ГЕНЕРАЛ БУЛАТОВ
ГЕНЕРАЛ БУЛАТОВ
Кичен проход чакрымнары һәм сугыш мәхшәрләре,
Бара данлыклы генерал Булатов гаскәрләре,
Барабыз без ярсып алга, кургаш яңгыр астыннан,
Фатих Булатов — генерал, полководец артыннан.
Кертә ул безне сугышка, чыныктырып, ныгытып,
Мактан, Казан, аның белән һәм горурлан,
Тымытык! (2 нче Белоруссия фронты татар сугышчыларының татар халкына язган хатыннан).
- СУКАЕШ ЕГЕТЕ
Түбән Сукаеш — кечкенә генә авыл ул. Халык телендә элек: «Өч Сукаешка бер квас чиләге дә җитә», — дигәннәр. Сукаеш халыкның эчкән суы да бер кечкенә инеш кенә. Якында зур су да юк. Кама, Агыйдель елгалары да бик еракта, ә тимер юл илле километр җирдән уза. Сукаеш Татарстанның Тымытык районындагы авылларның берсе. Бөек Ватан сугышының данлыклы герое, татар халкының турылыклы улы Фатих Булатов әнә шул Сукаеш авылында, 1902 елда туа. Шунда үсеп егет була, шунда ук авыл мәктәбен тәмамлый. Яшь егет Фатихның иң яратканы тальян гармонь була. Ул аны бар нәрсәдән артык сөя. Җәйнең сандугачлы иртәләрендә, кышның салкын кичләрендә аның тармоны Сукаеш урамнарын яңгырата. Гармоньның җиз телләре аның җиңел бармаклары астында тегеләй дә, болай да сайрыйлар. Аның җитез бармаклары, йөрәк өзгеч, борынгы татар көйләрен шундый матур, шундый моңлы итеп чыгаралар ки, аны тыңлаганнарның ирексездән күзләренә яшьләре килә. Ә инде кыска, бию көйләрен уйнаганда, биюченең аяклары үз-үзләреннән тыпырдый башлыйлар. Менә шундый матур сайрый аның тальяны!
1921-22 елларда Фатих буй җиткән егет була. Шул елларны ул, башта аулак өйләрдә, аннары клубларда, үз гармоны белән, авыл халкының оештыручысы булып әверелә. Ул халык җыеннарында да, Сабан туйларында да гармонь уйнап, тыңлаучыларны шаккатыра.
«Мин гармонь уйнаган җиргә җыелган кадәр халык җомга намазына да җыелмый иде» — ди генерал көлемсерәп.
— Уралли, Авылның десятниклары җыелышларга кешеләрне чакырганда:
— Бүген җыелышта Фатих гармонь уйный,— дип өстәп куялар. Ә ул гармонь уйнаган көнне җыелышка ак сакаллы картлардан алып, сабый балаларга кадәр киләләр.
Яшьләр турында әйтеп тә торасы юк. Алар һәрвакыт Фатих тирәсендә булалар. Җыелыш башланганчы һәм ул тәмам булгач, Булатов гармоньда «Галия Бану», «Зиләйлүк», «Ашказар» көйләрен, «Әтнә», «Әпипә» такмакларын уйный. Халык аның уйнавын бирелеп тыңлый. Җыелыштан таралганда да, Фатих урам буйлап гармонь уйнап кайта, яшьләр аңа кушылып: Абзый синең мыегың Сәмругъ кошның канаты. Синең кебек булса булыр Падишаның санаты, дип җырлап җибәрәләр. Аннан менә тагын шундый җырлар да яңгырап-яңгырап куя:
Сусаганда бал эчтем
Су эчәсе урнына.
Кәпирәтив оештырып,
Сугыйк нэпман борнына.
Мондый җырларның күбесен Фатих үзе уйлап чыгара, һәм бу җырлар соңыннан бер Су каешның үзендә генә түгел, тирә-күрше авылларда да сөелеп җырлана башлыйлар.
