Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ КАРАРГА БЕР ЕЛ

ТАРИХИ КАРАРГА БЕР ЕЛ

Моннан бер ел элек, 1944 нче елның 9 нчы августында Бөтенсоюз Коммунист (большевиклар) партиясенең Үзәк Комитеты «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологик эшләрнең торышы һәм аларны яхшырту чаралары турында» карар чыгарды. Республикабыздагы партия оешмалары масса арасындагы политик һәм идеология эшләребезнең зур кимчелекләрен, җитди ялгышларын тулысынча дөрес ачып салган һәм аларны практик төзәтү чараларын күрсәткән бу тарихи карарны, иң мөһим эш программасы санап, үтәргә керештеләр.

Идеологик эш — партия эшендәге иң әһәмиятле һәм иң үткен участокларның берсе булуга карамастан, Татарстан партия оешмасында ул соңгы елларда арткы планга этәрелеп килгән иде. Шуның аркасында идеологик эшнең төрле тармакларында һәм бигрәк тә әдәбият, сәнгать, тарих фәне өлкәләрендә гаять зур ялгышлыклар килеп чыктылар. Республикабыздагы совет интеллигенциясен идея-политик яктан тәрбпяләүне оештырмау, әдәбият һәм сәнгать өлкәләре белән җитәкчелекнең гаять дәрәҗәдә сулпәнлеге-таркаулыгы, театрларның репертуарларына контрольнең җитәрлек булмавы — бу өлкәләрдә идеологик зарарлы ялгышларның килеп чыгуына сәбәп булдылар.

Бу турыда ВКП(б) Үзәк Комитетының карарында бик ачык әйтелә: — Татарстанның кайбер әдәбиятчылары һәм тарихчылары Идегәй турындагы ханнар-феодаллар эпосын озак вакытлар популярлаштырып килгәннәр. Бу эпоста — Алтын Урданың эре гаскәр җитәкчеләреннән берсе булган һәм рус шәһәрләрен һәм авылларын берничә тапкыр талап-яндырып һөҗүм ясаган Идегәй, тарихи чынлыкка каршы буларак, бөек прогрессив эшлекле булып сурәтләнә. Татарстанның кайбер әдәбиятчылары һәм тарихчылары Идегәйне халык батыры дәрәҗәсенә күтәрүләре белән, Алтын Урданы үз заманының алдынгы дәүләте итеп бизәп күрсәтүгә маташканнар. Кайбер татар язучылары тарафыннан хәзерге темаларга язылган пьесаларда һәм операларда СССР халыкларының дуслыгы идеясе чагылмый. ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитеты Идегәйнең тарихи роле мәсьәләсен тикшерә белмәгән, аерым татар тарихчыларының һәм язучыларының әсәрләрендәге ялгышларны ачып салмаган, идеология тормыш белән җитәкчелек эшен кулыннан ычкындырган. Татарстан тел, әдәбият һәм тарих институтының эшенә контроль ясамаган, совет интеллигенциясен идея-политик яктан тәрбияләү эшен оештырмаган шуның нәтиҗәсе буларак, идеология характерда җитди ялгышлар туганнар. Югарыда күчерелгән юллар республикабыздагы иделогик эшнең моннан бер ел элек вакыттагы торышын төп кимчелекләре һәм ялгышлары белән күз алдыбызга китереп бастыралар. Ул кимчелекләрне һәм ялгышларны тулысынча бетерү, аларның нинди дә булса төстә кабатлануына юл калдырмау өчен без ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарын һәрвакыт истә тотарга, большевикларча үтәргә тиешбез. Рус шәһәрләренә, авылларына берничә тапкыр юлбасарлык һөҗүмнәре оештырган һәм гомере буена тәхет өчен көрәшкән Алтын Урда феодалы Идегәйне татар әдәбиятында популярлаштыру 1940 нчы елларда башлана. Бер яктан Татарстанның тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, икенче яктан драматург Нәкый Исәнбәт бу зарарлы һәм нигезеннән үк черек эшкә тотынып, ялгыш юлга кереп киттеләр. Алар Себергә, Башкыртстанга экспедицияләр оештырып, берничә төрле текст туплау теләгенә ирешәләр һәм шул текстларны — хан-феодаль эпосын «татар халык эпосы» дип, һәм аның 500 еллык юбилее дә тулып килә имеш дип, газета-журнал битләрендә, театр сәхнәләрендә шаулый башлыйлар. Шундый юллар белән әдәбиятыбызга килеп кергән хан-феодаль эпосына каршы — милләтчелек характерындагы ялгышларга каршы, ВКП(б) Үзәк Комитеты карарына хәтле һичбер төрле җитди тәнкыйть — Тарихи карарга бер ел чыгышы булмау Факты үзе генә дә республикасыга идеологик эшнең ни дәрәҗәдә йомшаруын күрсәтә. Шуңа күрә ГКП(б) үзәк Комитеты ВКП(б) Татарстан Өлкә Комитетын Татарстанның тарихын Фәнни нигездә төзүне оештырырга, аерым тарихчылар һәм әдәбиятчылар тарасыннан Татарстанның тарихын яктыртуда эшләнгән җитди кимчелекләрне һәм характерындагы ялгышларны бетерергә, чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, алпавытлар, капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның бәргәләп көрәшүләрен, ил тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә янаган корылу тарихын яктыртуга, татар халкының атаклы революционерларын, Ватан сугышы геройлары булган улларын популярлаштыруга аеруча игътибар бирергә мәжбүт итте. Шулай итеп бу тарихи карар безгә барлык эшләребезне чын большевикларча, иҗат эше итеп кылуның үрнәген бирхе.

