ВАСИЛИЙ ЯНИЦКИЙ
ГАЗИ КАШШАФ
ВАСИЛИЙ ЯНИЦКИЙ
Мин Шөгергә бара идем, Иске Куак авылында:
— Безгә Герой кайтты!—диделәр. Бу хәбәр миңа эчке горурлык беләп, геройны күрмичә китәргә һич тә ярамаганлыкны аңлата торган тавыш белән әйтелде. Герой райком секретаре белән тирә-як колхозларда йөри икән, миңа аның кайтканын көтәргә туры килде. Икенче көнне иртән мин аның белән күрешергә киттем. Уртача гына авыл өе алдында очучы капитан киемендәге берәү яшел гимнастеркалы бер тәбәнәк кеше белән сөйләшеп тора иде. Мин уйлаганча, аларның берсе Герой, берсе райком секретаре булып чыкты. Мин исәпләшергә дә өлгермәдем:
— Мин бит сезне беләм, сездә укыган идем, — диде Герой. Мин аны төсмерләргә тырышып техникум, рабфаклар, институт һәм төрле курсларда укыган студентларны күз алдымнан кичереп карадым. Юк, Геройның төсе миңа таныш түгел иде.
— Хәтерләмим, — дидем мин. — Ничек, мехтехникумда завуч сез идегез шикелле...
— Әйе...
— Мин шунда укыдым.
— Ә кайсы елны тәмамладыгыз?
— Юк, тәмамлый алмадым. Мин комсомол чакыруы белән авиация мәктәбенә укырга киттем. Минем күз алдына кинәт 1936 елның язгы айлары килеп басты. Әйе, хәтерлим, безнең техникум ул вакыт иң яхшы укучы комсомолецлардан алты кешене очучылар мәктәбенә озатты. Алар арасында Василий Яницкий дә булган икән. Мин инде, билгеле, аның фамилиясен хәтердә саклый алмаганмын. Хәзер без өй алды баганасына сөялеп, техникумны искә төшерә башладык. Василий берәм-берәм укытучыларны сораша, мин җавап бирәм һәм күңелдән генә: «берсен дә онытмаган, һәркемне сагынып искә ала, димәк эшебез — студентларда начар тәэсир калдырмаган икән» — дип уйлыйм һәм бу уй минем күңелне күтәрә.
Электән таныш булу безне бик тиз якынайтып җибәрде. Без бер-беребездән тартынмыйча, теләсә нәрсә турында сөйләшеп, сорашып, борынгы дусларча серләшен йөрдек. Райком секретаре үз эше белән киткән иде инде. Василий бүгенге көнен миңа, мин аңа багышладым. Без һәр икебезнең тормышында бер күңелле истәлек булып сакланган техникумны кабат-кабат хәтергә алып, аның студентларын, Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән патриотларын сагынып, аларны күз алдына китердек. Мин инде Василийның апасы, сеңлесе белән дә танышырга өлгердем. Капитанның хикәяләрдәгечә кызык кына өйләнгәнлеген дә белдем:
— Нәкъ сугыш башланган якшәмбедән бер атна элек кенә өйләнгән идем, — диде Василий.
— Тормыш шәп иде бит, бер дә бу чаклы дәһшәтле сугыш булыр кебек тоелмый иде. Шулай, якшәмбе көнне кәләш янына кияүләргә киттем. Яшь кияү ич мин! Тик барып җитеп булмады. Тревога булды һәм мин йөгереп частька кайттым. Шуннан бирле сугыш, сугыш...
— Ә иптәшегез Нина кайда калды?
— Нина соңыннан безнең штабка машинистка булып эшләргә күчте. Тик 14 ай эчендә без бер 20 дән артык күрешә алмадык...
Василий авылдагы елларын һәрбер совет баласы кебек реаль мөмкинлек чикләрендә хыяллану белән уздыра. Ул хыяллар әле тормышка ашмыйлар, тик горурлык кимеми, киләчәккә ышаныч көчле! Бөтенесе алда һәм алдагы тормыш безнеке! Совет власте кыю хыялларны эшкә ашырырга ярдәм итәчәк! Кем комачаулар, тотар да Василий агроном булыр, ә юк, ул доктор булыр! Ә хәзергә азлап булса да белем алырга, тормышка таба үрелергә кирәк! Ул 1916 елда туган һәм әтисен хәтерләми. Аның әтисе — Иван Яницкий — 1918 елда Кронштадтны саклаганда Кызыл Армия сафында һәлак булган. Бу вакыйганы Вася ике яшеннән алып көн саен әнисеннән дә, аналарыннан да әйтә килә.
Яшьтән үк аңарда әтисен үтергән дошманнарга нәфрәт хисе төенләнә башлый. Бу хис балалык чорыннан аерыла барган саен үзен пыгырак сиздертә һәм тирәнәя бара. Үскән саен ятимлекнең ачысы татыла бара. Сигез яшендә аны үз авылларындагы мәктәпкә укырга бирәләр. Тик тыныч кына укып булмый. Ике елдан соң укуны ташларга туры килә. Эх, әтисе исән булса иде, ул авыл мәктәбен бетерүгә әллә кайларга китәр, әллә кем булып чыгар иде! Менә хәзер тәмле хыялларны куеп торырга туры килә. Ул батрак. Ун яшьлек Василий, үз авылларындагы кулакка батрак булып яллана. Авыр тормыш камыты аның муенына киелә. Белмим, кешенең яшьлеген ашый торган батраклык күпмегә сузылыр иде, әмма Василийның бәхетенә каршы колхозлашу еллары башлана. Колхоз, башка ярлылар белән бергә, Василийны да кулак изүеннән коткара. Алар беренче булып колхозга язылалар.
1930 елда Василий яңадан укырга керә. 1935 елга чаклы үз авылларындагы 7 еллык мәктәптә укый. Шул ук вакытта ул колхозда эшли. 1933 елда Василий Яницкий комсомолга керә һәм аның күз алдында яңа дөнья ачыла. Комсомолның җанлы оешмасы Василийның йөрәгенә яңа дәрт сала, тормышны сөяргә өйрәтә, иҗтимагый көрәшнең тәменә төшендерә. Василий да, һәрбер комсомолец кебек, үзенең сугышчан оешмасына тирән ихтирам саклый, аның һәрбер заданиеләрен чын күңелдән үтәп бара. Комсомол — сыйнфи көрәшкә өйрәтә, туган илгә чиксез мәхәббәт уты кабыза; җилкенчәк яшь йөрәкне алга, киләчәккә ашкындыра. Шул дәртле ашкыну белән Василий Яницкий 1935 елда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач та Казанга карап юл тота. Аның хыялында агроном белән докторга урын калмый. Ул җир селкетеп йөри торган горур паровозның машинисты булырга омтыла. Tик Казанга килгәч, бәхет ишеген мехтехникумы ача. Василий мерлушка, каракүлләр, йомран, эт мехлары белән эш итүче техник-технолог булырга хәзерләнә башлый. Бу эш аңа башта сәер тоела. Бераздан әле беренче тапкыр очрашырга туры килгән специальность белән кызыксына башлый. ПптәшлЬро дә, укытучылары да үз булып беткәч, инде тәмам бер семья кебек хис итә башлагач, ул комсомол мобилизациясе буенча авиация мәктәбенә юнәлә. 1936 нчы елның апреленнән башлап Василий Яницкий Тамбов шәһәрендәге гражданский очу мәктәбендә укый. 1939 елны аны тәмамлагач Иркутск шәһәренә эшкә җибәрелә. Шул елны ул партия сафларына керә. 1940 елда югары очу мәктәбе курсларына җибәрелә. 1941 елның январь аенда курсларны тәмам иткәч. Оборона Халык Комиссары приказы буенча кадрга күчә. Менә ул шул көннән алып хәрби очучы. Бөек Ватан сугышын Василий Яницкий Киев янында каршылый. Сөекле иптәше Нина янына барырга чыккач, шомлы тревога башлана һәч Василий ниидилер зур бәхетсезлек, авыр кайгы килүен күңеле белән тоя. Бу өйрәнү өчен ясалган тревога түгел. Нәрсәдер бар, чыннан да шул...
