Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ ӘДӘБИ ҮТКӘНЕ

Гомумән провинция әдәбияты тарихы һәм аерым алганда — Казан шәһәренең элекке әдәби тормышы тарихы язылмаган әле һәм гыйльми-тарихи тема буларак та эшләнмәгән. Хәлбуки, хатлар, газета-журнал мәкаләләре, җирле авторларның аерым әсәрләре төсендә сакланып калынган архив материаллары белән өстән-өстән генә танышып чыгу да провинциянең әһәмияте зур булганлыкны, үткән гасырлардагы җирле әдәбият тарихым өйрәнү гаять кирәк эш икәнлекне исбат итәләр. Мин үземнең бу мәкаләмдә XIX гасырдагы Казан рус әдәбиятына кыскача обзор ясамакчы булам.

Академик Н. К. Пиксанов үзенең «Өлкән культура учаклары исемле китабында (Москва. 192S ел) болай дип язган иде: ... Казан шәһәре XVIII гасырның ахырларында ук инде күренекле «культура учагы» булып өлгергән иде һәм ул үзе тәрбиялән үстерү вакытта Каменев «Граф Гленхен», «Громвал һәм «Инна» исемле өч поэма язган иде инде. 1803 нче елның 3 нче сентябрендә Петербург Ирекле Җәмгыяте Г. II. Каменевның үлүенә багышчан махсус рәвештә кайгылы утырыш үткәрде һәм үз членнарын Каменевның үлеме уңае белән, өч атна траур йөртергә мәҗбүр итте. Җәмгыятьнең секретаре вазифаларын үтәүче Попугаев, Каменев турындагы некролог-речендә, түбәндәгеләрле әйтте:

«...Ул үз көннәренең якты таңында үлде, җәмгыять һәм халык туып килгән гүзәл талант белән үзен котлаган вакытта үлде. Каменовның безгә инде биреп калдырганнары аның исемен безнең арабызда онытылмаслык итә». Каменевның «Громвал» исемле поэмасы — беренче рус оригиналь балладасы, милли баллада тудыруның беренче омтылышы иде. Анда үзенең сөйгәнен, явыз сихырчы тарафыннан урланган Рогисданы эзләп йөрүче рус витязе Громвал турында бәян ителә, Бу романтик баллада Пушкинның «Руслан һәм Людмила» исемле поэмасына бик охшаган.

Каменевның иҗатын өйрәнүче, Казан университеты профессоры Ев. Бобров 1903 нче елда: «Беренче рус романтигы булган Каменевны оныту гаделлек, түгел ул» дип язган иде. Безнең бу якташыбызның исемен С. Пушкин да гаять зур ихтирам белән телгә алган.

1833 нче елда ул. Казанда булган чагында, Каменевның рәсемен күреп, шушы сүзләрне әйткән: «... Бу кеше ихтирамга лаеклы иде. Ул Россиядә беренче булып классицизмнан чигенергә батырчылык итте. Без — рус романтиклары — аның истәлегенә, аның исеменә тиешле бәяне бирергә тиешбез. Бу кеше, әгәр вакытсыз үлеп китмәгән булса, бик күп эшләр иде әле». (А. Фукс: «А. С. Пушкин Казанда». — «Казан губерна ведомостьлары», 1844 ел, К’ 2, 18—26 битләр).

Каменев үз Казанын бик ярата иде, язган повестьларында һәм шигырьләрендә ул туган Казаны тирәсен — Идел, Кәҗә бистәсе  һ. б. тасвир итә. Без бу исемне онытмаска, яхшы белергә тиешбез. Түгәрәктә Каменевның якын дусты һәм җитәкчесе — С. А. Москательников булды. Әсәрләренең күпчелеге кулъязма килеш калган булу сәбәпле, ул шагыйрь буларак әдәбиятта артык мәгълүм була алмады, ләкин ул ярты гасыр буе диярлек Казан культура интеллигенциясенең аны сафларында торды һәм үзен белүчеләр арасында зур ихтирам белән файдаланды. Аның кайбер әсәрләрен, аноним имза белән, ул чактагы мәгълүм Новиков нәшриятында басып чыгарганлыгы да билгеле. Бөлгән купец гаиләсеннән чыккан, чиновниклык хезмәтенең авыр мәктәбен үткән, администрациянең кара эшләрен фаш итеп торуы сәбәпле, гел эзәрлекләнү астында булган бу шагыйрь ул замандагы әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре белән бик яшьләй танышкан һәм 18 июньдә «Остан» исемле трагедия язган. Классик рухта язылган бу трагедия, шигъри яктан да, пьесаның оста интригасы ягыннан да, заманында атаклы булган Сумароков трагедияләреннән бер дә түбән түгел.

Казанның зур язучысы булган Москательников башкаланың зур язучылары (Карамзин, Дмитриев, Херасков һ. б.) белән дә якын бәйләнештә була һәм үзенең дусы Каменевны башкала язучылары арасына кертә. Москательников, шулай ук, тәрҗемә өлкәсендә дә күп эшли. Ул француз теленнән Тарквато Тассоның «Освобожденный Иеpycaлим» һәм Арпостовның «Неистовый Роланд» исемле поэмаларын тәрҗемә итә. Итальян телен дә бик тирәнтен өйрәнә һәм тәрҗемә өлкәсендә файдалана. Шунысы характерлы: системалы белеме булмаган Москательников бөтенесенә дә үзлегеннән уку белән ирешә, ул мәгърифәткә, бигрәк тә поэзиягә көчле омтылыш белән яна.

