Логотип Казан Утлары
Поэма

КҮТӘРЕЛӘ КОЯШ

(Поэма)

Күтәрелә кояш,

Күтәрелә кояш,

Күтәрелә кояш,

Бөек. Җылы. Көчле.

Кешенең мең еллык

Тантанасын котлап

Күтәрелгән иң-иң

Якты салют төсле.

2

Талгын гына йөреп

Китә безнең өстән.

Җирне яшәү белән

Кызыктырып, кыстап,

Нур чуклары белән,

Бөреләрне ачып,

Балаларыбызның

Чәчләреннән сыйпап.

3

Ул яудыра безгә

Ләйсән яңгырлары,

Көянтәдәй өскә

Салават күпере аса,

Кайчагында «артык

Кызып ташламыйм» дип

Җылысын бирә үлчәп,

Ак болытлар аша.

4

Мөмкин булса әгәр

Безнең ил өстендә

Бер дә баемыйча

Янып торыр иде,

Әгәр мөмкин булса

Безнең җир өстенә

Алтын тамчы булып

Тамып торыр иде.

Әмма безнең тыныч

Йокы хакына ул

Шаян гына күзоп

Кыса-кыса гына

Теләр-теләмичә

Акрын гына байый,

Төшеп китә алтын

Офык кочагына.

6

Анда да ул безне

Мәхрүм итмәс өчен.

Боекмасын өчен

Аңа күнеккән ил.

Нурын айга бирә,

Кабызып китә күккә

Мең-моң шаян күзле

Йолдызлар дан кандиль.

Әмма океан өсләп

Безнең ил чигендә

Юха дошман яши,

Уяу көндез, төнлә,

Кояш белән безнең

Меңнәрчә ел килгән

Якты туганлыклы.

Зур дуслыклы көнләп.

Мөмкин булса әгәр,

Кылычы белән каерып.

Кояш юлы сызыгын

Яңлыштырыр иде,

Әгәр мөмкин булса.

Безнең көнле дошман

Мәңгелек төн белән

Алыштырыр иде.

9

Әмма кояш биек,

Әмма дошман карсак.

Ул кояшка ярсып.

Ыргый, төкерә, чәчи.

Шунда кояш аны.

Атлап үтә бик тиз

Һәм бик, озак күктә

Безнең белән яши.

10

Шуннан болай була:

Өметсезлегеннән

Гаҗиз дошман бер кол

Төнне көтеп ала.

Юха җылан бит ул.

Төрле төскә кереп.

Качып, посып, алдап,

Чикне үтеп ала.

11

Шымчы көчек булып

Төрле почмакларга

Шакшы борыннарын

Төртеп, иснәп йөри,

Эт этлеген итә,

Очраган бер җирне

Агуына буяп,

Чүпләп, исләп йөри.

12

Ана типсәң, чыннан

Читкә тибәрелә

Һәм янадап килеп,

Итегеңне ялый.

Борылдисәң читкә.

Сагалаучы дошман

Шундук сиңа үрелеп

Арттан пычак кадый.

13

Я ачыктан-ачык

Ил чигенә басып

Корал шалтырата.

Ягылырга уйлый.

Теш ыржайта безгә,

Гиднея җир өстенә

Сары тилчә булып

Сарылырга уйлый.

14

Безнең кешеләрне

Тереләй пичкә тыга.

Кадак я чөй суга

Тырнак арасына,

Я тиресен тунап

Тере, кешебезнең.

Йөзен дә чытмый, тоз

Сала ярасына.

15

Шул юл белән, корган

Дала иген илне.

Шунда үзенең хөкемен

Утыртырга тели.

Шул юл белән безнең

Кояш белән якты

Тамырын

Корытырга тели.

16

Көнбатышта торган

Кирәп дуңгыз белән

Сүз беркетә бу эт

Безнең илгә каршы,

Һәм эфирда, шул көн

Чинап тора озак

Бик канәгать дуңгыз

Һәм разый эт тавышы.

17

Без сөймибез шул һич

Гөрләп эшләгәндә

Эт капканы безнең

Шыңшып кимерүен,

Без сөймибез безнең

Бакча түтәленә

Себереп ыргыттык бит —

Казый тибенүен.

24

Күтәрелә кояш

Зур җиңү өстендә,

Күтәрәбез аны

Олам итеп бүген,

Без илтәбез аны

Кояш чыгышыннан

Кояш баешына

Сәлам итен бүген.

25

Көнчыгыштан алып

Көнбатышка таба

Кояш салган эз — бу

Безнең колачыбыз.

Дөнья, кузгал, кара,

Күктә кояш бара.

Бу бит безнең данлы

Җиңү кояшыбыз!