Василийның башын төрле уйлар айкый. Нина белән отпускка китү күренешләре, Иске Куак авылы, иптәшләр, командирлар күз алдыннан узалар.
— Бүген Нина борчылыр! Күзен юлдан алмыйча көтәр ул мине! Озакка булмасын иде бу тревога... Чик буендагы кечкенә вакыйга белән тәмамланса иде...
Тик күнел теләгәнчә булмый. Җитди сугыш башланып китә һәм канны да түктерә торган көндәлек бәрелешләр бер-берсенә ялганып торалар. Василий рядовой очучы — кече лейтенант дәрәҗәсендә һәм ул үз гомерендә беренче тапкыр чын сугышка керә. Штурман Михаил Ютковский белән чиккә очалар, масаеп килгән дошман гаскәрен бомбага тоталар. Беренче көрәштә әле аларның сугыш тәҗрибәләре булмый. Атыш, шартлау, төтен болыты, буталыш, чуалыш...
Дошман зениткалары туктаусыз аталар. Василий снарядлар шартлаган биеклектә оча. Аның алдында да, артта да, яннан да болыт букетлары күренәләр. Василий самолетының тирә ягында тоташ шартлаулар, ә ул һаман үз целенә оча бирә. Бик күп сугышларда чыныгып, тәҗрибә алганнан соң. Василий беренче көннәрне хәтеренә алын, үткән көннәр өчен уңайсызлык сизә, һәм шул тәҗрибәсезлек белән дә исән калуга да җәпләнә:
— Мин бит утның күзенә керә идем, — ди Василий, — сугыша белми идем әле, ничек исән чыга идек, һич башыма сыймын. Сугышырга без моныннан өйрәндек.
Эскадрилья командиры майор Маков яшь очучыларга аталарча мәхәббәт белән сугыш серен өйрәтә. Ул яше 50 гә җитен килә торган тәҗрибәле командир. Аны сугышчылар аеруча яраталар. Аның өйрәтүләрен үзләштермичә торып, һава сугышында җиңеп чыгу мөмкин түгеллеген аялыйлар. Калын гәүдәле, таза тәнле, җил белән яргаланган кара кучкыл битле, кара чәчле Маков үзенең дисциплиналы, сугышчан җыйнаклылыгы белән дә сугышчыларны сокландыра. Аның җитәкчелегендә сугышка кергән очучыларның күңелләре ышаныч белән тулы һәм алар җиңеп чыгалар. Маков фин сугышында сугыш тәҗрибәләре белән бүлешә, атакага керергә, бомба ташларга, өстән һөҗүм итәргә, дошман очучысын саташтырырга өйрәтә.
Василий Яницкий үзен Маков шәкерте итеп исәпли. Маков аз гына, вакыт эчендә Василийның кыю сугышырга өйрәнүен күрә һәм сугышканда үзенең сул ягыннан аңа да урын бирә. Василий өчлекнең сул ягыннан торып, Маков җитәкчелегендә, немецларга бик күп һөҗүм ясый. Алар 1941 елны Брест-Литовский линиясе буйлап килүче немец танк колонналарын бомбага тоттылар.
Дошман техникасының күп өлешен көлгә әйләндерделәр. Озакламый Василий Яницкий звено командиры булып сугыша башлады. Тугыз самолеттан торган звеноны дошман техникасы өстенә алып бара һәм яхшы гына нәтиҗәләр белән кайта иде. Бер көнне аэродромга партизаннар йгыПяяя бер кеше килде һәм Белоцеоковск аэродромына немецларының «Юнкерс — 88» тибында 80 самолет туплауларын хәбәр итте.
Дивизия командиры өч звенога бу аэродромны бомбага тотарга задание бирде. Өч звсиоиьщ берсёя алып бару Василий Яиицкийга йөкләнде. Дошман самолетлары тупланган аэродромга сиздерми килергә тырыштылар. Өч тугызлык төрле биеклектән очып, кинәт кенә аэродром өстенә килеп чыктылар. Дошман астан ут ачты. Зениткаларның ут давылы чәчүләренә дә карамастан, бомбага тоту яхшы нәтиҗә белән тәмамланды. Немецларның 43 самолеты яндырылды. 13 стройдан чыгарылды. Заданиене уңышлы үтәгән өчен дивизия командиры очучыларга рәхмәт бөлдерде. Эш уңышлы иде, әмма Василий бу заданиедан тирән кайгы белән кайтты. Ул бүген сугышчан иптәшен югалту кайгысының ачылыгын бөтен йөрәге белән татыды.
Михаил Ютковский, Василий белән бергә беренче тапкыр ут эченә кергән батыр штурман, бүгенге заданиене үтәгәндә һәлак булды. Ютковскийның үлем секундын Василий һавада ук сизгән иде. Менә, ул аэродром яныннан урман буйлап оча, шахмат кебек тезелгән дошман самолетлары өстенә Ютковский бомбалар сиптерә. Әнә бомбалар.
«Ю—88» самолетларының кисәкләрен төтен белән аралаштырып күккә күтәрәдер. Нәкъ шул вакытта бер «Мессершмидт» күренә. Ул һавадан кадалып төшә дә снаряд җибәрә башлый. Ике снаряд самолетны бәреп җибәрә, тик нәрсәне зарарлады «көн?
— Койрыкны өзмәсә ярар иде!—дип уйлый Яницкий.
Тик ул арада булмый, һава дулкыны кабина эченә вак-вак кына кан бөртекләре сиптерә.
— Ах, явызлар! Миша!.. Кинәт Василийның йөрәге бугазына килеп кысылгандай була... — Миша!—ди ул тагын бер кат. Әмма Minim эндәшми... Аэродромга кайткач, Михаил Ютковскийны хәрби хөрмәт күрсәтеп күмәләр. Яницкий кайгысының авыр басымы астында үкси...
Василий Яницкий штурман Казимиров Михаил белән оча башлый. Кара кучкыл йөзле, калып гәүдәле Казимиров сугышка чаклы Москва физкультура институтым тәмамлаган. Аның бөтен кыяфәте көч бөркеп торган шикелле күренә. Тыгыз мускуллары чиксез көч асрыйлар. Ул матур һәм сөйкемле егет! Василийга ул беренче очрашуда ук бик ошый. Казимиров та Яницкийның оста очучы булуына тиешле бәя бирә һәм алар бик тиз дуслашалар...
Бер көнне майор Маков, Яницкий белән Казимировны чакырып ала да, үзенең калын, ягымлы тавышы белән задание бирә:
— Днепр аша сальгнган менә бу күперне күрәсезме? Аны бомбага тотып кайтырга кирәк! Уңышлы нәтиҗә белән кайтканнан соң, иптәш Казимиров, партиягә керергә сорап язган гаризагыз каралыр. Маршрутны билгеләгез! Казимировның йөрәген ашкыну чолгап алды. Ул заданиене уңышлы үтмячәк һәм партия сафларына кабул ителәчәк, әлбәттә. Менә, ниһаять, ул да партиянең тулы хокуклы члены булачак. Бу тантаналы минут җитмәс кебек тоелды аңа һәм ул ниндидер бер эчке дулкын белән самолет янына йөгерде. Штурманның шатлыгы Яниңкийны да чолгап алган иде. Җәйнең матур кояшлы көне иде бу. Урман һ.м кырларны ергалап аккан елгалар кояш яктысында киң тасма булып елкылдый. Мепә ул, борынгы Руеның чал елгасы, үзенең бетмәс-төкәнмәс тарихы, легендалары белән горур рәвештә боргаланып агып ята. Аның ак башлы дулкыннары, йөрәк тибеше кебек, бер ритм белән ярга сугылалар... Дулкыннар сер сөйлиләр, борын-борыннан сузылып килгән халыкның данлы юлын дәвам иттерергә кушалар, түземлеккә чакыралар! Бөек, гүзәл елга, изге көчпец матур символы булып, талгын гына тирбәлә. Аның ярларын мәсхәрәләп, суын пычратып немецлар йөри. Бер ярны икенчесе белән тоташтырган күпер аша немецлар гаскәр һәм корал ташыйлар. Ул корал совет власте җирендәге тереклекне бетерү өчен, авыл һәм шәһәрләрне хәрабәгә әйләндерү өчен, карт-корыларны, хатын-кызларны, бала-чагаларны җәзалау өчен ташыла. Күперне җимерергә кирәк! Бурыч зур һәм җаваплы. Югарыдан торып, суга аркылы ташланган тар гына тасмага бомба төшерергә һәм аны нәкъ шул тасма кебек сузылып торган күпер өстенә туры китерергә кирәк! Василий да, Михаил да бу бурычның авырлыгын беләләр. Нервлар соңгы чиккә җитеп тартышалар. Алар бик. түбәппән очып килделәр. Днепрдагы күпергә икс километр ара калгач, Василий 300 метр биеклектән самолетны күпергә каратып очырды. Казимиров уңайлы секундны сагалан бара иде һәм ул билгеләнгән төбәккә бомбалар сиптерде. Бомбага тотуның нәтиҗәсен фоторәсемгә алу өчен Василий самолетны яңадан күпер өстенә алып килде. Фотоаппарат эшкә җигелде. Ул арада күперне саклаучы немецларның «Хейнкель—113» самолетлары исләренә килеп, боларны куа чыктылар.
