Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧ ПРЕМЬЕРА ТУРЫНДА

Ш.РАХМАНКУЛОВ

ӨЧ ПРЕМЬЕРА ТУРЫНДА

Соңгы вакытта без опера һәм балет сәнгате өлкәсендә шактый зур гына үсешләрне билгеләп үтә торган фактларны күрдек. Музыка өлкәсендәге бу гомуми күтәрелеш татар совет композиторларының халык ихтыяҗларына тагын да якынрак килеп эш итә башлауларыннан килә. «Шүрәле» балеты музыка сәнгате дөньясында беренче милли балет спектакле булып, ул бу юнәлештә үзенә бер сөенечле башлангыч исәпләнергә хаклы, «Фәридә» операсы инде татар тамашачылары өчен яңа бер опера хәзинәсе, ә «Түләк» исә республиканың 25 еллык юбилей тантанасына зур бер иҗади бүләк булды. Дүрт ай эчендә өч яңа премьера бирелүе (март-июнь) опера һәм балет театры коллективының зур тырышлык һәм оешканлык белән эшләвең күрсәтеп торучы факт ул. Бу казанышлар татар композиторларының ватан сугышы шартларында ничек эшләүләрен һәм идея-художество ягыннан җитди үсешләрен билгели алса кирәк. Бу фактлар үсеп килә торган татар совет музыкасының киләчәктә тагын да алга китүенә өмет уяталар.

Татар Дәүләт опера һәм балет театрының бу өч премьерасы тамашачыларда зур кызыксыну тудырды һәм татар совет музыкасы тарихында тирән эз калдыдып үтте. «Шүрәле» балеты белән «Түләк» операсының либреттолары халык әдәбияты буенча эшләнгәннәр. «Шүрәле» балетының сюжеты татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шул ук исемдәге классик поэмасы нигезендә язылган. Ә инде «Түләк» операсының либреттосы безпең борынгы бабаларыбыз булган Идел-Кама буе болгарларының монгол баскыннарына каршы көрәшеп чагылдырылган легендаларга корылган. Аның беренчесе көнче һәм мәкерле агалары эзәрлекләве аркасында су асты патшалыгына төшәргә мәҗбүр ителгән егет турында, ә икенчесе исә — бер Болгар ханының монголларга каршы сугышта батырлар үлеме белән үлгән ир йөрәкле кызы турында легенда.

«Түләк» либреттосына төп сюжет итеп алынган бу икенче легендадагы вакыйганың чынбарлыкта булганлыгы һәм аның урыпы билгеле. Ул урын Зөя шәһәреннән ерак булмаган тау итәгендә һәм ул урын әлеге кызның батырлыгын истә калдыру өчен «Кыз тавы» дип аталган. Әлбәттә либреттоларның һәр икесе дә, халык телендә сакланган әкиятләрне коры сөйләп бирү белән генә чикләнелмичә, сюжет канвалары тәҗрибәле каләм осталарыннан Нәкый Исәнбәт белән Әхмәт Фәйзиләр тарафыннан өстәмә персонажлар белән баетылып поэтик һәм драматик яктан тигез эшләнеп, вакыйгалар үстерелеп, опера, һәм балет өчен зур художество полотнолары итеп бирелгәннәр.

«Шүрәле» балетына өстәмә итеп алыпгап кош, сурәтендәге кыз турындагы әкият, «Түләк» операсына татар, башкырт һәм казах халыклары арасында бик киң таралган су асты патшалыгына киткән егет турындагы легендалар рус сәнгате осталарының хезмәтләрендә дә чагыла. Мәсәлән, кошка әйләндерелгән кыз әкияте Чайковскийның «Ак кош күле» исемле балетында, ә су астына төшкән егет легендасының кайбер элементлары Римский-Корсаковның «Садко» исемле операсында да чагылалар. Халыкның иҗат хәзинәсеннән файдалану очраклы хәл түгел. Бөек сәнгать осталары һәрвакытта да бай халык иҗаты хәзинәсеннән файдаланып, үз әсәрләрен шул рухи байлыкның куәте белән сугарып яздылар, һәм Исәнбәт белән Фәйзи дә үзләренең бу хезмәтләрендә шушы дөрес юл белән киткәннәр һәм үз бурычларын оста башкарып чыга алганнар. Нәкый Исәнбәт белән «Фәридә» операсының либретто авторы Кави Нәҗминең бу өлкәдә беренче хезмәтләре, һәм алар үзләренең бу беренче эшләрендә үк уңышка ирешә алдылар. Татар совет әдәбиятының, күренекле көчләренең операга якынаюы бу өлкәдә киләчәктә тагын да яңа һәм зуррак уңышлар тууына өметле ышаныч уяталар.

