Шиңмәс гөл
Үзенең матур табигате белән җырларда макталып килә торган Дим суы буенда Ает авылы дигән татар авылы бар. Башкортстан Республикасы, Бишбүләк районына караган менә шушы Ает авылының түбән оч мәхәллә имамы Вәлиәхмәт Мулла семьясында, 1909 нчы елның 9 нчы январе көнне кап-кара бер малай дөньяга килә. Ләкин аның ярылып яткан кара кашларын да, шомырт җиләге кебек чым кара күзләрен дә, кечкенә генә борынын да әтисе күрә алмый, чөнки Вәлиәхмәт мулла егет чагыннан ук тума сукыр була.
Малайга Фатих дип исем бирәләр. Фатих 12 яшенә кадәр үз авылында үсә. Һәр күргән яңалыкны тирән кызыксыну белән йотылып караучы, кызыксынучан табигатьле бала Дим буеның искиткеч гүзәл күренешләрен мәңге күз алдыннан китмәслек итеп саф күңеленә сеңдерә. Ул, бала чагыннан ук укуга дәртле булганлыктан, мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга өйрәпә. 1918 нче елда аның әтисе авырып үлә. Фатих абыйсы һәм әнисе тәрбиясендә кала. 1919 нчы елдан башлап авылда башлангыч совет мәктәбендә укый. 1922 нче елның көзендә Бәләбәйгә килеп, андагы Педагогия техникумының 1 нче хәзерлек курсына керә һәм анда ике ел укыганнан соң, 1924 нче елның язында, Казанда яшәүче абыйсы Габдулла Кәримов янына килә. Ләкин ул килү белән абыйсының, партия эшчесе буларак, икенче шәһәргә күчерелүе сәбәпле (Габдулла Кәримов Ул елларда партия эшчесе булган һәм «Ярлы Кәрим» имзасы беләп байтак кына шигырьләр дә язып калдырган кеше), Фатих үсмер балалар йортына керә һәм 1925 нче елның көзенә кадәр шунда тәрбияләнә.
Бу балалар йортында тәрбияләнүчеләрне төрле уку йортларына бирәләр. Фатих Казандагы Җир төзү эшләре техникумына керә һәм аны 1929 нчы елда тәмамлап чыга. Бу елларда инде без аны «Яшь ленинчы», «Кызыл Яшьләр» газеталарында һәм «Кечкенә иптәшләр», «Авыл яшьләре» журналларында күренгән шигырьләре буенча Фатих Кәрим дип таный башлаган идек. Аннан соңгы елларын Фатих, искиткеч тырышлык белән читтән торып һәм үзлегеннән уку рәвешендә өзлексез үзенең белемен күтәрү өстендә эшләгән хәлдә, төрле газета-журнал редакцияләрендә һәм Татгосиздатта хезмәт итеп үткәрде. Көндәлек хезмәте белән беррәттән, зур активлык белән иҗаты өстендә эшләде. Шагыйрь буларак, язучы буларак үсә барды, таныла барды, киң катлам укучылар каршында һаман зуррак күләмдә популярлаша барды. Аның матур әдәбият белән кызыксынуы матбугатта исеме чыга башлаган елларда гына түгел, бала чагыннан ук башлана. Бу турыда Фатих үз кулы белән язып калдырган тәрҗемәи хәлендә болай ди: «Әдәбият белән кызыксынуым, әтием үлгәч, һәр көнне, әниемне елата-елата «Сак- Сок» бәетен укудан башланды һәм әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты.
Егет чагыннан ук сукыр булган әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын безгә ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, революция еллары башлангач, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку — болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар». Бөек Октябрь Социалистик революциясе, гомумән, яшьләрдәге культурага, иҗатка булган омтылышка киң юл ачып җибәрде. Бик күп яшь күңелләрдә һаман туа килгән иҗат чаткылары, революциягә кадәр булган иҗтимагый кысынкылык шартларында кабынып китә алмыйча сүнәргә хөкем ителгән булсалар, Бөек Октябрь тудырган чын ирек җирлегендә алар, яхшы туфракка төшкән тазарлык тамырланып, яшәреп, бөдрәләнеп үсә башладылар.
Большевиклар партиясенең һәм совет хөкүмәтенең кайгыртуы белән барлыкка килгән совет мәктәпләре, интернатлар, аң белем-учреждениеләре һәм төрле җәмәгать оешмалары алар өчен җылы яңгыр да, саф һава да, якты кояш нурлары да булдылар. Турыдан-туры Ленин — Сталин партиясенең канаты астында тәрбияләнгән комсомол, пионер оешмалары аларның үсешенә дөрес юнәлеш бирделәр. Фатих Кәрим, язучы буларак, менә шушы шартларда үсте. Әдәбият дөньясына ул кызыл галстук таккан пионер кыяфәтендә килеп керде. Озакламый галстугын салып, күкрәгенә «Ким» билгесе кадады. Тышкы кыяфәте белән генә түгел, шигырьләре белән дә ул поэзия дөньясына кайнап торган комсомол рухын алып килде.