Казан университеты профессоры Ев. Бобров үзенең «XIX гасырда Россиядә әдәбият һәм мәгърифәт» исемле хезмәтләренең 4 нче томына (1903 ел, Казан, 77 бит) шушы сүзләрне яза: « ... Москательниковның әдәби мирасы шактый бай булып чыкты. Савва Андреевичның истәлеге үз шәһәренең культура традицияләренең истәлеген, аның кыйммәтен белгән һәрбер казанлыга кадерле. Москательниковның әдәби мирасы җирле күләмдә генә түгел, ә аннан күп киң әһәмияткә ия булган дип уйлыйбыз».

Москательников турында совет әдәбият өйрәнүчеләре дә шундый ук фикерне әйтәләр. «Радшигвчы шагыйрьләр» исемле җыентыкта (1935 ел. 604 бит): «Москательников, һичшиксез, губерна масштабыннан үсеп чыккан зур шәхес булган» дигән сүзләрне укыйбыз.

 «Казан шәһәренең тулы һәм тәфсыйллы тарихы язылса һәм анда шәһәребезнең культура тарихына урын бирелсә, бу бүлекнең иң мактаулы сәхифәләре һичшиксез С. А. Москательниковка багышланачак» ди Казан университеты профессоры Е. Бобров (IV том. 253 бит. Казан, 1903 нче ел). Казан язучыларының нәкъ менә шушы түгәрәге турында академик П. Пиксанов түбәндәге сүзләрне яза: «Бу — ике гасыр чигендә Казанда беренче әдәби группа иде. Анңц хәзерлек эшләреннән соң һәм яшь университетның ярдәме белән башында «беренче Казан студенты» С. Т. Аксаков торган яңа әдәби буын үсеп чыкты».

XIX гасырның беренче 10 15 елларында Казан шәһәренең әдәби тормышында талантлы Панаевлар гаиләсе зур роль уйный. Бу гаилә тирәсенә бик күп дуслары һәм поэзия белән кызыксынучы кардәшләре тупланалар. 4 агай-эне Бакаевларның барсы да — Николай. Александр, Иван һәм Владимир — Казан университетының беренче чыгарылышы студентлары исемле кулъязма журнал чыгара башладылар. Гимназиядә чыгарыла торган Аркадские пастушки журналына караганда, бу яңа журнал — Казан яшьләренең күп җитди һәм өлгергән әдәби тәҗрибәле. 1906 елда Александр һәм Иван Панаевлар үзләренең гимназиядәге талантлы әдәбият укытучысы Николай Михаилович Ибрагимов инициативасы белән оештырылган Ватан әдәбиятын сөючеләр исемле түгәрәккә керделәр. Соңра бу түгәрәк Ватан әдәбиятын ючеләрнең Казан җәмгыяте булып үсеп җитте һәм XIX гасырның 50 нче елларына кадәр яшәде. Университет яшьләре, әдәбияттан тыш, театр белән дә бик тирән кызыксындылар. Москваның атаклы артисты Плавильщиков 1805—6 нчы елларда Казанда гастрольләр ясап йөргәндә, театр белән кызыксыну аеруча көчәйде.

Студентлар һәр көн саен сугышып-талашып галеркага арзанлы урый алалар, театрны шулай ук көчле яратучы М. Ибрагимвның юл куюы белән, соңгы лекцияләрдән театрга качып китәләр иде. Бу кызыксынуның тәэсире астында театрал-студентлар үзләренең йокы бүлмәләрендә Веревкинның «Шулай булырга тиеш тә» исемле комедиясен һәм Сумароковның «Алла улы придан» исемле пьесаын куйдылар. Бу «постановкаларда» баш рольләрне С. Аксаков уйнады. Шуннан соң Казан студентлары үзләрендә декорацияләре, кулисалары, пәрдәләре булган театр төзәргә рөхсәт алдылар.

Бу театр труппасында Панаевлар да катнаштылар. Труппаның директоры итеп бер тавыштан С. Аксаков сайланды. Панаевларның уллары гына түгел, кызлары Глафира һәм Полексипалар да бер кадәр шигъри талантка ия иделәр һәм үзләренең культуралы гаиләләренең әдәби тәҗрибәләрендә актив катнаштылар. Панаевларның әдәби түгәрәгенә соңрак яшь членнар да керде. Алар арасында Казан алпавыты хатыны шагыйрә Анна Наумова да (1787—1862) бар иде. Ул үзенең берничә йөз шигырьләреннән сайлап бары тик «Кама арты ярларының ялгыз музасы» («Уединенная муза закамских берегов»— Москва. 1819 ел) исемле кечкенә бер җыентык кына басып чыгарды. Паумованың исеме хәзер инде бөтенләй онытылган булса да, Казан фәнни көтепханәсендә сакланып килгән аның 6 том кулъязма шигырьләре белән танышу бу шагыйрәнең ул чакта күренекле урын тотуы турында сөйли. Пау.чованын иҗатында бернинди ю революцион карашлар булмаган, әлбәттә. Киресенчә, ул реакцион-консерватив фикерле булган. Ләкин аның иҗаты шуның белән характерлы: XIX гасырның беренче яртысында Сулып үткән барлык иҗтимагый-политик вакыйгаларны ул үз иҗатында киң чагылдырып барган, һәм бу хәл (аның иҗатына әлбәттә чын марксистик тәнкыйть күзлегеннән караганда) тарихчылар өчен әһәмиятле материал булып хезмәт итә ала.

