Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК РУС ХАЛКЫ

С. БАХРУШИН

БӨЕК РУС ХАЛКЫ

Данлыклы совет полководецлары, Кызыл Армия гаскәрләре командующийлары хөрмәтенә. 1915 нче ел 24 нче майда.

Кремльдә үткәрелгән тантаналы кабул вакытында иптәш Сталин «Советлар Союзы составындагы барлык милләтләр арасында иң «Күренекле милләт» булган рус халкы саулыгына тост күтәрде. Иптәш Сталинның шундый тарихи моментта, бөек һәм данлыклы җиңү батырларын хөрмәтләгән моментта әйткән бу тосты Германия фашизмына каршы Советлар Союзының көрәше эшендә һәм Гитлер Германиясен тәмам җинүдә рус халкының уйнаган гаять ролен бөтен тулылыгы белән ачып бирә.

Рус халкы, диде иптәш Сталин, «бу сугышта безнең илебездәге барлык халыклар арасында Советлар Союзының җитәкче көче сыйфатында гомуми танылу казанды» һәм «якты акыл, ныклы характер һәм түземлелек» күрсәтте. Гитлер Германиясенә каршы сугышта ерткыч һәм кан эчкеч агрессорларга хәл иткеч отпор бирү, Ватаныбызның иреген, бәйсезлеген һәм бәхетен саклау өчен, рус халкы, бөек Сталин җитәкчелегендә, Советлар Союзындагы барлык тугандаш халыкларны үз тирәсенә берләштерде. Рус халкы алдынгы кешелек дөньясының иң яхшы идеаллары өчен көрәшче булды, бөтен дөньяда демократик нигезләр өчен көрәшче, Европаның барлык халыкларын фашизм коллыгыннан азат итү өчен көрәшче булды. Рус халкының героизмы нәтиҗәсендә Польша яңа, ирекле тормышка чыкты, Чехословакия, Австрия, Болгария азат ителделәр, Румыния, Венгрия һәм Финляндия фашизм тырнагыннан тартып алындылар, Югославия үзенең бәйсезлегеп саклап калды. Рус халкы бу барлык халыкларга азатлык китерде, аларга иң яхшы, якты киләчәккә юллар ачты. Н. Г. Чернышевскийның «Юк, руслар политик тарихта басып алучылар һәм талаучылар булып түгел, ә коткаручылар булып килеп чыгалар» дип алдан ук әйтеп куйган сүзләре тагын да бер тапкыр расланды. Рус халкы үзенең бөтен тарихи үткәнендә үз иленең бәйсезлеге өчен ялкынлы көрәшче булып, ирек өчен көрәшче булып, изелгәннәрне яклаучы булып танылды.

Немецларның котырынган «Дранг нах остен» («Көнчыгышка һөҗүм») нәре 1242 нче елда рус халкының батырлыгы белән туктатылды, җиңелмәслек дип саналган, «эт-рыцарьларны» рус халкы, Александр Невский җитәкчелегендә, Чуд күлендә тар-мар итте. Александр Невскийның җиңүе Көнчыгыш Европаны Германиянең басып алу куркынычыннан коткарды. Европаны монгол-татар куркынычыннан саклап калу эшендә дә рус халкының хезмәтләре гаять зур. 1236 нчы елда, кыргый Батым урдалары Үзәк Азия далаларыннан көнбатышка ташкын булып агыла башлаганда, Европа культурасы инде юк ителә кебек күренгән иде. Үз юлларындагы шәһәрләрне һәм авылларлы кырып-себереп ташлаган, кешеләрне кырган, сәнгать һәм фән әсәрләрен юк иткән «җәһәннәмнән чыккан» бу куркыныч урдалар алдында бөтен Көнбатыш Европаны паника биләп алды. Ләкин руслар белән көрәштә ул дала ерткычларының көчләре зәгыйфьләнде, сынды, Русларның каршылык күрсәтүләре нәтиҗәсендә зәгыйфьләнеп калган дошман көнбатышка омтылышлы һөҗүм итеп килүе юлында туктап калырга мәҗбүр булды.

