Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШЛАП ЯЗУЧЫЛАР ИЖАТЫНА КАРАТА

Л. ҖӘЛӘЙ

БАШЛАП ЯЗУЧЫЛАР ИЖАТЫНА КАРАТА

Татар Совет Язучылары Союзы каршындагы консультация бюросыпа өзлексез килеп торган осарлор Батан сугышы чорында әдәби иҗат- мәйданына башлап аяк басучы кадрла- рыбызпын — һәм сан. һәм сыйфат ягыннан: үс\е турында сөйлиләр. Шунысы куаныч ки, бу кадрларның зур күпчелеге фронт шартларында. турьнап[1]туры Ватан сугышының алгы сызыгында торып кулларына каләм алдылар. Г. Пәҗчпев, 31. Заһптов, Ә. Малнков, У. Гыйвпятуллин. К. Гайдаиов һ. б. һ. б. иптәшләр — барысы да сугыш сафларыннан яздылар. Моның тарихи әһәмияте, әлбәттә, бик зур. Бу факт, беренчедән, Кызыл Армиянең кешеләрне рухп һәм фпзпк тәрбиялп торган бөек мәктәп икәнлеген, икенчедән, Советлар Союзы халыкларының иң явыз дошман да сьшдыра алмаслык патриотик көче һәм интеллектуаль байлыгы барлыгын да раслый. Башлап язучыларның .әсәрләрендә сөйкем - ле яңгырый торган аһәң, самими йөрәктән чыккай тавыш, советчыл аң белән бөркелгән пдел бар. Ләкин сәнгатьче.! төгәллек, эмоциональ бөтенлек, шигъри үлчәм, эстетик нормалар күзлеге үтәли карый башлау белән, текстның агымын авырайта, фикерләр тасчасын чуалта, хәтта язучының үз-үзеиә дә каршы килә торган кытыршылыклар күрәсең. .Мәсәлән, Тарик Фәттах иптәшнең «Илһам» дигән шигырендә әпә шул пәрсә бик нык сизелә. Автор бу шигырьне 11 строфага сузган. Шу[1]лардай 10 сы (11 строфага чаклысы) кереш хезмәтен үти. Калган дүртесендә авторның үзе әйтергә теләгән төп уе бирелә, илһам турындагы шигъри тезис исә соңгы строфада әйтелә. Шулай ител, шагыйрь безнең алга ифрат зур башлы, бәп-бәләкәй бүксәле, коо- рыксыз һәм аяксыз «кошчык» ясап бастыра. Гади генә әйткәндә, дүрт строфалы (11—14 строфалар) җыйнак бер шигырь язасы урынга, шагыйрь, зур коч салып, озын бер тасма сузган. Бу, беренче чиратта шигырь технологиясен һәм анда таләп ителгән җыйнаклык, түгәрәкләнгәнлек. — әз сүз, тирән эчтәлеклелек мәсьәләсенә игътибарның җитмәвеннән килә. ‡‡ Бу мәкалә әдәби консультация бюросына килә торган әдәби әсәрләрнең бер өлешен тикшерүгә багышланган. Билгеле, Фәттах иптәшнең бу шигырендәге кимчелекне технологик чатаклык, тәҗрибәсез- леккә генә сылтап калдырып булмый. Ул монда методологик хатага алып бара торган берьяклылыкка да бирелгән: ватан төшенчәсен, үз җирлегеннән аерып, җир белән күк арасында асылынып тора торган абстракт, ягыш читләштерелгән төшенчә итеп аңлату юлына баскан.

Аның шигырендә абстракт «ватан» төшенчәсе бар, әмма шул төшенчәне реаль гәүдәләндерә торган образлар юк. Менә шушындый әсәрне укыганда бөек тәнкыйтьче Белинскийның, язучы үзе сайлаган темадан өстен торырга тиеш, дигән сүзен хәтергә төшерү бик файдалы. Башлап язучылар өчен бу аңлатманың әһәмияте тагын да зуррак. Язучының үзе сайлаган темадан өстен булуы — шушы мәсьәләне һәм методологик һәм сәнгатьчә дөрес ачын бирә алуы дигән сүз; икенче төрле әйткәндә, язучы реаль чынбарлыкны сәнгатьчә чынбарлыкны сурәтләргә салып бирә алганда гына үзе сайлаган теманы җиңгән һәм төп максатына ирешкән була ала. Язучының үзе сайлаган темасын укучыга төгәл ирешерлек итеп эшли алуы бик күп чараларны урынында һәм дөрес итеп куллана алуга, аның иҗат сәләтенә бәйләнгән. Рус халкында «эш остадан курка» дигән мәкаль бар. Оста язучы, бер карашка гади генә саналырлык әйберләр һәм вакыйгалар аркылы да бөек идея һәм һәркем тарафыннан кабул ителерлек фикерләр — сурәтле уйлар бирә ала.