Без аның иҗаты буенча XIX гасыр башларындагы Казан дворян җәмгыятенең чын йөзен, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм настроениеләрен өйрәнә алабыз. Ә боларны без Наумова әсәрләрендә булган күләмдә ул чактагы язучыларда гына түгел, хәтта тарихчыларда да таба алмыйбыз. Разночинецлардан чыккач, Поликсена Панаевага өйләнгән бу шагыйрь югары катлау дворян җәмгыятенә каршы, «бу дөнья көчлеләре»нең җинаять эшләрен фаш итеп күп кенә үткен сатирик шигырьләр яза. Замандашларының истәлекләренә караганда, Рындовскийлар йортында гаять зур әһәмиятле әдәби салон оешкан. Бу түгәрәктә, шулай ук талантлы яшь әдәби теоретик Самсонов, Глафира Панаевага өйләнгән шагыйрь Лихачев, Смирнов, П. Демидовлар һәм башкалар булган. Панаевлар түгәрәге членнарының күнчелеге үз әсәрләрен «Благонамеренный» исемле журналда бастырганнар. Панаевлардан иң танылганы — кече энеләре Владимир Иванович була. Ул шагыйрь-сентименталист иде.

Казан дворяннарының патриархаль тормышы, үзләре туып үскән Тәтештәге имән исләренең тынлыгы һәм табигать матурлыгы шартлары Владимир Ивановичта авылның идиллияле шигърияте белән мавыгу тудыра. Аның 1820 елд гимовның якты исемен телгә алмыйча үтеп булмый. II. М. Ибрагимов (1778—1818) (’. Т. Аксаковның, Вл. Ив. Панаевның һәм бик күп башкаларның әдәби талантларын үстерүдә зур роль уйнады. Ул, шулай ук, «Ватан әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте»нә нигез салды, бу җәмгыять 1806 нчы елда 1853 нче елга чаклы яшәде. И. М. Ибрагимовның исемен аның элекке барлык укучылары да бик җылы һәм тирән ихтирам белән искә алалар.

С. Т. Аксаков үзенең «Истәлекләр»ендә Ибрагимовны «әдәбиятны кайнар сөюче, үткен акыллы һәм талантлы кеше» дип атый. Үзенең әдәби үсешендә сөекле укытучысы Ибрагимовның гаять зур урын тотканлыгына басым ясап: «аның истәлеге минем өчен бик кадерле. Ул беренче булып мине рухландырды һәм чын юлга кертеп җибәрде» ди Аксаков. Панаев та үз укытучысы турында шушындый ук сүзләрне яза: «... үзен һәм үз лекцияләрен яраттыруга Ибрагимовның искиткеч сәләте бар иде; ул үзе дә яза иде, бигрәк тә шигырьләрне гүзәл итеп яза иде һәм, бик нечкә вкуслы кеше буларак, безнең әсәрләрдәге җитешсезлекләрне шулай күрсәтеп бирә ала иде ки, аз гына да аңлы укучы ул ялгышларны шуннан соң инде һич тә кабатламый идe... Мин үземне ана бик күп бурычлы итен саныйм».

Ибрагимов безгә бик күп шигырьләр, мәсәлләр, рим классикларыннан тәрҗемәләр калдырган күренекле шагыйрь ул. Аның әсәрләре Казанда 1815 нче елда басылган «Ватан әдәбияты сөючеләренең Казан җәмгыятенең хезмәтләре» исемле җыентыкның 1 нче томында тупланган. Аның бу җыентыкка кергән: «Вечерком красна девица На лужок за стадом шла...» дип башлана торган бер җыры бөтен Россияне әйләнеп чыкты. Бy җырны йөз елдан артык вакыт буе берничә буыннар җырлап килде һәм аның авторы кем икәнлеге беленмәдe. Аны халык үзе тудырган җыр, фольклор дип санадылар.

«Ватан әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте», бер үк вакытта башка шәһәрләрдән дә членнар алганга күрә, без анда, югарыда саналып үткән казанлылардан тыш, В. В. Измайлов, М. Каченовский, Ал. Тургенев. Вас. Ап. Жуковский. К. Батюшков, князь П. Вяземский һ. б. исемнәрен дә очратабыз. Җәмгыятьнең почетлы членнары исемлегендә Г. Р. Державин, И. II. Дмитриев. А. Шишков, Н. М. Карамзин, В. В. Капнист һ. б. кебек зур рус язучылары исемнәре дә бар. Г. Р. Державин бу җәмгыятькә үз әсәрләреннән 4 том китап һәм кардәше Вл. Панаевның үтенече буенча, үзенең зур портретын да бүләк иткән. Бу портрет хәзер ТАССР ның әдәби музеенда саклана. XIX гасырларның 30—40 елларында Казандагы әдәби түгәрәкләрнең иң зурысы — Казан шагыйрәсе Александра Андреевна Фукс түгәрәге була.

 Моннан 70 ел элек Де-Пуло үзенең «Ата һәм бала» исемле монографиясендә Фукслар турында түбәндәгеләрне язгач иде: «Атаклы галимнең акыллы һәм шигыри А. А. Анехтина белән булган никахы Казан тарихында бер чор тәшкил итә: Фукслар йортында чирек гасыр яшәгән әдәби салон барлыкка килде. Бу — рус провинция тарихында тиңдәше булмаган күренеш». А. Фуксларның әдәби салонының гаять зур культура әһәмияте турында Казан городничие А. Апехтин кызы, үч заманында Казанның зур галиме һәм врачы Карл Федорович Фуксның хатыны. Аларның исемнәрен безгә Фукс бакчасы һәм Фукс урамы хәтерләтәләр. В. Климентовский хын өйрәнүче башка бик күпләр да шундый ук фикерне әйтәләр.