Өч «Хейнкель» Яницкий самолетына һөҗүм ясый. Кыска, ләкин кызу һава сугышы башлана. Михаил дошман самолетларының берсен бәреп төшерә. Ләкин калган ике «Хейнкель— 113» һөҗүмне туктатмый, аларның снарядлары Василий самолетының маторына килеп тия. Снаряд килеп тигәннән соңгы яшен тизлеге белән узган вакыт эчендә, Василий һәм Михаил самолетлары белән җиргә егылып төштеләр. Самолет урман буеннан ерак түгел тигезлеккә төшеп җимерелде. Аның экипажы бәхетле очраклылык аркасында, вак-төяк бәрелүләр белән чикләнгән иде. Зәгыйфьләнүче булмады. Эшнең нәтиҗәсен күрсәтүче фотоаппарат та зарарланмаган икән. Экипаж пң беренче эш итеп аны алды да аннан соң пулеметны һәм бортпаекпы кыстырын, ашыга - ашыга якындагы урманга йөгерде. Василийларның самолеты Фронт сызыгыннан өч кенә километр җирдә җимерелде. Тик алар дошман ягына төштеләр. Хәзер ничек тә дошман кулына эләкмәскә кирәк иде. Бөек Ватан сугышының тарихи сәхифәләре илебезнең табигый урманнарында да бик күп язылды. Безнең батыр сугышчылар дошманның ерак тылларыннан, урманнар аша килеп фронт сызыгын азмы кичтеләр. Кыю партизаннарның изге эшләре өчен ул урманнар нинди генә хезмәт күрсәтмәделәр. Иксез-чиксез урманнарның һәрбер яфрагы, һәрбер куагы — батырлык һәм дан турында легендалар асырый, куе хисләрен җилләргә сөйләп утыра. Яницкий белән Казимиров та яфраклар, чәчәкләр белән тулы урман эченә кереп постылар. Фашистлар аларны эзлиләр, самолетлары җимерелеп төшкән совет очучыларын тереләй кулга алу өчен тизлек белән ау оештырганнар иде. Әмма илнең урманы аларны дошман күзеннән саклады. Яницкий хезмәт иткән часть, сугыш заданиесеннән кайтмаган самолетны һәм аның экипажын эзләргә очучыларны чыгарып җибәрде. Штабта, дулкынланып, эзләү нәтиҗәсен көттеләр.
Шул ук штабта, күз яшьләренә буылып, өметсез рәвештә бер ноктага карап каткан Нина язу машинасы каршында утыра иде. Авыр кайгы аны, әйтерсең бер урынга кадаклаган, ул тирә-як тормышны сизми башлаган кебек күренә иде. Иптәшләре аны тынычландыралар, өзгәләнмәскә, сабыр итәргә киңәш бирәләр. Әмма Нина тынычлана алмый, һәм төнне ул йокысыз, яшьсез җылап уздырды. Икенче көн һичбер яңалык китермәде.
Көн авыр узды, аның басымын очучылар да сизәләр шикелле иде, алар да күңелсез йөрделәр: шаянлыкны күрсәтми тордылар, кичкә таба кинәт аэродром җанланган шикелле булды. Майор Маков каршына ике очучы килеп басты һәм Маков, очучы формасын югалтып бара торган ул егетләрне искиткеч бер шатлык белән каршы алды, аларның сүзләрен игътибар белән тынлагач, егетләрнең каралган, яргаланган маңгайларыннан үбеп алды. — Яницкий белән Казимиров кайттылар!..
Бу хәбәр секунд эчендә бөтен частька таралды. Шатлыгыннан Нина һуштан язарга хәзер иде. Бер тәүлек буе дошман тылында качып йөргән очучылар, юынып, өсләрен алмаштырып, кеше кыяфәтенә кергәнче, штабта фотоаппарат ленталарын карадылар. Әйе, задание искиткеч төгәллек белән җиренә җиткерелгән иде. Днепр аша йөрүче дошманнарның күпереннән иртәлек кенә калган...
Кич белән Маков очучыларны үз кабинетына җыйды:
— Ватаныбызның намуслы улы Михаил Казимиров, бөек партиянең тугызыклы члены булырга телән гариза биргән иде.
Бөтенесе тын. Җыелышның тантаналы төсе Михаилны аеруча дулкынландырды. Маков аны мактап сойли, аның сугыш кырывп күрсәткән батырлыкларын сурәтли һәм аңа партия билетын тапшыра.
— Партия алдагы вакытта да кыю булуыңа ышана!—дип сүзен тәмамлый. Бәхетлелектәи бите ут кебек янган Казимиров җыелыштан Яницкий белән бергә чыга.
Яницкий иптәшенең шатлыгын тагын ничек бизәргә икән дигән кебек, уйланып тора. Нәрсә әйтсә дә аз шикелле. Ниһаять, Казимиров:
— Вася, син шатмы?—ди.
— Их, Миша,— ди Яницкий,— мин шул чаклы шат....
Һәм алар чын күңелдәй кулларын кысышкан килеш кайнар рәвештә үбешеп алалар. Яницкий белән Казимировныд сугыш эшләре уңышлы бара. Алар үзләренә бирелгән сугышчан заданиене яхшы үтиләр һәм һичбер бәхетсезлеккә очрамыйлар. Әйтерсең аларга сугыш елмаюлы йөзен генә күрсәтеп тора. Үзләре дә, самолетлары да һава бәрелешләреннән исәп чыгалар, ә дошманның техникасын, кораллы көчләрен, обозларын һачап уңышлы рәвештә бомбага тоталар. Шулай да алар элеккечә шатлана алмыйлар. Кызыл Армия чигенә һәм бер-бер артлы шәһәрләр, авыллар дошман ягында кала бара. Бай табигать, балык белән тулы елгалар, иген белән күмелгән кырлар, чәчәк һәм яфракларында бал ялтырап торган чиксез болын һәм урманнар барысы да зар җылап артта кала һәм фашист өерләренең уты астында кара көлгә әйләнә. Халык нәфрәт мәктәбен уза. Кайсылары чигенү газабын тавышсыз-тынсыз гына, бөтен ачуны йөрәгенә җыеп, көнчыгышка карап әкрен гепә атлыйлар. Боларның шомлы тынлыгында нәфрәт көче сизелә.
Ул көч әле чигенә җитмәгән, вакытны, моментны сагалап тора һәм ачуын куерта шикелле. Кайсылары фашист утларына карата каргыш сүзләре әйтәләр, бәхетле халыкларны күрелмәгән бәхетсезлек утына салган өчен Гитлерга иң куркынычлы, иң газаплы җәза килүен телиләр. Болар дошман булып күренгән һәрбер пәрсәне ботарлан ташларга хәзер торалар. Василий чигенү кайгысың үзепчә кичерә. Командовалиеиец приказы буенча алар бер позициядән икенчесен калдыралар. Василий һавада самолеты белән аэродромны әйләнеп, саубуллашып чыга. Артта калган урманнар, көмеш тасма булып яткан елгалар, авыл һәм шәһәрләргә күзен төшергәндә аның йөрәгенә кан савыла. Тел очына шундый зәһәрло сүз плен төшә, ул бомбалар белой бергә фашистлар башына яварга хәзер тора. Василийның күзеннән яшь бөртекләре тәгәри, тик алар җил белән яргаланган йөзгә ниндидер сагыш сызыклары калдырып, бик тиз кибәләр.