Шулап итеп, Фатих Булатовның гармоны да, үзе дә шул елларны булган продналог җыю, ярлыларны оештыру, кооперация төзү, эшче-крестьян элемтәсен ныгыту кебек хуҗалык-политик мәсьәләләрне хәл кылуда актив катнаша.
- КОМАНДИР БУЛАСЫМ КИЛӘ...
Булатовка 21 яшь тула, һәм ул быел (1923) армиягә чакырылачак. Ләкин Фатих, чакыру вакытын көтми, бала вакыттан күңелендә йөрткән татлы хыялын гамәлгә ашыру нияте белән ялкынланып, Казан татар-башкырт хәрби мәктәбенә, укырга кабул итүне сорап, гариза бирә. Атна үтә, ун, унбиш көн үтә. Җавап килми. Фатих борчыла башлый. Гармонын да кулына бик сирәк ала.
— Ни булды сиңа, Фатих, әллә авырыйсынмы? — дип сорыйлар аннан. Ул:
— Юк, болай гына, эчем поша, — дип җавап кайтара да, тагын үз уйларына бата.
Ниһаять, авыл советының секретаре аңа яшел конвертлы хат китереп бирә. Хатны кулга алу белән Фатихның йөрәге, сикереп чыгардай булып, тибә башлый. Ул башта хатны ачарга да курка. Кем белә, бәлки анда «сине хәрби мәктәпкә алмыйбыз» — дип язганнардыр. Әгәр чыннан да шулай булса, ни эшләргә? Борынны тагын да ныграк салындырырга туры килер шул ул чагында.
Шулай да, бераз уйланып торганнан соң, курка-курка конвертны ача. Ни күзе белән күрсен, аңа: «Фатих Булатовны Казан татар-башкырт хәрби мәктәбенә кабул итү имтиханнарына кертергә» дип язылган.
Фатих мондый хәбәрне ишетеп, шатлыгыннан нишләргә белми, чабып өйләренә кайта. Ишектән кереп тә өлгерми:
— Абый, алганнар, — дпп кычкыра, көлә. Абыйсы Шакир эшнең нәрсәдә икәнен төшенмичә:
— Нәрсәләрне алганнар? — дпп сорый. Фатих, бераз тынычланып, үзенә хәрби мәктәпкә кабул итү имтиханына керергә рөхсәт ителгәнлеген абыйсына аңлатып бирә.
- ФАТИХ КОМАНДИР БУЛА
Имтиханнар Фаттх өчен авыр булмый. Үз Казан хәрби мәктәбенең курсанты итеп кабул ителә. Шулай итеп, Сукаеш егете өчен яңа тормыш — уку көннәре башланып китә. Кышны мәктәп классларында, җәен лагерьларда өйрәнеп, өч ел вакыт үтеп тә китә. Фатих мәктәпне иң алдынгылардан берсе булып тәмамлый. Аңар взвод командиры исеме бирелә.
Мәктәпкә кергәндә русча рәтләп сөйләшә дә белмәгән Фатих Булатов, русча рәхәтләнеп сөйләшә ала торган, зур гына хәрби хәзерлекле кызыл командир булып чыга. 1926 нчы елда хәрби мәктәпле тәмамлаганнан соң, ул Казан дивизиясенең бер полкында взвод командиры булып 1930 елга чаклы хезмәт итә. Ә 1930 нчы елдан 1932 нче елга кадәр Башкыртстанның Аргаеш районында хәрби хәзерлек буенча инструктор бульш эшли. Шул елларны үзенең яхшы эшләве өчен беренче мәртәбә хөкүмәт бүләге — «Почет билгесе» ордены ала. 1932 елдан 1937 елга чаклы Фатих Булатов рота командиры, батальон командиры урынбасары, аннан Алабугада полк мәктәбенен башлыгы булып эшли. Ул, эшкә чын күңелен биреп эшләве, Кызыл Армия кадрларын үстерү эшендә ару-талуны белмәве белән тиз ара танылып өлгерә.
