КҮЗЛӘР
I
Алтын бабай турында сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Безнең авылда аны бар кеше дә белә. Аны искә алмаган, зурламаган бер генә көн дә юк. Мин бик нәни чакта ук аның безнең урамнан узганын күрә идем. Ул уң кулына тоткан имән таягын юлдагы ташларга яки өй алдындагы бакча коймасы такталарына тык-тык итеп бәрә-бәрә йөри? Мин бервакытны: «Бабай-бабай, сез нигә таяк белән урамдагы ташларны санап йөрисез?» — дип кычкырган идем, аны әни ишеткән. Әй, кыздырды да соң үземне:
— Нигә бабаңнан көләсең, аның бит күзләре бөтенләй күрмиләр, ул кулына тоткан шул таяк белән капшанып кына йөри ала...
— Әни, әни, нигә соң аның күзләре күрмиләр? — дип сорадым мин әнидән. — Моннан күп еллар элек немецлар безгә каршы сугыш башлаганнар, йортларны яндырганнар, кешеләрне үтергәннәр. Безнең авылны, күрше авылларны һәм башка безнең җирләрне саклау өчен Алтын бабаң да сугышка киткән. Ул чагында ул тап-таза, яп-яшь егет булган. Аның күзләре дә күргәннәр. Бүредән дә явызрак немецлар газ җибәреп аның күзләрен сукырайтканнар, — дип әни миңа аңлатып бирде.
Сезнең юри генә сукыр булып караганыгыз бармы?.. Менә мин күзләремне кысып йомам да, бер бүлмәдән икенче бүлмәгә чыкмакчы булам. Берни күренми, кап-караңгы. Аяк әллә нәрсәгә бәрелә, сөртенеп егылам, башым авыртканга түзә алмыйча күзләремне ачып җибәрәм. Менә мин яңадан кояш нурларын, әтине, әниемне, бүлмәмне күреп, шатлыгымнан нишләргә белмим... Ләкин шул чак минем күз алдыма имән таягын тоткан сукыр Алтын бабай килеп баса. Ул мескен бервакытта да күзләрен ача алмый бит. Аңар зәңгәр күк тә, кояш та, яшел агачлар, матур чәчәкләр дә, безнең авыл да күренми. Аның күз алдында гел караңгылык, караңгылык...
Алтын бабай, карт булуына да карамастан, зур, таза гәүдәле кеше. Аның сап-сары алтын сакалы кояш нурларында җем-җем итә, әллә кайдан күренеп тора. Бәлки шуңа күрә, бәлки ул бик яхшы карт булганга, аны Алтын бабай дип атаганнардыр да.
Ул өстенә ап-ак киемнәр, башына зур салам шләпә киеп йөри. Аның йорты түбән очта. Минем әле ул якта бөтенләй булганым юк.
Әни әйтә:
— Алтын бабаң җимеш бакчасы эченә салынган нәни генә йортта тора. Бакчада бал корты оялары бар, аларда бал кортлары, яшиләр. Алтын бабаң шул кортларны, җимеш агачларын саклый. Аның бердәнбер улы Әхмәт, моннан дүрт ел элек немец фашистлары безнең илгә каршы сугыш башлагач, фронтка китте...
Моннан дүрт ел элек минем әти дә фронтка киткән. Мин ул чакта бары өч яшьтә генә булганмын. Мин әтинең китүен бик аз хәтерлим. Ул киткәндә «Мин кайтканчы зур булып үс, әниеңнең, зурларның сүзен тыңла»,— дигән иде. Мин хәзер чынлап та бик зур инде. Чөнки мин әнинең сүзен һәрвакытта тыңлыйм.
Бу ел көз әни мине мәктәпкә укырга кертә. Хәзер мин балалар бакчасына йөрим. Минем иптәшләрем бик күп. Әни иртән кырга эшкә киткәч, күршедәге иптәшләрем, Энҗе, Зәйнәп, Рәшит, Әнвәр минем янга керәләр, без бергә бакчага барабыз, һәр көнне диярлек безнең янга Алтын бабай килә. Ул безгә алма, чия, җиләкләр һәм төрле-төрле уенчыклар алып килә. Аның таяк тавышын без ерактан ук ишетәбез һәм аны каршы чыгып алабыз. Ул безнең барыбызны да белә. Беребезне кочаклый, икенчебезне үбә, өченчебезгә бүләкләр бирә.
