Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛЬ КУТУЙ

Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән булган мәшһүр язучы Гадель Кутуй иптәшебезнең җитди авырудан соң 16 нчы июнь көнне госпитальдә вафат булганлыгы турында хәбәр алынды. Татар халкы өчен чпксез зур югалту турында булган бу хәбәрне ишетү безнең өчен аның якын иптәшләре булгап язучылар һәм сәнгать работниклары өчен, барлык совет җәмәгатьчелеге һәм киң катлау укучылар массасы өчен йөрәк тетрәткеч авыр. Гадель Нурмөхәммәт улы Кутуй татар совет әдәбияты күгендәге иң якты йолдызларның берсе иде. Ул 1903 нче елда, Саратов өлкәсенең Кузнецкий өязендәге Канадей авылында туган. Аның әдәби эшчәнлеге 1922 нче елларда башланды. Ул үзенең беренче шигырьләрен рус халкының бөек революцион шагыйре В. Маяковский иҗаты тәэсирендә язды һәм безнең өчен яңа, югары пафослы әсәрләре белән бик тиз вакыт эчендә киң катлау укучылар массасы арасында популярлашып китте. Кутуй үзенең иҗатында өзлексез үсә барды. Аның иҗат колачы Татарстан күләмендәге әдәбият белән генә чикләнеп калмады. Ул үзенең иң күренекле әсәре булган «Тапшырылмаган хатлар» повесте, шулай ук башка хикәя һәм повестьлары белән Советлар Союзындагы барлык халык укучыларының сөекле язучысы булып танылды. Апың шул ук «Тапшырылмаган хатлар» повесте һәм бөек ватан сугышы елларында язгап шигырьләре инглиз теленә тәрҗемә ителеп, Америкада да басылдылар.

Гадель Кутуй һәрвакыт бөек совет ватанының ялкынлы патриоты булып килде. Ул үзендәге бу иң гүзәл сыйфатлы һәрбер көндәлек эшендә дә, сәхнә әсәрләрендә дә, шигырьләрендә дә, хикәяләрендә дә, бик күп сандагы очерк һәм мәкаләләрендә дә ачык күрсәтте. Бөек Ватан сугышы елларында исә, Кутуй, чын совет патриоты буларак, зур теләк һәм ашкыну белән Ватан сугышына китте. Кызыл Армиянең курку бөлмәс батыр солдаты сыйфатында күрсәткән геройлыклары өчен Совет хөкүмәте тарафыннан дүрт тапкыр югары орденнар һәм модальләр белән бүләкләнде. Ватаныбыз иң авыр көннәр кичергәндә, ВКП(б) сафына кереп, дәһшәтле көрәшнең иң җаваплы, иң алдынгы сафларына басты. Сугышчы буларак, өзлексез авыр поход шартларында көрәшүенә карамастан, әдәби иҗаты өстендә эшләргә дә өлгерде. Бу елларда ул үзенең гүзәл әсәрләреннән булган «Рөстәм маҗаралары» романын язды, шактый күп күләмдә хикәя һәм шигырьләр иҗат итте.

Кутуй талантлы язучы, шагыйрь, драматург булу өстенә, көчле журналист та иде. Сәнгать мәсьәләләре буенча нечкә, завыклы белгеч тә иде, үзенең тирән мәгънәле җитди, матур. Фикерләрен осталык белән әйтеп бирүче ялкынлы оратор да иде, үз әсәрләрен масса каршында чыгып уку эшендә нәфис сүз остасы да иде. Шундый кадерле иптәштән аерылу белән килешү кыен. Аны үлде дип әйтәсе килми, һәм чыннан да ул үзенең иҗаты белән, санап бетергесез гүзәл эшләре белән безнең арата яши, безнең белән бергә социалистик ватаныбызны ныгыту, көчәйтү, үстерү эшендә катнашып бара һәм ул, талантлы язучы буларак, совет әдәбиятында бик күп еллар яшәр. Г. Динмөхәметов, С. Шәрәфиев, Г. Шәфиков, С. Батыев, X. Әбҗәлилов, Ә. Айдар, У. Альмеев, X. Алханов, М. Әмир, А. Анушкин, С. Баттал, Г. Болгарская, И. Газый, М. Гали, М. Гайнуллин, Г. Галиев, Т. Гыйззәт, Г. Гобәй, Ә. Ерикеев, Н. Җиһанов, Л. Җәләй, Б. Зернит, А. Измайлова, Ф. Ильская, Г. Иделле, Н. Исәнбәт, Г. Кашшаф, Ш. Маннур, М. Мозафаров, Ф. Махиянов, К. Нәҗми, М. Рахманкулова, Г. Разин, Г. Рябков, Г. Сөләйманова, С. Сәйдәшев, И. Сабитов, 3. Тинчурин, Ф. Туишев, И. Узбеков, X. Уразиков, Р. Фәизова, Ә. Фәйзи, Җ. Фәйзи, Г. Халит, Ф. Хөсни, 3, Хәйруллина, X. Хәйри, А. Шамов.

 (Дусның портретыннан)

Кутуй үлде... Без җиңү тантанасы белән канатланып яшәгән көннәрдә мондый рәхимсез хәбәр ишетербез дип уйламый идек. Бигрәк тә хәзер. Сталинград сугышларын, Волга ярларыннан Одер ярларына чаклы күчеп барган ут һәм ялкыннарны, походлардагы чиксез авырлыкларны башыннан кичергән кешенең, дәһшәтле сугыш безнең тулы җиңү белән тәмам булганнан соң үлеп китүе авыр хәл.

Кутуй да җиңүчеләр сафында өйгә кайтыр, ул да үзенең «тыныч» хезмәтенә керешер, барыбыз да түземсезлек белән көтеп торган ялкынлы әсәрләрен бирер дип өмит иткәндә, аның үлеме белән һич килешәсе килми. Дәһшәтле сугышлардан ул исән-сау чыкты, чыннан да, җырда җырланганча «кыю егеттән пулялар да курыктылар» ахыры, ул иң алдынгы сафта батырларча сугышып йөреп, бер генә тапкыр да яраланмады.

Нинди генә авыр сугышларны уздырмады ул. Бөек Идел ярлары буендагы Сталинградтан алып, Германиянең үзәгенә чаклы ул алдынгы сафта булды. Ватан өчен, илебезнең бәйсезлеге өчен, немец фашистларыннан дөньяны тазарту өчен ул аяусыз көрәште, дәрт белән сугышты, тупларын нәфрәт белән корып атты. Кутуй һәрбер эшне бөтен көчен, барлык дәртен салып эшли иде. Бөтенләй бирелеп эшләүдән генә ул тулы канәгатьләнү таба, сүлпәнлек, җансыз хәрәкәт аңа чит тоела. Һәм ул сугышта да барлык игътибарын җиңү өчен юнәлтте. Сугыш кырында ул батырлык, тапкырлык, куркусызлык үрнәкләрен бер-бер артлы күрсәтеп килде, шуның өчен хөкүмәт аны берничә кат югары бүләкләр белән билгеләп үтте.