Мәсәлән, профессор Архангельскийның «Пушкин Казанда» (Казан. 1899 ел) исемле китабыңда без шушы юлларны укыйбыз: «А. А. Фуксларның кунак бүлмәсендә һәр якшәмбе саен кичләрне Казандагы барлык язучылар, матур әдәбият сөючеләр һәм гомумән әдәбият белен, җирле тарих белән шөгыльләнүчеләр, сәнгать һәм театрны сөючеләр җыела торганнар иде». Ул замандагы вакытлы матбугатта Фуксларны әдәби кичәләрне тасвирлау һәм аларга бәя бирү материаллары бар. Бу материаллар безгә ул кичәләрнең бик зур иҗтимагый әһәмияте булганлыгы турында сөйлиләр. А. Фукс үзенең туган краендагы әдәби тормыш маягының якты утын 25 ел буена саклап килде. Бу үзе генә дә безгә аның исемен искә алырга хокук бирә. Ул бер үк вакытта яхшы оештыручы да, күп язучы шагыйрә дә. Казанда частный рәвештә чыгарыла торган «Заволжский муравей» исемле журналның актив катнашчысы да, үл туган краен өйрәнүче этнограф та иде. 1934 нче елда ул Казанда үзенең шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды һәм ул шул замандагы тәнкыйть тарафыннан югары бәя алды. Бу җыентыкта «А. С. Пушкинның Казан аркылы үтүенә» исемле шигырь дә бар. Ул аны 1833 нче елның 8 нче сентябрь төнендә, бөек шагыйрь белән танышып, кич буе бергә дусларча беседа үткәрү тәэсире астында язган. 1834 нче елда Пушкин А. Фукстан аның шигырьләр җыентыгын һәм үзе турында язылган шигырьне алгач бик шатлана. Пугачев тарихындагы үзенен демократик карашлары өчен патша сарае кешеләре тарафыннан нык кыерсытылган бер чорында ерак Казаннан шундый эчкерсез саф бүләк һәм сәлам алу Пушкинның күңелен күтәреп жибәрә. А. Фукска ул 1834 нче елның 19 нчы октябрь да бик җылы язылган җава җибәрә: «Сезнең гүзәл шигырьләрегезне һәм алар арасында миңа — сезнең шигыри иҗатыгызның лаексыз табынучысына — багышлап ялган шигырегезне, туя алмыйча укыдым. Гүзәллек, акыл һәм хис белән тулган шигырьләрегезгә җавап итеп мин сезгә шушы көннәрдә бик начар "Пугачев тарихы»н җибәрермен. Миңа ачуланмагыз. Минем өчен шигырь чишмәсе бетте төсле, мин бөтенләй прозада, әле нинди генәсендә!». А. А. Фуксның А. С. Пушкин белән хат язышып торулары Пушкинның Казанга килгән вакытыннан алып (1833 ел, сентябрь) үлгән көненә кадәр дәвам итә. Пушкин, хәтта, бу Казан шагыйрәсеннән үз журналы «Современник» та катнашуын да үтенгән иде. Пушкин 1833 нче ел 7 нче сентябрьдә А. Фуколарда булганда хуҗаларның эчкерсез кайнар кунакчыллык күрсәтүләреннән бик әсәрләнгән һәм үзе дә алар белән бик сөйкемле һәм ихтирамлы булган. А.Фукс үзенең «А. С. Пушкин Казанда» исемле истәлегендә түбәндәгечә яза: «Беренче очрашуда ук Александр Сергеевич минем кулымны дусларча кысып алды һәм «безгә тәкъдим итешеп танышып торасы юк, шигырь безне читтән торып таныштырды инде, ә Баратынский — бигрәк тә...» диде. Ул Баратынскийның, Языковның» миңа язган шигырьләрен үзенә күрсәтүен үтенде, аларның бөтенесен дә кычкырып укыды һәм Языковның шигырьләрен бик мактады. Шуннан соң үзем язган шигырьләрне әлбәттә укуымны үтенде. Мин аңа «Кияү егет» исемле шигыремне укыдым һәм ул, чыннан да яхшы шигырьне тыңлагандай, ягымлылык өчен булса кирәк, минем укуымны берничә тапкыр туктатып мактады, ә кайбер шигырьләремне кабат укуымны сорады һәм үзе алып укыды. Укулардан соң ул минем гаилә тормышым турында, укытучыларым турында сорашты. Миңа Петербург турында, андагы таркау тормыш турында сөйләде һәм мине Петербургка килергә бершгчә тапкыр чакырды. Шуннан соң безнең сөйләшүләр ачыктап-ачык төс алды. Ул хәзерге заманыбызның рухы турында, аның әдәбиятка йогынтысы турында, безнең язучыларыбыз. шагыйрьләребез турында күп сөйләде, аларның һәркайсы турында үз фикерен әйтте һәм ниһаять болай дип өстәп куйды: «Карагыз, бүгенге кич минем йөрәк серләремне ачуым булды, безнең бу сөйләшүләр үз арабызда гына калсын».

