Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯНЫП БЕТМӘГӘН ЙӨРӘК

ФАТИХ ХӨСНИ

ЯНЫП БЕТМӘГӘН ЙӨРӘК

(Хикәя)

Җирдәге давылларның итәкләре безгә дә шулай, искәртмәстән генә, кагылып- кагылып үттеләр. Авыр походлар, сугыш уты аркылы үтеп, кеше көеп чыкты. Кайдадыр, Дон буе шәһәрләренең берсендә, госпитальдә, аның уң аягын кисеп алып калдылар, тәне кыйпылчыклар һәм хирург пычагы белән өзгәләнеп бетте. Исән калганы — йөрәк.

Хәер, анысы да пошынулы көннәрдә, хәвефле минутларда нык кына тузган, тик шулай да хәзергә иң исәне булып шул калган һәм егет йөрәгенең янып бетмәгән өлеше белән «менә! менә!» дип әйтә ала, яна ала, көя ала, сөя ала иде. Яз иде, апрель иде, өй кыекларыннан челтәрле бозлар асылынып торалар иде, туган ил «менә хәзер!» дип соңгы җиңү салютын көтә иде. безнең герой солдатыбыз, кителендәге орденнары белән кызларның күзләрен яндырып, Казан урамнарында язга сокланып йөри иде һәм, әлбәттә, үзенең сөйгән кызыннан, үзенең Саниясеннән назланырга да өйрәнеп килә иде инде. Хәтта алар озакламыйча туй ясарга да йөриләр иде, менә шундый вакытта, һич тә көтмәгәндә, егеткә бик каты салкын тиде, үпкәсе шеште, егылды, яңадан больницага керергә, өскә эч пошыргыч соры халат кияргә туры килде. Ә инде кичә кичтән аның шешкән үпкәсе янына тагын иске яраларындагы сызлаулары да кушылып, ул бөтенләй соңгы чиккә җитте, температурасы күтәрелгәннән-күтәрелде, егет сугыш кырында күргәннәре белән саташа башлады.

— Хәлим! Иптәш Фазлыев,— дип, термометрын тоткан хәлдә, аның баш очында асылынып калган кебек, басып торды сестра. Ләкин Хәлим аңына килмәде, үзенә бертөрле җылылык белән карый торган күзләрен ачып сестрага карамады. Менә ак мендәр өстендә аның тузган чәчле башы аунап ята, ул аны әле бер якка, әле икенче якка ташлый, әледән-әле буталчык сүзләр белән кычкырып-кычкырып җибәрә, арада, «Сания!» дип кемгәдер эндәшүләр ясый һәм — сәер хәл — бу билгесез хатын-кыз исеменең башка сүзләр арасында әллә нидә бер чашлуы сестра Надяга ошамый, ул Хәлимнең агарып калган киң маңлаена ничектер аптырап, «әле, егет, син болай гына мутланып ятмыйсынмы икән?» дигән кебек шикләнеп карап тора. Төннең икенче яртысында, таң алдыннан, Хәлим, бераз җиңеләя төшеп, күзләрен ачып җибәрде. Кайбер борын сызгыртуларны, әллә нидә бер кровать пружинасын шыгырдатып бер яктан икенче якка әйләнеп ятуларны исәпкә алмаганда, палатада тирән тынлык хөкем сөрә иде. Хәлим башта үзенең кайда икәнлегенә төшенеп житә алмыйча ятты.

Чынлап та, бу авыр елларда мондый ак палаталарда күпме генә аунарга туры килмәде аңа. Шулай ята торгач аның күзе баш очындагы тәрәзәгә төште — анда, Хәлимнең тәрәзәсе турында, югарыда, апрель төненең хрусталь күгендә, салкын күз яше кебек дерелдәп, ялгыз бер йолдыз янып тора иде. Хәлим, гаҗәпсенеп, байтак кына вакыт бу йолдыздан күзләрен ала алмыйча, карап ятты. Чөнки ул, дерелдәп- дерелдәп тора да, Хәлимне үртәгән кебек булып, күздән югала, «әх» дип әйтергә дә өлгермисең, ул, тагын да серлерәк яктыра төшеп, килеп чыга һәм бу юлы инде тагын да түбәнәйгән, хәтта тәрәзә төбенә үк килеп җиткән кебек булып күренә...