Кутуй чын мәгънәсе белән бөек Октябрь тудырган яңа тип революцион яшьләр вәкиле иде. Аның табигатендә, холкында, дөньяга карашында революция еллары чыныктырган җиңүче яшьләрнең барлык сыйфатлары яши де. Бу сыйфатта иң элек бөек идеяләр белән — Ленин-Сталин идеяләре белән яну, революциягә тулысынча бирелү, барлык көз һәм сәләтне яңа тормыш төзү көрәшенә багышлау күренә. Бу сыйфатта большевиклар партиясенә тугрылыклы булу сурәтләнә. Шуның өчен дә без Кутуйны һәрвакыт алга, югарыга омтылган хәлдә күрәбез. Ул тормышның олы юлыннан бару өчен, тормышны киң колач эченә алу өчен күп укый, күп эшли, һәм искиткеч чыдамлылык күрсәтә. Эшнең авырлыгын күреп, ярты юлда туктап калмавы да шул түземле булуыннан килә.

Г. Кутуй язарга уйлаган әсәрен планда гына калдырмый, без аның яза башлап та, тәмам итми калдырган әсәрен белмибез (булганына тик үлем сәбәп). Берәр постановка карап, шул турыда рецензия язарга уйласа. Кутуй аны театрдан кайту белән үк язарга утыра һәм рецензия төгәлләнмичә йокларга ятмый. Берәр доклад, лекция укырга сүз бирсә, ул аны билгеләнгән вакыттан һич кичектерми сөйли. Редакция аңар берәр мөһим мәкалә язуны тапшыра икән, ул инде мәкаләнең үз вакытына килүенә ышана. Кутуй исә редакциянең ышанычын тулысынча аклый. Кутуйның мондый төгәллеге, һәрбер эшне үз вакытында эшләргә омтылуы — дисциплиналы булулыгын күрсәтү белән бергә, аның эш сөюен, хезмәттән тәм табуын сурәтли. Шуның өстенә һәрбер эшне тулы көчкә башкарып чыгуы — аның киң белеме турында сөйли.

«Фарзана» әсәрендәге яшь композитор авызыннан Кутуй түбәндәге сүзләрне әйттерә: «Минем матурлыгым — көрәш матурлыгы ул. Аның сыйфатлары: көчтән, иҗаттан, осталыктан, кыюлыктан, батырлыктан, тормышны сөя белүдән тора. Менә туларга хуҗа булган кеше дөньяда иң эшлекле, иң булдыклы кешеләрдән санала. Мондый матурлык турында чыгарылган көйләр дә культураның иң матур җәүһәрләреннән саналалар». Бу юллардан Кутуйның үзен тулысынча күреп була. Аның матурлыгы көрәш, хезмәт матурлыгы булды, һәм аның сыйфатларында Кутуй үзе санаган сыйфатларның һәркайсы бар иде. Кутуйның бу сыйфатлары авыр поход шартларында тагы да үстеләр. Тыныч вакытта һәрбер эштә бөтен көчен куеп эшләгән Кутуй, сугышта да барлык көчен куйды, революцион ялкын белән янды, дәртле сугышты.

Ул үз частенда сөекле кызылармеец була, популярлыгы күрше частьларга да таралып өлгерә. Үлемнән курыкмыйча бөтен күңелен җиңү уе белән тутырып көрәшә; ут, су эчендә гаять читен заданиеләрне башкарып чыга. Ул үзенең ничек сугышып йөрүе турында саран сөйли:

— Менә, сугыш бетәр, бөтенесен ачык сөйләргә мөмкин булыр, ишетерсез, — ди. Шуңа карамастан дуслары һаман хат язып, ничек сугышуы турында сорашудан туктамыйлар. Кутуй исә 1912 елның ноябрендә язучылар союзына язган хатында иптәшләренең кызыксынуына җавап булырлык матур юллар җибәрә һәм түбәндәгечә үз хисен яктырта:

 «Сугышчыга корал белән беррәттән җанлы сүз дә кирәк. Моннан 2—3 ай элек фронтта йөргәндә, бомбежка астында, ярылган ядро кисәкләре астында, курку белмичә, командование заданиесен кабат-кабат үтәргә туры килде. Икешәр-өчәр тәүлек чатлам суда дерелдәргә туры килде. Менә шунда өйдән, дуслардан килгән хатларның нинди роль уйнаганын белсә идегез... Нинди сугышларда булуым һәм ничек сугыш алып баруым турында, мәгълүм сәбәпләр аркасында, яза алмыйм. Бары тик шуны гына әйтә алам: халкыбызның намуслы уллары булып йөрибез. Сугышка алынган бер генә язучыбыз турында да мин яхшыдан гайри сүз ишеткәнем юк. Шатлыгым турында да языйм. 17 ноябрьдә Кремльдә булдым һәм хөкүмәт бүләген алдым. Миңа «Батырлык өчен» («За отвагу») медале бирделәр. Алдагы сугышларда тагын да батыррак булырга сүз бирәм. Исәнлегем яхшы. Ял да ителде, белем дә алынды. Иптәш Сталинның приказын, героик татар халкының намуслы бүтән уллары кебек үк, егетләрчә үтәргә тырышам. Үзегезгә мәгълүм, мин рядовой. Иҗат өстендә эшләргә вакыт юк диярлек. Язу өчен бирелгән вакытымны сугышчан иптәшләргә багышлыйм. Беседалар уздырам, докладлар ясыйм, ә язмаларым рус телендә үзебез өчен генә кулланыла. Укучылар массасы өчен соңыннан, гитлерчылар армиясен кырып бетергәч бирергә туры килер.

Бүген ЦДКА да әдәби кичә уздырырга катнаштым. Үткән көннәрдә союздаш илләр матбугаты өчен бер-ике мәкалә яздым. Кыскасы, кирәкле иҗат, ләкин сөекле Казаным өчен түгел. Казан өчен, Татарстан өчен сугышка киттем мин, сугышта алынган тәэссоратларым да соңыннан аның өчен булачак». Эре почерк белән язылган хатлар еш-еш кына килә торалар һәм алар солдат-шагыйрьнең ярсу йөрәген, кайнар сулышын, чиксез мәхәббәтен сурәтлиләр. Бер хатында ул: «Бүген иртә белән немецларга гаять каты удар ясадык. Безнең позициядән данлы Сталинградның бистәләре күренә... Кәеф искиткеч. Җырлыйсы, биисе килә. Ике көн йокы күрмәгән күзләр йокламыйлар. Ашап-эчеп, домино уйнап алдык. Күрше блиндажда мунча хәзерләнә. Домино туйдыргач, хатлар язарга утырдык, һәм беренче чиратта сезгә сәлам җибәрәсе килде.

— Җиңү Фронтыннан сәламемне алыгыз» ди. Гадель Кутуйның таланты киң җәелде һәм ул күп кырлы талант иде. Ул трибун шагыйрь генә түгел, укытучы— оста тәрбияче дә. Аның шәкертләре китапка, белемгә, хезмәткә мәхәббәт белән карарга өйрәнәләр, ә китап тормышка киң юл ача, ныклы хәзерлек тәэмин итә. Кутуй язучы гына түгел, ялкынлы публицист та; ул агитатор һәм пропагандист. Ул — оратор һәм революцион пафос белән кабындыра белүче сүз остасы. Кутуй драматург һәм сәнгать законнары нечкәлеген үзләштергән тәнкыйтьче дә. Шуның өстенә ул актив җәмәгать эшчесе һәм батыр солдат. Кутуйның бу сыйфатларының кайсысы өстенлек ала — әйтүе кыен. Тормыш өчен, җәмгыять өчен менә бүген нәрсә кирәгрәк — Кутуйны шул тармакта яки берничә тармакта берюлы күрәсең.