Моның ачык мисалын «Ул бәбкә» («Совет әдәбияты» журналы 1944 ел. 2—3 саннар. Кави Нәҗми әсәре) дигән шигырьдә дә табабыз. Шагыйрь монда артык зур әйберләр, зур кешеләр белән булган катлаулы вакыйгаларны да алмаган. Әйберләре дә бик гадиләр: күкәй, иске бүрек, яңа гына тишеп чыккан бәбкәләр һәм кешеләре дә әллә кемнәр түгел: әби һәм аның сабый балалары. Менә шул сабыйлар ул бәбине үзара бүләләр, бүләләр дә ахырда йолдызлары алтыннан булган ун батырга ун бүләк итеп үстерергә дигән карарга киләләр. Шушы рәвешчә, гади генә бер вакыйга турында сөйләнгән җиңелчә әңгәмә, уйлашудан тирән эчтәлекле патриотик идея, ватанчыл аң, нәни балаларның да фронт өчен, безнең җиңүебез өчен яшәвен чагылдырган җыйнак һәм эчтәлекле әсәр килеп чыккан.

Соң авторның мондый уңышка ирешүе кайдан килә? Билгеле, үзе сайлаган теманы үзләштерә алуыннан килә. Башлап язучылар иҗатына бәя биргәндә дә, башлыча, аларның тема сайлый белүләрен һәм аны сәнгатьчә образлар белән чпшә алуларын игътибар үзәгенә куярга кирәк. Тема сайлау мәсьәләсен тематик киңлек һәм тирәнлек рәвешендә куймыйбыз, әлбәттә, — чөнки тематик киңәю ул әле башлап язучының иҗат үсеше процессында кәсеп ителә торган, хәтта язучы буларак камилләшү дәверендә дә дәвам итә торган бер күренеш. Биредә сүз башлап язучының гомумән үзе сайлаган темасын кай күләмдә ача алуы турында гына бара. Югарыда телгә алынган шул ук Тарик Фәттах иптәшнең кайбер шигырьләрендә үзе сайлаган теманы шактый бөтен итеп, сәнгатьчә төгәлли алу көче дә сизелә. Аның «Минем дустым Ованес» дигән җыйнак кына әсәреннән чагыштырмалы тирән тойгылы хәрби лирика, ватан батырлары лирикасы аңкый. Бу иптәшнең лирик кичеренү, үз-үзенә кисәтү ясау, сөйгәне белән бәләкәй генә конфликтка кереп китү кебек мотивларга корылтай вак-вак парчаларында да сәнгатьчә итеп эшли белү сизелә. Гомумән, хәзерге көндә кулланылудан төшкән борынгы шагыйрьләргә дүрт юллыкта фәлсәфи бер фикер, афористик сүз әйтү Формасы өстендә күнегүләр ясау да бар Т. Фәттах иптәштә. Аның бу алымын шелтәләргә урын юк: тик шуны әйтәсе килә, аларның эчтәлекләрен тирәнәйтәсе, моңарчы әйтелгән хикмәтләрне кабатлаудан коткарасы бар.

 Т. Фәттахның тел өстендә эшләве сизелей тора. Шулай да аңар бу өлкәдәге принципиаль ялгышы турында әйтәсе бар. Кайбер әсәрләрендә сизелгәнчә, кешеләрнең төрле тел коллективыннан булулары алар арасындагы интим, эстетик якынлыкларны бер-беренә әйтеп бирергә комачаулый булып чыга Т. Фәттахча.

