ПОШМАС ХӘЙРЕТДИН
(Хикәя)
«Кара сакалың кайда, барсаң да артыңнан калмас»—дигәндәй, Хәйретдин өчен «Пошмас» кушаматы нәкъ әнә шул «кара сакал» булды инде. Кайда гына бармасын, кемнәр белән генә аралашмасын, аны һәркайда «Пошмас» дпп атадылар. Дөресен генә әйткәндә, аның, имән төбе шпкелле, юан һәм авыр гәүдәсенә, салмак кына хәрәкәтләренә бу кушамат ябышып та тора кебек иде.
I
Башта Хәйретдин апасы Хөбәйбә карчык шулай атады.
— Әй балам, балам. Кемгә ошап шул кадәр пошмас җан булдың икән син? Атаң мәрхүм дә андый түгел иде бит соң. Үзем дә, аллага шөкер, бер эшкә тотынсам, кешеләрнең исләрен-акылларын җибәреп эшлим. Мактанып әйтүем түгел, аллага шөкер, теләсәм нинди чине ялт итеп куям, — дип тирги торган иде. Бәлки әнә шуннан ишетеп калыптыр, башта авылның бала-чагалары, тора-бара олы кешеләре дә Хәйретдинне «Пошмас» дип, «Пошмас Хәйретдин» дип атап киттеләр. Хатыны Әминә дә аны:
— Әй, Пошмасым!
— Пошмасым ла милем! — дип иркәли; ә инде ачуы килгән чаклары булса: — Әй, ходаем, пошмас та инде син, Хәйретдин. Азрак дөнья-тормыш турында кайгыртыр идең, — дип, үпкәләп әйтә торган иде. Хәйретдингә сугышка кадәр үк үз авылларыннан читкә чыккаларга туры килә иде. Мәсәлән, акча эшләү һәм семьясын кием-салым белән тәэмин итү өчен, кышкы буш айларда Зур шәһәргә эшкә баргалый иде. Үз авылларыннан ишетеп калыпмыдыр, Хәйретдинне монда да «Пошмас» дип атыйлар иде. Икенче елларда килгәндә аны:
— Э-ә, үткән елгы теге Пошмас егет икәнсез, — дип, ягымлы гына елмаеп, каршылыйлар иде. Һәм рәхәтләнеп үзләре белән бер бригадада эшләргә өндиләр, Хәйретдиннең көчле булуы, ике-өч кеше күтәрә алмаслык капчыкларны ялгыз үзе күтәреп йөртүе иптәшләрен аңар якынлаштыра иде. Хәйретдин Ватан сугышының башыннан ук Кызыл Армия сафына чакырылды. Монда да, ничектер, шулай башланып китте, уеп- көлкс вакытында иптәшләре аңа еш кына «Пошмас Хәйретдин» дип ычкындыргалыйлар иде. Ләкин аңардан көлеп тә, ачуланып та, аны кимсетеп-мыскыл итеп тә әйтелми иде бу. Иптәшләре Хәйретдингә аерым бер хөрмәт белән, аны аеруча олылап карыйлар иде. Бигрәк тә фронтка килгәч, Хәйретдинне олылап һәм хөрмәт итеп карау көннән-көн арта барды. Аның сугышта күрсәткән батырлыкларына сокланып һәм дусларча уен-көлке итеп:
— Әй, Пошмас Хәйретдин дә инде. Кичә кирәкләрен бирде соң немецларның, — диләр иде аның иптәшләре.
— Әйе-әйе, бер үзе биш немецны «пыр» туздырып куып бара, егетем. Бер дә «Пошмас» икән бу дип уйламассың. Куа торгач, берсенең итәгеннән эләктереп алды. Ә тегенең күлмәк итәге Хәйретдиннең кулында өзелде дә калды. Нишләп автоматтан гына атып екмый булыр инде. Теге немецны куа да куа бит бу. Кыска, юан аяклары белән аю кебек лап-лап килеп чаба бирә малаең. Немецы немецмы сиңа тагын: баскыч кадәр озын, шүрәле бармагы кебек нәзек. Бара-бара, күзлеген дә атып бәрде бу немец...
Ләкин Хәйретдин барыбер куып җитте бит үзен. Чәченә үрелә, ләкин буе җитми бит Хәйретдиннең. Валлаһи дип әйтәм, үкерә бу. Шулай итеп, тузгып беткән җирән чәченнән урап тотып алды да, җиргә бөтереп салды тегене. Мондый сөйләүләргә Хәйретдин һич тә ачуланмый. Киресенчә, тәмәкесен акрын гына суырып, күңелле генә бер төс белән елмаеп утыра бирә.
Әмма Хәеретдиннең дә пошыныр чагы бар икән шул. Без үзебез моның шаһите булдык.
