Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК ДАН АЛАРГА

ФАТИХ ХӨСНИ

МӘҢГЕЛЕК ДАН АЛАРГА

Кайгыдан каралып торган

Япь-яшь нарат төбенә

Япь-яшь пптәшне күмгәнне

Күрә бары төн генә.

Япь-яшь иптәшне күмәбез,

Беркем берни сөйләми,

Көзге төндә яңгыр гына

Сибәли дә сибәли. —

Баш киемнәрегезне салыгыз, иптәшләр!

Сүз — туган пл өчен корбап булган кешеләр турында бара. Бүген, — Кешелек дөньясы зур таптана белән җиңү бәйрәме иткәндә. Бүген, — Берлин өстендә, факел булып, кызыл байрак җилфердәгәндә, Бүген, — Татар халкы үзенең социалистик республикасына 25 ел тулу көнен зур шатлык белән билгелән үткәндә, аларны, безнең туган илебез өчен башларын салган ул иптәшләрне без тәгъзим-хөрмәт белән искә алабыз. Мәңгелек дан булсын аларга!

Якыннарының күз яшьләреннән һәм безнең җылы хөрмәтебездән каберләренә сулмас чәчәкләр үссен. Сугышчан байракларыбыз, аларның рухына соңгы саламны юллап, җиргә иеләләр, чырайларыбызда юксыну сагышы яна.

Озак еллар үтәр, безнең балаларыбыз әти булырлар һәм аларның балалары үсәрләр, җирнең күп кенә бүгенге ыгы-зыгылары төшеп калырлар, онытылырлар, яңа буыннар, яңа җырлар, яңа елмаюлар туарлар, әмма ләкин бу каберләр астында ятучы асыл затлы солдатларлы дөнья бер кайчан да онытмас. Чөнки алар киләчәктә дә кояш көлеп торсын өчен, киләчәктә дә университет аудиторияләре студентлар белән гөрләп торсын өчен, киләчәктә дә татар авылында шомырт агачлары аппак чәчәкләргә күмелсен һәм җирдә көлә белә торган, моңая белә торган, елый һәм җырлый белә торган кеше рәхәтләнеп йөри бирсен өчен: бүген, дәһшәтле сугыш кырында үзләренең иң соңгы бүләкләрен — җаннарын бирделәр...

Тыныч йокла, солдат! Син табынган кыйбла — безнең алда. Син инанган иман — безнең күңелләребездә. Син күтәргән байрак — безнең кулларыбызда. Тыныч бул, чал чәчле ана. Без сиңа җиңел түгел икәнлекне беләбез. Менә сугышны бетереп, җиңүне яулап алган солдатлар кайта башларлар, ә синең улың кайтмас. Син җил белән, сугыш янгыны белән көйгән кара кучкыллы йөзеп күрә алмассың. Ләкин бернәрсә юатырга теләп сине, аңа: әгәр синең улың шунда, сугыш кырында, үзе үлә-үлә, явыз дошманлы туктатмаган булса иде, ул чагында син, яки ул үзе, яки мин генә түгел, безнең әллә кайнап үлгән ата-аналарыбыз да тагын бер кат үтерелгән булырлар иде. Үлгәннәрне үтерү — дөньяда моннан да куркынычрак нәрсә бар микән? Кеше үлә икән, аның турында әле истәлекләр кала, яхшы хатирәләр кала, җыр кала, җылы сүз кала. Синең улың үлде, без калдык. Без аның турында җылы сүз әйтә алабыз, без аның турында җыр җырлый алабыз. Алай гына да түгел, без аның сугышчан рухын үтермичә, үзебез белән саклап, яңа бәхетләргә, яңа тетрәүләргә алып керә алабыз. Безнең бабаларыбыз шулай эшләгәннәр, без шулай эшлибез, безнең балаларыбыз шулап эшләячәк һәм әнә шул яхшы истәлекләрдән, яхшы эшләрдән, батырлыклардан, җырлардан, бәет һәм дастаннардан халыкның тарихы туа. Әйе, әгәр синең улың шунда, сугыш кырында, үзе үлә-үлә, явыз дошманны туктатмаган булса иде, ул чагында безпең тарпхыбыз өзелгән булыр иде. Үлгәннәрне үтерү дип мин шуны, атыйм. Иң куркынычлысы әнә шул аның, газизем. Шулай ук син дә артык өзгәләнмә, яшь килен. Дөрес, ул инде кайтмас. Син аның көчле кочагын башкача һичбер вакытта да татый алмассың. Без синең кайгыңны уртаклашабыз. Синең югалтуың илнең исән калуына сәбәпче булды — һич тә булмаса, әпә шул юатсын сине, һәм аның истәлеген тап төшермичә күңелеңдә саклап йөрт. Ул синең өчен, минем өчен, безнең барыбыз өчен дә башын салды, без кодрәтле рәвештә аның рухын һәм истәлекләрен саклыйк. Бу сугышта татар халкы сынатмады. Аның меңләгән балалары, бөек рус халкының оештыручы көче астында һәм башка тугандаш халыклар белән бергә зур егетлекләр күрсәтеп, совет командованиесенең җаваплы сугыш заданиеләрен башкардылар, уттан һәм корыч давыл эченнән җиңүне күтәреп алып чыктылар. Бу эшләре өчен совет хөкүмәте аларны югары бүләкләр — орденнар һәм медальләр белән бүләкләде.