Чигенә башлаганнан бирле Василинның күңеле ката, күз карашларына ачу чаткылары чыга, хәрәкәтендә ниндидер кискенлек һәм нервлы тупаслык сизелә башлый. Торган саен ул үзенең тормышын ил белән, Ватан белән ныграк бәйли бара. Апыц өчен шәхси тормыш яшәми төсле һәм шәхси теләкләрнең әһәмияте югалган шикелле була. Ул авылдагы апаларына хат язудан да туктый! Чигенү авырлыгын ул шул рәвешчә кичерә.
Менә ул эскадрилья начальнигының урынбасары булып оча башлады. Сентябрьның болытлы көнендә тугызлык белән немецларның 300 автомашинасын бомбага тоткан өчен Фронт командующие тарафыннан рәхмәт бирелде. Көз көне алар немецларны бомбага тоту өчен көненә 5 тапкыр очыш ясадылар. Ростовка килеп җиткәч, Василий үзенең беренче бүләген алды. Аңа «Кызыл Байрак» ордены бирделәр. Аның белән бергә Казимировна да «Кызыл Байрак» ордены тапшырылды. Бер вакыт немецлар Ростовка килеп кергәч, фронт командующие Яницкийга задание бирде. Бу задание буенча, болытлар эченнән очып барып, билгеләнгән вакытта шәһәр өстенә чыгарга һәм листовкалар, бомбалар ташларга тиеш иде ул.
Яницкий белән Казимиров заданиене үтәргә киттеләр. Көзнең соңгы көннәре, җир өсте аппак кар белән канланган, ә күктә тоташ болыт. Самолет 300 метр биеклектән, куе болытлар эченнән цельгә таба очты. Штурман бер заман самолетны тагын да аска төшәргә тәкъдим итте. Яницкий самолетны нәкъ Ростов өстенә алып чыкты. Шунда ук шәһәр өстенә листовкалар сибелде. Бераздан бомбалар төшә башлады. Тагын бер әйләнеп, бомбага тоту нәтиҗәсен фоторәсемгә алдылар. Ул арада мондый болытлы көнне безнең самолетларны һич тә көтмәгән фашистлар аңнарына килделәр. Автомат зениткалар көчле рәвештә ата башладылар. Фашистлар шул кадәр көчле аттылар, Яницкий самолеты тирәсендә тоташ ут иде. Бу уттан һич исән чыгарлык түгел иде һәм чыннан да зениткаларның алты снаряды самолетка килеп тиде. Аларпың бишеге артык зыян китермәделәр, тик берсе рульгә тиде һәм аны бәреп төшерде. Рульсез самолет белән алар ниндидер бер могьҗнза беюц генә үз аэродромнарына кайтып төштеләр. Моннан соң Яницкийга лейтенант званиесе бирелде. Кызыл Армия масайган дошманның үкчә ялтыратырга да сәләтле булуын бөтен дөньяга танытты һәм немецларны Ростов шәһәреннән бәреп чыгарды.
Немецлар көнбатышка таба бер юл беләп чигенәләр һәм аларның сугыш техникасы, автомашиналары, солдатлары шул чаклы тыгыз тезелеп баралар, арада һичбер буш урын күренми иде. Яницкийлар шушы чигенүче дошман көчләрен бомбага тотарга очтылар. Фашистлар совет лачыннарының үч алу теләге беләп ярсыгап йөрәкләренең көчен бик нык татыдылар. Совет самолетларыннан коелган һәрбер бомба фашистларның нәкъ тыгызланып тупланган сугыш техникаларына һәм төркемнәренә генә туры килә иде. Ростов тирәсендәге операцияләрдән соң Яницкий икенче бүләк алды: ул икенче «Кызыл Байрак» ордены белән, Казимиров «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнделәр. 1941 елның соңгы көне. Бүген 31 нче декабрь һәм очучыларның күңелләре көр, рухлары күтәренке иде. Москва астында безнең һөҗүм уңышлы дәвам итә. Фашист ерткычлары көнбатышка таба тәгәриләр. Совет сугышчыларының көчле ташкыны һәм совет коралы фашист яуларын кыйратып бара. Аның өстенә Россия кышының зәһәрле, салкыннары да дошманнарның теңкәләренә тияләр. Фашистларның күккә күтәрелгән борыннары өшеп төшәләр. Яницкийлар часте Кызыл Армиянең данлы җиңүләрен истә калдыру һәм яңа елны шатлыклы бәйрәм белән каршы алу өчен хәзерләнә. Кич беләп тантаналы утырыш, мәҗелес һәм кичә уздырылачак. Зур бәйрәмгә хәзерләнгән кебек һәркем hич кичектерергә ярамый торган эш өстендә. Зур зал да хәзерләнә. Биек стеналар плакатлар, лозунглар, портретлар белән бизәләләр. Кайдандыр чыршы ботаклары да табып китерәләр, ул бөтен залны бизи. Савыт-саба, рюмкаларны юалар. Кухняда поварлар бәйрәм сые хәзерләп йөриләр. Шатлыклы һәм күңелле бәйрәм көтелә!
Көн кичкә авышып килә, һава салкынайганнан салкыная. Нәкъ шул вакытта командование Яницкийга сугышчан задание бирә:
Дошман кай урыннарга көч туплый, белеп кайтырга кирәк!
— Зилә, тантаналы кпчәго чаклы урап кайтыйк!
Яницкий, Казимиров самолетка, утырдылар. Корыч кош бер талпыну белән күккә күтәрелде. Аның артыннан бит истребитель күтәрелде. Салкын көчле, аска таба шуып бара торган кояш та салкыннан кечерәйгән, өшегән шикелле күренә иде. 1200 метр биеклектән очын баручыларга бу салкын тагын да көчлерәк сизелде. Менә алар фронт сызыгын узып, дошман йөргән җирнең аркылысын буйга үлчәп, 100 километр очтылар. Күк түшәмендә вак-вак теткәләнгән болытлар астыннан очып баручы безнең разведчикларга бер вакыт немецларның алты «М-Е- 109» самолетлары очрады. Яницкийны озатып баручы истребительләр дошман белән һава сугышына керделәр, ә Яницкий заданиене үтәүдә дәвам итеп алга китте. Ул тагын бер 40 километр җирне тикшереп очып узган иде инде, шул вакыт аңа яңадан биш «М-Е-109» самолеты очрады.
Мондый вакытта озак уйлап торып булмый, Яницкий самооборона белән сугыш җәелдереп җибәрде. Кышның зәһәрле салкынын оныттыра торган кайнар сугыш башланды. Ул озакка бармады, ләкин һәрбер секунды бер гомергә тора иде. Менә, бер вакыт дошман самолетларының берсе Яницкийнын каршына атылып чыкты. Ул каршыдан һөҗүм итәргә һәм совет лачынының юлын кисәргә тырыша иде. Яницкий яшен тизлеге белән турель пулеметтан бер чират җнбәреп алды. Аның пулялары җилгә очмадылар, дошманның каршыдагы самолетын тегеп чыктылар. Самолет яна башлады һәм мәтәлеп җиргә төште. Ул арада Казимиров арттан һөҗүм итүче самолетларның берсеп бәреп төшерде. Бер үк минутта ике самолетны мәтәлдерү зур уңыш иде, билгеле; тик бу тулы җиңүдән ерак иде әле. Дошманның тагы өч самолеты калды. Алар качарга да, Яницкийларны исән калдырырга да уйламадылар: һаман ата-ата эзәрлекләп килделәр.
Яницкий уЛенец оста маневр ясавы белән дошманнарның эзәрлекләвеннән котылырга тырышып, барлык көчен куеп карады һәм дошманның икесен шактый артта калдыра алды. Шулай да өч самолетка каршы ялгыз тору читен иде. Ахыр чиктә дошманның бер снаряды бензин багына килеп тиде һәм самолетка кинәт ут кабынды. Ул бөтен самолетны тизлек белән чолгап алды.
