Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КЕРЧЬКӘ ДЕСАНТ

герҗе районы, Ижбуби авылы егете һәм Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алган Асаф Абдрахманов турында язылган «Диңгез каһарманы» дигән зур поэмадан өзек).

Бропстанкор таулап алга бара...

Бер түбәнгә төшеп, бер калкып,

Гүя, дулкын уйный аның белән

Бер батырып һәм дә бер тартып.

Эш, телеграф аппараты...

Асаф баскай аның янына,

Ярсып-ярсып ашкына ул, тизрәк

Җитәр өчен Кырым ярына.

Күз алдына килде аның шунда,

 Нәни чакта, бер көн уенда;

Каеры көймә агызып, малайларны

Җиңгәнлеге Буби буенда.

Исенә төште тагын күк турында

Беренче кат шигырь укуы,

Шул тәэсирдән һава диңгезендә,

Күңеле белән очып үтүе.

Хәзер чын корабта — чын сугышта,

Чыи диңгезне кичә аркылы;

Үткен күзләр алга төбәлгәннәр,

Якындыр да бәлки яр кыры...

Кырым ярларында сугышачак

 Егетләргә карый сокланып,

Кем генә юк анда: төрле халык

Вәкилләре бергә тупланып,

Бөек полководец приказын,

 Ашкыналар тизрәк үтәргә,

— Керчь ярларына десант төшереп,

Дошманнарны тар-мар итәргә.

Һаман карый Асаф, һаман уйлый:

— «Их туганнар!» ди ул эченнән, —

«Гали әмәлләрне үтәр өчен»

Барабыз бит диңгез өстеннән.

Кешелекнең бөек тойгы-хисен,

Кешелекнең типкән йөрәген,

Кешелекнең ачкан хакыйкатен,

Хокукларын, иркен, теләген,

Кешелекнең бәхет-сәгадәтен,

Гали рухын, гали горурын,

Яклар өчен һәм дә барабыз бит

Саклар өчен якты гомерен.

Үлем ярларына басып көтә,

Кырым халкы ярдәм көймәсен,

Котырынып җәза бирә дошман,

 Сизми үзенә үлем киләсен.

Без азатлык — ирек илчеләре! –

Без өрәбез ирек сулышын,

Давыллар да, дәһшәт дулкыннар да

Туктаталмас ирек сугышын

Шундый дәртләр, шупдый хисләр белән

Көрәшен ул кискен башлады,

Авыр шартны үтеп, җиңәр өчен,

Сәфәрендә керфек какмады.

Штурм һәм давыл-дулкын белән

Көрәшәләр үкреп моторлар,

Тартышалар диңгез көче белән

Алга ашыгып безнең батырлар.

Диңгез, моторларның шаулавына

Бер гөрелдәү тагын кушылды,

Күк яңгыратып узган бу тавышка

Диңгезчеләр бик тиз төшенде:

— «Ун биш минут калды!»—диде Асаф,

Ишеткәч тә туплар шартлавын,

Приказ бирде бөтен матросларга,

Төшендереп десант шартларын.

Кырым ярларына күп калмады,

 Ике-өч километр... Бик якын:

Арттан — Тамань ярым атавыннан

Күтәрелде көчле ут, ялкын.

Давыл ачты авыр орудия —

 Ут давылы Тамань ярыннан.

Дошман сизеп алды: аңа каршы

Җавап бирә Керчь ягыннан.

Кара-каршы очкан туп астыннан,

Ут астыннан — давыл эченнән,

Бронетанкер үкреп-шаулап бара,

Ә, алдарак юллар киселгән...

Керчь яры күккә чәчрәп оча,

Таш-таулары түбән ишелә,

Төрле җирдә пожар — ут давылы,

Җил коенган дары исенә...

 Сузылып киткән дошман ныгытмасы,

Бер-бер артлы күккә чөелә,

Таулар урыны чокыр булып кала.

Тигез җиргә таулар өелә...

Һава гүли, тоташ чынлап тора,

Җир тетери, диңгез калтырый,

Уттан манаралар күккә сузылып,

Караңгы төн тоташ ялтырый...

Җимерелә дошман ныгытмасы,

Унбиш минут вакыт эчендә:

 Мондый дәһшәт көчне бер кайчан да

Тотмагандыр дошман исендә.

Десант төшәр урып теткәләнә,

Туздыралар дошман оясын;

Җимерәләр бөтен ут ноктасын,

Керчь ярын — ташлы кыясын.

Корыч кошлар очып килеп җитә,

 Дер селкенә җире-күкләре:

Яр буенда, күктә каты сугыш...

Хәтта тетри диңгез төпләре...

Безнең туплар юлын алмаштырды,

Десант урны тәмам арчылды,

Траншейлар, бөтен ут ноктасы

Көлгә әйләнеп, юллар ачылды.

Дошман сизеп алды эшнең серен,

Бөтен көчен куен ут ачты,

Ялт иттереп төнге диңгез өстен

Прожекторлар яшькелт ут чәчте.

Батыр егет кыю акыл

Асаф Абдрахманов танкерына,

Ташландылар дошман көймәләр,

Берничәсе бердәм төрле яктан,

Туп яудырып каршы киләләр.

Ничек кенә булса-булсын, дошман

Десант эшен тырыша өзәргә:

Сулыга алырга да ирек бирми

Мөмкин түгел хәтта түзәргә.

Танкер тирәсендә ут давылы,

Снарядлар шартлап чәчелә,

Миналардан упкын хасыйл булып,

Төбенә кадәр диңгез ачыла.

Батыр егетне һич каушатмый бу,

Көтте Асаф шулай булуын,

Минут, секунд узмый уйлап килде,

Дошманның нык каршы торуын.

Салкын кан һәм тыныч акыл белән,

Алып барды һөҗүм итүен,

Диңгез корылмасын — миналарын,

Тар-мар итеп, алга китүен.

Приказ арты приказ бирә Асаф,

Снарядлар шартлый-атыла,

Дошман баржаларын, катерларын,

Берәм-берәм суга батыра.

Бронетанкер сугыша-сугыша барып,

Дошман каршылыгын сындыра,

Керчь ярларына җиткәндә дә

Һава гүли, чыңлап сызгыра...

Десантчылар бик нык әзерләнә,

Бөтен эшне җайлап көйлиләр,

Аркаларга һәм дә иңбашларга,

 Ашыгып-ашытып корал төйиләр.

Ярга якын — сай җирләргә җиткәч,

Туктавын да көтми корабның,

Берәм-берәм суга сикерәләр,

Авырлыгын йөкләп азапның.

Кулларына алган кораллардан,

Ата-ата ярга чыгалар,

Ут яудырып танкер ярдәм итә,

Каршылыклар тәмам сыналар.

Асаф белән гаскәрләрен саклый,

Ашыгып-ашыгып дошман чигенә,

Беренче кат шулай аяк белән,

Кызыл гаскәр Кырым иле белән,

Җимереп керә Кырым капкасын,

Алып килә башлап азатлыкны,

Тетеп ташлап коллык тактасын.