ТАТАРСТАН БӘЙРӘМЕНӘ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘК
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
ТАТАРСТАН БӘЙРӘМЕНӘ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘК
* Татарстанның 25 еллык юбилее бөек җиңү көннәреннән соң урнашкан тыныч чорга туры килде. Шунлыктан, республикабызның һәрбер хезмәт иясе бу көнне аеруча тирән шатлык белән сугарылып, бу җиңүгә һәм бу тарихи датага ирешүдә үзенең күрсәткән хезмәтләрен лаеклы рәвештә тулы хис итеп, 25 нче июнь көнен 9 нчы май көне белән бергә бәйләп, ике арада аерылгысыз җеп сузып бәйрәм итте. Чөнки бездәге һәрбер эшче, колхозчы, интеллигент, хезмәткәр үз республикасын яшәтү һәм үстерүдә, чәчәк аттыруда яшәү яки үлем өчен барган бөек Ватан Сугышы чорында бөтен илебезнең иреген, намусын, бәйсезлеген саклауда да чын батырлык, фидакарьлек күрсәтте, илебездәге бөтен халыклар белән бергә, бөек рус халкы җитәкчелегендә, тарихи җиңүне яулап алуга катнашты, үз республикасының 25 еллыгын инде фашизм тәмам тар-мар ителеп, тынычлык урнашкан шартларда үткәрүгә иреште. Шул сәбәпле безнең бу шатлыклы бәйрәмебез Идел-Кама буйларын гына түгел, бөтен илебезне шаулатып үтте, Татарстан хезмәт ияләренең иптәш Сталинга язган хатлары «Правда» газетасы аша бөтен дөньяга горур яңгырады. By хатта татар халкы революциягә кадәрге чорда үзенең ничек изелгән һәм хокуксыз булып яшәгәнлеге, бөек рус халкы белән бергә царизмга каршы көрәшүе. Октябрь революциясен булдыруда актив катнашуы, Ленин һәм Сталин инициативасы белән үзенең Татарстан республикасын тозеп, үтелгән 25 ел эчендә ничаклы санап-әйтеп бетергесез зур уңышларга ирешүе, бөек Ватан сугышында тылда һәм фронтта үз-үзен аямыйча көрәшүе һ. б. һ. б. турында сөйләп, үзен бу бәхетле, якты кояшлы тормышка алып килгән, ирек һәм хезмәт сөюче барлык кешеләрнең күңел түрләрендә иң изге, иң мөкатдәс урынны алып торган атага — Сталинга шатлыклы, бәйрәм сәламе җибәрә. «Татарстан хезмәт ияләре,— диелә хатның бер урынында, — барлык совет кешеләре кебек үк, җиңүне яулап алу өчен үз-үзләрсп аямыйча көрәштеләр. Совет хөкүмәтенең беренче чакыру авазын ишетү белән безнең йөз меңнәрчә асыл егетләребез, батыр ирләребез һәм бик күп хатын-кызларыбыз бөек Ватан сугышы фронтларына ташландылар.
Бөек октябрь биргән казапышларыбызны корал белән саклауда алар мәңге онытылмас батырлыклар күрсәттеләр. Татар халкының батырларыннан Советлар Союзы Герое исемен алу дәрәҗәсенә ирешүчеләр генә дә 150 дән артык».
