Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

АТАУДАГЫ ХИСЛӘР

(Поэма)

Карта сызсаң, таудан-тауга менсәң,

Топограф, аяк талдырма, —

Ул урыннар, җанлы карта кебек,

Минем башта сызылып калдылар.

Бу җиремнең кочып наратларын,

Чәчәкләрен үбеп узам мин.

Бир урыныңны, ерак атаудагы.

Редакциябезгә, көн саеп килеп торган хатлар арасыннан бер конвертны ачкач, аның эченнән менә шушы поэма һәм аңа өстәп язылган хат килеп чыкты. Ерак көнчыгышта, Сахалин тавында чик сакчысы булып хезмәт итүче бу солдат-шагыйрьнең әсәрендә булган өметле һәм сөенечле яклары турында фикер йөртүне укучыларыбызның үзләренә калдырып, аның хатында булган гыйбрәтле хәлләрне һәм поэмасында тасвир ителгән кешеләрне тагын да ача торган фактларны биредә күчереп үтәбез: «... биредә, Ерак көнчыгышта безнең белән Мусин дигән бер татар хезмәт итә. Аның тормышы мине бик кызыксындырды: ул үз гомерендә зур җирдә бер мәртәбә дә булмаган. Атасы Минлеәхмәт Мусин, Кизел шахтасында эшләгәндә (солдат Мусин үзе ныклап белми, икеләнә) бер патша чиновнигын үтергәне өчен, 1895 елны бу җиргә каторгага җибәрелгән булган һәм бер рус каторжаны кызына өйләнгән.

Кечкенә Мортаза Мусинга биш яшь тулганда, аның атасын йөз чакырымга сузылган «Камышлы сырт» дигән таулар тезмәсе аркылы агач чыгарганда, агач басып үтергән. Ул юл — «Каторжаннар сукмагы» дип атала. Бу тарихи урыннарда миңа берничә мәртәбә булырга туры килде. Бүген безнең сафта хезмәт итүче Мусинның бер энесен, партизанлык иткәне өчен, япон интервентлары (1920-25 еллар) тотып утта яндырганнар, ә сеңлесе Татьянаны, Тымь елгасы буендагы Дербински авылында ачылган фәхишәләр йортына куып керткәннәр. Татьяна, мондай мәсхәрә ителүгә түзә алмый, асылынган. Мин иптәш Мусинга, «ни өчен синең исемең татарча — Мортаза, ә сеңлең — Татьяна?» — дип сорау биргәч, ул шулай дип җавап кайтарды: «Әти белән әни арасында шундый килешү булган, — әгәр малай туса — татарча, ә кыз туса — русча исем бирергә».

Иптәш Мусинга, «Атаудагы хисләр» дигән шушы поэманы укып чыккач, ул бик озак итеп, миңа аптырап карап торды.

  1. ПОХОДТА

Тәмам үтте яңгыр үзәккә,

Яуды түгел, койды чиләкләп...

Яланнарда — елга комнары,

Кесәл кебек — урман юллары.

Рота бүген шундый юл белән

Якынайта привал арасын.

Адым — авыр, пычрак — чамасыз...

Пәри икән монда кем генә?

Салмак кына, иренеп басалар

Сөялләнгән авыр аямар:

Чайкалалар корыч каскалар

Диңгез өстендәге маяктай.

«... Күңел күтәренке булганда

Җиңел төсле авыр юллар да.

Түземлелек булса йөрәктә,

Ут-су киртә булмас теләккә...»

Тыңла, урман солдат сүзләрен,

Җуйма, урман, солдат эзләрен! —

Явыз кулдан сине саклый ул.

Солдат юлы — изге, якты юл!

 

  1. НАБЕЛЬ ИТӘГЕНДӘ...

Диңгез оөрде салкын сулышын,

Ылысларны тирби шаян җил

Нурлы йөзен күреп кояшның.

Гүя бар табигать уянды.

Бетте зәңгәр урман, якында

Матур-матур күренеш ачыла,  

Карлы башы белән ялтырап,

Набель тавы баса каршыга:

Итегенә җәйгән паласын

Чәчәкләргә бизәп, матурлап, —

Тапламасын өчен ак башын

Юл йөрүче сакчы батырлар.

Тугай-тугай анда мүк үскән.

Мамык мендәрләрдәй кабарып;

Һәм ландышлар үскән хунт итеп,

Күбәләк кар кебек агарып.

Тау елгасы шаулый каршыда

Шома ташлар аша сикереп. —

Төкерек чәчә, гүя пошкыра,

Яшь тай кебек, дулап, җилкенеп.

