Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫРАЙЛЫ ҖИТДИЛЕК ҺӘМ РЕАЛЬ ХИСЛӘР ӨЧЕН

 

(Фатих Хөснинең «ЙӨЗЕК КАШЫ» җыентыгы уңае белән)

Без китап укыйбыз, аңардан художник авазы ишетелә. Ул мавыктырып, рәхәтлеккә чумдырып сөйли. Ул безгә бер катлы кешеләрнең рухи матурлыклары турында, йөрәк хисләренең шашуына чыдаша алмаган егетләр һәм аларның акылга буйсынып бетми торган кызу кыюлыклары турында сөйли. Дәртле һәм сагышлы кызларның, уен-көлке астында сугыш авырлыгын онытучы, алма битле матурларның Фронттагы егетләренә булган сүнмәс мәхәббәтләрен сурәтли. Кайберәүләрнең күзенә чалынмый торган табигатьтәге матур буяуларны сөеклесен югалту кайгысы белән йөри.

Шул ук вакытта ул Хәкимҗановка «әллә нинди хәйләкәр көлү белән көлә». Моңа һич ышанасы килми.

«Чүлмәк түбәле өйдә» исемле хикәядә: «Минем егетләр, төнне йолдыз санап уздыруны артыграк күреп булса кирәк, ишеккә таба караша башладылар... барыбер йокы булмаячак иде монда» дигән юллар укыйбыз. Бер абзацтан соң ук: «минем егетләр, урын талымлап тормыйча, кайсы кайда тәгәрәшеп йоклап беткәннәр иде инде, аларны уятып алып чыгу мөмкин түгел иде» дигән җөмләне укыйбыз. Билгеле, авторның сайсызлыгы бу. Революциягә чаклы крестьян арасында сәгать белән вакыт билгеләүне дә характерлы дип танып булмый. Ә Ф. Хөсни моны искәрмәстән, Вәсиләне урлап алып китү вакытын шул кадәр төгәл билгеләтә. Айдар «сәгать ун белән унберенче ярты арасында» килергә тиеш була.

Фатих Хөсни шулай ук, үзенең канатлы җөмләләрен кабатлауны да яратып эшли. «Ул, дәртенә үзе буылып, минем алдыма авып төште» — җөмләсе «Хатын солдат» хикәясендә дә, «полковник кызы»нда да бар. Хикмәт — мондый кабатлауларның, ятышсыз җөмләләрнең күп булып, күзгә бәрелеп торуларында түгел, алар аз, бик аз, ләкин алар сурәтләнә торган образның характерын ачуга теге я бу формада бәйләнгән булалар. Язучы —художестволы сүз мастеры. «Жанлы образны яклап» исемле мәкаләсендә Ф. Хөсни Л. Җәләй белән әдәби бәхәскә кереп, бик дөрес фикер яза: «Эчтәлеге буш, формасы эшләнмәгән чиле-пешле бер әсәрне, әгәр ул матур тел белән язылса, рәхәтләнеп аклап һәм укучының каты тәнкыйтеннән саклап алып калып була имеш! Нәрсәдер биредә очы-очка ялганмый, әдәби әсәрдә тел үзеннәп-үзе генә матур да була алмый. Әдәби әсәр бик күп кисәкләрдән торган бөтен бер организм ул» («Совет әдәбияты» 2, 1944).

Матур әдәбиятта сүзгә ни кадәр зур роль бирелүен Ф. Хөсни теоретик яктан бик яхшы аңлый. Тел чаралары язучының идеясе, темасыннан тыш аерым бер бизәк булып яши алмый, һәрбер җөмлә, һәрбер ышкыланган сүз образны ачуга, идеяне тулыландыруга хезмәт итә. Бу — шулай. Әмма шуны теоретик хәл кыла белүче язучы-художник, әдәби образлар тудыра башлаганда, ни өчендер икенче төрле эш итә башлый. Югарыда китерелгән тел, җөмлә кытыршылыгын ахыр чиктә бәлки сызын рангларга да мөмкин булыр иде. Ләкин хирургия методы иҗат эшендә бик үк уңышлы булмаска мөмкин ич, һәм аерым сүзләрне җөмләләрне сызып кына, кайчак мәсьәләне хәл итеп тә булмый. «Түбән өч» исемле хикәяне укып карагыз! Иң элек автор бу хикәянең идеясе өстендә уйланмаган, аны ачыкламаган. Төп идеяне гәүдәләндерү өчен хезмәт итә торган җөмләләр тел чаралары авторның теләгенә буйсынмыйлар.