Ул бүген бөтен дөньясын онытып, хикәя язып утыра. Аңа киләләр дә, җаваплы бер җыелышта доклад сөйләргә кушалар. Кутуй эштән баш тартмый, хәер ул бер генә төрле эш өстендә бикләнеп тә утыра белми. Ул хикәя язган арада публицист та булып китә. Яңа постановка турында фикер алышуларга да катнаша; теләсә нинди аудитория каршына чыгып, ялкынлы речь, тирән эчтәлекле доклад, лекция укып кайта. Чөнки ул иҗтимагый-политик тормыштагы һәм культура дөнясындагы барлык күренешләр белән кызыксына. Ул культуралы, киң карашлы язучы. Аңа татар әдәбияты якын, шул ук дәрәҗәдә уд татар сәнгатенең барлык тармагы белән ныклы рәвештә таныш, бөек рус халкының сәнгать һәм әдәбияты белән, совет халыкларының культурасы белән якыннан хәбәрдар. Ул шактый вакытын Европа классикларын өйрәнүгә. Фән-техника яңалыклары белән танышуга багышлый.

Г. Кутуйның әдәбиятка беренче адым ясавы бик яшьли башлана, һәм бу адым рус әдәбиятының турыдан-туры тәэсире астында ясала. Самарада укыган вакытында ул русның мәшһүр язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, русча шигырьләр яза башлый һәм Неверов белән якыная. Кутуйны совет шагыйрьләре кызыксындыра, беренче чиратта ул Маяковскийның революцион пафослы, үткен сүзле, тирән эчтәлекле. көннең кадагына суга торган шигырьләренә мәхәббәт баглый. Яңа. революцион поэзия, үзенең горур патриотик тойгылары белән, ирек һәм яңа тормышка чиксез мәхәббәт хисләрен гәүдәләндерүе белән Кутуйга ошый һәм ул үзе дә шундый ук революцион пафослы шигырьләр язарга керешә. Татар совет-пролетар әдәбиятына 1918—20 еллардан ук нигез салып, аны гомуми совет-пролетар әдәбиятының күренекле отряды дәрәҗәсенә үстерү өчен иҗат көче куючылар: Һади Такташ. Кави Нәҗми, Афзал Шамоз, Мәхмүт Максуд, Муса Җәлил һ. б. булдылар.

Гадел Кутуй шушы отрядтан аергысыз иде. Ул әдәбиятка соңрак аяк басты, әмма үзенчәлекле бер яңалык белән килде. Кутуй беләп бергә яшь татар совет әдәбиятына Маяковский поэзиясендәге көчле пафос, искелек белән килешчәүчәнлек, яна ритм, яңа үлчәү килеп керде. Татар әдәбиятында шигырь төзелешен Такташ, Нәҗми һәм Кутуй эшләде, алар аның төрле формаларыннан көчле, матур үрнәкләр бирделәр.

Кутуй мәйдан шагыйре — трибуна җырчысы булырга омтылды. Революциянең социаль азатлыгына мактау һәм дан җырлап, мещан-обывательне кыйнады, нәфрәтләде.

Гадель Кутуй үзенең шигырьләрен саф йөрәктән, хезмәт ияләренең алдагы тормышларында таң калырлык мөмкинлекләр барлыгын әйтеп язды. Ул, яңа власть, башына менгән пролетариатның иҗат эшенә, дөньяны өр-яңадан төзүенә чиксез ышанды һәм шул пролетариатка мактау җырлады. Ул яңа төзелеш башлаган тормышның беренче шатлыклы кипләрен бөтен халыкка ишеттерергә тырышты. Илдәге яңалыкны, яшьләрдәге дәрт һәм көчме күреп, аларны билгели барды. Билгеле, аның иҗатындагы беренче чор шома узмады. Җиңүче пролетариатның әле үз әдәби стиле эшләнмәгән, нинди дә булса бер төп метод канунлашмаган иде. Язучылар кызу темп белән әдәби формаларда эзләнәләр, төрле методларны сынап карыйлар. Кутуй да шундый ук эзләнүчеләрнең берсе. Революция колачы белән тиңләшерлек зур темалар, зур проблемалар һәм яңа формалар эзләгәндә, Кутуй да космик, образларга килеп манчыла. Искелеккә каршы һөҗүм ясауда, конкретлыктан читләшеп, үткән тарихтагы прогрессив моментларлы онытып җибәрә...

Г. Кутуй, иҗаты беләп үсә, ныгый барган саен, рус пролетариат әдәбиятына якынайганнан якынайды. Рус әдәбияты белән танышлыгы китап аша гына түгел, аны тудыручылар белән җанлы бәйләнү юлы белән дә барды. Кутуй Маяковскийны күреп сөйләште, русның башка, күренекле язучы һәм шагыйрьләре белән аралашты. Кардәш халыкларның атаклы язучылары белән иҗат мәсьәләләрен тикшерде. Болар һәркайсы аның үз иҗатының яхшыра баруына сәбәп булдылар. Шигырь белән беррәттән Кутуй драматургия өлкәсендә күп эшләде. Аның беренче драма әсәре «Директор Җәмилов» авторга шактый өмит баглата иде. Ул кыюлыгы, мәсьәләне үткен итеп куярга омтылуы белән, ниһаять язылу формасы белән оригиналь пьеса булды. Аннан соң Кутуй Казан өчен көрәш эпизодларын һәм Мулланур Вахитов образын гәүдәләндерү максаты белән «Казан» исемле драма язды. Моннан тыш ул «Балдызкай», «Күк күгәрчен», «Җавап», «Шатлык җыры» исемле драмалар, комедияләр бирде. Аның драматик әсәрләре һәркайсы диярлек татар Дәүләт Академия театрында уйналдылар. Югарыда саналган пьесаларның кайбере уңышлы түгел иде. Драматургия өлкәсен шигырь һәм прозадагы кебек, киң колач белән эшләүче, күтәренке рухлы, революцион пафослы образларны күрсәтә алмый торды. «Балдызкай», «Күк күгәрчен» кебек әсәрләренең идея ягы зәгыйфь чыкты, алар уңышка очрамадылар, каты тәнкыйть астына алындылар.

«Җавап» (1923) драмасында инде бөек борылыш чорының сыйфатлары, шул чорның иҗаби образлары бирелә башладылар. Капитализм калдыкларына каршы көрәш идеясе бу әсәрдә матур яңгырады һәм Кутуй үз иҗатының үсә баруын күрсәтте. «Шатлык җыры» (1936) драмасында Кутуй социализм төзелешенең яңа вәкилләрен — стахановчыларны, аларның ирекле хезмәттән бәхет һәм шатлык табуларын сурәтләде. Соңгы елларда Кутуйпың күпчелек пҗаты шигырь һәм прозага багышланды. Сугыш алды елларыннан ул Ватаныбызга чиксез мәхәббәт белән сугарылган «Талантлар ватаны» исемле кичле поэмасын бүләк итте. Бу поэма Кутуйның поэзиядә алга китүен, оригиналь фикерләр белән чыгуын күрсәтә иде. Ул көчле, эрудицияле, дулкынландыра һәм фәлсәфи фикерләргә чумдыра торган әсәр булып татар поэзиясе шүрлегендә калыр. Сугыш елларында исә Кутуй бик күп санда ялкынлы шигырьләр, ут һәм ялкын эчендә туган кайнар хисләрле ташытып торучы лирик парчалар бүләк итте.