Моннан җиде ай элек. Хәйретдин яраланып госпитальга киткән иде. Адресы еш кына алышынып тору аркасында. Хәйретдин нәкъ алты ай буенча өеннән хат ала алмады. Яңадан частька, элекке иптәшләре янына әйләнеп килгәч тә бер айдан артык хат ала алмыйча йөрде. Җиде ай буенча өйдән хат ала алмау— солдат әчеп шактый авыр борчу инде бу! Ләкин мәсьәлә шунда ки, өеннән хат алмауга да карамастан, Хәйретдиннең һич тә эче пошмый иде. Ул электән дә хатны тизрәк һәм кыска язарга ярата иде. Әгәр дә айга-елга бер озын хат яза икән, аны иптәшләренә күрсәтеп:
— Хатынның кәефе килсен дип әйттем әле бу юлы хатны озын итеп яздым, — дип сөйләнә. — Хатын моны укып куаныр инде. Үзе шушыңардан ике өлеш озын птеп язмаса, колагымны кисәргә бирим әгәр. Бу сүзләрне ул аерым бер горурлык беләп һәм мактанып әйтә. Апың көр тавышыннан, үз-үзен шул кадәр пошынусыз тотуыннан: «Хатыннарның ышанычсызлыгы, аларның ирләренә хыянәтчел булулары турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, боларның берсе дә миңа кагылмый. Минем хатын бөтенләй башка калыптан» — дигән мәгънә аңлашылып тора иде. Һәм чыннан да, бер озын хатына каршы Хәйретдин өч-дүрт озын хат алып укый. Мондый вакытларда аның хатыны аеруча күтәренке күңел белән, чыннан да, куанып-куанып язган була иде. Авылдагы хәлләрне дә, өйдәге хәл-әхвәлләрне дә бәйнә-бәйнә хәбәр итә. Улы Хәйдәр белән кызы Хәдичәнең ничек-ничек уйнауларын, аталарын ничек сагынуларын һәм аның исән-сау кайтуың ничек көтүләрен — барсын да, барсын да белдерә.
Хәйретдин, үз-үзеннән канәгать кенә бер елмаю белән, хатыны Әминәдән килгән ул озын хатларны да иптәшләренә күрсәтә:
— Әйттем бит мин сезгә, иренмичә бер озын хат язып салган идем, хатынның бөтенләй кәефе килгән, — ди ул. Бервакыт шулай, хатыны Әминәне мактавын һәм аңардан килгән хатларны кабат-кабат укуын тыңлап утырганнан соң:
— Яхшы ир атын мактар, яман ир хатынын мактар, дигәндәй, син дә җүләрнең җүләре икәнсең, Хәйретдин агай, — диде Мортаза,— һаман да шул Пошмас Хәйретдинлегеңә барасың. Ләгәнсез атка, ирсез хатынга ышанма, диләр бит. Тагын бер сугышчы, иптәшләренә кашларын сикертеп, күзләрен кыскадан алды да:
— Ышан син хатыннарның озын птеп хат язуларына, — дип шаяртып куйды. — Сүзле сатып алмый ич ул халык. Ләкин Мортаза теге сугышчының сүзне уен-көлкегә борып җибәрергә теләвен яратмады. Хатын-кызлар турында Мортаза шаяртып кына сөйләргә теләми иде. Бу хакта ул чынлап һәм чиксез бер ачу белән сөйли. Бигрәк тә Хәйретдиннең шул кадәр тыныч табигатьле булуын һәм ике сүзнең берендә хатыны Әминәне мактавын ишетергә дә теләми иде. Ләкин моннан бер ел элек Мортаза андый түгел иде. Киресенчә, ул чакларда Мортаза шул ук Хәйретдиннең тыныч тавыш һәм салкын кан белән генә сөйләгән сүзләрең рәхәтләнеп җүпли, аның хатыны Әминәдән килгән хатларны күңел биреп һәм кабат-кабат тыңлый иде. Моннан бер ел элек Мортаза хатыны Фатыйманың иргә чыгуы турында хат алды, һәм әнә шул вакыттан алып, Мортаза ирләрнең үз хатыннарын мактап сөйләвен яратмас булды. Бигрәк тә Хәйретдиннең бу мәсьәләдә артык тыныч канлы булуын Мортазаның җене сөйми иде.
Мортазага Хәйретдин юри шулай сөйләнә, ул Мортазаның ачуын китерү, аның авырткан җиренә кагылу өчен шулай мактала кебек тоела иде. Мортазаның аңлавынча, Хәйретдин аның турында әйтерсең лә: «Мортаза ул үзе начар булганга күрә хатыны аны ташлап киткән» — дип уйлый, тик ул кадәресен әйтеп кенә бетерми кебек иде.
Менә хәзер дә Мортаза Хәйретдингә чиксез бер ачу белән карап утырды. Аның электән дә калын өске ирене кинәт кенә кабарып-күпереп киткәндәй булды. Эре-эре саргылт тешләре ямьсез генә ялтырап торалар иде. Әйтерсеңлә, хатынын мактап сөйләгән өчен, Хәйретдинне әнә шул эре-эре саргылт тешләре белән чәйнәп ташларга әзер тора иде ул. Һәм ул әлеге шаяртып сөйләгән солдатның сүзләрен чынга алып:
— Әйтмә дә. Күпне сөйләгән, күпне язган хатыннарга бигрәк тә ышанма инде син, — диде. Озак вакытлар өеннән хат алмын торгач, иптәшләре Хәйретдинне бигрәк тә шаярта башладылар.