Тәәссефкә каршы, А. Фукс сөйләшүләренең иң кызыклы булган бу өлешен үзенен истәлекләрендә бөтенләй әйтмичә, Пушкинның васыятен изге рәвештә үтәгән. А. Фукс, шагыйрь М. Языков белән дә таныш булган. Языков үзенең «А. А. Фукска» дигән шигырен аңа махсус багышлап язган. А. Фуксның Языков белән хат алышып торулары озак дәвам иткән. Аның 1875 нче ел 12 нче мартта Языковка язган хатыннан А. Фуксның этнографик әсәрләренең байтагы чит телләргә тәрҗемә ителгәнлеген дә беләбез. Бу — ул әсәрләрнең әһәмиятле булганлыкларын күрә. 34 нче елны ул, Виктор Погоның Чибәр кыз исемле сонетасын тәрҗемә иткәне өчен, хезмәттән чыгарыла һәм башкаладан Казанга куыла. Автор бу шигырьдә, алла булсам да, бөтен җиһанның хуҗасы булгач да яки кодрәтле патша булсам да — боларның бөтенесен дә шушы чибәр кызны бер үбүгә алмаштырырга хәзермен, ди. Властьлар бу шигырьне коточкыч куркыныч һәм зарарлы дин табалар һәм патша Николай I нең үзенә җибәрел ф. Патша да. «Алла һәм патша булырга хыяллану — начарлык дип саный һәм, шушы гөнаһ булганнар. Рыбушкин, бер үк вакытта, Казан университеты каршында 1821 нче елга кадәр чыгып килгән «Казан хәбәрчесе» редакциясендә дә катнашкан. Пушкин Казанда булган вакытта Рыбушкин белән очрашкан булсалар кирәк. Чөнки Перцов һәм Фукслар бу кадерле кунакка Рыбушкин тарафыннан чыгарылган «Заволжский муравей» журналын күрсәткәннәр. Пушкин 1835 нче елның 15 нче августында А. А. Фукска язган хатында: «... сезнең шәфкатьле булуыгызга ышанып, мин сезнең исемегезгә, Рыбушкин әфәндегә тапшыру өчен, бер нөсхә «Пугачев тарихы»н җибәрергә батырчылык иттем, мин Рыбушкиннан бик кызыклы «Казан шәһәре тарихы»н алу бәхетенә ирешкән идем» — ди.

Шигырьләренең күбесен рус коралы даны, җырлауга багышлаган Рыбушкин 1813 нче елда шигъри формада «Наполеонның Москвадан качуы» исемле 5 пәрдәлек трагедия язган иде. Ләкин полиция министерлыгы аны басып чыгарудан тыйды. Разночинец Рыбушкин үзенең бу әсәрендә властьларга ошамый торган демократик идеяләр үткәргән булса кирәк. Рыбушкинның тагын бер тарихи драматик әсәре бар. Ул — «Иван IV нче һәм Казанны камау» исемле 5 пәрдәлек трагедия.

Михаил Самисонович Казанда зур ихтирам һәм популярлык белән файдаланган. Демократик Фикерле Рыбушкинның популярлыгы бер вакыйгадан соң аеруча үсеп китә. Ул елларда Казанда алпавыт С. Есиновның частный театры була. Бу театрның труппасы бөтенләе белән шул ук Есиновның крепостнойларыннан тора.

Артистлар арасында Рыбушкинга бик ошаган Феклуша исемле бер яшь кыз була. Алар бер-берсен яратышалар. Казан «Плутоны» Рыбушкин озак уйлап тормастан, булуы мөмкин булган күңелсез нәтиҗәләрдән дә куркып тормастан, төннәрнең берсендә үзенең «Прозерпина»сын— Феклушаны Есиповтан урлап ала да өйләнә. Шулай итеп, крепостной кыз Феклуша университетның фәнни работнигы хатыны фокла Парфсиовна Рыбушкина булып әверелә. Бу романтик тарих Казан җәмгыяте өчен бик озак вакытлар үткен тема булыи йори. Рыбушкин «көннең каһарманы»на әйләнә һәм Казанның дворян ханымнары һәм туташлары үзләренең ансыз да үткен тешләрен шушы кайракта бик тырышып кайрыйлар. Казанның «югары катлавы» Рыбушкинның «ниндидер бер крепостной кыз»га өйләнүен «начарлык, оятсызлык» дип саныйлар, ләкин ни генә булмасын, яшьләр бәхетле яшиләр һәм төрле гайбәтләргә бер дә исләре китми.