— Кызганыч, сугышны булмый хәзер, —дип уйлан һәм янган самолетны тирән ланган тигез кыр өстенә алып төште. Дошман ерткычлары түбәнәеп, янган самолетка пулялар сиптерә башлаганчы, совет лачыннары самолеттан чыгын тирән кар эченнән, читкә үрмәләделәр. Өсләренә парашют каплап, дошман киткәнче селкенми яттылар. Немецлар дөрләп яна торган самолетны да тыныч калдырмадылар. Совет очучыларын үтерү нияте белән һәм үзләренең бәреп төшерелгән ике самолетлары өчен үч кайтару теләге, белән булса кирәк, янып яткан ялгыз самолетны һәм аның тирә ягын пуля яңгыры белән коендырырга тотындылар.
Өч самолет әйләнеп киләләр дә пулеметны эшкә кушалар, тагын әйләнеп киләләр, тагын...
Фашистларның бу һөҗүме дәһшәтле булды, тирә якта бер генә җан әсәре дә исән калырлык түгел иде, һәм һичшиксез, фашистлар совет очучыларын челтәрләп бетердек дип тынычланып киттеләр. Ләкин нинди хикмәт булгандыр, фашистлар күздән югалуга Яницкий да, Казимиров та бөп-бөтен килеш парашют астыннан чыктылар. Аларда бер кечкенә генә яра да юк иде. Очучылар тиз хәрәкәт иттеләр, бер парашютны янын яткан самолетка ташлап яндырдылар да, икенчесен икегә ярып, халат итеп бөркәнделәр. Тирән кар эченнән үзебезнең якка карап тиз генә янган самолеттан ераклаштылар. Аларның самолеты фронт сызыгыннан утыз километр ераклыкта янып калды. Бу араны безнең очучыларга дошманга күренмичә узарга һәм тип-тигез кырда хуҗа булып йөргән, аяктан егарлык ачы җилгә дә, яңа елның кыш бабасы алып килгән үзәк өзгеч салкынына да бирешмәскә кирәк! Шуның өстенә кеше күзенә күренмәскә, ашау турында күп уйламаска һәм көчле бик озакка сакларга кирәк!..
Көчне саклау өчен алар сөйләшмичә бардылар. Иң алдан физкультурник, таза гәүдәле Казимиров билдән кар ерып китте. Яницкий аның артыннан атлады. Инде караңгы төшеп килә иде. Моның өчен очучылар шатландылар, фашистлар бер кызыксыну белән янган самолет янына килсәләр — боларны таба алмаячаклар!..
Күз алдына җәй килеп басты. Җәй көне дә аларны бәреп төшергәннәр иде ич! Куе яфраклы урман нинди ышанычлы сакчы булды аларга! Аның өстенә фронт сызыгы да өч кенә километр иде! Ә хәзер ышыкланып торырлык бер генә агач та юк, билдән кар, ә үзебезнекеләр күңел белән генә барып җитәрлек ераклыкта шикелле. Тирән кар хәлне тиз алды. Караңгы төшкәч, алар ял итәргә утырдылар.
— Тантаналы кичә башланырга тора бугай, — диде Казимиров, дәвам иттереп алды Яницкий.
— Әйе, — диде Яницкий һәм бераздан, — безнең истребительләр кайтып хәбәр иткәннәрдер ә? — дип өстәде. Аның күз алдына Нина килеп басты. Нинаның өзгәләнеп җылап утыруын, «үлгән Василий» өчен йөрәге парә-парә килүен хәтерләп, Яницкий борчыла башлады. Ничек итеп исәнлекне белдерәсе икән!..
Яңа елны каршылау кичәсендә дә боларның кайгылы шәүләләре басын торачак бит: кичәнең ямен киметү өчен бу бик җиткән — моны Яницкий белән Казимиров яхшы беләләр! Ничек хәбәр итәсе икән соң!? Ләкин мөмкин түгел.
— Эх, Нина, ник без бер частьта хезмәт итәбез икән, менә син минем разведкага очканны беләсең, нинди шат килеш яца елны каршы алыр идең!.. Василий күңеленнән сөйләнә, Нинаны тынычландырырга тырыша, аэродромда калган иптәшләренә дә мөрәҗәгать итеп ала.
Ерак авылдагы — Иске Куактагы анасы белән дә ниндидер киңәшләр кора. Очучылар кар өстендә озак утырмадылар, утны бик нык яшереп тәмәке тартканнан соң, алга кузгалдылар. Төн уртасына таба алар бер авыл читенә килеп җиттеләр. Авыл, тыныч тормышны һәм йөрәккә якын Иске Куак авылын хәтерләтеп, күктәге йолдызлар сихере астында оеган кебек иде. Мосафирлар якты чырай һәм сый-хөрмәт таба торган меңнәрчә рус авылы шикелле үк, монда да безнең очучыларга җылы, пич, кайнар бәрәңге хәзердер төсле. Кем белә, әнә шул тавык кетәге кебек кечкенә ноктада киң күңелле бер әби җылы пич башына ятып, Фронттагы улларын, кияүләрен күз алдына китерәдер һәм, немец илбасарларга ләгънәт укып, төн уздыра булыр. Мөгаен аның аяк очында җылыга эреп йоклаган соры песи дә бардыр әле.
Йомшак кына итеп ишек тоткасына чиртүгә, әби пич башыннан төшеп ишек ачар, төйнә йөрүчеләргә аз гына да ризасызлык күрсәтмәс, очучыларны үз балалары кебек каршы алыр. Сые булмаса, тәмле теле, җылы почмагы табылыр! Пртә белән уңайлы юл өйрәтеп, бәхетле сәяхәт теләп калыр! Әйе, арыган юлчылар һәрбер өйдән җылы караш, кадер-хормәт күрәчәкләр!.. Халкыбызның йөрәге киң һәм ул бәхетсезлек белән уртаклашырга хәзер тора! Ләкин авылга керү куркыныч иде. Җимерек өйләрнең һавага сузылган морҗа шәүләләре йөрәккә шом салдылар. Авыл өстендә кайгы-хәсрәт канаты җәелгән төсле, куркыныч тынлык хөкем сөрә иде. Вер эт өрүе яки берәр хайван тавышы ишетелсенме! Бөтен нәрсә авылны канлы трагедия чорнап алу турында гына сөйли иде шикелле. Кем белә, бәлки анда бер җан иясе дә юктыр, бәлки анда барлык терлекне кышкы табигать кочагына чыгарып ташлаган немец палачлары ятадыр. Бәлки...
Әйе, туган авылларыбызны үзебез өчен чит иткән немецлар яшәгәндә, анда керергә ярамый! Очучылар авылны ерактан әйләнеп уздылар. Туган авылдан, ерткычтан качкан кебек, качын китү үзәк өзәрлек иде. Дошманга каршы кузгалган ачудан, үч алу тойгысы ташудан тамырлар тартышты!.. Бер вакыт Казимиров сәгатенә карап,
— Нәкъ 12! Яңа ел белән, Вася!—диде. Ике дус бер-берсенә иң яхшы теләкләр теләп, үбешеп алдылар. Тост күтәрерлек нәрсә юк!
— Бездә яңа ел тосты күтәрәләр хәзер! Бу җөмлә аларны аэродромдагы кичәгә алып килде: һәм кинәт ашыйсы килгән кебек булды. Кесәләрдә бер шоколад кисәге дә, сохари валчыгы да юк ичмасам! Югыйсә, яңа ел тосты урынына ярап торыр иде! Бер сөзәклек астында алар йоклап алырга уйладылар. Тирән карны казып ышык оя ясагач, бер-берсенә сырышып черем итә башладылар.
— Ун километр килгәнбездер, — диде Васил.
— Артыгырактыр, — диде Михаил, — иртәгә төнне фронт сызыгын кичәргә кирәк! Соңларга ярамый, ашамагач хәлсезләнеп калуыбыз бар!