Мәсәлән, аның татар егете Украина кызының альбомына шигырь яза, кызын исә, күпме генә тырышса да, ул шигырьне аңламый, чөнки боларның телләре башка. Әрмән егете Ованес үлем алды кичерешләрен сөйли, шулай ук аны да аңлаучы булмый. Т. Фәттахның мондый «детальләргә» бирелеп китүе арзанлы натурализмга, поэзияне канцеляриячелек белән алмаштыруга гына алып барачак. Сәнгатьчә образлар, кирәк кайсы гына тел кешеләре булмасыннар, автор тарафыннан тәкъдим ителгән телдә сөйләүчән булалар. Тарихлар буенча сүзылган традиция шундый, һәм бу бик реаль дә. Икенчедән, бу алым авторның кыйммәтле идеяләре укучыга җитми калуга сәбәп булачак. Авторның үз әсәрендәге Ованес моңа ачык мисал була ала. Башлап язучы Күчүтбаев Закирда иҗат сәләте сизелми түгел. Аның «Басуда» дигән әсәре шуны күрсәтә.

— Үзем сөрәм, үзем күз алдыма

Китерәм мин сөйгән иремне;

Иң алдынгы позиция аша,

Күзәтәдер төсле эшемне.

Киң елмаеп карап торган төсле,

Винтовкасын тоткан көенә:

Әйтерсең лә, Безнең намус белән

Эшләгәнне карап сөенә, — ди Күчүкбаев 3.

Әсәрнең лейтмотивы — төн, үзәк фикере менә шушы ике строфага салынган. Монда ике образ бар: беренчесе — совет басуларын машина, тракторлар шаулатып эшкәртүче эшчән һәм ватанчыл рух белән коралланган хатын, икенчесе — аның ире. Ватаныбызның батыр сакчысы. Бу образлар, географик урыннары белән, бер-береннән ерак торсалар да, күңелләре, туган илгә хезмәтләре һәм бердәй типкән йөрәкләре белән, үзара бәйләнештә күренәләр. Әсәрдән шундый хис, тойгы аңкый. Ләкин бу шигырьдәге зур кимчелекне дә күрсәтергә кирәк. Ул моннан гыйбарәт: Күчүк- басу, шушы матур строфалар белән генә чикләнмәстән, тракторчы хатын авызыннан тагын ике строфа өстәгән. Бу строфаларда гадәттә әйтелә торган агитка, лозунг, мәсәлле фикер бетрелә.

Бу алым бигрәк тә лирик шигырьләргә ябышмый. Башлап язучылар күп вакыт әсәрнең азагына үзләреннән яки шундагы геройларның берсеннән нинди дә булса лозунг өстәми калдыра алмаучан булалар. Бу — уңышлы алым түгел. «Басуда» лирик шигырь. Тракторчы хатынның кичерешләре һәм әйткән сүзләре укучыга җитәрлек образ бирәләр. Аның тагын «кайгырмагыз, дуслар...» дигән гомуми фраза өстәп куюы кирәк түгел. Болай итү лирик образның тәмен җибәрә, рәсми бер өндәмәгә әйләндерә.

Башлап язучыларның беренче хыяллары үзләренең әсәрләрен, берсен генә булса да, матбугатка чыгарудан гыйбарәт була. Бу, һичшиксез, — законлы күренеш. Журнал яки газета битендә басылып чыккан беренче әсәрен күрү — язучы өчен әйтеп бетергесез шатлык ул. Ләкин моннан соңгы әсәрләре басыла башлагач, үсә башлагач, бу язучы инде үзенең беренче әсәрен яратмый, анардан үзе дә көлә торган булып әверелә, чөнки аның ул әсәре артык йомшак, балаларчарак булган була. Мәсәлән, Күчүкбаев иптәш «С. 9.» (4 сан. 1944 ел) журналында басылган «Озату» дигән әсәре чыгуга бик шатлангандыр. Бүген булмаса, иртәгә бу әсәрлән аның күңеле суынырга тиеш. Ник? Чөнки монда шигырьлек бөтенләй юк. Сүзләрне көйгә салып тезү белән генә шигырь шигырь булмый ич! Анда хис, укучы йөрәгенә керерлек сурәт, эстетик тойгы булырга тиеш. Мәсәлән, шагыйрь Габделҗәббар Кандалый бервакыт Равиль мулладан линейка сорап язган хатында:

