тә яратып тыңладым. Чөнки яралы сөйләгән хәлләр заманында минем үз башымнан да үткәннәр һәм мәңге онытылмаслык кызыклы хатирә булып йөрәгемә сеңеп калганнар иде.
— Ә менә бервакытны Кестеньга астында...— дип, күзләре бәйләнгән кеше тагын да кызыклырак вакыйгалар турында сөйлән китте. Кинәт яшен яктысында бөтен җиһан яктырып киткән сыман, минем башымда: «Чү, бу Хәмидуллин үзе түгелме соң?», дигән уй туды. Йөрәгем еш-еш тибә башлады. Мин инде бөтенләй башка бер дулкынлану белән аңа карарга тотындым. «Ул сукырайган. Ул мәңгегә якты дөньядан аерылган. Минем өчен... Командиры өчен...» дигән уйлар миемне яндырдылар. Чыгып киткәндә түзмәдем, аның фамилиясен сорадым..
— Гвардия ефрейторы Әсрар Хәмидуллин булам мин, кем сорый? — диде ул...
Берничә көн үгте. Ул чагында мин Хәмпдуллин белән сүземне дәвам иттерә алмадым. Башымның яралы булуы сәбәпледер ахырысы, мин көчле дулкынлануга чыдый алмыйча һушымнан язганмын. Мине унбишенче палатадан санитарлар күтәреп алып киткәннәр. Бүген үземне яхшырак хис итәм. Минем яныма лейтенант Герасимов килеп утырды. Бу озын буйлы, балалардай яхшы күңелле лейтенантны мин ярата башлаган идем инде.
— Кәефегез ничек, капитан? Ну куркыттыгыз да соң безне, — диде ул. Мин елмаерга тырыштым, ләкин елмадоым бик ясалма чыкты ахырысы, Герасимов башын читкә борды.
— Әкият тыңларга йөрисезме? — дип Сорадым мин бераздан.
— Йөрим.
— Нәрсәләр сөйли?
— Аның сөйләгәннәрен санап бетерерлекмени.
— Берәр кешенеи гомерен саклап калу турында сөйләмәдеме?
— Юк, нигә? Лейтенант мина борылды һәм мин аның зәңгәр күзләрендә чиксез кызыксыну күрдем. Ул кызыксыну арта төшсен өчен мин эндәшмичә, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкан кеше сыман, берничә минут түшәмдәге асылмалы кандилгә карап тордым. Минем шундый гадәтем бар. — Я, сөйләгез инде, — диде лейтенант. Мин аңа бу егетнең минем тормышымны коткаруы турында, «Җәһәннәм» тавы, шоссе буендагы сугыш турында бәйнә-бәйнә сөйлән бирдем. Герасимов чиксез зур кызыксыну белән тынлап торды да, ахырда:
— Ә ул сезнең монда икәнегезне беләме соң?— дип сорады.
— Белми булса кирәк, — дидем мин, — мин бит теге вакытта әйтергә өлгермәдем. Тавышымнан гына танымаган булса. Лейтенант бер минут чамасы уйланып торды да, озын кулы беләп тез башына сугып алып, бер бармагын югары күтәрде.
— Минем башыма бер кызык уй килде әле. Сез аны, гаҗәп характерлы кеше, дидегез. Сынап карарга рөхсәт итегез.
— Сынагыз, — дидем мин. — Бер үк, җанын рәнҗетә күрмәгез, — дип өстәдем. Шунда ук лейтенант үзенең планын сөйләде һәм Хәмидуллин янына чыгып китте. Мип ятып калдым һәм аны бик озак көттем. Көтә-көтә аптырагач, торып, үзем барыйммы, дип тә уйлаган идем, тик сестра кереп: «Зинһар кузгала күрмәгез. Сезгә абсолют тынычлык кирәк» дип мине янадан мендәргә салды һәм юрганымны рәтләп, чыгып китте. Ниһаять, Герасимов кайтты. Аның ак бинт белән уралган маңлае астындагы зәңгәр күзләре ничектер аеруча яхшы ялтырыйлар иде.