Ф. Хөсни, җөмләләрнең кайсылай өстерәүләре турында шулай ук фикер йөртмәгән. Нәтиҗәдә, укучы аның образы каршында аптырап кала. Мәсьәлә аңлашылсын өчен, хикәянең сюжетыннан башлыйк: Җиһанша картның улы Касыймны Кызыл Армия өчен билгеләнгән ашлыктан ике пот орлык урлаганы өчен иртәгә хөкем итәчәкләр. Җиһанша карт, аталык хисенең ташуына чыдый алмый, аны коткару чараларын эзли. Ул, колхоз председателе Зәйнәпкә килеп, үзенең үтенечен әйтә. Яшь вакыттагы дуслык хакына Касыймны йолып калырга куша. Зәйнәп, билгеле, аны якламый. Шулай да ул картның күңелен тынычландырырлык итен «үз сүзен әйтәчәген» белдерә. Икенче көнне клубта суд бара. Җиһанша карт Зәйнәп сөйләгәнне көтеп утыра, ә Зәйнәп Касыймга җәза бирелүен сорый. Җиһанша карт залдан чыгып китә. Шушы эчтәлектә, аталык хисе — барлык хисләрдән көчле дип әйтергә теләү дә, шулай ук гаделлекне каракларга хөкем ясату юлы белән күрсәтергә омтылу да бар.

Фатих Хөсни Җиһанша карт образына аерым бер хөрмәт белән килә. Көрәк сакаллы, әүлия кыяфәтле карт беренче күренүеннән үк укучыда ягымлы эз калдыра: «Агарып килә торган киң сакаллы, калын кашлы, зур гәүдәле мәһабәт бер карт керде. Аның ак сакалы тәрәзә төбендә улый торган кышкы буранга бик тә килешеп тора һәм әгәр дә менә бу түгәрәк ак сакал булмаса, мең төрле уйларга батыра торган бу озын кичнең очына берәү дә, берәү дә барып чыга алмас иде төсле булып күренде Зәйнәпкә».

Хөкем барганда Җиһанша үзенең көрәк- сакалына хөрмәт сүзләре ишетәсе килә. Түбән очный күз алдында басып торуы өчен уңайсызланып та тора. Ләкин аңарда үзенең карак улын акларга тырышудан тыш, Касыймга һичбер гаепләү яки шелтәле сүз әйтү күренми. Менә шуннан соң инде, аның аталык хисе турында нинди сүз алып барырга мөмкин? Аталык хисе чыннан да зур һәм бөек хис ул, тик мондый мөкатдәс хис халык омтылышыннан, иҗтимагый тормыштан читтә яши алмый, Ватан интересыннан аерылып китә алмый, ул хис — бөек традицияләрне дәвам иттерү өчен яна, киләчәккә омтыла.

Барлык картлык авторитетын җигеп каракны гадел хөкемнән саклап калырга йөргән Җиһанша карт укучыда нәфрәт тудырырга тиеш иде, ләкин авторның аны сурәтләве укучыны аптырашта калдыра: аңа нәфрәт тә уянмый, кызгану хисе дә тумый. Монда авторның игътибарсызлыгы өчен генә пошынырга туры килә. Җиһанша карт җәберләнгән, аның Ватан сугышы чорында күрсәткән чын аталык хисе, аның патриотлыгы ачылмаган, алар онытылган һәм ул карт үзе халык омтылышыннан читкә тибәрелгән.

Шул рәвешчә авторның әйтергә теләгән фикере гәүдәләнми. Икенче омтылышы да шулай ук мәгънәсез кала. Зәйнәпнең гаделлеге «алар тиешле җәзәга тартылырга тиешләр» дигән сүзләрдә генә булса, бу — бик коры һәм әүлия кыяфәтле Җиһаншаның аталык хисләре белән уйнау төсле яңгырыйлар. Чөнки Зәйнәп үз сүзен суд эшенә ачыклык кертү өчен әйтми, карт каршында бер жест күрсәтү өчен генә әйтә: автор болай ди: «Суд председателе судның киңәшкә китүен белдерергә торганда гына, халык арасында бер кул күренде — бу Зәйнәп иде».