— Егетләр, Хәйретдиннең мактаулы хатыны хәзер хат та язмый башлады инде,—диләр иде алар. Мортаза исә, бөтенләй капатлапып китеп: — Әйттем бит мин, әйттем бит. Ышанма син хатыннарга, алариың фәрештәмен дигәненә ышанырга ярамый, — дия иде. Ләкин Хәйретдиннең моңар да исе китми, хәтта эчс дә пошмый иде. «Дөнья булгач, төрле хәл булырга мөмкин. Бәлки минем хатлар барып җитми торгандыр», дип уйлый иде Хәйретдин. Әгәр дә Мортазаның сүзләре күңеленә шик-шөбһә сала башласалар: «Ярый, хатын язарга да теләмәсен. Әни белән сеңел ни өчен язмыйлар алай булгач? Әлбәттә, алар язмыйча калмаслар иде инде», — дип юана иде.
Бер көнне Мортаза Хәйретдиннән:
— Хатының чыннан да иргә чыккан булса? Син инде, Хәйретдин агай, акылсыз түгелсең, мәсьәләнең бу ягын да уйлап кара әле. Чыннан да, хатының сине ташлагап булса, син нишләр идең?—дип сорады. Хәйретдин, киң сары кашларын җыерып, калын җилкәсен тартып куйды. Азрак уйлап алганнан соң:
— Чыннан да шулай булсамы? Чыннан да шулай булса, моңар минем эчем да пошмас, йөрәгем дә көймәс иде. Тик ул турыдан-туры әйтеп язсын гына миңа. Әллә мин хатын таба алмаммы? Гомерем булып исән-сау кайта алам икән, миңа менә дигән япь-яшь кызлар табылачак.
Җиде ай тулып сигезенче айга чыкканда, Хәйретдин берьюлы ике хат алды. Хатларның икесе дә Саҗидә сеңлесеннән пде. Хатларның икесендә дә Саҗидәнең үзеннән, әнисе Хөбәйбә карчыгы, Хәйретдиннең дүт. яшьлек кызы Хәдичәдән сәлам бар. Улы Хәйдәрдән беренче хатта сәлам куелган, икенчесендә юк иде. Хатыны Әминәдән исә, ни өчендер, ике хатның берсендә дә сәлам әйтелмәгән.
Хатларны укый башлагач та Хәйретдиннең ап-ак йөзе кара янып, күгәреп калгандай булды. Аның күз алдына Мортазаның ялтырап торган эре-эре саргылт тешләре килеп бастылар, колак төбендә аның чәнечкеле сүзләре яңгырап торгандай булдылар. Әйтерсең лә, Мортаза, Хәйретдиннең колагына үзенең калын иреннәрен терәп: «Ышанма син хатыннарга, аларның фәрештәмен дигәненә дә ышанырга ярамый!» — дип кычкыра иде. Һәм Хәйретдин: «Әминәгә нәрсә булды икән соң? Сеңел ни өчен аңардан сәлам куймаган?» — дип уйланды. Ашыга-ашыга хатны укуын дәвам итте. Ләкин укыган саен фикере чуала гына барды, аңлашылмаучылык көчәйгәннән-көчәя генә иде. Беренче хаттан Хәйретдин бернәрсә дә аңламады. Ә менә икенче хатта, Хәйретдиннең аңлавы буенча, мәсьәләләр азрак ачыла төшә иде.
Икенче хатта: «...Абый, үзем VIII «А» классында укыйм. Хәдичә сеңлем үзебезнең янда, әтигә миннән дә сәлам языгыз, дип, өстәл әйләнәсендә йөгергәләп йөри. Абый, үзем район үзәгеннән кайтып-килеп йөрим, өйдә әни белән Хәдичә сеңлем генә булгач, аларның үзләрен генә калдырып булмый. Абый, бу хатны язган вакытта Хәйдәр энем Кимедә иде. Октябрь бәйрәмендә әнисе янына кунакка киткән иде. Абый җаным! Үзеңнең дошманны җиңеп бетеп, тизрәк кайтуыңны бик тә көтәбез инде. Хәйдәр улың, әти генә кайтсын, мин бу Кимедә тормыйм, әбиләргә кайтам, дип әйтә икән...» дпп язылган иде. Хәйретдин кайгысын иптәшләреннән яшермәде. Хатның икесен дә иптәшләренә укын күрсәтте. Иптәшләреннән берсе:
— Киме дигәне бер авылмы инде? — дип сорады.
— Әйе, безнең авылдан тугыз чакырымда. Теге кызылармеец телен шапылдатып куйды!
— Кара син аны, балаларын карчыкка калдырып, үзе иргә китеп барган икән, ә!
Мортаза да шунда иде. Ул:
— Әйттем бит мин! Бар, ышан син аларга, — диде. Ләкин бу юлы Мортаза Хәйретдинле үчекләп сөйләми иде инде. «Беләм, туган, беләм, бик авыр хәл. Үземнең дә башымнан кпчкән хәлләр болар», — дигән шикелле итеп, Хәйретдиннең хәлен аңлап, аның кайгысын уртаклашу теләге белән сөйли иде. Шулай ук Хәйретдингә дә, Мортазаның эре-эре саргылт тешләре, элекке кебек, ямьсез булып күренмиләр иде инде. Хәйретдин, кичкә кадәр күңелсезләнеп, башын түбән иеп йөрде. Эче пошып, төн буенча йоклый алмый чыкты:
— Хай-хай-хай, Әминә, мин синнән моны көтмәгән идем, — дип уфтана иде ул. — Менә сиңа кпрәк булса, ә! Ай, улым, улым! Ай, Хәйдәрчегем мипем. Аларга кунакка баргандай итеп йөри икән, мескен бала. Ә үзе минем турыда уйлый икән: әти кайткач та әбиләргә кайтам, Кимедә тормыйм, дип әйтә икән, мескен бала...