Тәҗрибәле язучылар тарафыннан драматик һәм художество ягыннан көчле зәвык һәм осталык белән эшләнгән «Шүрәле», «Түләк», «Фәридә» либреттоларына зур музыкаль колачка ия булган Фәрид Яруллин, Нәҗип Җиһанов һәм Михаил Юдин кебек композиторларыбыз, сюжетны тагын да тирәнәйтә һәм үстерә төшеп, геройларның лирико-пспхологик мөнәсәбәтләренә нык игътибар итеп һәр кайсысы үзләренчә музыка әсәрләр тудырганнар. Текстның идеясе белән бу әсәрләрнең музыкаль эчтәлекләре бер-беренә уңай ятышып, күңелгә сеңәрлек дәрәҗәдә иҗат ителгәннәр.

« Шүрәле» балеты, «Түләк» һәм ватан сугышы көннәрендәге тыл һәм Фронт күренешләрен чагылдырган «Фәридә» опера ларында татар халкының ирек һәм якты киләчәк өчен көрәш идеяләре чагыла. Бигрәк тә «Түләк» операсында су астында җырланган Түләк ариясе, Сусылуның сүзсез җыры. Сусылу белән Түләк дуэты, Аембикә ариозасы. Аембикә белән хан дуэты, Каплан речитативлары, Шамакай такмаклары, чәчәкләр һәм камышлар хоры, 5 нче картина алдындагы симфоник күренеш һәм башка урыннар — үзләренең художество көчләре белән тыңлаучыга тиз барып җитә һәм тыңлаучының игътибарын үзенә җәлеп итә. Фәрид Яруллин үзенен балетында, фольклор материалыннан оста файдаланып, татар халкы моңы — стилен, аның йомшак бию лирикасын, үзенә хас булган ритмын бирергә тырышкан һәм ул бу юнәлештә зур гына уңышка да ирешкән. Балетның мелодиясе аңлаешлы, җиңел һәм зур художество зәвыкы белән язылган. Музыкадагы оттенок һәм нюанслар тирән осталык белән бирелгән. Балеттагы вальслар (аерата Тәфтиләү валрсы), пәри биюләре. Сөембикә һәм Шүрәле көйләре, икенче пәрдәдәге авыл һәм туй күренешләрен тасвирлаган музыкалар тирән иҗади көчлелек белән эшләнгән хезмәтләре булып сапала. Композитор үзенең хезмәтендә татар халкының мелодик алымнарыннан бик оста һәм тигез Файдалануга ирешкән. Шуңа күрә дә балетның һәрбер мелодияле күңелгә ятышлы, тыңлау өчен ягымлы, югары симфоник үсешле. Гомумән, «Шүрәле» балетының музыкасы талант көче белән язылган һәм культуралы иҗат жимеше булып, техник яктан тигез һәм оста эшләнгән югары, дәрәҗәдәге профессиональ әсәр. Шулай ук «Шүрәле» балеты белән «Түләк» операсының музыкалары рус халкының югары дәрәҗәдәге милли музыкасын тудырган бөек композиторларның иҗади тәэсире, Шәриф Рахманкулов иҗади йогынтысы астында язылулары да әһәмиятле булып саналырга хаклы. Әлбәттә бу алым Нәҗип Җиһанов иҗаты өчен характерлы, аның иҗатында инде без күптән үк рус композиторларының йогынтысын сизеп киләбез. Җиһанов иҗатының туктаусыз алга китүе, югарылыкка күтәрелә баруы һәм аның хезмәтләренең җитди төс алып чын мәгънәсендә зур әсәрләр рәтенә баса алуының төп сере дә әнә шунда. Композиторның бу соңгы операсында да без Чайковскийның «Полтава сугышы», Римский-Корсаковның «Кержспц янындагы сугыш» кебек әсәрләрдәге традицион һәм стилистик алымнары йогынтысында сурәтләнгән байтак урыннарны сизеп утырдык. Ә инде «Шүрәле» балетының музыкасы рус классик балетының традицион формалары белән баетылган. Бу алымнар музыкадагы татар аһәңен һич тә югалтмыйлар, ә киресенчә, татар мелодиясенең үзенчәлеклекләре белән бер бөтен булып кушылалар. «Фәридә» операсының музыкасына карата без милли моңнар да яңгырасын, саф татар көйләре дә чыңласын, безнең колакка сеңешкән гади җыр әйләнмәләре дә ишетелсен, дигән таләпләрне куя алмыйбыз һәм аны «Фәридә» музыкасыннан эзләргә урын да юк. Чөнки «Фәридә» операсы, алда әйтелгәнчә, татар музыкасы өчен яңа бер алым беләп килеп керде. Әсәрдәге вакыйганың вакыты — бүгенге көй. Вакыйганың урыны — фронт һәм шәһәрдә. Уйнаучылар — интеллигенция һәм Фронт кешеләре. Димәк, музыка да менә шушы вакыйгага бәйләнешле обстановканы һәм геройларның психологик кичерешләрен чагылдыра. Шулай булгач биредә музыка аккомпанемент булып кына калмыйча, либреттода бирелгән вакыйганы һәм шул вакыйга каһарманнарының эчке һәм тышкы кичерешләрен сурәтли.

