Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИНЕЛЬ

Ут эченә кереп көрәшләрдә

Безнең белән бергә атладың.

Була вакыт кызу сугышларда

Үлем барын онытып сугышканда.

Теткәләнеп бетә чабуың.

Күңелле соң яудан исән чыккач

Җир тузанын аның кагуы.

Шинель киеп күпме юллар үттек,

Дошманнарның күпме башына җиттек.

Ә син һаман иңнән төшмәгән.

Миң яратам сине, кайсы оста

Күркәм итеп шулай эшләгән.

Кемнәр генә күпме җыр язмаган.

Кемнәр генә күпме җырламаган

Матурлыгын мактап шинельнең,

Һәр солдатның якын дусты булып,

Сөйгән киеме булдың син илнең.

Синең белән солдат күпме утлар.

Озын юллар, канлы сугышлар һәм

Өермәләр аша үтмәгән:

Походларда, кысан окопларда

Күпме тирен сиңа түкмәгән.

Син солдатны кышкы салкыннардан,

Күз ачкысыз бозлы яңгырлардан

Дошман күзләреннән сакладың.