Соңгы саран нурлар чагыла

Кыя ташларында, алтындай, —

 Кояш ал пәрдәсен ябына

Офык сызыгының артында.

Укучы дус инде сизәдер

Монда төп үткәрү кирәген;

Утын, сулары бар якында. —

Эреп китәр солдат йөрәге.

  1. ТӨНГЕ УЧАК ЯНЫНДА...

Кибәр күлмәк солдат тәнендә,

Салкынны да җиңәр бу йөрәк.

Ни дисәң дә, ләкин, яхшырак,

Төн үткәрү учак янында...

Кем юына, кайсы учакта

Аш пешерә, чолгау киптерә.

Привалларда, төнге бивакта

Шулай, дуслар, тормыш ителә.

Яшь лейтенант — ротный елмаеп:

 — «Ой-я-яй... ди, арыган Җумаев;

Ә Иванов, никтер, сызлана, —

Ашын, ахыры, артык тозлаган...

Я, иптәшләр, хәзер кем сөйләр,

Нинди хат-хәбәрләр бар әйдәп?

Булган хәлен тормыш юлында.

Ничек өйләнүе турында»...

«Җумаевның менә сеңлесе

Дан ордены алган фронтта.

Сержант Глушконың энесе

Герой исеме алган флотта»...

«Ниләр яза Гөлли чибәрең? —

Я, Ахметов, сөйлә, тартынма!

Беләм, егет, сөю дигәнең

Урый яшь йөрәкне ялкынга»...

«Җеп төкерсен, чыккан уйдан да..

Мусин! Мусин кайда? —

«Якында» —

«Бит сүз биргән идең сөйләргә

Без яшәгән атау хакында»...

 

4. СОЛДАТ МУСИН СҮЗЛӘРЕ

Канын түккән

Мусин бу җирдә,

Октябрьда ирек яулашып,

Һәм ул — менә, безнең арада...

Фикерен җыя, кашып чал башын.

«Тулган иде мина егерме

Халкым власть яулап алганда, —

Сахалинга ирек әләмен

Кадаганда, буяп ал канга.

Өч елдан соң... Япон кул сузды

Майлы калҗа теләп, бу җиргә.

Җитә алмады ләкин дуңгызның

Борыны күктә янган йолдызга. –

Кулын бирде бөек Ватаным

Сихотэ-Алинь тавы аркылы,

Диңгез уртасында Сахалин

Сүнмәс маяк булып балкыды».

Мусин ага, бүлеп сүзләрен,

Утка коры-сары ташлады;

Һәм очкыннан шыклап күзләрен.

Кырып ятып сөйли башлады:

«Походта, я өйрәнүләрдә,

Таулар аша булса юлыбыз,

Күз күреме җитмәс җирләргә

Кызыксынып, бер күз салыгыз.

Ташка язган кебек!» диде

Һәм русча сүзләр кыстырып куйды.

... Һәм менә мин, редактор, шушы әйберемне сезгә жибәрәм. Му син бик мактады мактавын, ләкин аның дигәне культуралы , Татарстан кешеләре дип чыккан салкын тирләремне бармагын күрсәтеп, «Во! Дип куйды: «Җибәр, обязательно өстәп иптәш алтын каршында биш тиенлек бакыр акча хакына төшмәс маңгаемнан сыпырып, куркып җавап көтеп калам.

Сәлам белән — Әдип Маликов.

Чуарланып күренә ерактан

Күмерләнгән чыршы төпләре;

Ара-тирә ялгыз наратлар

Калтая кара көеп, мүкләнеп.

Хәсрәт чигә булыр гомергә

Каршыдагы менә бу клен. —

Күп агачлар шулай тилмерә,

Яшел яфрак көтеп яз саен.

Моннан ике дистә ел элек

Ут ургыды бу тау буйлары;

Зәңгәр күктә өермә булып,

Янган тайга көле уйнады.

Илбасарлар шулай ярсудан

Утка бирде атау байлыгын,

Җавап итен хурлы качуга,

Мирас итте кара кайгыны.

Сарыга сабышып калды болыннар,

Кошлар очкан иде зур җиргә.

Ташландылар ул чак диңгезгә

Көтү-көтү кыргый боланнар.

Аучыларын көтеп, сагынып.

Набель2 буе ямансулады.

Аучы килеп таныш тазына,

Янган төпкә утырып елады.

Дошман вәхшиләрчә талады

Чиксез хәзинәсен атауның;

Халкын аның колга санады,

Онытырга кушып Ватанын.

Намус белми, килеп ят җирдән,

Оха нефтен имде танкерлар.