Ихтимал операның музыкасы кайбер тамашачылар өчен авыррактыр да һәм аны үзләштерү читенлеге дә сизелә торгандыр. Бу «авырлыклар» кайбер тамашачыларның озын моңнар, милизмнар, музыка интонацияләре татар колориты белән баетылган әсәрләр тыңларга артык бирелеп киткәнлектән һәм бүгенге көн музыкасын тыңларга өйрәнеп җитмәгәнлектән килә. Ә «Фәридә» операсының музыкасы авиоинститутиың колонна зальг зчнг дә шаулап, фронт пафосы белән, яңгырый торган — бүгенге көн, ватан сугышы музыкасы. Композиторның бөтен уңышы да шунда ки, ул фронт һәм тыл обстановкаларын һәм халыкның бүгенге кичерешләрен дөрес һәм матур музыкаль телдә сөйләп бирә алу көченә ирешкән.

Зур һәм катлаулы «Түләк», «Фәридә» кебек опералардагы һәм «Шүрәле» кебек беренче милли татар балетындагы партия-рольләр киң диапазонлы, зур культуралы үтәүче көчләр сорый. Үтәүче коллективлар арасында бигрәк тә Татарстанның халык артисткасы Мәрьям Рахманкулова, Шәфика Котдусова, Заһир Бичурин, балет артистларыннан Анна Гацулина, Бари Әхитон һ. б. үзләренең тырыш иҗади көчләре белән күзгә чалыналар. Тавышының көчле эмоциональ бай булуы белән һәрбер операда халыкның игътибарын үзенә тарткан М. Рахманкулова йөрәгендә Ватанның изге хисен саклаучы мәрхәмәтле ана образын гәүдә чдерүдә җитди иҗат көче күрсәтте, һәм ул аны дулкынландыра торган эчке хис һәм тирән иҗади осталык белән башкарып чыга алды.