937 елда аңар «Капитан» дигән хәрби исем бирелә һәм ул Энгельс шәһәрендә батальон командиры булып эшли башлый. 1939 елның декабрь анннан Булат Бурят-Монголиядә — полк командиры. Бу тыныч елларда үзенең холкын, үзендә булган эшчәнлек һәм осталык белән, киләчәк сугышларга хәзерли. Биредә кызылармеецтан башлап, батальон командирына кадәр — барсы да Булатовтан хәрби тәрбия алалар. Аның йолкы җәен-кышын, яңгырны-карны, эссене-салкынны белмичә, йөзләрчә километрлык маршлар ясый. Өйрәнүләр һәвакыт, мөмкин булган кадәр, сугыш шартларына якынлаштырылып үткәрелә. Булатов өйрәнүләрдә дә һөҗүм тактикасына зур игътибар бирә, һөҗүм сугышып төрле шартларда: дошман оборонасын өзүдә, эзәрлекләүдә, кара-каршы очрашып сугышуларда үзенең солдат һәм командирларына өйрәтә. Гаскәрләрне һөҗүм итү рухында тәрбияләү белән бергә, тәртип һәм дисциплина мәсьәләләрендә дә Булатов командирның ролен бик югары күтәрә.
Шулай итеп, ул Суворов традицияләрендә тәрбияләнгән һәм политик яктан чыныккан полкы белән Бөек Ватан Сугышына килеп керә.
БЕРЕНЧЕ СЫНАЛУ
1941 елның август ае. Немец-фашист гаскәрләре, илебезгә хыянәтчел рәвештә басып кереп, бөтен фронтларда һөҗүм сугышлары алып бара башлыйлар. Кызыл Армия, дошман көчләренә каршы каты ударлар бирсә дә, көч өстенлеге дошман ягында булганга күрә, яңадан-яңа авыл-шәһәрләрне калдырып, артка чигенергә мәҗбүр була. Менә нәкъ шул көннәрдә майор Фатих Булатов полкы Финляндия фронтына килде. Ерак себердән, себер тайгаларын. Урал тауларын үтеп килгән эшелоннарда Булатовның командирлары алдагы сугыш операцияләренә хәзерләнделәр. Киләчәктә сугыш булачак районнарның картасып өйрәнделәр. Үзләренең сугышчыларына фин фашистларының кем икәнлекләре, аларның барлык кабахәтлекләре турында сөйләделәр. Күптән түгел генә булып узган фил кампаниясендә катнашкан сугышчылар һәм командирлар, вагоннан-вагонга йөреп, үзләренең фин фашистларына каршы Сугышта туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Полк билгеләнгән урынга килеп җитте. Кешеләр, вагон пардан төшү белән үк, ябырылып килгән дошман явына каршы сугышу өчен, маршка чыктылар. Свирь елгасы буйлап, урманлы һәм сазлыклы-күлле районнарда, Тихвин юнәлешендә һөҗүм итүче немец-фин гаскәрләренә искәртмәстән удар ясау өчен, Булатов үз полкын марштан ук сугышка алып керде. Бy урында Булатов полкына каршы тулы составлы дошман полкы тора иде. Шулай булса да, совет солдатлары, үзләренең озак юл үтеп арып килүләренә дә карамастан, аларның каршылыгын сыйдырдылар һәм куып киттеләр.