— Я, сынадыгызмы?
— Сынадым, ләкин... шайтан белсен нинди кеше ул. Чыннан да гаҗәп характер икән. Беләсезме, мин аңа сез сөйләгәннәрне тасвирлап, үз исемемнән бер эпизод сөйләдем. Ул терсәгенә таянып, мине дикъкать белән тыңлап торды. Мин аның елмаеп киткән иреннәрен күрдем. «Менә хәзер үзе дә сөйли, инде дип торам. Май кебек эрер әле малаең, дим. Үзеңнең эшләгән батырлыгың белән мактану оятмыный» дип тә уйладым мин. Ләкин Хәмидуллин мине гаҗәп уңайсыз хәлдә» калдырды. Ул әзрәк күтәрелде дә, бөтенләй салкын тавыш белән:
— Подумаешь искитәрлек зур батырлык күрсәткән икән. Мондый батырлыкны безнең һәрбер сугышчы эшли. Уставта да шулай кушылган,— дип икенче ягына борылып ятты һәм артык бер генә сүз дә әйтмәде. Лейтенант иңбашларын җыерды, аннары миңа текәлеп карады да:
— Капитан, сез ялгышмадыгызмы? Бу сез сөйләгән егетме?—дип сорады.
— Нәкъ үзе. Әгәр дә ул үз батырлыгы белән үзе мактанса Хәмидуллин да булмас иде, — дидем мин.
— Ни өчен?
— Характеры шундый, кешесе шундый. Берничә көннән соң, мин бер үзем Хәмидуллин янына төштем. Лейтенант Герасимов частена кайтып киткән иде инде.
Мин палатага кергәндә Хәмидуллин янында берәү дә юк иде. Мин әкрен генә барын, аныц конкасы читенә утырдым.
— Сестра, бу синме? — дип сорады ул.
— Юк, бу мин, Әсрар,—дидем йомшак тавыш белән.
— Кем син? Тавышың таныш, үзеңне хәтерләмим.
— Бу мин, Әсрар, — дидем мин татарча, — мин, капитан Моратхуҗин. Хәмидуллин урыныннан сикереп торды, дерелдәгән куллары белән мине кармалый башлады. Мин аны кочаклап, күкрәгемә кыстым.
— Иптәш капитан, сез... сез исәнмени? Ничек бирегә эләктегез, күптәнме? Без шулай байтак вакыт бер беребезне кочаклашып утырдык. Аннары әзрәк тынычлангач:
— Әсрар, хәлең ничек?—дип сорадым һәм аның йөзендәге бердәнбер ачык калган урынга — иреннәренә карадым. Ак тешләр өстеннән кыйгачланып киткән бу иреннәр үзләренең торышларын үзгәрттеләр, күрәсең, Әсрар елмайды.
— Сукыр тәкә уйныйбыз, иптәш гвардия капитаны, — диде ул, — шулай да эшләр рәткә бара шикелле. Бүген әле тәрәзәләрнең яктылыгын да абайлый башладым. Әнә, әнә анда тәрәзә,—дип ябык кулы белән караңгы почмакка күрсәтте. Миңа бик ямансу булып китте, иреннәремне тешләдем. — Дөрес күрсәттемме, иптәш гвардия капитаны? — дип сорады ул.
— Дөрес, дөрес! — дидем мин. — Әлбәттә, дөрес. Врач та бүген әйтте: син, ди, Хәмидуллин, обязательно күрәчәксең. Аннары, миңа сукыр булырга ярыймы соң, иптәш гвардия капитаны? Дошманнардан азат ителгән илемнең бәхетен күрәсе бар бит әле...
Аның тавышы ышаныч һәм якты өмет белән тулы иде.