Бервакыт Мортаза уйный-көлә генә болай диде:
— Хәйретдин агай, син бит әле япь-яшь кызга өйләнмәкче идең. Хатын иргә китте дип әйтеп, шул кадәр борын төшерергә ярыймы соң. Үзең әйтмешли, менә дигән яшь-яшь кызларның маңгайларына чиертә-чиертә сайлап өйләнербез әле. Хәйретдин, кешеләргә аерым бер тәэсир итә торган юаш һәм моңсу тавыш белән сузып:
— Ой, туган, туган! — диде. — Хатының, бала-чагаларың белән тигез генә тормыш игүгә җитми инде ул. Шуның өстенә, аның оятсызлыгын әйт әле син, хатынның мин әйтем. Мин монда шар сугып—уйнап йөрмим ләбаса. Башына тай типмәгән булса, ул азрак шуны уйларга тиеш пде. Шулай итеп, Хәйретдин өчен кайгылы-пошынулы көннәр башланып китте. Хатыны һәм балалары турында уйлаган, аларны исенә төшергән саен. Хәйретдиннең кайгысы арта, пошынуы көчәйгәннән-көчәя барды. Андый сабыр табигатьле кеше кайгыны да авыр кичерә икән. Берничә көн эчендә Хәйретдин йөзенә зәгъфран сарысы төште. Куе зәңгәр күзләре зур булып, кызганыч рәвештә юаш һәм уйчан булып калдылар. Ничектер, аның үзенә тапшырылган эшне үтәвендә дә сүлпәнлек чагыла башлады. Ахыр килеп, бу мәсьәлә белән өлкән командирлар да кызыксына башладылар. Батальон командирының политик эшләр буенча урынбасары, Хәйретдинне үз янына чакырып, аның белән озак кына сөйләшеп утырды. Хәйретдиннең Саҗидә сеңлесеннән килгән хатларны кабат-кабат укытып һәм русчага тәрҗемә иттереп караганнан соң:
— Монда берәр аңлашылмаучылык булырга кирәк, — диде ул. Хатыныгызның иргә чыгуы турында бер сүз дә әйтелмәгән ич бу хатларда, — Андый начар хәбәрне үз туганыңа белдерүе дә кыен шул ул, капитан, — диде Хәйретдин. — Болай да аңлашылганга күрә язмагандыр ул аны.
— Шулай микән? Бу турыда уйлап карарга кирәк. Күптән түгел генә бер хат язган идем, дигән урыны бар түгелме? Ул хатын алдыгызмы соң?
— Юк, иптәш капитан.
— Шулай, шулай, монда нәрсәдер аңлашылып җитми, — диде капитан. — Аннан соң, заманы алай җиңел-җилпе генә уйлап эш итә торган заман түгел бит аның. Үзегезнең сөйләвегезгә караганда, хатыныгыз моны аңлый торган булырга ошый. Сугышка кадәр яхшы, күңелле торгансыз. Акылы булган хатын аны да онытмаска тиеш. Капитан сүзеннән тукталып торды һәм землянка эчен тирән тынлык каплады. Бу авыр тынлыкны бозып, капитан, тәмәке төрә-төрә, сүзен дәвам итте:
—Заманы андый заман түгел, диюенән, анда да бит уйнап йөрмиләр. Фронт өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр. Бәлки хатыныгыз Киме авылында берәр эшкә кергәндер.
— Андый урынга кереп эшли торган грамоталы хатын түгел ул, иптәш капитан. Гомер буенча үзебезнең колхозда гына эшче килде ул. Монда инде башкача уйларга мөмкин дә түгел...
— Шулай да, сеңлегзнең аңлатып язуын сорап хат яздыгызмы? Юк? Алай килешми, иптәш Насыйров. Бүген үк хат языгыз. Аннан соң, хатта бу хәбәр дөрес булганда да, ул кадәр тиз җиңелергә, үз-үзегезне алай бетерергә ярамый. Сез бит сугышта һәркайчан батырлык үрнәге күрсәтәсез. Мондый кайгылы хәлләрне кичерә алуда да башкаларга үрнәк булырга кирәк. Нишлисең бит, дөнья булгач, кайгысы да, хәсрәте дә булырга мөмкин.
Хәйретдин, авыр гына көрсенеп, башын түбән иде. Капитан исә, аны юатырга ашыгып:
— Аңлыйм. Дөрес булса, әлбәттә, уңайсыз хәл. Ләкин, хатлары буенча, тегенди-мондый начар хәлләрнең булуы аңлашылмый әле монда, — диде. Бу сүзләр Хәйретдиннең күңелен азрак юата төшкәндәй иттеләр. Капитанның землянкасыннан чыккан вакытта ул:
— Дөрестән дә, сеңлесеннән сорап язарга кирәк. Ни генә булса да, ачыктан-ачык белдереп язсын ул миңа, — дигән карарга килде, һәм шул көнне үк Саҗидә сеңлесенә хат язып салды. Шуннан соң тагын айга якын вакыт узды. Бу вакыт эчендә Хәйретдиннәр батальоны дошманны куып, шактый ук алга китте. Батальон, бер зур елганың көнбатыш ярына сугышлар белән кичеп, шунда ныклап урнашты.
