УТ СЫЗЫГЫНДА
Фронтовик язучылардан Хатип Госман иптәш, фронт газетасында актив эш алып баруы белән берлектә, соңгы елларда менә икенче китап чыгарды инде. Китапларда ашыгычлыкның тәэсире, әлбәттә, сизелми түгел, ләкин шундый җаваплы эш арасында әдәби хезмәтне онытмыйча бергә бәйләп алып баруы — мактауга лаек эш. Әдәбиятны чын күңелдән сөйгән кешеләр генә моны шулай эшли алалар. Иптәшнең бу җыентыгына «Ут сызыгында» дигән зур бер очерк, сугыш елларында язылып, үз вакытында журнал битләрендә күренен-күренеп киткән ике-өч хикәясе урнаштырылган. Арада, күләм ягыннан, иң зуры — «Ут сызыгында».
Биредә автор беренче империалистик сугышта катнашкан, революцияне саклап калу өчен кулына корал алып сугышып йөргән һәм, соңыннан килеп, Октябрь казапышларып фашизм реакциясеннән саклап калу өчен Ватан сугышы сафына баскан кырык сигез яшьлек карт солдат, сугыш ветераны Шаһимәрдән Локмановның данлы юлын сурәтләп бирүне бурыч итеп куйган һәм, очерк рамкасында, ул моңа ирешкән дә. Безнең күз алдыбыздан авыр походларны кичкән карт солдат уза. Аның инде чигә чәчләре көмешләнгән, тәнендә биш авыр һәм кырык дүрт җиңел ярасы бар, эчке кесәләрендә тәненпән казып алынган дүрт немец пулясы һәм берсе-берсе бармак кадәрле ике снаряд кыйпылчыгы асрап йөртә, шулар өчен һәм, бигрәк тә, туган иленең күргән газаплары өчен ул бу сугышта немец өстенә үлем алып бара, аңлы, ачулы, чыныккан солдат булып коточыргыч сугыш утына керә һәм аннан ут эченнән, иптәшләре белән берлектә җиңүне күтәреп алып чыга. Бу карт солдат образы аша без Октябрь өчен барган данлыклы көрәшләрнең традицияләре бөек Ватан сугышына ялганып киткәнлеген һәм бу ялгану җинүнең уңышлы сәбәпләреннән берсе булып ятканлыгын ачык күрәбез. Шаһимәрдән солдат Татгосиздатның матур әдәбият секторы, җаваплы редакторы Г. Усманов образы безнең өчен, реаль образ булудан да бигрәк, җиңү символы булып гәүдәләнә. Биредә авторның кайбер күзгә бәрелеп торган әдәби кимчелекләрен күрми һәм сизми башлыйсың, гади бер солдатның яшәүчәнлеге, әрсезлеге, үлемгә тоттырмавы һәм аның һәртөрле тышкы эффектлардан пак булган тугрылыклы җаны, халкына, иленә, революциягә бирелгәнлеге укучыны әсир итә. Һәм укыйсың да, эчке горурлык белән:
— Менә нинди солдат абыйларыбыз бар безнең! — дип куясың. Очерклардан икенчесе — «Гвардия егете» дигәне — таркавырак. Автор биредә бер бурыч белән башлап икенчесенә сикерә, икенчесеннән өченчесенә күчә. Хәлбуки анда Фәхретдиновның немец снайперы белән очрашуы һәм аны үсеп утырган агач буйлата «уйнатып» йөртүе, ахыры чиктә, агачның иң очыннан төгәл генә сугып алуы төсле кызыклы картиналар үзләре генә дә бик тулы һәм укыр өчен кызыклы сугыш эпизоды була алган булырлар иде. Китапта ни өчендер «Очерклар» дигән бүлек астына кертелгән «Кан һәм күз яшьләре», «Мәче баласы» һәм «Ярсу» хикәяләре, язылу осталыклары, әдәби эшләнешләре ягыннан тигез булмасалар да, тема-эчтәлек ягыннан бик әһәмиятле бурычларны — дошманга карата укучының нәфрәтен туплау, солдатларыбызның эчке дөньяларын, каһарманлыклары белән бергә бәйләп, сурәтләү кебек мөһим бурычларны куялар һәм аларны шактый тулы итеп хәл кылалар. Арадан бигрәк тә «Кан һәм күз яшьләре» белән «Мәче баласы» дигән хикәяләрне аерып күрсәтәсе килә.
Моның беренчесе, моннан еллар элек, «Совет әдәбияты» журналында «Төш» дигән исем астында басылган иде. Ул хикәя гади рядовой солдатны аның ышанулары, моңы, батырлыгы һәм аның эчке халәтенә төгәл туры килә торган табигать күренешләре белән, гаять дәрәҗәдә ышанычлы итеп, сөйкемле итеп сурәтләүче, чын художникларча язылган настроение хикәясе. Шуның белән бергә бу хикәя үзенең җыйнаклыгы, эмоциональ җылылыгы, түгәрәклеге белән дә аерылып тора. Кыскасы, бу хикәя Ватан сугышы елларында һәм сугыш темасына язылган әсәрләр арасында матур әсәрләрдән берсе.