Совет әдәбияты — иң алдынгы һәм иң идеяле әдәбият дигән иде иптәш Жданов. Чөнки совет әдәбиятының эчтәлеге — большевизм идеяләре белән сугарыла һәм бу хәл Бөек Ватан сугышы көннәрендә аеруча ачык күренде. Немец-фашист илбасарларны мораль-политик яктан җимерү эшенә, бөек җиңү эшенә совет язучылары үзләренең хезмәтләре белән катнаштылар. Шул җөмләдән татар совет язучыларының да алдынгы өлеше Ватан сугышы елларында күренекле әсәрләр яздылар һәм бик күпләре кулга корал тоткан хәлдә Фронтның алдынгы сызыгында көрәштеләр. ВКГЦ(б) Үзәк Комитеты карары безгә уңышларыбызны ишәйтү һәм кимчелекләрдән, ялгышлардан арыну юлын бөтен конкретлылыгы белән күрсәтте.

Тарих һәм фольклор материаллары буенча язылган художество әсәрләре дә безгә кирәк, әлбәттә. Ләкин алар үзләренең идея-художество сыйфатлары белән тиешле югарылыкта булырга, укучы массаны Ватанга, халыкка тугрылыклы булу, халыклар дуслыгын ныгыту рухында тәрбияләргә тиешләр. Ул әсәрләр халыкларның тарихи үткәне, аларның тарихи традицияләре, аларның дуслыгы һәм царизмга, чит ил басып алучыларына каршы бергәләп көрәшүләре дөрес чагылдырылган булырга тиеш. Тарих һәм фольклор материаллары өстендә эшләүче безнең язучыларыбыз да чын халык геройларын күтәреп чыгарган төп тарихи вакыйгаларны сайлап ала белү җитми. Бу мәсьәләдә безгә рус классик язучыларыннан өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, Пушкин бик күп тарихи вакыйгалардан Россия тарихында иң әһәмиятле булган вакыйгаларны гына сайлап ала һәм үзенең «Борис Годунов», «Полтава», «Капитан кызы» исемле әсәрләрен яза. Лов Толстой бөтен дөнья әдәбиятында бөек эпопея булган «Сугыш һәм солых»ны яза.

