Логотип Казан Утлары
Хикәядән өзек

СТАЛИНГРАД КЫЗЫ

(«Бер атна» исемле озын хикәядән өзек) Сөләйман картны соңгы вакытларда нык кына борчый башлаган тагын бернәрсә бар әле. Бу борчылу аның өчен яңа бер мәшәкать арттырды. Геннадий белән Саимә артыннан күзәтүчән булып китте ул.

— Ошамый миңа аларның болай кыланулары. — дип, аларны бергә күргән саен мыгырдана торган булды үз эченнән.

— Ай-Һай, ошамый. Сердәш булып сайрашырга артыграк ярата башладылар түгелме соң алар? Бер карасаң — маңкалар гына бит үзләре. Ә шулай да, ике араларында бер-бер нәрсә килеп чыкса бит...

— Мин Сапмә белән ярышкз чыгарга булдым, бабакай, — дип сабыр тавыш белән генә эндәште Геннадий. Ул, Сөләйманны күрү белән үк, Саимә яныннан, аргы баштагы бәләкәй скамиядан торып ишеккә таба атлаган һәм арты белән торган Сөләйман янына килеп тә җиткән иде.

— Ә соң... Ярый, бик әйбәт. Тик менә... — һәм шунда ул, үзенең карт күзләреннән чын ачулы очкыннар сибеп, Геннадийга текәлде. Секундтан да кич вакытка ялтырап киткән бу көчле очкыннарны әгәр Геннадий күреп калган булса бик нык куркуга төшкән булыр иде, ләкин ул бу вакытта башын түбәнрәк ия башлаган иде инде һәм моны күрә алмыйча калды. Сөләйман карт, ачулы кыяфәтен үзгәртмичә, Саимәгә таба ишарәләп күрсәтте дә, бик каты гына итеп:

— Смотри! Теге-бу дип тормам, кисеп ташлармын мин сине! — дип кырт кисте. Геннадий, бернәрсә дә аңламыйча, барган саен күбрәк аптырап, Сөләйманның бу вакытта сизелерлек үк калтырый башлаган иягенә карап, туктап калды. Сөләйман карт тиз үк, нык кына ачуланган тавыш белән:

— Ә син үз колакларыңны күрәсеңме соң? — дип кычкырып сорады. Бу вакытта аның ияге тагын да кызурак калтырый башлады. Аның бу соравы шундый килеп чыкты ки, Геннадий аптырарга да өлгерә алмады. Бу сорауга һичбер ык-мыксыз, бик тиз туры җавап бирергә генә кирәк иде.

— Ә? Юк... Бурмин, — диде ул. Аның чырае, күз карашлары хәзер ирексездән җүләрләнгәнсыман төс алды.

— Күрмәсәң шул менә... Смотри! Әгәр дә мәгәр тегеләй-болай була калса, шуннан соң, мине дә, бу цехны да күрә алмассың ул чакта, үз колакларыңны күрмәгән кебек. Аңлашылмаслык аптырау хәленнән һаман да әле чыгып җитә алмаган Геннадий нәрсәдер әйтергә дип авызын ача башлаган иде — Сөләйман моңа да ирек бирмәде:

— Әйдә, телеңә салынып торма! Саимә түгел мин сиңа. Чап, әнә, яңа формалар өчен ком китер!

Геннадий, һичбер сүзсез, бик тиз борылып, әйтелгән урынга, ком өеннән аргы почмакка таба кызу атлап киткән секундта гына смена башлануга сигнал да булды. Ул шулай чабып барышлый юлда гына рәтленьле уйлый алды.

— Нәрсә булган бүген бу картлачка? — дип ул чын-чыннан көенү һәм үпкәләү белән мыгырданды.

— Саимәсе дә, монсы да... Барлык әрләүләренә бер генә җавап та кайтара алмыйча калдым бит. Чап дигәч тә чабын киттем, чабып барам... Гарьләнүеннән ул юлда туктый язып калды. Ләкин... сигнал булды бит.