Майор Фатих Булатов бу сугышта күрше гаскәри берләшмәләр белән тыгыз бәйләнешсез, үзе генә һөҗүм операциясе алып барды. Чөнки күршеләр белән тыгыз бәйләнештә булып сугыш алып бару өчен күлләр һәм сазлыклар мөмкинлек бирмиләр иде. Булатов, оста маневрлар куллану аркасында, финнарның бер полкын бөтенләе белән диярлек хәлсезләндерде. Бу удар нәтиҗәсендә дошманның йөзләрчә солдат һәм офицеры кырылды, 150 кешесе плен алынды. Күп сандагы техникасы юк ителде һәм 15 орудие, 35 пулемет кулга төшерелде. Дошман гаскәрләре Оять станциясеннән Подпорожье станциясенә кадәр (Ленинград өлкәсе) утыз километрга артка алып ташланды. Булатов полкының алга омтылышып финнар бары тик яңа көчләр китергәч кенә вакытлы рәвештә туктата алдылар. Дошман яңа көчләр китереп, Булатов полкын бу җирдән ни кадәр алып ташларга тырышса да, бер нәрсә дә чыгара алмады. Чөнки Булатовның арыслан йөрәкле егетләре кире чигенүнең ни икәнен дә белмиләр, алар тик алга баруны, дошман көчләрен актив рәвештә юк итүне генә сугышу дпп аңлыйлар иде. Полк дүрт ай буена финнарның атакаларын кире кайтарып торды. Күршеләр белән тыгыз бәйләнешсез, ялгыз булганы хәлдә, җирле әһәмияткә ия булган сугышлар алып барды. Башта фин гаскәрләре, үзләренең чаңгыда йөрүгә осталыклары аркасында, полкның тылына үтеп, борчыйлар иде. Ләкин бу хәл озакка бармады.
Булатов гаскәрләре, көн-төн өзлексез сугыш алып бару белән бергә, чаңгыда йөрергә дә өйрәнделәр һәм үзләре финнарның тылларына үтеп йөри башладылар. Булатов полкы бу урында 1942 ел башларына кадәр ялгыз сугышты. Тик яңа елның январь башларында гына күршеләр белән бәйләнеш урнаштырырга мөмкинлек ачылды. Булатовның бу операциясенә — ул вакытта иң гүзәл һәм мастерларча оештырылган сугыш операцияләренең берсе дип бәя бирелде.
- ҮСҮ, ЧЫНЫГУ ЕЛЛАРЫ
1942 елның май аенда подполковник Фатих Булатов укчы дивизия командиры урынбасары итеп билгеләнә. Ул бу урында шушы елның октябрена кадәр хезмәт итә. Бу дәвердә Булатов җитәкчелек иткән иң гүзәл операцияләрнең берсе «Верблюд» биеклеге өчен булган операция дип әйтергә мөмкин. Бу биеклек Ладейное Поле юнәлешендә булып, финнар бу биеклектән безнең позицияне — Уралом парне, 15 километр ераклыгында, иркенләп күзәтә алалар иде.
Булатов, һаваның томанлы булуыннан файдаланып, дивизиянең төп көчләрен төнлә белән, биеклеккә якынлаштыра. Дивизиянең артиллериясен туры төзәп ата ала торган бер хәлгә куя. Резервларны, дошманның каршы атакаларын кайтару өчен, уңайлы урыннарга күчерә. Шулай итеп, штурм башлау өчен дивизия һәр яклап бик яхшы хәзерлек күрә. Штурм башлана. Подполковник Булатовны я уң флангта, я сулда, я уртада еш-еш күреп калалар. Кайда авыр — Булатов шунда була. Биеклек берничә тапкыр кулдан-кулга күчә. Ахыр чиктә Булатов резервның бер өлешен сугышка кертә һәм аның белән турыдан-туры үзе җитәкчелек итә. Кичен инде финнарның каршылыклары тулысынча сындырыла. Безнең гаскәрләр биеклек өстенә Совет байрагын урнаштыралар...
Бу операциядән соң Булатовка полковник дигән хәрби исем бирелә һәм аны Москвага, Хәрби Академиягә укырга җибәрәләр. 1943 елның маенда, академияне уңышлы рәвештә тәмамлаганнан соң, ул, 96 нчы укчы дивизиянең командиры итеп билгеләнә. Шул дивизия белән Брянск фронтына килә һәм 1943 елның һөҗүм сугышларында катнаша.
Дивизия, Милеево районыннан һөҗүм башлап, немецларның озак вакытларга чамалап эшләнгән ныклы обороналарын өзә һәм сугышлар белән Сураж елгасына кадәр килә. Шушы сугышлар нәтиҗәсендә Булатов дивизиясе Сураж, Дятково шәһәрләрен һәм йөзләрчә авылларын, хуторларны немең-илбасарлар тырнагыннан коткара. Бу җәйге уңышлы һөҗүм сугышлары өчен Фатих Булатов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
- ГОМЕЛЬ ӨЧЕН!