Фатих Кәрим иҗатына гомумән хас булган оптимизм аның «башлангыч җыр»ларында ук бик ачык күренә иде инде. 1928 нче елны ук, «Безнең һәйкәл» дигән шигырендә:
Янар таулар көчле
Җирне тетрәтәләр,
Тик вакытлы, алар сүнәчәк.
Ә мин менә Комсомолда
Шиңмәс гөл тик
Чыныгып үсәчәк, дип язды ул.
Чыннан да, һаман чыныгып үсә барды ул һәм татар совет поэзиясе бакчасында шиңмәс гөл булып калды. Чөнки комсомол сафында тәрбияләнгән яшь шагыйрь кешеләрнең исемен мәңгеләштерә торган көчнең нәрсәдә икәнен тирән аңлый иде.
Мәңге данын калдырырга
Кемнәр өчен һәйкәл кирәкле?
Эшләгән эш үзе һәйкәл безгә,
Тик эш үти барлык теләкне, дип язды ул шул ук шигырендә. Ә эшне тирән мәгънәсендә, иҗат мәгънәсендә аңлый иде ул. Үзенең төп эше булган шигырь язуны да иң җитди эшләр белән беррәттәи куя, аны чын күңеленнән сөеп, бирелеп, иҗат ител башкара иде.
Бер тау беләм,
Шәһәр ерак аңа,
Ә мин менә аның буенда.
Җырлый-җырлый
Батыр яшь егетләр
Таш казыйлар аның куенында.
Биек скаллардан
Томырык ташлар
Җимереләләр җирне селкетеп,
Кем соң монда
Шундый көчле?
Карыйк әле күңел беркетеп.
Җырчы егет кул салмаса
Кем селкетсен тауның бар җирен,
Шикләнмимен
Эштә көчем
Шул егетләр белән пар минем.
Бу юллар аша без Фатихның әдәбият дөньясына яңа килеп кергән елларында ук дөрес, нык позициядә торганлыгын, иҗат принципларын ышанычлы нигезгә корганлыгын бик ачык күрәбез. Һәм ул шул принципларыннан читкә китмәде. Шагыйрьлек осталыгын үстерә барган хәлдә, иҗатын шул рухта дәвам иттерде. Илебездә, чын азатлыкка нигезләнгән социалистик совет илендә хезмәт намус һәм дан эше булып үсә, күтәрелә барды. Кеше көченнән файдаланучылар хакимлек иткән заманадагы коллык богауларыннан котылган азат хезмәтнең нинди могҗизалар тудыра алуын, аның нинди гүзәл җимешләр бирүен Сталинчыл бишьеллыклар чорында без аеруча ачык күрдек.
Бөтен советлар иленең экономик яктан үсүе, ныгуы җирлегендә безнең социалистик Татарстаныбыз да үсте, танымаслык булып үзгәрде. Ул, элекке заманда патша Россиясенең артта калган ярым колониясе хәленнән, бөлгәннән-бөлә барган авыл хуҗалыгы белән көн күрүче Казан губернасыннан, экономик яктан алга киткән индустриаль-аграр илгә әверелде. Республикабызның экономикасы үсү белән бергә, культурабыз да үсә барды. Кешеләребезнең дә сыйфаты үзгәрде. Халкыбызның әйдәүче өлеше промышленность өлкәсендә булса, техниканың соңгы казанышлары белән коралланган завод-фабрикалардагы катлаулы производствоны үзләштергән квалификацияле эшчеләрдән, авыл хуҗалыгында булса, трактор, комбайн кебек катлаулы машиналарны үз ихтыярларына буйсындырган тракторчы, комбайнчылардан һәм агрономия белеме белән коралланган колхозчылардан гыйбарәт булып әверелде. Фатих Кәрим үзенең иҗатында әнә шул бөек тарихи процесслы чагылдырды. Аның шигырьләрендә, производство тематикасы, эшчеләр тормышы зур урын алды. Шушы чиксез зур тарихи процессның кечкенә-кечкенә күләмдә булган типик күренешләрен, аның җанлы кешеләрдә ничек чагылышын, чорның үз кешесенә генә хас булган сизгерлек белән тотып алып, аларны чын шагыйрьгә хас булган тапкырлык һәм җылылык белән җырлап бирде.
