Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗГЫ КИЧТӘ

(«Намус» исемле повестьтан)

Кояшның соңгы нуры, тау битеннән кызыл-су алтын канатып сирпеп, күздән югалды. Җилпарат өстенә яз киченең дымлы йомшак тынлыгы инә башлады. Тау астында ташу вакытындагы ярсуыннан тынычланып җитмәгән инеш шаулый, чишмә буендагы өянкеләрдә, ояларын бүлешә алмыйча, кара каргалар әрләшә. Шәүлегән кичүендәме, кайсыдыр басу юлындамы туктаган ялгыз тракторның ара-тирә ярсып үкергәне ишетелә. Урамнарда кеше аягы тынган. Ашъяулык әйләнәләрендә, якты күздә эшне бетерергә кирәк дип әйтеп, кызу эш барган чак. Шул вакыт Бигәш очыннан яңгыравыклы ирләр авазы күтәрелеп чыкты.

 — Һәй, җыенга, җыенга!.. Авазның беренче дулкыны урамнарга сыеша алмыйча авыл өстендә чарпышып барганда куе сорылыкны тетрәтеп аның соңгы аккорды шыңгырдап куйды:

— Һә-әй... җыенга-а-а!

Аннары ул тынды. Тавыш килгән якта берәүнең йөткергәне ишетелде. Соңгы айларда бу тавыш бөтенләй ишетелми башлаган иде. Ашъяулык тирәсендәгеләр кашыкларын куеп, тәрәзәләргә үрелделәр.

— Нәрсә бар икән? Сугыш бетмәгәндер бит?

— Немецның муенын сындырдылармы әллә югыйсә!

— Әллә берәр зур кала алдылармы? Мыек Шәмсетдин үзе кузгалган икән, бу инде килде-китте утырыш кына түгел, зур мәслихәт җыелышы булырга ошый, андый чакта «я ягына йөргән һәркем җыелышта булырга тиеш иде. Өстәл өстендә буын чыгарып утырган умачтыр, фәләндер суына калды, — халык урамга сибелде. Ул арада түбән оч ягыннан аяк тавышы ишетелде, соры караңгылык эченнән көйле тавышның иясе үзе калкып чыкты. Ул, ак муенлы тимер таягын болгый-болгый, уң аягын аксый төшеп, урамның кыл уртасыннан атлый иде. Дүрт-биш йортны уза да бантын кыйшайта төшеп, кайдандыр ияреп кайткан күн перчаткасының сыртын озын кара мыегы өстеннән бер шудырып куя, урамның аргы очында карасуланып күренгән зыйратка күзен текәп аз гына туктап кала. Аннары таягын болгый-болгый тагын көйләп җибәрә. Үз тавышының бер урамга гына сыймыйча йортлар өстеннән ишелә-ишелә кырый урамнарга, аннан инеш буйларына төшеп шаулап узуын тыңлый да, күкеле булып тагып кузгалып китә. Аның алдыннан әле бер якта, әле икенчесендә шылтырап өй алды ишекләре, кече капкалар ачыла, койма буйларыңда соры карамчыклар күренә, тамак кыргап, үзара сөйләшкәләп алган тавышлар ишетелә.

— Шәмсетдин абый, нинди җыелыш?

Малай-шалай очраганда ул мыегын да селкетмичә генә кистереп:

— Баргач белерсең! — дип куя, яисә

— Аю биетәләр...—дип уза. Аңа капка төбеннән усал телләр әйткәләп тә калалар:

— Мыек шайтан, әйтсәң телең калыр идемени!

Авылның олы-карысы үзе чыгып сорый икән анда инде. Шәмсетдиннең җавабы да башка. Бүген ул андыйларга бөтен авылны борчыган яңа хәбәр җитештерә килде.

— Эшләр хөрти. Аланбашлар килгән, ди. Шәүлегән кичүен бәз чәчик, алардан барыбер булмас иш әйтеп әйтәләр ди. Страм. Билләһи. Страм! Эһем-эһем! Һәй сынатты Чулпан, ай-һай сынатты! Безнең бер стахановчыбыз да бөтен "Чулпан»ны чәнчи бармагы белән бөтереп йөртер дип әйткәннәр ди, шуны җибәргәннәр ди. Аннары ул, кинәт туктап батып күтәрә дә, ак муенлы таягын эшләпәсе яныннан зыр-зыр әйләндереп, ачулы да, шелтәле дә бер тавыш белән янә кычкырып җибәрә:

— Һәй, кузгал, кузгал! Берең калма, җыенга бар! Һәәй, җыенга! Тышкы кыяфәте, өс-башы һәм гореф гадәтләре белән дә авылдашларына ошамаган бу сәер кешенең болай өндәп йөрүе тикмәгә генә түгел иде. Аның үзенә күрә пәпп гспә бер тарихы да бар. Ул тау битендәге пар нарат, авылның кечкенә инеше шикелле үк Җипшаратның үзенә хас нәрсә, Шәмсетдин үзенең аксак аягы, яңгыравыклы тавышы белән Җишпаратның соңгы бер-ике дистә гомере юлында кечкенә генә булса да үз эзен сызып, үз сукмагыннан бара иде. Шәмсетдиннең бите дә, өстендәге киеме шикелле үк, төрле халыктан әҗәткә алып тойган төрле корамадан оештырылган төслерәк. Кызгылт-кара битендә итләч озын борыны, чем кара озын мыегы, яшьләй агарган каты чәче белән ул көньякның төрек халкына тартым кебек, майланып торган ялтыравыклы зәңгәрсу күзләре белән төшенке иңбашларының үрнәге исә бүтән халыклардай әҗәткә алынгандыр төсле. Аны Урта Азиядәме, Кавказ ягындамы туып кайткан диләр. Шәмсетдиннең әтисе илдән-илгә бәхет эзләп йөрүче бер тегүче булган. Шәмсетдин үзе дә озак еллар буенча шул якларда тегеп йөргәп, тегү эше өзелеп торган арада тегесен-монысын әвеш-түеш китергән. Көнче үзбәкләр аның аягын да таш коймадан ыргытып, шунда кыскартып кайтарганнар ди.

Яшьрәк чагында Шәмсетдин, ул якларда бик озак югалып йөри торгач тугап үскән ягын сагына иде булса кирәк, чылбырлы сәгатьләр тагып, ялтыравык итекләр киеп, истә-оста юк чагында бер ялтырап китә торган иде. Соңгы елларда, күзе капта башлагангамы, монда төпләнеп каласы килепме, шушы тирәләрдә генә әйләнгәли башлады. Шулай да элек йөргән якларын оныта алмыйча һәрвакыт сагынып сөйли, бер язын, бер көзен, кыр казлары белән торналар кузгалган чакта йөрәге чуарланып, ул да бер кыбырсып ала пде. Тик чыгып китәр гә җыена да ничектер китеп бетә алмый, язын-көзен аның ярсу гомере Җипшарат беләп пристань арасында уза торган иде. Шулай китү белән китмәү арасында яшәгәнгәме, баштарак аның авылда җүнле кунаклар урыны да юк иде. Шулай да ул бер заман төпләнде. Бер кайтуында мыекларын бөтергәләп Битәш очында йөри торгач нидер булды, парлы түшәкнең җылысын күптән онытып, намаз беләнрәк күңел юата башлаган бер тол хатын — Гадәлинне пичектер аздырды. Шул хатынга йортка кереп бер атна дигәндә йортлы-җирле, күзле-башлы булып алды. Колхоз оешканга биш-алты ел узганнан соң бер кайтуында ул да гаризасын күтәреп килә. Аннан тегесен-монысын сораштырып яза башлыйлар.

— Ничә җан әле син? — диләр.

 — Хатын да үзем, янә бер кәҗә. Җәмгысы өч баш буладыр.

— Дүрт аяклы малдан тагы ниләр бар? Шәмсетдин, уйга калып, мыегын бөтерә, маңгайларын җыергалап куя.

— Дүрт аяклы мал һәм күп имәс. Ике кәнтәй, бер өстәл. Янә җан сәке дигән бер шәй бар. Аның һәм аягы дүрттән кәм,—ди имеш.

«Чулпан»да аны көтү остасы итәләр. Башка көтүчеләр шикелле аның таң йокысыннан арына алмаган киленнәрне уятып, терлек чыгарыр алдыннан урам буенча кычкырып узу гадәте юк иде. Шәмсетдин басу капкасы төбенә барып баса да сорнаен гына уйната, Җишнарат сыерлары шушы сәер тавышны ишетү белән мөгри-мөгри аның янына үзләре җыелалар. Инде җыелышка килгәндә, революция елларыннан бирле ул барында зур җыелышның берсен дә аннан бүтәннең җыйганы юк иде. Авылда бу бер гадәт булып әверелгән. Шәмсетдиннең бу эше кайчан башлануын да, аның ни җитте җыелышка чакырмавын да беләләр, ул дәшкән җыелышларга ишелеп-ишелеп киләләр иде. Заманында батрак Сибай дигән гидай ярлы бер егет бар иде. Тимер беләкле, усал холыклы, көрәшче бер кеше иде. Әмма тормыш аңа гел арты белән тора килде.

