ФАТИХ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
ФАТИХ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
БИЗӘКЛЕ АЛ ЯУЛЫГЫҢ
Яшел рәшәткәле бакча
Ул сезнең бакча иде:
Шомыртыгыз ак чәчәген
Сирбелгән чаклар иде.
Йөгереп чыктың бакчагызга,
Ак чәчәкләр астыннан,
Моңсу гына кул болгадың:
Онытма дигән сыман.
Яз саен ялкынлы кояш
Кар тауларын эретә:
Ничә ел буе сине мин
Йөрәгемдә йөретәм.
Котылды коллыктан Ватан,
Таптап дошман яуларын,
Җир халкына Үттек Карпат
Челтәр тоткан ак алъяпкыч,
Бизәкле ал яулыгың
Җилфердәп калдылар җилдә,
Яме булып авылның.
Чит җирләрдә
Искә алам авылны:
Челтәр тоткан ак алъяпкыч,
Бизәкле ал яулыгың
Китмиләр һич күз алдымнан,
Алга табан омтылып,
Җилфердәп торалар җилдә
Өмет чәчәгем булып.
КҮҢЕЛ КОШЫМ
Күңел кошым миңа хат язганда,
Күзең йомык уйга таладыр:
Алсу йөзләреннән йөгереп төшкән
Сагыш яше хатка тамадыр.
Кайчан гына шаулы яз җитәр дә,
Кыр казлары кайтыр күлләргә:
Кайчан гына кайтып сөйгәнемнең
Кайнар яшьле күзен үбәргә!
ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ
- (Көндәлектән)
Булды ул иҗат юлымда
Иң якын күргән абый,
Бик еракларга китеп тә
Аерылалмыйм мин сабый.
Мин хәзер дошман җиренең
Сукмагын таптап йөрим.
Җимерелгән йортлар, окопларда
Аны ятлап йөрим.
2 ҺӨҖҮМ
Кимәгән тышкы күлмәккә
Ак яка куйды тегеп,
Сакалын кырды, аякта
Итекләр тора көлеп.
Үзгәрдең, Гайфи, авылда
Болай мут түгел идең,
Кимсенеп кәйфең җибәрмә,
Егет, ут түгел идең.
Бар да ят булганга ахры,
Монда бик уңай түгел,
Күпме авыллар узылган —
Берсе дә Кырлай түгел.
Шигыремә безнең
«Шүрәле»нең җиле китсә тиеп,
Бел: тугай илне, Тукайны
Бу малай сагына диеп.
1944 ел, Румит
АЛДЫННАН
Дусмы син, бергә үсеп тә
Әйтмәсәң миңа уең.
Ясанып искә төшердең
Син менә сабан туен.
« — Соңыннан, — имеш, — шаяртма,
Төрттереп әйтеп куеп,
Үлсәм, әй, килми ятасым
Тормышның ямен җуеп».
1945.
3. ФРОНТТА БЕРЕНЧЕ КӨН
Шушы яшькә җитеп акыл кермәс икән,
Балалыктан һаман әле чыкмадым мин:
Ташлап киткән йөк арбасын күреп кырда
Печәненә күмелеп аның йокладым мин. —
Төш күрү ул әйбәт нәрсә, яшь егеткәй,
— Сискәнеп мин куйдым иртән әлләнигә.
Күзем ачсам — командирым көлеп тора,—
Бу арбада кайталмассың, — дип, — син өйгә.
1942.
4. “ЮНКЕРС” ҺӘМ БОЗАУ
Бозау белән мәшгульләнер чакмыни соң,
Хуҗа аның уйнавыннан шундый туйган —
Үзе юкта өйдән чыгып китмәсен, дип,
Ишеген ул каплап кына ябып куйган.
Түбәнгә үк төшеп очкан «Юнкерсиның
Авыр йөге шушы йортны эзләп тапкан,
Бөтен җирне ут камаган, мескен бозау,
Ничек исән калгандыр ул, чыгып чапкан.
Болын буйлап куып йөргән «Юнкерс»ны
Күреп берсе бигрәк инде кызык иткән:
Мылтыгыннан атып аны төшергән дә,
Канатына бозауны ук бәйләп киткән.
1942.
5. ӨСТӘМӘ
Күршебездә ялгыз апа тора
Хат бар, дип ул, минем иремнән,
Безгә йөгереп керә, кадерле хат
Килгән менә фронт җиреннән.
6. ҺӨҖҮМНӘН СОҢ
Таң алдыннан барган сугыш тынды кинәт,
Иптәшләрнең саны тулмый — кими чыга.
Исемлеккә теркәп аны утырганда,
— Үлмәдем мин, сыз мине, — дип, Шишкин чыга.
— Син белмисең ,— диеп, — безнең көндә
Күпме шәһәр, авыл алганны,
Радио ул барысын сөйли алмый,
Минем хаттан укы калганын.
1945.
7. БЕР СҮЗ
Калыпларым яңа түгел, чабатамны
Тугызлыдан, уникедән үргән булам.
Тәнкыйтьчеләр барыбер эзгә төшәр минем —
Юкка кеше бакчасына кергән булам.
1945.
КЕЧЕ ЛЕЙТЕНАНТ М. МӨНИР
- АМУР СӘЛАМЫ
Тәбриклимен сине, Татарстан,
Амур таңы сызылып атканда,
Көнчыгыштан искән иртәнге җил
Сәлам илтсен безнең яктан да.
И, тугай ил! Бәйрәмеңне җырлыйм, булмаса да
Шигъри даным, шигъри шөһрәтем.
Сиңа булган мәхәббәт кабызган
Каннар хисләремнең куәтен.
Һич тә үпкәләмим булмаганга
Бәйрәм мәҗлесенең түрендә,
Мин бәхетле — постта торуыма
Ватанымның ерак чигендә.
И, туган җир! Синең күлләрең тик,
Монда да бит зәңгәр күлләр бар,
Чәчәкләнеп үскән гөлләрең күк,
Бу якта да андый гөлләр бар.
Кырлай урманнарын хәтерләткән
Мәңге яшел, куе урман бар,
Кырлайдагы күркәм кырлар кебек
Җиләккә бай, ямьле кырлар бар.
Идел суларыңны эчмәгәнгә
Бик күп еллар үткән булса да,
Сагыну ялкыннарын бастырырлык
Салкын сулар ага монда да.
Бер мин генә түгел бәйрәмеңне
Ерак җирдән торып котлаучы, -
Бер мин генә түгел сөйгән ярын
Бер ялгызын калдырып йоклаучы.
Кара күзле, сылу яшь кызларың
Безне дә әле сөя торгандыр,
Безне якның алтын балдакларын
Бәйрәм саен кия торгандыр.
Туган җирдән, газиз аналардан,
Кәләшләрдән аерым торсак та,
Бер теләктә, бер көрәштә бит без,
Хәзергә без ерак булсак та.
Авыр еллар, утлы юллар үттек,
Чамасыз зур йөкләр күтәреп.
Бөек дуслык көч һәм куәт булды
Дошманнарны тар-мар итәрлек.
Егерме биш еллый гүзәл юлың
Гөл-чәчәккә бүген бизәлсен.
Халыклар дуслыгы байракларын
Биек-биекләргә күтәр, син.