РӘХМӘТУЛЛА АБЗЫЙ
Ат караучы Рәхмәтулла абзыйның никтер төштән соң кәефе начарланды. Аны йокы басты, тәне салынды һәм кулбашлары авырта башладылар. Гадәттә атлары белән бер туктаусыз күңелле генә сөйләшеп йөри торган Рәхмәтулла абзый төштән соң атларга сүз дә дәшмәде. Тик, мәхәббәтен күрсәтергә теләп җилкәсенә төртелгән атның гына карт:
— Кит әле, — дип танавына этеп җибәрде.
Рәхмәтулла абзый өенә кайтып, чишенеп, кулларын югач та савыт-сабалар хәрәкәткә килделәр. Кайнар буларын чыгарып, табан белән аш өстәлгә килеп утырды. Ләкин Рәхмәтулла абзыйның кабасы да килми иде. Ул тарелкадагы ашын кашыгы белән бу таштыргалады, каймаклы катыктан авыз итте, ярты стакан сөт эчте дә, кызгылт, битенә ошаган, өч адымнан бөтенләй күренми торган мыегын, гадәтенчә, урта бармагы белән сыпырып куйды:
— Әллә нәрсә шунда, ашыйсым килми. Ардым бүген. Чәй эчик тә, ятам.
Миңсылу абыстай, күңелле пошкыручы, гайрәтле ак самоварны «тып» иттереп өстәлгә китереп утыртты да, чәйнеккә су агыза башлады. Әгәр самовар шаулап утырмаса, үзе ясап эчмәсә, чәй әчүнең бер тәмен дә таба алмый иде ул. Рәхмәтулла абзый, савыт кырыен баш бармагы белән терәп, каты баллы чәй кашыгы белән кисеп каба-каба, чәйне ләззәт белән эчте.
— Җәй урынны, карчык, ятам.
Иртән аның кәефе тагын да начарлана төшкән иде. Иртәнге ашны карт бер тамчы да капмады.
— Сырхауларга телим ахыры. Бүген кичкә кыздырып кына мунча як әле, карчык. Салкын тигәндер.
— Мин аны кичә үк сизгән идем. Төсең агарган иде. Ят инде алай булгач. Барма инде бүген. «Авырый ул, бара алмый» дип Гәрәйгә үзем әйтеп килермен.
— Юк, карчык, бармый ярамый. Төкереп тә карамас атларга теге каһәр төшкән нәрсә. Атларым рәткә кергәннәр иде.
Атлар абзарында ул үз эшенә керешкәч, авыруын бераз онытып торган кебек булды. Ләкин карт көндәге күтәренкелек белән эшли алмады. Ул һаман икенче ат караучы, эшендә эленке-сәленке булган Исмәгыйльне тиргәп йөрде.
Бу Исмәгыйль дигәне тыныч хезмәтне сагынып кайтып, кайту белән эшкә керешүче башка бик күп фронтовиклар кебек булмады. Ул, бер бармагы өзелгән, икенчесе кәкрәйгән килеш госпитальдән кайтты да, «мин фронтовик, без кан түктек», — дип күкрәк кагып йөри башлады. Ярты ел тик йөргәннең соңында, правление бик кыстагач кына, ат караучы булып эшли башлады. Төшкә таба Рәхмәтулла абзый бөтенләй хәлсезләнде, туңа башлады. Ул, бригада өенең җылы миченә аркасын терәп, сәке өстенә сузылып ятты. Рәхәт җылылык, йөгергәч, аның калтыранган тәне оеп китте һәм чымырдый башлады. Күз алдына әллә нинди томанлы күренешләр килә башладылар.
— Рәхмәтулла абзый, Рәхмәтулла абзый, тор, — дигән тавышка, карт айпып китте. Аның картында бригадир Гәрәй тора иде.
— Больницага барырга кирәк., Рәхмәтулла абзый. Карт, авыру исереклегеннән арына алмыйча, берни аңламаган килеш Гәрәйгә карап торды.
— Больницага бар дим, аңлыйсыңмы? Рәхмәтулла абзый төшенә башлады. Әйе, авырый бит әле ул. Бригадирның соңгы сүзләренең мәгънәсен аңлагач, картның йөзенә куркулы гаҗәпләнү шәүләсе чыкты. Ничек инде ул, атларны калдырып. 12 чакырымдагы больницага барып йөрсен, ди?
— Бар инде, барып кайт, — диде Гәрәй, җылы ачулану белән. Рәхмәтулла абзый бөтенләй каушап калып:
— Малкайлар соң, Гәрәй? — дип сузып куйды.
