Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГЕНРИХ ГЕЙНЕ ШИГЫРЬЛӘРЕ

 

Генрих Гейне — дөнья әдәбияты тарихында гаять катлаулы һәм үзенчәлекле капма-каршылыклар белән тулган, җирне аның көрәше, җиле, давылы, чәчәкләре һәм сандугачлары белән бергә кушып ярата һәм җырлый белгән шагыйрь ул. Иске романтика мәктәбенең дәртле вәкиле Генрих Гейне серле урманнарда җылы таң алдыннан розаларның ничек итеп чәчәк атуларын карап, кошларның назлы тавышларын тыңлап, шуларга соклана-соклана тын урман юлларыннан ялгыздан-ялгыз җырлап узды, ләкин ул бу тын урманнарда гына сыеп кала алмады. Үзен революциянең барабанчысы дип атаган бу кайнар йөрәкле шагыйрь, немец мещанлыгының тынчу һавасын сулап яши алмады, милли шапшаклыктан тиз генә үсеп чыкты, халыклар һәм баррикадалар белән тулган мәйданнарга, июль революциясенә, Парижга, сугыш утларында көйгән байраклар астына китәргә ашыкты.

Гейне турында Карл Маркс «кешелек дөньясын азат итү көрәшендә ул батыр солдат булды» дип белдерде. Гомумән, Маркс Гейненың иҗатына бик югары бәя бирде һәм аны үзенең дусты дип атады. Ләкин Гейненың каршылыклы табигате коммунизм принципларында ахырга чаклы ныгып кала алмады. Немец бюргерының чикләнгән җанын, үз-үзләренә сокланган немец солдатларының тупас һәм кансыз хәрәкәтләрен гаять зур объективлык һәм дөреслек белән җырлап, аларга «җәрәхәте әле шушы көнгә чаклы гөзәлми торган» ударлар ясаган үткен каләмле шагыйрь коммунизмнан, анда минем җыр китапларыннан бакалеячы карчык пакет ясап, ул пакетларга вак-төяк әйберләр тутырып җибәрер, дип курыкты, һәм моның белән ул үзенең тарихны аңлаудагы хатасын үзе үк дөньяга фаш итеп калдырды. Саф күңелле, үткен телле, сөя һәм көлә белә торган шагыйрь Гейне безнең өчен, коммунизм өчен сүнмәде генә түгел, киресенчә, моңа чаклы беркайчан да һәм беркайда да балкый алмаган бер яктылык белән балкып яна башлады. Без аның шигырьләрен укып ләззәтләнәбез, ялкынын үзебезнең гомуми эшебезгә — коммунизм төзү эшенә кушабыз. Бөек шагыйрь буларак, аның яшәүчәнлеге әнә шунда.

Биредә без Генрих Гейненың лирик шигырьләреннән кайбер үрнәкләр бирәбез:

Балыкчы кыз, чибәр кыз.

Калсын каегың комда.

Утыр яныма, гәпләшик.

Кулларны салып кулга.

Башыңны куй йөрәгемә.

Качма иркәләвемнән:

Уйныйсың ич син диңгездә

Һәркөн язмышың белән.

Минем йөрәгем дә диңгез:

Давыл ярсый һәм кайта.

Төпләрендә йоклап хәтсез

Гаҗәеп серләр ята.

Гасырлар буе җемелдәп

Йолдызлар җир өстендә

Мәхәббәт сагышы белән

Карыйлар бер-берсенә.

Сөйләшә алар үзара

Бик матур һәм бай телдә.

Ул телне белми бер галим,

Филолог һәм бер кем дә.

Ә мин аны белә идем

Һәм онытмадым әлдә:

Җанкәй булды нәхү-сарфым.

Ул телне өйрәнгәндә.

Бер туктаусыз кар яуса да,

Бураннар шауласа да,

Күңелем минем аяз;

Аның эше юк буранда,

Күкрәп чәчәк ата анда

Дустым сыны һәм дә яз.

Язгы төннең гүзәл йолдызлары

Күктән бага миңа дустанә:

Сөеп син хур булдың, сөя-сөя

Зур булырсың әле, түз сәнә.

Кулым белән күзен каплап.

Үбәм аның иреннәрен.

Миңа тыңгы бирми һич тә.

Сорап шунын сәбәпләрен.

Таштан алып кичкә кадәр

Һәнүз сорый: әйт, нигә син,

Күзем каплап кулың белән.

Иреннәремнән үбәсең?..»

Ә мин дәшмим, чөнки үзем

Ул сорауга җавап тапмыйм...

Үбәм аның иреннәрен.

Кулыч белән күзен каплыйм.

Күлмәгең миңа бәрелсә,

Син үткәндә якыннан,—

Йөрәкнең дәртле хыялы

Оча синең артыңнан.

Син борылсаң, күзләремә

Зур күзләрең кадала,

Һәм йөрәгем куркуыннан

Туктар күк булып кала.

Ятлар ахмак, ятлар сукыр,

Безне күрә алмыйлар:

Син усал дип, син көяз дип,

Һаман миңа алдыйлар.

Ятлар сукыр, ятлар ахмак.

Аңламас алар мәңге:

Куеның ничек ләззәтле,

Үбүең ничек тәмле.

Яманатыңны яшереп

Киләм һаман халыктан.

Тик ачык диңгездә аны

Сөйләдем һәр балыкка.

Хәзер синең яхшатың бар

Коры җирләрдә генә.

Океанда исә һәркем

Синең хурлыкны белә.

(ирекле тәрҗемә)

Тәкъдиремдә минем язылгандыр

Кайсысына гыйшык тотасым. —

 Сеңелкәе, абау, нинди гүзәл,

Бигрәк чибәр икән тутасы!