Егет гомере байларга әвен сугып, машина әйләндереп, кышларын булса, урманнан утын ташып үтте. Көн эшләде, төн эшләде. Шулай да ярлы башы нужадан чыкмады, кеше бусагасыннан кайтмады, җиләктәй яшь чагында сөйгән кызына өйләнерлек җае чыкмады. Батрак Сибай шулай атна эшли, ай эшли дә, бөтен дөньясына төкереп, бер типтереп ала иде. Аракысын чиреклеге беләп култык астына кыстыра да, бөтен урамны бер итеп җырлый-җырлый бер үзе урам әйләнә. Андый көнне авылның патшасы ул була иде. Революция җилләре исә башлаганнан соң батрак Сибай, язгы бәйгеләрне сизеп җирсенгән чабыштай кая барып бәреләсем белмичә җилкенеп йөрде дә, күздән югалды. Югалды да бетте, суга баткандай булды. Сугышта үлеп калгандыр, диделәр.

Һәйбәт егет иде, үзе ярлы булса да намусы бай иде, дөньяның рәхәтен күрмәде, кеше бусагасында йөреп әрәм булды бичара, диделәр. Ә ул югалмаган, үлмәгән. Петербурда үз кулы белән патша төшереп йөри икән. Язгы айлы төннәрнең берендә ялтыраган бозды юлдан дөп-дөп ат сикертеп каравыл өе янына кылыч таккан, шинель кигән бер мылтыклы килеп туктады. Атыннан сикереп төште, итегендә ниләрдер зыңгылдап китте. Каравыл өенең ишеген тибеп очырды да коты очкан Шәмсетдинне җилтерәтеп мич артыннан ай яктысына чыгарып бастырды.

— Калтыранма, мыек! — диде. — Күтәр башың, дөнья бу. Каршыңда үрәдник түгел, стражник түгел, батрак Сибай үзе басып тора! Я, ишетим тавышыңны, бер аваз сал, җый халыкны, патша төшерәбез! Шәмсетдин башта авызын ачкан килеш катып калды. Аннары мыегын төзәтте, башын калкытты да пыяладай айлы төнне шыңгырдатып урам буенча кычкырып китте.

Һәй, уян, халык, кузгал, тор барың! Һәй, җыенга, патша төшерергәә!

Шул вакытта Мыек Шәмсетдин гомерендә беренче мәртәбә үзенең дә тавышы барлыгын ишетте. Башта хайран калды. Аннары канатланып очынып китте. Аңарчы ул үз авылының килмешәге иде. Урамга чыкканда койма буйларыннан песи булып кына уза, аны кешегә санап җәмәгать җыеннарына да чакырмыйлар, әрсезләнеп үзе барганда да урыны ишек төбендә иде. Атлы-тунлы, дөнья тоткасы кешеләр өчен ишек яңагы ни, аңа сөялгән Шәмсетдин ни — икесе дә бер иде. Ә хәзер ул урамның нәкъ уртасыннан киерелеп атлый, бөтен халыкны үз теле белән патша төшерергә, патша хәтле патшаны бәреп төшерергә өнди иде.

Бала бишегеннән үк кеше типкәсендә үскән мескен күңелнең кабынып китүе өчен Сибай батракның шул бер кайтып патша төшереп китүе җитә калды. Шуннан соң ул ярлылар комитетына да сайланды, Яркәмдә дә член булды, хәтта бер кайтуында кулакларны да туздырышын китте. Мондыйлар булдылар да үттеләр, ә җыенга өндәү, күңелне җилкендерә торган бер гадәт булып, ныгып калды. Аның үзеннән-үзе җырлап торган яңгыравык тавыш белән таягын болгый-болгый шулай көйләп җибәрүе чыннан да ниндидер бер тантана уята иде. Ул элекке тынчу тормышны җимереп кергән революция елларының ярсу җилеп хәтерләтәме, халыкның күңеленә сеңгән батрак Сибайны яисә бүтән шундый халык улларын искә төшерәме, ничектер аның шундый тирән тойгыларны кузгатып җибәрә торган нәрсәседер бер серле ягы бар иде.

Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер дигәндәй, Шәмсетдин, чатан булса да, бик йөремсәк кеше иде. Шулай авыл өстенә аваз салып зур урамнан бара торгач аның йөремсәк аягы үзенә дә сиздермәстән, кинәт кенә чалулый башлый, ул аны сыңар канатлы олы-карысыз аулак урамнарга алып китә иде. (Ихтимал үзбәкләр аның аягын юкка гына кыскартып кайтармаганнардыр, ихтимал, анда да шул йөремсәк аягы харап иткәндер. Салкын сулы арык буйлатып яхшы кешеләр йөри торган олы урамнан туп-туры барасы урынга шул гөнаһлы аягына хуҗа булалмыйча койма өсләренә, фәләннәргә үрелгәли торгап булгандыр.)

Кырый урамнарга аяк бастымы, Шәмсетдиннең күзе мутлана башлый, кашлары уйнаклый, хәтта аксак аягына хәтле үз алдына бер сикертеп- сикертеп җилкенеп атлый иде. Монда инде аның тавышы да үзгәреп китә, ул урам башыннан ук теленә салынып такмак әйтергә тотына:

— Берәү килә урамнан

Курыкмый җил-бураннан,

Киң урамны тар итеп,

Юк сүзләрне бар итеп.

Кем килә дә, кем килә? —

Мыек Шәмсетдин килә!

Кызлар карый ярыктан,

Өметләре барлыктан.

Ачыладыр капкалар,

Килеп чыга апалар,

Яшь килен дә, кыз-кымыз,

Килеп чыга тыз да-быз.

Әй торалар карашып!

Бер битләре алма күк,

Бер битләре хөрмә күк.

Һай күбәләк булсаңчы,

Түшләренә кунсаңчы,

Шунда корбан булсаңчы!

Һә-эп, җыенгааа!

Буладыр иде шундый вакытлар, бөтен гомерен киң Рәсәйнең әле бер ягына, әле икенче кырыена күчеп, чикерткәдәй арлы-бирле сикергәләп уздырган бу ваемсыз хода бәндәсе кай кичләрне шулай өндәп йөри, йөри дә, өендә карчыгы көтеп торуын истән чыгарып, сыңар урамнарның берәрсендә ялгыш кына адашып та калгалый торган иде. Хәер, Мыек Шәмсетдин болай да буш калмый иде калуын. Җәй көне фермаларда май-күкәйнең мулрак чагында ул колхоз председателенә килеп, «Харап эш, ди торган иде, тамак эштәң чыкты бит минем, докторлар әйтәләр, бугаз җепләрең шешкән, чи йомырка белән дәваланмасаң мөгаен тавышсыз каласың!»

Аңа сораганын бирәләр иде. Тик йомырка белән май гел китә дә китә, ә Шәмсетдиннең тамагы төзәлми дә төзәлми, ул бары фермалар тирәсендә җай беткәч кенә сихәтләнә башлый торган иде.

Яшьтән гадәтенә кереп калган йөремсәклеге тынгылык бирмәгәндерме, әллә 18 нче елны ак бандитлар башына җиткән Сибай дустын бик сагына идеме, ара-тирә Шәмсетдин читлектәге кош кебек моңая, канатларын салындырган кош шикелле боега башлый инде. Шундый көннәрдә күршеләре аның өеннән-скрипка белән җыр, тавышы ишетәләр. Шәмсетдин сәке түренә аягын бөкләп бер үзе менеп утыра да, ниндидер борынгы бер көйгә сузып-сузып скрипка сыздырырга тотына. Күрәсең карт скрипкасы күңелендәген әйтеп җиткерә алмагандыр аннары ул утырган җиреннән атына-атына туй мәҗлесендә кодалар сыйлагандай бөтен өен шаулатып үзе җырлап җибәрә иде.

Су буйларыдай, дуслар,

Һай тал тирәк шул,

Тааал тиирәәк.

Яфракларыдай, дуслар

Һай бик спрәк шул,

Би-и-ик с-и-п-рә-ә-әк.

 Ир егеткәйләргә ләй, дуслар,

Мал кирәкми, һай ки-и-ирәкмиии,

Кыйгач кашлый, зифа буйлый

Зифа буйлый. Яаар ки-и-и-рәәәк...

Ул шулай күңеле булганчы суза да кучкардагы көзгеле лампасына текәлеп бик озак уйланып утыра. Аннары калкынып китеп тагын шул ук тал-тирәкле су буйларын сузарга тотына.

Ара-тирә почмак якта сәке шыгырдап куя, бер үзе өйне тутырып җырлап утырган бу сәер кешегә бүлмә ярыгыннан сыңар күз текәлә. Аның тулган айдай түгәрәк битле чибәр хатыны кечкенә якта оек бәйли, ямавын ямый, картының дөнья малын кирәксенмичә, кыйгач кашлы зифа буйлы сөйгән ярлар турында шушылай өзелеп-өзелеп китүен ошатып бетермәгән шикелле иреннәрен җыерып башын чайкый.