— Әйдә, әйдә, карарбыз. Барсы да син дигәнчә булыр. Бригадир, аркасыннан җиңелчә генә сыйпап, картны ишектән чыгарып җибәрде. Тезләр калтырана торган аякларын авыр атлап. Рәхмәтулла абзый кайтып китте.
Миңсылу абыстай, йөгерә-йөгерә йөреп, картын дәвалый башлады. Кыздырып мунча якты, яртыны алып килде, туң май, борыч салып сөт кайнатты. Мунчада ул Рәхмәтулла абзыйны нык кына парлады, скипидар белән картның тәнен ышкыды. Хәлсезләнгәч Рәхмәтулла абзый, карчыгы ярдәме белән, көчкә мунчадан чыгып егылды. Миңсылу абыстай аңарга борыч бутаган ярты стакан аракы эчерде дә, кызыл сатин юрган белән башыннан ук томалап яткырды. Тирләсен дә, янәсе, тире белән авыруы чыксын. Башы мендәргә тигәч үк, Рәхмәтулла үзен зур тизлек белән каядыр йөзеп киткән кебек тойды. Аннары аның гәүдәсе чайкала башлагандай булды. Әйтерсең лә аны гаять зур, пружиналы «бишеккә салып селкәләр. Бервакыт карт упкынга оча башлады. Караңгы бушлыкка төшкән саен аның йөрәге кысыла барды. Кысыла, кысыла, кысыла... һәм Рәхмәтулла абзый, шабыр тиргә батып, куркып уянды. Тагын йөзеп китте...
Тагын үзен томанлы, анлаешсыз, куркыныч һәм сәер бер хәлдә сизде. Тагын йөрәгенә курку авыр таш кебек китереп басты. Кинәт... бу нәрсә? Бригадир Гәрәй, тәгәрмәч кебек зырылдап әйләнә-әйләнә, күккә менеп бара имеш. Бу күренеш авыруга йөрәк яргыч күренеш булып тоелды. Рәхмәтулла абзый, тыпырчынып, шомлы рәвештә кычкырып җибәрде. Аннары бөтен нәрсә аның күзеннән югалды... Әллә кайдан, өстәп ягымлы тавыш ишетелде:
— Чү, чү берни дә юк. Тынычлан. Күкрәгенә баскан таш бераз җиңеләйгән кебек булды. Ләкин күп тә үтми бөтенесе дә яңадан башланды. Рәхмәтулла абзый төн буе әнә шулай саташып чыкты. Иртәгесен участок больницасыннан врач Соколова да килеп җитте. Фельдшерица Саниягә Миңсылу абыстай аңламый торган рус телендә нидер әйтә-әйтә, авыруны карады. Аннары кечкенә генә күп чемоданчыгыннан порошок һәм пилюльләр чыгарып, Миңсылу абыстайга карап әйтте:
— Көненә өч мәртәбә, аш алдыннан 9 бусын көненә бер мәртәбә. Таныш булмаган сүзләр үзенә сибелгәч, каушап калган Миңсылу абыстай:
— Нәрсә, ди, пәрсә ди?—дип сорады. Сапия аңлатып бирде. Врачның кулын юдырып, бу сөйкемле кешеләрне чәй эчеп китәргә күндерә алмагач, гадилекнең югары ноктасына җиткән Мицсылу абыстай татарчалатып:
— Рәхмәт эһе-һе... рәхмәт,—дип «духтор»ларны озатып калды. Шулай итеп, Рәхмәтулла абзый тагын бер саташулы, куркыныч төн үткәрде. Миңсылу абыстай зур эшлеклелек белән карты тирәсендә мәш килде. Кырык төрле үлән кайнатып, көчләп диярлек, авыруга эчерде. Һәрвакыт ашыга торгач Гәрәй, колхозчыларны эшкә өпдәгәп вакытта, хәл белү өчен Рәхмәтулла абзый, тирләп ялтыраган йөзеп башлады.
Бер керүендә картның хәле авыр иде әле. Рәхмәтулла абзый, тирләп ялтырагап йөзен Гәрәйгә борып:
— Маллар нихәл? — дип сорады. Тагын бер керүендә карт үзенең сүзен:
— Тегеләргә әйт, — дип башлады һәм, Исмәгыйльгә кушасы эшләрен бригадирга әйтеп, аннан түкми-чәчми тапшыруын сорады. Бер көнне ничектер колхоз председателе Сабиров та авыру янына сугылды. Рәхмәтулла абзый, эш вакытында шушы килеш ятуына уңайсызланды, оялды.
— Сырхаулабрак кителде шул әле, Шакир. Ул гаепле елмайды.
— Иртәгә китәм инде, барам.