Көнбатыш Европа халыклары тарафыннан язмыш ихтыярына ташлап калдырылган рус халкы, чит ил басып алучыларының изүе астында интегеп, үзенә хас булган чыдамлылык һәм ныклык белән, үз җирләрен дала варварларыннан озак, еллар буенча саклап килде. Озакка сузылган бу интектергеч көрәштә данлыклы Куликов сугышы борылыш моменты булды, бу сугыш нәтиҗәсендә 1380 нче елда монгол-татарларның Мамай җитәкчелегендә Көнбатышка һөҗүм ясауга булган соңгы маташулары туктатылды. Шуннан соңгы чорларда да рус халкы үзенең бәйсезлеге һәм башка халыкларның азатлыгы өчен көрәштә коралын кулыннан төшермәде. 1812 нче елда рус халкы Наполеон империясен җимерде. Ул чакта бөтен Европа тәкәббер Наполеонның аяк астында ята иде. Наполеонның күз алдында инде аның чикләнмәгән башбаштаклыгына бөтенләе белән буйсынган бөтен дөнья империясе шәүләсе кызыктырып уйный иде. Ләкин, бу куәтле диктаторның һәм аның сателлитларының урдалары хыянәтчел рәвештә рус җирләренә басып кергәч, рус халкы, бер кешедәй булып, туган җирләрне саклауга күтәрелде. Рус халкының батырлыгы һәм Кутузовның полководецлык таланты Россияне коткару белән генә калмады, ә бөтен Европаны Наполеон империясе изүеннән коткарды. Соңгарак, 1877-1878 нче елларда, рус халкы Балкайда чыгыш ясап, солтан Төркиясе власте астында җафа чигүче славян халыкларын азат итте.

Болгарларның, сербларның, черногорецларның азатлыгы рус солдатларының, Плевна батырларының каннары һәм тормышлары бәрабәренә алынды, русларның тырышлыклары нәтиҗәсендә Балканда бәйсез славян дәүләтләре барлыкка килде. Шулай, рус халкы гасырлар буена, үзе алып барырга туры килгән сугышларда, туган илнең бәйсезлеге өчен һәм изелгән халыкларны яклау өчен ялкынлы көрәшче булып килде. Гитлер Германиясенә каршы Ватан сугышында рус халкы уйнаган бөек рольгә аны бөтен үткәндәге тарих хәзерләп килде. Рус халкының бәнсезлегенә янаган дошманнарга каршы күп гасырларга сузылган өзлексез көрәшнең авыр шартларында куәтле рус милли дәүләте барлыкка килде һәм ныгыды. Шул ук вакытларда рус халкының дөньядагы башка халыкларга куәтле йогынты ясаган бөек культурасы барлыкка килде. Рус культурасының көче — аның кешелекле булуында, аның киңлегендә, милли тарлыкның булмавында; рус культурасының көче шунда ки, аның нигезендә һәрвакыт җәмгыятькә хезмәт итү, кешелек дөньясына хезмәт итү һәм беренче чиратта — Ватанга хезмәт итү фикере ята.

Алдынгы рус язучылары, художниклары, галимнәре үз талантларын, үз сәләтлелекләрен чын күңелдән үз халкына һәм үз ниләренә бирделәр. «Сау, якты акылы һәм җанлы йөрәге булган рус кешесе,— дип язды Чернышевский, — бары тик патриот кына булды, Петр Великий мәгънәсендәге патриот булды,— рус җирен агарту буенча бөек бурычлы үтәүче эшлекле булды. Аның эшчәнлегенең барлык калган интереслары, — әгәр ул галим булса — саф фәнгә хезмәт итү, художник булса — саф сәнгатькә хезмәт итү, хәтта, юрист булса — гомуми кешелек хакыйкате идеясенә хезмәт итү дә, — рус галимендә, художнигында, юристында үз ватаны файдасына хезмәт итүнең бөек идеясенә буйсыналар».

Рус поэзиясе, рус әдәбияты шул ук Ватанга хезмәт итү хисе белән сугарылган. «Иң гүзәл рухи омтылышларыбызны ватаныбызга багышлыйк, дустым минем!» дип җырлады Пушкин. Киләчәк буыннар алдында ул үз хезмәтләрен шунда күрде ки, Радищев артыннан, «ирекне данлыклады һәм түбәнгә төшкәннәргә мәрхәмәт сорады».