Беравык утыргач бүлмә ярыгыннан тагыи күз төшереп ала да, тавышланмаска тырышын, картының бушаган стаканын янә тутыра, кыздырган бәрәңгесен алдынарак илтеп тагын үз эшенә керешә. Чөнки андый чакта шунсыз барыбер булмый иде. Көннәр буе исәрләнеп җан көеге булып йөргәнне шулай берьюлы эче бушанса, йорт җанлы хатынның үзе өчен әйбәт иде. Шушындый бер төннән соң ул тагын әлеге карусыз Шәмсетдин булып әверелә, иртәгесен ипиен кыстырып көтүенә китә, кичен кайткач кәҗәсенә әллә нихәтле печән хәстәрли, ел тәүлегенә бик күп хезмәт көне эшли, кыскасы, алар пар күгәрчендәй гөрләшеп торалар иде.

Тимери капкасыннан чыкканда Шәмсетдин тавышы зыйрат очында ук яңгырый иде. Караңгы төшеп күз бәйләнгән, тау башындагы пар нарат төбеннән әйләнәсе кызгылт нур белән бизәлгән бер йолдыз калкып килә. Биткә салкынча дымсу һава бәрелә.

«Чулпап» халкы үзара мыдыр-мыдыр сөйләшеп, корырак урыннарны эзли-эзли авыл уртасындагы клуб бинасына баралар. Тимери урамның төрле җиреннән ишетелгән басынкы тавышларга колак салгалап: «Халык күп булыр» диде. Кулын артына куеп җай гына ул да карамчыклар артыннан китте. Бераз уйланып барды да, кыр ягына колак салып, нидер тыңлады. Кайсыдыр юлда тракторлар үкерә иде. Аннары инеш аръягындагы тау кырыеннан кыяр-кыймас кына борын төртеп чыккан яшькелт үренделәр исе килгәндәй, иңеш буендагы тал бәнчекләренең баллы исләре борнын кытыклагандай тоелды. Аягы белән урам балчыгының үзлелеген чамалады. Аның яныннан сөйләшә-сөйләшә берничә хатын-кыз күләгәсе узды. Берсенең баскан саен тәңкәләре чылтырый, кайсыныңдыр тавышы ят кебек ишетелде. Тимери боларын Аланбаш председателе җибәргән кунак хатыннар булырга кирәк дип уйлады. Әлеге җыелыш та шулар килү уңае белән җыелган иде. Ак яулык, бөркәнгән берсе, «Чулпан» турында, булса кирәк, зарланып бара иде: «Чыгырыннан чыкты инде, сүтелде... Нык куллы хуҗасы да булмады... Ирләребез киткәннән бирле әдәм көлкесенә калып барабыз...»

Тимери ул хатынның авызына сугардай булды. «Ах, оятсыз нәрсә, телеңә тилчә төшкере» диде. Аланбаштан килгән кунакларга гайбәт сөйләгәндәй авызын, тутырып үз колхозын яманлап баручы бу хатын аның җенен чыгарды. Ул хәтта моны исе китмәгән чпт бер нәрсә кебек бик ваемсыз сөйли иде. Күрше Аланбаш колхозы белән «Чулпан» елның елында ярышып эшли торган булдылар. «Чулпан» җиңәме, «Аланбаш»мы, анысы барыбер, ахыр чиктә берсе дә оттырмый иде. Ике колхоз елдан-ел дуслаша барып берсен-берсе алга әйдиләр, берсендәге яңалыкны икенчесе отып алып, көнләшә-көнләшә эшлиләр, кыз алышып, кыз бирешәләр, «Чулпан» бәйрәменә Айбашның урысы да, татары белән чувашы да килә ите. Хәер «Чулпан»нар үзләре лә кимеп куймыйлар.

Менә быел, үч иткәндәй, Тимери председатель булып җитәр-җитмәс, бу дуслыкка күләгә төшеп, бөтенләй көе китте. Моннан берәр атна элек аланбашлар, елдагы гадәт буенча, язга хәзерлекне тикшерергә килделәр. Тегесен-монысын карадылар, «орлыгыгыз чүплерәк, җитенкерәми дә икән», диделәр. Камытын, ыңгырчагын капшап уздылар. Кыскасы, Аланбашларга «Чулпан»ның эше ошап бетмәде. Инде анысы күрмәгән-белмәгән кешеләр түгел, бәлки шулай шома гына узар да иде, кайтып киттеләр дигәндә генә бөтен эшне Гөлсемнең куа сыеры бозып ташлады.

— Бер сыерыгызны җигеп карыйкчы, — диделәр. Өе янәсе, эшкә ярыймы. Тимере үзе дә шунда иде, һай, җикмәгән генә булсаларчы!

Гөлсем дигәннәре бик тә җор, бик сүзчән хатын.

— «Минем кызым кияү күргәнме, дигәндәй, кунаклардан ятсынмасмы инде бу нәрсә?»— ди-ди куа сыерын тәртә арасына кертүе булды, ул, җүнсез нәрсә, күзен акайтып бер пошкырды, пке пошкырды да, өченчесендә сикереп тә китте, Аланбаш купагын чөеп тә ыргытты. Сыер дуласа аттан ямап диләр; дөрес нкәп. Сыерның күзенә ак-кара күренмәс булды. Тәртә сынды, арба авып төште, сыер үзе, чптәпие аударып, урамга чыгып чапты. Ярый әле, бәхеткә каршы Хәдичә түтипец тозлаган казы бар икән. Кибеткә дә кайткан чагы иде. Шулар белән им-том иткәч, Аланбаш кунагы, үз аягы белән кайта алмаса да, чанасына утыртканда алай кәефсез түгел иде. Дөрес, ике араның болай тәмсезләнеп китүе куа сыер гаебеннән генә түгел иде түгелен. Шулай да әле теге хатынның колхозны яманлаганы ишетелгәч, бу күңелсез хәл Тимеринең яңадан исенә килде, чөнки Аланбашлар аны көлке итеп сөйли башладылар. Аланбаш председателе әлеге хатын-кызлар белән язу җибәргән иде. «Чулпаннар, дигән, гаепкә алмасыннар, без быел бүтәнчәрәк уйлап торабыз. Күңелегезгә авыр алмагыз, сугышның беренче елында ук сынаттыгыз, дигән. Үзегез дә, дигән, беләсездер, сугышның кызган чагы, артка таба түгел, алга таба карап бара торган чак. Без, дигән, үзебездэн өстеннәр белән сынашып карарга булдык.

Дөрес сүзгә җавап юк, сүзе рас булгач нишлисең? Шулай да Тимери бу хәлгә кичсенде. Үз колхозчысы исеменнән баягы сүзләрне ишетү аңа авыр иде. Тимери менә шушы чыгырыннан чыккан колхозның җитәкчесе булып сайланган иде. Авыр буласы алдан ук билгеле иде. Райком секретаре белән сөйләшкәндә ул: «Сугыш вакыты бит, кемгә булса да колхозлы җитәкләп барырга кирәкләбаса» дни бик ансат ризалык бирде. Кайчагында ул үзендә моңарчы каядыр кысылып яткан яшерен бер яхшы теләк, ниндидер бер көч барлыгын тойгандай була, хәтта андый вакытларда бүтән кешене түгел, аның үзен сайлауларына горурланып та куя иде. Тик менә колхозның ябык атлары, ватык сабаннары, ындыр артыннан Бишна урманына хәтле буланып чәчүне көтеп яткан киң басуы күз алдына килә дә, ул иңбашында тау баскандай бер авырлык сизә, аны җиңеләйтергә теләгәндәй иңнәрен селкеткәләп куя иде. Мансуровның беренче чакыруыннан соң Тимери бу турыда карчыгы Хәдичә белән дә киңәшеп карады. Хәдичә түти бөтенләй кирегә сүтеп ташламаса да, ошатып бетермәвен сиздерде.

— Бик беркатлы кеше шул син, -диде. — Ни хәйлә юк синдә, ни усаллык. Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр, дигәннәр. Колхозыбыз болай да егылыр-егылмас кына бара, каш ясыйбыз дип күз чыгарып ташламагаек. Ачыктан-ачык «синнән булмый» дип кистереп әйтмәсә дә тел төбе шуңа бара, сиңа авыр булыр, булдыра алмассың димәкче иде. Карчыгының бу каты сүзенә каршы Тимери берни дә әйтмәде. Бераз кимсенде, азрак гарьләнеп алды. «Ярар, күрербез әле» дип эченә генә салып куйды да, 25 ел бергә гомер иткән карчыгының киңәшеп тыңламастан, колхозга башлык булырга ризалык бирде. Юк, Тимери алай булдыксыз кеше түгел иде. Ул акылы-зиһене белән бөтен Идел буенда танылган большевик малай үстергән кеше. Хәзер аның улы комиссар булып сугыша икән, монда инде Тимеринең дә макталыр урыны бар. Аннары Акбитнекеләр элек-электән әзергә хәзер булып кеше авызына каран гомер уздырган нәсел түгел. Кирәк икән, үкертеп эшли белгән, кирәк икән, сугышкан, «Ай-һай ләбаса, әрәм булмагаем», дип тормаган, батыр булып үлә дә белгән.