Бүген авыруның хәле бераз җиңеләйгән кебек булды. Ләкин йөрәге тыныч түгел иде Рәхмәтулла абзыйның.
... Былтыр начар карау аркасында күтәртә башлагач атларны, электән үк уңганлыгы белән танылган Рәхмәтулла абзыйга тапшырдылар. Кабыргалары гармонь сырына ошаган малларны ул ике ай эчендә өсләре шактый ук шомарган, матурайган атларга әйләндерде. Атларның коннән-көн ныгый баруларын күрү Рәхмәтулла абзыйда чиксез бер канәгатьләнү тудыра иде. Эшләү дәрте янган саен арта иде аңарда.
— Үзең картайсаң да, йөрәк һич картаймый икән, — ди иде ул.
Рәхмәтулла абзый бусагалы атлау белән, атлар ашауларыннан туктап кешнәп куялар иде. Ат иркәләнергә теләп, инстинктив якынлык белән, борынын «хуҗа»сының куенына төртә, картның киемен эләктерергә итә.
— Нихәл, «Черкас»? У-у шаян, гел уйларга булсын сиңа.
Рәхмәтулла, абзый, «Черкас»ның тамак астын кашый, ялыннан сыйпый да, икенче ат янына күчә.
— Ә Син, Кашка, ник болай кәефсез торасың? Ерак юлга, китәсең бар, аша. Иртән ул бөтен атлар белән әнә шулай исәнләшеп чыга иде. Ә хәзер атлар нихәлдә икән соң? Вакытында, эчерәләрме икән? Чистарталармы икән үзләрен? Юктыр. Теге юньсез Исмәгыйль атлар турында уйлап та карамый булыр. Атлар тагын өшәнерләр. Ә чәчү борын төбендә.
Ох!.. Сызлапмы сызлый Рәхмәтулла абзыйның йөрәге. Богаудагы кеше кебек сизә ул үзен. Гадәттә өшкертергә яратмаучы Рәхмәтулла абзый, батучы саламга ябышкан кебек, үзен тешсез әбинең төкерек астына да куйды. Ләкин барыбер ул дүрт тәүлек буена урыныннан да кузгала алмады. Дүрт тәүлек буена авызына чәйдән башка һични капмады. Бик нык ябыкты. Кызгылт мыегы агарган йөзендә нык беленеп тора башлады.
Бишенче тәүлек дигәндә, аз-маз ашый башлаган Рәхмәтулла абзый, ниһаять, түзмәде, Миңсылу абыстайның ай-ваепа карамыйча, киенергә тотынды, ләкин буыннары аны тыңламыйлар иде. Тезләре калтыранган аяклары белән ул бусаганы да атлап чыга алмады. Өметсезләнеп кире кроватька килеп утырды.
— Ник ашыгасың соң бу хәтле? Ут капмагандыр лабаса. Хәлең юк бит бер дә. Таянып тор инде, чишен өстеңне.
Рәхмәтулла абзый җавап бирмәде. Ике кулы белән кровать кырыена тотынган килеш, күзләрен идән ярыгына текәп, бөкерәеп, чит кеше кебек утыра бирде. Атлары янына ашкынып та, йөрергә хәле булмау аны изде, аның бөтен теләкләрен үтерде. Карт кичкә кадәр шулай, бияләйләрен дә салмыйча, сагышланып утыра бирде. Кичке ашны теләр-теләмәс кенә капкалагач, «авыз тәмем юк» дип кашыгын куйды.
Икенче көнне, ашап-эчкәч, тагын эшлекле кыяфәттә, таза гына киенеп әйдәп чыгып китәргә итә, ә аяклар дерелдиләр, баш әйләнә. Тагын рухы сүнеп, эче пошып утыра башлый. Өченче көнне дә шул ук хәл кабатлана...
Бер көнне Миңсылу абыстай кабаланып кайтты да:
— Карт! Галимҗаннан хат, — диде. Рәхмәтулла абзый кинәт үзгәрде, күзләренә җап керде. Рухы сүнгән карт кинәт дәртле иргә әйләнде.
— Оһә! Кая, кая? Шул минутта шлем кигән, сумка тоткан, тугыз-ун яшьләрендәге малай килеп керде.
— Улым, абыеңнан хат бар.
