Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУЛКЫННАР НИ СӨЙЛИ?

Шагыйрь Әхмәт Фәйзи — үз эшен яхшы белеп эшләүче югары квалификацияле татар шагыйрьләреннән берсе. Шуңа күрә аның шигырьләре, күбесенчә чыпчык та борын торга алмаслык итеп, ныгытып эшләнгән булалар. Ләкин әле бу нәрсә Әхмәт Фәйзи өлгерүнең чигенә килеп җиткән икән дигән сүз түгел. Башкаларда кимчелекләр булганы кебек. Әхмәт Фәйзидә дә кимчелекләр бар, укучы аларны белергә тиеш, бигрәк тә аларны шагыйрь үзе белергә тиеш һәм шуның белән бергә Әхмәт Фәйзинең үзенә генә хас күркәм яклары да күп, укучы, әлбәттә, моны беренче чиратта белергә тиеш.

Матур һәм үзенчәлекле якларның берсе итеп — артык ваклыкларга сибелмичә һәм шул ук вакытта коры абстракциядән, сөяксезлектән имин катып, тасвир ителә торган вакыйгаларның эчке драматик пружинасын табып ала белүне, аны үзенә хас буяулар, сурәтләү чаралары һәм кайнар сулыш беләп эпик телгә салып җырлап бирүне күрсәтергә кирәк. «Флейталар»да бу сыйфат башлана гына башлаган булса. «Кеше һәм дала» да инде без бу патетик сулышның шактый көчәйгәнлеген һәм инде килеп шагыйрьнең «Туу сулышы» дигән соңгы поэмасында нык кына үсеп җиткәнлеген күрәбез. «Туу сулышы»на эпиграф итеп китерелгән:

«Шәм шикелле тотып алдына

Яшәү утын, шомлы төннәр аша,

«Сүндерәм!» дип искән җилләр аша

Алып чыккан кеше, дан сиңа!» дигән юлларда ук инде без утны-суны кичкән көчле ихтыярлы совет кешесенең зур һәч романтик планда алынган көчле фигурасын күрә башлыйбыз. Поэма бөек Ватан сугышы көннәрендә батырлык үрнәкләре күрсәткән һәм шуның аркасында дөнья күләмендә «батыр шәһәрләр» дигән шөһрәтле исемне алган шәһәрләренең берсенә — Ленин шәһәренә, Ленинградка, аның тугыз йөз көн буенча камалуда калып та тез чүкмәгән батыр халкына дан җырлауга багышланган. «Тугыз йөз көн дошман каһәрле Ачлык белән буды шәһәрне, Әхмәт Фәйзи шигырьләре. Җаваплы редакторы Кави Нәҗми. Татгосиздат басмасы. 1945 нче ел.

Тугыз йөз көй бикле, камалган

 Шәһәрне ул ярсып, шашынып,

 Утка тотты җирдән, һавадан...»

 Гитлер һәм аның күзен кан баскан армиясе менә, менә җиңү тантанасы итәргә, бүрек чөяргә әзерләнәләр, рәхим-шәфкать сорап сузылган кулларны көтәләр, ләкин Ленинград тез чүгәргә уйламый да, ул ут эчендә чыныгып яңадан туа һәм дошман солдатларының битенә Ленинградның ачулы ярсу белән сулаган яшәү сулышы бирелә:

...Алар чыкты, онытып ачлыкларын

Исәпләшми зәһәр кыш белән,

Кулының көче бетсә, чыбыкларны

Каелдылар алар теш белән.

Алар чыкты... авыр ярадан

Хәле бетеп ауган сугышчы

Шушы тойгы беләп яңадан

Күтәрелеп, актык сулышы

Киселгәнче алга, алга барды,

Тешен кысып, төйнәп йодырыкны...

Кемнәр соң алар? Алар гади совет кешеләре— безнең кешеләр. Әйе, алар Ленинградны, Сталинградны, Киевны, совет Россиясен, революцияне, дөнья культурасын, цивилизацияне саклап алып калдылар. Алар гади кешеләр һәч шул ук вакытта алар моңа чаклы җирнең бер нинди җырчысы да җырлый алмаган бөек романтиканы тудыручы романтиклар, һәм шагыйрь әнә шул кешеләргә гимн җырлый. Шагыйрь безнең көрәшле заманыбызның утлы пафосын тотып ала белгән. Икенче бер үзенчәлекле һәм, әлбәттә, матур як — Әхмәт Фәйзинең үзенә хас лирик авазын саклый белүдә. Героика белән лирика бергә кушылып яңгырый бу авазда. «Вагонда», «Каштай чәчәк ата», «Еракта, еракта», «Бу яз» шигырьләре — әнә шул типка керәләр. Хәтта беренче карашка бик интим, бик тар кебек булып күренгән «Вагонда» шигырендә дә, чынлабрак караганда, җәмәгатьчелек, иптәшлек, сугышчанлык идеяләрен ачык сизеп була. Сугышчы егет, вагон көпчәкләренең һаман бер көй белән талгын гына җырлап баруларыннан оеп, янәшәсендәге кызның җилкәсенә башын салып йоклап киткән. Кыз егетне уятырга базмый, чөнки ул белә — бәлки егет чынлап та бик нык аргандыр һәм:

...Ул кыйммәтле бер йөк илткән сыман,

Кузгалырга базмый, җилкәсендә

Алып бара аның йокысын...

 

ДУЛКЫННАР НИ СӨИЛИЛӘР

 Дулкыннар ни сөйлиләр? Кем белә — бәлки кызның егеткә гыйшкы тишкәндер? Бәлки түгелдер, бары тик совет солдатына хөрмәт йөзеннән генә аның йокысын җилкәсендә саклап алып бара торгандыр? Бәлки тегесе дә бардыр, монысы да бардыр? Шагыйрь моны әйтеп бетерми һәм шуның белән ул шигыренә үзенә бертөрле матур серлелек нуры бөрки.