Чынмыдыр, түгелмедер, Акбит поселен ил батыры Моратайдан килә дип сөйлиләр. Моратайның үзен исә заманында бик гаяр, бик дан кеше булган имеш дигән риваять йөри. Борын заманда бөтен крестьянга алпавытлар баш чагында, Җаек буеннан Пугачау батыр күтәрелгән. Пугачау үз теле белән, «Ак патшаны асармын, ярлы халыкны җирле-сулы ясармын» дип әйткән ди. Моны Моратай да ишеткән, якын тирәдән үз ишләрен кузгатып, Пугачау явына булышка киткән. Идел кичеп, ил гизеп, алпавытларны кылычтан кичереп, таш өстендә таш калдырмый бик күп айлар сугышып йөргән, егетлеге белән дан алган. Пугачау шунда узышлый Җипшаратка да сугылган ди. Шунда әйткән ди:

«Салават батыр уң кулым,

Моратай батыр сул кулым,

Идел-әнкәм уңымда,

Мәскәү барыр юлымда».

Шулай дип, акбүз атка менеп, зур явының башында Казанга юл тоткан ди. Күпмедер узган, бик зур сугышлар булган. Пугачау үзе патша генералларына эләккән. Моратай батыр аннан соң да күп йөргән. Аннары үзе ияртеп киткән арысландай туксан егеттән унбишен ияртеп, канаты сынган лачындай, Җишнаратка кайтып егылган. «Бар иде Ямәлкә, батыр иде Ямәлкә, юк инде Ямәлкә, дигән. Ак патшаның муенына да кулы җитмәде, үз башына җиттеләр», дип сүз әйткән, дөньясын карган аһ орган. Ул тирәдә Тәүгилде  морза бар икән. Шул әйткән: «Пугачауның башы кылыч астында, уң кулы богауда. Сул кулын кискәнгә бер йөгерек ат белән бер көнгерә тун» дигән. Бу морза бик явыз кеше икән, урысын-татарын, чувашын-мукшысын үзенә баш идереп, тирә-ягында хан икән. Моратай батыр үзен морза килеп тотканны көтеп ятмаган. Чал койрык дигән канатлы йөгерек аты бар икән, шуны менеп Тәүгилде морза йортына үзе киткән. Аның сарае Иделнең аръягында икән. Моратай атының койрыгына ябышып Иделне йөздереп чыккан. Барын җиткәндә төн чагы булган ди. Моратай атын сикертеп, сарай коймасыннан очып кына кергән ди. Морзаның чарлагына ыргаклы бау ыргыткан, өскә менгән.

Морза «эһ» итәргә дә өлгермичә, тынган. Моратай аның эшен бетереп түбәнгә сикергән. Ләкин шунда морза сакчылары коймадан сикертеп чыкканда Моратайны аты өстеннән бәреп екканнар. Чал койрык бер кешнәгән, хуҗасы чыкмаган, ике кешнәгән, анда да чыкмаган. Өч кешнәгән дә авызлыгын тешләп авылына чапкан, Таң алды икән, Җишпарат халкы тояк тавышына уянган. Аптырап калган: «Моратайга ни булды икән?» дип әйтеп йөгереп чыкса, ни күрсен, батырның якын юлдашы — Чал койрык басу капкасы төбендә канга батып үлеп ятадыр иде ди. Бөтен халык шау куйган. Чал койрыкның канлы эзеннән барып шул көнне үк морзаның сараена кызыл әтәч җибәргән. Моратайның үлесен бик олылап пар нарат төбенә күмгәннәр. Шуннан халык күңеле тагын кузгалган. Канлы сугышлар булган. Патша армиясе килеп урман буенда бик күп халыкны кырып ташлаган. Шуннан соң ул тирәне Явырышкан дип атап йөртә торган булганнар.

Моратай турында шулай сөйлиләр, аның токымы батыр бабасы белән әле дә мактана. Тимери агай җае килгәндә үзен дә кыстырын җибәргәли иде. — Тимери абзагызның үзенең дә ат уйнатып, кылыч айкап немец башын тәгәрәткән чаклары бар иде...

Шулай да Тимери үзе атасына кай ягы беләндер ошый алмады. Сәйфетдин карт йортның бөтен авырлыгын улы Тимери үз җилкәсендә күтәреп барса да, картлык көнендә кече малайларга таянырга уйлапмы, яшь хатын малайлары җанга газизрәк булдымы, өйләнеп күзле-башлы булганнан соң да Тимерине кагудан туктамады.

— Гәүдәң бар, кулларыңда көчең бар, башың да эшләми түгел, әмма безнең нәселнең гайрәте синдә юк, — ди иде. Энеләре үсеп җиткәч, бер вакытны Сәйфетдин карт Тимерине төн буе орышып чыкты да, иртәнге чәй янында болай диде:

— Канат чыккач кош та баласын очыра, сиңа да үз ояңны корырга вакыт. Миннән хәер-дога.

Сәке кырыена утырып кулын күтәрде. Аннан күрмәкче бөтен гаилә, кайсы кая чөмәшеп, битен сыйпады. Сәйфетдин карт җылап торган карчыгына кашып җимереп кырыс кына әмер бирде:

— Кая, китер ппппе! Өнисе күз яшьләреп яшереп картының кулына бөтен ппп китереп тоттырды. Карт аны «бисмилла» әйтеп Тимеригә сузды.

— Менә, — диде, — игелеген күр, йорт-җиреңнең маясы шул булсын... Миннән хәер фатиха. Шулай да улы Тимери култык астына нибары бер бөтен ипи кыстырып, Хәдичәсе кечкенә Газизен җитәкләп гөрләп торган шушы йорттан шәп-шәрә килеш чыгып барганда, Сәйфетдин картның да күңеле йомшады.

— Рәнҗеп чыкма инде, күңелеңдә төен булып калмасын, — диде. Үзеңнең күз алдың: бала-чага ишле, тагын өч-дүрт малай бар. Төрле якка сузгалый башлагач, берәр чырадай да бик күп китә ул. Әле син аңа калмаган, хода җан биргәнгә җүн бирә. Яшь чагың, таза чагың, эшләрсең дә ашарсың, миннән хәер-дога, — диде.

Тимери рәнҗемәде. Ата булган кешегә күңелдә нөктә сакларга килешми иде. Әтисенә соңыннан да үпкә саклап йөрмәде. Хәдичә белән Газизне берәүгә өйдән кертте дә. Идел ягыннан беренче пароход тавышы ишетелү белән, киң балаклы киндер чалбарын киеп, кызыл путасын буды. Астрахань ягына крушник булып китте. Көзен Идел туңганнан соң киндер чалбар белән бәс бишмәтен салып та тормастан, урман кисеп сал бәйләргә тотынды. Юк, Тимерине булдыксыз дип әйтерлек түгел иде. Ул икенче елны ук кечерәк кенә булса да өр яңа өй салды, ике сарык, бер кәҗәле булды. Аннан соң да байтак еллар ашыйсын ашамады, йоклыйсын йокламады. Йорт- җир диде, мал-туар дип көенде. Бала-чага үсә, кулда җегәр бар чагында юньлерәк бер куыш корыйм, мал-туар үрчетим, диде. Шулай да сарыгы өчтән, сыеры бердән артмады. Менә көйләнер, менә бөтәермен, диде. Урыс капкам булыр, ак мунча салырмын, диде. Агач бакча эчендә утырган өч бүлмәле, челтәр пәрдәле ак мунча аның төшенә кереп йөдәтте. Тик, ни булса була, чама-чамага туры килми, мунча саласы урынга жәй саен котырып әрекмән үсә, ә мунча дигәне үзе һаман юк иде. Ул шулай үләрен белми дөнья артыннан чабып йөреп-йөреп тә бәхетен һаман, да куып җитә алмый, маңгаендагы җыерчыклары белән бергә, эч пошуы да арта, каймакларны атасы сүзләрен дә исенә төшергәли иде. «Картлач белми әйтмәгән ахырсы, булмыйдыр күрәсең, булмыйдыр».

Инде шулай күңел сүрелә башлаган чагында колхоз килеп чыкты. Баштарак Тимери дә юл буендагы ялгыз әремдәй, озак чайкалды. Туры байталының абзарында керт-керт печән ашаганын тыңлый-тынлым күп төннәрен, күзен йокы алмыйча, уфылдап уздырды. Ахырда ул әйле-шәйле йөрүләрнең дә бер чиге булырга кирәк иде лабаса, «совет белми әйтми торгандыр. Шулай кирәктер, күрәсең» дип әйтеп кесәсендә йөри торгач чүбекләнеп беткән гариза кисәген колхозга илтеп сузды. Ул арада инде ике кызы белән Газиз дә кул астына керә башлаган иде. Бәхеткә каршы «Чулпан»ның эше бик тиз көйләнеп китте. Ел саен диярлек котырын иген уңа башлады. Ак мунча белән урыс капка дигәненең дә орлыгы бохарада түгел икән, өченчеме, дүртенчеме елны бер көзнең ак мунча белән урыс капканы ике-өч ай эчендә җилтерәтеп кенә китереп утыртты. Ул арада Тимери як-ягына каранып, ничек болай, нигә болай икәнен дә төшенергә өлгермәде, аның бөтен тормышы үзгәреп китте. Ике тәрәзә арасында радио сөйли башлады. Хәзер Тимери Мәскәү сөйләгәнне үз колагы белән, үз өеннән генә тыңлый, тараканнар кысылып йөдәтә торган озын телле, ак битле иске сәгатьне дә Кремль сәгате белән генә дөресләп җибәрә иде. Ул арада өстенә Мәскәү белән Казанның үзеннән «Җишнарат авылының Тимер гали Сәйфетдин углы Акбитевкә» дин әйтеп үз исеменә атап газеталар, китаплар килә башлады.