Кайнар һәм ялкынлы Белинский үзенең бөтен тормышын туган халыкка бирде. Аның турында Тургенев түбәндәге бик яхшы сүзләрне әйтте: «Белинский тулысынча рус кешесе иде... Ватан файдасы, ватан бөеклеге, ватан даны аның йөрәгендә тирән һәм көчле булып яңгырадылар. Әйе, Белинский Россияне ярата иде; ләкин ул шулай ук мәгарифне һәм азатлыкны ялкынлы рәвештә ярата иде: үзе өчен иң югары булган бу интересларны бергә берләштерү — аның эшчәнлегенең бөтен мәгънәсе менә шунда иде, ул шуңа омтылды». Рус художество сүзенең барлык бөек мастерлары: Тургенев та, Лев Толстой да, Горький да, Чехов та, Маяковский да — үз талантларын кешелек дөньясының бәхете өчен, үз халкының бәхете өчен көрәш эшенә багышладылар. Рус әдәбиятының бу характерлы йөзе шуның белән аңлатыла ки, бөек рус язучылары илһамнарын, үз тойгыларын, үз теләкләрен халыктан, халык массасының киң катлавыннан алдылар. Рус әдәбияты бөтен дөнья әдәбиятының үсешенә тирән һәм киң йогынты ясады. Тургенев, Толстой, Чехов иҗатлары буенча Көнчыгыш Европа һәм Америка чын тормышны тасвирлау көченә, тирәц психологик анализ ясауга, һәм, рус художество әдәбиятына хае булган, ватанга һәм кешелек, дөньясына иҗтимагый хезмәт күрсәтү рухына өйрәнделәр. Рус сәнгате шул ук туган халыкка һәм аның аша бөтен кешелек дөньясына хезмәт итүнең бөек идеяләре белән рухланган.

Федотовлар үз картиналарында кыерсытылганнарны һәм изелгәннәрне яклап чыктылар. Суриковның гүзәл полотнолары халык массасының психологиясен һәм халык хәрәкәтенең тирәнлеген ачып бирәләр. Репин мәшһүр Бурлаклар» исемле картинасында үзен чын художник-демократ итеп күрсәтә, «Крестный ход» исемле картинасында — үткен сатирик итеп, «Запорожецлар» исемле картинасында— куәтле халык рухының җырчысы итеп, царизм корбаннарына багышланган картиналарында — революционер итеп күрсәтә. Глинка, рус патриотизмының көчен җырлауда, «Иван Сусанин» операсында гүзәл музыкаль форма тапты. Тирәннән уйлаучы һәм самими күңелле лирик Чайковский үз әсәрләрендә рус халкының рухи тормышын гәүдәләндерде, ә «1812 нче ел» исемле увертюрасында, Глинка кебек үк, чын патриотик рух бөеклегенә күтәрелде. Рус галимнәрен дә шул ук бөек идея — ватанга һәм кешелек дөньясына хезмәт итү идеясе рухландырды һәм рухландыра. СССР Фәннәр Академиясе президенты В. Л. Комаров үз юбилеендә шушы гүзәл сүзләрне әйтте: «Халыкка хезмәт итү бурычы — безнең буынны дулкынландырган төп идея әнә шунда иде. Чернышевский, Добролюбов, Писарев — безнең уй-фикерләребезнең хакимнәре — безне алга алып бардылар, халыкка якын иттеләр...

Хәзер дә, ярты гасыр үткәннән соң, без, карт галимнәр, яшь омтылышыбызны югалтмадык. Киресенчә, без шундый чорда aлгa һәм алга омтылабыз ки, бу омтылыш бөтен тормышта үзенә отклик таба». Бу «алга, халыкка» омтылыш, рус халкына хас булган хезмәгтә ныклык һәм тырышлык. сыйфатлары белән бергә кушылган килеш, рус фәне барлык тармакларда да ирешкән гаять зур унышларны яулап алуга булышлык итте. Үзләренең фән өлкәсендә ачкан яңалыклары белән ботен дөнья күләмендә дан казанган рус галимнәренең исемнәрен: рус фәненә нигез салучы Ломоносовны, даһи химик Менделеевны, бөек математиклар Лобачевский, Чебышев һәм Ляпуновлы, зур геолог Каршискийны, бөтен дөньяга мәшһүр географ Пржевальскийны, бөек новатор-биологлар Мечников, Сеченов, Тимирязев һәм Павловны, хәрби-кыр хирургиясенә нигез салган Пироговны, табигатьне үзгәртеп коручы Мичуринны һәм башка бик күп зур галимнәрне искә алу да җитә. Рус галиме A. С. Попов дөньяда беренче тапкыр радиотелеграфияне уйлап чыгарды.

