Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Безнең календарь

САЯТ-НОВА

(Үлүенә 150 Әрмән халкының бөек ашугы Саят-Нованың кайчан туганлыгы ачык билгеле түгел. Ул Грузиянең башкаласы Тбилисидә, крепостной крестьян семьясында туган. Яшьлек елларын ул туку станогы артында үткәргән. Саят-Нова (аның чын исеме Арутюн Саяданц) җырга осталыгы белән бик яшьләй таныла. Ул халык күп җыйналган җирләрдә — мәйданнарда. базарларда үзе чыгарган җырларны җырлап йөри. Аның даны көннән-көн үсә һәм, ниһаять, Грузия патшасы Ираклий икенче аны үзенең сараена алдыра.

Чын-чыннан халык җырчысы булган һәм азатлык өчен бөтен җанын бирергә хәзер торган Саят-Нова сарайда да үзенең намусына тап төшерми — халыкны изүчеләргә каршы нәфрәт белән тулган ялкынлы җырларны дәвам итә. Аны, әче теллелеге өчен, көчләп монастырьга ябалар, шулай итеп, Саят-Нованы халыктан аерырга тырышалар. Саят-Нова качып Тбилисигә килә һәм тагын халык алдында җырларга тотына.

Бөек ашугның гомер юлы фаҗигале рәвештә өзелә — Тбилисигә басып кергән Иран патшасы Ага Мөхәммәт хан сугышчылары крепость чиркәве төбендә Саят-Нованы ерткычларча җәзалап үтерәләр. Грузин, әрмән һәм азербәйҗан телләрендә иҗат иткән һәм шушы өч халыкның рухын, тойгыларын гәүдәләндергән бу бөек җырчының әсәрләре безнең көннәргә, халык җырчылары аркылы, килеп җитә алдылар. Саят-Нова иҗатында бөтен бер буын ашуглар тәрбияләнеп үскәнлеген әйтергә мөмкин. 1852 нче елны Ахвердян редакциясендә Саят-Нованың әрмән җырларының беренче җыентыгы чыга. Саят-Нованың иҗатын өйрәнү өстендә Ә. Туманян, В. Брюсов, Леоштдзе һәм башкалар эшлиләр. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Саят-Нова поэзиясе гаять зур популярлык казанды. Аның лирик әсәрләре СССР халыкларының телләренә тәрҗемә ителде.

 А. И. КУПРИН (7.9.1870—1938) Күренекле рус язучыларыннан Александр Иванович Куприн ярлы чиновник семьясында туган. Башта ул пансионда, аннан соң ябык хәрби мәктәпләрдә укыган. Әдәби-иҗат эшенә кадәр А. П. Куприн бик күп төрле профессияләр алмаштырып карый: грузчик булып эшли, землемер булып хезмәт итә, газета редакцияләрендә фельетончы булып эшләп йөри, хәтта чиркәү хорларында җырчы да була. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң А. И. Куприн эмиграциягә киткән иде. Ләкин ватаннан читтә яшәү белән килешә алмаган, ак эмигрантларга каршы нәфрәт саклаган Куприн үзенең туган иле каршындагы гаебен юлырлык көч таба алды — 1937 нче елда Советлар Союзына кайтты.

А. И. Куприн бераз эшләгәннән соң, 1938 нче елны авырып үлде. А. И. Куприн рус әдәбиятының күренекле прозаикларыннан берсе. Аның беренче һәм иң зур әсәре борынгы Сирия алласы Молох исеме белән атала. Ул бу әсәрендә этчеләр сыйныфын һәм хезмәтчел интеллигенцияне изә торган капиталны гәүдәләндерә. Бу повестьта капиталист Кваингига каршы куелган инженер Бобров образы бирелә. Бик кара буяулар белән язылган бу әсәр, иҗтимагый каршылыклар котылгысыз, дигән карашны раслый.

Купринның икенче зур әсәре—«Поединок». Монда язучы намуслылыкны кастача аңлатуга, коры муштровкага, тупаслыкка нигезләнгән хәрби көн-күрешкә каршы тирән протест белән чыга. Повестьта патша армиясенең югары катлаудан чыккан офицерлар составының рухи бушлыгы, кызганычлыгы сурәтләнә. А. Л. Куприн үзенең геройларының эчке кичерешләрен, бигрәк тә мәхәббәт тойгыларын оста сурәтли. Бу яктан алганда, аның «Суламиф», «Гранат браслет» исемле хикәяләре аеруча көчкә ия булып торалар.