Менә бит кая таба китте эшләр! Өй эче дә бөтенләй икенче төскә керде. Борын-борыннан, ата-баба заманыннан калган түр сәке астындагы каз оялары, кыргаяклары, шөшле, чабата калыплары белән чыгарып аттылар да, аның урынына укытучы кызлары ак шарлы, сыгылмалы тимер кровать белән аяклы тегү машинасы кертеп утырттылар. Тимери баштарак үз өенә, кунакка килгән кеше шикелле, кая утырырга, кая ятырга җаен тапмыйча аптырабрак калды. Өстенә зәңгәр чәчәкле һәйбәт одеял җәелгән, шәһәр туташларыдай «Өф» итеп кенә торган купшы кровать яныда: «Берәр җирен бозып харап итмәгәем» дип кан төшенә кагылырга белмичәрәк уңайсызланып калгалый иде. Кичен ятырга җыенган булып кровать тирәсендә арлы-бирле мыштырдый да, кызлары ут сүндереп күздән югалгач, астына паласларын, тегесен-монысын җәеп, кровате янында идәнгә генә төшеп ята торган иде. Тимеринең улы Газиз кышын шәһәрдә агрономлыкка укып, җәйләрен «Чулпан» да агротехник булып эшли башлаганнан бирле иген эшләре дә әллә ничек бик сәерләнеп китте. Гомер буе авыл халкының аяк астында тапталып яткан гап-гади туфракны дару шикелле ап-ак кәгазьләргә төреп, өстенә әллә нинди хәтәр сүзләр язалар, бикле шкафларда саклыйлар. Игеннәр серкәләнер алдыннан, аталандырабыз дип әйтеп, доктор кайчысы белән бодайның мыекларын кыркып йөриләр. Аның улы Газиз кайсы басудан күпме уңыш аласын яз көне үк әйтеп куя торган булып китте. Тимери шундый чакта, улының сүзе дөрес булып чыгуына үзенең дә алдан ук ышанып торасы килеп: «Алла боерса диген, улым! Хәвеф-хәтәрсез кулга керергә язган булсын» — дип ныгытып куярга ашыга торган иде.

Ул Газизнең игеннәр карап йөргәндә басу юлларыннан зәңгәр автомобильдә шудыртып кына узып китүләрен, райком секретаре Мансуровның үзе белән бик зур эшләр турында сүз көрәштерүен күрә, «ай-һай башлы булып чыкты минем малай» дип куанып бетә алмый иде. Шулай итеп, Тимеринең күз алдында элеккесенә һич кенә дә ошамый торган яңа бер дөнья туа башлады. Ул яңа дөньяның ничегрәк буласын белми иде әле. Ничек кенә булса да ул киләсе тормышта элекке шикелле: «Ай-һай лабаса, игеннәрне боз сукмагае, терлек-туар кырылмагае» дип гомер буе кан калтырап яшәргә туры килмәс шикелле тоя иде. Әнә шул ата-баба күрмәгән яңа, иркен тормышка әйдәп баручыларның берсе аның үз улы булу белән ул горурлана, ул ямьле, иркен тормышка улы белән ияреп аның үзенең дә, гомер буе күңелендә саклап килеп тә моңарчы әйтеп бирә алмаган ниндидер яхшы теләкләре ияреп бара кебек тоела, шуларны уйлаганда аның күңеле тын, изге һәм яхшы бер куаныч белән тулып, әллә ничек дөньялар тагын да ямьләнебрәк киткән төсле була иде. Инде Тимери агайның кечкенә дөньясы шуның белән матур гына булып түгәрәкләнеп тә килә иде. Ул сугыш алдыннан бер вакыт дилбегәне бөтенләй улы Газиз кулына тапшырырга да уйлап бетерде. «Картлык баса ахрысы, җиденче баскычка атлый башлагач, сизелә икән ул» дигәләп, арка-җилкә сызлавы, күкрәк кысуы турында зарлангалый башлады. Монда арка-җилкә сызлавыннан да бигрәк чибәр тормыш тудыра торган бераз картлык иркәлеге дә, бала-чага үстерүнең рәхәтен күреп калырга теләп бераз көшкелләнү дә бар иде. Кичләрен көн кызуы сүрелгәннән соң, башка карт-корылар шикелле, Тимери агай да капка төбенә чыгып, көтү кайтканны, узган-барганны караштырып утыра; үзе шикеллеләр белән иген-тару, явым-чәчем, дөнья хәлләре турында картларча вәземләп әңгәмә корырга ярата иде. Башкалар кебек чын бабай булып җитү өчен тик аңа тун итәгенә төреп алдында утыртырга нәни бер бала, улының баласы гына җитми иде. Хәер, сугышлар кузгалмаган булса инде анысын да озак көтәсе калмаган иде. Хәер, Тимеринең чуар йөрәге аңа ул чагында да тынычлык бирмәде. Эшкә чакырмый калганда ул үзенең колхозга кирәк булмый башлавына эче поша, яшьләрнең бөтен эшне үзләре генә юллап чыгуыннан көнләшүсыман бер нәрсә туа иде. Сугыш башланганнан соң аның бөтенләй йокысы качты. Көненөнен белмәде, арыдым димәде, ары чапты, бире сугылды, бер үзе бөкересен чыгарып өч-дүрт эскерт куеп ташлады, борчак-ясмык чапты, әллә никадәр ашлык суктырды. Тик былтыр әллә нинди игелексез булды. Эшләр бик авыр сөйрәлә башлады. Карабодайны кырау алды, борчак җир өстендә үк ярылып орлыгын да кайтармады. Игеннең бәрәкәте очты, колхоз келәтләре төпсез коега ошап калды.

Нигә болай, «Чулпан»га ни булды? Тимери шулар турында төннәр буе хафаланып уйлап ята, тпк барыбер очына барып чыга алмый иде. Хәзер менә колхоз дилбегәсен аңа үз кулына алырга туры килде. Чулак Сәйфи биш-алты ай эчендә бөтен эшне чыгырыннан чыгара язган. Атлар ябык, орлык җитми, кораялар җимерек. Боларны күреп халыкның да күңеле сүрелгән. Кайдан башларга, ничек көйләп җибәрергә?..

Тимери шуларны уйлый торгач, нидер эшләмәкче булып күңеле ашкына, ярсый башлый да үзен бөтенләй онытып, кызулап китә. Бара торгач, нидер итәгеннән тарткандай янә акырынлый. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бу Алан башы тагын.

«Интернационал» колхозын үзе оештырып ун елдан бирле аны җитәкләп килгән Григорий Иваныч аның якын белеше иде. Аңа да үпкәләп алды. «Кара син аны, карт төлке! Ничек итеп тешләмәкче була бит!» Хәзер менә, шул масайган Аланбашка «Чүлпан»ны яңадан танытырга кирәк иде. Ничаклы баш ватса да уйлары шул бер төпкә кайтты. «Халыкны кузгатып җибәрәсе иде, халыкны, диде. Әй, безнең Җишнарат, алтын куллы бит ул безнең Җишнарат! Кузгалып кына китсен, күрсәтер ул аннары күрмәгәннәреңне!» Ничек итеп халыкны кузгатырга, ничек аның күңелен җилкетеп җибәрергә? Аның уйлары юл буе менә шул тирәдә чуалды. Бара торгач күңеленә бер якты уй килгәндәй булды. Ул караңгы төндә ялтыраган яшендәй аның борчулы күңелен үз алдына бер ышаныч белән балкытып җибәрде. Ул хәтта үзенә-үзе куанып, тамак кырып, мыекларын да сыпыргалап куйды. Клубка якынайганда ул инде бу уеның барып чыгачагына тәмам ышанып тынычлана төшкән иде. Ул арада бер төркем яшьләр артыннан җитте. Шаян тавышлы бор яшүсмер көлә-көлә нидер сөйләп бара иде.

«... Кичә бик кызык булган, ди ул. Лаякыл исереп идәнгә ауган да шул килеш йоклаган. Иртә белән сорый ди, «Хатын, кичә мин нишләдем?» — дип әйтә ди. Нәрсә дисен инде ул? «Нишләрлек рәтең калмаган иде, өстәл янында ук изелеп төштең син» ди икән. «Җырлап эчмәдеммени?» дип әйтә ди. «Кая ул җырлап утыру, урыныңа да мин сөйрәп менгердем әле...» ди икән. «Эхма, менә син, ди икән, аракы әрәм киткән бит, бер җырлап та эчмәгәч хакы чыкмый калган бит аның! Кая, китер әле бер яртыны, хәләл акча җылап китмәсен, хакын чыгарырга кирәк,» ди икән. Шулай итеп шул. битен дә юмаган, җырлый-җырлый яңа баштан эчәргә тотынган. Төркечдәгеләр кыткылдашып көлешеп алдылар. Тимери үз алдына елмаеп куйды: «Шайтан малайлар, ишетмәгәннәре юк. Сәйфи дигәнең болар теленә дә килеп җиткән әле».