1943 елның ноябре. Безнең гаскәрләр, үзләренең җәйге һөҗүмнәрен тәмамлап, Белоруссиягә барып керделәр. Сож. Проня елгалары ярларына килеп чыктылар һәм, шунда бераз тукталып, көзге һөҗүмгә хәзерләнделәр. Жиденче ноябрь. Иртәдән бирле епшек кар ява. 20-30 адымнан бернәрсә күреп булмый. Шулай булуга карамастан, маршал Рокоссовский гаскәрләре һөҗүм башлыйлар...
Менә «сугыш алласы» артиллерия телгә килде. Егерме минутларга сузылган артиллерия хәзерлеге вакытында безнең гаскәрләр Сож елгасын кичә башладылар. Полковник Фатих Булатов дивизиясе дә Хальчи авылы яныннан Сожны кичте һәм, каты сугышлар белән, Гомель юнәлешендә һөҗүм башлады. Булатов сугышта иҗат кешесе ул. Танканы оста һәм кыю куллана. Ул һәрвакыт гаскәрләрен дошманның иң күп ныгытмам җирләренә алып керә һәм, оста маневрлар белән, аны үтеп чыга. Ул бу юлы да шулай эшләде. Дивизия алдына, Гомель шәһәрен W өчен, шәһәрнең төньягыннан бәреп керү бурычы куелган иде. Булатов нәкъ шулай эшләде. Ләкин ул аны, үзенә хас үзенчәлек һәм осталык белән башкарып чыкты. Ике көнгә сузылган сугышлар нәтиҗәсендә, дивизия, Гомельгә бара торган шоссе һәм тимер юлларны кисте. Булатовпың бер полкы, әйләнеп үтү маневры ясап, шәһәрнең төньяк- көнбатыш ягына барып чыкты. Немецлар бу ударны көтмәгәннәр иде. Мондый хәл аларны кинәт шашындырып калдырды. Булатов дошманның бу хәленнән оста рәвештә файдаланды. Калган ике полк белән, Гомельнең тонья- гыннан ыргылып, шәһәргә килеп керде. Немецлар лагеренда көчле паника туды. Алар, көнбатышка карап, ашык-пошык кача башладылар.
Булатов дивизиясе шәһәрдә тукталып калмады, ирешелгән уңыш белән ялкынланып, дошманны куа китте. Көннәр яңгырлы булганга, юллар бик пычрак иде. Дошман барлык техникасын, машиналарын ташлап качарга мәҗбүр булды. Бу операциянең башыннан ахрынача Булатов үзе һәрвакыт алдынгы сафларда хәрәкәт итте. Сож елгасын кичү эшләре белән үзе җитәкчелек итте һәм, алдынгы подразделениеларга кушылып, елганың аръягына китте. Үзенең команда пунктын елгадан 500 метр ераклыкка китереп урнаштырып, дошман оборонасын өзүдә һәм бу көнне дошманның 8 атакасын кире кайтаруда да һаман үзе җитәкчелек итеп торды. Ике көнгә сузылган бу каты сугышларда Булатов дивизиясе, немецларның 12 траншеясын, кат-кат үрелгән чәнечкеле тимер чыбыкларын һәм мина кырларын үтеп чыкты. Дивизиягә, Гомель шәһәрен алуда уңышлы һәм оста сугышканы өчен, иптәш Сталин приказы белән, «Гомель» исеме бирелде. Булатов дивизиясе, шул һөҗүмне дәвам иттереп 1 943 елның декабрендә Жлобин шәһәре янына килеп чыкты.
1944 елның февралендә яңадан һөҗүмгә күчеп, дивизия Жлобиннан 30 километр коньяктарак булган Кобальтина һәм Корма авыллары районнарында дошман оборонасын өзде. Аннан соң, туңмаган сазлыклар аркылы 150 километр җмр үтеп, Олы авылы янында, 1944 елның җәйге һөҗүмнәренә кадәр, оборонада туктай калды.