«Тукта, тукта! Казан бит бу...» дип Фатих Хөсни ишетелерлек итеп пышылдап куя. Тәрәз төбендә бер янып, бер сүнеп торучы бу яшькелт апрель йолдызы аңа аеруча таныш, аеруча үз булып тоелды, ул аны бала чагында да күргәне кебек. Бу шук йолдыз Хәлимнең уйларын кызына, дөресрәге, инде ярәшеп, кышын тешләп куйган Саниягә китереп бәйләде. Нишләп минем хәлемне белергә килми ул?» дип кинәт тәшвишләнеп уйлап куйды Хәлим. Әллә югыйсә Сания дә шул яшькелт йолдыз кебек, Хәлимнең баш очында уйнап кына калырмы?

Сөйләшенгән сүзләр, бирелгән вәгъдәләр, сугыш елларында, бер-берсеннән аерым торган чакларда язылган сагыну хатлары барсы да сабын күбеге булып гына калырлармы? Ә бит Хәлим аны, дөресрәге, аның сөйкемле күләгәсен авыр чакларда, һич тә зарланмыйча, күтәреп йөрде... Күтәреп йөрде һәм сугыш утыннан исән-сау алып чыкты. Ә инде бүген, болай булып калгач, бәлки аның ул кызга бөтенләй кирәге дә юктыр? Бәлки «сөям, фәлән-фәсмәтән» дигән сүзләре дә коры юату, хәтер сакларга тырышу гынадыр? Шулай уйнап йөрер-йөрер дә, бер көнне китәр дә барыр. Аннан соң бар, ку син аны аксак аягың белән! Һәм шул рәвешчә, мең төрле шөбһәле уйларга чумып, жанына урып таба алмый пошынып ятты, әле бер ягына, әле икенчесенә әйләнде, күзләрен йомып һәм уйлап, үзен тынычландырырга да теләде, ләкин өч-дүрт ел буена чын назга сусаган җан дулаганнан-дулый, аны мондый коры акыл ясаган терәүләр генә тотып тора алмый, пошыну һаман тирәнгә китә бара иде. Йокларга тырышып та күзгә йокы кермәгәч, ахырында ул, кроватенда аунап артык түзә алмыйча, малай вакыттагы җиңеллек белән сикереп торып чыгып китмәкче, ишек алларында йөреп, борчулы уйларып коеп көрмәкче булды. Дөресе — ул инде тәрәзә артындагы әлеге бердәнбер шук йолдызны күрә алмый, аңа карамаска тырыша һәм, әгәр булдыра алса, aның палатадан чыгарга теләве дә күктә йолдызлар бер ул гына түгелдер, аның янәшәсендә бүтән йолдызлар да бардыр әле, дип бөтен күккә берьюлы карап күңелен юатырга теләүдән иде. Ләкин Хәлимгә бинадан чыгып йөрергә рөхсәт ителмәде. Ишек төбендә авыруларны саклап һәм алар өстеннән күз-колак булып утырып калган карчык, үзе болай аналарча ягымлы сөйләшсә дә, дөресрәге — бәлки шул ягымлы сөйләшүе беләндер, җимереп чыга алмаслык стена булып, Хәлимнең каршысына басты.

— Беләсеңме, мамаша, мин немец ныгытмаларын ваткан кеше. Мин — солдат,—дип күкрәк кагып карады Фазлыев, болай яхшылап сорап тыңлата алмагач.

— Мин сиңа немец түгел, улым, мин — корышып беткән бер карчык. Посиделка. Ихтимал, синең анаң да минем яшькә җитмәгәндер әле. Менә мин әйтәм сиңа, ярамый, урыныңа барып ят, дим. Ярамый булгач ярамый була. Чынлап та, бу немец ныгытмалары түгел, тик шул ук вакытта бу, немец ныгытмалары белән һич тә чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә, нык стена иде. Нишләсен, солдат, уңайсызланып булса да, чигенде һәм, теләмичә генә, палатасына таба борылды.

Нәрсәдер тагын аны үзенең тәрәзәсенә, теге яшькелт йолдыз ягына тарта башлаган һәм шул ук вакытта ул кабаттан аңа карарга теләми, әби белән булган күңелле сүз көрәштерү, әбидән җиңелү аны бәйләнчек уйларыннан беркадәр арындыра төшкән иде. Җитмәсә тагын юлда игътибарны үзенә җәлеп итә торган бер картина очрап, аны туктатып калдырды.