Шәмсетдиннең хезмәте бушка китмәгән икән, халык күп җыелган иде. Уң якны хатын-кызлар тутырган. Анда чертләтеп чикләвек ашыйлар, өчәү-дүртәү бергә җыелып үзара гәпләшеп утыралар. Ишек янына җыйналган тынгысыз төркемдә сугыш заманының егетләре — яшүсмер малайлар, кызлар шау килә. Сул якның алдынгы рәтендә Бикбулат кодасы белән дәү ак сакаллы Айтуган карт, үзара кысылышып Тимеригә урын бирделәр. Шау-шу бераз басыла төште, төрле яктан башларын сузып, аңа караштырып алдылар. Аланбаш кешеләре дә килгән икән. Аларның берсе яшел телогрейка киеп, башына мамык шәл ураган ябык чырайлы, җете кара кашлы, чаялыгы йөзенә чыккан бер татар кызы иде. Бит урталары батып торган киң йөзле, кысыграк күзле, аягына кара чосынки кигән җәенке гәүдәле берсе чуваш хатыны булса кирәк. Ул сәхнә култыгында көмбагыш ашын-ашый килене Нәфисә белән сөйләшеп тора. Жишнарат халкы русча һәм чувашча белгән кебек ул да татарча белә, аның сүзләре мул итеп сибелгән «ч» авазлары белән чуваш теленә ошый, тавышы килешле генә булып челтерәп ишетелә, тыңларга күңелле иде.

— Безнең Ираскиның, — ди, — кичә Мишкасыннан хат килгән. Үзен бригададан куып чыгарган өчен Праскига күп итеп рәхмәт язган... Нәфисә сәхнә янында. Ансы белән сөйләшен торган сипкел битле җыйнак кара пиджак кигән яшь кенә бер хатынга күз төшереп Сугыш башлангач әйткән: — Мин сине болай да яратам, яратуын, шулай да күңелемдә шик калмасын, ир кеше икәнлегеңне сугышта күрсәтеп кайт, — дигән. — Хәзер күп сәлам язган, ди. Син мине яраткан икән, шуңа күрә шулай әйткән, түшемә орден кадамыйча синең янга кайтмам дип әйткән. Праски шуннан күтәрелә-күтәрелә былтыр районда беренче урынга чыккап. Гектарыннан йөз утызар пот бодай алган.

Хәзер менә сезне ярышка дәшәбез. Белмәгәнне өйрәтербез, бергә эшлик,—ди. Тимери утырып җитәр-җитмәс авыл советы председателе — кечерәк кенә йомыры гәүдәле Айсылу көн тәртибе-фәләне турында аның белән киңәште дә сәхнәдәге кызыл япмалы озын өстәл артына менеп басты. Президиумга сайлаганда башта Тимери белән Айсылу исемен әйттеләр. Аннары ишек буенда гөжләгән яшьләр арасыннан тагын бер тавыш ишетелде:

— «Интернационал» колхозының бригадиры Праски иптәш!.. Халык аны белә иде. Шулай да ул аны күзе беләп эзләп тапты да, җилтерәтеп кенә бер кул чабып алды. Алкышлар тынып та җитмәде, Праски дигәннәре, күп итеге белән дөп-дөп атлап, сәхнәгә менеп тә җитте. Өстен салып башындагы соры шәлен чишеп җибәргәч, эчтән ут кебек янып торган ал кофта кигән кечкенәрәк борынлы, тап-таза бер хатын килеп чыкты. Гәүдәгә уртача гына булса да бары белән бик нык һәм теречә күренә иде. Кызыл янма өстенә таза беләкләре белән таянып аксыл кашлы зәңгәр күзләрен тыныч кына халык өстендә йөртә. Ара-тирә каз өстенә ишелеп төшкәй аксыл чәч бөртекләрса төзәткәләп куя. Нәфисә, аның турында без ишеткәннәрен хәтерләп, елмаеп куйды. Анын кунак кешегә хас тыйнаклык һәм ихтирам сизелеп торган йөзендә, авыз кырыйларында ниндидер бер шаянлык әле дә бар кебек иде. Айсылу беренче сүзне Тимеригә бирде. Яңа председательнең ни әйтәсен көтеп бөтенесе тынып калдылар. Тимери, озын гәүдәсен бераз ия төшеп, юан буынлы бармаклары белән авыр итеп өстәлгә таянды. Өстәл шыгырдап китте, ул, җәһәт кенә тураеп, кызыл япманың җыерчыкларын төзәткәли башлады.

— Алайса башладык, — диде, — минем әйтер сүзем ул чаклы күп түгел. Нигә җыелганны үзегез дә белә торгансыздыр. Менә кулаклар килде. Яхшы ният белән килгәнгә ошыйлар, әйтер сүзләре, киңәш-табышлары дигәндәй бар икән, әвәл башта шулар турында уйлашыйк. Әйтер сүзләре дигәннән, аның берсе шул инде: Аланбаш колхозы быел безнең белән ярышмый икән. Григорий Иваныч әйткән, «Чулпан»нарга әйтегез, безгә үпкәләмәсеннәр дигән. Алар булдырмастай кешеләр түгел, эш өстендә ут уйната торган халыклар. Болай булулары үзләреннән, дигән. Ул, туктый төшеп, ярым караңгы залга күз төшерде. Залда кирәгеннән артык тын иде. Бу киеренкес тынлыкта ул тирән борчылу сизде.

— ... Инде, дигән, шулай да бездәй калмасын, күрше хакы бар ләбаса, дип әйтеп, дигән, аларга бер бригадирымны җибәрәм. Шуның белән көч сынашырлык чамагыз табыла икән, бик хуп, Аланбаишың капкасы ачык, юлына киртә салмаган. «Чулпан»га бездә һәркайчан ачык йөз. Соңыннан сөйләшербез, дигән. Менә хәзер сезнең каршыгызда утырган кунагыбыз, әлеге бригадир иптәш... Айсылу председатель ягына бөтен гәүдәсе белән сузыла төшеп:

— Прасковья Осиповна... — дип пышылдап куйды.

— ... Әйе, Прасковья Осиповна менә шул йомыш белән, әйтергә кирәк, безнең белән ярышырга дип әйтеп килгән кеше була инде... Кайсы бригада ярышка чыга? Менә уйлашыгыз да әйтегез...

Җыелыш, бер тын гөжләп алды да, текәлеп тынды. Бөтен колхозга бер үзе каршы чыккан нинди башсыз хатын ул, янәсе...

Бу сөйкемле таза хатынның ачык чыраенда иркен күңелле ягымлылык, түбәнчелекле ихтирам сизелә. Аңа кырлы-мырлы сүзләр ычкындырырга, яисә «кара нинди масайган» дип кепә әйтергә дә урын юк иде. Тимери уенча бик ансат булыр шикелле иде. Менә берәрсе калкып чыгар да, «Аланбашлар бригадасы белән үзем ярышам!» диер. Гөрләшеп кул чабарлар, кунак хатын берәр сүз әйтер. Аннары инде чәчү көнендә, эш сүлпәнләнә башлаган чакларда: «Аланбашлардан калышмыйк!» дип, эленке-салынкы эшләүчеләрне: «Чулпан»ның битен кызартасың, яхшы исемен пычратасың, дип оялтырга булыр.

Ул сәхнәгә элгән унлы лампаның тонык яктысында, кемнеңдер сүз алуын көтеп, сагаеп кына гөжләгән халык арасыннан күзләре белән эзләнә, бригадирларның берәрсенең күтәрелеп чыгуын көтә иде. Тора-бара бу көтү озакка сузыла башлады. Кунак хатын тынгысызланып бер залга, бер Айсылу беләп Тимеригә карап ала, кыска бармаклары белән муенсасына кагылып куя. Залда тамак кыргалыйлар, бер-берсенә иелеп нидер пышылдап алалар. Ә сүз сораучы һаман күренми. Җыелыш председателе Айсылу бу пошынулы тынлыкка уңайсызлана, башлап:

— Я, кемгә сүз бирик? — дип тә әйтеп карады. Җыелыш пошына, басынкы гына гөжли дә, «Я, кем чыга?» дигән сорау куелгач, ватык күпер янына килеп терәлгән ат кебек, шып туктап тынып кала.

— Бикмулла абзый, әллә синме? Күрсәт булмаса бер егетлегеңне.

Алдагы урыннарның берсендә саңгыраулыгы сәбәпле ишетми калмагаем дип уң колагы белән алга таба иелеп утырган сирәк кәҗә сакаллы, озын чандыр буйлы бригадир Бикмулла карт, тормакчы булып урыныннан кузгалды, янә кире утырды.

Ә, ничекме? Ярышкамы? Миңа әйтәсеңме?.. Ни генә әйтер идең дә бит, ат кисә муенны, ат, — диде.