Ә халкымны биш ел җәфалап,

Корсак симерттеләр банкирлар.

Шахтер гаиләсе яшәде,

Бер уч таш күмергә тилмереп;

Комсыз губернатор, кесәсен

Төйде, сатып атау күмерен.

Хурлык изде кайнар йөрәкне,

Кабер өстендәге таш кебек, —

Зурла, имеш, елмай узганда,

Чалыш рахитикка баш иеп.

Без бүген дә әле ватмадык Иске

Темь елгасы күперен,

Шунда, карт большевик Цапконы1

Килмешәкләр тукмап үтерде.

Юкка гына көтте сагынып

Газиз улын ана ул таңда, —

Төнлә яшь партизан Малыгин4

Җәзаланды, батып ал йапга.

Һәм энемне минем явызлар,

Яндырдылар учак утында.

Сеңлем Татьянаны кудылар,

Көчлән, фахишәләр йортына.

Сафлык кайный икән каныңда

Онытылмас залим җәбере.

Автоматым төшмәс кулымнан,

Күрмәенчә аның каберен».

Мусин ага бөтереп мыегып,

Урлап, лейтенантка күз ташлый.

Ә лейтенант, кашын җыерып,

Дулкынлана, әйтер сүз тапмый... —

 «Нинди җил соң сезне ташлаган

Уралдан бу атау эченә?» —

 «Россиянең, элек, бу җирен

Кабер иткән хәтсез кешеләр...

Атам — шахтер булган. Кизелдан.

Ризасызлык... һәм суд, каторга...

Элек, шулай, ирек сөйгәннәр

Ирек тәмен монда татыган.

Монда килгәч, бераз җайланып.

Ятим рус кызына өйләнгән. Ләкин...

Агач баскан үзен тайгада,

Миңа биш яшь1 тулды дигәндә».

Кызыксынып, ротный сорады:

 «Ә Татьяна?» —

«Иптәш лейтенант,

Билгеле инде кызлар йөрәге...

Карточкасы гына саклана.

Туры үлем, диләр, яхшырак,

Мәңге кол булганчы ятларга».

5. АЙ ТУГАНДА...

Гомере буе шулай дозорда

Төн үткәргән ялгыз ай туа.

Сагышлы төн. Атау төне бу,

Тәмле хыялларга бай булган.

Поропай5 буенда яшәүче

Кыргый боланнарның көтүен,

Дрифтерлар төнге рейскә —

Балык аулау өчен китүен,

Яшь морякның диңгез ярьшда

Шахтер кызын кысып кочуын,

Серле учакның, бүген кабынган,

Очкыннары күйкә очуын

Өстән генә карап уза ай,

Тонык нурын сибеп тауларга;

Тыңлый булыр, төнге хуш, адай.

Татар бугазының шаулавың.

Атаудагы хисләр

Үбеп ут, ай, анам — Иделне!

Салам әйт, ай, таулы Казанга,

Алтын тайгасына Себернең,

Улын сагынып көткән Рязаньга!

Сержант Глушконың сәламен

Син көмеш нур итеп Киевка!

Зәңгәрләнә таулар тезмәсе,

Шадралана диңгез чалланып.

Сыйпап үтә тыгыз тозлы җил

Сахалинның биек ярларын.

Нурлан, атау, җиңү таңында —

Ватанымның хаксыз җәүһәре!

Гөрлә, күмелеп хезмәт данына,

Александровский шәһәре.

Мичкә-мичкә тозлы балыклар

Күмеп торсын шулай портларың. —

Балыкчылар рапортын,

Баш чайкасын нарком сокланып.

Күмер шахталарың туйдырсын.

Гигант заводларын зур җирнең.

Корыч кошлар күктә шауласын,

Азык итеп Оха бензинын.

Аудан кайтса, аучың кулында

Гөлке тиреләре ялт итсен, —

Аазан мехчылары спайлап,

Геройларга төлке тун тексен.

Таш стопа — текә ярларың,

Арысландай сакчы улларың;

Борнын сузса дошман яулары.

Үлем уты чәчәр таударып.

Күз сал, әнә,

Ахметовның өзелеп сөйгәне —

Гөлли юлын яктырт биектән!

Тукталып тор Мәскәү күгендә,

Якты башкалага хөрмәттән. —

Тапшыр иц-лң бөек кешегә

Кайнар сәлам миллион йөрәктән!

Соры тасмадай,

Таныш рота тауга үрмәли:

Мусин, яшь лейтенант, башкалар

Саклап үтә синең җирләрең. —

Ә ротаңны иртә ташладың,

Кинәт ясап җырың азагын... —

Мин шул сафта. Поход тузанын

Каккач, бәлки өстәп язармын.