Малайның кара күзләрендә шатлык чаткысы кабынды. Ул, чишенми-нитми, сүзсез атасының кулыннан конвертны алып, кырыен ертты. Картлар, берсе яулык читен тотып, икенчесе мыегын сыйпап, хат тыңларга хәзерләнделәр. Миңсылу абыстайның күзләре яшь түгәргә әзер иделәр инде. Уллары, имчәк баласына кадәр, бөтен туганнарына аерым-аерым сәлам куйган. Сәлам соңында хат түбәндәгечә язылган иде: «Үзем әлегә исән-сау. Сезгә дә исән-саулык, бәхетле тормыш теләп калам. Әти, әни, без хәзер немец җирендә сугышабыз. Сугыш бетәргә күп калмады инде. Тиздән, Гитлер паразитны юк итеп, илгә кайтырбыз. Үзегезнең тормыш яклары ничек? Авыр түгелме бик? Колхозда эшләр ничек бара? Бик аксамыймы колхоз? Председателе кем? Абыйдан, Миңлегөлдән хат киләме? Терлек-туар исәнме? Сыер бозауламадымы әле? Әни, син кайгырып үз-үзеңне бик бетермә. Түземле бул. Марат энем, укуларың ничек бара? Отличноларны чиертәсеңме, әллә юкмы? Кара аны, яхшьь укы, әнигә карышма. Әти, әни, минем өчен бер дә кайгырмагыз. Тамак тук, өс бөтен. Әти, улыңны котларга можешь. Варшава өчен Кызыл Байрак ордены алдым. Ярый, шуның белән бетерәм. Вакыт тар булды. Бу хатны алуга хат языгыз. Тиз көндә күрешүне теләп калучы улыгыз Галимҗан.»
Ана яулык чите белән күзләрен сөртә иде. Марат, бер телем икмәк эләктерде дә, абыйсының орден алу хәбәрен иптәшләренә җиткерергә дип, ук кебек атылып өйдән чыгып китте. Улының бүләкләнү хәбәре атаны җилкендереп җибәрде. Иртән үк инде киенеп, билен буган Рәхмәтулла абзый җиңеллек белән урыныннан торды.
— Кайда минем бияләйләр, карчык, барам. Елама җүләр. Шатланырга кирәк, шатланырга!
— Шатлыктан инде, карт, шатлыктан. Син барасыңмыни инде? Өзлекмәссеңме соң? Рәхмәтулла абзый, дерелдәгән аяклары өстендә чайкала-чайкала, атлар абзарына китте. Андагы эшнең торышы картка ошамады. Утлар чистартылмаганнар, аслары начар тазартылган, Исмәгыйль каядыр чыгын киткән иде. Рәхмәтулла абзыйга атлар бераз өшәнгәннәр дә кебек күренде. Менә Исмәгыйль дә килде.
— Энекәем, син атларның ни икәнен аңламыйсың икән, хоть малкайларны кызганыр идең бераз. Сугышта да булдың лабаса.
— Мин булдым, ә син булмадың.
— Анысы инде, энекәем, бөтен кеше дә сугышта була алмый. Син менә музыкны күргәнең бармы? Анда кайсылары сыза, кайсылары «пуф-пуф» иттереп утыра, кайсылары шунда сызгырта, кайсылары «доң-доң» кага, и шуннан гаҗәеп матур музыка чыга. Шуның төсле, берәүләр мылтык, ясый, икенчеләре икмәк үстерә, өченчеләре сугыша, шуннан инде җиңү килеп чыга. Аңладыңмы? Әгәр син мондагы кебек эленке-сәленке булсаң, алда да синнән сөт тә, йон да чыкмагандыр, энекәем.
Рәхмәтулла абзый бүген, аеруча күтәренке рух белән, бирелеп эшләде. Аруын да, авыруын да сизмәде ул. Аның уй җепләре һаман улына барып уралалар иде. Күкрәгенә орден таккан зифа буйлы, имән кебек тал улы һаман аның хыялыйда гәүдәләнә, гүя: «менә рәхмәт, әткәй, менә молодец», —дия әйтә иде.
Эштә үзен егетләрчә тоткан кебек, Рәхмәтулла абзый кичке аш янында да егетләрчә хәрәкәт итте. Ул ике тарелка итле токмачны ялтыраткач, өченчесен салдырды. Аппан соң итле бәрәңге килде. Ул да ашалды. Аннары карт ап-ак тастымал белән авызын сөртте һәм. гадәтенчә, кәефләнеп мыекларын сыпырып куйды. Күңелле самовар өстәлгә килеп утырды. — Менә дигән малай үстердек, карчык, ә! Орден алган, кара син аны. Миңсылу абыстай, чәйниккә су агыза- агыза, кәефле тавыш белән:
— Әйтерең генә бармы, атасы, — дип аның сүзен җүпләде. Фронтка өч ул биреп, берсеннән мәңгегә аерылган, бер кызларын хәрби заводка озаткан бу ата-ананың күзләрендә бәхет елмая иде.
Май, 1945 ел