Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ

БӨЕК ТАНТАНА

Илгә яңгырый җиңү музыкасы,

Кызыл байраклардан дан тама.

Шатлык гөрли азат илебездә,

Бүген бәйрәм — бөек тантана.

Җиңү нуры сибелә еракларга,

Җирләр, күкләр бүген шатлана.

Бу шатлыкны без кан түгеп алдык,

Бүген бәйрәм — бөек тантана.

Батырларын котлап ил елмая,

Илнең керфегеннән ямь тама.

Бәхет бишегендә ил тирбәлә,

Бүген бәйрәм — бөек тантана

Даһи исме яңрый бөтен телдә,

Җиңүчегә дөнья соклана:

Яшә, Сталин — илгә дан бирүче!

Бүген бәйрәм — бөек тантана.

 

ЮЛЛАР

Без үтмәгән юл калмады,

Авыр сынауларда түздек без;

Без ялкыннар аша чыктык,

Бозлы салкын суда йөздек без.

Безнең үткән юлыбызны

Бер кем, бер кем шулай үтмәгән.

Безнең аяк баскан юлда

Безнең каннар әле дә кипмәгән.

Өлеш безгә мулрак тиде:

Без күрмәгән хәсрәт калмады.

Имән кебек, каты тордык,

Безне давыл бөге алмады.

Юллар, юллар, үткән юллар

Борма-борма булып яталар.

Ләкгин безнең күңелебезне

Үтелмәгән гөлләр тарталар,

Ярсу елга ашыга-ашыга

Агып барган кебек диңгезгә,

Бернең алда яткан юллар

Алып бара безне җиңүгә.

 

МЕТРО ПОЕЗДЫНДА

Бата-чума карда йөзеп йөрдем

Каным белән карны кызартып.

Мин суларга кердем, утка кердем,

Ил кайгысын төяп, йөк тартып.

Мин яшендәй яшнәп, атылып бардым,

Күк күкрәве булып күкрәдем.

Карлар гына түгел, таулар ярдым.

Түзем икән минем күкрәгем.

Авырлыкка уфтанмадым, түздем,

Тыным белән бозлар эреттем.

Ут эченнән үттем, суда йөздем,

Йөрәгемдә сине йөреттем.

Москва капкаларын япкан чакта

Күз алдымда торды күзләрең.

Берлин капкаларын каккан чакта

Йөрәгемдә ятты сүзләрең.

Менә бүген метро поездында

 Синең белән кайтып киләм мин.

Москва кызы, синең шат йөзеңдә

Бәхет чаткылары күрәм мин.

Синең белән моннан ун ел элек

Метро төзегән чакта күрештек:

Тар шахтада ташлар ярып килдек,

Каршы килеп куллар бирештек.

Кайтып киләм үтәп ил боерыгын,

Мин фронтта дүрт ел көн иттем,

 Синең белән күрешү җылылыгын

Йөрәгемдә саклап йөреттем.

Нур уйнатып синең көлүең өчен

Кайнар каннарымны түктем мин,

Гүзәл илнең гүзәл җиңүе өчен

Мең чакрымнар сугышып үттем мин.

Май, 1945 ел.

 

 

ЕЛГА

Бормаланып-сыргаланып,

Сикереп-сикереп су ага,

Су буенда җырлый-җырлый

Чибәр кызлар су ала.

Борма елга суын эчеп,

Су буенда тал үсә.

Борма елга ерак кырда

Чәчәкләрне сугара.

Талларны да, малларны да

Елга тарта үзеңә:

Су буенда ял итәргә

Юлчы атын тугара.

Урманнарда, болыннарда.

Таулы, ташлы җирләрдә

Бусалар да, ерсалар да

Бер туктаусыз ул бара.

Урыны белән ярсып ага,

Урыны белән талгын ул,

Урыны белән әллә ничек,

Әллә кая югала...

Ярсып, ярсып дулкынланып,

Нурлар белән уйный ул,

Алга таба барыр өчен,

Юл булмаса юл сала.

Ул тынгысыз, төн йокысыз,

Көн бара да, төн бара:

Көчсез булса ул кушыла

Тирән сулы елгага.

Ирешә ул теләгенә

Ничек кенә булса да:

Бара-бара, бара-бара

Зур диңгезгә юл таба.

Акмый торган су бозыла

Акмаган су кадерсез.

Тик агым су саф һәм көчле —

Ул таш яра, ут яга.

Күз алмыйча кузгалмыйча

Карап торам елгага:

Кешеләр до елга кебек

Көн итәләр дөньяда.