Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАЛИ ХУҖИЕВ

СИНЕҢ ГОМЕРЕҢ — ИЛЕҢ ӨЧЕН ЯНУ...

Син юк бүген безнең арабызда...

Нәкъ яшенне кире кайтардым, —

Сине, Фатих, җую кайгыбыздан

Мин атнада еллык картайдым.

Ничәнче төн менә йокысыз мин,

Алып киттең бөтен тынгымны:

Бер йолдыз ким хәзер минем өчен,

Ут камаган уем-тойгымны...

Син тормышны сөйдең ялкынланып

Иҗатыңда тынгы белмичә:

Һәм сугышны үттең солдат булып,

Ни күрсәң дә, «авыр» димичә.

Синең гомерең — илең өчен яну,

Ә җырларың — гомер чәчәгең:

Безнең йөрәктәге ялкынлану —

Бу синең дә җирдә яшәвең!

 

САЛИХ БАТТАЛ

СИН КЕМ ИДЕҢ?..

Син юк хәзер. Бала — истәлекне

Көйли алмый хәтер — асырау.

— Син кем идең, хәзер кая киттең?

Елый ятим калган бу сорау.

Якыннарны аңлый алмыйбыз без.

Мин дә хәзер шуны аңладым:

— Кемне югалттым соң? — шуны белмим,

Сине табып өлгерә алмадым.

Син юк хәзер, тик шулай да «син» дим.

Мин дә шулай сау булсам иде,

Мин үлгәч тә «син» дип әйттерерлек

Тере хезмәт калдырсам иде.

Тик җилкәгә авыр йөкләр сала

Синең язмышыңа кызыгу;

Синең өчен ят эш иде чөнки

Кеше җылысында кызыну.

Син кем идең —

Мин язарга кыймыйм.

Фаш итәчәк язсам җырларым.

Чкаловның рәсемен язган кулым

Синең алда каушап торганын.

Син кем идең?

Шагыйрь генә дисәм

Мин дә шагыйрь, тик зур аерма,

Синең тагын үткән авыр юллар

Минем өчен әле алында.

Теләгем шул:

Мин үкенмәс идем.

Әйтер идем: «дөрес яшәдем!» —

«Син кем идең?» — әгәр шул сорауга

Җавап булса иде яшәвем!

Май, 1945 ел