— «Сәлам сез мулла Равильгә,

Бу баланын соравы илә

Биреп җибәр правила» — дип әйткән булган. Без моны шигырь дип атыйбызмы? Билгеле, атамыйбыз. Нилектән? Монда сәнгатьчә калыпка салынган сурәт юк. Тик көйгә, ритмик калыпка салып әйтелгән гадәти сүзләр генә бар бу юлларда. Күчүкбаевның «Озату»ында да шуннан артык нәрсә юк, билгеле. Бу сүзләрнең йомгагы итеп шуны әйтергә кирәк: беренчедән, башлап язучылар үзләренең өлгереп җитмәгән әсәрләрен бастырып чыгарырга ашыкмасыннар иде, икенчелән, редактор иптәшләр дә башлап язучылар алдыпа куелган таләпне йомшартмасыннар иде. Башлап язучы үзенең беренче иҗат күнегүләрен жинел темалардан һәм аларны мөмкин кадәр җыйнак итеп язудан башларга тиеш. Кайбер иптәшләр, хис ишеген бик киң ачып, әсәрләрен киң җәймәгә тезү беләп дәртләпүчәп булалар. Конкрет факт, тере күренеш һәм типик характерлы образ, портретлар белән, җыйнак кына әйтеп бирәсе урынга, мәсьәләнең тарпхыпа, ул тарихтагы «язмышына» кереп китәләр дә, әсәрләренең үзәге югалып, күчәре сынып калучан була. Нәтиҗәдә әсәр тәмсез һәм ямьсез булып чыга. Моның иң ачык мисалын Э. Маликов иптәшнең «Сагыну», Ситдиков 3. А. пың «Ул — син идең», Салих Кимның «Төнге дежурство» кебек әсәрләрендә күрәбез.

Бу әсәрләрдә, әйткәнебезчә, бик күп әйберләр бар, хәтта, җентекләбрәк карасаң, син анда Плюшкин амбарына ошаш хәлне күрәсең. Дөрестән дә шулай. Э. Маликов үзенең « Сагыну»ын даһи юлбашчы сүзләре белән башлап китә — шактый озын тарихны сөйли, әсәренең азагында күсе, мәчеләргә барып җитә — һаман сөйли, төп теләге исә — пони Равильнең атасын сагыну мәсьәләсе теге яки бу дәрәҗәдә сәнгатьчә бер күренеш, сурәт төсенә керә алмый кала. Моның сәбәбе билгеле: — димәк, язучы, үзе күтәргән теманың күчәрен табу һәм аңа беркетелергә тиешле әйберләрне сайлау турында аз уйлаган. Темаңны ү г зләштермп, башыңда кайнатып тәмам өлгертеп җиткерми һәм шуңар үзең нык ышанмый торып, аны кәгазьгә төшерергә ашыгу файдасыз шул. Бөек язучы А. П. Чехов, бер фразаны да, тәүлекләр буе башында әвәләми торып, кәгазьгә язарга ярамый, дип киңәш биргән. Аның бу сүзен башлап язучылар үзләренә сабак һәм кулланма итеп алырга тиешләр, әлбәттә. Сайлаган темаңны әһәмияте икенче яки өченче дәрәҗәле материаллар хисабына озайту ярамаган кебек, аны артык тарайту, бик сай эчтәлекле, гомуми сүзләр белән генә әйтеп узу да зарарлы. Салих Ким иптәшнең байтак әсәрләре әнә шундыйлар. Аның «1943 елда Май бәйрәме»н хәтта шуның типик үрнәге дип тә була. Монда сугышка чаклы май бәйрәмнәрен күңелле уздырып та, 1943 елда исә эштә үткәргәнлегебез турында әйтелә. Әйе, шигъри сурәтләр белән күрсәтелми, бәлки әйтеп кенә узыла. Мондый язмаларны «көйле хәбәрчекләр» дпп әйтүдәп башка бер исем белән дә атап булмый. Сүз уңаенда Миргунов иптәшнең бер әсәрен укып карыйк:

ТРАКТОРЧЫ

Нинди рәхәт киң кырларда

Трактор белән сабан сөрүе,

Бөтен көчем биреп эшлим,

Тәэмин итү өчен җилүне.

Фашистларга удар булсын,

Өчәр норма үтим һәр көнне.

Башлап язучылар иҗатына карата

Танк алып китәрмен фронтка,

Чакырсалар әгәр үземне.

«Тракторчы»ны укучылар тулы канлы шигырь итеп танымаячаклар. Дөресе — бу әсәр аларга шигырь булып тоелмаячак. Ни өчен? Чөнки монда сәнгатьчә төгәлләнгән сурәт сиземле югарылыкка күтәрелмәгән, язучының дәртле уйлары җанлы, эмоциональ бизәкләргә манчылып түгел, бәлки гади хикәяләү, гади тел белән сөйләп бирү формасында гына бирелгәннәр. Шигырь бит ул шагыйрь аңында, аның йөрәгендә эмоциональ күренеш хәленә әверелгән иҗтимагый тормышны, табигать Хәдисәләрен гәүдәләндерә торган корал. Мисал өчен Г. Тукайның «Дошманнар» дигән әсәреннән бер өзек алыйк.