Яблочковның «шәме» урамнарны яктыртуда электр куллануга нигез салды. Болар үткәндә булдылар. Ә хәзер фәннәр академиясе президенты В. Л. Комаровның, академиклар Бардин, Байков, Зелинский, Виноградов, Лысенко, Мещанинов һәм безнең башка галимнәребезнең исемнәре Ватан сугышы елларында рус фәненең бик зур казанышлары турында сөйлиләр. Рус галимнәре сугыш елларында үз көчләрен һәм белемнәрен тулысынча Ватанны саклау эшенә бирделәр. Рус фәне төгәл фәннәр өлкәсендә генә түгел, ә иҗтимагый фәннәр өлкәсендә дә, кыю һәм батыр рәвештә яңа юллар эзләп, бөтен кешелек дөньясының белем хәзинәсенә бик күп кыйммәтләр өстәде: Чернышевский йөзендә рус халкы бик зур экономист һәм философны бирде, Чернышевский «капитализмны гаҗәеп тирән тәнкыйть итүче» булды. Чернышсвскийның хезмәтләрен Маркс Европада ул замандагы экономистларның әсәрләреннән аерып йөртте. «Добролюбов һәм Чернышевский масштабындагы ике язучыны күтәреп чыгарган ил... һәлак булмас» дип язды Энгельс.

Фәнни марксизм рус фәнендә бик тиз тамыр җибәрде. Маркс үзе, бу мәсьәләгә кагылып, үзенең иң җитди хезмәтләре «Россиядәге кебек һичбер кайда шулай күп таралмады» диде. Марксизм тәгълиматы эшчеләр сыйныфы арасына Россиядәге кебек беркайда да шулай тиз үтеп керә алмады. Марксизм беркайда да шулай төрле яклап һәм тирән өйрәнелүгә очрамады.

«... Марксизм буенча бөтен халыкара әдәбиятның иң яхшылары» XIV гасырның икенче яртысында рус галиме Г. В. Плеханов каләменнән чыктылар. Анын «Тарихка монистик карашның үсеше мәсьәләсенә карата» исемле китабы нигезендә, Ленин әйткәнчә, «рус марксистларының бөтен бер буыны тәрбияләнде».

Марксистик теорияле рус фәне, В. И. Ленин йөзендә, тагын да югарырак булган яңа баскычка күтәрде. Россия — рус һәм бөтен дөнья культурасының иң югары казанышы булып торган ленинизмның туган иле булды. Ленин безнең эпохабызның иң бөек даһие, алдынгы фәнни фикер корифейе, марксизмны яңа шартларда үстергән һәм аны күп алга җибәргән бөек галим, хәзерге җәмгыятьне совет системасы нигезендә социалистик җәмгыять итеп яңабаштан төзү теориясенә нигез салучы, безнең совет дәүләтенә нигез салучы булды. Марксизм-ленинизм теориясе рус пролетариатына пролетар революциянең һәм социализм төзүнең бөек бурычларын куярга һәм хәл итәргә мөмкинлек бирде. Марксизм-ленинизм теориясен үстерү-җәелдерү эшендә рус халкының уйнаган зур роле аңа хас булган революционлык белән аңлатыла. Рус культурасы тормышны яңа нигезләрдә революцион яңа баштан коруга омтылыш белән сугарылган. Рус матур әдәбиятында да, рус публицистикасында да, рус фәнендә дә көрәшкә куәтле чакыру яңгырый. Пушкин һәм Чаадаев үз исемнәрен «царизм хәрабәләрендә» язып калдыру турында хыялландылар. Максим Горький «давылны үз артыннан» чакыручы «давыл хәбәрчесе», «давыл җитәкчесе» булды, кара реакпия елларында үзенең ялкынлы язмаларында «батырлар шашкынлыгын» һәм «көрәш, сугыш бәхетен» мактап җырлады. «Иртәнге көнгә, алга ыргылырга!» — өндәде Маяковский, «көтеп алынган тимер давылда» капитализмны җимерергә чакырды, чөнки аны «һич тә әйләнеп үтеп булмый», «бердәнбер котылу юлы — аны шартлату!».