Вокаль культурасы ягыннан югары торган Ш. Котдусова операларның икесендә дә тамашачы йөрәгендә үзенә җылы урып ала алды. Аның тарафыннан үтәлгән Фәридә һәм Сусылу партияләре, моңа кадәрле тудырылган образлары кебек үк, сөйкемле һәм ышандырырлык иделәр. Ягымлы һәм тыйнак Казан кызы Фәридәнең, көчле диапазонлы һәм драматик образ булуына карамастан, Котдусова бу рольдә үзен тулысынча аклады. Бигрәк тә аның «Түләк» операсындагы Су кызы Сусылу образына хас булган нечкә сызыклар аша, лирик кичерешләр белән колоритлы буяулар таба алуы да зур иҗади хезмәт булып саналырга хаклы. Үз туганының каныннан да чирканмый торган, шәхси үч алу өчен туган иленә хыянәт иткән яу башы Капланның явыз һәм пычрак фигурасы Бичурин тарафыннан иҗади сәләтлелек белән, үзенә хас итеп башкарылды.

Бичурин Каплан образына аныц кешелексезлеген һәр яклап күрсәтү өчен характерлы бай детальләр таба алган. Аның партиясе төрле эмоциональ каршылыклар һәм чыгышлар белән тулыландырылган, һәм артист үзенең шушы катлаулы ролен, драматик яктан матур башкаруы белән берлектә, үзенең вокаль яктан да бик күп алга киткәнлеген күрсәтә алды. «Шүрәле» балетындагы башкаручы көчләр да үзләренең драматик һәм хореографик яктан aлга киткәнлекләрен раслый алдылар. Балетта Сөембикә, Былтыр, Шүрәле образлары үзәк партияләр булып санала. Техник яктан иң зур һәм кыен партияләр булуларына карамастан, балет составының төп көчләре булып торган, Татарстанның атказанган артистлары Анна Гацулила, Бари Әхмәтов һәм Владимир Романюк иптәшләр үзләренең образларын тигез башкарып чыга алдылар. Бигрәк тә Сөембикәнең Былтырны күргәч икеләнү, канатын Урлаткач газаплану, канат өчен тартышу, Былтыр белән парлап биюдә һәм Былтырның Сөембикәне авылга алып кайтуда, аны югалту вакытында, янгын эчендә һәм җиңү вальсында—Гацулина белән Әхтәмовның оста һәм эластик эшләнгән хәрәкәтләре постановканың уңышлы урыннары иде.

Композитор тарафыннан зур мәхәббәт белән чагылдырылган һәм партиясе көчле, героик, хөр музыка белән тулыландырылган Түләк образын Татарстанның атказанган артисты Ф. Насретдинов башкарды. Рольне башкаручы артист «Түләк» операсындагы бу үзәк партияне музыкаль яктан уңышлы һәм зур завык белән үтәп чыкты. Әмма аның уенындагы аерым урыннары, диңгез могъҗизалары һәм су патшасы кызы Сусылу белән очрашу шулай ук Аембикәнең үле гәүдәсе янындагы эпизодлардагы хәрәкәт һәм эчке кичерешләр драматик яктан эшләнеп өлгермәгәннәр әле.

ТАССР ның атказанган артисткасы Зөһрә Байрашева Болгар ханы кызы Аембикә ролен матур башкара. Образы драматик яктан тулысынча чишелеп бетмәсә дә, музыкаль башкарудагы осталыгы белән ул тамашачыларның игътибарын җәлеп итә алды. Ләкин әле аңа хан кызының поэтик нечкәлекләрен бирүдә бераз эшлисе бар. Шулай ук Су иясе (су патшасы) ролен башкаручы артист А. Верниковский һәм «Фәридә» операсындагы үзенең авылдашларын коткару хакына һәлак бмучы карт партизан образын бирүче атказанган артист Г. Лисин, Ильяс ролендәге Г. Ростовцев та үзләренең образларын музыкаль яктан көчле һәм тигез башкарып чыга алдылар. Тик боларның тел ягыннан бик зәгыйфь булуларын әйтү белән, рольләренә драматик буяулар өстәлергә тиешлеген дә әйтеп узарга кирәк. «Фәридә»дәге Искәндәр (У. Әлмиев). Мәрфуга (М. Булатова, X. Зәбиров), «Түләк»тәге Солтангәрәй (Сәлимов) рольләре хәтердә калырлык иҗади уңышка ия булсалар да, артистларның әле образлар өстендә эшләргә тиешлекләре сизелә.