Алексей Толстой, В. Шишков. Сергеев-Цеискин, Чаныгин һ. б. кебек күренекле рус совет язучылары да шул ук яхшы традицияләрне дәвам иттерәләр. Алар күтәреп чыгарган темалар татар әдәбиятындагы тарихи әсәрләр өчен дә «актуаль темалар булып торалар. Тарихи темаларга кагылганда, әгәр дә безнең язучыларыбыз, драматургларыбыз һәм шагыйрьләребез Ливон сугышы, җиде еллык сугыш. XVI. XVII һәм XIX гасырлардагы Ватан сугышлары Фонында чит илбасарларга каршы русларның һәм татарларның кулга кул тотылышып көрәшүләре картиналарың дөрес итеп бирсәләр, Идел буенда булып үткәй крестьяннар хәрәкәтен һәм эшчеләр сыйныфының революцион көрәшен киң полотноларда күрсәтсәләр, безнең бөтен әдәбиятыбызны алга этәрүдә бик зур эш эшләгән булырлар иде. Бу гаять зур һәм җитди бурычны безнең язучыларыбыз бары тик большевизм тарихын һәм теориясен тирәнтен үзләштергән хәлдә генә, тарихта, тормышта булган һәрбер вакыйганы, күрелешне Ленин-Сталин Фәне яктылыгында аңлый һәм аңлата белгән хәлдә генә уңышлы үти алырлар. Менә шуңа күрә дә ВКП(б) Үзәк Комитеты безне идея-теоретик һәм гомуми-культура дәрәҗәбезне системалы рәвештә күтәрә барырга мәҗбүр итте. Югарыда әйтелгәннәрдән, тарих-фольклор темалары — иҗатта төп тема, дигән мәгънә аңлашылмаска тиеш. Киресенчә, Безнең төп игътибарыбыз хәзерге заман темасына әсәрләр тудыруга юнәлдерелергә тиеш.

Без, совет язучылары, бүгенге көн героеның характерын һәм югары мораль йөзен тулы һәм тирән итеп күрсәткән, совет халкының бөек җиңүен чагылдырган. Татарстанның социалистик нигездә яңабаштан корылу чорында, совет власте елларында татар халкының тормышын һәм көрәшен тасвир иткән төрле жанрлардагы югары художество әсәрләре тудырырга тиешбез. ВКП(б) Үзәк Комитеты бик хаклы рәвештә безне әнә шул темалар өстендә эшләүгә чакыра, халык бездән әнә шул темаларга язылган әсәрләрне көтә. Әдәбиятыбызның алдагы үсеше әнә шул төп бурычлы ничек үтәсебезгә бәйләнгән. Безнең үткәндәге ялгышуларыбыз һәм кимчелекләребез ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан тәнкыйть ителү үзенең яхшы нәтиҗәләрен биргәнлеген һәм инде күп кенә язучыларыбызның иҗатларында бүгенге көн темасы өстендә эшләүгә билгеле бер борылыш туганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк.

Язучы Гомәр Разин (Г. Бәшир) Бөек Ватан сугышы көннәрендә Татарстан колхозчыларының тормышын һәм көрәшеп киң чагылдырган «Намус» исемле повестен төгәлләп килә. Мирсәй Әмир бүгенге көн темасына яңа әсәр язуда дәвам итә. Кави Нәҗми «Туган ил» исемле яңа роман яза. Әсгать Айдар «Ташбай» исемле романының дәвамын язуны төгәлли. Кави Нәҗми, Әхмәт Ерикәй. Газиз Иделле, Гази Кашшаф, Әхмәт Юныс, Г. Әпсәләмов, Г. Хуҗиев. Гариф Галиев, Р. Ишмуратов, Бурно Зернит, Мәхмүт Максут һ. б. иптәшләр Советлар Союзы Геройлары — якташларыбызның Фронтта күрсәткән батырлыклары турында «Батырлар китабы» исемле монументаль күмәк әсәр тудыруда зур эш эшләделәр, Р. Ишморат, Г. Хуҗиев, М. Садри, Г. Иделле иптәшләр Беренче Украина фронты батырлары турында махсус җыентык төзеделәр. Бик күп мөһим политик документлар (Казан промышленносте стахановчыларының иптәш Сталинга рапорты, ВКП(б) Өлкә Комитетының, Верховный Советының һәм Совнаркомның Татарстан хезмәт ияләренә мөрәҗәгате, Татарстан хезмәт ияләренең иптәш Сталинга юбилей хаты һ. б.) язучыларыбызның актив иҗади катнашы белән язылдылар.