V

Ул байтак санда нәсер дә бирде. Чәчмә шигырь жанрына кергән нәсерләрдә Кутуй публицистик үткенлек, югары нафос, сәнгатьчә нечкәлек үрнәкләре күрсәтте. Кайнар йөрәктән язылган, куе хисле мондый нәсерләрне Кутуй электән үк язгалый иде. Аның «Кайнар көннәр» (1924) нәсере гражданнар сугышы чорындагы шашкын батырлык, кыю омтылышларның көчен күрсәтүгә багышланды. Ватан сугышы елларында ул «Боз — Сталинградчылар» кебек көчле чәчмә шигырен бирде һәм Сталинград тирәсендәге титаник көрәшнең таң калырлык батырлыгын, шул көрәшне башкаручыларның рухларындагы бөек матурлыкны сурәтләде. Моңардан башка Кутуй Фронт матбугаты өчен дистәләрчә шигырьләр, нәсерләр иҗат итте. Кутуй иҗатында хикәя жанры зур урын тота. Бу өлкәдә ул дулкынланып укырлык хикәяләр, повестьлар калдырды.

1928 елда ул «Фарзана» исемле хикәя язды. Яшь композиторның көндәлек дәфтәре төсендә бирелгән бу хикәя, революция дөньяга чыгарган юксылларның зур тормышка, иҗади тормышка аяк басуларын, иҗат эшендә , әйтеп бетергесез күңел тынычлыгы, яшәү тәме табуларын сурәтләде. «Иҗат итү тойгыларында яну кебек шатлыклар күп булды» дип яза аның герое Фазыл. Ләкин бу шатлыклар һаман дәвам итсен өчен тирә-ягыңны чолгаган кешеләрең, тормыш иптәшең мораль яктан саф булырга тиешләр. Фарзана Фазылның бу теләгенә җавап бирә алмый һәм алар аерылалар. «Әйе, безгә хәзер мораль яктан да, физиологик яктан да таза, сәламәт кеше кирәк» — ди Фазыл. Бу — язучының идеясе, төп тезисы. Чыннан да, бу тезис Г. Кутуйның иҗатында төп принципларның берсе булып ята. Кутуй үзенең хикәяләрен, соңгы вакыттагы шигырь, пьесаларын язганда, шул ноктадан юнәлеш алып китә. Мораль яктай таза-сәламәт кешеләр аның төп геройлары булалар. Аны совет кешесенең мораль бөтенлеккә ирешүе, рухи сафлыкка, эчке дөньясының күркәмлегенә, йөрәк тойгыларының самимилеккә килү процессы кызыксындыра.

«Тапшырылмаган хатлар»да врач Галия образы, «Вөҗан газабы» хикәясендә доцент Риза Рәҗәпов образы, «Солтанның бор көне» хикәясендә укытучы Солтан Харисов образы, «Шатлык җыры»ндагы стахановчы, шигырьдәге образлары — болар һәркайсы Советлар власте шартларында камилләшкән күркәм сыйфатлы патриотлар, Советлар власте җитештергән яңа тип көрәшчеләр. Кутуй үзенең хикәяләрен публицистика ялкыны белән бизәп яза һәм советлар системасы — бары тик большевиклар партиясе тарафымнан җитәкләнүче, яңа дәүләт системасы гына кешенең рухи күркәмлеген үстерергә чиксез мөмкинлекләр тудыруын горурлык белән күрсәтә. Менә, соклангыч сыйфатларга ия булган Галия, совет властеның кызы; совет тәрбиясендә үскән, аның карамагында белем алган һәм югарылыкка күтәрелгән, тормышта тулы ирек һәм хокукка ирешкән миллион хатыннарның вәкиле ул. Кутуй безгә бу образны декларация төсендә сөйләп күрсәтми, без аның җанлы образын үз күзебез белән күрәбез. Аның дөньяга карашы, кызыксындырган мәсьәләләренең күплеге, изге аналарга хас булган гадәт һәм холыклары безне сокландыра, совет хатын-кызларында гына табылырга мөмкин булган тормышка һәм иҗади эшкә ашкынуы безне куандыра. Галия советлар власте җитештергән яңа тип интеллигенция һәм һәрбер совет интеллигенты ул образдан үзендәге сыйфатларны укый. Кутуй үзенең иҗаты бсләп тормышны оста күзәтүче һәм кеше рухының нечкәлеген аңлаучы художник булып танылды. Хат төсендә язылган «Тапшырылмаган хатлар» повестенда аның күзәтүчәнлеген, җәмгыять һәм кешенең эчке дөньядагы төрле буяуларны оста күрә белүен билгеләргә мөмкин. Монда язучының таланты, эрудициясе, художниклык тойгысы, гүзәллекне билгели белүе шиксез нәрсә. Башка әсәрләрендә дә без Кутуйның кеше күңелендәге бай тойгыларны, катлаулы хисләрне зур осталык белән тасвирлавын күрәбез. «Вөҗдан газабы»ндагы доцент Рәҗәповның эчке кичеренүләре дөрес һәм дулкынландырырлык бирелгән. Ул иске белгеч, революцияне доктор булып каршы алган кеше, ләкин революциядән соң гына аның рухи сыйфатлары камилләшеп өлгерәләр. Кутуй бу образ аша да совет системасының тиңсез өстенлеген басым ясап әйтә. Мораль тазалык, мораль сәламәтлек яңа тормышны, яңа җәмгыятьне гөрләтеп төзү өчен кирәк. Тиңсез төзелештә дәрт белән эшләү — рухыңа яңа сыйфатлар бирә, хисләреңне баета! Рәҗәпов үзенең үткәнен искә төшереп, газаплана башлый икән, ул инде саф тойгыларга ия булган, узган йомшаклыгыннан бөтенләйгә аерылу юлына баскан; ул намус белән эшләгән һәм алдагы вакытта да шул бөек төзүчеләрнең данлы сафында булырга омтыла... Аның хисләре шуның өчен куе, дулкынландыручан.

«Солтанның бер көне» хикәясе совет интеллигентының бары бер генә көнен тасвир итә. Ләкин бу көн шул кадәр тыгыз уза, айда Солтан артыннан ияргән укучылар төрле хисләр белән танышалар. Солтанның эше дә сокландыргыч, тойгылары да көчле, йөрәк кичерешләре бай. Ул көнне ничек уздырырга белмәгән иске интеллигент та түгел, тормышның үги баласы да түгел. Аның көне иҗат белән тулы, киләчәге якты, шатлыклы. Ул үзен хаклы рәвештә бәхетле саный, ләкин комсомол сафында торып көрәшүе өчен горурлана.