Хәлсезләнмәгән кая инде, хәзер үк кыйналган кеше кебек, бөтен тән сызлый. Билдән кар ерып бару уен эш түгел икән. Әнә, җитмәсә яңа елның салкыны, үч иткән кебек, куәтләнә бара. Күктәге йолдызлар өшеп коелалар шикелле, алар күк гөмбәзендә утлы сызыклар калдырып, еш-еш кына төрле якка атылалар. Кыр өстеннән җәяүле җил йөгерә. Тирә-як тын, салкыннан бөршәеп бөтен табигать йоклый. Күпме йоклагандыр, бер вакыт Казимиров уянып китте һәм үзләренең шакыраеп катып баруларын сизде. Чыннан да, алар кулларын һәм аякларын өшетеп өлгергәннәр иде. Тиз генә тордылар һәм бөтен көчне куеп, берберсең җылытырга керештеләр. Иң элек куллар кызып яна башлады, аннан соң аякларны уарга тотындылар. — Әйдә, мөмкин чаклы тизрәк хәрәкәт итәргә! Һәм алар тагын кар ерып алга киттеләр.
Кызу барсалар да, юл кызулыкка тиңләшә алмады. Ай киттем, ел киттем, энә буе җир киттем, дигәндәй 400 — 500 метр китү беләп хәлдәй таеп, тагын утырдылар. Яна елның беренче көне шулай ук газаплы узды. Чиксез илебезнең киң кырларына горур хуҗа булып яткан калын кардан башка. авызга кабардык бернәрсә булмады. Алар кар ашап хәл алмакчы булдылар, тик ул көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Салкында ныклап ял итәргә дә мөмкин түгел иде. Һәм алар, казаны шартларга җиткән кайнар паровоз кебек, бөтен тәннәреннән пар чыгарып, алга үрмәләделәр. Очраган авылларны ерактан әйләнеп узарга туры килгәнгә, барасы юл тагы озайды. Ашамыйча, эчмичә, рәтләп . ял птмтгчә көн узды. Әмма йөрәкне ярсытып торган Фронт сызыгына бүген дә килеп җитә алмадылар. Печән кибәне дә очрамый ичмасам, Фашистлар бөтенесен яндырып, илне корытып бетергәннәр. Печән эченә кереп йокласаң, ничек хәл керер иде!..
Карангы төшеп, күктәге йолдызлар чекерәешеп карый башлагач, безнең очучылар бер авыл читенә килеп җиттеләр. Алариың борыннарына тәтеп исе килеп бәрелде. Пичтә тәгәрәткән бәрәңге исе, тирес һәм яңа сауган сөт исенә кушылып килеп җитте һәм эчне авырттырып ашыйсы килүне көчәйтте.
— Ах, бер генә сынык икмәк булса икән!.. Һавадан килгән ашамлык исләре аларның хәлен тагып да киметә төште. Алар моны үзләре үк сизделәр һәм ихтыяри көчне туплап, шомлы тынлык эчендә төн караңгысына күмелгән, бер генә эт тавышы да ишетелми торган авылны тизрәк артта калдырырга тырыштылар. Сөйләшәсе килми, аяк авырайганнан авырая, бөтен гәүдә йомшарып, сынып югалтып, бөгелеп төшәргә тора, буыннарның көче калмаган. Ләкин куәт табарга кирәк! Һәм алар немецларга булган нәфрәтне көчәйтеп, күңелләреннән сөйләшен бардылар. Дошманга булган нәфрәт һәм илгә булган мәхәббәт арыганлыкны оныттырып торды. Яницкий күңеле беләп Иске Куак авылыпа кайтты, ямьле Шишмә буйлары, майлы күмәч кебек кабарып торган матур таулар күз алдына килде. Менә хәзер Иске Куакның клубына бөтен авыл халкын җыеп, немецларның ерткычлыгы, безнең сугышчыларның батырлыклары турында төне буе сөйләп утырасы иде! Бәлки анда Заварикин Иван да килер иде! Хәер, ул сугышта булыр! Апалар ничек торалап икән, җизниләр сугышта ич! Кинәт, менә шушында берәрсе беләп очрашсаң — нинди бәхет булыр иде!..
— Әйдә, бераз йоклап алыйк!—диде Казимиров.
— Фронт сызыгына килеп җитеп булмады, ә...
— Әйе... Частьта безнең үлүебез турында берәү дә шикләнми булыр хәзер! Кайтып кергәч, безне өрәк дип уйлаулары бар әле! Очучылар көлешеп алдылар. Көлү хәл биргән кебек булды һәм алар шаян сүзләрне тезә башладылар.
— Кара әле, Миша, — диде Василий, — әгәр без иртән торуга метр ярымлы утын кискәсенә әйләнсәк, кемгә кирәгебез кала безнең!
— Кайгырма, Вася, безне үзебезнекеләр табып алырлар. Немецларның моннан табанын ялтыратачакбыз! Ләкин үлмәскә кирәк, дус, әле безнең яңа ел каршы аласы, тост күтәрәсе бар!
— Билгеле, безнең өлешне калдырган булырга тиешләр, аны әрәм калдырып туңып ятарга ярамый!
— Бу йөрүләрнең үчен алабыз әле бер. Самолетка гына утырыйк!
— Менә күрерсең, Миша, мине яңадан бәреп төшерә алмаслар ерткычлар!
— Әлбәттә, — диде Казимиров, шаян гына, — самолетсыз очучыны һичкем бәреп төшерә алмый!..
Алар тир катканчы йокламадылар. Аннан соң да бераз сөйләшеп утырдылар, тик ач йөрәкне агуламас өчен тәмәке тартмадылар. Төн чыкканчы алар чиратлашып, аз-аз гына йоклап алдылар. Тик, торып китә башлагач, хәлсезлек аеруча сизелде, аяклар тыңламый иде. Бөтен нәрсәгә кул селтәп, кар өстенә сузылып ятасы, шунда онытылганчы хәрәкәтсез каласы килә!.. Әмма очучылар өметсезлеккә бирелмәделәр! Арганлык көчле иде һәм сузылып ятуга уянмаслык булып йоклаячаклары көн кебек ачык булганга, икесе бергә ятмадылар. Чират белән минутлап йоклап алдылар. Яңа елның икенче числосы башланды, ә юлчыларның кар еруына өченче көн иде инде. Шундый ук салкын, мәрхәмәтсез көй, шундый ук тирән кар белән түшәлгән!
Эх, кайда икән соң бу фронт сызыгы! Әллә бу көннәрдә ул сызык тагы да безнең якка таба күчтеме...
Бу фикер башка килеП кергәч, кан тамырлары туктый яза! Ни кадәр рәхимсез бу табигать! Һәм ни кадәр түзем бу адәм баласы!
— Юк, фронт сызыгын Ничек кенә булса да узарга!
— Үзебезнең якка, үзебезнең частька!..
Ял иткәндә тагын аяклар өшегән иде. Инде аларны эшкә кертү дә читен, алар бик авырлык белән хәрәкәткә киләләр. Җитмәсә, кичкә таба көчле буран күтәрелде. Бура көчәйгәннән көчәя иде һәм аяк өстендә торуы мөмкин булмады. Безнең очучылар үрмәләп, түшләре белән шуып бардылар. Берничә йөз метр китүгә тын алдылар, тагы шудылар, тагы ял иттеләр... Ләкин туктарга һәм буранга күмелеп калырга һич риза түгелләр иде! Алар, ниндидер бер эчке көч белән, үзебезнең якка бик якын торуларын сизенәләр иде. Шуңа күрә карышлап булса да алга үрмәләргә, метрлап бөек юлны кичәргә тырыштылар. Инде төн дә җитте. Ә буран һаман котыра бара. Безнең юлчылар чиратлашып йоклаудан да баш тарттылар. Әйе, алга, фронт сызыгына! Һәм фронтның якынлыгы аларның хәлсез тамырларын көч белән тутыра шикелле иде!
Шуып бара торгач, ниндидер бер чокырга килеп җиттеләр. Анда ышыгырак иде. Чокыр эченнән бик озак шудылар. Ниһаять, фронт сызыгына килеп җиттеләр булса кирәк, каты җил беләп кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышы колакка килеп бәрелде. Бәлки арыган кешегә Давыл тавышы да кеше тавышына ошыйдыр...