— Күп «еланнар» сызгырып.

Читтән карыйлар бәхетемә,

Борыла-сырыла бәтбәхетләр

Үрмәлиләр тәхтемә...

Бу юллар шагыйрь аңында кайнап, шигъри калыпка салынган чынбарлыкны — капиталистик тормышны, Тукай яшәгән чорпы чагылдыралар. Мондый көчкә ирешү үз өстеңдә, әсәрең өстендә чынлап торып эшләү нигезендә генә булырга мөмкин. Башлап язучының бердәнбер коралы танылган шагыйрьләрдән, язучылардан өйрәнү. Пушкин, Лермонтов, Маяковский, Тукай, Гафури, С. Рәми, Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим кебек шагыйрьләрне өйрәнми, аларның стильләрен үзләштерми торып, югары сыйфатлы әсәр язу турында уйлавы да кыен. Гадәттә башлап язучы үзенең әсәрләрен бик тиз «пешереп» өлгертүчәп була, ул кыска вакыт эчендә берничәләп әсәр язып ташлый һәм аларпыц барысын да үзенчә тулы кандылар дип уйлаучан була. Эш бит бер талпынуда берничә әсәр язып ташлауда түгел, бәлки, бигрәк тә башлап язучыга, бер әсәрне ныклап эшләргә гадәтләнүдә. Башлап язучы, гадәттә, үзенең бер кат язып ташлаган әсәреннән бик тиз туеп, икенче, өченче... уyынчы әсәр язу белән мавыгучан була.

Менә шундый мавыгулардан тиз арынганда гына чын язучы булырга мөмкин икәнлеген онытырга ярамый. Таҗиев Габделхәйнең «Авылдан Фронтка хат һәм «Фронттан авылга җавап хаты» дигән әсәрләреңдә халыкча мөлаемлылык һәм үткенлек бар. Монда туп-туры һәм матур, үтемле, йөрәктән чыккаy сүзләр белән әйтеп бирелгән чын тормыш баh. Иптәшкә шушы алым белән язуын тагын да үстерә, көчәйтә төшүне тәкъдим итәсе килә.

— Перчаткалар бәйлим ак җепләрдән

Мылтык тоткан көчле кулыңа,

Түтәл ясап, чәчәк утыртамын

Кайтып керә торган юлыңа, — ди кыз.

Менә шундый строфалар белән, Таҗиев Г. халык лирикасындагы нечкә тойгыларны һәм ул тойгыларның хезмәт җирлегендә барлыкка килгән саф тойгылар икәнлеген әйтеп бирә. «Түтәл ясап, чәчәк утыртырмын» ди авыл кызы, ягъни ул чәчәкләрне кайдандыр, кемнәрдәндер алмый, бәлки үзе үстерә, моны, билгеле, берәүнең дә шигъри түгел дип атарга хакы юк. Монда реалистик чынбарлык чагыла. Халык эпитетлары, халык метафорасы, халык хпкмәтчеллеге әдәби иҗат, сәнгатьчә сурәтләүләргә чып-чыннан реалистик рух бирә. Дөньяның бөек шагыйрь һәм әдипләре моны тирәнтен аңлаганнар һәм үз иҗатларында файдаланганнар. Чынбарлыклык, хикмәтчеллек, матурлык, садәлек — сәнгать әсәренең асылы шулардан тора. Башлап язучының төп бурычы — иң элек әсәрен дөрес үзәккә кора алу. Спай төзелешле үзәккә кунган ит һәркайчан да сылу, ямьле була. Ләкин әсәрнең гәүдәсе, тышкы төзелеше әһәмият үзәгенә алынып та, эчтәлеге, идеясе, рухы икенче планга төшеп калмасын. Эчтәлек белән форма арасындагы бердәмлек — төп шарт.