Иван Алексеевич Риторов та (1772—1844) А. Фукслар түгәрәге члены була. Ул XVIII Казан шәһәренең әдәби үткәне 65 нче гасырның азагында һәм XIX нчы гасырның башларында Казанда гына түгел, ә бөтен Идел буенда бик мәгълүм кеше була. Чыгышы белән разночинец, социаль хәле белән вак чиновник булган Иван Алексеевич бернинди дә системалы белем ала алмый, ләкин, шуңа да карамастан, үз заманының иң алдынгы культуралы интеллигенция сафларында лаеклы урын ала, Петербургтагы, Москвадагы һәм Идел буендагы барлык язучылар белән (яхшы таныш була, бик кечкенә хезмәт хакына бөтен гомре буе үзенең көтепханәсен туплый. Бу көтепханә, заманына караганда, бик зур була — 2.000 том китаптан тора һәм соңра Казан җәмәгать көтепханәсе төзүдә нигез ташларыннан берсе булып хезмәт итә. Бөтен Идел буеның бу күренекле культура эшлеклесенең бик авыр һәм фаҗигале диярлек балачагы һәм яшьлеге белән танышканнан соң, аның мәгърифәткә нинди тирән һәм көчле мәхәббәт тотканына, нинди фидакарь кеше булуына таң каласың. Ул, үзенең, фәкыйрь тормышына карамастан, ашау-эчүгә һәм кием-салымга тотасы бик аз акчасына гел китаплар сатып алган, кырмыскадай тырышлык бсләп бпк зур көтепханә туплаган, рус һәм көнбатыш әдәбиятын тпрәнтен өйрәнгән һәм үзе дә язучы булган. И. А. Второв үзенең көндәлек дәфтәрендә А. Фукс, А. Наумова, Ф. Рыпдовский, М. Деларю, С. Москательников һ. б. кебек Казан язучылары белән генә түгел, ә И. М. Карамзин, И. П. Дмитриев, А. Крылов, А. Е. һәм В. В. Измайловлар, В. А. Жуковский кебек рус әдәбиятының атаклы вәкилләре белән дә үзенең якын таныш булуы турында бик кызыклы һәм кыйммәтле истәлекләр язып калдырган. Бу разночинецның авыр тормыш мәктәбен үтүе аңа ул замандагы патша Россиясен дөрес аңлауга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 1815 нче елгы көндәлегендә ул түбәндәгеләрне яза: «Бездә бары тик усаллар, ялкаулар, гамьсезләр һәм талаучылар гына дәрәҗә һәм хөрмәткә ирешеләр, ә яхшы җанлы һәм гадел кешеләргә нәфрәт белән карыйлар. Байлык яки пычрак түбәнсенү, яки нахаллыклар чин һәм орденнар алалар һәм яңа талаулар өчен мөһим урыннарны билиләр».

Иван Алексеевич үләр алдыннан бик кызыклы һәм кыйммәтле «Истәлекләр» язып калдыра. Анда ул Казан шәһәренең 30 еллык тарихын яза, Вольтер белән якын таныш булган, анарда кунакта булгалаган, аның зур портретын бүләк итеп алган В. П. Полянский кебек Казанның күренекле кешеләре турында бай мәгълүматлар бирә. Заманының оригиналь кешесе булган бу Полянский үзенең төрле кызык чыгышлары белән, чит илләргә сәяхәтләре белән бөтен Россиягә танылган булган. Ул 1798 нче елда үзенең гаять зур частный көтепханәсен 1 нче Казан гимназиясенә бүләк итеп бирә. Соңынтын бу көтепханә (Казап университеты көтепхапәсенә күчерелә. И. А. Второв үзенең күп кенә әсәрләрен «Вакытны күңелле һәм файдалы үткәрү», «Ипокрепа» һ. б. журналларында бастырган. Аның улы — Николай Иванович Второв та (1818— 1865) А. Фукслар түгәрәгендә актив, катнаша. Ул бигрәк тә «Казан губерна ведомостьлары»ның талантлы редакторы булып таныла. Ул безгә Фукслар йортында үткәрелгән әдәби кичәләр турында, аның катнашчылары, аерым беседаларының тематикалары турында, Казан краеның культура үсешендә бу кичәләрнең уйнаган роле һәм әһәмияте турында бик кыйммәтле һәм дөрес истәлекләр язып калдырган кеше. Брокгауз һәм Эфронның энциклопедик сүзлегендә ДҮН том: «Казан губерна ведомостьлары» Пик. Пв. Второвның тырышлыгы аркасында ул заманда бөтен Россиядәге провинциаль газеталарның иң яхшысы булып әверелде, диелгән. И. И. Второв, 1844 пче елда Казаннан киткәндә, әткәсе тарафыппап берәмләп җыелган 2.000 том китаплы , көтепхаиәссп шәһәр файдасына бүләк птеп калдыра. И. И. Второв бүЛәк иткәп -пәкъ менә шул көтепханә 1864 нче елда гына ачылган Казан җәмәгать көтепханәсенең фундаменты була. П. II. Второв, соңыннан Воронежда эшләгән чагында, постоялый дворда үзлегеннән өйрәнеп язын яткан шагыйрьне «ача» һәм аңа зур әдәбият юлына чыгарга ярдәм итә. А. Фукслар түгәрәгендә катнашучылардан тагын да күпләрне санарга мөмкин. Казан университеты профессоры астроном Симонов, бөтен дөньяны әйләнеп чыгу сәяхәтеннән соң, истәлекләр белән бу түгәрәктә чыгышлар ясый.

Әдәбият профессоры Городчанинов та шул түгәрәккә йөргән һ. б. Гомумән, югарыда саналып үтелгәннәр генә дә А. А. Фуксларның әдәби түгәрәгенең әһәмиятен, Казанның әдәби тормышында аның уйнаган ролен тулы күрсәтү өчен җитсә кирәк. Әгәр дә «XIX нчы гасырда Казан язучылары» терминын шәһәрнең үзендәге язучыларны гына түгел, ә ул чактагы Казан крае язучыларын да кертеп аңласак, Алабугада торган, бөтен Россиягә танылган атаклы «Кавалерист кыз»га, 1812 нче елгы Бөек Ватан сугышы героинясы Надежда Андреевна Дуровага (1783—1886) тукталмыйча үтеп булмый. Ул үзенең әдәби әсәрләрен Александр Андреевич Александров дигән псевдоним белән бастырган. Ир йөрәкле, батыр характерлы Надежда Дурова данлыклы, давыллы тормыш юлы үткән, сугыш кырына ташланып, үз Ватанын Наполеон урдаларыннан саклауга катнашкан, ике тапкыр Пруссия походын үткән, ирләр өчен дә бик авыр булган солдат тормышы һәм көрәше сынауларын ул батырларча үткән һәм бүгенге көндә дә аның даны безнең йөрәкләребездә саклана. Ун еллык хәрби хезмәт шартларының авырлыкларына да карамастан, ул үзенең йөрәк җылылыгын тулысынча саклаган. Үз Ватанына, бөек рус халкына мәхәббәт, яхшылыкка, иреккә, фидакарь батырлыкка омтылыш аңар гаять көчле булган.