Алар, әлсерәп сулу алуларын басарга тырышып, бик озак тыңладылар. Әйе, кеше тавышы. Бу инде арыган кешенең хыялы гына түгел. Чын тере кеше тавышы! Бу вакытта аларның канында аккан көчнең куәтен белсәгез иде! Әйтерсең, алар өч көн, өч төн буе газап чигеп, кар ерып ач килеш өстерәлмәделәр! Әйтерсең, ул газапларның хәзер авыр истәлекләре генә хәтердә саклана! Алар торып йөгерерлек хәл барлыгын сизделәр! Йөгерергә! Берничә метрны артта калдырып, үзебезнең якка чыгарга! Аида һич нинди көч киртә булып тормаячак! Совет фронтының һавасы да хәлдән тайган юлчыларның күкрәгенә яшәү көче бирәчәк!
Ләкин шатланырга иртә иде әле! Тавышка таба бераз үрмәләгәч тә, алар немецларның засадасына туры килүләрен аңладылар.
— Кара әле, Вася, — диде бер заман Казимиров. Анык тавышы серле һәм кискен иде.
— Мин барып аларның бугазларын чәйнәп килим...
— Мин дә барам, — диде Василий.
— Юк, сиңа ярамый, син хәлдән тайгансың, ә мин күптәнге физкультурник... Мин аларга сиздерми генә бара алам! Һәм менә бу кинжал белән....
Василий Яницкий Казимировтан калмаска тырышса да, аныңча барып чыкмады. Ул «сугыш кырында бергәләп үлүнең изгелеге» турында да дәлил китереп карады. Казимиров үз карарында нык иде:
— Мин үземә ышанам. Ә синең комачаулавың бар... һәм ул, авызыпа кинжал кабып, саклык белән генә кар эченнән шуып китте,
— Әйе, немецлар! — диде ул күңелдән. — Өчәү генә икән. Якын тирәдә башка беркем дә күренми.
Ул засадада яткан өч немецның яннарына ук килеп җитте. Бик озак шуышты ул. Һәм уңайлы секундны көтеп тып калды, һәрбер секунд озын гомер кебек озак сузылган вакыт эчендә Казимировның күзләре ут булып яндылар. Ул дошманнарның кыймылдауларын гына түгел, тын алуларын да өйрәнеп өлгерде. Һәм кемнеңдер күз яшен коеп, талап алган калып шәлгә чорналган немецның өстенә, юлбарыс кебек, кинәт атылды да, кинжал белән дошманны җиргә кадаклап куйды. Казимиров кинжалны алып торырга вакыт әрәм итмәде, шул ук секундта үлек каршысындагы пулеметка килеп ябышты. Ике немец исләренә килгәнче, пулемет һавага күтәрелде һәм икенче немецның башына килеп төште. Ул арада өченче немец Казимировпың муенына ташланды. Шуны гына көткән кебек, безнең штурман немецның муенына бармакларын батырды һәм аны бөтен көченә буа башлады...
Бәрелеш күз ачып йомганчы дигәндәй тәмам булды, ләкин чамадан тыш кайнар иде бу! Казимиров, хәлдән тайган булуга карамастан, күпер баганасыдай таза немецларны берьюлы нәфрәт ялкыны белән кисеп ташлады! Казимиров бер кизәнде — үзебезнең изге җирләребезне үзебезгә ят иткән немец ерткычын җиргә кадаклады! Казимиров икенче кизәнде — туган авылларыбызны үзебезгә чит иткән фашистның сулышын кисте! Казимиров өченче кизәнде — гөнаһсыз сабыйларның, чал чәчле картларның, тормыш чәчәге булган хатын-кызларның каннары белән туенган ерткычны костырды! Бу үч алу куәте иде! Яницкийга бөтен бер гасыр узып киткән кебек тоелды. Ул дулкынлана һәм Казимировның үзен генә җибәрүе өчен борчыла иде. Билгесезлек аны газаплады һәм ул артык тынычсызланудан калтыранып торды.
— Нәрсә булды соң? Ник бик озак? Әллә аның үзен... Юк, Миша бирешә торган түгел...
Әгәр көрмәкләшкәндә ике як та үлеп беткән булса...
Төрле уйлар эчендә утырганда, Казимиров үрмәлән килеп җитте.
— Вася, тиз бул!—диде ул пышылдап, һәм шулай булса да аның тавышындагы тантаналы сыйфат ачык, сизелә иде! Яницкийның мактау сүзләре белән, саф йөрәктән чыккан хисле тәбрикләү белән иптәшенә эндәшәсе килде, ләкин шатлык дулкыны шул чаклы куәтле, булды һәм пулемет өстерәгән Казимировның хәрәкәте шул кадәр тиз иде — ул бары:
— Герой син, Миша! — диде.
— Пулеметларын калдырмадым!—диде Казимиров.
— Герой син, Миша!—дип кабатлады Яницкий.
— Әйдә, Вася, хәзер безгә һичбер куркыныч калмады!..
Алар, дошманнан алгап пулеметны өстерәп, фронт сызыгын уздылар...
Аларны частьта корбан булучылар исемлегенә беркетеп куйганнар иде. Өченче январьда кайтып кергәч, иптәшләре күзләренә ышанмый тордылар... Чиксез кайгысы белән килешә башлаган, беркадәр тынычлык кыяфәте алган Нина исә Яницкийны күрүгә катып калды. Төшемме, өнемме бу? Әллә кайгыдан саташумы?.. Миңа рухлары күренә түгелме!.. Ул бик озак чынбарлыкка тирә-як тормыш шау-шуына күнегә алмыйча торды. Кич белән сонга калган «яңа ел» кичәсендә Василий белән янәшә утырганда да әле ул һаман «төш түгелме соң бу» дип уйлый иде. Очучыларның көндәлек сугыш эшләре яңадан башланып китте, һәм бәхетсезлеккә очрамыйча бераз сугышкач, яңа формирование булды. Яницкий, Казимировтан аерыльш, икенче юнәлешкә китте. Яңа юнәлештә Яницкий штурман Кочетов белән бомбардировщикка дошман аэродромнарына һөҗүм итеп йөрде. Дошманнарның аэродромдагы самолетларын яндырдылар, гамәлдән чыгардылар, һава сугышларына кереп, козгыннарны күктән бәреп төшерделәр, һәрбер очыш Яницкий өчен уңышлы уза иде, аны ниндидер бер бәхет кошы озатып йөри иде шикелле. Яницкийиың счеты үскәннән үсә бара. Аның счетында инде үтерелгән немецлар 700, күккә очырылган автомашиналар — 240, юк ителгән дошман самолетлары—13, җимерелгән танклар — 17, ике күпер, өч артиллерия батареясы, повозкалар, атлар һ. б. лар ипләнә. Бy — аз түгел, билгеле.
Бy совет очучысының осталыгы да, Ватанга булган мәхәббәте дә, нәфрәт ялкыны һәм ихтыяри көче дә сурәтләнә. Менә ул бүген Кочетов белән дошманга һөҗүм итәргә җыена. Бу—145 нче сугышчан очышы! Немецлар бер төбәккә зур көч туплаганнар. 300 ләп танк һәм автомашиналар безгә каршы һөҗүм итәргә хәзерләнә. Бу таркатырга, җимерергә кирәк! Һәм командование задание бирә:
— Дошманның тупланган көчен бомбага тотарга!
Яницкий 1942 ел августының болыт белән канланган дымлы бер көнендә, дошман танкларын юк итәргә тугыз бомбардировщикны алып китте, һәрбер самолет үз урынында, сугышчан тәртип нык һәм дәһшәтле иде! Әмма дошманнар да саксыз түгел. Алар безнең бомбардировщикларны 8—10 километр ераклыктан, зенит уты белән каршы аллылар. Безнең очучылар билгеләнгән цельгә какшаусыз очтылар. Менә цельгә өч-дүрт километр җир калды. Зениткалар тагы да котырындылар. Дошман, группа командирын бәреп төшерү өчен, аерым тырышлык күрсәтте. Яницкий самолетының тирә ягы тоташ утка әйләнде. Ниһаять, бер снаряд Яницкий самолетының канаты астында гына шартлады. Снарядның бер кисәге Яницкийның сул кулын өзеп алды. Яницкий кан тибеп чыкканчы иренеп тешләде. Ул, үзенең кулсыз калуы турында штурманга хәбәр итмичә, очарга, цельгә җитәргә карар кылды.
— Ерак калмады! Түзәргә кирәк.... Задание үтәлсен!..