Шуннан соң Зәйнәпнең нинди иҗади роле кала? Бу юл белән гаделлекле, колхозчыларның Ватан өчен, Кызыл Армиянең тәэмин ителүе өчен янып йөрүләрен сурәтләп булмый! Авторның барлык иҗаты да тоташ саташулардан тора дигән фикердән без ерак йөрибез. Фатих Хөснинең таланты матур сүзләр уйнатуга гына кайтып калмыйлар, билгеле. Аның буяулары куе, хисләре кайнар, ашкынулы һәм биргән образларында да, җитешсез сызыклары булуга карамастан, кызыклы сыйфатлар, тормыш сыйфатлары күренә.

«Буранда» хикәясендәге Хафизулла карт образы бик кызыклы уйланган җитди тип. Ф. Хөсни аны күңелле сюжет калыбына салып җанландыра белә, эчке дөньясын аңлауга буран аша юл сала. Ләкин шулар рәтендә без шушы җыентыкта һәм аңардан тыш та Фатих Хөснинең, уйның очына чыкмас борын, хисләрнең беренче дулкыннары кабара башлау белән язылып, ашыгыч түгәрәкләнгән бик күп парчаларын, хикәяләрен укыдык. Алар арасында әсәрнең төп максаты билгеләнмәгән «Карама төбе», иреннәре юкка гына кычытмый торган кебек, егетләрен сагынган кызлар белән тулы «исән калган ташландык котелокның кинәт Ватан сугышына юнәлүен күрсәткән «Котелок», кесәдә йөртә торган түгәрәк фонарьны улына җибәрергә тиеле таккач кына онытылып китеп, аны ат караучыга бирүче. Ватан сугышында батырларча көрәшеп үлгән. Сала егете турында язган Сержант» эшнең авырлыгын җилкәсендә, сөйгәне, юклык сагышын йөрәгендә татып торган Нисаның бер тын алуын биргән «Катлаулы машина», акчаны аз төшерәсең, дип колак төбен көне-төне кычыттырып торучы хатынның картайган тирен биргән «Гитара», карт әтәчне кысырыклап дөньядан дүндерүче «Яшь әтәч», кыз каршында батыр булып күренү, өчен генә печән ягына чыгып, аннан автомашинага генерал утыртып, аны плен алып кайткан Шофер һ. б. бар.

Боларда үткен сүзләр, күңелле картиналар, характерлы аерым моментларны бик күп табарга була. Аларны сөйләп чыгу мөмкин түгел. Шуны әйтергә кирәк, бу эшләр шулай ук төбендә ипле безгә таныш булган иҗат принцибы рамкасында язылган.

Димәк, авторның иҗаты формалашкан бер юл белән ага. Хикәяләр, күбесенчә, реаль күренешләрне романтика күзлеге аша күзәтүдән беренче тәэсирнең кытыклавы белән языла баралар, кабаттан тикшерелми, хисләр акылга салып үлчәнми кала. Иҗатның нигезенә төп геройлар итеп бер катлы кешеләр алынуы, акылдай бигрәк хис артыннан йөгерүчеләр сайлануы бик нык күзгә чалына һәм моны мактап булмый. Телиме, теләмиме, автор үзе дә сизмәстән бер катлылык, наивныйлыкны, тиле-милелекне идеаллаштыру юлына баса, ул шуларның адымнарыннан, шуклык хәрәкәтләреннән тәм табып яза, югарыда әйтелгәнчә, аларның эчке дөньяларында ниндидер бер матурлык, күргәч кеше сыйфаты эзли.

Әгәр Фатих Хөсни шушы тип иҗаты белән массага якынаям, аның түбән катлауларыннан яңа хәзинәләр актарып чыгарам дип уйлый икән, бик нык хаталана! Революциягә чаклы, Максим Горький кебек гигантлар чыннан да кешелекнең иң төбенә төшеп эзләнделәр һәм Горький аннан чын кешеләрле, акыллыдыр, зирәкләр, булдыклыларны табып, аларны өскә чыгарды. Ул хәзинәләр патшалык чорында капитализмның җәбер-золымнары белән капланып, тормыш төбендә күмелеп яталар иде. Хәзер исә, халык Сталин конституциясе кояшы астында тулы ирек һәм сәләтенә карата хезмәт белән тәэмин ителгәндә, бәхет, шатлыкка ирешү өчен аның кулына барлык мөмкинлекләр бирелгәндә, «түбән»нән хәзинә эзләү урынсыз булыр иде!