Ул, шулай ук, шигърият илһамың да саклый алган һәм 50 яшь тулып узгач та кулына каләм алып язу эшенә керешкән. Рус прозасын гүзәл сәхифәләр белән баеткан. Аның әсәрләренә Пушкин, Белинский һәм Денис Давыдовлар бик югары бәя биргәннәр. Дурованың автобиографик әсәрләренең кулъязмасын бөек Пушкин укып чыккач та аңа шушы сүзләрне әйткән: «Гүзәл! Җанлы! Оригиналь! Гаҗәеп яхшы стиль! Һичшиксез уңыш! Хатын-кызның шул чаклы гаҗәеп язмаларын мин дулкынланып укыдым. Кыю булыгыз, сезне данлыклы иткән сугыш кырына кергәндәге кебек кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз белән әдәбият юлына да атлап керегез». Аның иң яхшы әсәре булган «Кавалерист кыз» исемле автобиографик повесте турында тәнкыйтьче В. Белинский чиксез шатлык белән шушылай дип язды: «Әйтерсең лә Пушкин аңа үзенең каләмен биргән, һәм, гайрәтле ныклылык һәм көч белән, үз стиленең шушылай ачык сәнгатьчән булуы белән, үзенең мавыктыргыч тасвирлы сөйләве белән, һәрвакыт «ниндидер эчке фикергә тулы булган» бу хикәясе белән ул нәкъ менә Пушкинга бурычлы»...

Безнең Казан үзендә туган, укыган, яки үз гомерендә кайчандыр бу шәһәрдә булган күп кенә атаклы зур рус азучыларының исемнәре белән дә бәйләнгән. Г. Р. Державиннан башлыйк. Ул Казан губернасында туган, Казан гимназиясендә укыган һәм шул елларда Булгарда археологик казынулар белән бик кызыксынып шөгыльләнгән. Соңра, картлык көннәрендә, ул үзенең «Арфа» исемле шигырендә сөйгән Иделен сагынып, аны үзенең бишеге дип атап, хөрмәтләп, данлыклап җырлады. «Беренче Казан студенты» дип аталган якташыбыз С. Т. Аксаков Казан университеты ачылгач та шунда укып башлый. Ул үзенең Казан гимназиясендә һәм университетында укыган елларын тирән җылылык һәм көчле мәхәббәт белән искә ала. «Андый елларның истәлеге, — дип яза Аксаков,— кеше белән аерылмас булып яши, һәм кешенең үзенә сизелмичә бөтен гомере буена аның адымнарын яктырта һәм юнәлдерә. Вакыйгалар аны кайда гына илтеп ташламасын, нинди генә пычракларга һәм сазлыкларга ыргытмасын, ул якты истәлекләр аны саф һәм туры юлга алып чыга». Мәгълүм «Боздан ясалган йорт» («Ледяной дом»)ның авторы романист Лажечников та Казан гимназиясендә һәм университетында бераз эшләгән. С. Грибоедов та Казанда булган. 1812 нче елны ул Москва гусар полкына корнет итеп билгеләнгән иде, ә бу полк Казанга күчерелде һәм монда резервта исәпләнеп 1813 нче елга кадәр булды.

 Грибоедовның истәлекләрендә Казан чоры һичшиксез сакланган булса кирәк. Аның «Студент» исемле комедиясенең герое студент Беневоленский башкалага Казан университетыннан килә. В. А. Жуковский да Казанда була. Е. А. Баратынскийиың Казанда булгалавы турында югарыда сөйләп үткән идек инде. 1833 нче елның сентябрендә Казанга A. С. Пушкин килә. Пугачев восстаниесе булган урыннарны ул үзе карап йөри һәм Казанда күптән торучы картлардай Пугачев турында истәлекләр җыя. 1833 нче елның 6 нчы сентябрендә Суконный бистәсендә ул чакта билгеле булган «Горлов кабак»та В. И. Бабин фамилияле 60 яшьлек бер суконщикиы таба. Пушкинга ул Пугачевның Казанлы алуы турында бик күп кызыклы әйберләр сөйли. Икенче көнне, 7 нче сентябрьдә Пушкин Казан тирәләрен әйләнеп йөри, Пугачев гаскәрләре торган урыннарны карый, Пугачевның баш ставкасы урнашкан Троицк тегермәнендә һәм шулай ук Казан кремлендә була, 1774 нче елда пугачевчылар белән патша гаскәрләре арасында сугыш барган Арча кырыйда, Себер трактында була. Бөек язучының күз алдына ялкынланып торган Казан, гөрселдәп аугап биналар, коралланган крестьяннарның Казан крепостен камаулары һ. б. күренешләр кабат җанланып килеп басалар...