Эш үлчәнә процент белән
Ә процентның зуры йөз генә,
Йөз ул безгә бүген эш түгел,
Без куабыз йөз дә иллегә.
Яшьләргә хас булгап дәрт белән, аларга хас булган ышаныч, энергия белән әйтелгән бу дүрт юлны Фатих Кәримнең эшче яшьләр турында язган бик күп шигырьләренә эпиграф итеп куярга мөмкин булыр иде. Бөек төзелеш елларында Фатих Кәрим тормышны пассив күзәтүче булып түгел, шул төзелешкә турыдан-туры булышучы, әйдәүче шагыйрь булып катнашты. Бу сыйфаты белән ул, Такташ шикелле, бөек рус шагыйре Маяковский традициясен татар совет поэзиясендә дәвам иттерүче шагыйрь-трибун булып гәүдәләнә. Фатих Кәрим иҗатында хәзерге яшь шагыйрьләргә үрнәк булырлык гүзәл якларның берсе әнә шул. Фатих киң колачлы шагыйрь иде. Ул, көндәлек мәсьәләләргә карата ялкынлы чакыру, әйдәү шигырьләре язу белән беррәттән, чорыбызның җанлы кешеләрен һәм катлаулы вакыйгаларын гәүдәләндергән зур сюжетлы шигырьләр-поэмалар жанры өстендә дә зур эшчәнлек күрсәтте. Эшчеләр тормышыннан алып язылган «7 нче мич», авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору җирлегендә авыл кешеләренең дә үзгәрүен, яңаруын, үсүен гәүдәләндергән «Тавышлы таң», Кызыл Армия тормышын күрсәтүгә багышланган «Яшен яктысы», «Аникин» поэмалары моңа шаһит булып торалар. Оборона темасы Фатих Кәрим иҗатында аеруча зур урын алып тора. Дөньяда капиталистик илләр яшәгән вакытта, социалистик нигезгә корылган безнең илебез гамьсез тынычлыкта яши алмый. Сугыш ихтималын һәрвакыт күз алдында тотып, теләсә нинди кара көч һөҗүменә каты отпор бирерлек хәрби көчебезгә таянганда гына без үзебез өчен тыныч хезмәт шартлары тәэмин итә алабыз.
Фатих бу хакыйкатьне бик күптән аңлап килде. Шуңа күрә дә үзенең иҗатында оборона темасына, яшьләрне үз илләре өчен тормышларын аямыйча сугышырлык патриот итеп, рух ягыннан да, физик яктан да таза, матур итеп тәрбияләү мәсьәләсенә аеруча игътибар итте. Яшьләрне Ватаныбызның бәйсезлеге, азатлыгы өчен сугышка хәзер булырга өндәү белән бергә, үзен дә бик нык хәзерләде ул. Шуңа күрә дә, бөек Ватан сугышы шартларында ул совет гражданины буларак та, совет шагыйре буларак та үзенең урынын бик тиз тапты. Совет халкына герой дигән бөек исемне биргән данлы сугыш елларында Фатих, совет ватаны патриоты буларак, үзенең бөтен көчен, бөтен матур сыйфатларын тулысы белән күрсәтте. Бөек Ватан сугышына ул солдат булып китте. Юк, солдат булып кына түгел, меңнәр йөрәгендә патриотлык ялкыны кабызучы шагыйрь булып та китте. Бернинди дәһшәтле көч каршында да какшамаслык шагыйрь анты белән саф күңелен ныгытып китте.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Туган илгә чиксез мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән тулы булган саф шагыйрь йөрәгеннән ташып чыккан бу антны берәү дә, бервакытта да тыныч кан белән генә укый алмагандыр. Хәзер исә, шагыйрьнең бу изге антына тузан бөртеге кадәр дә тап төшермичә, аны үтәү юлында башын салганлыгын белгәннең соңында, бу юллар тагын да тетрәткечрәк көч белән яңгырыйлар. Җирне селкеткән дәһшәтле туп тавышлары онытылыр. Калаларны җимергән коточкыч бомба гөрелдәүләре дә онытылыр, ләкин шагыйрь йөрәгеннән кайнап чыккан бу изге ант тавышы онытылмас. Ул һаман яңадан-яңа буыннарны патриотлыкка өндәп, тыныч хезмәттә булсын, аяусыз сугышларда булсын, туган ил өчен үз-үзеңне аямыйча көрәшергә чакырып яңрап торыр.
