Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАКСУД СӨНДЕКЛЕ ШИГЫРЬЛӘРЕ

УРАЛ

Болытларга тиеп тора биек Урал,

Үзенең зур байлыгына горурланып,

Күккә ашкан текә таулар йөзә мурда

Карагайлар утыралар хозурланып.

Яңгырап тора күксел, зәңгәр, матур урман,

Чылтырап агып ята көмеш тау елгасы.

Монда матур тавышлысы сандугачның

Күксел Урал — Кош оясы, Җыр дөньясы.

Еллар үткән, гасыр кичкән биек таулар

Бу тауларда баһадирлар алышканнар,

Күккә ашкан карагайлы урманнарны

Яңгыратып курайчылар ярышканнар.

Ирәндекнең «һау-һау» дигән тавышына,

Җавап биргән бөдерә чәчле бакыр тавы,

Менә шулай табышканнар биек таулар,

Юргалаган җирән кашка, ак толпары.

Бер җирдә юк мондый күксел биек таулар.

Бер җирдә юк урмандагы мондый шаулар,

Бер җирдә юк мондагыдай иркен һава,

Бер җирдә юк җанга рәхәт мондый язлар.

Күксел Урал егетләрен сынап тора,

Һәм аларның ярышканын карап тора.

Туган илгә хезмәт иткән ул-кызларын

Җыры белән, моңы белән данлап тора.

Көне, төне эштә бөек чал чәчле Урал

Ватан өчен бер туктаусыз коя корал,

Ерактагы Карпат белән хәбәрләшеп.

Хәл белешеп, сәламләшеп тора Урал.

Чордашлары күп Уралның бу союзда

Басып тора алар баһадирлар кебек.

Тора алар байлык белән горурланып.

Бер шаярып, бер елмаеп һәм бер көлеп.

Яңгырап тора күксел, зәңгәр, матур урман.

Чылтырап агып ята көмеш тау елгасы,

Монда матур тавышлысы сандугачның.

Күксел Урал — Кош оясы, Җыр дөньясы.

 

ШАГЫЙРЬ ЮЛЫ

Шагыйрь юлы — тойгы, хисләр аша

Мәшәкатьле озын, авыр юл,

 

ӨМЕТ

Алда янган өмет йолдызыңа

Бәйле безнең гомер үтеше,

Үз тавышын үзе тапкан шагыйрь —

Яңа йолдыз тапкан галим ул!

Югалтса әгәр берәү бу йолдызны —

Тере мәет җирдә бу кеше.

 

БАЛА

Җырыбызга озын гомер теләп

Оч снн минем күңел күге-пдә,

Синең белән якты бу дөнья,

Сизенми һәм авыр йөгем дә.

 

КЕР ТИДЕРМӘМ ЙӨРӘККӘ

Яшьлегемнән таныш бу йолдызны.

Тотып карар идем кулыма.

Бирер итем шуны бүләк итеп

Иң яратып сөйгән улыма.

Сабыйлыкның тиңсез сафлыгын мин

Саклап килдем шушы көнгәчә,

Кер тидермәм бу саф йөрәгемә,

Кер тидермәм кара гүргәчә!

 

ВАТАН ГАЗИЗ!

Мин үттем зур, авыр көрәшләрне

Һәм ишеттем бик күп кешедән.

Юк име эш газиз туган җирне.

Ватаныңны саклау эшеннән.

Курыкмыйм мин комсыз үлемнән дә

Һәм кызганыч түгел каным да,

Бер генә уй: бурычымны үтәү

Мөкатдәс бу Ватан алдында.

 

УЙЛАР

Килсә жиргә чәчкәле яз,

Хисләрдән җиделәм мин.

Зәңгәр урман, суга карап

Уйларга биреләм мин.

Мәңгеләште уйларымда

Сугыш кыры юллары,

Озак яныр хисләремдә

Бу күкнең йолдызлары.

Күпме сагыну үтте моннан,

Утлы окопка табан,

Дәһшәтле сугыш эзләре

Төтенли уйда һаман.

Танырлар килер кешеләр.

Аңларлар безнең җырны,

Мәңге онытмас кешелек

Бу җыр язылган елны.

 

ШАГЫЙРЬ ҺӘМ БАЛ КОРТЛАРЫ

Бал картлары җирдән чәчкә эзли,

Шагыйрь эзли хисләр, тойгылар,

Шагыйрь җирдә, кортлар һавада

Аерма тик монда шул гына.

Бал кортыдай җыйган тойгыларым

Файда итсә туган халкыма,

Мин үземне тугры санар идем

Үз халкыма биргән антыма.