Немецлар батальонлы елганың бу як ярында калдырырга һич тә теләмиләр иде. Алар көненә унар мәртәбә атакага килеп тордылар. Өч көн буенча шулай өзлексез авыр сугышлар дәвам итте. Дүртенче көнгә чыкканда, дошман тәмам хәлсезләнде. Атакага килеп маташуларын бөтенләй диярлек туктатты. Шул көнне Хәйретдин тагын берьюлы ике хат алды. Хәйретдин бу хатларның килүен көткән дә, көтмәгән дә иде диярлек. Һәр хәлдә ул сеңлесе Саҗидәнең нинди дә булса яхшы хәбәр җибәрә алуны өмет итмәде. Аның уенча, моннан элек килгән хатларда барсы да ачык һәм барсы да аңлаешлы итеп язылган иде инде. Шул ук вакытта, Хәйретдиннең күңеле нәрсәдер көтә, юк-юкта эчтән генә юангалап куя иде.
Хәйретдин, сеңлесенә хатыны Әминә турында ачыктан-ачык белдерүен сорап язса да, күңеленнән андый хатның килмәвен тели иде. Ник дисәң, барын да ачыктан-ачык әйтеп язылган начар хәбәрне алуга караганда, еллар буенча хат алмау, еллар буенча һичбер хәбәр ишетмичә яшәү җиңелрәк булыр кебек иде. Ә менә хәзер аңа берьюлы ике хат китереп бирделәр.
Хатларны кулына алгач та, Хәйретдиннең тәне эсссле-суыклы булып китте. Аларны учында әйләидсргәләи, байтак вакыт адресларына карап торды. Хатларның берсе ссңлесе Саҗидәдән, икенчесе — Әминәдән иде. Хәйретдин Әминәдән килгән хатның кире адресына, кире адрестагы фамилиягә игътибар итте. Әминә, «Насыйрова» дип, элекке фамилиясе — Хәйретдин фамилиясендә булып язган иде. Бу хәл Хәйретдиннең күңелен тынычландыра төште. Ул бу хатларны башта үзе генә укып чыкты. Аннан соң тагын дүрт-бпш мәртәбә үзе генә укыды. Иптәшләре аның шатлыгын Хәйретдин үзе әйтмичә үк күреп торалар иде инде. Хатларны кабат-кабат укыган саен, Хәйретдиннең йөзе яктыра, балкый бара иде. Балаларча беркатлылык күрсәтеп, соклангыч рәвештә сойкемле-мөлаем елмаю белән елмая иде ул. Иптәшләре аңардан:
— Укы инде, Хәйретдин!
— Хатларыңны безгә дә укып күрсәт инде, — дип үтенә башладылар. Нәкъ шул вакыт, трапшея эчләтеп, батальон командирының политик эшләр буенча урынбасары килеп чыкты:
— Я, иптәш Насыйров, сезнең хәлләр ничек? — дип сорады ул.
— Хатлар, иптәш капитан. Шатлыклы хәбәрләр алып торам әле менә, — диде Хәйретдин.
— Кая әле, безгә дә укып күрсәт. Тылдагы хәлләр белән танышыйк, ничек яшиләр икән анда? Хәйретдин, уңайсызланып кына:
— Тылдагы хәлләр дип әйтеп, монда гел ярату да марату турында гына язылган, иптәш капитан, — диде.
— Менә шул ярату да марату кирәк инде. Ул булганда, эшләр начар булмый, — диде капитан шаяртып. Хәйретдин хатларны кычкырып укып чыкты. Aннан соң, капитан белән башка рус иптәшләре өчен, хатларны русчага тәрҗемә итте. Саҗидә үзенең элекке хатында барын да ачыклап язганлыгын, шуңа күрә, икенче хатында яңадан кабатламавын әйтә.
Киме авылында ятим балалар өчен тәрбия йорты ачылуыг, җиңгәсенең шунда тәрбияче булып эшкә керүен һәм яхшы гына эшләп баруын белдерә Әминә.
Ах сөеклем, мин сине алай пошына беләсеңдер дип һич тә уйламаган идем, — дигән. Синең пошынуыңа мин бик-бик куандым. Минем хакта уйлап пошына белгәч, рәхмәт инде сиңа. Хатыннарын яраткан ирләр шулай пошыналар, хатыннарын яраткан ирләр шулай көнләшәләр, дип әйтәләр бит. Син дә мине яратасың икән, сөеклем. Ярым, булганы булган да беткән инде, моннан соң алай пошынма. Юк-бар уйлар белән үзеңне-үзең бетерә күрмә. Әй, сөеклем, балаларың да бик сагындылар инде үзеңне, мин дә өзелеп- өзелеп сагындым. Каһәр төшкән дошманны җиңеп һәм юк итеп, исәнлек-саулык белән тизрәк әйләнеп кайтуыңны теләп калабыз. Тагын кабатлап шуны әйтәм, минем турыда вәсвәсәгә бирелеп, үзеңне-үзең бетерә күрмә. Барлык көчеңне сарыф итеп, дошманны тагын да ныграк кыр. Мин монда ятим балаларны тәрбияләү өчен көне-төне тырышып эшлим. Алар барсы да Ватан өчен корбан булучыларның балалары. Мин аларны үз балаларым кебек күреп тәрбиялим. Шушы эшкә өйрәнү өчен, алты айлык курста укыдым. Эшкә бер күнеккәнче кыен булды. Шуңа күрә балаларны опеки янында калдырып тордым. Хәзер балалар үз янымда. Хәйдәр улың беренче класста укый. Әй, сөеклем, Хәйдәр улыңны әйтәм, менә гел сиңа охшаган инде, аз гына ул дигәнчә булмаса, үпкәләп куркыта башлый. Әти генә кайтсын, Кимегездә тормыйм, әбиләргә кайтам да китәм, ди...»
