Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗНЕҢ БИШЕК

МИРГАЗИЗ УКМАСИ

БЕЗНЕҢ БИШЕК

Бу Россия безнең туган бишек,

Атам-анам аны сөйгәннәр,

Шунда шатланганнар, рухланганнар.

Бәхетсезлек булса — көйгәннәр.

Аның нурлары кук нурлар кайда?

Аның җәйләре күк җәй кайда?

Аның кичке тонык болыннары

Аның май аендагы ай кайда?

Кичке җете матур уткайлары,

Егет, кызлары да гөл генәм,

Карлар китү, язгы миләүшәләр,

Сабан туйлары, их, син ил генәм!

Күз алдыма килә түр башларың,

Җылы йортың, туең, картларың,

Җырлар гөрләп баллар эчкән чакта

Моңлы көйләрең һәм сазларың.

Бар матурлык, Ватан, синдә генә,

һәрбер тамчың синең бер шагыйрь

Канда кыр бар гүзәл кырларың күк?

Гүзәл җирләрең күк кайда җир?

Аның таңын күрче! Тын кичләрен

Ай яктысын; таллар, суларын,

Тын болыннар, сыек томаннарын.

Кичке арыш басуын, син барын —

Син барын да уйлап, бергә җыеп.

Бер йөрәккә куеп тезәсең,

Мең төс биреп чыклар тамчыланган,

Өзәсең лә, күңлем өзәсең.

Бала чаклар, үткән истәлекләр.

Егет чаклар, үткән гомерләр,

Кул кыннар күк тезелеп уйдан уза

Артта калган эзләр һәм көннәр.

Бу туган ил тиңсез бер мәхәббәт,

Бу сөюгә тиңнәр табылмас,

Йөрәккәйгә нинди ут кабынмас,

Кемнәр аны өзелеп сагынмас.

Рус, татары аны тигез сөя

Шунда үскән алар берләшеп,

Шатлык бәйрәмнәрен бергә ясап,

Яшәгәннәр бергә гөрләшеп.

Игез туган сөеп берсен-берсе,

Кочаклашып бергә серләшеп,

Язмыш яшәүләрен бергә бәйләп,

Көн иткәннәр тату җырлашып.

Телләр башка — анысы аңлашылган,

Теләк, бер булгач ул аңлана,

Шул Ватанда үскән без балалар,

Барыбыз өчен тигез ул — ана.