5 НЧЕ УДАРДА
Дивизия оборонага күчкәч тә, Булатов, позицияләрне ныгыту белән бергә, уку-өйрәнү эшләрен дә җәелдереп җибәрә. Полк һәм батальон командирлары беләп өйрәнүләр алып баруга үзе җитәкчелек итә. Бер көн дә, бер сәгать тә бушка үтми. Кыскасы, дивизия алдагы көчле сугышларны яңа хәзерлекләр белән каршылый. 1944 елның 23 иче июнь иртәсендә совет җирен немец этләреппәп тулысыпча тазарту сугышлары башлана. Бу сугышларда генерал-майор Булатов дивизиясе Олы авылы районыннан һөҗүм башлап, дошман оборонасын өзә. Бобруйск янындагы немец группировкасын юк итүдә катнаша.
Дивизия, йөзләрчә километр юл үтеп, Слоним шәһәре янында немецларның каты каршылыгына очрый. Ләкин тапкыр генерал өчен дошманның бу каршылыгы да киртә була алмый. Булатов, әйләпеп үту һәм чолгап алу маневры ясап, Слоним шәһәреп сугышып ала. Бу операция өчен дивизия иптәш Сталиннан икенче мәртәбә рәхмәт ала һәм II дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә. Шулай ук генерал үзе дә, һөҗүм операцияләре белән оста җитәкчелек иткәне өчен, II дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә. Дивизия үзенең җәйге һөҗүмен Польша җирендә Царев елгасына җитү һәм елганы кичеп плацдарм яулап алу беләп тәмамлый.
8. ЕРТКЫЧНЫҢ ҮЗ ОЯСЫНДА
1945 ел. Январь аеның 14 нче көне. Царев буйларын аксыл томан каплаган. Дошман позицияләрен түгел, 10 метрдагы үз кешеңне дә күреп булмый. Дивизия командиры генерал-майор Фатих Булатов ул көнне төн буе йокламады, һөҗүм башлар алдыннан бераз ял итеп алырга уйлап караса да, аның күзләренә йокы һич кермәде. Ул, торып киенде дә, тышка чыкты. Томанның һич тә таралыр чамасы күренми иде. Ул, шоферны уятты да, машинага утырып, полкларга чыгып китте. Моңарчы әллә Ничә кат тикшерелгән, каралган булса да, полкларның Иртә белән башланачак һөҗүмгә хәзерлекләрен яңадан күздән үткәреп чыкты. Тик һәрнәрсәнең үз урынындамы-түгелме икәнлеген тагын бер кат үз күзе белән күреп белгәч кенә, ул, кире әйләнеп, үзенең команда пунктына кайтты. Сәгать 10 тулуга бөтен фронт буенча артиллерия хәзерлеге башланды. Меңнәрчә орудиеләрнең көпшәләре ялкын бөркергә тотындылар. «Катюша»ларның ялкыннарыннан аксыл томан дөрләп янган сыман булып күрепә иде. Гөрселдәү, шартлау тавышлары, барысы бергә кушылып, өзлексез, коточкыч үкерү тавышына әйләнде. Немец окоплары өстендә куе урман булып, җир, ут баганалары күккә күтәрелделәр. Менә бер секунд эчендә дөнья тынып калган кебек булды, ләкин «ә» дигән арада үлем музыкасы тагын да көчлерәк булып күкри башлады. Генерал үзенең команда пунктында. Ул үлем, җпмерү музыкасын тыңлый. Нейтраль сызыкның теге ягындагы хәлне күз алдына китерә. Артиллерия хәзерлеге башлануга сәгатьтән артык вакыт үтә.
Генерал, кулына телефон трубкасып алып, тик бер гепә сүз әйтә:
— Башларга!
Аңа чаклы бер кем дә юк кебек булып күренгән окоп сызыкларыннан, җир астыннан чыккан сыман, кешеләр күтәрелеп чыгалар һәм атакага ташланалар. Бөтен җир өстен алга, дошман окоплары өстенә йөгерүчеләр каплап ала. Биш минут үтми, дөньяны җимерердәй булып, җир селкетеп танклар үтәләр.