— Ул әйткәнгә чаптыммыни мин? Сигнал булуга чаптым мин... Тотсын капчыгын...

 Шулай дип уйлап Геннадий үзен бераз тынычландырды, һәм виде ул үзенең хәзер комга чабып баруын һич тә Сөләйман кушканга түгел, ә сигнал булганга күрә генә икәнлегенә үзе дә, күңелендә моңа һичбер тамчы шик калмаслык итеп, нык ышанды. Шуннан соң инде ул, туктап калмау гына түгел, киресенчә, тагын да кызураю чапты һәм шактый озын булган цехның аргы башына бик тиз килеп тә җитте. Ә Сөләйман карт үзенчә уйлады:

— «Юк... Шулай да иснә шушындый ягы белән алдыра ул. Әйттем — чапты китте. Тыңлаучан, акыллы малай үзе. Шәт сүзем үтәр, ямьсез бернәрсә дә эшләп ташламас бәлки...».

Геннадийның җитез сикереп чабуына, ялтырап-ялтырап кала торган тәпиләренә ул сокланып карап калды. Алар арасында, Сөләйман карт уйлаганча, хәтәр бернәрсә дә булганы юк иде. Хәер, Геннадий артык шук һәм тәвәккәл малай. Яше дә малайлыктан егетлеккә күчә торган чак. Ә тормышның барлык якларын да тирән белүче, күп бала үстергән, ул гомерендә бик күпне күргән, ачысын да, төчесен дә, шатлыгын да, кайгысын да тулы чүмечләп чөмергән Сөләйман карт мондый мәсьәләләрдә артык сизгерлек һәм саклык күрсәтергә гадәтләнеп киткән.

Хәзер инде, картлык көнендә, үзенең язмышы Геннадий кебек малайлар көтүе белән бәйләнеп киткән икән, ул аларга һөнәргә өйрәтүдә генә түгел, тәрбияләүдә дә үзен җаваплы итеп сизә. Бу турыда ул башкача уйлый да алмый.

 Геннадий белән Саимәнең беренче очрашулары ничектер сәер генә булган иде. Бер көнне шулай вагранкадан формаларга чуен агызганда, Геннадий саксызлык күрсәтеп артык якын басып тора иде. Чәчрәп торган ялкынлы сыек чуен тамчысы аның аягына килеп тиде дә, ярыйсы гына яндырып алды. Геннадий, авыртудан, бөтен цехны яңгыратып кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Шунда аңа беренче ярдәмне цехта яңа гына күренә башлаган, зур күзле, ак, ябык йөзле бер кызчык күрсәткән иде. Ярага сөртергә әллә нинди май һәм бәйләргә, марля кебек аппак һәм чиста чүпрәк кисәген кайдан ул шул арада бик тиз табып өлгергәндер — болары Геннадий өчен сер булып калдылар. Бу эшне ничек оста башкарган иде ул чакта кызчык! Шунда ук амбулаториягә баргач та, анда аңа: «Хәзер инде сиңа бернәрсә дә кирәкми ләбаса, барсы да әйбәт эшләнгән, иртәгә иртә белән кереп чыгарсың» дип аны кайтарып җибәргәннәр иде. Шуннан соң алар, ничектер үзеннән-үзе, еш кына очраша, шактый вакытлар бергә була башладылар.

— Белмим дә бит: исемең ничек соң синең?—дин беренче башлап сорады Геннадий.

— Саимә.

Ә мин Геннадий!—диде ул, бу турыда Саимә сорамаса да. Геннадийны бернәрсә гаҗәпләндерә: үзләрен чолгап алган бөтен тирә як шаулап, гөрләп торганда, барлык малайлар, кызлар, үз яшьләренә хас булганча, һичбер нәрсәгә исләре китмичә, гамьсез шатлык, шаян хәрәкәтчәнлек белән заводта зур эш башкаруларына карамастан, гаҗәп беркатлы уймакчанлык һәм көлү-шаярулар белән яшәгәндә, бу Саимә үзен бик тыныч тота, үзенең сабырлыгы һәм уйчанлыгы белән бүтәннәрдән аерылып тора, үз яшенә караганда күп олы булып күренә. Нәрсә турында ул шулай һаман уйлана икән? Геннадий, аның янына скамьяга утырды да, гадәтенчә бик илтифатсыз һәм хәтта тупасрак итеп:

— Нәрсә шулай уйланасың, Саимә туташ, әллә берәрсенә гашыйк булдыңмы? — диде дә, көлеп тә җибәрде. Саимә, кинәт сизмәстән энә белән чәпчеп алган кебек, калтыранып китте һәм, башын елт күтәреп, Геннадийга ачуланып карады. Аның күзләре тагын да зуррак булып ачылдылар. Саимәнең мондый торышы һәм мөнәсәбәте Геннадийга тәэсир итмичә калмады. Ул шунда ук тынып, басылып калды. Шаянлыгы әллә кая очып югалган төсле булды аның. Чырае уйчан бер төс алды. Саимә тынычланганчы, ачуы бетеп, һәрвакыттагыча сабыр, уйчан хәленә кайтканчы алар бераз дәшмичә утырдылар. Геннадий Саимәнең хәтта нәрсәгә ачуланганын да аңламады, «Шаярырга да ярамыймыни? — дип уйлап алды ул.

— Ачуланырлык нәрсә әйттем соң мин аңа? Малайлар, кызлар арасында нәкъ менә шундый эчкерсез шаярулар ходта бит... Юк, кызыксыз кыз бу, вакытсыз картаерсың моның белән» диде дә эченнән генә, торып ук китмәкче иде. Уңайсыз тынлыкны беренче башлап Саимә бүлде.

— Аягың төзәлеп җиттеме инде?—дип сорады ул.

Һи! Тыпырдатып краковяк биерлек булды. Кичә күрдеңме клубта? - —Алай икән. Ә мин тагы тынычсызланып йөрим.

Тынычсызланасың? Менә монысы кызык. Тукта, кара әле... — дип Геннадий тупас бер хәрәкәт ясап, көлеп тә җибәрде.

— Мин бит үзем турында... Кара әле, син әллә нәрсә әйтеп ташладың түгелме соң... Мин бит синең турыда...

Саимәнең елмайганын шунда Геннадий беренче тапкыр күрде.

— Җүләр дә син, тупас та, шул ягың ошамый.

— Бүтән як бөтенесе дә ошый значит, ха-ха!

—Котырынма, — диде Саимә.

 Әйе, бик матур иде ул көнне, ләкин мин ул көнне тыныч кына исемә төшерә алмыйм. Я, әйт инде, тыныч халыкның, карт-карчыкларның бала-чагаларның ни гаебе бар? Менә шулар стена бит, безнең өчен очып килделәр дә аларның самолетлары, бомба яудырдылар. Ай, алар нинди күп иде! Нинди куркыныч иде алар. Бер бомба безнең тирәгә төште. Без иптәш кы ?лш түтәл бакчасын рәтләп тора идек. Аның исеме Зина иде. Ул. өемә кайтам, дип китеп тә барган иде. Юлда ана бомба эләккән. Ул шунда үлеп калган. Мин аны күрдем. Үз күзем белән күргән беренче үлем, беренче кан...

Аның әтисе Фронтта бит. Нинди әйбәт хатлар яза иде. Зинага ул аерым конвертка салып хатлар җибәрә иде. Мәктәптә без аларны бергәләп укый идек. Шул көннее кич белән, почтальон аңа хат китергән. Ә укучы юк. Зина үлгән... Аны күмдек... Минем әти дә Фронтта. Ул да миңа хатлар яза иде. Тик хәзер минем кайда икәнлегемне белми. Яңа адресымны язып моннан хат җибәргән идем, җавап алганым юк әле...