Совет сәнгате, совет әдәбияты алдында торган иң бөек бурыч — Совет Россиясендә яшәүче барлык халыкларны патриотик рухта тәрбияләү, алар арасындагы социалистик бердәмлекнең көчен реаль образлар, заманыбызның героик вакыйгалары яктылыгында гәүдәләндерү, күрсәтү. Әгәр дә безнең татар язучылары илебездәге көч, байлык-намуслылыкны тик татар халкы аркылы гына күрсәтү юлын тотсалар, бу, туры әйтергә кирәк, чынбарлыкны сөремли торган берьяклылык, тарихны боза торган бикләнүчәнлек (изоляция) булыр иде. Киресенчә, татар язучысы үз халкының батырлыгын, булдыклылыгын Россиядә яшәүче барлык халыклар «арасындагы дуслык, туганлык, бер тән — бер җан булып, Тукай әйтмешли, бер җепкә тезелеп яшәүләре якынлыгына куеп гәүдәләндерү идеясе беләп коралланган булырга тиеш. Шуның белән бергә бу идея арзанлы, механистик алымнар белән генә капланып бара торган да булмасын.

Мәсәлән, рус халкы белән татар халкы арасындагы бердәмлек, дуслыкны, ватанчыл туганлыкны күрсәтәм дип, бер авылы тормышыннан алып язылган әсәрдә Иван, счетоводны Михаил итеп алу дөресме? Юк, әлбәттә. Төп мәсьәлә Иван белән Гайнулланың бер үк рух, бер үк идея кешеләре икәнлекне чынбарлыклы дәлилләр ярдәмендә күрсәтә алудан тора. Икенче терле әйткәндә, татар язучысының сәнгатьчә сәләте «Рус белән тормыш кичегик сайрашып, Тел-логать, гадәт горефлар алмашып» (Г. Тукай) дигән кебек яшәвебезне киң күләм ачып бирүгә хезмәт итсен.

Тарихыбыз шуны сорый һәм бу принцип башлап язучылар иҗатының юл күрсәтүче йолдызы, кыйбласы булырга тиеш. Ләкин бу принципны алга сорү татар халкының үзенә, аның бүгенгесе һәм тарихына хас үзенчәлекләрне сәнгать өлкәсеннән төшереп калдырырга куша. Тик икенче кырыйга аварга ярамый. Мәсәлән, татар халкының җитәкчегә ихтирам, командирга буйсыну, масаймау, кече күңеллелек. Йөкләтелгән бурычны, җанын биреп булса да,

 үтәргә тырышу, түземлелек, иптәшлек, дәүләт каршында тугрылык. бүтән милләт вәкилләренә ихтирам белән, туганлык күзе белән карау шикелле сыйфатларын без аларда берничек тә күрми үтә алмыйбыз.

Бу мәсьәләнең ик ачык күрсәткече итеп татарларның рус халкына, аның культурасына, гадәт-горефләренә зур бәя бирүен санарга һәм моның ерак тарихлардан ук килгән факт икәнен аңларга кирәк. Бу сыйфат исә, асылда, татар халкының чын-чыннан ватанчы, чын-чыннан Россия баласы булуы белән аңлатыла. Башлап язучыларда тел байлыгы мәсьәләсе — үзенә бер зур өлкә. Бу урында без аның барлык тармак һәм ермакларына туктала алмыйбыз: урын да, вакыт та сыйдырмый. Шигырь һәм проза теле, андагы эстетик алымнар турында меңнәрчә томлап китаплар язылган, теоретик кулланмалар төзелгән һәм шушы өлкә өстендә махсус тикшерелүче зур галимнәр җитешкән.

 Сәнгатьчел телнең төп үзенчәлеге — күрсәтүчәялек. Бөек тәнкыйтьче Белинскийның бу турыда классик аңлатмасы бар. Ул болай ди: «Фәнни-популяр тел исбат итә, художестволы тел күрсәтә». Фәндә, димәк, һәрбер сүз турыдан-туры логик төшенчә бирүгә хезмәт итә, сәнгатьчә калыпка корылган әсәрдә исә сүзләр, гомумән, тел — сурәтләү, күрсәтү чарасы булып хезмәт итә. Монда төшенчәдән элек күренеш, сурәт бирелә, логик нәтиҗә шушы сурәтләрдән килеп чыга. Шигырь теле бай сурәтләр бирергә тиеш. Шунлыктан да бит шигырьдә күп сүз эзләүдән бигрәк, сурәтләргә бай сүзләр табу, сайлау өстендә ныклап эшләү бурычы тора.

Габдулла Тукайның «Ишан» дигән шигыре моңа бик ачык мисал булып тора. Бу әсәрдәге һәр сүз укучы күз алдына бер сурәт китереп бастыра.