Артист Вәли Галкин Болгар ханы образын көчле тавыш белән башкарып чыкты. Ә инде аның «Фәридәидәге очучы Ильяс роле драматик яктан бәйләнеп җитмәгән иде. Һәр ике операда да хор зур югарылыкта тора дисәк тә хата булмас. Хормейстрлардан Шәриф Рахманкулов Гаврилов һәм Чрекулов иптәшләр һәрбер җырның тиешле көчлелектә яңгыравына ирешә алганнар. Тик коллектив иҗат буенча балет составы гына «Фәридә» һәм «Түләк» операсында көчсезрәк иде. «Фәридә»дәге яшьләрнең сугышчан һәм башка биюләре (балетмейстр .1. Жуков), «Түләк»тәге (балетмейстр Г. Таһирен) барлык биюләр дә тәэсир калдыра алмыйлар.

«Түләк»тәге биюләрдә, су асты картинасындагы чәчәк-кызлар биюеннән тыш, үткән постановкалардагы биюләр композициясенең алымнары кабатлана кебек, яңа иҗади Фантазияләр сизелми. Шулай ук Гай Таһиров адресына карата. «Шүрәле» балетының икенче пәрдәдәге биюләрнең озынрак һәм тамашачыларга таныш булган бер төрлелек белән эшләнгәннәрен әйтеп узарга кирәк. Шулай ук балетның өченче пәрдәсендә дә (балетмейстр Жуков) драматик һәм хореографик яктан эшләнеп бетерелмәгәнлек сизелә. Әсәрләрне сәхнәгә куючы режиссерлар В. Бебутов («Түләк»), Ш. Сарымсаков («Фәридә»). Л. Жуков һәм Г. Таһиров («Шүрәле») иптәшләр үзләренең эшләренә зур иҗат көчләре салганнар. Постановщикларның һәркайсысы да авторларның уйларын дөрес һәм җанлы итеп гәүдәләндерә алганнар. Ә инде TAСCP ның атказанган сәнгать эшлеклеләре Җ. Старжиһанов, П. Әүхәдиев һәм П. Аркиннар, бу әсәрләрнең катлаулы партитуралары, күп инструментлары җитешмәгән булуына карамастан, оркестрны тиешле дәрәҗәдә яңгыратуга һәм шуның белән тамашачыларга әсәрләрнең музыкаль һәм вокаль яктан тулы диапазонда җиткерә алуга ирешкәннәр. Өч премьераның да декорацияләре һәм костюмнары художник П. Сперанский эскизлары буенча, эшләнгән, һәм аларның һәркайсысы да үзләренең стильле, колоритлы булулалары белән спектакльләрне художество ягыннан тулыландырып, бизәкләп торалар.

 «Түләк» операсындагы күл асты күренешләре, 1 нче ике пәрдәнең декорацияләре, «Шүрәле» балетындагы пәриләрнең һәм кара шүрәле балаларының киемнәре, «Фәридә»дәге авиоинститутның колонна залы күренеше мактауга лаеклы хезмәт булып торалар. Ләкин күлнең ярлары һәм Алан тау, (3 нче картина) күренешләре тамашачыда тәэсир калдыра алмый. Бу, чынлыкта булган тарихи рольне күрсәтүдә. «Фәридә»нең артык эпизодик төстә күрсәтелгән өченче пәрдәсе, һәм «Шүрәле» балетының декорациясе тагы да иҗади хезмәт салынуны сорыйлар әле. Республиканың 25 еллыгын 3 яңа премьера белән каршылаган татар Дәүләт опера һәм балет театры бу спектакльләр белән үзенең художество һәм музыкаль яктан үсеп килүләрен, камилләшә баруларын күрсәтә алдылар.