 Кайбер аңлатмалар:

1. Сихотэ-Алинэ— материктагы, Сахалин утравы каршындагы таулар тезмәсе.

2. Набель таулары — атау буенча сузылган биек таулар тезмәсе. Аның кайбер урыннарында мәңгелек карлар ята.

3. Цапко — Япон интервентлары тарафыннан үтерелгән большевик.

4. Малыгин — партизан, шулай ук җәзаланып үтерелгән. Аның энесе Малыгин хәзер данлыклы аучы, ел саен кыйммәтле соболь, төлке, выдра тиреләрен тапшыруы өчен, өлкә исполкомы тарафыннан почет грамотасы белән бүләкләнде.

5. Поронай — атаудагы иң зур елга. Поронай уйсулыгында кыргый боланнар көтү-көтү булып йөриләр.

 

МӘХМҮТ ХӨСӘЕН КОТЛЫЙМ СИНЕ, ЛЕНИНГРАД!

Титор! Сине җирдә һәрбер солдат,

Һәр гражданин котлап алкышлый,

Мин дә сиңа кердем, Ленинград,

Ашыгыч кына үтеп барышлый.

Шуңа күрә бурыч итеп куймыйм

Том язуны синең турыңда,

Мин тик болай ташкын хисләремне

Фырлап үтәм шушы җырымда.

Урамнарың буйлап киләм уйлап

Авыр блокада чорларын,

Яктылыксыз, сусыз, һәм утынсыз

Җан әрнеткеч сугыш елларын

 

6. БАЛКЫ, СҮНМӘС МАЯК!

Ак сакаллы бер карт профессорның

Бүлмәсендә каткан бозларын,

Тәүлек буе тамчы су йотарга

Интегүче завод кызларын,

Яшь сабыйның үксеп тилмерүен

Мәрхүм әткәсенең каберендә,

Карт ананың зарыгып җан бирүен

Нарва капкалары төбендә

Ничек итеп, ничек итеп җирдә

Оныта алсын адәм баласы?!

Искә төшкән саек ул фаҗига

Кабат әрни йөрәк ярасы.

Мин сокланам, Питер, улларыңның

Рух, Кыюлык, Кодрәт көченә.

Иң матурын ташкын җырларымның

Җырлап үтәм алар исменә.

Урамнарын буйлап киләм уйлап

Гүзәллеген туар көннәрнең,

Һәйкәлләргә карыйм туктап-туктап,

Дәрт җылысын сизәм һәркемнең.

Һәр таң саен гаҗәпләнеп үтәм

Исак соборының каршыннан,

Күрәсеңме, манарасы аның

Алтынланып нурга манчылган!

Баскан килеш Киров күперенә,

Мин күзәтәм Нева буйларын,

Һәм дә сиңа, гүзәл елга, Нева,

Сиңа омтыла минем уйларым.

Ленинград!

Ләззәтләнеп матур гөл бакчаңда.

Күпме генә көннәр уздырмыйм,

Якты нурлы күркәм фонтанкаңда

Җырлап йөреп итек туздырмыйм,

Сиңа булган көчле сөю уты

Мәңге сүнмәс төсле тоела,

Кояш балкый, гүя, күз алдымда,

Гөлләр сибелә кебек юлыма.

Тантаналы җиңү көннәрендә

Чал Себернең җырчы баласы

Йорәк сүзен сиңа бүләк итә,

Котлый сине, Ленин каласы!

Ленинград. 1945.

 

САГЫНАМ

Порох исе сеңгән, тузанланган

Һәм тапланган гимнастеркама,

Горурланып мин орденнар тагам,

Җиңү данын илтәм дөньяга.

Походларны үткән, янчелеп беткән

Котелогым белән Эльбадан

Сулар алган чакны, Казанымны,

Иделемне сагынам мин һаман.

Синең якка искән җилләр белән

Канатланып оча моңнарым,

Тиздән, илем, изге туфрагыңа

Кайтып җитәр солдат улларың.

Вәлине буе, 1945 ел

 

Басып торам Эльба ярларында.

Әй, Россиям, миннән син ерак,

Гел яшисең ләкин җырларымда,

Сине сагынып тибә саф йөрәк.

Тирә-якка карыйм, яулык белән

Сөртә-сөртә маңгай тирләрем,

Кара урман, зәнгәр күкләр күрәм,

Пекә төшә туган илләрем.

Зарыгып көткән тансык минутлар.

Җиңу минутлары, Сезгә дан!

Сезне котлап яна якты утлар.