Ике палата арасындагы колоннага терәтеп куелган йомшак диванда, аркасын сөяп, китап укып утырган җиреннән, дежурный сестра Надя кызык кына булып йоклап киткән, аның кулыннан укый торган китабы төшеп тезенә капланган, башы күкрәгенә иелеп төшкән, маңлай чәче таралып, битен яртылаш күләгәләп тора, кулын берсен икенче өетенә куйган, ак кына, нәфис кенә, тыныч кына бармаклар, берсе икенчесе янына елышып, рәхәт йокыга талганнар һәм барсыннан да матуррак булып каршы яктагы ак стенада кызның тузган башлы күләгәсе оеп калган иде.

Хәлим, тукталып, кызның әле үзенә, әле стенадагы күләгәсенә карап торды да, авыз чите белән генә көлеп куйды һәм, мөмкин чаклы уятмаска тырышып, аның тез башыннан китапны алды, шушы нәни шаяру аркасында үзенең пошынуларын бераз оныткан кебек булып, ятагына таба китте. Аның тәрәзәсе турында әлеге бердәнбер йолдыз әле һаман яна иде, ләкин Хәлим, аңа карамаска тырышып, урынына ауды һәм тизрәк китапка кадалды.

«... Кичләрдән бер кичне, мин аларның виноград бакчалары янына килдем, ләкин мин килгәндә бакча ишеге бикләнгән иде инде. Озак уйлап тормыйча, мин бакча коймасының яртылаш авып төшкән җирен табып, шуннан бакча эченә сикердем.

Моннан ерак түгел, сукмаклардан эчтәрәк, акация агачларыннан үрелеп ясалган беседка тора иде, мин ул беседкага таба атлый башладым һәм инде аны узып та бара идем... кинәт, беседка эченнән Асяның елаган тавыш белән, кызып-кызып әйткән сүзләре ишетелде:

— Юк, мин синнән башка бер кешене дә сөя алмыйм, юк, юк, мин бары тик сине генә сөям, сине генә сөясем килә — һәм гомерлеккә сөясем килә...» дигән сүзләрне укыды Хәлим китаплык урта бер җирен ачын, һәм ул шуннан артык бер юл да укый алмады, нәрсәдер аның үз күкрәгепъ дә әнә шулай, беседкадагы кыз бала кебек, бәргәләнә, чыгарга, дуларга әйтә, авыр походларны «эһ» дә димичә кичеп чыккан солдат, аны тыя алмыйча, ничектер йомшап кала һәм, бу йомшау белән килешергә теләмичә, китапны «шап» итеп тумбочка өстенә атып бәрә.

II

Иртәгесен Надя авыруларның температураларын үлчәп йөргәндә, Хәлим кровате очында бераз тукталып калды.

— Кичә кичтән нык кына куркытып алдыгыз безне,— дип сүз башлады ул һәм соңыннан үзенең тора тартып болай дип сүз кушуы өчен үзе үк уңайсызланып, тиз генә борылып китә башлады.

— Сестра! – дип эндәшеп куйды Хәлпм. Кыз тукталды, күтәрелеп карады, аның күзләре тумбочка өстендәге китапка төштеләр. Әнә бит аның китабы ята анда. Димәк, Надя төнлә күзен йомып торган арада аның китабын шушы кара күзле егет алып киткән. Алай дисәң аның кузгалыр җире калган идеме соң? Ярты төшә чаклы саташып чыкты бит ул. Надя бу серле табышмакның ачкычын таба алмыйча, һәм эченнән анын шулай килеп чыгуына шатланып торганда, Хәлим китап турында ләм-мим сүз кузгатмыйча, бик җитди, хәтта аның яшендәге кешеләр өчен үтә җитди тавыш белән тагын бер кат:

— Сестра!—дип эндәшеп куйды. Бу юлы алар икесе берьюлы күтәрелеп, бер-берсенә карашып алдылар. «Менә хәзер китап турында, минем утырып йоклавым турында әйтеп, кызартырга тырышыр» дип уйлады Надя һәм ул бөтен яңгырларга хәзер, аларны көтә, бары тик тизрәк ява гына башласын иде, чөнки яңгырдан соң җылы кояш чыгасын ул яхшы белә, ә бәлки, ихтимал, кызыллы-зәңгәрле нурларын уйнатып, салават күпере дә чыгып куяр. Ләкин Хәлим, яумыйча киткән болыт төсле, күзләрен шунда ук аска күчерде. Ничектер болай гына уздырып җибәрергә булды булса кирәк. — Нәрсә, әллә берәр йомышыгыз бар идеме? Әйтегез, минем шәһәргә чыгып керәсем бар, кулымнан килерлек булса, үзем йомышлап кайтырмын, — диде Надя, Хәлим белән танышлыкны ныгытырга теләп.