— «Күзеп йомган, муен бөккән, башына чалма чорнаган». Менә бу сүзләрдән туган сурәт безнең күз алдына хәшәрәт бер фигураны китереп бастыра.

— «Кибән чалма кибәк башта: ишап булган, имеш, хайван!» — монысында исә шушы кабахәт фигурага шагыйрьнең бәясен әйтеп биргән өстәмә сурәтләр китерелә. Менә шушы сурәтләр төргәге безгә бу ишан дигән кеше халык җилкәсен кимереп ята торган паразит бер хайван икән дигән логик нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Һәм шушы ике юллы шигырь ишаннарга карата халык йөрәгендә көчле нәфрәт тудыра.

Әйтергә кирәк, Габдулла Тукайның менә шушы ике юллы шигыре ишаннарга каршы язылган ничәмә китап һәм мәкаләләрнең барысыннан да көчлерәк, үткенрәк һәм киң катлау хезмәт массасы аңына ятышлырак, ягъни агитация коралы буларак, нәтиҗәлерәк. Соң шагыйрь мондый көчкә ничек ирешә алган? Үзе сайлаган образга характерлы, типик сурәтләрне чагылдыра торган сүзләр сайлый белүе аркасында ирешкән. Сез аның «кибән чалма кибәк башта» дигән комбинациясендә генә дә нинди ачы сарказмга корылган сурәт күрәсез. Кибән кадәрле чалма — бу маскировка артына яшеренеп, ишанның явызлык эшли торгап ышыгы, аның астында исә кибәк тутырылган баш — ишан башы.

Кибән һәм кибәк тирәсендә, үзеннән-үзе мәгълүм ки, хәйван була инде. Шагыйрь, «Ишан булган имеш хайван» дип, сурәтләр комбинациясен төгәлли. Әйтергә кирәк, башлап язучылар әсәрләренең теле өстендә эшләүгә тиешле әһәмият биреп җиткермиләр. Аларда син азмы-күпме ягымлы, тойгылы, сиземле итеп, бирелгән пейзаж, портретлар белән бергә, шактый салпы, шигырьлектән ерак торучы, ягъни сурәт, представлениеләрдән читтә торган мохакәмә, теге яки бу вакыйга турында әйтелгән коры фикерләр очратасың. Шуның белән бергә, шигъри сүзләрне сайлау берьяклы гына да булмасын. Сүзнең көчле эпитет, сурәт ташучы була алуы гына да җитми, аның чыпбарлыклылыгына, политик чынбарлыклылыга да игътибар итәргә кирәк. Мәсьәләнең бу ягы беренче планда торырга тиеш. Г. Нәҗмиев иптәш үзенең «Яз» шигырендә —

Кызыл көчләр килә бүген,

Җиңелмәс өермә булып, — дигән эпитет куллана...

Кызыл Армияне өермәгә ошату, ягыш өермә сурәтенә кую белән аны дуамал стихия, юлындагы һәрнәрсәне җимерә-вата торган бер көч итеп күрсәтү килеп чыга. Бу — зур хата. Кызыл Армия — ул, иң югаы аң нигезендә, бөтен кешелек дөньясын азат итү максаты белән коралланып хәрәкәт итә торган, тәртипле һәм тәрбияле армия. Язучы аның менә шушы сыйфатын чагылдырган сурәтле сүзләр сайларга тиеш.

I

Шуның белән бергә, шагыйрьләр сүзпең нечкәлеген, аның, норма буларак, әдәби телдә кулланылыш сферасын бик нык исәпкә алырга тиешләр.

— «Икебез ике җирләрдә...» ди Миргунов («Дустыма хат»).

Ике җирләрдә түгелдер. Әйе, халык телендә «чит җирләрдә» дип сөйләү бар, әмма «ике җирләрдә» димиләр һәм димәсләр.

— Сугышның сугыш кырында..., ди шул ук автор («Җырла» дигән әсәрендә). Монысы инде ритмга китерү — иҗек санын тутыру өчен алынган тавтология. Тел ярлылыгы, дөресе, әсәр өстендә, тел өстендә эшләмәүнең, ялкаулануның ачык мисалы инде бу.

— Тутырып карый Равиль анасына

Уртаклашып ана тойгысын, — (Ә. Маликов «Сагыну»).