Советлар Союзы Герое! Ничаклы бөек исем бу. Ленин — Сталин милли политикасының гүзәл җимеше булган Татарстан республикасының хезмәт ияләре 25 еллык юбилей көнендә, бик күп тармакларда ирешкән төрле, бай уңышлары белән беррәттән, әнә шулай бөек Ватан сугышы көннәрендә үз араларыннан күп ун меңнәрчә орденлы һәм медальле батырларны, 150 дән артык Советлар Союзы Геройларын бирүләре беләп дә тирән горурланырга хаклы. Бу батырларның байтагы белән без бераз таныш идек инде, алар турында газета-журнал битләрендә ашыгыч сызмаларны укыштыргалаган идек, дистәләрчә исемнәр безнең йөрәк түрләребездә иң кадерле урынны алганнар иде инде. Ләкин менә шушы батырларыбызның тулы исемлеген, аларның Ватанлы саклауда күрсәткән зур хезмәтләрен бергә туплап, бөтен бер җепкә тезеп чыгарылган «Батырлар китабы» — безгә өр яңа бер нәрсә булып гаҗәеп көчле тәэсир итә, халкыбызның иң яхшы төп сыйфатларын чагылдыручы гүзәл көзге хезмәтен үти. Кави Нәҗми тарафыннан төзелгән һәм редакпияләнгән бу «Батырлар кптабы»ның беренче томы республикабызның 25 еллыгына багышланган һәм ул бу тарихи юбилейгә гаять кыйммәтле бер бүләк булып кабул ителде. Китапның беренче томына Герой турында материал урнаштырылган. Шулар өстенә — кереш сүз. Советлар Союзы Маршаллары Конев. Рокоссовский, Малиновский, Говоров. армия генералы Еременко иптәшләрнең мәкалә һәм телеграммалары. 1 нче, 2 нче Белоруссия фронтлары полит управлениеләренең мәкаләләре урнаштырылган. Боларның һәркайсы шул Фронтларда татар сугышчыларының һәм офицерларының сугышчан батырлыклары турында, бик күп исемнәр һәм фактлар китереп, данлыклап язалар, алар турында бик кыйммәтле һәм конкрет, шатландыргыч сүзләр, Фикерләр әйтәләр, безнең халкыбызның батырлыгына югары бәя бирәләр. Татар сугышчылары турында бу атаклы маршалларыбызның махсус мәкаләләре — аеруча тарихи зур әһәмияткә ия булып торалар. Илле алты кеше, илле алты Герой. Алар арасында без бик күп төрле хәрби профессия һәм хәрби дәрәҗә вәкилләрен күрәбез. Генерал һәм рядовой солдатлар, офицерлар һәм сержантлар, очучылар һәм пехотачылар, танкистлар һәм саперлар, артиллеристлар һәм моряклар, кавалеристлар һәм элемтәчеләр, разведчиклар һәм медицина работниклары, Кызыл Армия ветераннары һәм бик яшь сугышчылар, татарлар һәм руслар... Очеркларны тәртип буенча бер-бер артлы укып барасын һәм, нәтиҗәдә, бөтен Кызыл Армиябезнең йөзеп, ул үткән тантаналы җиңү юлын күз алдына китереп бастырасың. Менә генерал Гаип Сафиуллин дивизиясе Сталинград янында немецларны кыра, аның алдында беренче немец генералы коралын ташлап баш ия. Бу — безнең бөек җиңү тантанабызның башлангычы дияргә мөмкин.
Немец армиясе Сталинградта тар-мар ителгәннән соң инде һич тә айный алмады һәм шуннан башлап Кызыл Армия аны өзлексез куа-кыра барып, ниһаять, бөтенләйгә һәлакәт упкынына илтеп ыргытты. Китапның очерклар бүлеге әнә шул Сталинград янында зур батырлыклар күрсәткән безнең атаклы генералыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин белән бик уңышлы башланып китә. Шуннан соң без, геройлар белән бергәләп, Ак диңгездән Кара диңгезгә кадәр сузылган киң һәм озын фронтның барлык участокларында булып үтәбез, Сталинградтан Берлингача, Кавказ тауларыннан Карпат тауларынача барабыз һәм сугышның бөтен күренешләре, этаплары, барлык гаскәр төрләре һәм кораллары белән очрашабыз. Менә Илдар Маннанов (ерак Төньякта) һәм Семен Ларионовлар — данлыклы артиллеристлар — үз туплары беләп дошманны рәхимсез кыралар. Менә Ватаныбыз күгенә батыр лачын булып канатланып күтәрелгән Фәрид Фәтхуллин һәм Василий Яницкийлар фронтның төрле участокларында немецлар өстенә һавадан үлем уты яудыралар. Менә Фатих Шәрипов һәм Виктор Григорьевлар, үзләренең дәһшәтле танклары белән, немец фашистларны һәч аларның техникаларың таптыйлар, изәләр, юк итәләр. Менә мәңге онытылмаслык Матросов батырлыгын кабатлаган безнең сөекле Газинур Гафиятуллиныбыз. Немецлар дзотындагы пулеметлы ул үзенең гәүдәсе беләп каплап, безнең гаскәрләребезгә алга барырга юл ача. Менә, әкияттәгедәй акбүз атка атланган Камиль Якупов, үткер кылычын айкап дошман өстенә ташлана, Асаф Абдрахманов хәрби корабльдә Кара диңгез дулкыннарын ярып, ут һәм ялкын аша барып, Кырымны азат итәргә ашкына, элемтәче Борис Кузнецов бер көн эчендә 45 тапкыр өзелгән элемтә чыбыкларын дошман уты астында тоткарсыз төзәтен тора, сапер Ибраһим Беркутов дошман кырларын минадан әрчи, күперләрне шартлата, Хәмзә Мөхәммәдиев немец танкларын кыра... Күп авырлыкларлы җиңеп ирешелә килгән уңыш өстенә уңыш, батырлык өстенә батырлык һәм, ниһаять, онытылмас Днепр эпопеясы: безнең каһарманнарыбыз, дошманның эзенә басып, аңа айнырга, хәл җыярга ирек бирмичә, бер-бер артлы Днепрны кичәләр, аргы якка чыгып плацдарм яулап алалар, ерткыч дошманны үз оясына таба туктаусыз куып китәләр. Днепр геройлары — Фәйзулла Әһлетдинов, Петр Сафронов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Геннадий Захаров, Самат Садриев, Валентин Иванов, Әнвәр Кәлпев, Николай Соболев һәм башкалар хәйран калырлык батырлык, тапкыфлык үрнәкләре күрсәттеләр. Заманнар үтәр — ә бу исемнәр мәңге онытылмас, халкыбызның төп сыйфатларын үзләрендә чагылдырган бу батырларыбызпың исемнәре, буыннан-буынга күчеп, йөрәкләр түрендә кадерләнеп сакланыр һәм совет халкын яңадан-яңа батырлыкларга өндәп, рухландырып яңгырарлар. Беренче томда урнаштырылган 56 героиның һәрберсе үзенә аерым монументаль бер фигура булып күз алдына килеп басалар.