Ул, өзек-өзек җөмләләр белән үз-үзенә сөйләнеп, алга очты. Апың артыннан, дошман утынгда мазасызлавына карамастан, бөтен группа сугышчан тәртиптә очып бара иде. Аңны югалтмаска, сызлавына түзәргә!.. Менә цель... Юк, явыз дошман, барыбер без дигәнчә булыр!..
Гайрәтле очучының куруусыз лачыннары дошман техникасы өстенә килеп чыктылар. Штурманнар нәкъ цель өстенә бомбалар сиптерделәр. Бомбаларның тиюе бик яхшы иде. Задание уңышлы төгәлләнде. Тик Яницкий моны соңыннан гына белде. Аның күз аллары караңгылана башлаган иде инде.
Ул үз штурманы Кочстовның да бомбаларны цельгә туры төшерүен госпитальдә ишетте. Бомбалар ташланып бетте, Яницкий моны яхшы белә һәм үз аңын саф килеш саклый иде әле. Тик менә хәл китә бара, күз алды томалана. Шулай да ул самолетны кайтасы якка дөрес борды.
— Кабина эче кан белән тулды, — диде Кочетов. Ул, очучының яралануы турында сизенеп. Яницкий янына килде.
— Әйе, минем кулны чеметеп алдылар, самолетны алып кайтырга ярдәм ит, дус!.. Алар цельдән ераклаша, башладылар. Тик тагын нәрсәдер самолетны барон җибәрде. Икенче бәхетсезлек килеп чыкты. Дошман зениткасы моторны зарарлаган икән. Хәзер самолет тизлеген югалта һәм түбәнәя бара. Дошман техникасын көлгә әйләндергән җирдән 40 километр кителде. Тик үзебезнең аэродромга ерак иде әле. Яницкий аңын югалта башлады, һәм алар аста җәерәп яткан болынлыктагы ачык урынга самолетны утыртырга булдылар. Фронт сызыгы күптәп узылган иде инде. Кан югалтудан хәлсезләнгән Яницкий соңгы көчен җыеп, бер кулы белән штурманга самолетны җиргә утыртырга ярдәм итте. Самолет уңайлы утырды. Яницкийның күзенә якында гына бер авыл барлыгы чалынып китте һәм ул шунда аңын югалтты. Штурман аны кабинадан күтәрен алып чыкты, җәрәхәтле кулны яхшылап бәйләде һәм батыр очучыны госпитальгә озату чарасын күрә башлады. Күз алдында тоташ ут яна. Колакта мотор тавышы. Куәтле һава сугышы бара булса кирәк: нәрсәдер шартлый, нидер җимерелә һәм менә ул төпсез бушлыкка төшеп китә. Бушлык һаман үзенә тарта, һаман суыра*
...Нәрсә соң бу? Саташумы, чын сугышмы! Ә колак һаман шаулый, иреннәр чатнаган авыздан ялкын оча төсле, сулыш өтеп алырлык кайнар. Ул башын күтәрергә әйтә, колак тагы да ныграк шаулый башлый, башка кургашын тутырган кебек, авыр кыймылдый. Маңгаен кытыклап тәгәрәгән тир тамчылары аңа чебен булып тоелалар. Аларны куар өчен кул кирәк, тик кул күтәрелми. Ниндидер авыр нәрсә белән бастырганнар ахыры...
Ул хәлсезләнеп иренен селкетә, кемдер су эчерә...
Ниһаять, авыр булып капланган күз кабаклары акрын тына күтәрелә башлыйлар.
— Кем бу? Мин кайда? Аңа эндәшмиләр шикелле, ул бер тавыш та ишетми. Янында утырган ак халатлы сестра аңа кышны хәтерләтә һәм ул яңадан саташа башлый, һава сугышлары, бәреп төшерелгән самолетлар, калын кар ерып баручы очучылар...
— Казимиров!.. Ныграк бир кирәген!..
Һәм кинәт бөтен нәрсә тынып кала. Кайдадыр ерак түгел пышылдап кыпа сөйләшәләр:
— Чыдамлык та, батырлык та кирәк! — ди берсе.
— Әйе, батыр булмасаң, ихтыяри көчең отпускка киткән чак булса, шул кадәр эшне башкарып булыр идеме соң... — ди икенчесе.
— Кулы өзелгән, юлдан тайпылмаган. Төкергән ул бөтенесенә, дошманның йөзенә бомбалар белән төкереп киткән! Молодец!
Кем турында сөйлиләр, әллә ул һаман саташамы! А, юк, саташмый... Әнә ич, сул кулның бармаклары кычыталар, түземлекне кимерәләр... Ул уң кулы белән сул кулының бармакларын эзли, алар әнә шунда астарак булырга тиешләр... Табып булмый, кая соң алар... Һәм ул башып күтәреп карый... Һәм бөтен нәрсә бер-бер артлы хәтеренә килә... Сул кул терсәктән югары киселгән. Хәзер аны бәйләп, аерым мендәр өстенә салганнар. Сызлавына чыдарлык түгел. Җитмәсә, юкка чыккан кисәкләр авыртып җаныңны алалар: бармаклар чымырдый.
Тагын бер як ботның тамыры сызлый, нн өчен икән? Әллә аякта да яра бармы? Ул үзенең күпме вакыт аңсыз ятуын белми һәм аның әһәмияте дә юк шикелле. Әллә ике сәгать, әллә ике көн...
Менә хәзер, аң ачылып җиткәч, инде ничек тә терелү ягын карарга кирәк!.. Ул янындагы сестрадан үзенең госпитальдә ятуын белә.
— Mинем сул аякта да яра бармы әллә?
— Юк, бернәрсә дә юк, тыныч ятыгыз, — ди сестра, — без сезгә кан җибәрдек. Шул гына.
Яницкийның кәефе яхшырганнан яхшыра барды. Ул палатадагы сугышчылар белән дә дуслашып өлгерде. Алар исә Яницкийның очучылык биографиясе белән таныш булып чыктылар. Кем таныштырган, Яницкий ул турыда сорашмады.
Бер көнне кич белән госпитальдәге яраланган сугышчылар аның кровать тирәсен сырып алдылар:
— Василий Иванович, кайнар рәвештә тәбрик итәбез, әле генә радиодан ишеттек, сезгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән!..
Яницкий, билгеле, ышанмады. Сәламәтләнеп бетә язган тук һәм таза сугышчылар гаять шат күңелле булалар, аларга шаярырга бер сәбәп кенә чыксын!
— Валлаһи чынын сөйлибез! Үзебез ишеттек. «Василий Иванович Яницкий» диделәр. Калинин үзе кул куйган.
— Яницкийлар күн булыр!..
— Пушкин да бар. Ул сездә идеме!..
— Монда нәрсәгә шикләнергә, хезмәтеңә тиң исем бирелгән! Хөкүмәт тәкъдир иткән! Шул гына.
Озынча буйлы танкистның бу сүзләре бәхәсләшүне туктатты. Шулай да Яницкийның күңелендә шик бар иде әле. Әйе, аңа Анатолий Пушкин таныш очучы! Тагын кемнәр бар икән...
Ул һичбер вакыт Герой исеме алырмын дип хыялланмый иде ич. Ул бары өстенә йөкләнгән бурычны намус белән, мәхәббәт белән башкарып чыгарга гына тырышты түгелме соң. Әйе, шулай булды! Әгәр чыннан да Герой исеме бирелгән икән, аны бик нык тәкъдир иткәннәр! Һәм бу зурлауны кем онытыр!.. Яницкий бүген озак уйланды... Икенче көнне газеталар килде. Газетаны иң элек Яницкийга китереп бирделәр. Чыннан да, анда М. Калинин кул куйган. Ул ярылып ята иде. Яницкийга таныш булган алты очучы исеме санала. Алтынчысы — Яниңкий үзе!
«Москва, Кремль. 12 август, 1942 ел» — Указның бу даталарын ул тагын бер кат укыды!
— Хөкүмәт бик зур исем бирде!.. Моны акларга кирәк! Яницкий госпитальдән үз частена кайтты. Анда аны капитан званиесе биреп каршы алдылар. Озакламый фронт командованиесе Яницкийны Кызыл Армиянең Хәрби һава Академиясенә укырга җибәрде.
Казан. 1945