«Мәче баласы», ул дәрәҗәгә үк җитмәсә дә, шулай да ышанычлы гына күренешләр аркылы, совет суышчшарының кешелек, һәм батырлык штрихларын бирүче хикәя булып чыккан. «Ярсу» хикәясендә күп кенә натуралистик мавыгулар һәм, шуның белән бергә, батырлыкның төп тамырын солдатның шәхси ачуына гына кайтарып калдыру кебек дөрес булмаган бер омтылыш сизелә. Уңышлы яклары белән бергә, кайбер хикәя һәм очеркларда күренгән кимчелекле якларны алда күрсәткәли бардык. Иң зур һәм бик нык искә алынырга тиешле кимчелек — тел кытыршылыкларына, китапның оформление ягыннан булган шапшаклыкларына кайтып кала. Тел чатаклыклары Хатипның башка әсәрләрендә дә күренгәнгә һәм аерым хәлләрдә бу тел чатаклыкларыннан мәгънә кимчелекләре килеп туганга күрә, без бу якка аеруча басым ясап әйтергә уйлыйбыз.
Менә мисаллар: «Немецлардан берсенең, үзенә төзәлеп торган мылтыкны күреп, кинәт исе әйләнеп китте» —диелә бер урында. Исе китте булса бер хәл булыр иде, колакка керә язар иде, исе әйләнеп китте бит. Аннан соң ис китү— гаҗәпләнү, хәйран калуга туры килә торган бер халәт ул, үзенә төбәлгән мылтыкны күрүдән, белмим, кем хәйранга калыр икән?! Куркудан таш шикелле катып калды, булса әлбәттә яхшырак булыр иде. «Тезгенне тагын да катырыбрак тота» диелә бер урында, дөресе — «тезгенне ныгытыбрак тота» кирәк иде.
«Париж стеналары төбеннән» түгел, Париж стеналары яныннан». «Командир булу Фәхретдиновның үз өстенә төшеп калды» түгел, «Командир булу Фәхретдиновның үз өстенә төште» кирәк иде. «Шаһимәрданнең эскадроны, шәһәргә кергәч җәяүләндерелде» дип әйтү шулай ук уңышсыз ясалган тәрҗемә сүзе булып килеп чыккан. Тел турында болай төпченүебез эч пошканнан, яки тырнак астыннан кер эзләргә тырышуыбыздан түгел, ә бәлки халыкның ик зур культура байлыгы булган тел байлыгын саф хәлендә, чүпләнмәгән хәлендә сакларга тырышуыбыздан. Икенчедән телгә игътибарсызлык соңгы чиктә мәгънә хатасына алын барганлыкны да онытмаска кирәк. Еракка китәсе дә юк. Мәсәлән, кызылармеецлар-разведчиклар турында «караңгы төшү белән алар дүртесе дә ермакка барып керделәр һәм, әкәм-төкәмнәр шикелле, акыртын гына үрмәли башладылар» дип әйтү, ягъни батыр совет разведчикларын әкәм-төкәмнәргә чагыштыру, йомшак кына әйткәндә дә, уңышсыз әйтелеш. Икенче урында разведчик Фәхретдинев турында «ул үләннәр арасына яшеренә-яшеренә, кәлтә шикелле үрмәләп» дип әйтелә икән, бу инде чагыштырулар табуда авторның көчсезлеген күрсәтә. Китапта булган ачу китергеч яканың техникасы.
Бер дә кирәксезгә китапның титул битенә «җыентык» дип куюны әйтәсеңме, чын очеркның башына бернәрсә дә куймаганда, хикәяләр өстенә «Очерклар» дип уртак баш куюны әйтәсеңме, «Кояшта яна» урынына «Кояшта яңа» төсле хәреф хаталарын әйтәсеңме, бүлекбашлар белән хикәя исемнәренең кегельләрен аера алмауны әйтәсеңме — барсы да, барсы да бар. Аштан соң яңа хикәяне аз дигәндә кызыл юлдан башлап китәргә кирәклекне генә белергә вакыттыр лабаса инде. Хәлбуки китапта урыны-урыны белән хәтта шушы элементар кагыйдә дә сакланмаган. Бу нинди шапшаклык, егетләр? Автор үзе биредә булмады. Китапны дөньяга чыгарган вакытта аның редакторы да фронтта булып калган. Ә сектор һәм аның башлыгы А. Гомәр иптәш кайда булган? Китапның техник редакторы кайда булган? Үзе юкның күзе юк, дпп бодай игътибарсыз кылану ярамый. Укучының күзе бар бит. Шуны онытмаска кирәк.