Логотип Казан Утлары
Шигърият

Позия

МӨХӘММӘТ САДРИ ШИГЫРЬЛӘРЕ

ЧӘЧӘК ЖЫЮЧЫ КЫЗ ТУРЫНДА ЖЫР

Бер кыз йөри

Ике кулларына гөл учлап.

Көзләрендә

Шатлык нуры балкый

Һәм йөрәге калган

Тынычлап.

Мин сорадым аннан:

Нигә болай

Гөлчәчәкләр җыеп йөргәнен?

Жавап бирде:

— Гел Илебезне килде бизисем

Ул аннан соң миңа

Болай диде:

— Белмәсәм дә синең үзеңне,

Гелмәсәм дә

Синен кемлегеңне,

Сөйлим иптәш йөрәк серемне.

Менә шушы

Гөлләр диңгезеннән

Матурларын сайлап өзәм дә

Һәм гөлләрнең

Иң-иң матурыннан

Чәчәк букетлары тезәм дә

Кремльгә барам, Сталинга.

— Букетларым тотып кулыма.

Чәчәк түшим

Бөек юлбашчымның

Кремльдә йөрер юлына.

Мин сокланып аңа

Карап тордым.

Бер җырлый ул шунда

Бер көлә. Үзе һаман

Гөлчәчәкләр өзә.

Йөзләреннән шатлык бөркелә.

Бер кочаклый чәчәк букетларын.

Бер югары өскә күтәрә.

Сез күрерсез аны,

Күрәсезме:

Саф йөрәктә шатлык никадәр!

Мин баш идем

Олылан бу балага,

Чөнки аның йөрәк сафлыгы

Канат бирде миңа,

Хәят бирде.

Юлларыма бирде яктылык.

Тагын кабат аңа:

— Рәхмәт, — дидем.

— Рәхмәт, — дидем,

Чөнки бу бала

Ил еласа — елый.

Ил шатланса —

Бар шатлыгы белән шатлана.

Илгә булган көчле мәхәббәтнең

Мин аңарда күрдем символын.

Мин аңарда күрдем

Сөюнең дә,

Яшәүнең дә якты, киң юлын.

Мин анладым

Аның йөрәгендә

Нинди тәмле уйлар янганын.

Илен сөйгән

Якты кеше генә шулай

Тәмле итеп уйлый алганын.

Әйе, шулай.

Боек юлбашчыга

Төбәлгәннәр безнең йөрәкләр —

Аңа безнең барлык якты хисләр,

Аңа безнең изге теләкләр.

 

ТАНТАНА

(«Җиңү» циклыннан)

Фанфаралар уйный, шатлык килде.

Гүли монда бәйрәм туплары.

Мин Берлиннан күрәм туган илнең

Москваның салют утларын.

Мин Берлиннан күрәм

Иделем язын,

Тантанасын совет халкының!

Фанфарага кушылып җырла, сазым,

Солдатыңның йөрәк ялкынын!

Мин Берлиннан күрәм гасырларның

Безнең чорга таңга калуын:

Шапиг булам, күрдем батырларның

Тиңсез җинү яулап алуын!

Бу батырлар Москва урамнарын

Яңгыратып үтеп киттеләр.

Фашистларның очрып тузаннарын,

Берлингача китеп җиттеләр.

Килделәр дә,

Берлин эчләренә

Ишеп кебек яшьнәп керделәр.

Горурланып аның өсләренә

Кан шикелле байрак элделәр.

Жилфердәтеп аны җилләр исә.

Сибелә ялкын кебек нурлары.

Бөек Сталин бүген тәбрик итә.

Бу байракны элгән улларын.

Фанфаралар уйный, шат тавышлар

Гөрләтәләр илнең һәр ягын.

Солдат хөрмәтенә сибелә утлар.

Кояш үбә җиңү байрагын.

Берлин

Май, 1

 

БАТЫР ЕГЕТ

Амур буйларында ялкынланып

Күтәрелә кояш югары.

Шул ялкыннар белән алсуланып

Җемелдиләр Дунай сулары.

Матур җәйнең алсу таңнарында

Шат хисләрем мине исертә.

Дунай, Дунай, синең ярларыңда

Идел егете атын эчертә.

Буйларында уйный кояш нуры

Гөл-чәчәкләр исен аңкытып;

Атын эчертә

Ут диңгезе аша

Идел улы

Килде сиңа кояш балкытып.

Батыр егет бераз тынычланды

Килеп җиткәч сиңа яңадан.

Кылычкаен кынысына салды,

Сәлам биреп Идел — анадан!

Матур җәйнең алсу таңнарында

Шат хисләрем мине исертә:

Дунай, Дунай, синең ярларыңда

Идел егете атын эчертә.

Дунай буе.

Июль, 1945.

 

БӘХЕТЛЕ МИН

Алмагачлар чәчәкләрен койды.

Канәферләр чәчәк аттылар...

Боргы уйнап сакчы хәбәр иткәч

Ил уллары яуга чаптылар.

Яктырттырып кара Берлин төнен

Балкып сүнмәс совет йолдызы,

Бәхетле мин, күрдем җиңү көнен,

Бәхетле син, гүзәл ил кызы!

Уйнап тора һаман атларыбыз,

Кайтырбыз без алма пешкәндә,

Хәзер булсын бәйрәм ашларыгыз

Кавышу минутлары җиткәндә!

Дрезден Май, 1945

 

САГЫНУ

Мин Эльба буенда бүген.

Ә син Идел янында.

Кемне уйласын яшь күңел

Син күз алмам барында?

Ташкын беткән. Күптән инде

Бозлар агып киткәннәр,

Идел ташып аккан җирне

Бизәп гөлләр үскәннәр.

Идел тынган. Ә аппагым

Чәчәкләрен үбә.

Әзен алып тагын-тагын

Аларны суга сибә.

Еракта бүген мин илдән.

Еракта, бик еракта,

Ә күңелем синдә, Иделдә

Иртә, кич һәм һәр чакта!

Идел ташкыны тынса да

Күңелем уты яначак,

Ул ут, давыл басылса да,

Тагын сиңа кабачак.

 

КАБЕР ТАШЫНА

Бөек Ватан сугышында

һәлак булган гвардия капитаны

Әминә Хәмидова истәлеге.

Идел кызы йоклый бу кабердә.

Гвардеец кыз монда күмелде;

Матур җаны, илдән ерак жирдә,

Зәһәр уктан кинәт өзелде.

Гөлләр булып үсте аның каны,

Бизәп бәхет һәм дан түбәсен,

Мәңге яшәр батыр кызның даны,

Кояш шаһит, әнә, сөйләсен!