Хәлим үзенең күңлендәге ябык бүлмәләргә чит кешене кертүдән шикләнеп булса кирәк, байтак кына вакыт сүз катмыйча, Надяның күзләренә сынап карап торды. Бары тик шуннан соң гына, ахырысы бy балалык мәкерсезлеге белән тулган якты күзләрдә андый-мондый нәрсә булмавына тәмам ышанганнан соң:

— Кара әле, сестра, кичә мине сорап килүче булмадымы? — дип куйды.

— Миңа очрамады, — дип коры гына итеп җавап кайтарды Надя. Үзенең кулыннан серле рәвештә аның тумбочкасы өетенә күчкән китаптан, тагын башка шундый вак-төяк күңелле чүп-чарлардан сүз, мөнәсәбәт бәйләнеп китәр дип өметләнеп торганда, егетнең икенче кеше турында сораштыра башлавы Надяга бер дә ошамады, һәм шул секундтан башлап Надя бу егетнең тирән карашлы арган күзләрендә уйнаган яшерен утның серен аңлый башлаган кебек булды һәм анда, шул секундтан башлап, үз җаны теләгән кеше өчен иң каты бәрелешләргә фидакарьләрчә ташланырга хәзер тору ялкыны кабынып китте һәм ул, шул секундтан башлап, сабыйлык аңгыралыгыннан чыгып, мәхәббәт дәртенә чумган һәм шул дәрт астында төрле мәкерләргә барырга да хәзер торган өлгергән хатын-кызга әверелеп калды.

— Килергә вәгъдә биргәннәр идемени соң? — диде ул, тавышын чая уйнатып. — Биргән сүзләрен дә тормый торган кешеләр икән. — Бер сеңел кисәге шунда, — диде Хәлим, булдыра алган чаклы исе китмәгәнлек күрсәтергә тырышып.

— Соңгы газеталарны җыеп китерергә булган иде, монда бит сезнең көнне уздырып бетерер хәл юк.

— Әйе, көн озын бездә, — диде Надя, бүтәнчә ни әйтергә дә белмәгәч һәм, әгәр сорап килүче булса һичшиксез очраштырырга вәгъдә биреп, палатадан чыгып китте. Гади риялылык, профессиональ нәзакәтлек белән бирелгән бу сүзне эштә сынап карарга кирәк иде һәм сынау озак көттермәде. Кич белән Надя ишек төбендә бер төргәк газета, Фрукта консервалары һәм чәчәкләр букеты күтәргән урта буйлы, башына ак беретка кигән һәм аның астыннан юллап ике якка тарап салган чем-кара чәче күренеп тора торган, киң ак манлайлы, кара күзле, авызы, үпкәләгән балалар авызы кебек, бераз турсайган, ләкин бу әйтелгәннәрнең бөтенесеннән өстен булып йөзеннән ниндидер яшерен сөйкемлелек сирпеп торучы 20-21 яшьләр чамасындагы бер кыз белән очрашты.

— Сез кемгә? — дип текә генә итеп сорап куйды Надя һәм, кыз җавап бирмәстән элек үк, инстинктив рәвештә, аның кемгә икәнлеген сизенеп, эченнән үзе белән үзе көрәшергә тотынды.

— Мин үзем ачык белеп тә җиткермим. Әйтүләренә караганда... Кыз бераз тотлыгып калды.

— Әйтүләргә карап кына йөрергә ярамый, туташ, суга төшәрсең кеше сүзенә карап йөрсәң, кайсы корпуста, нинди палатада ятканлыгын точно белеп килергә кирәк. Безнең монда кеше берничә дистә генә түгел.

— Әгәр канцеляриягезгә кереп белешеп чыксак?...

— Канцелярия эшләми бу вакытта, иртәгә сәгать 9 га килегез,— диде Надя, букет тоткан кызның күзләренә туры карамаска тырышып, каядыр, өйнең почмагына таба карап торды.

— Шушында, сездә дигәннәр иде кебек. Чынлап та, кеше сүзенә карап, зарларымны калдырып, күтәренеп йөрим шунда, дип куйды кызый калтыраулы тавыш белән һәм, кинәт борылды да, букетына каплана төшеп, ишеккә таба атлады. Ничектер кызганыч булып китте Надяга бу кыз, ләкин шул ук вакытта ул үзе турында да оныта алмый иде.