Монда да шул ук сүз ярлылыгы. Ә менә М. Заһитов иптәшнең — «Ямщик бара шыңшып шунда тагын

Кыңгыравы уйный — ярышып, — («Почта»), дигән фразасыннан берни аңлап булмый. Мондагы «шыңшып» сүзеннән туган сурәт шагыйрьнең үз уйларына капма-каршы килә. Монысын инде сүз сайлаудагы чатаклык дип әйтергә кирәк. Җиңү хәбәрләре ташучы ямщикның шыңшуы образ буларак та, һәм логик яктан да акылга сыймый. Шагыйрь, нигәдер, шул сүз-сурәтне сайлаган? Һәм шушы бер сүз бөтен әсәрнең көчен югалтуы мөмкин. Һәм ул шулай килеп чыга да. Бөтен яшь язучыларның иҗатында уртак бер җитешсезлск — бу аларның бер-берсен кабатлауларында. Яшь язучы күп вакыт әзер шаблоннарга иярә, шуңа күрә аның темасы да, ул теманы реаллаштыру чаралары да, эпитет, метафора алымнары да һаман тар гына бер түгәрәк эчендә әйләнә, бер урында таптана. Гадәттә шундый шигырьләрнең тематикасы— сагыну, юксыну, хат көтү, хат алу, хат язуга бәйләнгән була, монда «моңлы тавыш» белән сандугач та сайрый, күке дә кычкыра һәм алар гел бер төсле күптән кулланылып килү аркасында шомарып беткән иске метафоралар, иске эпитетлар — охшатулар алымы белән әйтеләләр: «Нурлы кояш», «Моңсу ай», «Кызыл гөл», «Батыр көрәшче», «Данлы ил», «Челтерәп аккан чишмә», «Борылып аккан су» һ. б. һ. б. «Чиккән кулъяулык»ка багышланган шигырьләрне генә санап карасаң, бу темага язмаган шагыйрь юк икән дигән фикергә килә язасың. Ләкин алар бар да никадәр эчпошыргыч бер төрлелек белән язылганнар. Әгәр югарыда әйтелгән темаларга язылган шигырьләрнең барысын бергә җыйнап, аларның тел байлыгын тикшерә башласаң, сурәтләү өчен алынган гомуми сүзләрнең саны 30—40 тан артмый, алар бары төрлесе төрле урында төрлечә тәртип беләп кабатланалар гына.

Безнең гаҗәп бай чынбарлыкны бөтен күләме белән сурәтләү өчен 30—40 сүз җитә дип уйлаган шагыйрь, бердән, ул безнең чынбарлыкны белми яки белергә теләми, әгәр белсә, алар өчен безпеи гаҗәп бай тел хәзинәсеннән сурәтләү чаралары эзләп табарга иренә булып чыга. Яшь язучы үз алдына шундый бер кагыйдә куярга тиеш: әгәр дә язарга ният иткән әсәрен үзенең эчтәлеге белән укучының фикерен үзенә тартырлык берәр әйтелмәгән яңа фикерне сурәтли алмый икән, яки моңарчы әйтелгән фикерне яңача, оригинал формада әйтеп бирә алмый икән, аңа тотынма. Кабатланулардан кач!

Сәнгать әсәренең таләпләре югарыда сөйләнгән бер-ике момент белән генә дә тәмамланмый — алар бик күп һәм төрлеләр. Шигырь, проза теленә караган теоретик күрсәтмәләрне, әдәбият теориясен өйрәткән дәреслек һәм кулланмалар буенча үзләштерүне һәрбер язучы үзенең беренче, хәтта төп бурычы итеп танырга тиеш дип әйтәсе килә. Язучының коралы — тел. Димәк, ул әгәр дә тел остасы булырга тели икән (тел остасы булмаса, ул язучы түгел) шушы телнең бөтен яшереп һәм ачык серләрен үз кулына алсын. Тел байлыгы халыкта, һәм аны шуннан өйрәнергә, шуннан чүмереп алырга кирәк. Башлап язучы өчен икенче чыганак — камилләшкән, җитлеккән язучылар теле. Бик күп укырга, укырга кирәк. Башлап язучы өчен иң куркынычлысы үз шурпасы эчендә генә кайнау, үз-үзенә артык бәя бирү, үз-үзеннән риза булу, ягъни мин-беләмлек чиренә бирелү. Менә шулардай сакланырга кирәк. Марксизм тәгълиматы белән яхшы коралланган, һәм үз һөнәренең теориясен яхшы белгән талант өчен чын язучы булырга зур мөмкинлекләр бар.