ПЕСИ
Сугышта төрле хәлләр була. Безнең полкның кыскача ял алу вакытында миңа бер кызыклы хәлгә очрарга туры килде. Кич. Караңгы төшеп килә. Аткан тавышлар ишетелми. Тынлык. Мин блиндаждан, саф һава суларга чыктым. Кичке дымлы һава шундый рәхәт иде. Мин, туплар ярылудан актарылын-казылып беткән җир өстен күрмәс өчен күзләремне ниндидер гаҗәп бер сәбәп белән исән калган ялгыз каенга юнәлттем, һәм шул вакыт күзләремә сары бер нәрсә чагылды.
Нәрсә бу? Төлкеме? Төлке дисәң — кечкенә. Үзе йонлач койрыклы һәм чандыр күренә. Ул бик саклык белән атлап барды да туктады, як-ягына каранды, аннан соң бездән ерак түгел бер чокырга кереп югалды. Ул оясына керү алдыннан күзәтү ясады күрәсең. Мин, бу — җир астында яшәүче берәр төрле җәнлектер, дип уйладым да, блиндаж кырыена терәлеп утырдым, хыялга чумдым. Ләкин уйларым бүленделәр. Колагыма ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелде. Шомланып, акрын гына тавыш ишетелгән якка борылып карадым: соры җәнлек кереп киткән чокыр янында кечкенә генә йомыры нәрсәләр куышалар, йөгерешәләр иде. Алардан ерак түген, элек мин күргән тимгел-тимгел сары төстә җәнлек, йонлач койрыгын сузып, җир өстендә утыра иде. Мин, бик кызыксынып, алар янына таба шуыштым.
Чокыр янына барып җиткәнче үк боларның песиләр икәнлегенә гаҗәпләнеп, аларның шаян уйнауларын сокланып карадым. Ана песи балаларына тычкан тотын кайткан. Песи балалары шул тычкан белән уйныйлар, бер-бересеннән алып куышалар, әүмәкләшәләр, тәгәрәшеп китәләр иде. Түзмәдем: пес... пес... пес...—дидем.
Эндәшүем булды, ана песи бик әче тавыш белән мияулап җибәрде, нәни песиләр сикерешеп чокырга төшеп киттеләр. Берсе тычканны эләктереп өлгерде дә әниләре артыннан йөгерде. Мин блиндажга киттем. Күргәнемне иптәшләргә сөйләдем. Безнең өлкән сержант песиләрне бик ярата икән. Ул үзләренең соры төсле, яшел күзле песиләрен сагынды, аның ничек берьюлы берничә тычкан тота алганын сөйләде. Сугышчылар һәр кайсы үз өеп уйлады, барысының да йөрәге сагынудан сыкрап китте.
Тын калдык. Кинәт өлкән сержант миңа карады да: «Әйдә, песиләрне үзебезгә алып килик!» — диде. Мин каршы килмәдем, чөнки ул песиләр барыбыз өчен дә зур күңеллелек бирәчәкләр иде. Киттек. Чокырга килеп җиткәч: пес... пес... пес... — дип песиләрне чакырабыз. Песиләр чыкмадылар. Әйтерсең чокыр эчендә һичбер җан иясе юк иде.
Өлкән сержант чокыр төбенә төшәргә атлады. Кинәт аның өстенә сары бер нәрсә ташланды — бу ана песи иде. Ул үзенең алгы тәпие белән өлкән сержантның битен тырнап алды һәм чыгып та йөгерде. Көтелмәгән бу ташланудан өлкән сержант ничектер каушап калды, артка тибәрелде. Миңа кызык тоелды, көлеп җибәрдем. Өлкән сержант, үзенең мондый уңайсыз хәлдә калуыннан аптырап, миңа карады да: «Песи түгелдер бу — җендер!» —диде.
— Дөньяда җеннәр бармыни? — дип тагы көлдем мин.