Хәйретдин хатларны укып һәм тәрҗемә итеп бетергәч, капитан сүзгә кушылып:
— Менә ул ничек булган икән, иптәш Насыйров, — диде. — Күрәсез, хатыныгыз инде урынга кереп эшләрлек грамоталы кеше булган. Димәк, ул да сездән калышмый икән. Улыгыз да, күрәсез, сез киткәндә дүрт яшьлек бала булса, хәзер укый белә башлаган.
Ашыгыч эшләре барын әйтеп, капитан китәргә җыенды. Ул, китәр алдыннан:
— Бүген көн сугышчан булырга ошый, — диде, — разведкачылар шулай аңлаталар. Аларга төн буенча мотор тавышлары, ишетелгән. Дошман үзенең танкларын кптерә булса кирәк. Әзер булыгыз. Теге-бу хәлләр була калса, сылатмассыз дип ышанам, — дип сугышчыларның исләренә төшерде. Барлык иптәшләре исеменнән җавап кайтарып:
— Тыныч булыгыз, иптәш капитан, сезнең егетләр сынатмаслар! — диде Хәйретдин. Капитан Хәйретдинне яхшы белә иде. Хәйретдин бер сүзне ике тапкыр сөйләргә яратмый. Шуңар күрә дә, капитан аның сүзендә нык торачагына һәм, аз гына булса да кыймылдарлык хәле булганда, һичбер дошман танкын үткәрмәячәгенә ышана иде. Ул борчылса яшьләр турында уйлап борчыла. Капитан, Хәйретдиннең күкрәгендәге Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнарына күз төшереп алды да:
— Үзегез нык тору гына җитми, иптәш Насыйров. Сезнең элекке ярдәмчегез беренче номер булгач, сезгә яңа ярдәмче бирелде бит әле. Иптәш Бәйрәмов та яшь сугышчы түгел. Ләкин танкка каршы сугышта ул яңа кеше. Башка расчетларда бөтенләй яшьләр бар. Менә шул яңа иптәшләрне дә өйрәтергә кирәк. Капитан, траншея эче белән, ашыга-ашыга китеп барды. Аны күздән югалганга кадәр карап озатканнан сон: «Ишеттеңме, капитан нәрсәләр әйтте?» — дигән шикелле итеп, Хәйретдин үзенең яңа ярдәмчесе Мортазага таба ияген кагып карап һәм күз кысып куйды. Аннан соң:
— Син инде, Мортаза дус, танкка каршы мылтыкны бик яхшы беләсең. Шулай да, тагын бер мәртәбә хәтергә төшереп алыйк әле, — диде.
— Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигәндәй, хәтергә төшереп алу зарар итмәс, — диде Мортаза. Ләкин ул көнне дошман атакага килмәде. Сугышчыларга көндезен алмаш-тилмәш ял иткәләргә ирек куелды. Кичтән дә артык әллә нәрсә сизелмәгән кебек иде. Көчәйтелгән каравыл белән дежурный взводлардан башкалар һәммәсе дә ятып йокладылар. Ә хәзер аларны төн уртасы җитәр-җитмәстән элек үк уяттылар. Һәркемгә үз урынында булырга, теләсә нинди авыр хәлләргә дә әзер торырга кушылды. Сугышчылар, автоматларын, гранаталарын, танкка каршы мылтыкларын алып, тавыш-тынсыз гына үз урыннарына бастылар. Дошман танклары бигрәк тә батальонның сул ягыннан көтеләләр иде. Хәйретдин белән Мортаза әнә шул куркыныч күбрәк көтелгән якка куелдылар. Аларның ут ноктасы — ике кеше урнашырлык итеп казылган гади генә чокырдан һәм ике кеше өчен ике якка каратып әзерләнелгән тар-тар щельләрдән гыйбарәт иде. Хәйретдин, ут ноктасына төшеп урнашкач та, хуҗаларча бер караш ташлан, як-ягын күзәтеп куйды. Куе аксыл томап, җирдән күккә кадәр тоташ бер пәрдә булып, болай да караңгы һәм тын төнгә аерым бер шомлылык биреп тора иде. Әнә очыдай вак кына яңгыр сибәли. Хәйретдин, куе томан һәм вак яңгыр пәрдәсен күз карашы беләп кисеп, мөмкин кадәр ераккарак карарга, мөмкин кадәр ачыгыран күрергә тырыша. Ләкин ут ноктасына бөтенләй якын булган зур-зур агачлар гына күренәләр иде. Әмма Хәйретдин барын да яттан белә, ул, нәкъ күреп торган шикелле, һәммәсен дә хәтердән күз алдына китерә ала. Хәйретдин үзен тыныч һәм хуҗаларча тота. Мортазаны алдагы билгесезлек борчый, ләкин ул үзенең борчылуын Хәйретдингә сидерергә теләми иде. Һәм ул, әлеге шул эчке борчылуын басар өчен булса кирәк, юк эшләрне бар иткән булып, әле гранаталарны, әле патроннарпы бер урыннан-икенче урынга күчереп куйгандай итеп чуалды. Хәйретдин, иптәшенә тыныч кына карап торды да, авыз кырые белән генә елмаеп куйды. Аннан соң Мортазаны тыпычландырырга теләп:
— Әйдә әле, Мортаза туган, сөиләшеп утырыйк, — диде. Аның тавышы җитди һәм аерым бер җылы кайгыртучанлык сизелеп тора иде.