Сталинградка шулай һәр көнне бик күп немец самолетлары килә башладылар. Шәһәрдә яралылар һаман күбәя барды. Без, пионер отрядыбыз белән, санитарлар булып эшли башладык. Бик күп яралар бәйләдем мин. Каннан да курыкмый башладым. Немецлар Сталинградка якынлаша башладылар. Безгә шәһәрдән китәргә әйттеләр. Меңләгән балалар пароходка төялде. Кычкырыш-елаш... Үзең беләсең балалар эшен. Бик бәләкәйләр дә бар. Күбесенең ата-анасы юк. Кайберләре озатып кына кала. Чөнки шәһәрне сакларга кирәк, окоплар казырга кирәк, заводларда, пристаньнарда, вокзалда эшләргә кирәк...

Без шулай төялдек пароходка. Пароход кычкыртмады да — пристаньнан кузгалып китте. Тып-тыныч иде бит. Каян килгәннәрдер, каян белгәннәрдер — немец самолетлары килеп чыктылар шул. Бомба ташлый башладылар. Пароход өстенә, бсзнең өскә. Шәһәрдә чакта, бара торгач, бомбалар алай куркыныч түгел иде. Күнегелә, качарга урын табыла. Аяклар коры, каты җирдә. Хәзер безнең пароходка бомба төшсә? Төшә генә күрмәсен, дип телибез. Пароход тирәсендә су кайный. Безнең өскә яңгыр булып ява. Бомбалар шулай сикертә суны. Балалар елый. Барыбыз да шунда елашабыз инде. Пароходтагы балаларның куркулы, әрнүле елау-кычкыру тавышлары әллә кая ишетелгәндер. Белсәң иде, ул тавышлар самолет, бомба тавышларын да каплап киттеләр.

Менә бервакытны, бу барлык тавышларны да каплап китеп, нәрсәдер чатнады, ут, тимер чәчелде, пароход таш белән тулды, дерелдәде, чайкалды да, бер якка ава башлады... Шуннан соңгысын сорама, бернәрсә дә хәтерләмим. Күз алларымда су да күк, күк тә су өстендә күбекләр, ә күктә, юк, баш очыбыз гына, немец самолетлары, безгә, балаларга пулеметтан аталар... Шунда Геннадий сикереп торды да, кая барырга, кая бәрелергә белмичә, күзләрен зур ачып, кулларын йодрыклап селтәнә башлады.

— Алар, алар, немецлар шулай, ә!? Сез шута ә?!. — ди дә ул, чәчләренә ябыша...

Ә Саимә тыныч. Ул, әллә кайчан, күптән күргән төшне сөйләгәнсыман. Геннадий шунда аның күзләренә беренче тапкыр туры карады. Нинди тирән алар, ничек җитди һәм моңлы алар! Юк, ул яшьтәш түгел, апа, апа булырлык аңа...

Шунда ул Саимә янына яңадан утырды, тез чүкте, аны тирән хөрмәтләп, туганлык хисләре белән, кулларын үбәсе, аяк астында ауныйсы килде. Ул, Саимәнең бер үк вакытта моңлы да, дулкынлануны да күзләренә, йөзенә карап ала да, бер сүз дә әйтә алмыйча, тартынып, туктап кала. «Апам син минем, әнкәм син минем!» дип кычкырып әйтәсе килә аңа. Ләкин бу сүзләрнең дә урынсыз булып чыгуларыннан курка. Бер сүз дә әйтмичә, дәшмичә генә торырга менә шулай. Бигрәк тә — Саимә үзе күп сөйләүне бер дә яратмый бит. Бу шундый кыз икән — аңа бары тик олыларча ихтирам гына күрсәтергә, аңа буйсынырга гына кирәк...

— Саимә, син миңа ачуланма инде..., — дип мыгырдана башлады ул.

— Нәрсә өчен?

— Нәрсә өчен дип...

Әгәр берәр терле хәтереңне калдырган булсам... гафу ит.

— Ярый, рәхмәт.

Әйт әле син менә, — дип кызу-кызу сөйли башлады Геннадий бераздан, — малайлардан сине кыерсыта-нитә, кимсетә калучы булса — миңа әйт, мин сиңа тырнак та, тел дә тидертмәм... Ә безнең малайлар шаян. — Синнән дә шаянын күргәнем юк иде әле, — диде Саимә чак елмаеп.