Сеңлесенең сылу күкрәкләре

Бигрәк татлы борчый акылны;

Туласының тирән карашлары

Карышмаслык көчле ялкынлы!

II

Ике яшел кибән арасында

Ишәк торган кебек аптырап,

Колакларым селкеп, башым ватам:

Белсәң иде — кайсы татлырак?!.

Бер фикергә әле килгәнем юк.

Көннәр һаман үтеп торалар.

Чәчемә чал керә һәм йөземә

Сыерчыклар оя коралар.

Зәңгәр күзләрен тутырып

Миңа карадың исә, —

Күңелем чума хыялга,

Йөрәктә дәртем үсә.

Зәңгәр күзләреңне күрәм

Төннәрен һәм көндезен —

Йөрәгемдә дулкынлана

Зәңгәр хыял диңгезе.

Карагайның ялпак ботагында

Җырлый-җырлый былбыл кинәнә.

Күңеленә керә үтеп җыры,

Һәм күңелем тагын киңәя.

Күкнең үз йолдызлары бар,

Диңгезнең — үз энҗесе.

Минем дә бар йөрәгемнең

Ялкын күк кайнар хисе.

Диңгез һәм күк биниһая

Минем йөрәк аннан зур.

Һәм ялтырый мәхәббәтем

Энҗе, йолдыздай матур.

Кил, кечкенәм-иркәм, сыен

Минем зур йөрәгемә.

Күкләр, диңгез һәм бу йөрәк

Сөяләр сине генә.

Сөя идем, сөям сине һәмишә!

Асты-өскә килсә дә җир, син ышан:

Сөюемнең чыгар сүнмәс ялкыны

Авыр ташлар, хәрабәләр аркылы.

Матур җәйнең ямьле иртәгеңдә

Мин бакчада йөрим кайгырып.

Гөлләр серле итеп пышылдыйлар,

Карыйлар да миңа каерылып.

Гөлләр серле итеп пышылдыйлар.

Сәламнәре иңә күңелгә:

«Хәсрәт йоткан сары йөзле шагыйрь,

Үпкәләмә безнең сеңелгә».

Ачы кайгы, бөек җиңүләрдән

Бөек түгел җырлар тезәм мин.

Алар, сирпеп чынлы канатларын,

Йөрәгенә оча гүзәлнең.

Сөеклемә алар юлыкканнар.

Ләкин миңа, кайткач бирегә,

Йөрәгендә аның нәрсә барын

Тартыналар сөйләп бирергә.

Гүзәл бит алмаларыңда

Эссе җәйнең алсуы.

Ә кечкенә йөрәгеңдә

Салкын кыш ямансулый.

Күзнең явын алган чибәр.

Ачуланма сүземә:

Йөрәгеңне җәй кочаклар,

Кыш кунаклар йөзеңә.

Аерылышкан чакта икәү

Әрнешеп үбешәләр.

Уфтаналар, сыкраналар,

Кайнар яшь түгешәләр.

Без бит, иркәм, синең белән

Аерылышмадык, сыкран:

Аһлар, кайнар яшьләр

Безгә килделәр соңрак.

Төшемдә җыладым, күреп:

Ятканыңны кабердә;

Уяндым да — яшьләремне

Тыя алмадым бер дә.

Төшемдә җыладым, күреп:

Безнең аерылу вактын;

Уяндым да — озак, озак

Кайнар яшьләрем акты.

Төшемдә җыладым, күреп:

Сөясең, имеш, мине;

Уяндым да — яшем ага

Иле дә инеш кебек.

Беренче кат сөйгән кеше —

Бәхетсез сөйсә дә хак;

Икенче тапкыр өметсез

Сөйсә кеше ул — ахмак.

Өметсез сөям тагын да.

Мин — әнә шундый җүләр.

Кояш, ай, йолдызлар көлә,

Мин дә көләм — һәм үләм...

Көзге вак яңгыр сибәли.

Жил улый һәм сызгыра...

Белсәң иде, хәзер өркәк

Иркәм кайларда тора.

Күрәм: җыйнак бүлмәсендә,

Тәрәзәгә терәлеп,

Яшь аркылы карап тора.

Кара төнгә төбәлеп.

Хәсрәт — карчык, сине сөеп

Күкрәгенә кыскалый...

Янәшә утырып шунда

Көн озын нидер ямый...

Ел артыннан еллар үтеп тора,

Һәм буыннар чума кабергә.

Тик йөрәктә минем бер мәхәббәт

Үтмәс инде, үтмәс гомергә.

Теләр идем, сезне тагын күреп.

Алдыгызда бер тез чүгәргә:

«Ханым, сөям сезне, сөям!» диеп.

Күзегезгә кapaп үләргә!..

Әй, йөрәгең сихри хисләр

Белән ялкынланган айда

Син шашынып мәдехләгән

Сөйгән дустың хәзер кайда?

Аһ, ул ялкын сүрелде шул,

Хәсрәтле йөрәгем сүнде...

Бу китапчык — янып төшкән

Хисләремнең көле инде.

Бәхет бит ул — шук кыз бала.

Аңа тик тору кая —

Берәр җиргә барып җитми.

Икенче җиргә тая...

Үзем монда йөргән чакта

Кеше ярын күзәтеп.

Бүтән йөридер еракта

Минем ярга күз атып.

Бу сөйкемле җүләрлек хас

Кешегә генә бугай...

Барчабызга да ярдәм ит

Барлык юлларда, ходай.

Гиз Эль-Габид тәрҗемәсе