Алдынгы рус матбугаты революцияне хәзерләүдә зур роль уйнады. Герцен үзенең «Колокол» журналы сәхифәләрендә, Ленин әйткәнчә, «революция байрагын күтәрде».

Черпышсвскийның «Куәтле өндәүләре», Ленин сүзләре белән әйткәндә, «чын революционерларны» тәрбияләде. Чернышевский, публицист буларак, «үз эпохасының барлык политик вакыйгаларына революцион рухта йогынты ясый алды, цензураның төрле киртәләре аша чыгып, крестьян революниясе идеясен, барлык иске властьларны бәреп төшерү өчен массалар көрәше идеясен үткәрде». Бу революцион рух рус пролетариатының иң тирән катлауларында яшәп килде. 1877 нче елда «50 кеше революционер Петр бернең сүзләре aeдылар: «Миллионнарча куллы куллары күтәрелер һәм штыклары белән сакланып торганда көл булып очар!» 1905 нче ел вакыйгаларыңда, 1917 нче ел башларында һәм Бөек Октябрь Социалистик революциясендә рус халкының революцион рухы үзен аеруча зур-көч белән күрсәтте.

Тулы хокук беләп әйтергә мөмкин ки, рус халкы — безнең илебездә һәм бөтен дөньяда революция байрагын йөртүче булды һәм шулай булып кала. Алпавытлар һәм капиталистлар эксплоатациясенә каршы ул беренче булып күтәрелде һәм социалистик стройга нигез салды. Ленин-Сталин партиясе иске Россиядә алпавытлар һәм капиталистлар строена каршы көрәшне оештыручы булды. Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе Россия тормышында яңа эпоханы ачып җибәрде. Рус халкы, партия җитәкчелеге астында, электә артта калган халыкларга феодаль тәртип калдыкларын юк итүдә һәм капиталистик эксплоатацияне бәреп төшерүдә ярдәм итте. Бу — безнең Советлар Союзындагы башка халыклар алдында аның бөек хезмәте. Украина, Закавказье, Урта Азия, Себер халыклары, хаким сыйныфлар изүеннән котылуга һәм азатлык яулап алуга бары тик рус пролетариаты ярдәме белән генә ирешә алдылар. Чит ил интервентлары рус алпавытларына һәм капиталистларына көнбатыштан һәм көнчыгыштан ярдәмгә килгәч, яңа гына яулап алынган азатлыкны саклауга рус халкы беренче булып күтәрелде һәм Октябрь революциясе казанышлары өчен көрәшнең башында булды. Рус халкы тирәсенә совет иленең башка халыклары тупланды һәм илдәге контрреволюция һәм чит ил интервенциясе җимерелде. Кара, контрреволюцион көчләрне җиңгәннән соң совет халкы үз илендә социализм төзү эшенә кереште. Рус халкы, Ленин-Сталин милли политикасын тормышка ашырып, Советлар Союзының экономик яктан артта калган өлкәләренә (окраиналарына) аларның промышленностен һәм авыл хуҗалыгын үстерү эшендә бик зур ярдәм күрсәтте. Элекке Россия империясенең окраиналары, иптәш Сталин күрсәтеп үткәнчә, «үз гаепләре белән түгел, бәлки аларны электә чимал чыганагы итеп каралганлыклары сәбәпле» артта калганнар иде. «Артта калган илләр, иң алдынгы илләрнең пролетариаты ярдәме белән, совет строена, һәм, үсешнең билгеле бер баскычлары капиталистик стадияне читләтеп үтеп, коммунизмга күчә алалар» дип исбат итте Ленин. Бары тик аларда йокымсырап яткан көчләрне уятырга гына кирәк иде. Һәм моны рус халкы эшләде.