— Фамилиясе ничек? — дип сорады ул, ниһаять. Букетлы кыз ишек тоткасына ябышкан хәлдә, борылып та карамыйча, ләкин шул ук вакытта эчке тынычсызлык белән, кызу гына итеи:

— Фазлыев! — диде дә, ишекне тиз генә ачып, чыгып китте. Надя аның артыннан йөгерен чыкканда, ул инде җәһәт-җәһәт атлап чаттан борылып бара иде.

III

— Юк, килмәде сезнең көткән кешегез! Надя иптәшеннә, исәнлек-саулык сорашканнан соң ук, беренче сүзе итеп, Фазлыевка шушы күңелсез хәбәрне җитештерергә ашыкты һәм бу хәбәрнең авыруга ничек тәэсир итүен белер өчен, текәлеп аңа карап торды. Хәлим — утлар һәм хәвефләр аркылы үтеп җитәрлек чыныккан кеше — тыныч булып күренергә тырышты, авыз эченнән нидер мыгырданды, хәтта иреннәренең чите белән генә көлеп тә алган кебек булды: «Исең киткән икән чикмәнгә, тузса, яңасы булыр». Ләкин күзләр — һәрвакыт кешенең эчен, күңелен күрсәтеп тора торган бу тәрәзәләр — аның әлеге күңелсез хәбәрне алай җиңел генә уздырып җибәрә алмавы турында сөйлиләр иде.

— Күрәсең, миңа туры килер сезгә яңа газеталар табарга, — дип куйды Надя, ике арада урнашкан җайсыз тынлыкны бозып, һич шуның белән сүзне өзеп, тизрәк үз юлына китәргә ашыкты, чөнки үзе дә эчке тынычсызлык кичерә башлаган иде.

— Сестра, утырыгызчы минем янда бераз,— дип әллә нинди болганчык тавыш белән эндәшеп куйды Хәлим, Надя аның яныннан китә башлагач. Надя калды.

— Менә сез бөтенләй нейтральный кеше, аннан соң... — бераз вакыт сүз таба алмыйча торды Хәлим, — ну, аннан соң сез бөтенрәк кеше, әйтик, пычак астында булмагансыз ул чаклы, киткәләгәнне күргәләгәнсез, үзегез дә бәлки киткәләгәнсез, ә сезне кискәләмәгәннәр, бөтен кеше, одним словом. Әйтегез миңа, только дөресен әйтегез — минем аңа рәнҗергә хакым бармы? Дөрес, кайчандыр без дуслар идек, икебез бергә урта мәктәпне бетердек, гөнаһны яшереп калыр хәл юк — булды, романнарыбыз да булды, йокысыз үткәргән төннәребез дә булды, мәхәббәт хатлары да языштык, бирелгән сүзләребез дә бар, ә бит аннан соң, җан кисәгем, әнә нинди хәлләр килеп чыкты: сугыш, өч-дүрт ел аерым тору, ул хәзер институт бетерә, биш минуттан инженер, ә мин кем? Сугыш гарибе. Кешеләрнең рәхим-шәфкатьләренә мохтаҗ кеше.

Дөрес, безнең кайбер егетләребез төсле, мин дә күгрәк кага алам. Мин фәлән, мин Ватан сугышында булдым, минем турыда забота күрсәтегез, дип куярга хакым бар, ләкин шул ук вакытта мин бернәрсәне бик яхшы беләм: мәхәббәттә ташламаларга, көчләүләргә урын юк, урын булмаска тиеш. Мин Ватан сугышы инвалиды, мине яратырга тиешсез, дип, күкрәк сугып сөеклe булып булмый, җан кисәгем. Аннан соң андый сәдака урынына килгән мәхәббәтнең, кемнәрнеңдер сине олылап, ригая итеп сөеп азаплануларыннан килгән мәхәббәтнең бәхетле мәхәббәт булуына ышанмыйм мин. Ышанмыйм! Килми икән, димәк, килми, димәк, беткән дигән сүз. Димәк, читкәрәк кит, Фазлысв! Комачаулама. Бүлдермә кешенең юлын. Алга узсыннар, бәхетле булсыннар. Ничек кенә яшерргә тырышмасын, бу рухи купшудан һәм үзенең чын хәлен бөтен куркыныч чынлыгы белән барыннан да элек үзенә үзе икърар итүдән килеп туган тетрәү солдатның арган нервлары өчен артык көчле булды ахырысы, аның күз алмалары өстендә көмештән саф яшь пәрдәләре күренде һәм Хәлим сүзне тиз генә икенчегә борырга теләп:

— Да, сестра, әгәр мөмкин булса, соңгы номер газеталарны табып бирә алсагыз, әйбәт булыр иде, дөньяда ниләр бар икән, беләсем килә, — дип куйды. Надя авыз эченнән ниләрдер мыгырдау белән чикләнде, чөнки ул үзен итәгенә ут капкан кеше хәлендә сизә, менә хәзер, менә шушы минутта, менә бу яртылаш янып көлгә әйләнгән кешенең күңелендә сакланып калган хакыйкать нуры, мәхәббәткә фидакарьләрчә бирелгәнлеге, ләкин шул ук вакытта үзе теләп фаҗиганы үз өстенә, бары тик үз өстенә генә алырга хәзер торуы һәм, бигрәк тә, коры җәйләрдә чагылып китә торган сәер чык тамчылары кебек, бик аз гына бервакыт эчендә аның күз алмалары өстендә ялтырап киткән иде.

Шунда ук тәрәзәгә күз салып өлгергән Надя, больница каршысында, рәшәткә буенда, бер кочак чәчәк күтәрен басын торган әлеге ак береткалы кызны күрде.

— Мин өченче көн дә, кичә дә килгән идем,— диде кызый, ни әйтергә белмичә бераз карап торганнан соң. Янып бетмәгән икән.

— Мнн бүгенгесен генә исәпкә алам, — дип шаулап көлеп куйды Хәлим. Алар тынып кадылар. Дөресен әйткәндә, аларның инде сүзләре оешмый башлаган, алар бары тик берсенә берсе карап кына торалар, бары тик тешләрен генә күрсәтешәләр, ләкин шул хәлләрендә, һәрбер читтән карап торучыны көнләштерерлек, бәхетле иделәр.

— Иптәш Фазлысв, онытып җибәрмәгез, июнь түгел бу, апрель, — дип авыруның исенә төшерәсе итте Надя. — Димәк, июньдә тагын да кызурак булачак, ишеттеңме. Санни? Егет — тәрәзәдән, кыз — рәшәткә буеннан, алар тагын тешләрен күрсәтешеп, көлешеп алдылар, һәм шуннан соң, бары тик шуннан сон гына, Хәлим Надяга борылып карады:

— Солдатны җил куркытмый, сестра, аның йөрәге бөтен җилләрне күреп бетергән. Солдатның көясе җаны көеп беткән, ә исән калган җаны белән ул сөяргә, сөелергә тели, апрель монда ни при чем. Бу чаклы ук ачык әйтмәгән булса да яраган булыр иде, ничә әйтсәң дә солдат шул — «көясе җаны көеп беткән».

Саниясенә дә тыйнаграк булырга, матур тешләрен ул чаклы күп күрсәтмәскә кирәк иде, апрель — апрель бит ул, җиле берәүгә тимәсә, икенчегә тия. Аннан соң бит әле апрельнең аның бер янып, бер сүнеп тора торган яшькелт йолдызы бар, әле кайчан гына безнең Хәлимне аптырашта калдырган ул йолдыз бүген әнә Надяның баш түбәсендә, салкын күз яше булып, дерелдәп юра. Фазлыевның ачык тәрәзә алдында, яп-яшь кызның көлеп торган тешләре алдында әйткән сүзләрен искә төшерә Надя, артык ачык итеп әйтте шул ул аларны, икеләнергә, өметләнергә бернинди дә урын калдырмады.

 Әнә кабан күленең теге ягыннан, Вахитов заводыннанмы, «Кызыл шәрык»танмы—җайлы бер ритм белән эшләнгән паровой тавышы ишетелә. әнә кайдадыр капка ачып яптылар, әнә, уч төбендә шикелле булып, Казан утлары җемелдәшә, өстә куе зәңгәрлек, йолдызлар йолдызлар һәм йолдызлар арасында үзенә бер сәер йолдыз, яшькелт йолдыз яна. Надя бер ялгызы. Надя больница бакчасында басып тора. Надиның баш очында агач бөреләре сөйләшәләр. Надиның күзләреннән яшь тамчылары тәгәри...

 Казан, июль.