Татарстан бәйрәменә кыйммәтле бүләк 103, шуның белән бергә, алар бер-берен тулыландыра, дәвам иттерә баралар кебек тәэсир кала. 56 герой, 56 очерк бөек бер героизм турындагы эпопеяның бер герой эшенең дәвамлы главаларыдай, бер бөтен булып аңга урнашалар, һәм бу табигый да. Сүз, ахыр чиктә, аерым кешеләрнең батырлыкларында гәүдәләнгән, шулардан бергә җыйналган бөтен Кызыл Армиябезнең, совет халкының, аның аерылмас олеше булган татар халкының, Татарстан хезмәт ияләренең батырлыгы турында бара бит. Батырлык бездә, фронтта да, тылда да, массовый төс алды һәм Сталии тарафыннан тәрбияләнси үстерелгән совет халкының төн сыйфатларыннан берсенә әверелде. Бу батырлыкларның чыганагы — Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт, илебезнең, халкыбызның иреге, намусы, бәйсезлеге өчен канны түгел җайны да бирергә хәзер булу. Бөек Ватан сугышы фронтларында зур сынауны үткән батырларыбыз бу сыйфатларны тулысы белән бөтен дөньяга күрсәттеләр. Күп милләтле илебездәге бердәм һәм дус семья члены булган татар халкы бу тарихи сынауны намус белән үтте.
«Батырлар китабы», бер үк вакытта, әнә шул матур фактны матур нтеп тарихка беркетеп калдыруы белән дә әһәмиятле. Бу кыйммәтле китапны чыгаруда Кави Нәҗми һәм Татгосиздат тирән җитдилек һәм зур вкус белән эш иткәннәр. Моны без китапның эчтәлегеннән дә, материалларның төзелешеннән дә, техникасыннан, оформлениесеннән дә бик ачык күрәбез (китап Татполиграфта басылган. Художество оформлениесе — художник Б. Альманов һәм М. Виноградоваларныкы). Күп кырлы массовый иҗат һәм югары полиграфия культурасы уңай берләшкән зур уцышларыбызпыц берсе бу диясе килә. Бу уңышның дәвамлы булуын телибез без һәм «Батырлар китабы»ның икенче томнарын да түземсезлек белән көтеп калабыз. Беренче томга кергән 56 автор катнашкан. Алар арасында без фронттагы һәм тылдагы танылган язучы һәм шагыйрьләребезне дә, әле исемнәре киң мәгълүм булмаган яшь каләмнәрне дә, шулай ук журналистларны да күрәбез. Без монда аерым очеркларның язылышына тукталып, аларга художество ягыннан бәя бирүне, теге яки бу авторны аерып күрсәтүне максат итеп алмыйбыз, һәм бу характердагы китап өчен моның әһәмияте дә аз кебек. Бер сүз белән генә әйткәндә — бу форма әдәбият өчен (очерклар, мәкаләгә тартым ашыгыч сызмалар, куе штрихлар, әдәби портретлар һ. б.) аларның һәркайсы яхшы, шома, җиңел укыла торган итеп эшләнгәннәр.