1 нче Украина һәм 2 нче Белоруссия фронтларындагы татар сугышчыларыннан татар халкына язылган хатларда безнең фронтовик язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез актив катлаштылар. Бигрәк тә, шигырь белән язылган 2 нче Белоруссия фронты сугышчылары хатына Фронтовик щагыйрь Ш. Мөдәррис үзенең күп иҗат көчен биргән. Драматурглардан Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, һәм Дәрҗия Аппакова иптәшләр яңа пьесалар яздылар. РСФСР дагы милли театрларга үткәрелгән смотрларда безнең опера һәм балет театрыбызның уңышка ирешүе күңелле факт булып тора. Иң яхшы татар совет пьесаларына үткәрелгән конкурсның да нәтиҗәләре уңышлы булды: ике драматургыбызның пьесалары (Нәкый Исәнбәт — «Сахибҗамал Волжская» һәм Дәрҗия Аппакова — «Бишек җыры») бүләкләнделәр. Әхмәт Фәйзи «Пугачев Казанда» исемле яңа пьесасын төгәлләде һ. б. Проза һәм поэзия өлкәсендә Г. Кутуй, Ф. Кәрим, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи. С. Баттал, А. Шамов, И. Гази, А. Расих, Ш. Мөдәррис, Г. Әпсәләмов, С. Хәким. Ә. Айдар, Ә. Юнус, Г. Хуҗиев, Ф. Хөсни, С. Урайский һ. б. иптәшләр фронт һәм сугыш темасына яңа әсәрләр бирделәр. «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталары битләрендә язучыларыбызның публицистик мәкаләләр, очерклар һәм шигырьләр белән катнашулары да сизелерлек көчәйде. Соңгы елларда әдәбиятка яңа яшь кадрлар килде. Аларга югары квалификацияле практик ярдәм күрсәтү теләге белән, Татгосиздат каршында әдәби консультация бюросы һәм язучыларның Тукай кабинеты каршында яшь язучылар түгәрәге оештырылды. Язучыларның киң хезмәт ияләре массасы белән бәйләнеше мәсьәләсендә дә борылыш бар.