Ф. Хөсни әлбәттә, хәзинәләр эзләми шикелле, ләкин ул шул среда эчендә үзен иркен тота, алар белән җанлы сөйләшә, күңеле күтәрелә һәм «чырайсыз җитдилек»кә бирелми. Фатих Хөснинең менә шушы үз укучылары торган баскычта гына басып торуы күренә. Көчле художниктан көчле әйберләр сарала һәм аны бер катлы кешеләр генә түгел, чорыбызның батырлары, галимнәре җиңүче көрәшчеләре укырга тиешләр. Кеше батырлык адымы ясаганда, үзеннән югарырак баскычта торып эш итә, диләр. Бу дөрес. Фатих Хөсни геройларының да югары баскычтан торып батырлык адымы ясауларын һәч шул адымны ясалганда кичергән йөрәк хисләрен күрәсебез киле. Язучы укучылары артыннан сөйрәлеп бармаска, бәлки, аларны үзе дә югары баскычтан торып рухландырырга, алга өндәргә, яңа, тотылмаган хисләр белән хисләндерергә, яки шатлыклар белән канатландырырга тиеш! Язучының аудиториясе гаять киң. Аның укучылары бер катлы кешеләр генә түгел, анда ун меңнәрчә, күкрәкләрен орденнар белән бизәгән батыр солдатлар, офицерлар, генераллар бар, анда укытучылар, галимнәр, врачлар, инженерлар бар...

Фатих Хөснигә боларны истә тотарга һәм иҗат нигезенә дә шул батырларлы алырга вакыт бик күптән җиткән. Алар аның капкасын шакып торалар! Билгеле, Фатих Хөсни өчен бу эш — тематика үзгәртү генә түгел. Бу авыр, җитди эш. Бу аны иҗат принцибын яңа баштан карап чыгарга мәҗбүр итәчәк һәм ул принципларлы чын гыйльми нигезгә, ягъни марксистик эстетика нигезләренә корып җибәрергә тиеш булыр! Чебешләрнең вак-төяк лепердәүләре генә — явыз дошманны җиңеп чыккан совет халкының кайнар хисле, киң карашлы укучыларына чын тормышны бирә алмын, билгеле. Чыннан да, без «ата каз сорап кычкыра торган ана каз тавышыннан» колхозлы авылның героик тормыш авазы яңгыравын ишетеп бетерүдән бик-бик ерак торабыз ич!

Фатих Хөсни фикеренчә авылдагы яз әнә шул каз тавышларыннан башлана, аңа «сабан төзәтүче карт тимерченең чүкеч тавышы кушыла, моңа сыерчыклар чырылдавы өстәлә».

Дөрес, авылның шундый вакыты да бар иде. Ләкин бүгенге авылда, колхоз авылында яз икенче төсле башлана һәм андагы тавышлар бик бай, ишле, куе яңгырыйлар. Колхоз язы буранлы көннәрдән үк, орлык лабораторияләрендә тәҗрибә ясаучылардан, МТС мастерскойларыннан яңгыраган корыч тавышларыннан, агротехник укулардан башланып китә. Аларның да үз Матурлыгы бар, җырланмаган шигърияте бар. Боларны да күрергә кирәк бит ахырсы! Фатих Хөсни «чырайсыз җитдилектән» бик курка! Ул хаклы! Ләкин без аңардан чырайлы булуны сорыйбыз. Чырайсызлыкның һич кирәге юк! Ләкин җитдилек, тормыш җитдилеге Фатих Хөсни иҗаты өчен аеруча мөһим нәрсә. Бу җитдилектә «чырайсызлык» түгел, тормыш сызыклары, яшәү буяулары чәчрәп торсын, ул җитдилектә акыл, дәрт һәм йөрәк тойгыларының бердәм чагылышы тулы гәүдәләнсен, ул җитдилектә җиңүче халыкның бөек рухы, аның чын кешелек сыйфатлары, күркәмлеге, сылулыгы, зирәклеге яктырып торсын!

Бу җитдилектә яшьлек җитезлеге, кызлар сылулыгы, күңел көрлеге, ашкыну, омтылулар, каршылыкларны кичү дулкыннары, җиңү шатлыклары тибеп торсын! Фатих Хөсни мондый җитдилеккә һич каршы килмәячәк. Аның таланты мондый җитдилекне кабул итүенә һич шик тотмыйбыз. Без аның художниклык көченә, эшләү темпының җитезлегенә, совет ВУЗ ларында алып чыккан белеменә, патриотик хисләренең сафлыгына ышанабыз.