Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢ КОЛАЧЛЫ ӘСӘРЛӘР КӨТӘБЕЗ

ГАЗИ КАШШАФ

КИҢ КОЛАЧЛЫ ӘСӘРЛӘР КӨТӘБЕЗ

Туплар гөрбелдәв басылды. Бөек Җиңү көннәренең тантаналы кояшы барыбызны да нурландырып тора. Сөекле юлбашчыбызның күңелгә дәрт һәм канәгатьләнү тойгысы сала торган сүзләрен ишетеп шатландык. Без үзебезнең тарихта мисале булмагап бөек чорда көрәшеп, җиңеп яшәвебез әчеп горурланабыз! Изге көрәшнең җиңү тантанасы килсен өчен татар совет язучылары тормыш һәм көчләрен аямадылар. Һәр ике язучының берсе фронтка китте. Калганнары да фронт өчен хезмәт иттеләр. Язучылар батыр халыкка тиң уллар булып танылдылар. Алар халык белән бергә көрәштеләр, бөек идеяләрнең тормышка ашуы өчен сәләт һәм көчләрен бирделәр. Дөнья тарихында ошашы булмагап шупгы көрәштә язучыларның да батырлык һәм фидакарьлекләре искиткеч булды. Хөкүмәтебез аларпыц һәркайсьш диярлек ордеппар һәм медальләр белән бүләкләп, батырлык һәм намуслы хезмәтләрен билгеләде. Халык аларга дан җырлый! Шушы бөек көрәштә халыкның талантлы уллары, аның моң һәм дәртен җырлаучы, тормышын һәм фәлсәфи фикерләрен гәүдәләндерүче, рухи бөеклеген һәм акыл сафлыгын сурәтләүче кайбер иптәшләребез корбан булдылар. Халык аларның образын мәңге йөрәгендә саклар.

Без тыныч төзелеш чорына аяк бастык. Безнең бурычлар тагын да катлауландылар. Батырлыгы белән дөньяны таң калдырган халык язучылардай катлаулы әсәрләр, аның көрәшенә тиң булырлык полотнолар көтә. Аны хәзер элекке әсәрләр генә канәгатьләндерми. Изге Идел ярларыннан алып, авыр һәм героик походларда Берлинга җиткән, аның түбәсенә Җиңү байрагы кадап, Эльбага чаклы көрәшеп барган сугышчының дөньяга карашы. Киң колачлы әсәрләр көтәбез гаять киң, зәвыкы нечкә, сораулары катлаулы. Ул киң алымнарда, җәенке колач белән әш иткән, зур масштабта операцияләр уздыруда катнашкан солдат. Ул үзенчәлекле сугышчы, кайгы-хәсрәтне, җпцү шатлыгын йөрәгеннән кичергән бөек рухлы горур кеше. Стакан эченә сыя торган давыл күрсәтеп кенә мондый укучының исен китәреп булмый. Сәяхәтче сыйфатында күзеңә чалынган һәрбер вакыйганы терки барып та укучыны шаккатыра алмыйсың. Бөек идеяләрне тормышка ашыру өчен Фронтта һәм тылда гаять зур көрәш алып барган халык, шул көрәшнең дөрес чагылышып яктыртуны сорый. Катлаулы җәмгыять системасында укучы үзспең нинди урып тотканын күрәсе килә. Укучы, башка сыймаслык зур сугышның стратегик планнарын үтәүдә үзепсц шгадп внптпк ролендә булганын күрәсе килә. Моны күрсәтү зур, мактаулы эш. Моңа ялгыз батырның биографиясен язу белән генә ирешү мөмкин түгел. Шулай ук тыл һәм фронт эпизодларының фотографик төгәллеген күрсәтү белән дә чын сәнгать тудырып булмый. Әдәбиятны укучы безгә андый бурыч йөкләми. Язучының эше фотограф эше түгел. Реаль дөреслек, художество чынлыгы — язучыдан тормыштагы фактик материалларны туплап, шуларпың сөземтәсеннән гомумиләштерелгәп, типиклаштырылган катлаулы образлар, характерлар, кызыклы сюжетлар оештыруны сорый. Мин татар язучыларыиың көчепә ышапам. Алар бөек Ватан сугышы елларында бик күп илләрдә булып кына калмадылар, аларның бу «сәяхәте» бөек идеяләрнең тормышка ашырылуы белән баглы, СССР ны дошманнардан азат итеп, Европа халыкларын фашизм тираниясеннән коткару операцияләрен уңышлы башкару белән баглы. Алар күпне күргән, күпне кичергән, тирәннән хис иткән көрәшчеләр. Без әпә шул зур тормыштан алынган тэәсирнең сөземтәсен гәүдәләндерүне көтәбез, йөрәкне яулап алырлык художество әсәрләре тудыру осталыгына ирешүләрен телибез.