Казахстанның буш далалары, рус халкы ярдәмендә, бөтен Советлар Союзын бакыр, кургашын, күмер, нефть белән тәэмин итүче куәтле индустриаль район булып әверелде; Себернең буш мәйданнарында Кузбасс үсеп чыкты; Урта Азиядә ирригация корылмалары челтәре киңәйде һәм мамык җитештерү өчен бик күп мең гектар җирләр комнан тартып алынды. Рус халкы үзенең патриотлыгы белән һәрвакыт танылып килде, үз ватанының бәйсезлеген һәрвакыт батырларча саклады. Ләкин, ул үзенең ирекле совет дәүләтен төзи башлаганнан бирле, аның ватанга патриотларча бирелгәнлек, хисләре аеруча көчәйде. Үзенең ирекле совет дәүләтенә фашистик Германия тарафыннан кол ителү куркынычы килеп тугач, рус халкын бөек патриотик омтылыш биләп алды. Рус халкы, үткән заманнардагы кебек үк, ләкин тагын да көчлерәк рухланып, туган илне саклауга күтәрелде. Бишьеллыклар чорында, индустриализация буенча гениаль планны тормышка ашыру өчен, бу планны төзүче бөек Сталин тирәсенә бердәм рәвештә тупланган кебек үк, хәзер дә, сөекле юлбашчы җитәкчелеге астында, ерткыч агрессорга каршы күтәрелде. Рус халкы туган РСФСР җирләрен гитлерчылардан бөтенләй чистарткач, шундый ук батырлык белән кардәш республикалар халыкларына ярдәмгә ашыкты һәм, үзенең бу батырлыгы белән Украинаны, Белоруссияне, Литваны, Балтик буен, Карелияне һәм Молдавияне оккупантлар коллыгыннан азат итүгә булышлык күрсәтте. Рус халкы Советлар Союзы чикләрендә дә туктап калмады. Ул, Ирек сөюче халыкларның гомуми эше өчен эчкерсез һәм фидакарь көрәшче булды, аларны фашизм коллыгы кошмарыннан коткарды. Рус халкы алариьг ерткыч дошманга каршы хәлиткеч көрәшкә рухландырды, берләштерде һәм аларның бу көрәшенең башында булды, Рус халкы үзенә якын булган славян халыкларының иреге өчен батырларча сугышты. Польша, Чехословакия, Югословия, Болгария үзләренең тормышка яңадан кайтулары белән рус халкына бурычлылар. Рус халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә Румыния, Вепгрия һәм Финляндия гитлерчыларның һәм аларның иярченнәренең җимергеч йогынтыларыннан азат ителделәр, Австрия дә үзенең бәйсезлеген яңадан кайтарып алды. Кызыл Армия аяк баскан һәрбер җирдә барлык алдынгы демократик элементлар совет халкы тирәсенә тупландылар, Рус халкы һәркайда да үзен кешелек дөньясының иреге һәм бәхете, И. В. Сталин. «Марксизм һәм милли — колониаль мәсьәлә, халыкларның бәйсезлеге идеясез алып баручы итеп күрсәтте.

Гитлерчы Германия җирләренә Кызыр Армиянең җиңүле рәвештә килеп керүе, фашистик Германиянең башкаласы Берлинны алуы, шул ук вакытта безнең союзникларыбызның көнбатыштан ясаган хәрәкәтләре белән берлектә, Германия юлбасар империализмына сугыш машинасын бөтенләй җимерелүгә китергән үлем удары булды. Гитлер башкаласының төтенләп торгап хәрабаларында — фашист юлбасарларның каршылык күрсәтүләренә чик куйган актка кул куелды. Канлы фашизм диктатурасының коточкыч җәһәннәменнән бөтен дөнья коткарып алып калынды. Кешелек дөньясы язмышы өчен булган бу хәлиткеч сугышларда бөек рус халкы беренче урынны алды. Ул, артка, үзе үткән героях юлга, лаеклы рәвештә зур горурлык белән, өстенә төшкән бурычны тулы үтәү аңы белән карый. Рус халкы, түземлелек һәм ныклык белән, һичбер йомшаклык күрсәтмичә һәм дәһшәтле куркынычлар алдында каушап калмыйча, үз эшенең хаклыгында икеләнмичә, үз хөкүмәте политикасының дөреслегенә тирән ышанып, бөек юлбашчы иптәш Сталин җитәкчелегендә үз Ватанының иреге һәм бәйсезлек өчен батырларча көрәште. Дошманны тар-мар итүне тәэмин итү өчен ул күп корбаннар бирде, һәм, дүрт елга сузылган каты сынаулар аша үтеп, рус халкы җииүне яулап алды, бу җиңү сөекле совет илебезнең ирекле булуын һәм чәчәк атуын тәэмин итә, дөньядагы барлык халыкларга иң яхшы киләчәк өчен яңа юллар ача.