Аның югары культурага ия булуын, йөрәк хисләренең сафлыгын, һаман югарыга омтылуын Кутуй реаль буяуларда тасвир итә. Солтанның табигыйлеге, гадилеге сурәтләнә, бу хикәясе белән Кутуй кеше йөрәгендәге нечкә хисләрне күрсәтә белүен әйтте. Кутуйның иҗаты моның белән генә төгәлләнми, билгеле, ул сугыш еллары эчендә күп кенә әдәби парчалар, сугыш эпизодлары язып, СССР халыкларының дошманга нәфрәт һәм туган илгә мәхәббәт хисләрен, дуслык-туганлык тойгыларын гәүдәләндерде. Халыкның дошманны җиңүгә этәргән куәт һәм ихтыяри көчен сурәтләде. Сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын тасвир итте. Г. Кутуй татар совет интеллигенциясенең алдынгы вәкиле һәм ул иң культуралы язучыларның берсе. Иҗатында да ул югары культура үрнәкләре күрсәтте. Шуңа күрә аны укучылар массасы яратты, һәрбер яңа әсәрен күтәренке күңел белән каршы алды. Шуңа күрә аның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителделәр; югары культуралы рус укучысы тарафыннан да җылы каршы алындылар.

Кутуйның тормыш һәм иҗат юлы роза чәчәкләре белән генә түшәлмәгән иде. Аның чамасыз күп дуслары булган кебек, дошманнары да шактый булды һәм алар Кутуйны байтак еллар борчудан туктамадылар. Ләкин Кутуй көрәштә нык иде, ул дөреслекне исбат итү өчен, үз хокукы өчен  тырыша һәм хакыйкатькә ирешә иде. Үз партиянең гадел, зирәк политикасына ышанды һәм шуннан үзенә ярдәм алды. Большевистик тәнкыйть нигезендә, ул үз иҗатындагы кимчелекләрне бетерә барып, дәрт белән эшен дәвам иттерә килде. Ул совет яшьләренең, комсомолецларның, интеллигенция һәм киң масса укучыларның сөекле язучысы булып калды. Аның популярлыгы көннән-көн үсә, авторитеты көннән-көн ныгый барды.

Г. Кутуй кебек популяр авторитетка ирешүче язучы бездә бик сирәк, дисәм хата булмас. Совет яшьләре, совет интеллигенциясе аны күп кенә мәсьәләләрдә авторитет итеп санап, аңа киңәшкә килделәр. Артистлар, художниклар, композиторлар, танылган һәм яңа мәйданга чына торган язучылар үзләре эшли торган образ турында Кутуйның фикерен ишетергә, аның киңәшен тыңларга ашкынып тордылар. Мондый беседа вакытларында һәркем Кутуйның тирән белемен, көчле сәләтен тоя, чын дусларча әйтелгән макы сүзләрен ишетә яки үзеңә күренмәгән кимчелекләрне һәм шуларны ничек төзәтү юлын күрсәтә. Хөкеме каты, ләкин дөрес була аның.

Кутуй үзенә килгән кешеләрне генә көтеп ятмый. Ул, чын совет кешесе буларак, җәмәгать эшеннән читтә тора алмый. Аңарда һәрвакыт тормыш турында, әдәбият, сәнгать турында кешеләр белән сөйләшергә эчке бер теләк яши. Һәм ул театрда куелачак спектакльнең репетициясен карап чыга, артистлар белән сөйләшергә өлгерә; берәр композиторның яңа язылган көен тыңлап кайта, кемнең дә булса берәр язучының яңа әсәрен укый һәм тикшерә. «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарының көндәлек эшләренә катнашып йөри. Болар һәркайсы язучылар союзындагы җәмәгать эшләреннән тыш эшләнәләр.

Трамвайда йөргәндә һәм башка җәмәгать урыннарында да Кутуй кеше белән аралашмый тора алмый. Беренче тапкыр очрашканда кеше белән дә аз гына вакыт эчендә җанлы беседа оештыра һәм һәркайда аның көмеш яңгыравыклы көлүен, шат тавышын ишетергә була. Шат күңелле Кутуй һәркемнең күңелен ача, дәртен күтәрә. Югарыда әйтелгәннәр барсы да сөекле дусның гомуми характеры сызыкларын күрсәтәләр. Бу сызыклар Кутуйның олы җанының, күркәм сыйфатларының чагылышы. Безгә, аның бөтен иҗат гомерен бергә узучы дусларына, һәрбер адымы, һәрбер сулышы, һәрбер кыймылдавы хәзер күз алдына баса. Кайчандыр әйткән сүзләре дә тулы мәгънәсе белән яңгырый, күптән язылган хатларында яңа мәгънәләр күренә башлый, һәм «Берлин юлыннан» аның яңа хатлары, яңа әсәрләре килер төсле тоела...

Әле күптән түгел генә ул «Берлин юлыннан» дигән адрес белән шигырьләр җибәргән иде; ул шигырь моң-сагыш. туган илгә чиксез мәхәббәт, җиңү омтылышы һәм чиксез өмит белән тулы:

И данлы ил, и шанлы ил,

Син минем туган илем,

Киткән чакта эчкән суың

Тәме авызда минем.

Ләкин бу юлларның басылып чыкканын ул күрә алмады, һәм үзе белән никадәр моң, сагыш, мәхәббәт, ашкыну, ярсу белән тулы йөрәк хисләрен алып китте...

Аның иҗат планы зур иде әле. Сугыш бетү белән ул «Тапшырылмаган хатлар»ның икенче кисәген язу эшенә бик җитди тотынасын сөйләгән иде. Фронт заданиесе белән Москвага кайткан арада, ул рус һәм татар язучылары белән озаклап сөйләшә алды һәм:

— «Тапшырылмаган хатлар»ның икенче кисәге хәзер килеш минем башымда йөри. Искәндәр белән Галия Ватан сугышы көннәрендә, госпитальдә очрашалар... Ватан сугышы күренешләре, хәзерге батырлар күрсәтелә... Ул инде «Тапшырылган хатлар» булыр... — дигән иде.

«Тапшырылмаган хатлар» повестеның байтак телләргә, шул хисаптан инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылуы аны канатландырды һәм ул хәзер икенче кисәген тудыруга тагын да җитдирәк карады. «Хатларның» аерым детальләре, күренешләре, образлары җанлы булып аның башында йөриләр, ул алар белән көн саен күрешә, сөйләшә, күңелдән һаман әсәрне төгәл хәлгә китерү өстендә эшли. Ләкин сугыш арасында, походларда йөргәндә, танкларда «очканда» (аның үз сүзе) зур повестька тотыну уңайсыз иде. Шуңа күрә ул узган елгы ике айлык ялын «Тапшырылмаган хатлар»ны язуга түгел, «Рөстәм»не язуга багышлады. Без Кутуй белән көн саен диярлек очрашабыз һәм ул иҗат планнарын сөйли иде:

— «Тапшырылмаган хатлар» зур булачак, аны язарга ике ай вакыт кына җитми. «Рөстәм маҗаралары» күләме белән зур түгел. Аның бер өлешен бетерергә мөмкин, — диде ул бер көнне, һәм «Рөстәм»нең беренче главасын укыды. «Рөстәм»нең шулай ук үз тарихы бар. Кутуй ул әсәрне язарга күптән җыена иде инде. Татар совет балалар әдәбиятында күңелле һәм күләмле әсәрләр юклыгы турында үзара сөйләшкәндә, ул шул фикерләргә кушылып, һәрбер язучының балалар очеп махсус әсәр язарга тиешлеген әйтә иде. Үзе исә:

— Менә мин балалар өчен «Рөстәм» исемле роман язачакмын, — ди иде. Бу сүзләр сугыш алды елларында әйтелделәр. Аның үз улы да Рөстәм исемле. Кутуй аны аеруча сөя һәм Рөстәмнең җитезлегендә, шук һәм ачыклыгында, тере һәм җанлы хәрәкәтендә үзенең яшь, бала вакытларын күргән кебек була. Пошыну һәм кайгы-хәсрәт белмәгән шундый шаян балаларга ни өчен зур китап бүләк итмәскә... һәм Кутуй күңеленнән улы Рөстәмгә багышлап, «Рөстәм маҗаралары» исемле роман язарга керешә. Сталинград сугышлары баргап вакытта да, аннан соң да Кутуй шул маҗаралар турында уйлый, күп кенә кешеләр белән сөйләшә һәм беренче мөмкинлек чыккач та ул җиңел генә яза да башлый.

Кутуй «Рөстәмнең» беренче китабын бик тиз язды. Тик үзе көткән тәэсирне ала алмады, шикелле. Баштагы главаларының берсен укыганда, мнн аңа:

— Син, Кутуй, Герберт Уэльснең «Человек-невидимка »сын хәтерлисеңме? — дидем.

— Әйе, беләм.

— Ул гыйльми рәвештә, бу хәлнең, ягьни кеше күзенә күренмәслек булып әверелү процессының физик хәл булулыгын исбат итә. Синдә исә бу хәл — химик процесс булган. Бу турыда уйладыңмы?...

Безнең иҗади бәхәс шактый озын булды һәм Кутуй бу сораулар турында озак уйлануын, галимнәрдә консультациядә булуын сөйләп, үзенең дә гыйльми нигездә язуын, шуны исбат итәчәген сөйләде. Ләкин аның исбат итүе икенче кисәктә күрсәтелергә уйлана иде. Кызганыч, мин кемнәрдән гыйльми консультация алуын сорашмадым. Кутуй исә, укучыларга мөрәҗәгать иткән кебек:

— Түземсез булмагыз инде, көтегез. Әсәрнең соңын көтегез. Бөтен нәрсә ачыкланачак һәм барлык аптырау, шикләнүләрегез таралачак, — диде. Шунда ук ул, фикерен көчәйтергә теләп:

— Менә син акрихин эчәсең, йөзең үзгәрәме? Үзгәрә. Сап-сары буласың бит... Кайбер дарулар исә кешене күп-күмгәк итә, агарта һ. б. Ни өчен билгеле бер составта кешенең тәне күренми калмасын икән? — диде. Без бәхәсне туктаттык, чөнки әле зур бәхәскә иртә иде, әсәр яңа языла башлаган һәм чыннан да «киләчәк күрсәтер»гә тиеш иде. Белмим. Кутуй «Рөстәм»нең икенче кисәген Фронт шартларында бераз кәгазьгә төшерә алдымы-юкмы, әмма кызыксынып укырлык, җанлы һәм образлы әсәр тәмамланмый калды. Г. Кутуйның иҗат планы зур иде әле. Ул, үлемгә нәфрәт белән караган җиңүче — солдат буларак, тиз генә дөньядан китәрмен дигән уйны шаярып та башына китерми иде. Шуңа күрә бер үк вакытта бик күп әсәрләрне башында йөртә, һәркайсын күңеленнән эшләп килә һәм түземсезлек белән сугыш беткәнне көтә, тыныч шартларда зур иҗатка керешү өчен ашкына. Аның башында Ватан сугышына багышланган сәхнә әсәре язу планы да йөри, театр һәм татар сәнгате тарихына баглы монографияләр язу да аны кызыктыра, татар әдәбияты һәм сәнгате буенча русча мәкаләләр эшләү дә аның күңелен кытыклый, һәм ул аларның һәркайсын башкарып чыгасына ышанып, сугыш шартларында ук аерым фикерләрен теркәргә ашыга. Фронттан язган мәкаләләре «Совинфорбюро» тарафыннан кабул ителми, чит илләрдә басылалар. Бу әйтелгәннәрдән Гадель Кутуйның характерындагы тагы бер сызык ачыклана: ул тормыш һәм укучылар массасы сораган һәрбер жанр, һәрбер тармак өчен янып яши, шул тармаклар буенча хезмәт күрсәтергә омтыла...

Киң натуралы һәм һәр эштә сәләтле кеше. Озакламый татар театры яши башлаганга 40 ел тула. Ләкин әле, берничә буын халыкка тәрбия биргән, берничә буын талантлы артистлар җитештергән бу театрның тарихы язылмаган. Бу хәл һәрбер культуралы кешене һәрбер язучының күңелен борчый. Кутуй исә бу хәлгә аеруча пошына һәм мөмкин чаклы шул бушлыкны бетерергә теләп, театрга карата мәкаләләр, монографияләр яза иде. Аның татар театры тарихына багышланган махсус мәкаләсе бар һәм ул басылып чыгарга тиешле хезмәт. Дустыбызның тулы портретын күз алдына китерү өчен аның кешелеген, нечкә күңелле булулыгын, иптәшләренә бирелгәнлеген, семьячыл һәм балалар сөюен, кешегә яхшылык һәм ярдәм күрсәтергә омтылуын һ. б. сөйләргә кирәк, билгеле. Дистәләрчә фактлар, йөзләрчә вакыйгалар аша Кутуйның барлык ягын гәүдәләндерергә мөмкин... Ләкин ул үзе зур китап, зур роман... Вакыты килер, язучы табылыр, шагыйрь-солдат турында роман язылыр...

 Бүген, әле аның яңа кабере өстендә, бары бер нәрсәгә тукталасы: аның патриотлыгы. Ватанга чиксез бирелгәнлеге, дошманнарга каршы сугышуы турында сөйлисе килә.

Хыял күзем белән илгә карыйм,

Карап туймыйм — рәхәт күңелгә.

Рус шәһәрен ярсып яклаганда,

Күзләремә Казан күренә.

Ленинград фронтында көрәшеп йөргәндә Г. Кутуй шул юлларны язды. Саф хис, ялкынлы хис бу. Биредә татар халкының улы, Казанның бәхете, киләчәге өчен көрәшүче, гомуми Ватан, Советлар Ватанына карап сокланучы һәм аның бәйсезлеге өчен гомерен багышлаучы солдатның саф тойгылары гәүдәләнгән. Әйе, ул рус шәһәрен ярсып яклады, һәм ул «Рус» сүзеннән үз халкын һәм СССР ның башка халыкларын аерым куймады...