Китапны төзүдә түбәндәге язучылар һәм журналистлар катнашкан: Абдуллаев, Г. Ахметов, Г. Әхметшин, Г. Әпсәләмов, А. Вәлиев, Гариф Галиев, М. Гыймадиев, М. Дибаева, Ә. Ериксев, Б. Зернит, Р. Ишмуратов, Г. Иделле, Г. Кашшаф, Н. Козлова, В. Маяков, Кави Нәҗми, М. Максуд, Ф. Махиянов, Ш. Мөдәррис, X. Муратов, Г. Насрый, М. Нуретдинова, Б. Орешников, Н. Ихакадзе, Г. Рамазанов, Д. Ривин, М. Садри, 3. Тимуров, А. Урманчеев, Р. Фрумов, М. Хөсәснов, С. Хацкелевич, Г. Хужиев, М. Шәйми, А. Шәрипов, В. Юдин, Ә. Юнусов, Ә. Ямангулов. «Батырлар китабы»н барлыкка китерүдә катнашкан бу язучылар һәм шагыйрьләр коллективына карата әйтелә торган берепче сүз — рәхмәт һәм мактау сүзе: алар халкыбызның иң алдынгы, турылыклы улларын — Советлар Союзы Геройларын, аларның эшләгән батырлыкларын, беренче булып, бик кыска һәм лаконик формада булса да, киң массага җиткерделәр. Ләкин, шунда ук, хакыйкатьне туп-туры әйтеп бирергә кирәк: бу — беренче адым гына әле. Бу — безнең алдыбызга гигант бурычлар куелганны үзеннән-үзе аңлатып торган ачык факт.
Бөтен дөньяны тетрәтеп, дүрт елга сузылган бөек Ватан сугышы, булып үтте һәм ул безнең тарихи җиңүебез, тулы тантанабыз белән төгәлләнде. Агу һәм үлем таратучы, баштан аяк коралланган көчле дошман фашизм юк ителде, безнең хак эшебез өстен чыкты. Бөтен кешелек дөньясында тарихи бер чор булган, Ленин — Сталпн партиясе җитәкчелегендәге совет иленең, совет дәүләтенең, совет халкының данын моңача күрелмәгән югарылыкка күтәргән бу чор бездә, фронтта да, тылда да, искиткеч батырлык һәм фидакарьлек тудырды. Совет кешеләре авыр сынауларны иамус белән үтеп, тулы буйга бастылар һәм сугыштан тагып бер баш үсеп чыктылар. Совет кешесе бөтен дөнья прогрессив кешелеге алдында зур хәрефтән языла торган чын Кеше символы, үрнәге булып әверелде. Үзенең барлык гүзәл эчке сыйфатлары белән, йөрәк, җан, акыл байлыгы һәм тирәнлеге белән, үлчәү җитми торган куәткә, батырлыкларга сәләтле булуы белән, үзенең бөтен бөеклеге һәм гаделлеге белән ул хәзер кешелек авангардында бара. Без, совет язучылары, әнә шул зур кешене зур әдәбиятта күрсәтү өлкәсендә зур бурычлы булып калуда дәвам итәбез әле. «Батырлар китабы»на кергән һәрбер Герой үзенә аерым һәм киң полотнолы әсәргә лаеклы түгелмени? Ватан сугышы барган чорда ясалган беренче уңышлы адымнарда тукталып калмаска, хәзер инде совет кешесе образының бөтен эчке тирәнлекләренә кереп җитди һәм нигезле иҗат итәргә кирәк, совет кешесен, заманыбыз тудырган гүзәл героины, аның бөтен эчке һәм тышкы тулылыгы, байлыгы белән, аның бөтен бөеклегенең, батырлыкларыиын, фидакарьлегенең этәргеч көч чыганакларын тулы ачып салу белән күрсәтергә, аның үзенә лаеклы монументаль образлар тудырырга тиешбез. Моның өчен материал җитәрлек, җирлек хәзерләнгән инде. «Батырлар китабы» — моңа кадәр чыккан күп сандагы очерклар, хикәяләр, сызмалар сериясен үз тирәсенә туплаган, шуларга йомгак ясагантай, бай бер материал булып тора. Ул гына да түгел. Безнең язучыдарыбыз, шагыйрьләребез. Фронтта да, тылда да, үтелгән тарихи сынау елларының, корәшенең теге я бу формада катнашчысы булдылар һәм бу барлык тормыш, көрәш, җиңү тәмен үзләре дә татыдылар, батырлар белән, халкыбызның гүзәл уллары белән бер аякка басып атладылар. Совет халкының аеруча ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгын, гигант көч булып үсүен ишетү, сизү буенча дәфтәрләренә, блокнотларына төшереп кенә калмыйча, бу процесста катнашчы буларак, үз җаннарына, йөрәкләренә, аңнарына тирән сеңдерәләр. Хәзер инде бу зур байлыкны, бу кыйммәтле хәзинәне иҗатта киң файдаланырга вакыт җитте. Бу бурычны үтәү — язучыларыбызның чираттагы җитди сыналуны үтәүләре булачак.