Фатихның Ватан сугышы чорында күрсәткән бәя биреп бетергесез хезмәтләре — шушы изге антын эзлекле рәвештә тормышка ашырудан гыйбарәт булды. Ул чигенмәде генә түгел, кулындагы коралы белән дә, ялкынлы шигырьләре белән дә дошманны аяусыз кырып, дусларын җиңүгә рухландырып, ут эчендә алга барды. Ул яраланды, ләкин йомшармады, аккан канына тезләнеп антын яңартты:
Аягымнан кайнар каным ага,
Кар өстендә кала эзләре,
Син шаһит бул, кояш, язгы кояш,
Аккан каннарыма тезләнеп,
Мин ант итәм: соңгы тамчы каным,
Күкрәгемнең соңгы сулышын,
Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм,
Ватанымның изге сугышы!
Сугыш кырыннан аерылырга мәҗбүр булып, госпитальдә дәваланып яткан чагында да көрәштән туктамады шагыйрь. Ялкынлы шигырьләре белән илнең көчен арттыруга, күңелләребездәге патриотлык көчен үстерүгә булышты.
Ниһаять:
Ватаным өчен
Гомерем, көчем.
Төзәлде ярам.
Данлы сугышка
Яңадан барам, дип җырлап, яңадан сугышка китте. Яңадан корал белән дә, шигырьләре белән дә дошманны кыруда дәвам итте. Икенче тапкыр яралануы да сафтан чыгара алмады аны. Ул һаман, сугышчы буларак та, шагынрь-язучы буларак та үсә барды. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт аны «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләде.
Ниһаять, Кызыл Армия офицеры булып, җиңү тантанасы якынлашкан көннәрдә, дошманның үз җирендә данлы җиңү сугышлары алып барганда, туган ил өчен батырларча көрәшеп, корбан булды. Ул хезмәт иткән часьттан без: „Фатих Вәли улы Кәримов социалистик Ватан өчен сугышта, биргән антына ахыргача тугры булган хәлдә, батырлык һәм егетлек күрсәтеп, 1945 нче елның 19 нчы февралендә һәлак булды. Гәүдәсе — Көнчыгыш Пруссиядә, Кенигсберг округындагы Каверн авылының төньяк-көнбатыш читендә күмелде дигән авыр кайгылы белдерүне алдык. Ватан сугышы чорында бнк күн һәм яхшы шигырьләр язды Фатих. Тыныч вакытта күз алдына китерү дә читен булган авыр поход шартларында ул художество ягыннан искиткеч гүзәл эшләнгән бик күп шигырьләр: «Идел егете», «Гөлсем», «Партизан хатыны», «Үлем уены» кебек зур күләмле поэмалар иҗат итте, «Разведчик язмалары», «Язгы төн» исемнәрендә ике повесть язды һәм, әле хәзергә дөньяга чыгарга өлгермәгән «Шакир Шигаев» исемле сәхнә әсәрен биреп калырга да өлгерде. Бу әсәрләр һәммәсе дә тикшерүне, өйрәнүне сорый торган зур, житди әсәрләр. Фатих Кәрим шундый кыска гомер эчендә гаять зур эшчәнлек күрсәтте. Поэзия өлкәсендә үзенең исемен мәңгеләштерерлек гүзәл шигырьләр иҗат итү белән бергә, талантлы журналист буларак та күп эшләр башкарырга өлгерде. Әдәби очерклар да, публицистик мәкаләләр дә, фельетоннар да, балалар өчен фәнни-популяр әсәрләр дә язды ул, күп кенә әдәби китапларның редакторы да булды.
Кайдан килде аңа бу көч? Бу сорауга Фатих үзе бик матур итеп, кыска һәм ачык җавап биреп калдырды:
... Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Гомер озынлыгын Фатих сакал агарганча яшәү мәгънәсендә генә аңламады. Яшәү һәм үлем мәсьәләсенә большевикларча аек һәм ачык карады ул.
Бәлки бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчең
Сугыш кырларында үлүе.
(“Ватаным өчен...”)
Шулай дип җырлады Фатих.
Шулай да безгә авыр. Талантлы шагыйрьне, зур, саф, батыр йөрәкле, чын кешеләргә генә хас булганча яхшы күңелле, якын иптәшне, күкрәп яшәр чагында, яшьнәп эшләр чагында арама югалту авыр. Ләкин аның, эшләп калдырган гүзәл эшләре белән, моңлы да, дәртле дә, көчле дә булган җырлары белән һаман безнең арада баруы бу авыр кайгыны җиңеләйтә. Фатих, үзенең тормышы белән дә, хезмәтләре белән дә, мәһабәт үлеме белән дә, безгә үрнәк булып, әйткән бөек җыр шикелле безнең арада. Бездән соңгы буыннар арасында да шулай яшәр ул.