 К. Ф. РЫЛЕЕВ (23.IX. 1795—13. VII—1826)

Танылган рус шагыйре, декабристлар хәрәкәтенең күренекле җптәкчеләреннән берсе булган Кондратий Феодорович Рылеев алпавыт семьясында туган. Кадетлар корпусында укыганнан соң, ул армиядә артиллерия офицеры булып хезмәт итә, 1814—1815 нче елгы чит ил походларына катнаша. Франциядә чагында Рылеев революцион фикерләр белән таныша. Россиягә кайткач Рылеев шактый вакыт дәүләт хезмәтендә була. 1823 нче елны ул яшереп Төньяк оешмасына керә һәм тиздән аның күренекле җитәкчеләреннән берсе булып әверелә. Республика тарафдары булган, крепостной коллыкның бетерелүен, самодержавиегә каршы революцион көрәшне яклаган Рылеев декабристлар хәрәкәтенә актив катнаша. Аның квартирасы восстание хәзерләүнең үзәгенә әйләнә. Уңышсызлыкка очраган восстаниедән соң Рылеевны кулга алалар һәм Петропавловск крепостена ябалар. К. Рылеев 1826 нчы елның 13 нче июлендә, декабристларның җитәкчеләреннән дүрт кеше белән берлектә, асылып үтерелә.

К. Рылеевның поэзиясе декабристларның революцион идеяләрен гәүдәләндерүе белән әһәмиятле. 1820 нче елда яза башлаган К. Рылеев башта лирик шигырьләр, эпиграммалар, одалар яза. Аннан соң ул патриотик тойгылар чагылдырган тарихи җырлар иҗат итә. Алар арасында «Дмитрий Донской», «Михаил Тверской», «Сусанин», «Державин» һәм башка поэмалар аеруча күренекле урында торалар. Консерватив романтизмга, мистикага кискен рәвештә каршы булган К. Рылеев үзенең поэзиясе аркылы гражданлык тойгыларын тәрбияләү, революцион көрәшкә омтылуны тәрбияләү бурычларын куя. Рылеевның халык стилендә язылган агитацион «җырлары» солдат массалары өчен прокламация хезмәтен үтиләр. Рылеевның шигырьләре, үзе үтерелгәннән соң, күп еллар буенча кулъязма, хәлендә кулдан-кулга күчерелеп йөриләр.

ЯН РАИНИС (11.IX.1865—12.IX.1929)

Латыш халкының бөек шагыйре Ян Раилне (Плекшан) XIX нчы йөзнең ахыры һәм XX нче йөзнең башы дөнья әдәбияты поэзиясендә күренекле урыннарның берсен били. 1891 нче елны Ян Райнис Ригада чыга торган легаль марксистик газета «Денае Лана» да редактор булып эшли. 1897 нче елны патша хөкүмәте Ян Райнисны кулга алып, Вятка губернасына, сөргенгә җибәрә. Шул чорда Ян Райнис Көпбатыш Европа һәм рус әдәбиятыннан тәрҗемәләр ясый һәм үзе иҗат итә башлый. Аның 1903 нче елда «Зәңгәр кичнең ерактагы аккордлары» исеме астында басылып чыккан шигырьләр җыентыгы латыш әдәбияты үсешендә үзенә бер эпоханы ача. Аның бу җыентыгына кергән һәм аннан соң чыккан шигырьләренең күбесе («Давыл басулары», «Яңа көч» һ. б.) латыш эшче һәм крестьяннарының җырларына әйләнеп китәләр. Ян Раппис 1905 нче елгы революция көннәрендә һәлак булган революционерларга үзенең «Тын китап» дигән гүзәл җыентыгын багышлый. Аннан соң ул «Онытмый торганнар», «Ахыры һәм башлануы» дигән җыентыклар чыгара. «Ут һәм төн» дигән музыкаль драмасы һәм «Алтын ат» дигән әкияте Ян Рапписның латыш әдәбиятына биргән зур хезмәтләре саналалар. Горький сүзләре белән әйткәндә, латыш халкының «куәтле бу шагыйрен» ирекле латыш халкы тирән хөрмәт белән искә ала.