Тагын берничә минуттан тирә-якны көчле «Ура!» тавышлары яңгыраталар.
— Башланды, — ди генерал һәм, команда пунктында дивизия политбүлек башлыгын калдырып, үзе тышка чыга. Тышта һаман, сөт сыман, томап утыра. «Ура» тавышлары да, снаряд шартлаулар да ераклашканнан-ераклаша бара. Ул команда пунктын алга күчерергә куша.
Политбүлек башлыгы әйткәнчә, ул укчылардан артта калуны яратмый. Немецлар үзләренең айларча төзегән ныгытмаларын тиз генә ташлап китәргә теләмиләр. Алар каты каршылык күрсәтәләр. Шулай да, ике көнгә сузылган сугышлар нәтиҗәсендә, генерал Булатов гаскәрләре, дошманның унбиш километр тирәнлегенә кадәр сузылган унлап траншея сызыгын өзеп чыгалар һәм дошманны чолгап алу маневры ясыйлар. Ләкин чолганыштан, «казан», «капчык»лардап котлары очкан пемецлар, тәртипсез рәвештә артка кача башлыйлар. Һөҗүм башлануга алтынчы көн дигәндә, генерал Булатов гаскәрләре көнчыгыш Пруссия чикләренә — фашист ерткычның үз оясына килеп җитәләр. Дошман оборонасын өзгәнлеге өчен, дивизия Сталиннан өченче тапкыр рәхмәт ала. Булатов дошмае чигендә туктап калмый, көчле бер удар белән, немецларның катлаулы ныгытмаларын өзеп, Көнчыгыш Пруссиягә алдынгыларның берсе булып бәреп керә һәм үз дивизиясен куркусыз рәвештә дошман тылларына алып бара. Немецларның Линштадт шәһәрен алып, Вармдет шәһәре янына барып чыга.
Немецлар ярсый-ярсый контратакалар ясыйлар. Шундый атакаларның берсендә немец танклары һәм автоматчылары дивизиянең команда пунктына килеп чыгалар. Дошманның бу атакасын кире кайтаруда генерал үзе, кулына мылтык алып, сугыш кырына ташлана, җитәкчелек итә һәм дошманның контратакасы кире кайтарыла.
9. АНЫ ИЛ ҮСТЕРДЕ
Солдат тормышының барлык баскычларын үткән һәм генерал дәрәҗәсенә җиткән Фатих Булатов ул гади татар егете. Ул үзенең килеш-килбәте, сөйләшүе белән үк сине үзенә тарта, якынайта. Анда масаюның, тәкәбберләнүнең әсәре дә юк. Ул совет шартларында тәрбияләнеп үскән кеше, сугышчы, совет генералы.
Ул үзе дә:
— Әгәр советлар власте булмаса, кеп-кечкенә Сy каештан генерал чыгар дип кем уйлар иде соң, — ди.
Чынлап та, бу тик безнең шартларда, бөек Ленин — Сталин партиясенең дөрес милли политикасы аркасында гына мөмкин, булган бер хәл ич! Генерал Фатих Булатов, элекке Сукасы авылы егете, Тымытыкның сөекле гармоньчысы, бүген Советлар Союзы халыкларының Бөек Ватан сугышындагы күренекле геройларыннан берсе. Аның даны бөтен фронт буенча яңгырый. Ватан алдында күрсәткән хезмәтләренең билгеләре булып аның күкрәгеп Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, «Почет Билгесе» орденнары бизәп тора.
Менә сугыш кырлары тынып калды. Генерал Фатих Булатов тиздән үзенең сөйгән хатыны Фатима һәм кызлары Флюра, улы Фәил янына кайтып, аларны кочар, сөяр, иркәләр. Туган иле Татарстан, ту ran авылы Су каеш үзепең турылыклы һәм намуслы улларыннан берсе һәм иң күренеклесе булган генерал-майор Фатих Булатовны, җиңүләре беләп котлап, хөрмәтләп каршы алыр.