Чокыр эченә кердек. Чокырда бер нәрсә дә юк иде. Ныклап карамасаң, песиләрне таба алырлык түгел иде. Нинди хәйләкәр песи соң бу? Ул үзенең балаларын бик оста урнаштырган, чокырның стенасына кереп, зур гына баз казып, балаларына оя ясаган.
Без мамык кебек йомшак, түп-түгәрәк соры күзле өч песи баласын алдык та иптәшләр янына кайттык. Ана песи балалары артыннан үзе килер әле, безгә дә ияләшер. Песиләрне киткәндә үзебез белән алып китәрбез дип уйладык без. Ана песи күзгә күренмәде, ә блиндаж янында без, кечкенә тычканнар табып, песи балаларына бирдек. Алар бу тычканнар белән ду килеп уйнадылар. Безгә бу нәни песиләр белән күңелле иде, без йомшак песиләрне, кытыршы-каты кулларыбызга алып сөйдек, иркәләдек. Мин шунда еракта калган кечкенә кызларымны сөйгәндәй итеп хис иттем үземне...
Бер кичне мин, ана песинең кызганыч итеп мияулаганын ишеттем дә блиндаж ишеген ачтым. Ана йөрәге түзәме соң? Ул, тычкан тотып килгән дә, балаларын чакырып, тилмереп кычкыра икән. Песи балалары әниләренең тавышына, ишек төбенә бардылар. Ана песи балаларын күргәч, бар нәрсәне дә оныткандай, әкрен генә балалары янына килеп мыр-мыр итеп сузылып ятты.
Нәни песиләр ашыга-ашыга әниләренең сөтен имә башладылар. Ана песи әле бер баласын, әле икенчесен яларга, сыйпарга кереште, үзенчә иркәләде. Ул шулай балалары янына килеп, аларны имезә торган булды. Ә нәни песиләр тамаклары туйгач бер-берсенә башларын куеп тәмле итеп, кочакланышып йоклыйлар иде. Ләкин ана песи безгә ияләшмәде, берәр кыштырдау тавышы ишетү белән сикереп тора да аркасын яуга кебек итеп бөгәрли, йоннарын торгызып чыгып йөгерә иде. Бик хәйләкәр булып чыкты шул бу ана песи. Ул балаларын имезгәндә зур сары күзләрен йомган булып ята, әйтерсең чынлап йоклый ул. Ләкин сынап карасаң, аның күзләре сызык кына ачылгалап, аның күзәтү ясаганын сизеп була иде. Бер вакыт бу песи ишек янына килмәде, ул ишектән ерак түгел бер урынга ятты. Песи балалары әниләре янына бардылар. Ул бик озак күзләрен кыскадан тик ятты. Соңыннан күчеберәк ятты, тагы күчте.
Ул шулай берничә тапкыр күчте. Ә соңыннан, берни булмагандай, мыраулый-мыраулый балаларын чокырга таба алып китте. Мин аларга тимәдем. Өлкән сержант бу вакыйганы күреп торган икән. Ул үз сүзле кеше иде, җибәрәсе килмәде. Ничек булса да, песинең берсен генә булса да тотып калу уе белән, бер-бер артлы тезелеп барган песиләр артыннан китте. Ана песи эзәрләүчене сизде, килүчегә таба борылып зәһәр карады, очлы тешләрен күрсәтеп пх... х... х итен аксыл борный җыерды, мыекларын тырпайтты. Өлкән сержант апа:
—Я, я ачуланма инде, песикәй. Миңа бер генә балаңны бир әле, пес... нес... пссекәй. — дип песине сыйпарга кулын сузды. Ә песи тагын чинады, алгы аягын күтәреп аның кулына сукты. Мырау итеп кычкырып, алга омтылды. Балалары калышмадылар. койрыкларын күтәреп, әниләре артыннан йөгерделәр.
Өлкән сержант та, песине кызганыпмы, яки башка сәбәптәнме, аңа юл куйды. Песиләр чокыр артыпдагы яшел куаклыкка кереп качтылар. Хуш, батыр песи, зур үссеннәр нәни, шук балаларың.