— Ә? Геннадийның күзләрендә ут уйный башлады. Сизелерлек кызарып та китте ул. Шулай да ул уйлап алды: «Димәк миннән башканың теш-тырнагы җитми аңа. Ә мине ул инде анлый төсле...». , — Юк... Мин бит... юк инде, моннан соң... — дип бәйләнешсез берничә сүз генә әйтә алды.

— Менә бит, Сталинград... — дип, тыныч булырга тырышып дәвам итте ул соңра.

— Кем уйлаган бит... Без менә монда тыныч кына, рәхәт кенә яши бирәбез. Сез дә анда шулай яшәгәнсез. Туган җир бик сагындыра инде, ә?

— Бик матур шәһәр иде шул, — диде Саимә. — Кайтырбыз әле. Сулыштан соң безнең шәһәр тагын да матуррак булыр. Әти дә кайтыр.

— Ә әниең?—дип бик тиз сорап куйды Геннадий. Бу турыда әлегә кадәр сорамавына эчтән генә үз-үзенә ачуланып та алды.

— Әни врач минем. Ул гел госпитальдә. Аның белән без сирәк күрешә идек. Безне озатырга төшкәндә пароходның китүен дә көтә алмаган иде ул. Анысы яхшы булды. Безнең пароход батканны күрмәде. Бик еш хат язышабыз. Әтидән дә хат килсә менә...

* * *

Бөтен тирә-як, күз күргән бөтен нәрсә, сулаган һава, менә бу агачлар, йортлар, алар өстендәге күк — бөтенесе, бөтенесе дә хәзер Геннадий алдында элеккегә ошамаган бүтән бер төс алдылар. Тыныч булып күренгән бу әйләнә-тирәдә Сталинград сулавы ишетелә, аның көрәше, уты, ялкыны күренә...

Әйе, хәзер инде Геннадий Саимәне аңлады. Эчке тынычсызлык бетте кебек, чыны — ул үзенә дөрес юнәлеш алды. Ике арадагы тирән дуслык әнә шулай башланды. Бу дуслыкның нәрсәгә нигезләнгән булуын Сөләйман карт та инде дөрес аңлар һәм үзенең урынсызга бәйләнүләрен ташлар...

Бүген инде Геннадий моңа нык ышанды. Заводта, Сталинградка багышланган атнада ул Саимә белән ярышырга, бу ярышта өстенлек өчен көрәшергә сүз бирде. Геннадийның йөзе, кадерле бер әйберен югалткан һәм күп эзләп азапланганнан сон аны ниһаять тапкан кешенең чиксез шатлануыдай, бөтенләй ачылып китте.

— Эх, Саимә! — дип кычкырып җибәрде ул. — Кайгырма син, Сталинград безнеке булыр. Немецны дөмектерербез. Чын. Моны мин әйтәм сиңа. Иртәгә үк менә күрерсең минем ничә процент биргәнне. Ә бүген, хәзер — әйдә, волейбол уйныйбыз!

— Волейбол?

 — Саимә, үзе өчен үткәндә булган, ә анда калган якташлары өчен, бигрәк тә — өзелеп яраткан әнкәсе өчен, фронттагы әткәсе өчен (бәлки ул да шул тирәдә сугышып йөри торгандыр) әле һаман да дәвам итеп килгән коточкыч авыр көннәрне күз алдына кабат китереп бастырудан, Геннадийга сөйләп бирүдән нык дулкынланган һәм бер үк вакытта ничектер эчтән бушап калган төсле хис итте. Яңадан үз юлына төшү өчен аңа да шушы минутта нәрсәдер эшләргә кирәк иде.

— Волейбол? — дип кабат сорады ул.

— Ярый, әгәр соңга калмаган булсак, әйдә, бераз уйнап алыйк. Алар аллеяның икенче башына, зур резин тупның салмак гөпелдәү тавышлары чыгарып торган якка киттеләр.