Татар халкыннан 150 дән артык Советлар Союзы герое чыкты. Халыкпың санына писбәтәң бик зур күрсәткеч бу. Моның белән без хаклы рәвештә мактанабыз. Бу горурлык халык исеменнән иптәш Сталинга җибәрелгән хатта да үзенең якты чагылышып тапты. Шуның белән бергә, татар халкы бу сугышта уртак. Ватан өчен күп кенә корбаннар да бирде.

 Халык бәхете, революцичнең яшәеше өчен тормышларын биргән ул татар егетләрен бүген, Татарстанның 25 еллык бәйрәме көнендә, туганнарча хөрмәтләү белән искә алабыз һәм нечкәргән күңелләребезне ул каһарманнарның каберләренә җибәреп, Такташча:

Без янып сүнгән атомнарны

Түбәндә калдырып,

Киң фәза, бушлык эчендә

Яңа йолдыз яндырып,

Яңадан

Бер туктамый, һаман, һаман

Без йөзәрбез мәңге утларга,

 Кояшларга табан... дибез.

Улларын югалткан чал аналарның, ирләрен биргән яшь киленнәрнең кайгысын уртаклашу белән бергә, без бүген үзенең талантлы җырчыларын, язучыларын югалткап татар әдәбиятының да кайгысын бүлешәбез. Бүгенгедәй хәтердә: нинди күп идек без, нинди көчле идек, ничек шаулый идек. Тукай залын тутырып җыелышлар уздырулар, кайнар-кайнар әдәби бәхәсләргә керешеп, сәгатьләр артыннан сәгатьләр үткәнен сизми калулар, яңа әсәрләр укып тикшерүләр, шау-гөр килеп завод клубларына әдәбият, матур сүз алын барулар... Дөрес, без сугыш вакытында фронтта да, тылда да тагын да җигелебрәк эшләдек, авыррак йөкләр тарттык, ләкин барыбыз да бергә булган шау-шулы көннәрне сагынмый мөмкинме соң! Тик бернәрсә юата безне — без әле киләчәктә аннан да җанлырак итеп үзебезнең әдәби тормышыбызны башлап җибәрербез. Менә иптәшләр генә кайтсын, менә җыелып кына җитик. Ләкин безнең арада инде байтак кыпа иптәшләр булмас. Без, аларны юксынып, бер-беребезнең күзләренә карашырбыз, бер-беребезгә истәлекләр сөйләрбез, сер сынатмаска тырышып, бер-беребезгә җиңел шуклыклар әйтешербез, анекдотлар сөйләрбез, ләкин, ничек кенә итмик, хатирәләр безне җиңәрләр, югалган иптәшләребезне юксынудан безнең күзләребезгә җылы дым сирпелер. Барыннан да элек безнең арада безнең лирик шагыйребез Фатих Кәрим булмас.