Фронтка ашкынуын күрсәгез иде сез аның. Немец илбасарлары безгә каршы хыянәтчел сугыш башлагач та, Кутуй фронтка омтылды. Чөнки ул фашизмны җиңмичә торып бәхетле ирекле яшәү дә, сәнгать, әдәбиятны чәчәк арттыру да мөмкин түгеллеген белә иде. Илнең тынычлыгы бозылган икән, илдә нормаль яшәү мөмкин түгел һәм тынычлыкны тәэмин итәргә кирәк. Һәркем барлык көчен дошманны җиңүгә багышласын. Кемнәр фронтта, кемнәр тылда. Соңыннан Кави Нәҗмигә язган хатында ул фронтка омтылуның эчке сәбәпләрен гади сүзләр белән язып җибәрде ул: «Әйе, Ватаныбыз куркынычлы көннәр кичерә. Хат язудан бигрәк, шул турыда уйлыйсың, уйлыйсың да яңадан винтовкаңа, гранатаңа тотынасын. Оста атасы, дошманны күбрәк үтерәсе килә. Кем уйлаган Кутуй солдат булыр дип? Буласың икән. Гитлерчыларның илгә, халыкка китергән зыяннарын, коточкыч вәхшилекләрен үз күзең белән күрсәң, ару-талуны белми торган гвардеец та буласың икән...» дип язды. 1942 нче елның банты иде әле. Немец илбасарларның ерткычлыклары турында берсеннән-берсе куркыныч, канны катыра торган дәһшәтле хәбәрләр бер-бер артлы килеп торалар. Ул хәбәрләр һәрбер намуслы гражданны чиркандыра, аңарда нәфрәт һәм үч алу тойгысы кабыза. Язучылар да, немец фашистларының башка сыймаслык ерткычлыкларына тирәннән нәфрәтләнеп, Тукан кабинетына — митингка җыелдылар. Митингта татар язучылары гына түгел. Залның күп өлеше Москвадан эвакуацияләнеп килгән рус язучылары белән тулган. Көнбатыш Европа халыкларының фашизмга каршы көрәшүче язучылары да шактый күп. Рус, татар, француз, испан, поляк һ. б. халыкларның язучылары аралашып утырганнар. Арада фронттан вакытлы эш белән кайткан язучылар һәм журналистларның хәрби киемнәре күренә. Үзенең составы белән язучыларның халыкара митингсы төсен алган бу җыелыш әдәбиятны фашизмга каршы нәфрәт һәм үч алу тойгыларын оештырырга чакырды. Кутуй ул вакытта Радиокомитетта эшли иде һәм ул митинг башлангач килеп керде. Кутуйның йөзе гадәттәгечә шат, көләч түгел, арыган төсле, ачулы һәм нәфрәтле кыяфәттә күренә, җитди уйлана һәм тирәннән йөрәк кичереше уздыра. Чираттагы ораторларның берсе сөйләп бетергәч, ул сүз алды һәм залның артында басып торган урыныннан сөйли башлады:

— Минем вөҗданым шул ерткычлар белән көрәшергә куша. Мин үз кулымнан һич тә булмаса бер немецны теге дөньяга җибәрү турында хыялланам. Ерткычны үтермичә торып, мин үземне бәхетле саный алмыйм... Аның кулында күп пилотка бүректән башка бернәрсә дә юк, ул язуга карап сөйли белми. Күзләре бөтен залда көри һәм һәркемне үзенә җәлеп итә. Мин Кутуйның чыгышын бик күп мәртәбәләр ишеткәнем бар, ләкин бу митингтагы чыгышы һич онытылмаячак. Ул кыска гына речендә татар халкының намуслы, гадел улы буларак, аның моң һәм ялкынын сурәтләде; халыкның бөек гуманистлык хисе белән изге сугышка керүе һәм язучыларның да шул мөкатдәс эш эчендә кайнарга тиешлекләрен әйтеп узды. СССР халыкларында булган ихтыяри көчнең чиксезләренә, бер-берсенә булган дулкынландыргыч мәхәббәтләренә, олы җанлылык, батырлык һам фидакарьлек күрсәтүләренә нигезләп, ул киләчәк җиңү көне безнең якта буласын күрсәтте. Аның сүзләре гади, ләкин җитди иде. Ул ашыкмый гына, һәрбер сүзнең мәгънәсенә басым ясап, үзе дә дулкынланып, йөрәгеннән алып сөйли, нәфрәте йөзенә бәреп чыга. Сөйләү темпына ияртеп, ул башын селки һәм шул рәвешчә сүзләрен кисеп-кисеп чыгара төсле күренә. Ул ягымлы көмеш тавыш белән сөйли, маңгаена төшә торган кара чәч учмаларын артка сыпырып ташлый да, ачулы караш белән күңелендәге ерак ноктага төбәлеп, дошманга каршы зәһәрле ук ата. Ул сүзләр халыкның немец фашистларына юнәлгән рәхимсез хөкеме булып яңгырыйлар. Аларда нәфрәт һәм өндәү авазы яңгырый, көрәш һәм яшәү моңы чыңлый. Залда Кутуйның ягымлы тавышы белән халыкның вөҗданы сөйли, халыкның намусы хөкем итә...

Кутуй шушы авторитетлы җыелыш каршында торып тантаналы речь сөйләүнең никадәр җаваплы булуын бик яхшы белә иде. Гомумән ул сүзне матурлык өчен генә сөйләми. Аны тормышта акларга тырыша. Озакламый аны военкоматка чакырдылар. Ул анда канатланып барды, һәм ул фронтка рядовой солдат булып китте. Г. Кутуйның ярсып сугышуы турында, бөтен игътибарын, дәртен салып сугыш белемен өйрәнүе турында, ерткычлардан рәхимсез үч алуы турыпда аның әдәби парчалары, шигырьләре, хикәяләре һәм һәрбер язучыга туктаусыз агылып торган хатлары сөйлиләр. Аның хатларыннан өземтәләр китерми булмый. Аларда да шул ук шат, шаян, һәрвакыт көләч, һәрбер авырлыкны җиңәргә хәзер торган Кутуй елмая. Сез бары аның ач яңаклы озынча матур йөзен, куе кара чәчләрен, «гвардеецларча» үстерелгән кара мыекларын һәм үтәли карап торган үткен күзләрен генә күрмисез. Ә йөрәге аның шунда. Ул хатларын да гади итеп, ясалма позалар күрсәтмичә, сагыну хисләре аша иптәшләренә тирән ихтирам, кадер-хөрмәт белдереп яза. Сталинградта каты сугышлар дәвам иткәндә Кутуй түбәндәгеләрне язып җибәрде: «Шушы ике-өч көн эчендә миңа 30—40 километр чамасы юл үтәргә туры килде. Күрсәгез иде сез бу юлларны. Кая карама — туңган фриц ята, кая карама — яраланган автомашиналар күрәсең. Җилдәй очып машинада барасың, еракта тип-тигез сахра уртасында авыл күренә, ул шундый зур шәһәр дип уйларсың, ләкин картада авыл да, шәһәр дә юк...

Авыл дигәнең безнең уттан кая барырга белмичә, башын карга тыккан, яки качып киткән немецларның машиналары, кораллары булып чыга. Трофей шул кадәр күп — җыеп өлгерә алмыйлар. Шунсы характерлы — немецлар җәйге киемнәрдә. Пленга эләккәннәре дер-дер калтыраналар, безгә, җылы киенгәннәргә карап, алар тагы да көчлерәк туңалар. Бүгенге сугышта мин мондый фикергә килдем: барлык Фронтларда да без каты һөҗүм башладык. Без җиңәбез. Немец көчсез булганга түгел, ә без көчлерәк булганга. Көчебез артканга җиңәбез (22.1.43 ел).