УЗЕИР ХАЖИБЕКОВ

Шушы ел сентябрьнең 17 сендә алтмыш яшь тулган атаклы азербәйҗан композиторы, Сталин премиясе лауреаты! Үзеир Хаҗибеков, бик хаклы рәвештә, азербәйҗан музыкасына нигез салучы санала. Көнчыгыш илләренең барсындагы кебек үк, Азербәйҗанда да музыка язуы булмый. Халыкның гаять бай музыка хәзинәсе, ашуглар ярдәмендә, телдән-телгә күчеп кенә сакланып килә. Бары тик революциядән соң гына календарь халык музыкасы чын гыйльми нигездә җыйналып өйрәнелә башлый. Узеир Хаҗибеков менә шушы шартларда иҗат итәргә керешә. Бала чагыннан ук музыка белә бик нык кызыксынган Узеир Хаҗибеков Гори шәһәрендәге учительская семинариядә укыган вакытында тынлы һәм симфоник оркестрларга катнаша, халык көйләрен җыя һәм эшли башлый. Башта музыка курсларында укыганнан соң ул Петербург консерваториясендә укып чыга. 1908 нче елның 25 нче январенда Узеир Хаҗибековның «Ләйлә вә Мәҗнүн» исемле беренче операсы куела. Бераздан ул үзенең гаять популяр булган «Аршин мал алан» опереттасын яза. Бөек Октябрь социалистик революциясе Узеир Хаҗибековның иҗатына киң юл ача. Ул күп яңа әсәрләр бирә, соңыннан Азербәйҗан дәүләт консерваториясенә әйләнгән музыка техникумын оештыра, халык инструментлары оркестрын, Азербәйҗан дәүләт хорын барлыкка китерә.

Узеир Хаҗибековның «Азербәйҗан музыкасының нигезләре» дигән гыйльми хезмәте милли музыканы өйрәнүгә чын-чыннан нигез сала. Москвада Азербәйҗан сәнгать декадасында куелган һәм бик зур бәя алган «Кер оглы» операсы Узеир Хаҗибековның иң зур әсәрләреннән берсе. Бу әсәре куелганнан cоң композиторга СССР халык артисты исеме бирелде һәм ул Ленин ордены белән бүләкләнде. Соңыннан советлар хөкүмәте аны Сталин премиясе лауреаты дигән бөек исем белән хөрмәтләде. Бөек Ватан сугышы көннәрендә Узеир Хаҗибеков аеруча зур дәрт белән эшләде, аның патриотик җырлары, маршлары «Ватан һәм фронт» исемле кантатасы зур популярлык казандылар. Азербәйҗан музыка культурасына зур хезмәтләр күрсәткән карт композиторлы 60 еллыгы көнендә совет халкы зур хөрмәт белән чолгап алды. Аңарга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирелде.

И. Е. РЕПИН (5.8. 1944—29. IX. 1930)

Бөек рус художнигы Илья Ефимович Репин 1944 нче елның 5 нче августында туган. Ул 14 яшендә чагында ук инде портретларны оста ясавы белән таныла һәм үзе тапкан акчага яши башлый. 1863 нче елны П. Е. Репин, акча туплап, Петербургка килә һәм бер елдан соң Художество Академиясенә укырга керә. Монда Репин алдынгы яшьләр белән таныша, академизм йогынтыларыннан бик тиз арына һәм демократик реализм тарафдары булып китә. Беренче картиналарында ук Репин халык тормышын үтә оста сурәтләве белән аерылып тора. Аның «Волгада бурлаклар» (1870 — 1873) һәм «Курск губернасында тәре белән йөрү» (1881—1883) дигән картиналары зур дан казаналар. Иҗтимагый тигезсезлекне бик нык фаш иткән Репин халыкның һәм интелигенциянең самодержавиегә каршы көрәше белән дә бик нык кызыксына. Ул әсәрләренең күп өлешен революцион хәрәкәт темаларына багышлый. Аның «Конвой астында» (1876), «Пропагандистны кулга алу» (1878—1889), «Үлем җәзасы алдыннан тәүбә иттерү» (1882), «Сходка» (1883), «Көтмәгәндә» (1884) һәм башка картиналары шушы темаларга язылганнар. «Зопорожецлар» дигән атаклы картинасында Репин милли азатлык өчен үз-үзен аямастан көрәшкән халыкның азатлык сөйгән бөек рухын гәүдәләндерә. Репинның картиналарын җәмәгатьчелек гаять зур кызыксыну белән каршы ала. Мәсәлән, аның «Иван Грозный һәм аның улы Иван» (1885) дигән картинасын җәмәгатьчелек деспотизмның канлы башбаштаклыгына каршы протест дип каршы ала. Репин рус халкының бөек шәхесләреннән композитор Мусоргский, язучы Писемский, Гаршин, Толстой, тәнкыйтьче Стасовның һәм башкаларның бик оста эшләнгән портретларын яза.

И. Е. Репин — рус халкының иң бөек художникларыннан берсе.