Без биибез, сикерәбез... Алтын бабай безнең биегәнне күрә алмый бит. Ә шулай да «Сания, Сания, нигә бер аягың белән генә сикерәсең?» дип дәшә. Ничек соң ул үз тирәсендә тыраклап йөргән Санияне белә?..
Мин җырлый башлыйм. Алтын бабай миңа: «Бигрәк тә яхшы җырлыйсың инде, Гөлсем», — ди. Ничек соң ул җырлаучының мин икәнен белә?...
Мин аптырыйм. Аның өчен һәрбер аяк тавышы, һәрбер көлү тавышы, һәрбер сикерү, бию таныш. Ул безнең аны һәр яктан әйләндереп алуыбызны сизә дә, урындыкка утырып берсеннән-берсе кызыгырак искиткеч әкиятләр сөйли башлый.
Бер көнне аның тезенә утырган кечкенә Идpuc:
— Бабам, бабам, сукыр булу бик авыр түгелме?— дип сорап куйды.
— Элек заманда бик авыр иде. Чөнки ул вакытта хөкүмәт башында байлар иде, ә алар безнең турыда бөтенләй кайгыртмадылар. Ленин һәм Сталин бабаларыгыз илебезгә шатлыклы көннәр алып килделәр. Хәзер минем турыда барысы да кайгырталар. Зурлар һәм... балалар, һаман да минем белән. Илем шатлыгы, халык шатлыгы, сезнең шатлык,— диде.
Өреп ап-ак бик зур эт каршы алды. Өй эченнән:
— Кем бар анда?.. Акбай, тимә-ти- мә! — диген тавыш ишетелде. Бу Алтын бабай тавышы иде. Без, шаулаша-шаулаша, ачык ишектән эчкә атылдык. Ләкин тал чыбыкларыннан үреп эшләнгән урындыкта утыручы Алтын бабайны, аның кулындагы бер яшьлек кечкенә кызны күреп бик аптырап калдыкдык.
Зур, зәңгәр күзле, сары чәчле, түгәрәк битле кызчык киң күңелле бабайның мөләем йөзенә, йомык күзләренә елмаеп, ышаныч белән каран тора иде.
— Килдегезмени, минем акыллыларым! — диде Алтын бабай безгә кулын болгап.
— Нигә тынып калдыгыз, керегез, сеңлегезне карагыз...
— Кем соң ул, нинди кыз? — дип без яңадан шаулаша башладык.
— Ул бабагызның күзләре, — дип елмаеп куйды Алтын бабай һәм, безнең берни дә аңламавыбызны сизеп, ашыга-ашыга сөйли башлады:
— Ул кечкенә табылдык. Моннан бер атна элек аны минем улым самолет белән Грациядән алып кайтты. Нәкъ сугыш бетәр көнне аның анасын немец-фашист илбасарлары яндырып үтергәннәр. Кем баласы ул, аның исеме ничек? Бу турыда берәү дә белми. Ул бөтенләй бер үзе, анасыз, атасыз калган. Аны монда кайтарырга сорап мин улыма тиз йөри торган хат-телеграмма җибәргән идем, менә ул хәзер минем янда инде. Мин аның анасы да, атасы да булырмын. Ул сезнең күңел ачуыгызны, җырыгызны, эшләвегезне, илебезнең матурлыгын карар, күргәннәрен барсын да миңа сөйләп торыр, ул минем күзләрем булыр. Ә сез, балалар, аның аналары, абыйлары булырга ризамы?..
Без Алтын бабайның «Яңа күзләренә», нәни кызга карадык. Безнең кадерле анабыз, атабыз, туганнарыбыз бар, ә табылдыкның бер кеме дә юк. Без:
— Әйе, ул безнең сеңлебез булсын, кадерле бабабыз, без аңар «Күзләр» дип исем бирик, — дидек. Яңа күзләр, нәни кыз Алтын бабайның ачык йөзенә һаман элеккечә зур ышаныч белән карап тора һәм үзенчә сөйләнә. Әйтерсең лә ул без әйткәннәрнең барсын да аңлый, барчабызга турылыклы булырга, аның якты күзләре булырга сүз бирә.
Июль, 1945