Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЙТУ

Бер катлы кечкенә ак пароход, үзенең очлы борыны белән аргы иделне урталай ярып бара. Ул, бүксәсендәге зур тәгәрмәчләреннән су өстендә бөдрә күбекләр ургытып, өстенә нәзек вак таллар сарылып үскән тәбәнәк яр читләрен, гәрәбә шикелле ялтыран яткан комлыкларны дулкыннар белән коендырып, юан морҗасыннан бер туктаусыз ап-ак төтен йомгаклары бөрки-бөрки, Әҗәкүл пристанена якынлашып килә иде. Пароходның Камадан уңга тайпылып, кечкенә тар елгага килеп керүенә инде байтак вакыт үтсә дә, пассажирлар исә, Агыйдел буеның әкиятләрдә генә сөйләнә торган табигый күркәмлегенә, аның шигъри күренешенә карап сокланудан тиз генә айный алмадылар.

Минзәлә базарыннан кайтучы төенчекле җиңгиләр, каникулга чыккан студентлар, төрле эшләр белән командировкада йөрүчеләр, демобилизацияләнгән сугышчылар — барысы да үзләренең күптәнге гореф гадәтләре буенча, яки Агыйдел буенда булучылардан ишеткәннәрен үз авызлары белән татып карарга теләп, машиналар бүлеге янындагы озынча түгәрәк җиз казан янында һаман кайнаштылар, өлгер матросның Кама суын алын кайнаткан кайнар чәен үзләренең кырыкмаса кырык төрле савытларына агыздылар, «Агыйдел суы чәйне ничек яхшы пешерә», «Агыйдел чәеннән авыз итәргә кирәк», «күрегезче, аның бит суы да нинди йомшак, нинди татлы», диешеп һәм тагын бихисап сүзләр сөйләп, шау-шу куптардылар. Дошман явыннан Москваны саклаган, Берлинны алу сугышларында үлмәс дан казанган атаклы укчы полкның автоматчысы рядовой Хөснетдин Кадыйров пароход койрыгына чыгып, Агыйдел буйлары өчен генә хас булган тип-тигез киң болыннарга, болын өстен бизәп көзгедәй ялтыран яткан вак-вак күлләргә, күл читләренә үрелеп-үрелеп үскән бөрлегән, карлыган һәм шомырт агачларына, ара-тирә күзгә чагылган көмеш яфраклы ялгыз усакларга озак карап барды. Йөрәккә якын таныш җирләрне, җанга кадерле туган якларны, кече яшьтән аунап үскән изге туфракны — мөкатдәс урыннарны карап тору, ерак-ерактан, чит-ят илләрдән кайтучы карт солдатнын тәэсирләнгән күңелен тәмам ярсытты, ашкындырды. Һәм ул, үзе дә сизмәстән, инде мең дә беренче мәртәбә хыял дөньясына чумды, үзенең ничек авылдашлары янына кайтып керәчәген, аны йортта ничек шатланышып каршы алачакларын тагын бер тапкыр күз алдына китерә башлады...

Ихтимал, Хөснетдин абзый бу юлы да, үзенең татлы уйлары аша, туган авылына кайтып җиткән булыр иде, хәләл җефете Гыйльмениса апаның каршыга йөгереп чыгып, муенга сарылуын да күргән булыр, иде, үзе киткәндә өч яшьтә генә калган төпчек улы Хәнифне дә кочагына кысып сөйгән булыр иде. Ләкин гимнастерка чабуыннан кемнеңдер йомшак кына итеп тартуы Хөснетдин абзыйны сискәндереп җибәрде. Ул үзе янында пөхтә һәм чиста итеп киендерелгәп кечкенә бер авыл малаеның, күзләрен чылт-чылт йомып, чәнти бармагы белән борын тишеген казый-казый, гафу үтенгән кыяфәттә елмаеп басып торуын күрде.

— Минем әткәемнең дә орденнары күп, — диде малай, күкрәгенә йотлыгып карый-карый, һәм кинәт чыраеп сытты да:

Ә минем әткәем һаман кайтмый да, кайтмый, — дип җыламсырап борынын тартып куйды.

— Сабыр ит, улым, озакламый кайтып җитәр, — диде Хөснетдин абзый, малайның аркасыннан иркәләп сөеп, һәм бу минутта аның күз алдында, дүрт ел эчендә инде зур Гамир Насрый үскән, тотлыкмыйча оста сөйләшергә өйрәнгән, танымаслык булып үзгәргән төпчек улы Хәнифнең шәүләсе гәүдәләнә иде. Хөснетдин абзыйның «озакламый кайтып җитәр» дигән сүзләрен, үзенең сабыйлыгы аркасында ихлас күңелдән ышанган малай кинәт җанланып китте.

— Минем әткәем — герой. Ул бер нәрсәдән дә курыкмый. Ул бер үзе йөз немецны сугып еккан. Ә йөз дә беренчесе куркуыннан үзе егылган, — диде ул, зурлар сыман җитди кыяфәт белән һәм, янындагы орденлы солдатның аның сүзләрен шаккатып тыңлап торуын күргәч (Хөснетдин абзыйның уйчан күз карашы аңа шулай булып тоелды), ул тагын да җанланыбрак сөйләргә тотынды:

— Минем әткәемне авылда бетен кеше мактый. Ерак бабай әйтә: «әгәр әткәң кайтса үзен колхозга баш итен куябыз», ди. «Ул Герман тикле Германны җиңгән кеше, ул кайтса, колхозның эшен ал-гөл итәчәк», ди. Ә мин үземнен әткәемне бик яратам. Аны әнкәем дә бик-бик ярата.