— Кешегә ялган, миңа чын. Аксак-туксак унбиш атым бар; аның да яртысы үзем белән бер корма. Тешләре коелып беткәнгә дә инде шәт бер ун ел булгандыр... Очлап чыгуыма күзем җитми шул, колхозны оятка калдырмагаем...

Җыелыш тагын тынды. Кемнәрдер авыр сулап «их-их-их» дип куйды, Айтуган картның озын таягы сабырсызланып тукылдап алды. Кайсыдыр, тирән кимсенү белән:

— Шулай итеп килеп терәлдекмени инде? — диде. Ишек яныннан ачы бер хатын-кыз тавышы кистереп әйтеп куйды:

— Шушы булдымыни эш... Фронттагылар ни әйтер? Тимери бая ук пошына башлаган иде. Күрә, халык зур дәрьяга салынган тар басма алдында торган шикелле: теге якка да чыгасы килә, тәвәккәллек тә җитми. Менә нидер әйтеп кузгатып җибәрәсе иде, көнләштерәсе, оялтасы иде. Озын бармаклары белән түгәрәк сакалын тарткалап, сәхнәгә юнәлгән борчулы йөзләр арасыннан «Менә мин!» дип чәчрәп чыгучыны эзләде «Карасана, оятка калабыз түгелме соң?..» дип, беркем дә күренмәгәч, тагын да ныграк борчыла башлады. Гөжли башлаган җыелыш кунак хатын торуга тагын шып булды. Сүзгә бик үткен, нәрсә икән.

— Агайлар, җиңгәйләр, без сезгә матур юбкаларыбызны күрсәтергә килмәдек, — дип башлан китте дә, муенсасындагы гәрәбәләре шикелле, бере артыннан берен тезеп Алапбаш белән «Чулпан» арасындагы күршелек дуслыгын күз алдына китереп бастырды. Бер елны кыз чагында Җишнарат җыенында татар егетенә ябышып чыга язуын сөйләп көлдерде. — без, диде, яхшы теләк белән килдек, белгәннәребезне өйрәтербез, кирәк икән, булышырбыз. — Аннары Бикмуллага төбәп сөйләде. — Менә бабай әйтә, атларым начар, ди. Элекке йөгереп торган айгырлар бездә дә юк. — Аланбаш хатыннарының үзләренә беркетелгән начар атларга балалары авызыннан өзеп сыер сөте эчерүләрен сөйләде. Иреннән хәбәр юк икән, аны әйтте, былтыр Минскидан чигенгәндә анасы кечкенә баласын кочаклап олы юлдан йөгергәндә фашистларның аны самолет белән куып йөреп атып үтерүләрен сөйләгәндә тавышы калтырап кптте, күзенә яшь килде.

— Үзем өчен генә түгел, сугыштагы ирем, Фашистлар үтергән анам өчен дә эшләргә сүз бирдем. Без үстергән башаклар фашистларга пуля булып кадалсын, ирләребез тизрәк җиңеп кайтсын. Праски, чәчүне тугыз көндә бетерәм диде, гектардан йөз ун пот ашлык алмакчы булуын сөйләде, «Чулпан»нарны да үзе белән тиңләшергә өндәде. Аңа шаулашып кул чаптылар. Халыкның күңеле күтәрелеп киткәндәй сизелә иде. Хәзер инде һичшиксез кем дә булса чыгарга, «Чулпан» исеменнән сүз әйтергә тиеш дип як-якларына карандылар, төрле яктан сүз салын куәт биреп алдылар.

— Я, кунакларны көттермик!

— Әйдә, сузмагыз, яхшы сүзне аяк астына салырга ярамас, тәвәккәлләргә кирәк. Алай да булмады. Күз төбәп көткән кешеләр башларын кашыйлар, үзара мыдыр-мыдыр сөйләп алалар да, як-якларына каранып, икенче берәү чыкканны көтәләр иде. Тимери дә хәтсез көтеп карады, клуб залын тутырып утырган шиле халык арасыннан «Чулпан»ның абруен саклап каласы кешенең калкып чыкканын көтте. Ахырында түзмәде, Айсылудан сүз дә соран тормастан, урыныннан кузгалды. Аның күзләрендә каты шелтә, тел төбендә үпкә сүзләре иде. — Һо, менә бит кеше кайчан сынала ул. Теге вакытны, колхозның гөрләп торган чагында син дә батыр, мин дә шәп. Амбар тулы ашлык, абзар тулы мал-туар, дигәндәй, бодай күмәчен күкрәгеңә терәп кисеп җибәрәсең, нигә шәп булмаска да, нигә мактанмаска. Ә хәзер менә, атлар да азайгач, бөтен эш үзебезнең өскә төшкәч, икмәкнең, әйтергә кирәк, иң күп кирәк чагыпнда бер читтә шыпырт кына посып утырабызмы инде. Шулаймы? Тегендә сугышсыннар, анда, мин сиңа әйтсәм әйтим, синең өчен солдат кан койсын, ә монда синең өчен икмәкне күршеләр үстереп бирсенме? Шулай килеп чыга түгелме? Ул башта бераз оялтмакчы булып кыла тотынган иде, тора-бара кызып китте. Чулак Сәйфинең әшәкелеге аркасында былтыр икмәксез калып бераз күңелләре сүрелсә дә, хәзер колхозның кыен хәлгә төшүенә эчтән янып утыруларын ул аларның борчулы күз карашыннан да, ара-тирә әйткән сүзләреннән дә сизеп тора иде. Хәзер менә аның шул эчке утны кабызып дөрләтеп җибәресе килде, үз күңеленнән йөрәкләргә үтәрлек татымлы сүзләр эзләде.

— ... Бит, иптәш Сталин ни әйтте? Бөтенебез бер булып, диде, урысы-татары, үзбәге-әрмәне дигәндәй, бер тугандай берегеп, немецның муенын сындырыйк, диде. Безнең совет халыкларына каршы торырлык дошман дөньяда юк та, булмас та, диде.

Дөрес тә шул: немецның муенын сындырабыз да сындырабыз аның, алла боерган булса. Әле быел Мәскәү янында безнең алайлар арт сабагын укыттылар бит. Дөмбәсли-дөмбәсли әнә кайларга алып ыргыттылар.

Инде килеп, Аланбашлар ни әйтә? Шул ук сүзне әйтә. Ярышып эшлик, ди. Заманнар авыр чагында бер-беребезгә булышыйк, фронтка икмәкне күбрәк бирик, ди. Бергәләп тотынганда җиңелгә килер, ди. Бит, шулай лабаса...

— Шулай, шулай, хак сүз... — Аланбашка рәхмәт, яхшы киңәш ул... Тимери, тына төшеп, залга тагын бер карап алды. Ул кемнең дә булса Аланбашларга җавап белән чыгачагына ышана, тик аның өчен колхозчының иң нечкә кылын чиртеры кирәк иде. Инде тәмам өмет озгәп кыяфәт белән шушы тезгенгә тотынды.

— ... Булмый инде болай булгач, дпде. Менә Аланбаш безне санга сукмый, баеган, борынын чөйгән, фәлән дә фәсмәтән дигән идегез. Күрдегезме инде? Бөтен «Чулпан»нан бер бригадир белән ярышырлык бер генә батыр кеше дә чыкмады, һе! Болай булгач Аланбаш безнең белән нишләсен? Шулай дөрес тә ул, үзеңнән югары белән алыш, аннан да узып кит. Мактыйм мин Аланбашны, егет алар...

Шулай диде дә, эшне боланга таба борып җибәрүенә гаҗәпләнеп, моңа каршы нидер әйтергә җыенгансыман, урыныннан кузгала башлаган кунак хатынга борылды.

Инде, сеңелкәем, диде, кем, Праски Осиповна, мәшәкатьләнеп килүегезгә бик рәхмәт. Сездән калмады. Инде үзебезгә үпкәләрбез. Әмма, күрәсең, бездән булмый торгандыр ппде. Горгори Иванычка әйт, бик рәхмәт дип әйтте диген. Инде нишләмәк кирәк, оят булса да бездән булмый дип әйтергә туры килә... «Чулпан »ның актык сүзе менә шул... Мыек Шәмсетдин җәһәт кенә урыныннан калкып, ачулы ике сүз әйтте:

— Страм валлаһи, страм. Халык умарта корты кебек гөжли башлады. Кемнәрдер урыныннан калыкты, куллар күтәрелде, Тимеринең сөйләп бетерүен дә көтмәделәр, берничә хатын-кыз белән яшүсмер берьюлы аваз салды:

— Чү, тукта, сабыр ит, өзеп бетермә...

— Сүз бирегез әле.

— Ие шул. Бик кырт кисәсең түгелме? Уйлап карыйк сана. Йөз егерме пот уен түгел бит. Арада Айтуган картның тавышы ишетелде.

— Әйе, син кордаш, алай берьюлы өзеп ташлама инде, соңыннан ялгавы кыен булмагае. Уйлашыйк, әлеге, тагын киңәшик. Менә яшьләр сүзен дә ишетмәдек бит әле, алар ни әйтер.