Язучылар республикабызның районнарында еш кына булалар. Әгерҗе, Дөбъяз, Ютазы, Норлат һ.б. районнарда Татар дәүләт Академия театры һәм Менжинский исемендәге клуб биналарында махсус әдәби кичәләр үткәрелде. Югарыда сөйләнелгәннәрнең бөтенесе дә әле ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында билгеләнгән эшләрнең башлангычы гына булып торалар. Эшебезнең аерым участокларындагы кайбер иҗади уңышлар безгә һич тә тынычланып калу хокукын бирмиләр. ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи 9 нчы август карарын нык оешкан рәвештә үтәп барабыз дпп әйтеп булмый әле. Җитешсезлекләребез күп. Язучыларыбызның марксизм-ленинизм теориясен үзләштерүләре буенча уку-өйрәнүләре һаман да әле нык яхшыртуны таләп итә. Кайбер идеологик тотнаксыз әсәрләрнең һаман да килеп чыккалау фактлары — большевизм теориясе белән. Ленин һәм Сталинның төп хезмәтләре белән тиешенчә коралланмаганлык нәтиҗәсе бит ул. Көндәлек иҗат эшебездә үзара большевистик тәнкыйть көчәйтелергә тиеш. Без шуңа ирешергә тиешбез ки, һәрбер совет язучысы үзенең иҗаты белән, үзе тудырган әсәрләр белән укучылар массасының идея-культура дәрәҗәсен күтәрүгә турыдан-туры ярдәм итсен, аларны Ватан эшенә, Ленин- Сталин эшенә тирән бирелгәнлек рухында, коммунистик мораль рухында тәрбияләсен, укучылар массасының уй-фикерләренең һәм хисләренең чын хакиме булып әверелсен. Федор үзенең «Язучы язмалары»н да: «XIX гасыр әдәбиятының бөеклеге — аның гаять зур мораль көч булып әверелүендә булды. Ул җәмгыятьне алга һәм югарыга алып барды дип бик дөрес яза. Чехов, Крылов, Грибоедов, Каюм Насыйриларның юбилей даталарын үткәргәндә без, аларның иҗатлары, үлмәс әсәрләре белән хакыйкатькә, иреккә, гаделлеккә, рухи һәм мораль камиллеккә омтылганлыкларын тагын һәм тагын бер тапкыр бик ачык күрдек. Безнең совет әдәбиятыбыз, бу гүзәл традицияләрне дәвам иттереп, ирек һәм цивилизация байрагын югары күтәреп барды.

Ленин һәм Сталин эпохасында яшәү һәм эшләү, идея кораллануыбызда бу бөек даһиларның тәгълиматы булу — безнең өчен, совет язучылары өчен, гаять зур бәхет ул. Татар совет әдәбиятының алда тагын да үсеше барлык язучыларыбызны да марксизм-ленинизм рухында тәрбияләү эшен кискен рәвештә яхшыртуга бәйләнгән. Күп кенә язучыларыбызның иҗатта еш кына ялгышулары аларның идея дәрәҗәләре түбән булу белән, республикабыздагы хезмәт ияләреннән, аеруча — эшчеләр тормышыннан аерылган булулары белән аңлатыла. Күптән түгел генә без Татарстанның 25 еллык бәйрәмен үткәрдек. Республикабыз иләвенең икенче чирек гасырына аяк атлаганда аның социалистик индустрия һәм колхозлар республикасы икәнлеген бер генә минутка да онытмаска кирәк. Ә бит, республикабызның бөтен яшәү чорында безнең заводларыбыз, колхозларыбыз, МТСларыбыз һәм совхозларыбыз турында кулга тотып алырлык әһәмиятле бер генә дә зур әсәр язылганы юк. Бер күңелсез Фактны ачык икърар итәргә кирәк: республикабыздагы эшчеләр тормышыннан аерылган булуыбыз сәбәпле, үзебездәге зур промышленность предприятиеләре эшчеләренең тормышларын, көрәшләрен җитәрлек күләмдә белмибез, андагы кешеләр рухының байлыгын һәм тирәнлеген, заводлар дөньясының матурлыгын һәм үзенчәлеген, тарихка күрелмәгән хезмәт батырлыгы үрнәкләренең кайдан һәм ничек килеп чыгуын бөтен ачыклыгы, тулылыгы һәм бөеклеге белән күз алдыбызга китереп бастыра алмыйбыз. Бездә үзләренең теге я бу әсәрләрендә эшче образларын чагылдырган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар бар. Ләкин алар, ни өчендер, Татарстан заводларын һәм фабрикаларын читләтеп үтәләр, үзләренең иҗат объектлары, геройлары итеп Уралны, Донбассны һәм андагы кешеләрне алалар. Бу хәлне һич тә аңлап булмый.