Яшь баланың эчкерсез ,саф йөрәгеннән өзелеп-өзелеп әйтелгән гади генә сүзләре Хөснетдин абзыйның тәэсирле күңелен тәмам йомшарттылар. Озак стен малайның башыннан сыйпап торды, ә аннан соң, үзендә ниндидер бер уй авырлыгы сизеп, өскә күтәрелеп куелган тимер баскыч өстенә утырды һәм малайны үзенә таба тагын да якынрак елыштырды. Үз сүзләре белән мавыккан бала, һич тартынып-нитеп тормыйча, карт солдатның киң кочагына кереп сыенды да, бүген үзенең әнисе белән Минзәлә базарына барып, әтисенең кайтуына нинди-нинди әйберләр сатып алганлыкларын бәйнә-бәйнә сөйләргә кереште. Ләкин Хөснетдин абзый баланың ничек борынын җыерып, күзләрен йома-йома тырышып хикәят кылуын бөтенләй ишетмәде, чөнки ул бу минутта, шушы кечкенә генә малайның да үз әтисен телгә алганда, «колхозның эшен ал-гөл итәчәк» дип горурланып сөйләве турында уйлый иде. Аның уйлары үткән тормыш хатирәләреннән күңелсез, йөрәк әрнеткеч бер вакыйганы күз алдына китереп батырдылар...

1911 нче елның апрель ае иде. Кич кырын. Колхозның гомуми җыелышы булды һәм язгы чәчүгә хәзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Бригадир Хөснетдин абзыйны, сабаннарны начар сыйфат белән төзәттерүе, чәчү орлыкларын үз вакытында тазарттырып бетермәве, эшче көчләрен дөрес оештыра белмәве өчен пыр-туздырып тәнкыйтьләделәр һәм аны бригадирлык эшеннән алып ташладылар. Гыйльмениса апа, җыелыштан кайтканнан соң, хурлыгыннан кычкырып-кычкырып җылады:

Әнә, хәзер үзеңә «Ялкау» исемен биргәннәр бит, әдәм көлкесе! — дип сөйләнә-сөйләнә, төн буенча Хөснетдин абзыйны тиргәде. Бу вакыйганы искә төшерү Хөснетдин абзыйның йөрәгенә ачы тоз салды, ачудан һәм хурлыктан башы чатнады. Аның куе каш астына яшеренгән үтә соры күзләре, атакага баргандагы шикелле, чаткыланып яндылар иреннәре калтыранды, маңгаендагы җыерчыклары ишелеп төшәрдәй булып куердылар, үзенең бөтен гәүдәсендә газаплы кичереш авырлыгы сизде һәм, шушы авырлыкны өстеннән алып ташларга теләп, үз-үзенә сөйләнде:

— Юк, инде булмас! Инде хәзер Хөснетдин абзагыз андый промахлар ясамас.

Янәсе, мин — гвардияче рядовой Кадыйров сынатыйм, имеш. Ике орден, өч медаль таккан Фронтовикны «Ялкау» дип атасыннар, имеш. Бигайбә, анысы инде булмас! Өстемә тау-таш өйсәгез дә, барыбер җиңеп чыгармын! Пароходның колак тондыргыч гүелдәү авазы белән сузып кычкыртуы Хөснетдин абзыйны сискәндереп җибәрде, һәм ул, башын күтәрде дә, ялт-йолт тирә-юньгә каранды. Аның күзләренә үзенең беләге өстендә ваемсыз йокыга талган авыл малаеның мөлаем кечкенә йөзе чагылып китте.

Хөснетдин абзый, кочагындагы баланы әкрен генә уятмакчы булды, ләкин өлгерә алмады... Пароход эченнән, кулына төенчекләр тоткан түгәрәк йөзле кечкенә бер хатын йөгереп чыкты да:

— Хәниф улым! Әйдә, тизрәк! Әҗәкүлгә килеп җиттек бит, — дип ачы тавыш белән кычкырып, Хөснетдин абзыйның кочагында йоклап яткан малайга ташланды. Һәм ул кинәт, һич уйламаган, көтелмәгән хәлдән шашынып, кулларын җәен җибәрде, нишләргә белмичә, баскан урынында юрәктсез катып калды...

Бу вакытта инде пароход салмак кына чайкала-чайкала пристаньга килеп туктаган иде. Кечкенә тар күпергә сыеша алмыйча, бер-берсен төртешеп, пристаньга килеп чыккан пассажирлар арасында, өр яңа соры шинельне күкрәгенә кысып кочаклаган Гыйльмениса апа белән әтисенең йолдызлы пилоткасын башына киен өлгергән Хәниф — һәр икәве дә моннан берничә минут кына элек булып үткән кавышу бәхетенең дөреслегенә һаман да ышанмыйча, Хөснетдин абзыйның әле йөзенә, әле күкрәгенә, әле аякларына карыйлар иде.