— Аларны тавышлары ишетелгәч тә көтә-көтә теңкәң корып бетәр әле. Мортаза, окоп кырыена аркасы беләп сөялеп, чүгәләп утырды.
— Иң кирәге: каушарга ярамый, — дип, пышылдап сүзгә кереште Хәйретдин.
— Дошман танклары киләләр икән, килә бирсеннәр, ә син ашыкма. Безгә ике йөз метрдан да ерак булганда атарга ярамый. Мин үзем, гадәттә, тагын да якыннанрак атам. Аттыңмы — тидерергә ат. Юкса, кайда булуыңны күреп алып, ул сине бетерәчәк. Бер ата башлагач, аннан инде эшләр кызуга китә, аннан инде үзеңә дә кызу тотарга кирәк...
Таң алдыннан яңгыр туктады. Ләкин томан һаман элеккечә куе иде әле. Шулай да төнгегә караганда азрак яктыра төшкәндәй итте. Хәзер инде Хәйретдин үзләреннән бер йөз илле метр ераклыктагы каен агачын томаннан аера ала иде. Хәйретдин, әнә шул каен агачына таба карап торганнан соң, танкка каршы мылтыкның көпшәсен шинель итәге белән сөртә-сөртә:
— Менә нинди якларга килеп чыктык, ә! Бездәге җәй айлары кебек — яңгырлар ява, көннәр җып-җылы, — диде. Мортаза да, Хәйретдиннең җаена ятып, тәмам тынычлана башлаган иде.
Ул:
— Әйтмә дә, — дип, сүзгә кушылып куйды:
— Декабрь ахыры якынлаша бит инде. Бездә хәзер чатнап торган суыклар булырга тиеш.
— Борын очын көйдереп, колак яфракларын чеметеп ала торган суыклар инде бездә хәзер. Эх, яхшы ат җигелгән чананың түренә утырып, калын кар каплаган киң басу уртасыннан чыжылдатып үтүләре! Хәйретдиннең сүзе шул урында бүленеп калды. Ул, алга таба колак салып, тыңлап торды да:
— Ишетәсеңме, корычлар шалтырый, моторлар гөрли! — диде. Мортаза да урыныннан кузгалды. Берәр секунд чамасы тыңлап тордылар. Хәйретдиннең Мортазага хатыны Әминә турында, балалары турында, семья тормышына бәйләнешле тагын кайбер нәрсәләр турында сөйлисе килә иде. Ләкин ул, Мортазаның хатын-кызларны яратмавын, алар турында бары тик борчулы-тиргәнүле сүзләр белән генә сөйләшә алуын искә төшереп, бу хакта сүз кузгатудан тыелып торды. Шулай да бер дә әйтмичә калырга аның көче җитмәде. Гаять җитди бер тавыш белән:
— Аннан соң, Мортаза туган, дөньяның хәлен белеп булмый, — диде Хәйретдин.
— Миңа алай-болай була калса, Әминәгә барын да әйтеп хат язарсың. Кесәдә үзем язып куйган хат та бар. И, балаларны...
Мортаза аңар каршы:
— Юкны сөйләмә әле, Хәйретдин агай,— диде. — Һәркайсыбызга да исәнлек-саулык насыйп булсын. Сиңа бигрәк тә инде, хатының, бала-чагаларың хакына...
Мортаза тагын нәрсәләрдер әйтмәкче, Хәйретдиннең хатыны Әминәне мактап, аның семья тормышына сокланып, тагын нәрсәләрдер сөйләмәкче иде. Ул тагын үзе турында да, Фатыйма белән Маһирә турында да сөйләмәкче иде бүген.
«Фатыйманың мине ташлавына искитәрлек тә түгел бер караганда. Аның белән минем кушылуым да тегеләй-болай гына булган хәл бит» дип әйтмәкче иде Мортаза.