Татарстан шәһәрләрендәге гаять зур заводлар һәм Фабрикаларны андагы эшчеләрне матур әдәбиятта үзебез чагылдырмасак, бу бурычны безнең өчен кем үтәр соң? Бездә бик зур промышленность предприятиеләре елдан-ел үсә, арта бара, күп меңнәрчә кадровый эшчеләр армиясе туа. Бөек Ватан сугышы елларында, бу үсеш аеруча кызу темплар белән барды. Сугыш елларында Татарстан Фронтны һәм тылны бик күп төрле продукция белән тәэмин итте һәм итә. Түз алдында кешеләр танылмаслык булып үсәләр, стахановчылар, мецпроцентчылар туа. Эшчеләрдән мастерлар, техниклар, инженерлар үсеп чыгалар һ. б.

Бу — иҗат өчен киң колачлы тема. Ләкин язучыларыбыз бу гаять әһәмиятле темага якынлашканнары юк әле. Заводка, Фабрикага барырга, андагы кешеләрне белергә, өйрәнергә, алар белән якын дуслашырга, алар гаиләсенә керергә, аларның хезмәтен яратырга, өйрәнергә, алар тормышындагы һәм көрәшендәге гаҗәеп күренешләрнең һәм героик вакыйгаларның «серенә» төшенергә, колхоз производствосына карата да шулай ук якын килергә, колхоз строеның төп чыганак көчләрен, колхозчыларның фидакарьлеген тирәнтен аңларга һәм шул хәзинәләр белән коралланып иҗат итәргә, — менә болар барсы да социалистик Татарстан турында художество әсәрләре тудыру буенча реаль һәм эффектлы адымнар булып торалар. Үз республикаңның, үз шәһәреңнең хезмәт массасы белән якын аралашу, бер һава белән сулау, бер зәвыклар белән яну безнең өчен никадәр әһәмиятле икәнлеген һәрбер күренекле язучы иҗаты мисалында ачык күрәбез.

Казан — бик зур һәм төрле промышленность предприятиеләре шәһәре. Бездә 160 еллык тарихы булган Ленин заводы бар, революцион традицияләргә бай булган зур тарихлы Вахитов жиркомбинаты бар. Бик күп оборона предприятиеләре бар. Бу завод һәм фабрикаларда, аларның героик тарихын үзләрендә гәүдәләндереп торучы, 40—50 шәр ел рәттән эшләп килгән татар эшчеләре бар. Зеленодольск, Илстан кебек промышленность шәһәрләре бар. Нефть чыгарыла торган Шөгер районы бар. Республикабызның төпле почмакларында яңадан-яңа предприятиеләр барлыкка киләләр. Вятка елгасында гидростанция салына башлый һ. б. Татарстан республикасының 25 еллыгы уңае белән Татарстан хезмәт ияләреннән иптәш Сталинга язылган хатны гына алын карагыз. Анда, промышленность буенча булсын, колхоз тормышы буенча булсын, язучы, иҗаты өчен ничаклы бай материаллар, фактлар, цифрлар, җанлы кешеләр саналган. Болар барсы да безнең язучыларыбызның каләмен көтәләр.

Язучы үз халкы алдында, үз Ватаны алдында тулы җаваплылык сизәргә тиеш, ул үзенең иҗаты белән, үзе биргән художестволы образлар белән совет кешесен тагын да югары күтәрергә, аны яңадан-яңа батырлыкларга рухландырырга, үз иҗаты белән сөекле ватаныбызның хәрби-экономик куәтен тагын да үстерүгә хезмәт итәргә тиеш. Безнең алдыбызда һаман да әле үтәлмәгән бурыч булып торган балалар әдәбиятына ае- рыч тукталырга кирәк. Балалар өчен, укучы яшьләр өчен җитәрлек күләмдә һәм югары художестволы әсәрләр булдыру (язу, бастыру) эше моңа кадәр безнең республикабызда бөтенләй канәгатьләнерлек булмады. Гаять күңелсез булган бу хәлгә чик куярга кирәк. Безнең мәктәп укучыларына яхшы эчтәлекле, кызыклы китаплар кирәк, сөекле Ватаныбыз турында, илебезнең бөек кешеләре турында, аның геройлары турында, Ватан язмышын хәл кылган тарихи вакыйгалар турында, Кызыл Армия турында, халыклар дуслыгы турында, юлбашчыларыбыз турыпда төрле жанрларда язылган бик күп әсәрләр кирәк. Балалар әдәбиятын булдыру, үстерү буенча бу барлык эш, ВКП(б) Үзәк Комитеты таләп иткәнчә, фәнни-педагогик нигездә, төрле яшьтәге балаларның үзенчәлекләрен, зәвыкларын, ихтыяҗларын искә алып үткәрелергә тиеш.