Лириканы үз бүлмәсенә, үз эченә генә яшереп калдырмыйча, җәмәгатьчелек тойгылары белән оста үреп алып бару һәм лирик шигырьләрдән аеруча сорала торган кыскалык, җыйнаклык, түгәрәкләнгәнлек Әхмәт Фәйзинең лирик парчаларына үзләренә бер зыйфалык биреп торалар. Шулай ук юмор һәм сатира элементларын шигырьдә оста куллана белү ягыннан да Әхмәт Фәйзи матур-матур гына үрнәкләр бирә. Аның бу кечкенә җыентыкка урнаштырылгaн «Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы». «Кемне кем тоткан?» шигырьләре моның унышлы шаһиты була алалар. Кимчелекләр итеп «Дулкыннар ни сөйлиләр» дигәч шигырьдә, су һәм ут стихиясе белән артык мавыгып китеп, җирдәге көрәшне, Фашистик варварлар белән азатлык сөюче халыклар арасында булган гигант һәм тарихи бәрелешләрне су белән ут талашына ошатып тасвирлауның уңышлы түгеллеген әйтергә кирәк. Стихия көче белән мавыгу Әхмәт Фәйзи иптәшнең башка шигырьләрендә дә очрамый түгел (мәсәлән, «Кеше һәм дала»), ләкин ул анда стихияне стихия итеп, ягъни реаль төшенчә нигезенә куеп ала һәм аның ул шигырьләрендә кеше стихияне җөгәнләүче батыр көч Сулый чыга. Мәсьәләне алай кую әлбәттә дөрес, ләкин фашизм белән азатлык сөючеләр арасындагы көрәшне стихияләр көрәше генә итеп аңлатсак, бу, әлбәттә, дөрес булмас иде. Искә алынырлык һәм киләчәктә бетерергә тиешле кимчелекләрнең берсе кайбер тел мәсьәләсенә һәм аерым сүзләрнең оттенокларына кайтып кала. Без югарыда Әхмәт Фәйзинең үз эшен белеп эшләүче югары квалификацияле шагыйрь булуын әйттек, тел дигәннән, без әлбәттә әллә нинди мөгезләр чыгарырга җыйналмыйбыз. Әхмәт Фәйзи татар телен белеп һәм рәнҗетми яза. Шулай да аерым очракларда шигъри пафос астында кайбер сүзләр үзләренең табигый оттенокларын югалтмый кала алмаганнар. Һәм шагыйрьгә, һәм телебезгә хөрмәтебез зур булганлыктан, без аларны күрсәтеп үтүне кирәк таптык*.

«Ил өстенә килгән яу сына» диелә бер урында. Шигырь пафосы, вакыйгаларның эчке драматизмы ягыннан мондый әйтелешне беркадәр аклап та булыр иде бәлки, ләкин тел төзелеше ягыннан моны һич тә аклап булмый. Яу сынмый, яу туздырыла, тар-мар ителә, кырылып бетерелә. «Илләрнең ялкынлы элмәген» дип әйтү Әхмәт Фәйзи кебек шагыйрь өчен шулай ук шәп әйтелеш түгел. Шәп әйтелеш түгел — чөнки дөрес әйтелеш түгел. «Ирекле иртәгә хакына» дигән әйтелеш белән шулай ук бик сатулашып кына риза булырга туры килер.

Бер үк строфа эчендә киткән кайбер тел кытыршылыклары, соңгы исәптә, әлбәттә мәгънәнең оттенокларын шагыйрь теләмәгән якка таба үзгәрткәннәр. Мәсәлән, «Каштан чәчәк ата» дигән шигырьдә.

«Куркып күзен йомган бала төсле

Бөреләрен йомган чәчәкнең

Син китергән, җилләр күзен ачты;

Син китергән яңгыр яшәрттек» дигән строфа бар.

Беренчедән, бөреләрен йомган чәчәк буламы? Гомумән, чәчәкнең бөресе буламы? Әлбәттә булмый. Бөре агачта була, бөредән иң элек яфрак, аннан чәчәк килеп чыга дип әйтә кебек табигать. Анпан соң бөреләр турында бер әйткәч, соңыннан «епп китергән яңгыр яшәртте» дип әйтү шулай ук бик үк ябышып тормый кебек. Чөнки бөре үзе яшьлек билгесе бит ул.

Болай булды, — бер көнне

Кайтып керде Әүхәди,

Хатынына дәшергә

Базмый йөрде Әүхәди дигән строфа белән башлана «Әүхәди белән Майшәкәр». Моның алдагы ике юлы Әүхәдинең көннәрдән бер көнне ниндидер яңа бер ният белән кайтып керүен, ягъни бер конкрет актны башкарырга хәзерләнүен аныкласа, калган ике юлы Әүхәдинең күңелендәге, ниятен әйтә алмыйчы озак вакытлар йөрүен күрсәтә. Оттеноклар бер юнәлештә түгел. Фикер таркала, строфаның гомуми көче зәгыйфь әнә. Мондый мәгънә таркаулыклары шигырьләрдә әлбәттә бик, бик сирәк очрыйлар, хәтта моны, бер караганда, тырнак астыннан кер эзләү дип тә әйтүләре мөмкин. Ләкин, Пушкинча әйткәндә, бик эшлекле кеше булганда да тырнакның матурлыгы турында уйларга мөмкин ич. Бигрәк тә аның керсезлеге турында. Шагыйрь безне аңлар һәм дөрес аңлар дигән өмет белән калабыз без.