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә — балам. Син әнкәсе аның

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, туган ил өчен

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм, дип шигырь белән ант итеп, сугышның башыннан ук сугыш кырына ташланган бу антына да, үзенә дә, исеменә дә тап төшермичә, гомеренең соңгы минутларына чаклы җырлый-җырлый, сугыша-сугыша постында калды. Ничек сагынмыйсың ди менә шул кешене. Без — аның каләмдәшләре, аның эшен, көрәшеп һәм җырын дәвам иттерүчеләр, аның җылы кабере алдында башларыбызны иеп, аның якты рухына соңгы сәламнәребезне җибәрәбез. Мәңгелек дан булсын сиңа, җырчы һәм солдат! Безнең арабызда тагын зур гәүдәле, аз сүзле, самими күңелле дустыбыз, безнең үсеп килә торган хикәячебез, безнең сөйкемле шадра егетебез Рахман Ильяс булмас. Үзенең әллә ни озын булмаган әдәби гомерендә матур-матур гына парчаларын биреп, ерактагы нефть промыслоларында эшләүче татар эшчесен якын итеп, аны бөтен колориты белән безнең күз алдыбызга бастыра алган бу язучы, уртак ватан өчен геройларча сугышып, сугыш кырынла мәңгелеккә тынып калды. Шулай ук әдәбиятыбызның бу егетен дә онытырга хакыбыз юк безнең. Мәңгелек дан сиңа, дус кеше! Аннары тагын безнең арабызда көләч йөзле яшь егет, шагыйрь-комсомолец М. Вәүдүт иптәш булмас. Барыбыз белән дә көлеп сөйләшә белә торган бу шат күңелле егетне, өметле генә итеп җыр башлаган кешене, Ватан өчен иң авыр көннәрдә, бер адым да чигенергә теләмичә, ялкынлы дәрт белән сүгенә-сүгенә дошманлы кыйнап үлгән бу арыслан йөрәкне оныту шулай ук ансат булмаячак. Әле ул юка-юка гына китаплар чыгарып өлгергән иде, аның калын китаплар язасы һәм кызык итеп яшисе бар иде әле. Ә без менә аның үлеме турында сөйлибез. Ләкин нишлисен. Бары тик баш ияргә һәм — Тыныч йокла, комсомолец!—дияргә генә туры килә. Янә килеп безнең арабызда кара кашлы, кара күзле, тыйнак сүзле Александр Бочеденкий булмас. Милләте белән, эше һәм торышы белән Казан егете була: Александр, йөрәге белән тулы көйгә Ленин — Сталин эшенә, халык эшенә бирелгән бер иптәш иде. Үз әсәрләрен һәм башкаларны искиткеч нечкә оттеноклары белән сөйли битче бу кеше — совет әдәбияты өчен генә түгел, совет эстрадасы өчен дә өметле бер тала иде.

 Сугыш башланганнан соң без әле аты байтак вакыт үз арабызда күреп йөрдек.

Аннан соң ул, бернинди шау-шусыз китеп барды һәм, озакламыйча без аның турында кайгылы хәбәр алые. Мәңгелек, дан сиңа, иптәш Бенденкин! Киләчәкнең күзенә туры карарга ничек, бәлки әле без белмәгән, яки хәзергә хәбга ачык булмаган иптәшләрнең дә кайберләрен очрата алмабыз. Ә бәлки шау-гөр килеп кайтып керерләр алар. Чынлап та, шулай булсын иде. Тукай залын тутырып, тагын шулай шаулап әдәби темаларга сөйләшсә иде. Ә шулай да калганнар калырлар. Әлбәттә, без аларны җылы итеп искә алырбыз, язып калдырган әсәрләрен кабат-кабат басарбыз, бүлмәләребезгә рәсемнәрен эләрләр якты образларын һәм тудырып калдырган хезмәтләрен тарихыбызга алып керербез, тик, ничек кенә булмасын, без аларнын үзләрен беркайчан да, беркайчан да күрә алмабыз. Сүзләр һәм юатулар нигә кирәк — мәңгелек дан аларга!