— «Күрше авылга кунакка барганда очраттым да, шунда танышып та алдым үзе белән. Бик матур, бик чибәр нәрсә ул үзе: сызылып торган нечкә кара кашлы, сөйкемле генә елкылдап торган кара күзле, кечкенә генә туры борынлы, тыгыз тәнле, җыйнак гәүдәле. Әнә шул матурлыгына кызыктым мин аның. Дүрт ел буенча сөеп йөргән Маһирәне ташлап, шушыңар килеп каптым бит» — дип әйтмәкче иде Мортаза. Әйе, гадәттәгенең киресе буларак, Мортаза бүген киң холыклы һәм нечкә күңелле иде. Хәйретдин Мортазаның шундый хәлдә булуына, аңардагы шундый зур үзгәрешкә гаҗәпсенергә яки куанырга да өлгермәде, горизонтта дошманның, җир төсле, соргылт-кара танклары күренделәр. Хәйретдин, аларны санарга керешеп:
— Бер, ике... санап кына бетермәле түгел болар, — диде. — Чама беләп, илледән дә ким булмаска кирәк. Әһә, берсе хәзер ак каенга ук килеп җитә. Хәйретдин, аз гына вакытка, сулышын да алмыйча, тынып торды һәм шуннан соң атып җибәрде. Корыч таү шикелле тәгәрәп-ишелеп килгән дошман танкы кинәт кенә тукталып калды. Пуля танкның чылбырына тигән икән. Хәйретдин, тукталып та тормастан, хәрәкәтсез калган дошман танкына таба яңадан берничә пуля җибәрде. Танктан ут-ялкын һәм кап-кара сөрем баганасы күтәрелде. Танк әйләнәсендәге немецлар, ян-якка сибелеп, кача башладылар. Ләкин автоматчылар аларга качарга ирек бирмиләр иде. Автоматчылар бердәм рәвештә көчле ут ачтылар. Немец солдатлары, ике-өч адым да атлый алмыйча, йөзләре яки аркалары белән җиргә капланып тордылар.
Икенче танк Хәйретдин белән Мортазага бөтенләй якынлашып калган иде. Әмма Хәйретдин аңар төбәп, атып өлгерде. Бу танк беренче пулядан ук дөрләп яна башлады... Ә менә сул яктан килеп чыккан өченче танкны Хәйретдин дә, шулай ук Мортаза да күрми калдылар. Танк, сытып-изгәләп үтәрдәй булып, аларның окоплары өстенә менеп китте. Хәйретдин белән Мортаза исә, көчкә-көчкә генә, щельләре төбенә ятып кала алдылар. Танк исә, окоп өстендәге аз гына тукталып һәм чылбырлары белән окопны изгәләп торды да, авыр гына шыпшып-ыңгырашып, алга таба кузгалып китте.
Дошман танкисты окоптагыларны юк итүенә тәмам ышанды булса кирәк. Ләкин Хәйретдин белән Мортазага танк һичбер зарар китермәгән иде. Алар, кулларына берәр граната тоткан хәлдә, икесе дә берьюлы диярлек сикереп тордылар һәм гранаталарын дошман танкысының артына ыргыттылар.
Танкның чылбыры өзелде. Ул, өзелгән чылбыр белән аз гына барды да, уң якка янтаеп, тукталып калды. Ләкин танкның башнясы эшли, һәм аннан безнең сугышчылар өстенә снарядлар явып тора иде. Хәйретдин, окоптан ярым чыгып һәм барлык көч-куәте белән селтәнеп, танк өстенә яңадан ике граната җибәрде. Танкка ут кабынды һәм ул яна башлады. Дошман танкистларына качарга ирек бирмәс өчен, Хәйретдин кулына автомат алды...
Мортаза, танкка каршы мылтыкны окоп төбеннән алып, аны әүвәлге урынына, бруствер өстенә куйды. Күкрәген окоп кырыена салып ятты һәм танкка каршы мылтыкның түтәсен җилкәсенә терәде. Аның үткен күз карашы алга таба төбәлде. Анда, куаклар арасында, ниндидер кара күләгә кыймылдый иде. Шул урыннан ук өзлексез атып торган пулемет тавышы ишетелә. Мортаза, әнә шул пулемет өзлексез такылдап торган якка карап, әнә шул кыймылдап күренгән кара күләгәгә төбәп атты, һәм дошман пулеметы кинәт тынып калды.
Кызылармеецлар шуны гына көтеп ятканнар икән, элек кемнеңдер ялгыз тавышы, ялгыз «ура» авазы яңгырап ишетелде. Аны башкалар күтәреп алдылар һәм көчле «ура» тавышлары бөтен сугыш кырын күмеп калдырды. Башка барлык тавыш һәм шау-шулар ишетелмәс булып калды. Хәйретдин, кул аркасы белән, маңгаендагы салкын тир тамчыларын сөртте һәм сугыш кырына күз төшереп алды. Сугыш кыры анда да, монда да дөрләп янган дошман танклары белән чуарланган иде. Әнә, кирегә таба качып баручы танклар да бар. Алар артыннан дошманның солдатлары йөгерәләр. Автомат һәм мылтыктан ата-ата, кызылармеецлар аларны куалар иде. Әнә, кызылармеецлар әлеге көяз юкә агачын узып та киттеләр, әнә, янган дошман танкларын арам: узып, алар теге яшь каенга кадәр барып җиткәннәр иде инде. Ә яшь каенны хәзер Танырлык та түгел иде инде. Хәйретдин аның урынына карап кына аның гадәттәге ак каен булуын чамалап билгели алды. Каенның ботаклары сынгалагап, үзе, урталай өзелеп, ярты өлеше кап-кара көеп янып беткән иде. Хәйретдин, Мортазаның җилкәсеннән кага һәм көлемсерәп:
— Киттек, туган, ак каенга таба, — диде.
Январь-март, 1945 ел