Татгосиздат, совет язучылары союзы белән берлектә, 1946, 47 һәм 48 елларда балалар һәм яшьләр әдәбияты бастырып чыгару планы төзүгә кереште. Бу план, кәгазьдә генә калмыйча, тулы килеш үтәлергә тиеш. Аның үтәлүен тәэмин итү өчен Татгосиздат та, язучылар да бөтен көчкә тырышып эшләргә тиешләр. Балаларга без «Мәктәп көтепханәсе» сериясе буенча да, классиклар һәм хәзерге совет әдәбияты буенча да күп санда яңа әсәрләр бирергә тиешбез.

Балалар өчен иң яхшы рус һәм көнбатыш Европа классикларын татарча яхшы тәрҗемәләрдә бирергә кирәк. Әгәр до без бу эшне уңышлы оештыра алсак (ә моңа без ирешергә тиешбез), нәтиҗәдә татар укучы балаларында рус теленә, рус әдәбиятына мәхәббәтне үстерербез, чөнки балаларның Пушкинга, Тургеневка, Чеховка булган мәхәббәтләре, табигый ки, аларны оригиналда, рус телендә тагын да киңрәк, тирәнрәк өйрәнү теләге тудырачак. Балалар өчен тарихи темаларга язылган китаплар һәм фәнни-художестволы әсәрләр бастырып чыгару эшен дә җитди оештырырга кирәк. Бу бурычны үтәүгә галимнәрне дә тартырга кирәк. Татарстан турында, аның шәһәрләре, авыллары, тарихи памятниклары, бөек кешеләре, төрле байлыклары, табигате турында махсус китап булдырылырга тиеш. Бу эшне башкаруда, язучылардан тыш, укытучылар һәм укучы балаларның үзләре дә актив катнашырга тиешләр.

* * *

Прозада, поэзиядә, драматургиядә һәм балалар әдәбиятында безнең бүгенге бөек чынбарлыкны дөрес һәм тирән итеп чагылдыру белән, безне тарихи җиңүгә китергән фронт һәм тыл геройларын күрсәтү белән без татар совет әдәбиятын илебезнең иң алдынгы әдәбиятлары сафына чыгарырга тиешбез. Без героизмга, зур һәм тирән хисләргә, гигант хәрәкәтләргә, искиткеч гүзәл вакыйгаларга бай тормышта яшибез. Безнең тирәбездә гүзәл кешеләр үсеп чыга, үзе бер роман, поэма булырлык характерлар барлыкка килә. Без үз замандашларыбызның рухи байлыкларын, аларның дөньяга карашларын күрә белергә, аларны бөтен индивидуаль сыйфатлары, бөтен бөеклеге белән тулы һәм ачык итеп күрсәтергә, даһи Сталин җитәкчелегендә совет халкының авыр һәм данлыклы юл үтеп тарихи җиңү яулап алуын монументаль әсәрләрдә чагылдырырга тиешбез. Фәкать шулай эшләгәндә генә без ВКП(б) Азәк Комитетының 1944 нче ел 9 пчы август карарын уңышлы үтәүгә ирешәчәкбез.