1943 елның август аемда, Орел, Курск сугышларыннан соң Кутуй: «Рәхимсез үч алабыз. Ә без ничек чыныктык. Әле тулы җилү юк, ләкин мин ышаныч белән әйтәм: без җиңдек!» дип язды. Шул ук вакытта ул Радиокомитет месткомына үзенең хисап хатын җибәрергә дә онытмады: «Без аерылышканга 14 ай узып китте. Каршыгызда хисап бирәм: шул вакыт эчендә мин бик күп сугышларда катнаштым. Үз бурычымны намус белән төгәлләдем һәм төгәллим. Өч тапкыр бүләкләндем: «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен» медальләре белән һәм Кызыл Йолдыз ордены белән. ВКП(б) члены булу бәхетенә ирештем. Бер тапкыр да яраланмадым: пулялар һәм осколоклар мине читләтеп үтәләр. Кәеф бик яхшы — Орел һәм Белгород яңадан азат ителделәр. Элеккечә чандыр, ләкин сәламәтлегем нык; туктаусыз алга — Көнбатышка барам»... Ләкин бу хисап хатында Кутуй үзе турында бик саран сөйли. Большевистик тыйнаклылык беләп күп кенә нәрсәләрне әйтми калдыра. Ул үз бурычын намус белән үтәүче солдат буларак, башка сугышчыларны да шундый ук намуслыкка өнди. Партия оештыручысы сыйфатында, Кутуй сугышчылар белән җанлы беседалар алып бара, аларны дәртләндерә, йөрәкләренә җиңү уты кабызып, алга алып китә. Кутуй теләгенә ирешә: бер немецны гына түгел, илле фашистны теге дөньяга җибәрә. Беренче бүләген алганда ук аның счетында үтерелгән 40 фашист хисаплана. Дусларыннан, семьясыннан, балаларыннан килгән хатлар аны рухландырып торалар. Кызлары:

— «әти, фашистларны күбрәк кыр!» дип наказ җибәрә торалар. Ул балаларның теләген намус белән үти. Таҗи Гыйззәткә язган хатында ул иҗат эше урынына дошманнарны кырып йөрүе турында яза: «Язарга вакыт юк. Kaйбер кечкенә язмалар алып барам, алар да тулы түгел. Ручка урынына минем кулларда винтовка һәм башка корал — гвардеецлар коралы».

Узган елда гына Г. Кутуй фронт газетасына эшләргә күчте. Ләкин ул һаман ут сызыгына, алдынгы позициягә ашкына иде. «Мин хәзер еракта-еракта, —дип язды ул Кави Нәҗмигә. — Бергә эшли торган иптәшләрем (Гариф Гали, Ибрай Гази) эш урынында калдылар, ә мин Тукай эзләп йөргән материал җыярга дип, менә монда, туп гөрселдәгән кырларга килдем...

Мондагы эшем ифрат күңелле. Квартирам көн саен яңа: кичә блиндаж иде, бүген танк асты, иртәгә окоп, берсекөнгә полк йорты. Сүз алып бара торган кешеләрем көн саен алышынып торалар». Миңа язган хатында да ул танкта очуы турында әйтә: «Менә дүрт көн инде танкта очам. Гаҗәп хәтәр. Шул ук вакытта күңелле дә. Рөстәмне дә (сүз «Рөстәм» романы турында бара. Г. К.) танкта йөртәчәкмен. Без барасы юлларда кешеләр дә сытыла, автомашиналар да янчелә, телеграф баганалары да йомычкадай читкә чәчри». Алдынгы позициядән, танк өсләреннән, сулы окоплардан туктаусыз язып торган сугышчы шагыйрьнең хатлары бик күш. Аларның һәркаисын күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Ул утлы гарасат эчендә йөргәндә да иптәшләренә кпңәшләр бирә, кемнәрнең нинди иҗат өстендә эшләүләре белән кызыксына семьясы турында кайгыртуны үтенә. Үзе һаман горур җиңүче солдат хисләрен гәүдәләндереп, Казанны сагынуын, иҗат эше өчен хисапсыз күп материал туплавын яза: «Ни генә күрмәде минем күзләрем! «Рөстәм маҗаралары»ның II нче кисәге өчен яхшы материал булыр төсле», — дип язды ул. Шулай да аның иң соңгы хатларыннан берничә өзек китерми булмый: «Кави дус! Германия җирен таптап йөргән. Берлин шоссесына аяк баскан Гадельдән сәлам.

— Менә ул кайда! дип зинһар көнләшмә. Кызыгырлык һичнәрсәсе юк, һавасы епшек, юлы пычрак, кешеләре ямьсез. Минем бары тик бер генә шатлыгым бар: батыр совет гаскәрләре сафында мин дә, җиңүче буларак, немец җиренә аяк бастым. Әмма йөрәгем Казанда. «Бу юлларны немец йортында язам, җалары качканнар. Мич яктым, шәм дым. Бүлмәдә ялгызым гына. Бүтәннәр үзләре белән мәшгуль. Төн. Ләкин урамда нәкъ кояш баеп килгән вакыттай.

Бу — Германиянең кояшы бата, Германия яна. Кәеф турында язып тормыйм. Күтәренке, бик күтәренке. Сигара тартып Берлинга барабыз бит. Без инде Одерны кичәбез. Бу хат барын җиткәнче, бик ихтимал, Берлинда булырбыз. Димәк, фронтовик каләмдәшләреңне каршы алырга хәзерлән». 1945 елның 4 февралендә язган бу хат — Кутуйның миңа язган соңгы хаты булды, күрәсең. Башка пакет алынмады...

Аның элек язган: «Үлем? Юк, үлмәм кебек... Хәер, ул турыда уйламыйсың да... Җиңү көнен сугышта каршылыйсы килә» дигән сүзләрен хәтерләп, үзен каршы алырга җыена идек инде. Тик... Күтәренке кәеф белән язылган хатның ахыргы хат булуы турында һичкем уйламый иде, билгеле. Ул җиңү дәрте белән канатланып, үзендәге авыруны сизмәгән, аңа игътибар итмәгән, күрәсең. Ул җиңү уты белән яна, бөтен көчен, сәләтен Ватан тантанасы өчен сала, һәрбер тамчы каны халык өчен тибә. Ул бөек җиңү көнен күрде, җиңү шатлыгын татыды. Аның олы йөрәге, искиткеч сыйфатларга ия булган бәгьре бөек идея өчен көрәшүдә тәм тапты һәм шул бөек идея өчен көрәштә янды. Соңгы тамчы канына чаклы иҗат эшендә, азатлык көрәшендә яктырып торды. Хәзерге яшьләр дә, алдагы буыннар да Кутуйның шул күркәм йөрәгенә карап сокланырлар, аның дәртле хезмәтләрен өйрәнерләр. Солдат-шагыйрьнең тиңдәшсез рухы һәрвакыт яктырып торыр.

24. VII. 45 е. Казан.