«Пугачев тарихы»нда һәм өлешчә «Капитан кызы»нда Пушкин үзенең Казанда булуын, анда җыйнаган материалларын, күргәннәрен һәм ишеткәннәрен тулы файдаланган. Л. И. Толстойның иҗат үсешендә дә Казан чоры (1841—47) зур роль уйнаган. Нәкъ менә шушы Казанда ул югары аристократ даирәләре тормышына баштан-аяк чума һәм үзенең алдагы гениаль әсәрләре өчен бик күп кыйммәтле материаллар ала. Гәрчә бу югары катлау тормышы Толстойның Университетта укуларын икенче плангарак этәргән булса да, һичшиксез Казан университеты да һәм аның П. П. Лобачевский, Мейер, Аристов һ. б. кебек атаклы профессорлары да Л. Толстойның философик фикерләренең үсешенә билгеле бер йогынты ясамыйча калмаганнар. Толстойның көндәлек дәфтәрендәге язмалар күрсәтәләр ки, ул нәкъ менә шушы Казанда фикер иясе — художник булып формалаша башлый. Казан аның художество әсәрләрендә дә (мәсәлән «Балдан соң» исемле повестында) чагыла. Язучы Боборыкин да безнең Казан университетында укыган. Ул үзенең «Ярты гасыр эчендә» һәм «Юлга» исемле романнарында 50 нче еллардагы Казанны тасвир итә. 1834—37 нче елларда язучы П. И. Мельников-Печерский да Казан унивсрситетында укый. Соңыннан да ул Казанга хезмәт эшләре белән берничә тапкыр килеп чыга.

1884 нче елны Алеша Пешков Казанны беренче тапкыр күрә. Ул монда үзлегеннән хәзерләнеп университетка укырга керү мөмкинлегенә шатлыклы өмитләр белән килә. М. Горький «Минем университетларым» исемле гүзәл әсәрендә Казаннан алган беренче тәэсирләрен, университет турында гамәлгә ашмаган хыялларын, «Марусовка»дагы тормышны, анда студентларга гына түгел, университет профессорларына да билгеле булмаган бик күп нәрсәләрне белүен тәфсилләп сөйли. М. Горький Казанда беренче башлап, Мокрый бистәсе һәм Усьядәге «элекке кешеләр» типларын өйрәнә.

Казанда Андрей Доренков көтепханәсендә яшерен революцион әдәбият белән таныша башлый. Нәкъ менә «Казандагы Аргы Устьядә, баткан баржаны бушаткан вакытта ул күмәк хезмәтнең исерткеч шатлыгын, «ясауның шашкын шатлыгын» беренче тапкыр татый. Нәкъ менә шушы Казанда М. Горький беренче тапкыр буларак үз фикерләрен һәм кичерешләрен шигъри калыпка сала башлый, аларда Иделнең матурлыгын да, Мария Деренкованың матурлыгын да җырлый. Казанда ук ул үзен-үзе үтерү теләгенә чаклы китергән авыр рухани кризис та кичерә. Казанлылар үзләренең бу сөекле язучыларын аның инде бөтен дөнья күләмендә данга ирешкән елларында да берничә тапкыр үзләрендә кунакта күрделәр. М. Горькийның замандашы язучы Телешов та Казанда берничә тапкыр була. «Тройкада» исемле хикәясендә ул үзенең Казан истәлекләрен чагылдырган.

Атаклы революционер, «гәүдәләндерелгән хезмәт» исемле мемуарлар авторы Вера Фигнер да Казанда туган һәм үскән. Заманыбызның иң зур шагыйре Владимир Маяковский да Казанда 3 тапкыр була (1914, 1927 һәм 1928 нче елларда) һәм Кызыл Армия йортында, Университетта, Татар дәүләт академия театрында чыгышлар ясый. Төрле вакытларда Казанда азмы-күпме булып киткән тагы уннарча язучыларны күрсәтергә мөмкин булыр иде. Ләкин бу очеркта минем тарафтан саналып үтелгән исемнәр дә җитәрлек һәм алар безнең Казанның XVIII нче гасырның ахырларыннан алып ук хәзерге көнгәчә һич тә әдәби тормыштан чпттә булмаган, ә һәр вакытта да бөтен Идел-Кама краеның үзенчәлекле башкаласы булган, әдәби фикер чишмәсе бер генә минутка да агудан тукталмаган культура тормышы үзәге булып килгән икәнлеген ачык күрсәтсәләр кирәк. Бөек Ватан сугышы көннәрендә хәзерге иң күренекле совет язучыларынын да Казанга күчеп торганлыклары турында әйтеп тә тормыйм инде. Татар халкының үткәндәге һәм хәзерге шагыйрьләре, язучыларга турында да, әлбәттә, мин сөйли алмыйм, чөнки бу журналның укучылары аларны миннән яхшырак беләләр. Әгәр дә минем бу кыска очергым татар укучылары массасының игътибарын үзенә тартса һәм аларга үзебезнең туган краебызда үткән гасырдагы әдәби тормышның үсеше турында аз гына булса да мәгълүмат бпрә алса, мин шуның белән тулы канәгатьләнер идем. Ихтимал, минем бу очергым краебызның әдәби үткәне турында журнал укучыларыннан кемдә дә булса кызыксыну тудырыр һәм крайны өйрәнүчеләр арасында мин кузгаткан бу теманы тагын да киңрәк, тирәнрәк һәм талантлырак итеп эшләүгә этәрер, дип тә өмитләнәм.