— Әйе, шулай мәслихәт. Кечтеки генә уйлашыйк. Тимери туктады. Үзе көткәнчә килеп чыгуына ул шат иде.

— Соң, рәхмәт төшкерләре, кояш баеганнан бирле шул турыда уйлашабыз лабаса...

— Юк, алай түгел ул, кордаш. Татар акылы тау менгәч ди бит. Әле тауны менә генә башладык шикелле, миңа шулай тоела. Айтуган картның бу сүзенә тыелып кына көлешеп алдылар. Айсылу, карандашы белән өстәл шакып, күтәренке тавыш белән:

— Я, алайса, кемгә сүз бирик соң? — диде. Бу юлы озак көтәсе булмады, урталыктан Нәфисәнең кулы күренде.

 — Мин бер-ике сүз әйтим әле.

Халык кузгалышып алды. «Менә кем икән ул без көткән кеше. Я, я, хәерле сәгатьтә» дигән сыман, аннан яхшы сүз көтеп тыңларга хәзерләнде. Нәфисә ниләр әйтәсен уйлый-уйлый мич янына барып, халыкка яны беләнрәк басты, колагындагы алкасы җемелдәп чагылып китте.

— Әгәр дә Праски иптәш безнең белән ярышырга кимсенмәсә, алар белән ярышка мин чыгам. Үз звенома беркетелгән Яурышкан иңкелендә гектарыннан йоз кырык пот бодай алырга сүз бирәм...

Җыелыш, күтәрелеп китеп, аңа, күңелле генә дөпелдәтеп бер авык кул чабып алды. Кунак хатын күңеллеләнеп кул чаба-чаба:

— Оһо, менә кемне көткәнбез икән без, — диде Айсылу, аз гына иелә төшеп, нидер сорашырга тотынды. Ул арада хытын-кызлар арасыннан бер ачы тавыш ишетелде:

— Ай-яй, әйттеме бу! Я әле, без дә ишетеп карыйк, ничек алмакчы буласың? Әфсен өрепме? Кайсыдыр хихылдап көлеп куйды. Тик аңа төрле яктан кычкырып шунда ук авызын яптылар. Зал яңадан тынып калды. Нәфисә тыпыч кына дәвам итте. Аның тавышы йомшак, ягымлы, әйткәннәре бер-берсенә бик ятышлы килеп, җанлы гына үрелеп баралар; килешле матур сыны, күркәм чырае ничектер үзенә тартып, сүзләре дә акыллы, төпле булып ишетелә иде.

— ... Шундый зур җыелыш алдында булмастайны әйтсәм ояты үземә булыр, миннән көләрсез,—диде. Чәчү орлыгын быел яз буе сигез иптәше белән бөртекләп чүпләвен, былтыр көздән күпме ашлама кертүен әйтеп узды. — Чамаламый әйтелгән сүз түгел. Ялгыша торган булсам, әнә авылыбызның олы кешеләре — картлар үзләре тикшерде, алар әйтсен. Айтуган янындагы бер-ике бөртек карт-коры, үзләрен олылап телгә алганга күңелләре булып, сакалларын селкеп алдылар.

— Шулай, шулай. Эшең күз алдында. Орлыгыңда да, атларында да моң юк. Елы гына килсен, иншаалла алай булыр. Тимери күңелендә бәйрәм иде. Күршеләр каршында колхозының абруен саклап калган кеше үзенең килене булуга ул куанып бетә алмады. Картлар ягына салам кыстыруын ишеткәч «кара безнең киленне, картларны ничек итеп прәшкәгә җигеп куйды» дип мыек астыннан көлеп алды.

 — ... Әле бригадир белән шуны исәпләп чыктык. Чәчүне Аланбашлар әйткән вакытта бетереп, уңышны да шулай алабыз дип адарынабыз икән быел һәркайсыбызга өч йөз утызар хезмәт көне эшләргә туры киләсе... «Минем звено шулай киңәште...

Арттагы сафлардан:

— Ай-яй, әйтте бу! — дигән сүзләр ишетелде. Соры караңгылык эченнән пошыпулы «үзләр, сораулар ява башлады. —

 Бер кешегәме? Китсәнә аппап. — Сөяксез тел ни әйтмәс? Эшләп күрсәт син аны...

— Әйе, тел — тегермән, тарттыра бирә ул. Тонык гөрләү арасыннан җилаяк Зәйтүнәнең чуар яулыгы белән бергә чеметтереп ала торган зәһәр сүзләре чәчерәп чыкты.

Илдә булмаганны пешер, хатын, дигәндәй, ни чыкмаса, шул ак бптнекеләрдән чыгар инде. Безнең звено имеш. Менә мин дә синең звено бит. Пигә минем сүзне, җыелышка әйтмисен? Авырын-җиңелен белгән юк, уптым иләйһп чыгар да аудар, һай, һай, һай, ташка үлчим. Аз гына чамалап та әйтми ичмасам. Өч паз утыз көнне ничек тутырмак кирәк? Китсәнә, кит. Андый закон да юк, газетада да алай язмыйлар. Ул хәтле, чием чыкканчы эшләп таш пулат саласым юк әле. Әнә, салган пулатларда торырга да ирләребез юк. Шәп-шәрә. Ятсаң сыңар, торсаң сынар, аңгыра күке шикелле, кая барсаң анда бер үзең. Әйтәсе сүзем шул, безнең ише солдаткаларга йөз илле дә бик җиткән... Айсылу карандашы белән каты гына итеп өстәл шакыды:

— Шауламагыз әле!

Зәйтүнәне ничек кирәк алай туктаттылар. Җыелыш саен аның шундый бер өянәге килә, берәр кире сүз әйтмичә күңеле тынмый иде. Зәйтүнә генә түгел, бүтәннәр каршы чыкса да Нәфисә үз сүзен әйтәчәк иде. Җыелыш каршына чыгып үз җилкәсенә шундый зур эш йөкләгәннән сон ул үзенең көче тагын да арта төшүен сизде. Аның тавышы торган саен ныгая, ул киленнәргә хас оялчанлыктан котыла барып, хәзер үзендә комсомол чагындагы кыюлыкның яңадан кабынып китүен тоя, ул хәзер үз өстенә алган эш кыенлашкан саен ярсый гына барачак иде.

— Зәйтүнә апа, диде, былтыр әйтәсе сүзен быел әйтеп маташа. Элекке шикелле Сәмигуллаң аркасына ышыкланыр чакмыни? Колхоз эше синең җилкәңдә икән, авырмы-җиңелмс үзең күтәр, үзең сөйрә, шыңшыма... Безнең өчен кан коючылар бездән әнә шуны көтәләр...

Ул кулындагы өчпочмаклы кәгазьне җәеп җибәреп сүз уңаенда укып китте:

— «И тугай ил, и матур ил, тәмле суларын эчеп, чирәмендә аунап үскән ямьле тугай җир. Әти бишмәтен бөркәнеп йоклагап Идел болыннары, балык тотып уйнап үскән Бойдә буйлары, маңгай тирем түгеп үзебез үстергән алтын басулар! Шундый газиз син, шундый якын, синең өчен, синең изге туфрагыңны исмең аягы таптамасын өчен бер җанымны түгел, биш җаным булса, бишесен дә кызганмам. Сугыша торган окопың артында шундый ямьле, шундый көчле, шундый зур туган илең барын, туган-үскән җирләреңнең синең белән бергә тын алуын тоеп тору солдат өчен бик зур, бик тирән бәхет ул, туганнар...»

Залда сулаганың ишетелерлек тынлык иде. Хатын-кызлар күзләрен сөртәләр, картлар таякларына таянып уйлы башларын түбән игәннәр.

«... — Авырмы сезгә дисезме? Ап-авыр, бик авыр, туганнар. Шундый авыр, әйтергә сүзләрең җитми. Шулай да без түзәрбез, без барыбер җиңәрбез. Безнең беләп бөтен ил...»

Нәфисә хатны акырын гына төреп кулына кысты.

— Бу — Газиз хаты гына түгел, сезнең улларыгызның, үз ирләрегенең йөрәк ялкыны белән язган уртак хаты. Алар бездән эш көтәләр. Безнең бөтен җәебез кырда балчык арасында үтәр. Орлык ашлыгын җилкәбезгә күтәреп ташырбыз, атларыбызга үз сыныкларыбызны бүлеп бирербез. Туган ил өчен, сугыштагы тугайлар шакшы немецны җиңсеннәр өчен мин барысын да күтәрәм, быел 350 хезмәт көне эшләп, егерме гектардагы йөз кырыгар пот ашлык алырга сүз бирәм...

Залның төрле урыннарында кинәт кул чабулар шаулап алды. Кунак хатын, сәхнәдән сикереп төшеп, Нәфисәнең кулын кысты. Айсылу унлы лампа астыннан балкыган йөзен күрсәтеп:

— Менә сезгә олыларның акылы, комсомолның ялкыны... Болай булгач, чынлабрак сөйләшәбез инде... Я, әле, кем ничә көнгә куарга өстенә ата?..

Шул кызу беләп җыелыш ярты төн җиткәнен тоймый да калды. Клубтан таралучыларны йокымсыраган төн әтәчләренең сузынкы моңсу тавышлары каршы алды.